Логотип Казан Утлары
Публицистика

Артист һәм шагыйрь

Хәлим Җәләл - язучылары һәм артистлары белән мәшһүр Балык Бистәсе төбәгеннән. Хәлим укыган Олы Солтан мәктәбеннән генә дә язучы-шагыйрьләр - Роберт Әхмәтжанов, Вакыйф Нуруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Әхәт Гаффар, Рәшит Гарипов. Мидхәт Миншин, Әхәт Сафиуллин. Мансур Шиһапов, Мансур Шаһимәрдән. Фәүзия Солтан..., артистлардан - Рауза Хәйретдинова. Равил Шәрәфи һәм Хәлим Жэләлләр чыккан Ул бу мәктәпне 1957 елда көмеш медаль алып тәмамлый. Башта ул авыл хужалыгы институтына укырга керә. Әмма, яшьтән үк сәнгать белән мавыккан Хәлим, берничә ел бу институтта укыганнан сон, аны ташлап, Казан театр училищесына укырга керә. Күренекле шәхесләр - Ш Сарымсаков, Г Шамуков, X. Уразиковлардан осталык мәктәбе узып, 1961 елны училишены тәмамлагач, аның бөтен ижат гомере Г.
Камал театры белән бәйле. Артист 40 елга якын хезмәт дәверендә театр сәхнәсендә дистәләгән онытылмаслык образлар ижат итте Шүрәле (Н Исәнбәт. <■ Кырлай егете»), Гаифи (X Вахит «Күк капусы ачылса»), Шәкүр (Т. Миңнуллин. «Диләфрүзгә дүрт кияү»), Ильяс (М Әмир. «Агыйдел»), Прометей-Гермес (М. Кәрим «Ташлама утны, Прометей!»), Шәвәли (Г Ибраһимов. «Татар хатыны ниләр күрми»), Ахун (Н Исәнбәт «Хужа Насретдин»), Гата (3. Хәким. «Күрәзәче») образлары әнә шундыйлардан.
Ул, шулай ук, татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен телевидение һәм радио аша халыкка житкерү буенча да зур хезмәт куйган артист. Бүгенге татар поэзиясен, аерым алганда, Г. Афзал. Р Фәйзуллин. М Әгъләм, Зөлфәт әсәрләрен пропагандалауда аның роле зур булды
Хәлим Җәләл—жәмәгатьчелеккә шагыйрь һәм тәржемәче буларак та билгеле. Бу яктан кабатланмас талант Габдулла Шамуков традициясен дәвам итүче ул. Аерым китаплары «Корчаңгы тай һәм таз малай» (1997). «Шәрә бүре» (1999) бүгенге татар балалар поэзиясенең уңышлы әсәрләре дип бәя алды.
Ул—1998 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Күренекле артист һәм шагыйрьне 60 еллык юбилее белән котлыйбыз, исәнлек- саулык һәм яңа ижат уңышлары телибез!