ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР
Масайма
Ник масаю? Тышкы күркен Ходай биреп, гүзәллегең булса да әгәр күз тиярлек, Асыл җан син—җыйсаң асыл сыйфатлар тик, булып чын яр—гомер юлыңны гизәрлек.
Каның бозма
Беркем белми: ни китерер иртәгә... бүген каның бозма гауга-үпкәгә. Икенче бер гомердә Син булмассың, җаның—ташлап, башка сынга күчсә дә.
Мирас
Ни ул—мирас? Мирасның да төре—мең. Әйтик, туган йортта алган фәһемең...
Ата малы, бала, озакка бармас,— аң-белемгә таянып яшәр көнең!
Уйла
Көндәшеңне яманлаудан ни файда, ул юлдан кем үрләгән үргә? Кайда? Камиллегең ачыкланыр гамәлдә...
Мактанудан кем уңган—ятса сайда?
Кайтырмы?
Ничә акыл күккә чөйгән сөюне. Таһнр-Зөһрә, яки Фәрһад-Ширинне. «Секс-бомбалар» куркыткан Мәхәббәт, Кайтырмы ул асылына бер көнне?!.
КОЛ Галигә
Кол Гали, иҗатың үлмәс, югалмас.
Йосыфыңны бер «күргән»—күз алал мае, рухы-изгелеге булгач—чын алмаз!
... Жәл, Зөләйхаң андый ук яшь түгел имди...
Шопен васыяте
Читтә—Парижда сагынып туган илне, халкы моңын—полонез иткән иде!
Васыятен әйтте: «Тәнем калса да монда...
Ватанымда күмегез йөрәгемне!»
Марина Цветаевага
Искитмәле аң-сәләтең иҗатта, рух дөньясын яулагансың син хәтта. Тик, заманга ачынып, «үч алгансың» без-татардан... Ни дияргә бу хакта!?
Шулайдыр...
Пакьләргә дип дөньяны кулым сузам— бар тарафка һәркөнне куна тузан... Жнр-Әнкәнең кочар вакыты, бәлки?— д мин һаман яшәүгә ызан сызам!