Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКӘ ТӨШӘ СУГЫШ ЕЛЛАРЫ


Хәрби хезмәттә мин 1943 елның көзеннән 1948 елның язына хәтле булдым Армияга Уфа авиация институтыннан киттем. Сугыш башлангач, Рыбинск шәһәреннән күчерелгән бу институтка мине Ютазы районы комсомол комитеты юлламасы белән җибәргәннәр иде. Әмма анда уку насыйп булмады, матди кыенлыклар басымы астында без төрле авыллардан килгән дүрт фәкыйрь студент институтта бирелгән «бронь.нан баш тартып армияга китүне кулай күрдек Чкалов өлкәсенең (хәзер Оренбург) Колтубанка исемле авылы янындагы кара урманда урнашкан снайперлар
Х
мәктәбендә ярты ел укыгач, безне фронтка озаттылар 1944 елнын августыннан башлап сугыш беткәнче мин Балтик буе фронтында булдым, ике кат яраландым. Җинү бәйрәмен үзйөрешле артиллерия полкында радиотелегра-фист сыйфатында каршыладым 1943 елнын I гыйнварыннан 1959 елнын җәенә хәтле мин куен дәфтәрләренә һәм калын дәфтәрләргә көндәлекләр язып баруга хирыс идем. Аларда гомернен артта калган шактый озын вә бормалы юллары уелган. Ул сәхифә-ләрне мин хәзер йә көлемсерәп, йә гаҗәпләнебрәк (кара инде, шундый хәлләр дә булган икән диебрәк) укыйм Көндәлекләрдә аерым бер кешенен шәхси карашлары, кичерешләре аша бу катлаулы дөньянын кайбер гомум яклары да ачылган шикелле Шуны истә тотып, мин сугыш елларындагы көндәлекләрдән өземтәләр бирүне урынлы булыр дип санадым
Сугыш чорына караган ике куен дәфтәрем саклана Бу дәфтәрләр—трофей Аларны 1944 елның октябрендә безнең полк Балтик диңгезе буенда оборонада торганда качып китәргә өлгермәгән немей солдатларыннан алган иделәр. Дәфтәрләрнең берсендә шул елларда Германиядә чыккан почта маркалары әле дә булса сакланалар Аның титул битенә -Борис Надиров Госпиталь 3829 г Двинск. XII 1944. дип язылган (армияда чакта Борис дип атауларына күнеккән идем инде). Шунда ук әлеге госпитальдә чакта язылган озын i ына тәрҗемәи хәлем бар. Ул «Идел егете, дип исемләнгән һәм дәфтәрнен 7-64 битләрен алып гора Сабый чак. яшьлек еллары, армияга китү, сугышта беренче яралану—болар һәммәсе дә тасвирланган анда. Шул дәфтәрдән снайперлар мәктәбендә уку һәм фронтка китү белән бәйле хатирәләрдән кыскартыбрак өзекләр китерим Бу «трофей- дафтөргә аларны кечкенә иске блокноттан күчереп язган идем
28 ноябрь 1943. Моннан ун көн элек безне .карантин» дип аталган бер казармага кигерделәр. Башкортстан авылларыннан җыелган авыл малайлары. Уфа. Бөре. Стәрлетамак кебек шәһәрләрдән килгән усал шәһәр малайлары бар иде монда Менә шулар барсы бергә өйләреннән алып чыккан юл капчыклары, чабаталары белән казарманың өч катлы нарларына таралльглар. Ун көн узды бу карантинда, капчык яру. урлашу, сугышулар гел булып торды. Столовойга барулар юк, алай да барысы да тук, капчыктаг ы азыклар бетмәгән иле әле Менә бүген безне роталарга аерулар башланды Институттагы иптәшләремне каядыр икенче җиргә алып киттеләр, берүзем калдым Бераздан Уфа малайлары янына куштылар, мунча кертү башланды Өс-баш киемнәрен, азыкларны солдаттан алалар да мунча почмагына ыргыталар Авызым истәлеге булган кыска пальтомны, яшел чалбарымны да шунда ыргыттылар Үзем белән кечкенә капчыкта шигырьләр дәфтәрем. берничә фото куелган альбом, ике китап, бербит яулыгы гына калды Бегне яна шинель, гимнастерка, чалбар, ботинка һәм обмотка белән киендереп яңа казармага китерделәр. Бу казарма җылы, нарларда постельләр бар. безне старшина урнаштырып йөрде Ә кичен ул роганы тезеп столовойга алып кипе Шулай итеп снайперлар мәктәбендә чын солдатлык гомере башланды
16 январь 1944. Без укырга тиеш снайперлар мәктәбе тирә-якка унар чакрымга сузылган кара урман эчендә таралып утырган булып чыкты Аны лагерь дип йөртәләр Монда гимер тәртипкә, уставка буйсынып яшәргә туры килә Нормасыз ашарга, приказсыз яшәртә күнеккән авыл малайлары биредә ябыгып беттеләр Ни өчен дисәң, гамак туймый, көненә сигезәр сәгать занятиедә йөрү, суык кырда окоп казу, «һөҗүмгә, барулар бик ардыра Ш хна күрә курсантлар столовойда комсылтанып ашарга тотыналар, берничә минуттан өстәлдә бер ни дә калмый Җитмәсә, кышы да яман салкын башланды. «Строевая подготовка», «Тактика» дип аталган занятнеләргә «Заготовка дров» өстәлле Лагерьга, землянкалар!а. кухняга, пекарняга без баштарак өч-дүрт чакрымдагы урманнан җилкәләргә салып утын ташый башладык, аннары безне ун-унике чакрымга куа башладылар Биш минутта киенеп, стройга чыгып басарга кирәк Сонга калсаң, төнлә идән юарга җибәрәләр. Лагерьда кая карама соры шинельле солдатлар, кая карама команда тавышы Столовойга җыр белән, занятиегә җыр белән, әгәр жырламасагг, көчләп йөгертелөр. Бер чакрым булыр Монда кинода, музыкада, китаплар да юк. Хәрби белем бирәләр, тик элек алган белемнәрең юкка чыга Нишлисен, аяусыз сугыш бара, буйсынмыйча булмый 19 февраль 1944. Менә монда өч аи гомер узып та киткән Бу айлар эчендә хатлар алышуым poi гәнде Әткәй-әнкәйгә. Зөлхиҗәгә. Сөгъдәгә хатлар язгалап. алардан да хатлар алып гора башладым Хат алу солдат өчен чын бәйрәм Без өч айлык укчы сугышчы программасы буенча сынаулар биргәннән соң. снайпер винтовкасын, оптик прицельно өйрәнә баш галык 20 апрель 1944. Я г килде Кышкы зар-моннар тарала, табигать матурлыгына карал
күңелләр күтәрелә торган вакытлар килде. Алай да мондагы сорылыктан туйган солдатларның күз карашларында «Тизме безне озатырлар, тизме моннан котылыр-быз» дигән сорауны сизүе авыр түгел иде.
24 май 1944. Мин каравылда идем. Постны биреп казармага кайту белән егетләрнең ниндидер яңалыктан тынгысыз дулкынлануын сизеп алдым. Әйе, безне якын арада фронтка җибәрәчәкләр икән. Алты айдан артык яшәгән бу казармаларны калдырып сугышка китүне барысы да көтә иде
25 май 1944. Көн бик жылы. һава саф бүген Шулай итеп безне көтмәгәндә ерак юлга әзерли башладылар Баштанаяк өр-яна киемнәр бирелде. Төштән соң шул яна киемнәрне киеп, без гарнизон мәйданына җыелдык. Озату парадына. Солдатлар баскан урыннарында тора алмый, тыпырдашалар, шаулашалар. Менә гарнизон начальнигы полковник Кулаков трибунага менеп «Поздравляю вас, товарищи, с отправкой на фронт» дип кычкырды Бөтен солдат халкы бар тавышка «Ура» кычкыра башлады. Без бу төнне урамда, ачык һавада йокларга тиешбез, иртәгә безне станциягә озатачаклар икән...
26 май 1944. Безне Колтубанка станциясенә китерделәр. Акчасы булганнар базарга йөгерде һәм туйганчы ашарга тотынды.. Вагоннарга төялгәч, безнең янга рота командиры лейтенант Нохрин саубуллашырга керде. Ул акыллы, мәрхәмәтле командир иде. «Мина үпкәләп китмәгез, ачуыгыз килгән чаклар булса, гафу итегез, балаларым» диде ул. Аның күзләре яшьле иде, безнең дә күңелләр тулды Колтубанкага килгән командирлар туган илнең бәйсезлеген сакларга өндәп озатып калдылар. Бу минутларда күңелне биләгән хисләрне аңлату мөмкин түгел кебек. Вагонда җыр, шау-шу, күтәренкелек. Поезд кузгалды .
24 июнь 1944. Запас полкта язам бу юлларны. Безне монда расформировать итәчәкләр икән Үткән көннәрне искә төшерим әле. 26 майдан 13 июньгә хәтле юлда булдык без Куйбышев шәһәрен узгач Идел күпере аша чыгып Сызраньга килдек. Аннан Пенза-Тула-Кинзяк-Ряжск-Сухиничи-Брянск-Гомель-Городня Менә безнең 16 көнлек маршрутыбыз. Вагон тәрәзәсеннән һәм яртылаш ачык ишектән карап бардык без узасы юлларны. Чиксез кырлар, урманнарны узгач сугышны искә төшерә торган ватык юллар, җимерек йортлар, траншеяләр, окоплар күренә башлады. Брянскида, нигәдер, озак тоттылар. Мин әткәй-әнкәйгә, берничә кызга үземнең сугышка китүем турында хатлар язып җибәрдем Базарда очсызлык: ипинең килосы 40 сум. онның поты 400. Безгә биргән сухой паеклардан үзебезнең котелокларда ботка, аш пешерергә өйрәнеп беттек Городняда вагоннардан төшеп тезелгәч, безне каядыр алып киттеләр. Бер ун чакрымнар баргач урман янында тукталдык. Каядыр шушы тирәдә запас полкта безне төрле якка таратачаклар икән, диделәр. Менә көтәбез. 18 июль 1944. Теге вакыт «запасной»дан мине йөздән артык солдат белән 52 нче армиянең базасына җибәрделәр. Вакытлыча, диделәр. Снайперлар мәктәбендә бергә укыган Тимер Абдуллин (Башкортстаннан) һәм Саша Шатилов (Чкалов өлкәсеннән) белән бергә туры килдек. Бергә булырга сүз бирештек. Шунсы кызганыч булды, мәктәптәге якын дустым Хәләф Усмановны икенче якка җибәрделәр (монда жәя эчендә шуны әйтәсем килә, Хәләф илгә исән-сау кайтып. Октябрьский шәһәрендә эшкә урнашты, гаилә корды, хәзер дә шунда яши. Без баштарак күрешкә-ләп тордык, соңгы елларда хатлар алышып торабыз. Мин аның турында «Ватаным Татарстан» газетасында «Мәргән дустым Хәләф» дигән мәкалә бастырдым. 1991, 2 август).
Менә ике атнадан артык инде без шул базада эшлибез. Безнең бурыч вагоннардан, машиналардан боеприпас, кием-салым, азык-төлек, дарулар бушату, урнаштыру, озатудан гыйбарәт. Эш авыр, йокы эләкмәгән төннәр дә була, ашау-эчүдән зарланып булмый... База белән күченеп йөри-йөри без менә Белоруссиягә килеп җиттек. Бу араларда эшебез Алеша дигән станциядә бара. 21 сентябрь 1944. База белән саубуллашып кабат «запасной»га юл тоттык. 35 чакрым араны өч көн буе бардык. Анда безне таркаттылар. Кемне кая? Саша, Тимер белән өчебез дә бергә туры килдек. Шатланыштык Өчебезне дә автоматчы иттеләр. Снайперлар икәнебезне белсәләр дә. Кирәгебез булмады. 5 сентябрьдә сугышка киттек. Алда атыш тавышлары, әнә ерак түгел йортлар яна. ияләрен җуйган маллар кырда буталышып йөри Без «боевой порядок» алып цепь белән алга атлыйбыз... Шул төнне урманда фрицләр белән очраштык Тәртипсез генә сугыш булып алды Алар күп түгел иде, күрәсең. Качтылар
Менә фрицләрне куу башланды. Алар машиналарда кача, без җәяүләп кенә куабыз. Көне-төне походта. Дөресрәге, төне буе юлда булсак, көндезләрен берәр урманда
ятабыз. Дошман самолетлары бомбить итмәс өчен шулай кирәк. Стройда барганда төнен Саша. Тимер белән чиратлашып аяк өстеннән генә йоклап барабыз Йоклыйсы кешене уртага алабыз ла, култыклап атлый бирәбез. Файдасы бар Бу походта 6 көн. 6 төн узды. 280 чакрым юл узганбыз, диделәр Поход дигәнен хәлне бик алды Юлда егылып калучыларда булды. Андыйларны санбатка озаттылар Бара-бара без Пруссия чикләрен дүрт чакрым артта калдырып, сугышсыз-нисез диярлек зур. яшькелт Балтик дингезенә килеп чыктык. Береговой охрана килгәнче дип безне шунда дингез буйларын сакларга дип калдырдылар Бу Паланга лигән шәһәрдән ерак түгел бер урын Яңгырлар гел явып тора, салкын, мин аякны кузгаттым, бу араларда аксап йөрим Ротанын комсоргы булгач, мина якын-тирәдәге солдатлар янына баргаларга да туры килә бит Монда күпме булырбыз, төгәл берәү дә белми, аны әйтмиләр дә.
Беренче «трофейный* дәфтәрдән.
Икенче «трофейный» дәфтәрнен титул битенә «Борис Надиров Фронтовые записки, стихи, важные даты. С октября 1944 г • дип язылган. Дәфтәрнен беренче битендә әтием-әнием яшәгән авыл адресы күрсәтелгән Шунда ук гүбәндәге язма да бар 19 октябрь 1944. Балтик дингезе буенда комнан казылган окопта языла бу сүзләр Оборонада ятабыз Дингез ярларын саклау бурычы йөкләнгән безненөскә Күп көннәр узды, ләкин диңгезнең бүгенге кебек дәһшәт белән үкергәнен күргәнем юк иде әле 18 октябрьдә бөтен төн буена яуган янгыр безнен «өчлек» окобына да үтте Төнен торып икенче землянка казырга, шунда күчәргә мәжбүр булдык. Янгыр һаман ява. көзге жил улый, ком бөртекләре янгыр белән кушылып очаларда очалар. Кичә мин «Әниемә хат» дигән лирик шигырь язып, аны шушы дәфтәргә фрииләрдан кулга төшергән кара һәм каләм белән теркәп куярга булдым.
Әниемә хат
Көзге җилләр, көзге кичләр сиңа Хәтерлә гер газиз улыңны.
Тиздән, әнием, туар җиңү таңы Улың кайтыр, кысар кулыңны
Дошман киртәләрен узын, алга Атакага китте танклар.
Аннан китте батыр сугышчылар, Анда, әнием, синең улың бар
Үтә алмаслык хәтәр киртәләр дә Солдат каршысында юк бу ла Дошман кача, дошман чыдый алмын. Шул чак безгә шатлык кушыла
Өметләрең тиздән кабынырлар. Җиңү таңы тиздән сызылыр. Дан яңгырар бөтен туган нлдә Улың кайгыр, әнием, көтеп гөр
Моннан соңгы язмалар төрле госпитальләрдә яткан вакытларга карый Баштагы битләрдә яшьлек уйлануларына куп урын бирелгән «Шигырьләр турында*. «Бәхет турында уйлар». «Мәхәббәт турында» дигән аерым бүлекләр дәфтәрнен шактый тешен алганнар Шундый бүлекләрнең берсе «Йөрәк әрни» дип аталган
Йөрәк әрни
ала—газиз ул. бала күз нуры ул Ул бәхет алып килүче, гаилә мәхәббәт саклаучы, ул тормыш таянычы» диләр сабый балалары туган кешеләр Болар дөрес сүзләр Менә мин лә тудым бу дөньяга, иркә булып, теләсәм нишләп үстем мин Әтием әнием мине укыттылар, кеше итәргә, киләчәкләре өчен таяныч булырга әзерләделәр Тик кинәт СУГЫШ килде, үзе белән кара болыт кебек кайгы, дингез хәтле күг яше. ачлык, михнәт, тоткынлык алып килде Мин лә армиягп киттем, шул
Б
көннән башлап йөрәк киләчәктәге авырлыклар өчен чыныга башлады Күп юллар уздым мин, бик күп яшь егетләрне, таза ирләрне үз кочагына суырып алган сугыш театрында катнашырга туры килде мина. Барысын да күрдем Күз аллымда кешеләр үлде, аяксыз- кулсыз калды Үлемнен үзләреннән көчлерәк икәнен белсәләр дә. кешеләр анын белән аяусыз көрәшәләр. Сугыш театрында булган кешеләр тормышны икеләтә ныграк сөяләр, тормыш алар өчен тагы да матуррак булыр күренә башлый. Әйе. солдат күнелендә мәхәббәт һәм нәфрәт бергә яши Берничә минутлык йокы арасында ул үзенең сөйгән кызын төшендә күрә Тик татлы минутлар тиз узалар, солдатны якында гына ярылган мина тавышы уята. Тирә-якта салкын булса да солдат төшенә ялганган мәхәббәт жылысында хәрәкәтсез генә утыра бирә... Менә шунда аларга командирлары һөжүмгә күчү турында приказ бирә. Егет шулчак сөйгәненә гүя: «Кайгырма, иркәм, мин исән һәм исән булырмын»—дип һөжүмгә кузгала. Берничә минут элек аның күңелен каплаган сагышлы мәхәббәт кырында нәфрәт хисе кабына Бу хис дошманга нәфрәт хисе һәм егет автомат, гранат һәм нәфрәте белән коралланып сугышка юнәлә. Арслан күк сугыша ул, чөнки аның мәхәббәте дошманга булган нәфрәтен көчле итте, аны үчле итте. Шуна ул сугышта бер зыян күрми жиңеп чыкты. Менә нинди ул сугыш романтикасы, яшәү белән үлем арасындагы хисләр көче...
Яшәү һәм үлем, караңгылык һәм яктылык, мәхәббәт һәм нәфрәт, кайгы һәм шатлык—менә алар мәңгелек каршылыклар. Кеше шулар арасында гына яши. кеше шулар аша гына чын тормышны таный... Кешеләр арасында яхшы күнелле, саф йөрәкле булганнары да, вакчыл, усал, мәкерле булганнары да бар. Мин үзем бер вакытта да кешеләргә авыр сүз әйтмәскә тырышып яшәдем, мин аларнын бәхетсез булуларын теләми идем, кешеләргә ярдәм и гүне, аларнын күңелен күтәрүне, алардан рәхмәт сүзе ишетүне үземнең изге бурычым дип саный идем
Үлмәү—кешенең бөек идеалы ул. Синең алдагы тормышын кара пәрдәгә төренгән булса да, син үлем турында уйламыйсың. Юк, яшәү искиткеч матур, диңгездәй тирән ул. Мин менә Двинский шәһәрендә, таш коймалар белән уратып алынган крепость эчендәге госпитальдә ятам. 19 ноябрьдә (1944) китерделәр безне бирегә. Бу крепость ничектер жимерелми калган һәм анын эчендә тагын әллә ничә госпиталь урнашкан. Мин менә хәзер тәрәзә кырындагы нарда ятам һәм язам Берничә көн инде кузгалмыйча диярлек, саф һава да суларга чыкмыйча язам да, язам Чөнки ЙӨРӘК ӘРНИ. Әле тормышны юньләп күрмәгән, ярлы семьяда үскән егетнен йөрәге әрни... Тиздән бу госпитальдән мине «выздоравливаю- щийлар» командасына күчерәчәкләр Анда озак тотмыйлар, запасной полкка, ә аннан передовойга Йә Раббем, алда тагын ниләр булыр, бәлкем мине үлем көтә торгандыр. Юк. юк, мин тормышны бөтен тулылыгы белән сөям һәм үлемгә чирканып карыйм...
Мин тормышны сөям, чөнки тормыш Минем өчен шундый сөйкемле.
Мин яшәргә телим, уй-мон белән Үткәрсәм дә һәрбер көнемне.
Мин исәнлек, башка саулык сорыйм Мине тудыручы Алладан, Бир ярдәмең, рәхмәтле бул миңа. Сакла мине бәла-казадан...
Икенче дэфтэрдан
Госпиталь. 20-23 ХП 1944
Бу араларда Америка язучысы Эптон Синклернын «Джимми Хиггинс» дигән романын укып яттым Роман мина бик ошады. Бу юлларны шуннан күчерәм ■■ И так. целыми днями, зимой и летом, во всякую погоду люди учились убивать своих ближних, исполняя это механически, как обыкновенную фабричную работу Таким образом. Джимми изо дня в день жил с мыслью о братоубийствах и видел перед собою суровый, жестокий лик войны Война—это по. война—это зло. раздавалось в его душе Люди не должны прибегать к такому грубому способу для улажения своих споров Да. воины есть величайшее зло' Но война в данное время происходит, и ее никак нельзя остановить Так что же. чорт возьми, должен делать человек'.»
Икенче дәфтәрдән
7 гыйнвар 1945. Двинский госпитале артта каллы Яралары төзәлгән бер төркем солдатларны (арала мин дә бар) кичә 6 01 45 запасной полкка озаттылар Шаляи тирәсендәге Перевенчай раъездына китерделәр Мондагы солдатнын иге-чиге юк Көне- төне обучение бара Бу юлы мин пехотадан китеп артиллериягә язылырга булдым Якташым Фатхулов Яхъя белән шулай сөйләштек. Самоходный полктан килгән майор минем белән лә сөйләште, «мин сине заряжающий итеп алам» диде Безне сигезсоддятны •Стулебеккерма төяп алып киттеләр Мин бу сүзләрне буш калган литовец өендә язып утырам Берничә көннән безне переловоига жибәрерләр дип сөйлиләр Сузышта кичерәчәк авыр минутларны, кайгы-михнәтләрне кабат татырга туры киләчәк икән
5 февраль 1945. Менә мин кабат госпитальдә Литва жире. Грушлаутис дигән местечко. Госпиталь легкораненых. Номеры 3541 Монда килгәнче күргән хәлләр, дошманның каршылыгы бу юлы узганда булган сугыш вакытынлагыдан икеләтә көчлерәк, канлырак булды Безнсн самохолка кырынла ук шартлаган мина мине дә. наводчикны да яралады. Сул кулым бәйләнгән Уңы белән яза алам Мине кичә псрсвязочныйга берничә көнгә регистратор итеп куйдылар Мин анда авыр ярдчы солдатларның әрнешеп, ыңгырашып операция өстәлендә ятуларын, аларнын аяк кулларын кискәндәге хәлләрен күреп тетрәнә идем. Кайгылы, кы зганыч күренешләргә күнегергә туры килер, күрәсең Мондагы климат әллә нинди Февраль булса да кар эри башлады, сазлыклар, чокырлар, тар юллар, бер-берссннән берәр чакрым торган хуторлар, вак этләр, ябык хатыннар, каты тәмәке тартучы ирләр
23 февраль 1945. (Боларны мин урысча язып куйганмын). Вот уже почти 20 дней, как я попал в этот госпиталь. За это время через него прошли, наверное, тысячи фронтовиков, раненых, обмороженных 20 февраля с раннего угра началась артподготовка, она длилась около двух часов В тот лень началась наступление наших войск, ведь был приказ к 23 февраля очистить Прибалтику от фашистов, и вот с того дня безперерывно к нам в госпиталь поступают раненные Уже трос суток подряд без отдыха, без сна хирурги оперируют, отрезают где надо, перевязывают и отпранлют в тыл согни больных 22 март 1945. Без «самоходчиклар» эзләп килгән бер капитанга язылдык Обедтан соң 12 кеше отправкаг а әзер иде инде Йөк машинасы белән киттек. Скоулас артта калды Тар такталар гезелгән ниндидер сазлыктан барабыз. Саперларга, ай-һай. кыен булгандыр. Сазлык өстенә ун километрлап юл сузу уен эш түгел бит Менә Громздас дигән местечко, биредән бер чакрымда без билгеләнгән часть тора Килдек шунда Жылы гына кабул иттеләр Мине боепи гание взводына билгеләделәр Начальник артснабжения ст. тех. лейтенант Яков Дунен 1923 елгы Москва егете икән, ул инде үлем кыр ларында булган, сугышның тизрәк бетүен кәгә Безнекеләр бүген Кеннсбергны алганнар дигән хәбәр бар Яхшы хәбәр бу
8 май 1945. Нәкъ бер ел дигәндә туган илдән хат алдым Минем нинди хәлдә калганымны кем генә аңлый алыр икән? Калтыранган кулларым белән туган энем Әмир язган кечкенә, борчылып беткән хатны ашыгып ачтым Нинди шатлык' Әти-әнием лә. энеләрем дә барысы ла исәннәр, бер көйгә тыныч кына яшәп яталар Алар миннән бик күп хатлар алганнар, һәрбер хатыма җавап та язып барганнар, ә мин аларнын соңгы хатын узган ел май башында алган илем Күпмедер вакыттан безне фронтка озаттылар, шуннан башлап минем тормышта күченүләр, сугышлар, госпитальләр тагын әллә ниләр алмашынып торды Мине аларнын хатлары ничек эзләп тапсын инде' Үткән бер ел зчендә мин тормыш мәктәбенең күп кенә фәннәреннән сынау биреп, яшәүнең төрле якларын апталым шикелле. Русча сөйләшүем көннән - көн шомарды, язуым ла дөресләнә барды, хәзер мин рус солдатлары белән бәхәсләшә алырлык хәлгә килдем Бу хагта туган якның йомшак җилләре, кечкенә энеләремнең шаян авапары. әниемнең авыр
сулап утырган сагышлы минутлары, авылым халкынын кайгылы кичерешләре—барысы да җанланган шикелле булды. Әйе, тиздән сугыш туктар дип өметләнәбез Тик менә безнен бу тирәдә әле башланмаган хәлиткеч сугышлар булачак дип сөйлиләр Язмыш миңа тагын ниләр әзерләгән икән9
Радиотелеграфист дустым Анатолий Шикунов белән без гел бергә. Ул 1923 елгы, бик белемле. Мин апа сокланам. Ул бөтен фәннәр буенча да әллә ниләр белә Минееш кына тәнкыйтьли Шаяртыбрак сойли үзе. Кичә әйтә: «Иптәш Надиров, синдә мактану чаткылары күренгәли. син белгәнем җитәр дип туктарга уйлыйсың кебек. Бу— эгоизм Син әлегә вак дилетант кына. Төпле белем алыр өчен университет бетерергә кирәк. ди. Дөрестән дә шулай бит Без аның белән төннәрен приемниктан музыка тыңлыйбыз, китаплар укыйбыз, бәхәсләшәбез. 10 май 1945. 8 май төнендә мине радиотелефон бүлмәсендә дежурить итәргә куштылар. Мин аны-моны уйламыйча шунда утырам. Бервакыт кайсыдыр сәгатьтә Мәскәүдән сугышнын басылу турындагы хәбәрне тапшырдылар Бу сүзләрне беренче булып үз колагым белән ишетүгә мин, әлбәттә, чиксез куандым, шул минутта ук бу изге хәбәрне барысына да җиткерергә тырыштым . Менә тиздән тын. караңгы урман эченнән, куе болытлар белән капланган күк йөзенә фронтның шатлык йолдызы—җиңүгә охшаган кызыл ракета атылды. Ә аннан соң бөтен урман шау-шу. гөрелдәү астында калды, пулеметлар, автоматлар, зениткалар такылдавы, ракеталарның гаҗәеп матур яктылыгы тирә-якка әллә нинди серле төс бирде Шулай узды ул төн... Сугыш бетү хәбәрен берәү дә тыныч кан белән тыңламагандыр, бигрәк тә солдатлар. Алар бу сугышнын бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәрделәр, үз җаннары аша үткәрделәр. Менә шуңа күрә аларның шатлыгы берни белән дә чагыштырмаслык иде Күпләр еладылар бу хәбәрне ишеткәч, кочаклаштылар, котлаштылар. Ә иртәгәсен урманга сибелгән бөтен гаскәрләр тантаналы митингка җыелды, кабат бер кат салют бирелде Аннан барыбызны да ял итәргә тараттылар. Ул көнне безгә американский фильм китергәннәр иде Исеме «Северная звезда» Бу исем Украинадагы бер колхоз исеме булып чыкты Шул авылны фашистлар басып алгач, анда булган хәлләр турында сүз бара. Сугыш туктаган көнне бу сугыш башланган беренче көннәрне кинодан карап утыруы кызык тоелды. Әйе. хәзер күп еллар буена бу сугыш турында кинолар эшләнер, романнар, пьесалар, шигырьләр язылыр әле. Ә төнгә табан Сталинның җиңү унае белән халыкка мөрәжә1ате һәм приказы укылгач, кабат кичәгедән дә көчлерәк булып салют яңгырады. Бу юлы салютка авыртуплар, «Катюша»лар, минометлардан аткан тавышлар да кушылды Ә ракеталарның яктылыган карый-карый күзләр талып бетте. Шулай матур булып, шау-гөр килеп үтте җиңү бәйрәме... 20 июнь 1945. Менә бүген мин хезмәт итә торган 1489 нчы самоходноартиллерийским Митаский полк үзенең бер еллык бәйрәмен уздырды. Көн кояшлы иде Солдатлар1а бәйрәм хөрмәтенә 100 грамм аракы бирделәр Күңел ачылып китте. Тантаналы митингтан сон полкның ал байрагы янында офицерларга, солдатларга орденнар, медальләр тапшырдылар Мин дә «За отвагу» («Батырлык өчен») медале белән бүләкләндем Ни дисән дә. сугышларда катнашып ике мәртәбә яраланган солдат бит Тагын шундый хәбәр дә йөри Безнең бу полкны икегә аерып ике самоходный дивизион оештыралар икән. Ни булса да исән-сау булып, тизрәк илгә кайтасы иде...
Ч-(Л ХСЩлСлармь
клруларньи,, / j*,.
tMifryw мыш.
Галимнең сугыш елларындагы куен дәфтареннан. 1945 ел.
‘fl (н Un