Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ КЫЙБЛАСЫН ТАПКАН ШӘХЕС


зучы Хәсән Сарьян бабаларыбызнын ел хисабынча елкы елында, кучкар йолдызлыгы
баш калкыткан көннәрдә дөньяга килгән (1930 ел, 24 март) Шуңа күрәдер, ана ат-
елкыдай хезмәт итү. тырышлык һәм зирәклек хас булды. Әйе. Ходай аны сәләттән,
уңганлыктан мәхрүм итмәгән иде: ни-нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп эшли—барысын да
булдыра ала торган ир затларның берсе иде ул Уфа педагогия институтын яңарак кына
тәмамлаган һәм яңарак кына өйләнгән җәендә ул туган авылында ике катлы өй күтәреп куя.
Кайчандыр илен-җирен ташлап чит илгә качарга мәҗбүр ителгән бабасы йорты үрнәгендә, ата-
баба төсе итеп!
Без якыннан танышып, аралашып киткән бер вакытта, 1963 елның җәендә анын ишле
гаиләсенә (әдип өч ул үстерә иде) Бутлеров урамындагы бер иске агач йортта бик таушалган фатир
биргәннәр иде. Элек анда чирек гасыр чамасы олуг әдибебез Мирсәй Әмир гаиләсе яшәгән Аннан
сон Нури ага Арслан ике- өч кыш торып алган иде. Баскыч-балконнары җимерелеп төшкән әнә
шул өйне Сарьян җәй буе сипләде, төзекләндерде, идән һәм баскычларын алыштырды, элек келәт
урынына файдаланылган бүлмәләрне киңәйтеп, тәрәзәләр уеп. торакны өч бүлмәле иркен фатир
рәвешенә китерде. Балта-пычкыларын кулдан төшермәстән үк беренче зур әсәре булган «Әткәм
һөнәре» повестен язарга утырды. Ул әсәрне укучылар һәм каләмдәшләре бик хуплап кабул
иткәннәр иде.
Сарьян беренче хикәяләрен педагогия институтында укыган елларында яза башлаган.
Аның беренче кечерәк хикәяләр тупламасы 1955 елда Казанда басылып чыккан, ә аерым хикәя һәм
мәкаләләре Башкортстан вакытлы матбугатында урын алган.
Зирәклеге, эшчәнлеге һәм киң мәгълүматлы булуы нәтиҗәсендә ул тиз арада олы
каләмдәшләре дә таныган әдип һәм галим булып җитеште (Ул Бөре педагогия училищесын, аннары
Уфа педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган, училищеда укыганда ук тел гыйлеменә
аерата әһәмият биргән.)
Хәсән Сарьяннын 1990 елда нәшер ителгән «Нокталы өтер» китабына остазы, күренекле
әдип Әмирхан ага Еники бик тирән эчтәлекле кереш сүз язган иде. Аны ул яшь каләмдәшенен
исеменә багышлап башлап җибәрә, «Сарьян» дигән җыйнак, матур исем белән ул әдәбиятка керде»,
ди. Совет чоры өчен мондый ятрак исемне татар баласына кем кушкан сон’’ Әйе, милли
тарихыбызга, киләчәккә мөнәсәбәттә фикердәшем һәм ижатга остазым булган Сарьянның
исемендә үк ниндидер серлелек бар иде шул. Янача тормыш корырга керешкән күпчелек татар
гаиләләрендә «Лерон, Вил. Марсель. Эрнест»лар тупырдашып туып торган бер заманда аңа ата-
анасы борынгылык—төркилек чалымнарын саклаучы бер исем кушканнар Бу очракта инде,
әлбәттә, мулла-мәзин нәселеннән булган Мәдхиҗамал апа фикере өстенлек иткәндер Әйе, ата-анасы
аны. берничә кыз баладан сон туган тансык ир затын, борынгы бабаларыбыз мисалында алтынга
тинләп. Сарыҗан (Башкортстан ягы язылышында Сарьян) дип атаганнар Рәсми документларда ул
Хәсәнов Сарьян Салихждн улы йөрде Әдәбият дөньясында Хәсән Сарьян иде. шунлыктан якыннан
белмәгән кайберәүләр аңа еш кына Хәсән ага дип тә дәшәрләр иде.
Алты яшеннән ятимлек михнәтләрен кичергән бала ул. Колхозга үз тегермәне белән кергән
Салихҗан ул чор тормыш-көнкүрешен күнеле белән кабул итеп бетермәгән булса кирәк. Яңа
түрәләрнең берсе белән ачыктан-ачык сөйләшүдән соң аны йөрәк өянәге кара гүргә алып киткән.
Мәрхүм Сарьян сонгы вакытларда:
Я
«Атам мәңгелеккә киткән кырык сигез яшь бусагасын узсам, инәй кебек озак яшәячәкмен», дип
сөйләр иде. Язмыштыр инде, ул чикне уза алмады, нәкъ шул яшьтә йөрәк өянәге тотып, якты дөнья
белән саубуллашты Сарьян. Шуннан алдарак бер җәйдә туксан яшенә житеп килүче «инәе»
Мәдхиҗамал апа аларда кунак булып киткән иде Безнен бакча карлыганын чәй касәсенә салып
болгатыр иде дә: «-Безнең Агыйдел буе карагаты татлырак шул. Сезнең ком күп монда», дип әйтеп
куяр иле...
«Бер ананын биш улы» әсәрен төгатләп. «Казан утлары» мөхәррире кулына тапшырганнан
сон. 1978 елның жәй урталарында Сарьян нке-өч атна чамасы туган якларында булып кайтты
«Элекке кайтуларда житешә алмаган күрше авылларда да. жиле чакрымдагы базар авылында да
булдым. Бала вакытта ул базарга еш йөрелде. Агыйдел болыннарыннан жиләк-жимешне солдат
котелокларына тутырыр идек тә. ялантәпи тыпырдашып, шул базарга йөгерер идек», дип
сөйләгәне хәтеремдә
Алдагы әсәрен язып бетерер- бетермәстән үк
ул «Җәза» исемле повесть язарга керешкән иде
Балачак хатирәләренә. атасы язмышына
кагылышлырак бер әсәр иде ул. Агыйдел
буйларына балачак эзләрен саклаган Иске Аю
авылына да шул хатирәләрне яңартыр өчен дип
кайткан иде Казанга кайтып өстәл янына утыру
белән үк шул повестен яңабаштан эшләргә
кереште Анын төзелеш-сюжетын да. исемен дә
үзгәртте «Егет язмышы» повесте Сарьян
вафатын- нан сон ике ел узгач кына басылып
чыкты. «Жәза» повестеннан анда язучының
балачак эзләрен саклаган, авылдан бер читтәрәк
торган тегермән тасвиры да, явызларча чәнчеп
үтерелгән бер гайрәтле ир образы гына калган иде
Явызларча үлем белән үтерелгән шул ир язмышы
минем күз алдыма Салихҗан Хәсәнов язмышын
китереп бастыра Гәрчә аны без белән чәнчеп
түгел, сүз белән чәнчеп үтергән булсалар да. Әйе.
Сарьянның ул соңгы повесте әнә шул фаҗигале
язмышка багышлап иҗат ителгән Тик аны әлегә
бик аз кеше генә белә Ул заманда аны башкачарак бәян итү. һәркемгә дә аңлаешлырак итеп бирү
мөмкин түгел иле «Жәза»нын караламалары сакланган очракта, анын шулай икәнлеген аңлау
кыен түгел. Аннан сон инде Сарьян иждты белән кызыксынучы кешегә Әмирхан абыйның алда
телгә алынган сүз башында китерелгән кайбер сәеррәк жөмләләр лә аңлашылыр дип беләм
Әмирхан ага яза -Талантлы, дәртле энергияле, кулыннан һәртөрле эш килүенә карамастан.
Сарьянның җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек—әллә үзеннән
әллә тормыштан-анын бәгърен гел кимерде дә торды»
«Әткәм һөнәре» басылып чыккан көннәрдә (1966) Сарьянның икенче зур әсәре—«Нокталы
өтер» повесте дә язылып бетү дәрәҗәсендә иде Дөрес. «Нокталы өтер»не ул күпкә алданрак яза
башлаган, тик. басылып чыгачак әсәренең «оеткысы» алданрак өлгерү сәбәпледер, мөгае н, аны
берничә елга читкәрәк куеп торган иде «Нокталы өтер»нсн эчтәлеге—Сарьянның Башкорт
университетында гагар теле һәм әдәбиятыннан укытып йөргән көннәренә бәйле вакыйгаларга
корылган Ул әсәрнең уңай һәм тискәре геройларының чалымнары шул дәвер галим- укытучылары
тормышыннан алынган Рухланып иҗат ителгән, нигездә татар теленең үз халәтенчә яшәеше өчен
нәни көрәш мәйданы бу гарак төсмерләнгән ул әсәр сонрак авторына бик күп күнелсезлекләр
кигерде Бу әсәрнең язмышы- Сарьянга иң авыр тәэсир иткән, жан әрнүен кузгаткан нәрсә булды
Башта әсәрне нәшрият та. әдәби журнал редакциясе дә хуплап кабул
Әдипнең соңгы фотосурәтләреннән (1978 ел.
февраль). Уңнан Хәсән Сарьян. Лирон
Хәмидуллин. Фирүзә Еникеева—Хжәнова
иттеләр шикелле, һәрхәлдә, ул 1968 ел урталарында китап рәвешен алачак иде. Нәшрият
җитәкчелеге апрельнең соңгы көннәреңдә кулъязманы типографиягә тапшырырга әзерләгән,
барлык имзалар куелган, мөһерләр сугылган була (1990 елда чыгачак китапка мин шул элекке
мөһерле кулъязманы тапшырдым.) Ләкин Сарьян исән вакытта ул әсәр дөнья күрмәде. Аны
т откарладылар.
Сарьянның 60 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә дусларыннан берсе: « аны КГБ
эзәрлекләде, обком түрәләре яратмады, шулар анын бер китабын чыгармадылар», дип сөйләде. Ул
атаган оешмаларның каләмдәшемне эзәрлекләү- эзәрлекләмәүләрен тәгаен белмим. Үзеннән:
«Эзәрлеклиләр мине- дип. берәр дәлил китереп сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Ара-тирә
шикләнгәләгән чаклары да булгандыр. Мәгәр. «Нокталы өтер» язмышында әлеге оешмаларның
катнашы юктыр дип уйлыйм. Ул китапны чыгармаска дигән карар шул елның март аенда гына
сайланган Язучылар берлеге идарәсендә кабул ителде. Көн тәртибенә кертелмәгән ул мәсьәлә
үзеннән-үзе калыкты дисәм дә ялгышмамдыр. Хискә бирелүчәнрәк бер өлкән шагыйребез сүз
башлап: «Сарьян безнең галимнәребезне мыскыллап язган китап чыгарырга йөри. Телче
галимнәребез бармак белән генә санарлык. Ул китапны чыгармаска кирәк» , диде. Анын фикерен
хуплаучылар булды. Шулай итеп иҗатчының төн йокылары исәбенә язылган бер хезмәте сызып
ташланды.
Татарстан Язучылар берлегендә -Идел- альманахы эшен тикшерудә катнашучылардан бер торкем.
Сулдан: альманах мөхәррире X. Сарьян. Ә. Баян, берлек идарәсе рәисе 3. Нури. М. Маликова. X. Халиков.
Б . Камал. Г Латыйп, Р. Әхмәтҗан. 1973 ел.
Шушы вакыйгадан сон Сарьян байтак еллар күләмлерәк әсәр өстендә эшли алмады.
Рецензия-тәкъдимнәр, кечерәк күләмле мәкаләләр язуга күчте. Газета битләрендә һә м радио
тапшыруларында татар теленең көндәлек кулланышына багышланган очерк-язмалары
күренгәләде. (Анын каләмдәшләренең иҗатын барлап, тел, стиль җәһәтеннән үрнәк төзәтмәләр
тәкъдим итеп язган мәкаләләренең саны гына да ике йөздән артык.) Ул очерк -мәкаләләрнен бер
өлеше 1977 елда басылып чыккан «Уеңны уйдырып сал» китабында урын алган. Дөрес, ул да китап
нәшрияты планлаштырган күләмнән кимрәк булып чыкты. Ана кермәгән (рецензент хупламаган)
берничә мәкалә, шул исәптән башка беркайда басылмаганнары да мәрхүмнең гаиләсендә, шул
исемдәге папкада сакланалар. Кулъязмалары арасында шулай ук берничә кыскарак хикәясе дә бар.
Дөрес, шушы ун еллык аралыгында да ул күләмлерәк әсәр язудан бөтенләй ук тынып
тормады Бөре педучилишесында укыган елларында һәвәскәр сукыр артислар тнркеменен
администраторы булып йөргән дәверне чагылдырган кызыклы повестеның караламасы эшләнеп
беткән диярлек, ана. мәрхүм үзе әйтмешли, •ит кундырып чыгасы* гына калган иде. «Жәза»
повестен төгәлләүдән сон ук шуңа тотынасы иде. Икенче зур әсәре—ата-бабатары язмышына
багышланган зур романына керәчәк кайбер бүлек-өземтәләрне дә ул кайта-кайта язып куйгалар
иде Казан артындагы Масра авылыннан Агы идел буйларына күчеп утырган ерак бабасы Гәрәйгә
багышланган кайбер бүлекләрне дус-иш алдында кычкырып укуы да хәтеремдә. Ул өзекләр
язылган зур форматлы калын «амбар кенәгәсе* дә Фирүзә ханымда саклана торгандыр
Киң җәмәгатьчелек тарафыннан хупланып кабул ителгән «Бер ананын биш улы* повесте
әдипнең торгынлык кризисын кичергәннән сон ижади активлыкка аяк басу үрнәге булды. 1977 елда
ул әсәр «Казан утлары* журналында басылып чыкты Шуннан сон китап нәшриятына тәкъдим
ителде Нәшрият үтенече белән кулъязманы укып анализлау һәм тәкъдим итү бурычы күренекле
әдип, әдәбият мәйданына Сарьян белән бер чордарак аяк баскан, бүгенге халык язучысы Аяз
Гыйлажевка тапшырылган булган Менә минем кулда нәшрият архивыннан алынган шул тәкъдим -
рецензия язмасы Укучы хөкеменә шуннан берничә жөмлә китереп китәм Аяз Гыйлажевнын үзенә
һәм каләмдәшләренә карата бик тә таләпчән булуын һәркехг белә булыр (Вакыт-вакыт ул өметне
акламаган каләмдәшләренә карата кискен-кискен тәнкыйть сүзләрен кешенең күзенә карап та
әйткәли ) Рецензиясенең баш өлешен ул болай башлаган «Соңгы вакытларда Хәсән Сарьянны
берникадәр пассивлыкта гаепли башлаган идек Хәрәкәт пассивлыгында түгел, фикер
пассивлыгында Ничектер, фикер кузгатырлык әсәр язмый йөрде егет һич кирәкмәскә, һаман шул
«Нокталы өтер»ен күтәреп килгәләде Ләкин талантлы кеше турында ашыгып нәтижә ясарга
кирәкми икән Менә «Казан утлары*нда «Бер ананын биш улы* басылды Сонгы ике -өч елда
журналда басылган бердәнбер жанлы. тере, мавыгып укыла торган повесть шул булды дисәк тә
ялгышмабыз* (апрель. 1978 ел)
• һаман шул «Нокталы өтер«не күтәреп килгәләде* дигән жөмләгә карата гына аңлатма
биреп китү кирәктер Сарьян ул әсәрен бик нык үзгәртеп, янабаштан эшләгән иде. Шул сонгы
вариантын журналга тәкъдим гггкәнлеге мәгълүм Әсәрнең исемен үзгәртсә, мөгаен, журналда
басылган да булыр иде Үзгәртергә теләмәде.
, Ятимлек кыерсытылуларын татып үскән, кайбер олы каләмдәшләренең гаделсез гамәлләрен
тоеп яшәгән Сарьян дустыбыз ижади күтәрелеш кичергән бер мәлдә арабыздан Kirrre Бик тә
үкенечле хәл. 1978 елның 21 сентябрендә без аны. кырык сигез яшьлек гаярь ир затын, жир куенына
иңдердек «Бер ананын биш улы* китабы аның вафатыннан сон. 1979 елда басылып чыкты