И Кешем!
Өметләрең сүнсә,
килер нинди көннәр?
Кайсы комлы ярга
борнын төртер көймәң?
Авыр томан басар
ишкәгеңне ишсәң. Ашыгып йөзеп китмә,
кемдер исеңә төшсә.
Көтмә аннан ярдәм, Кеше—ялгыз юлчы.
Дулкыннарга ятса
өметеңнең кошы, Хәлсезләнгән кулың үзе алсын аны! Сулык-сулык дулкын, ул бит—елга тәне.
Гомер елгасының
шадра—дулкыннары. Комлы, ташлы, сахчы, сөзгәк, текә яры. һәркем соңгы шул яр өчен яши өркеп:
Булмый дөньялыктан
җиңел генә китеп.
Нинди дулкыннарда
чыгар көймә ярга(?), Бер өметсез итеп,
бер өметсез итеп...
*
Иелсен дә этсен таллар сине миннән. Ишелсен таш, сине ярдан тәгәрәтеп. Карашыннан качар өчен эзлим чара: Карагансың күзләреңне ядрәләтеп.
Сыдырылып чыгар үлән, син тотынсаң. Кубар тамыр, бөтен суты киткән сыман. Карашыңнан качар өчен эзлим чара: Карагансың күз читләрең кипкән сыман.
Ялгыш ярга сикергән бер дулкын булып, Үрелсен дә алсын елга сине ярдан. Карашыңнан качар чара уйлап тапкач, Калырмын мин—инде синнән югарыда.
Гөл Һәм былбыл
Гөлдә генә торган былбыл буламыни, Авыр түгел, сөйгән ярлар читкә китсә. Былбыл икән, сайлый белми кунамыни?! Авыр икән шул гөленә хыянәт итсә.
Мәңге кипми торган гөлләр буламыни, Яшь үсенте булып шытар, дымнар типсә. Сайлый белми кунган кош соң—былбылмыни?! Авыр түгел андый гына хыянәт итсә.
Гөлдән башка җиргә былбыл кунадыр ла.
Ә гөлгә соң былбыл гына кунамыни?
Телидер дә, телидер дә аны гына...
Гөлдә генә торган былбыл буламыни...
*
Почтальоннар тартмаларга салган хатта Кем хушлаша, кемгә сөю сүзе бара. Гасабилык җанга үткән бер таңымда Хатлар элеп чыгармын мин ботакларга.
Укыр бер кош, куеп кояш яктысына. Укыр бер кош. томшыклары белән чукып. Болдырымда аңа оя ясармын мин.
Ташыр сиңа, агачымнан хатлар йолкып.
Илтер сөю—минем хатның юлларында Гасабилык җанга үткән һәр таңымда. Ясармын мин оя—салмас хатларымнан; Үпкә сүзе йокымсырар болдырымда.
*
Син кайда?
Мин бик гаепле: Утырам башка белән. Ул менә нидер сөйли дә, Мни башны татлап көләм. Мин көләм.
Күңелдә яшь бит. Ирендә тамчысы бар. Син киттең Сөю калдырып,— Кулында камчысы бар.
Үрмәкүч
Тәрәзәдән аклык өйгә кергән. Җетеләнеп киткән һәрбер төс. Шундый суыкмы соң?—бүлмәбезнең Почмагында туна үрмәкүч.
Ул да минем кебек, исе китми. Җылы булса, башка һич нигә. Үзәгенә салкын үткән саен, Йорт күчереп мескен интегә.
Почмак саен пәрәвезләр үреп Арып бетте инде бу елда...
Тәрәзәдән аклык күчкән—аңа Суык кергән сыман тоела.