Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘК АША УЗДЫ СУГЫШ...


ллар үтә тора Ватан сугышы дип исемләнгән, Советлар империясенең барлык халыкларына хисапсыз афәтләр, кан һәм күз яшьләре китергән олы сугышның тәмамлануына да илле биш ел тулып килә. Билгеле, инде хәзер сугыш өермәсе алып килгән хәрабәләр дә. тән җәрәхәтләре дә онытыла төшкәндер... Ихтимал, жиңү шатлыгы да инде моннан илле еллар элек кичергән дәрәжәдә түгелдер. Аннары, ул кайгы-шатлыкларны үзләре кичергән кешеләрнең дә күбесе инде дөньяда юк бит
Әмма шул елларнын онытылмый, жуелмый. тузмый торган, сугыш мәхшәрен генә түгел, миллионлаган кешеләрнең жанын, йөрәк тибешен мәңгелеккә беркетеп калдырган шаһитлар бар. Әйе, алар күп! Алар—карлы-бозлы, ут-ялкынлы окопларда, землянкаларда ижат ителгән шигырьләр. Беләм, безнең хәзерге Ходай каһәрләгән заманда ул бәһаләп бетергесез хәзинәләрне дә этеп-төртеп йөртүчеләр юк түгел. Ләкин чын жәүһәргә-көмешкә—тутык-тап иярәмени?
Тутык-тап төшми торган рухи хәзинәләрне ижат итүдә, әлбәттә, фашизм чумасына каршы көрәшкә күтәрелгән бөтен дөнья халыкларының иң атаклы язучылары һәм шагыйрьләре дә, композиторлары һәм рәссамнары да, артистлары һәм сүз осталары да катнашты. Кояшның кояш булып калуы өчен. Ирек һәм Киләчәк өчен каннарын һәм жаннарын кызганмый көрәшүчеләр сафында алгы рәтләргә баскан татар шагыйре бүген дә калку сыны белән пьедесталда тора. Юк. мин биредә татар шагыйре дип Муса Жәлил яки Фатих Кәрим кебек аерым исемнәрне генә әйтмим, сугыш елларыңдагы татар шигъриятен тудырган барлык шагыйрьләребезнен жыелма сынын күз алдында тотам. Олы сын бу. бөек Шигърият сыны!
«Фронт сызыгындагы сугышчының көне ничек үтсә, минем дә көнем шулай үтә. Кай вакытларда шундый янарга-пешәргә туры килә, гимнастеркалар тозланып ката. Шул шартларда табылган вакытны ижатка багышлыйм»—дип язды Фатих Кәрим фронттан жибәргән бер хатында Тозланып каткан гимнастерка кесәсендә йөргән блокнотларга язылган шигырьләр йөрәк каны белән сугарылган, шуңа күрә халыкның үз сүзенә әверелгән мәңге тутыкмас жәүһәрләр иде. Халыкның үз сүзе булып, йөрәк авазы белән яңгырау—сугыш чоры шигъриятенең төп һәм иң күркәм сыйфаты Шигърият баштарак фашизмга каршы бердәм күтәрелергә чакырган декларация рәвешендәрәк булса да, алга таба ул гажәеп олы жанлы. шигъри мөмкинлекләрнең бөтен төсләре һәм аһәңнәре белән балкыган югары сәнгатькә әверелә, ил азатлыгы өчен көрәшүче миллионнарның рухи дөньясын үзенә сыйдырган бөек шигърият булып күтәрелә. Шагыйрьнең йөрәк канына манчып язылган ялкынлы сүзе тиз арада укучыларның, окопташларның да йөрәгенә барып ирешә, көч бирүче рухи юлдашка әйләнә
Әйе, шигъри сүзнең абруе искиткеч зур иде. Хәтта меңнәрчә гади кешеләрнең фронтка язган һәм фронттан алган хатларында да жыр һәм шигырь зур урын биләде. Тагын шуны бүген шатланып әйтәсе килә: сугыш китергән кәгазь кытлыгы шартларында да Татарстан китап нәшрияты күп санлы шигырь китаплары чыгарып бүген дә мактауга лаек эш башкарды. Утлы елларда чыккан шигырь китаплары арасында Муса Жәлилнен «Тупчы анты», Салих Батталның «Илем—анам», Әхмәт Исхакнын «Ант», Фатих Кәримнең «Моң һәм көч». «Мәхәббәт һәм нәфрәт. Шәрәф Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап», Әхмәт Фәйзинең «Давыл жырлары», Әхмәт Ерикәйнең
Е
Җиңүнең 55 еллыгына
«Казан сөйли». Кави Нәжминен «Атакага». Мәхмүт Максудның «Үч һәм нәләт жыры», Нур Баянный «Өч бөркет», Шәйхи Маннурнын «Җиңүчеләргә сәлам» кебек жыентыклары бар Шигырь төрле фронтларда татар телендә чыккан фронт газеталарында, сугыш елларында да чыгудан туктамаган бердәнбер әдәби журналыбыз •Совет әдәбияты» битләрендә бик теләп бастырылды Бу игътибар татар шигъриятенең көчле тавышын ерак ишеттерергә ярдәм итте, аның яна шигъри биеклеккә күтәрелүенә жирлек булды Әмма татар поэзиясенең гөрләп үсүенә китергән төп чыганак, әлбәттә, халкыбызның рухи халәте белән бәйле иде
Шуна күрә дә шигырьләрдә лирик герой, әсәрдән әсәргә төрле яклары белән ачыла барып, бай рухи дөньялы, тирән кичерешле, кешелекле һәм олы ихтыярлы татар кешесе булып күз алдына баса
Татар шагыйрьләре төрлесе төрле фронтта сугышып, солдат тормышының күп якларын шигъри сурәтләделәр. Ул әсәрләргә карап татар солдаты үткән фронт юлларын гаять ачык күз алдына китерергә һәм күрергә мөмкин
Теге яки бу шигъри әсәрнең кайчан, кайда, нинди шартларда язылуын белү, әлбәттә, кызыклы Менә, мәсәлән. Ш Маннурнын «Еллар моны» жыентыгындагы шигырьләр үткән юл «Нинди төннәр» шигыре—май. 42 ел. Брянск фронты, «Балама»—август. 42 ел. «Чәчәкләр һәм снарядлар»—Белев. 1942 ел. «Көтеп алган шатлык» —Калинин фронты, октябрь. 42 ел. «Кояш байшына»—февраль. 44 ел. Островляне авылы. «Җиңү балдагы»—август. 1944, Көнбатыш Белоруссия—Литва. «Язмыш мине кая чөерсә дә»—ноябрь. 45 ел. Лихтенһоген. «Торасын син күзләремә карап»—март. 45. К. Пруссия, «Янасын син»—апрель. 1945. Кенигсберг һәм. ниһаять. «Май төне»—9 май. 45 ел. Гроссбау. дип күрсәтелгән. Шул формада «паспортлау» сугыш беткәнче дәвам иткән.
Яки менә Ш. Мөдәрриснең «Җыр үткән юл» жыентыгындагы кайбер шигырьләрнең паспортына күз салыйк.
«Үстем синең юмарт кулларында»-Казан, февраль. 1942; «Күп булса да йөрәк ялкыннарым»—Свердловск, июнь. 1942; «Туган халык, берек батыр сафка»— Сталинск. июль. 1942; «Омтыл, иптәш, һаман көнбатышка»—Төньяк-көнбатыш фронт, июль. 1942; «Хат яз. диген»—Селигер күле, декабрь. 1942 һ б
Шул рәвешчә солдат-шагыйрь үткән юл төрле шагыйрьләр тарафыннан тудырылган монументаль юлъязма һәм елъязма шигърият булып тарихка керде
Сугыш чоры татар шигъриятенең төп сыйфатлары турында сөйләгәндә тагын шуны истә тотарга тиешбез; ул үзенең тирән тамырлары белән татар халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына тоташа. Гасырлар буе азатлык өчен көрәшкән татар халкы Бөек Ватан сугышы елларында үзенең батыр һәм фидакарь халык икәнен уннарча мәртәбә арттырып раслады
•Совет халкы, -дип язды маршал Конев.—гадел, азатлык сугышы алыр бара, моны анлау сугышта геройлар тудыра. Геройлык масса төсендәге күренешкә әйләнде Татарстанда туган сугышчылар да арсланнар кебек сугышалар.»
Маршал Р Малиновский исә болай диде; «Мин. карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын куп күрдем һәм аларнын сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм Советлар Союзының бәйсехзеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды •
•Советлар Татарстаны.—дип язды маршал Л. Говоров,—немец-фашист илбасарларга каршы чын патриотларча кыюлык һәм фидакарьлек белән көрәшкән фронтовик уллары белән горурланырга хаклы »
Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбия- ләнген шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар солдатның күңел түрендә сакланган уй һәм хисләрне дә. анын дошманга каршы көрәштә үзен ничек тотуын да бөтен йөрәкләре белән сизделәр, күңел күзләре белән күрделәр Шуңа күрә солдат йөрәгендәге моңны һәм сагынуны да. шатлык һәм хорлыкны да гажәеп көч белән әйтеп бирделәр
Беренче шигырьләр сугыш башланган көнне үк язылды «Кызыл Татарстан» газетасының 24 июнь санында аларнын берничәсе басылып та чыкты Әхмәт Фәйзинең «һәркем үзенең көчен барласын». Гадел Кутуйнын «Коммунизм өчен».
Кави Нәжминен «Фашизмга үлем». Салих Батталның «Хаклык бездә! Җиңү безнеке!» шигырьләре иде алар.
Фашистлар башлап җибәргән сугыш беренче әсәрләрдә илебезнең тыныч тормышына каршы куела.
Завод морҗаларын алсулатып Аткан чакта сызылып алсу тан, Көндәгечә тыныч хезмәт белән Шаулаганда безнең киң Ватан. Көндәгечә колхоз кырларында Башланганда шундый кызу эш Котырган эт—Гитлер безгә каршы Сугыш ачты Ләкин бу сугыш Үз башына булыр ул этнен,
- дип язды Кави Нәҗми «Фашизмга үлем» шигырендә.
Шагыйрьләр беравыздан фашизмның явыз уе барып чыкмаячагы, безнең хак эшебезнең җиңәчәге турында җырлыйлар. Бу әсәрләр, чыннан да, халыкны бердәмлеккә чакырды, изге көрәшкә күтәрелергә өндәде:
Сугышка, иптәшләр, сугышка! Халыклар, басыгыз сафларга!
(Ә Ерикәй, «Сугышка, иптәшләр!»)
Беренче чор әсәрләренә хас аһәңнең иң көчлесе—ант сүзе. Муса Җәлил «Тупчы анты» шигырендә дошманга булган тирән нәфрәтне халыкның җанлы сөйләм телендәге каһәрләү сүзләре белән белдерә:
Ялкын телен белән әйт Гитлерга
Хөкемеңне, тубым, үкереп.
Хәшәрәтнең битенә бу халыктан Булсын соңгы утлы төкерек
Тупчы үз ядрәсен фашист көтүен теткәләп очыручы яшен итәргә ант бирә, һәм бу бик табигый, ләкин гаҗәеп зур ныклык белән әйтелгән ант булып янгырый. Ант сүзе, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942—1943 елларга тагын да көчәя. Ф. Кәримнең 1942 елгы «Ант» шигыре—шуның матур үрнәге.
Көчле яңгыраган аһәңнең икенчесе—дошманга каршы изге көрәшкә киткәндәге саубуллашуны сурәтләү HI. Маннурның «Саубуллашу җыры», Г. Кутуйнын «Озату җыры», М. Садринен «Саубуллашу җыры». Ә Исхакның «Озату». «Сугышчылар җыры», К. Нәҗминең «Озату» шигырьләрендә бу аһәң гаять көчле булды. Болар арасыннан К. Нәҗминең «Озату» шигыре халык җырына әйләнеп китә Шигырь инде чын мәгънәсендә дошманга каршы көрәш коралына тиңләшә. Шигырьнең олы көрәшкә чыгуын гәүдәләндереп М. Җәлил «Әйдә, җырым» шигырендә:
Җырым, синдә минем гәүдәләнде Илне сөйгән йөрәк тибешем,
Җырым иде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!—
дип белдерә. Җыр—шагыйрьнең анты. Аның җыры халык назы белән сугарылган һәм җимешләнгән. Аның җыры—туган җирнең чишмәсе төсле. Фашистлар шушы җыр иленә басып кергәннәр. Шуңа күрә:
Җырым утын корыч сөңге итеп Мин күтәрдем хәзер кулыма.
Шул елларда күтәрелеп чыккан һәм тиздән күренекле шагыйрь булып танылып киткән Шәрәф Мөдәррис тә җырның сугышчан көченә зур әһәмият бирә. 1941 елгы «Башланды» шигырендә ул үз җыры алдына зур таләпләр куя:
Эх, сөйлә. жыр. фронт хакыйкатен. Көнебезнен чорга тиңлеген Йөз ел белән—эпос вакыйгасын. Ун сүз белән—роман киңлеген
Жыр фронт хакыйкатен чагылдырырга, сугыш чорының бөтен вакыйгаларына үтеп керергә, аны тирән һәм тулы итеп гәүдәләндерергә тиеш
Шулай итеп сугышнын беренче көннәрендә үк поэзия зур жаваплылык тойгысы белән сугарылды. Бу яктан ул публицистика белән тиңләште.
Менә инде 1942 елнын хәвефле язы да үтеп бара Фашистларның тәкәббер шапырынуларын Мәскәү янында беренче тапкыр хурлыкка калдырган, безнен һөжүмнәр сүрелгән вакыт бу. Көньяк фронтта, Сталинград һәм Кавказ юнәлешендә гитлерчылар кабат инициатива яулауга ирешә. Куркыныч яңадан куера, һәркемгә ачык; сугыш әле озакка сузылачак, сугыш әле яна корбаннар сорый Шушы көннәрдән —1942 елның май-июнь айларыннан— поэзиянең сугыш чоры үсешендәге икенче баскыч башлана Шигырьләр күп төрлеләнә, тармаклана Үзәк урынга фронт вакыйгалары һәм солдатның дошман белән бугазга-бугаз килешкән жирдәгс батырлыгы, уе-хисе калкып чыга. Фронт тормышы (нәкъ менә тормышы) бөтен тулылыгы, драматизмы. катлаулылыгы һәм авырлыгы белән чагыла башлый Шунысы әһәмиятле: бу үзгәреш, яна сыйфат сикереше аерым шагыйрьләр ижаты өчен генә хас булмыйча татар шигъриятенең төп осталарына тулысынча хас Тагын шуны аерып әйтәсем килә: сугыш башында әледән-әле телгә алынган Сталин исеме шигырьләрдән бөтенләй диярлек төшеп кала. Шигърият шәхес культы өрәгеннән арына Бу. һичшиксез, зур казаныш. Моабит тоткынлыгында ялкынлы шигырьләр язучы Муса Җәлилдән башлап давыллы сугыш юлларын кулына корал тотып узган Фатих Кәрим, фронтның төрле шартларында язган Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи. Шәйхи Маннур. Шәрәф Мөдәррис. Әхмәт Ерикәй. Гали Хужиев. Сибгат Хәким. Әхмәт Исхак һ. б. шагыйрьләр ижатында инде бу исемне очратуы кыен
Фатих Кәримнең «Соңгы тапкыр карыйм Иделгә» шигыре (1942. март), мәсәлән, татар поэзиясенең сугыш чорындагы яңа сүзе, публицистик декларациянең, фикерләрнетурыдан-туры. -кычкырыпәйтүнең» гомерен кыскарткан шигырьләрнең берсе иле
Яз килүенә ышану, кыр казлары, иркен болыннар, назлы аккош моны турында искә алулар шигырьдә газиз туган жир рәсемен тудыра -Кыр казлары я^ын кайткан кебек без дә кайтырбыз» Җиңүгә, кайтуга ышаныч шундый сурәтле телгә күчә.
1942 ел язында Ф Кәрим, солдатнын фронтка китүен сурәтләгән берничә шигырьдән сон. фронт вакыйгаларын, солдатнын сугыштагы хисләрен гәүдәләндерүгә багышланган шигырьләр язуга күчә «Дусларга» шигырендә үк инде без шагыйрь белән фронт эченә килеп керәбез:
Артта калды куе. кин урманнар. Тау. елгалар. шәһәр, авыллар Тетеп торган кырнын окоплары Серле генә каршы алдылар
Сонгы тапкыр карыйм Иделгә. Сонгы тапкыр күрим акканын. Бәлки бик тиз кире кайтмамын. . Сакланыр ул бары күнелдә
Фатих Kdpu-инең фронтта язылган • Газиз мзкмз» шигыренең кулъязмасы
Шушы юллардан бөек сугышның Ф Кәрим каләме белән язылган шигъри елъязмасы
башлана. «Бездә яздыр» шигырендә ул ике дөньяны немецлар таптаган жирләрне һәм Туган
илебезнең тыныч жирләрен чагыштыра.
Бездә хәзер ямьле яздыр, иркәм.
Көн кояшлы.төннәр айлыдыр.
Идел буендагы бакчаларда
Сыерчыклар ярсып сайрыйдыр
Ф Кәримнең шигъри сиземләү, сурәткә эчке мәгънә салу көченә сокланмый калу мөмкин
түгел. Идел буендагы сыерчыклар «ярсып сайрыйдыр», ә фашистлар таптаган жирләрдә «күңел
өчен бер генә кош та юк».
Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм ижат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат
берләштерә алар барысы да ялкынлы сүзнең бүген, хаклык өчен сугышучыларга кирәклеген, анын
бөтен йөрәк белән, чын иптәшләрчә әйтелгән сүз икәнен беләләр.
Алыйк Шәйхи Маннур шигырьләрен. Сугыш вакыйгаларында актив катнашкан, күп
фронт юлларын үткән Ш. Маннурның төп герое—фронтовик, ил азатлыгы өчен сугышып йөрүче.
Бу лирик геройның уй һәм фикерләре шагыйрьнең сугыш елларында ниләр өчен борчылып, ниләр
өчен шатланып, ниләр кичереп йөрүен дә төшенергә мөмкинлек бирә. 1942 елның августында
язылган «Балама» шигырендә, мәсәлән, ул бала йөзендә чәчәк кебек нәфис, назлы, саклауга һәм
сөюгә мохтаж иң кадерле зат күрә.
Шуңа да аңа балалар кадерле, чәчәкләр якын, жирдәге һәр тереклек изге. Дошманның
ерткычлыкларына нәфрәт көче мәхәббәтнең дә олылыгы белән бәйле. Лирик герой өчен изге булган
нәрсәләр—халык өчен дә изге. Балаларны сүрәтләгәңдә шагыйрьнең тавышы да йомшак, нәфис
яңгыраш ала, күңел нечкәргәндә чыга торган күкрәк тавышына әверелә:
Ерак юллар буйлап үткән чакта
Кошлар тавышын тыңлап барсам да.
Бөреләнеп, яна чәчәк аткан
Яшь гөлләрне өзеп алсам да,—
Искә төшә кинәт бәгьрем-балам.
Күз алдыма килә елмаеп.
Сагынып уйлап, ялгыз жырлап алам.
Чәчәкләргә карап, монаеп
Дошманга нәфрәт хисләрен белдерүче ачулы сүзләр дә, ялангач лозунг рәвешендә
булмыйча, сөйгән баласын сагынучы солдатның жан ачысы булып яңгырый:
Мин кайтырмын, балам, тиздән-тиздән.
Син көтеп тор сагынып өткәнне.—
Сөрик кенә изге җиребездән
Каһәр суккан шашкан этләрне
Шигырьдә зур гуманистик фикер олы хис белән берләшкән Бер үк вакытта хиснең
драматизмы да тирәнәя.
Туган илдән куып дошман көчен
Мин кайтырмын, гөлем, сау булсам. Син корал тот һәм ал әткән үчен,— Мин
сугышта әгәр егылсам
Дошманнан гадел үч алучы кешенең эчке дөньясын төрле яклап ачу— поэзиянең
казанышы. Шагыйрь-солдат күзләре окопташларынын тормышындагы һәр адымны искәреп, һәр
батырлыкны күңеленә теркәп бара иде. Шуңа күрә дә окоп поэзиясе—ул барыннан да элек солдат
поэзиясе, солдат батырлыгының кыйммәтле шигъри эпопеясы.
Шагыйрьләр совет сугышчысы йөзендә бөтен жаны-тәне белән тормышка, туган жиргә,
дөньяга, яшь буынның тууына, кояш чыгуына, тын күлләрдә йөзгән аккошларга гашыйк ол ы
жанлы һәм нечкә күңелле, әмма кирәк чагында ир йөрәкле һәм сабыр була торган, салкын үлемнең
үзеннән дә курыкмаган кешенең реаль.
табигый образын сурәтләделәр.
Ф Кәрим әле 1942 елның я згы айларында ук «Дусларга» шигырендә «Сугыш сугыш инде,
рәхимсезлек ия булып йөри күңелгә». дип язды. Әмма бу рәхимсезлек совет солдатының
тупаслануы, кыргыйлануы дигән сүз түгел иде. Киресенчә, бу хис солдатның көн саен, сәгать саен
үлем белән күзгә-күз очрашып торуына карамастан, каушамавын, ил каршындагы бурычын
үтәүдә нык торуын күрсәтә иде Ш Мөдәрриснең 1942 елгы «Парчалар» циклыннан бер шигырьгә
күз салыйк:
Күп булса да йөрәк ялкыннарым. Чит-ят җиргә чәчәр җылым юк Үтсәм дә мин
кургаш яңгырларын. Сыкранырга туган җырым юк!
Күп гаять тә йөрәк түрләремдә Дус ишемә рәхим-шәфкатем.— Ялкын булып
ярсый күкрәгемдә Дошманнарга каршы нәфрәтем
Парчаның шушы строфасы «күңеленә рәхимсезлек ия булып йөргән» солдатның нәкъ менә
«гаять тә күп рәхим-шәфкатьле» кеше икәнлеген ача да Кайсы гына шагыирьнен бу елларда
язылган нинди генә шигырен алма, шушы олы кешелек хисе гәүдәләнер. Шигырьләрдә солдатның
бөтен рухи дөньясы ачыла Солдатны без хәзер дошманга каршы һөҗүмгә ташланганда да.
землянкада авыр сугыштан сон ял иткәндә дә. туган җирен, анда калган сөекле кешеләрен сагынып
җырлаганда да, моңайганда һәм шатланганда да. шикләнүле уйларга батып йөрәге әрнегәндә дә
күрәбез.
Солдат образын иң тулы ачкан шагыйрь татар поэзиясендә, һичшиксез. Ф Кәрим булды Аның
лирик герое тормыш турында, яшәү һәм үлем турында, гомумән, кешенен яшәү мәгънәсе турында
тирән уйлана, фәлсәфи югарылыктан торып фикер йөртә. Әгәр бу чорда Ф Кәрим лирикасы
барыннан ла элек кай ягы белән аерылып торды дип сорасалар, икеләнмичә, интим хиснең,
шагыйрь кичерешләренең һәм фикерләренең бөтен ил йөрәк тибеше белән берләшүе, дип җавап
биреп булыр иде Ф Кәрим аеруча «Тимер һәм тимерче»
балладасында, габигый—конкрет сурәтләүне
гомумиләштерүче, эреләндерүче сыйфатлар белән оста
берләштереп, солдатның калку сынлы образын бирүгә ирешә.
1942—1943 еллар поэзиясендә фронт вакыйгаларын һәм,
гомумән, сугышта була торган күп төрле хәлләрне. күп төрле
очракларны, көтелмәгән очрашу яки аерылуларны,
разведкада күргәннәрне, һәлак булган кадерле иптәшләр
белән саубуллашуларны һ. б. сурәтләү гаять киң колач ала
Ш. Мөдәрриснең «Таныш кунак» (1942),
«Землянкада». «Сукыр лампа» (1943). С. Хәкимнең «Хат»
(1942). «Дуслар», «Иртән». «Урман». (1943), Ә Исхакның «Ал
гитараңны, сенел» (1943). Ш. Маннурның «Ял
минутларында». «Йөрәк типкән саен дәшәм ана». «Солдат
моңнары» (1943). Ә Ерикәйнең «Утыр, дускай, әзрәк
серләшербез» (1943). Бари Рәхмәтнең «Салам хаты» (1943). Ә
Фәйзинең «Вагонда». «Фронт юлында» (1943) шигырьләре
һәм башка күп санлы әсәрләр шундыйлардан иде.
Оригиналь һәм таләпчән шагыйрьләрнең берсе
Әхмәт Фәйзи «Алдыбызда, дуслар, биеклек» (1942) дип
башланган лирик шигырендә сугышчы «мин»нен яшәү һәм
үлем, батырлык һәм куркаклык, тугрылык һәм нәфрәт турындагы карашларын үзәккә куя
Шунысы әһәмиятле бу карашлар декларация булып яңгырамыйлар, алар «мин»нен
кичерешләренә манчылган
Муса Җәлилнең Моабит
тормәсенда ясаган куен дәфтәр-
ләреннән берсенең тышлыгы
Чигенәм икән, мина харам булсын
Ашым, суым, һавам—бөтенесе.
Чигенәм икән, минем газиз улым
Атасының йөзенә төкерсен!
Сугышны башыннан ахырына кадәр кичеп чыккан фронтовик-шагыйрь Гали Хужи
шигырьләрендә дә:
Солдат булып кулга корал алдым.
Куркынычта илем язмышы,— һәр кайгыдан өстен шушы кайгым, һәр кайгыдан
авыр һәм ачы.—
дип фикер йөртүче. Ватан язмышы хәл ителгәндә намус һәм жаваплылыкны байрак итеп яшәүче
сугышчы—лирик герой образы үзәктә тора. Г. Хужиев шигырьләрен бергә жыеп укыганда, сугыш
барган урыннар да. лирик герой—солдатның бу шигырьдәге хисләре нинди шартларда тууы да
шактый тулы күз алдына килә Моны шигырьләрнең астына куеп барган географик адреслар да
тулыландыра. Барыннан да элек бу геройның татар халкы вәкиле. Идел буйларында үскән һәм
яшәгән кеше булуын әйтергә кирәк.
Туып-үскән алтын бишегем син.
Җимешен, суын татлы;
Киләчәгем, өмет-сөенечем син.
Кояшын җылы, якты.—
(• Туган җир»).
дип мөрәжәгать итә ул туган жиренә
Туган жир һәм Идел—икесе бер. «Идел. Идел» шигыренең соңгы строфасы лирик геройның
Идел баласы булуын гаять жылы. шигъри яктан көчле итеп күрсәтә
Минем хәзер синен язмышыңны.
Уйламаган көнем юк;
Кайтарырбыз язгы агышынны.
Кояш шаһит. Идел—йорт!
Г Хужиев шигырьләренә үзенчәлекле лирик яңгыраш бирә торган якның тагын берсе—һәр
шигырьдә диярлек тылда калган сөйгән кешеләрне сагынып искә алу
Уйна, дустым, гармуныңны.
Күңел дәрткә күмелсен.
Сагынуымның, януымның
Ялкыннары сүрелсен—
кебек юлларда («Гармун». 1942) бу хисләр халык жырларындагыча чын жылылык белән бирелә-
Ләкин бу моң. бу сагыну һич тә өметсезләнеп өзгәләнү түгел. Мон—Г Хужиев шигырьләрендә (һәм
гомумән башка шагыйрьләр ижатында да) туган жиргә булган мәхәббәт белән бәйле. Моң—
солдатның кешелекле жанын. рухи байлыгын күрсәтүче тирән хис. Шуңа күрә дә
Кемдә моң бар синдәгечә.
Синдә туган жир моны.-
дигән юллар оптимистик рухта яңгырыйлар.
Шагыйрьләр кешелекнең явыз дошманына каршы көрәшүче саф һәм олы йөрәкле
солдатның «вак сыйфатларына», «йомшак якларына» да күз сала. Кешене һәр яктан кеше буларак
күрсәтү тенденциясе үзәк юнәлешкә әйләнә. Мин биредә сугыш елларында Ерак Көнчыгышта
хәрби очучы булып хезмәт иткән С. Батгалнын поэзиясен күздә тотам Шагыйрь, әйтерсең лә
теманы үзәгеннән түгел, ниндидер читкә чыгып торган жебеннән ача башлый, һәм һәрвакыт ул
житди теманың да бер «кызыклы ягын» таба белә. «Казармада төн», «Юл капчыгы». «Берлинга
һөжүм». «Шинель». -Иптәшләрнең берсе хат яза-. -Солдат хаты» шигырьләренең кайсын алып
карасам да. С Баттал стиленең шушы ягын—теманы кызыклы бер яктан ачуын күрәм кебек. Менә
«Юл капчыгы* шигыре
Юл капчыгы сатыл алдым
Бер магазинга кереп.
Чөнки тормыш юлда үтә
Чегән тормышы кебек.
Шигырь шундый «вак кына» бер мәсьәлә турында сөйләүдән башлана да әкренләп
капчыкның «хикмәте» ачыла:
Күп юл үттем, капчыгыма
Каты сухари төяп
һәм тутырып кайткаладым
Якыннарыма бүләк.
«Ул капчыкта Арзамас суганнары, өзелеп сөю хатлары, биләүсәләр булып уза», ләкин.
«Өзлексез төшми йөри тик шигырь дәфтәрем генә-
«Капчык башыннан үткән тарих» лирик героинын гомер юлын күз алдына бастыра, һәм:
Тагын юлга жыенамын.
Капчыгым тулып килә:
Үткән юлларыма карыйм—
Гомерем узып килә.—
«Капчык тарихыннан» үтелгән гомер турында сагынулы хисләр белән тулы житли уйлану
калкып чыга:
Кайтырмын әле дошманны
Сөйгән илемнән куып;
Авыр поход тузаннарын
Көмеш Иделдә юып
Ләкин С Батгал шигырьне шунты төп фикерне белдерүче строфа белән тәмамламый Лирик герой
монологының гомуми агышына яраштырып йомгаклаучы строфа китерә:
Кайтырмын Юл капчыгымны
Әнием ямар әле.
Данлы юллар истәлеге
Булыр ул. ярар әле!
Юмор белән янәшә «капчык төбендә* сугышчы—шагыйрь йөрәге тибә тормышка
гашыйк, яшәү мәгънәсе турында житди уйланучы кеше күңеле сурәтләнә. Бераз елмая төшеп
сурәтләнгән юл капчыгы образы, фронт поэзиясендә урын алган каска, шинель, котелок кебек
сүрәгләр белән бергә, солдатны табигый һәм жанлы итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә
Шушындый тирән гомумиләштерү ясаучы ассоциацияне без 111 Маннурның сугыш
елларында язылган ин укышлы әсәрләреннән берсе—«Чәчәкләр һәм снарядлар» шигырендә
очратабыз
Снарядлар төягән бер машина, янгыр үткән юлдан килгәндә, үзән уртасына кереп бата.
Ничек кенә шофер тирләсә дә. йөк кузгалмый, юлга түшәргә якын тирәдә һичнәрсә юк.
Хикәяләү бик гади, бернинди ялтырап торган сурәтләү чарасы кулланылмый кебек:
Тик бер оя шомырт, матурланып.
Ап-ак чәчәк белән киенгән
Исертерлек хуш исләре анын
Бөтен үзән буйлап сибелгән
Шау чәчәктә утыручы шомыртның гүзәллеге шоферны биләп ала.
Шул шомыртка таба китте егет.
Кузгалды анын нечкә хисләре
Һәм. гомерендә әүвәл күргән кебек.
Чәчәкләрне йотылып иснәде.
Исерде ул язнын саф исеннән.
Гашыйк егет кебек сөйләнде..
Аерылалмый шомырт тирәсеннән. Әллә ничә тапкыр әйләнде.
Шушы кыска мизгел, солдатның бер мәлгә чәчәкләргә гашыйк булып әсәрләнеп калуы
анын олы кешелеклелеген, нечкә хисле күңелен укучы йөрәгендә уелып калырлык сурәт итеп
җанландыра Шушы бер мизгелдә солдатның философиясе дә. сугышларда йөреп сагыш бе лән
тулган йөрәге дә күренә.
Сөйләнгән вакыйганың финалы драмадан гыйбарәт:
Әйләнде дә...
балта белән кырып.
Илтеп салды шиннар астына...
һәм газ бирде, ике күзен йомып.
Карамаска теләп алдына
Чәчәкләрне шытырдатып изеп.
Чыгып китте авыр машина...
Снарядлар өлгерделәр килеп һәм яудылар дошман башына.
Әйе. зур сугыш бара шул! Сугыш машинасы кешенең ин нәфис хисләренә ябырылган.
Җиңү хакына, олы хакыйкать һәм якты хисләр хакына чәчәктәй гомерләрне корбан итәргә туры
килә.
Бер төркем фронтовик әдипләр Алгы рәттә (сулдан уңга): Мөхәммәт Садри. Атилла Расих,
Госман Бакиров. Сибгат Хәким. Нури Арслан, Әхмәт Исхак. Урта рәттә. Габду.иа Шәрәфи. Хәй
Вахит. Зәйни Шаһиморат, Нур Гайсин. Хатип Госман. Әхмәт Булатов. Арткы рәттә Геннадии
Паушкин, Әбрар Шамин. Сафа Сабиров. Мәҗит Рафиков. Ибраһим Нуруллин, Мария
Елизарова. Нәби Дә үл и. Тихон Журавлев
Солдат йөрәгенен олылыгын, хис тирәнлеген соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндергән
әсәрләр арасында мәхәббәт һәм сагыну турындагы шигырьләр бик күп. Чыннан да. Көнбатышка
таба ераграк киткән саен солдат-шагыирь күнелендә Туган жирне, анда калган кадерле кешеләрне
сагыну хисе ялкынланып үсә Сугышның инде бетеп килүен тою ул сагынуны искиткеч тирәнәйтә.
Тизрәк туган жиргә, дуслар, туганнар янына кайтасы килә. Сөю, сагыну, тиздән җитәчәк кавышу
көннәре турында уйлану 1944—1945 еллар шигъриятендә мәхәббәт лирикасының күрелмәгәнчә
чәчәк атуына китерде Жинү шатлыгын, дошманга нәфрәт ярсуын, сугыш фаҗигаләрен сурәтләгән
ялкынлы әсәрләр белән бергә шигырь җыентыкларында, газета-журналларда тирән хисле, гажәеп
нәфис монлы мәхәббәт шигырьләре янәшә басыла иде. Болар сугышта сынау кичергән мәхәббәт
һәм тугрылык көчен, ил кешеләренең ин саф. ин нәфис тойгыларга бай булуын раслаучы шигъри
көзге иде. «Мәңгелек мәхәббәт китабына» дулкынландыргыч яна сәхифәләр күп өстәлде һәм алар
бүген дә төссезләнмиләр, чөнки ин тирән күңел серләрен җанландыралар.
Татар шигъриятендәге мәхәббәт һәм сагыну лирикасы аерым шагыйрьләрнең шәхси
кичерешләрен чагылдырган интим әсәрләр җыелмасы гына түгел. Лирнк герой мәхәббәтне дә. ил
алдындагы олы бурычын да. чит җирләрне фашизм тырнагыннан коткаруны да бердәй дәрәҗәдә
намус эше итеп карый. Шуңа күрә мәхәббәт шигыре белән иҗтимагый-политик мәсьәләләргә
караган шигырьләр арасында сизелерлек аерма да юк төсле. Киресенчә. Туган илгә мәхәббәт һәм
шәхси мәхәббәт, туган жирне сагыну белән сөйгән кешеләрне сагыну бер-береннән аерылгысыз.
Сугыш чоры татар шигъриятенең өр-яна һәм күркәм казанышы иде бу. Лирикабызның бу
сыйфаты елдан-ел үсә бара, лиризм 1942-1943 елларда аеруча көчәеп, 1944-1945 елларда жинү
шатлыгы аһәңнәре белән бергә һәм бердәй яңгырый Нур Баяннын «Илем, сиңа» (1944)
шигырендәге солдат, мәсәлән. Венгрия болыннарында ак чәчәкләр үпкән кызларның каш
сикертүен күргәндә үз илен, үз Татарстанын, анын эшчән кызларын сагына:
Әллә дөнья шулай күренә микән Бу
йөрәкне сагыш басканга’ Карпат кыясына
утырып җырлыйм. Татарстан, йөрәгем
янганга.
Туган илгә мәхәббәт, интим мәхәббәт кебек үк. көчле һәм тирән
Бер ил дә юк безнең илебез күк. Бер кайда юк матур кыз-кыркын. Мин.
валлаһи, чит ил кызларыннан Су сорамас идем бер Йотым
Н. Баян шигырендәге сурәтләр Г. Кутуйнын «Туган ил» шигыре белән аваздаш Шагыйрь.
«И туган ил. и матур ил. калдың бездән еракта» дип. Туган илен өзелеп сагына. Ул иленең
шифалы һаваларын, учакларын, бәйрәмнәрен, «бер караула гашыйк иткән зифа буйлы
кызларын» уйлый. Сагындырган туган җирнең Г Кутуйдагы сурәтләнеше халык жырындагыча
нәфис һәм саф буяулар белән, чын шигъри музыкальлек белән бирелә. Сугышка кадәрге поэзиядә,
мәсалән
Искә төшә кышкы көннәр.
Жем-җем иткән карларын, һәр аш саен кул күтәреп Дога кылган
картларын,
кебек юлларны гайре табигый сурәтләү дип карарлар иде. Хәзер исә ул шагыйрь күңеленең
нечкәрүен, хисләрнең тирәнлеген, сагынуның көчен күрсәтүче унышлы сурәткә әверелә. Шигырьдә
һәр сурәт кадерле Туган илнең гүзәллекләрен күрсәтә «Киткән чакта эчкән суын тәме авызда
минем», «И туган ил. и матур ил. Нур күмә калалары н».
Туган җир. туган туфрак, сөйгән яр. еракта сугышып йөрүче улына изге теләкләр теләп
аның исән кайтуын көтүче ана. әтисен сагынып көтүче бала сурәтләре шигырьдә үрелеп баралар,
гажәеп ягымлы аһәңнәр. нәфис бизәкләр белән биреләләр Шулай итеп тыл һәм фронтның берлеге
күңелләр берлеге белән беркетелә Сугыш
башында, алда күргәнебезчә, озату һәм саубуллашу жыры булып янгыраган бу аһән сугыш
барышында өзлексез көчәя, шигъри яктан бик тә тирәнәя, камилләшә һәм сугыш ахырына таба
чын сәнгатьчә жырланган үзәк мотивларның берсенә әверелә. Әйтелгәннәрне мин сугышка кадәрге
поэзиядә күзәтелгән «Мәхәббәт лирикасын кыерсыту» шаукымыннан хәзер тулысымча арынган
М. Җәлил, Ф Кәрим. Ә Исхак, Г Кутуй кебек танылган шагыйрьләр ижатыннан да, Ш Мөдәррис.
Гиз-эль Габид, Н Арсланов, 3. Мансур кебек әле яшь буын вәкилләреннән дә дистәләрчә Мисал
белән раслый алыр идем. Хәзергә Ш. Мөдәррискә генә тукталам. Аның «Хат яз. диген» шигырендә
лирик герой «сөеклесенең чәчен, күзен, битен үпкән жилдән:
«Әй. гүзәл кыз, сәлам, йокын качыр,
Иркәң жырын тыңла, тор’»—диген;
«Сугышларда ул бер корыч батыр,
Күңелендә ләкин моң!»—диген,—
дип үтенә.
Өлкәнрәк кешеләр хәтерлидер, бер заман тәнкыйтьтә мон сүзен гаеплиләр иде. Ләкин Ш
Мөдәррис ул сүзләрдән курыкмый. Аның сурәтләвендәге солдатның сугышлардагы батырлыгына
моң комачауламый. Анын «Минем моңым» (1943), «Сөеклемнең алтын балдагы» (1944) кебек
шигырьләрендә туган жиргә һәм андагы сөйгән ярга мәхәббәтнең, сагынуның солдатка көч бирүче
мон булуы турында сүз бара.
Тирән сагыну һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган «Туган авыл» шигырендә Ш.
Мөдәррис «Сагынмасам, чәчеп моңнарымны, мин бу кадәр эчтән янаммы»— дип туган почмагын,
туган учак, туган анасын искә төшерә. Ләкин солдатнын сагынуы көчсез, тар бер шәхси сагыш
түгел. Анын йөрәгендә туган ил, туган авыл, ягымлы ана, бала, сөйгән яр, тыныч тормыш кебек
изге сурәтләр сагыну тудыра. Шуңа күрә мин мәхәббәт һәм сагыну моңнары сугыш чоры татар
лирикасының куәтен арттыручы зарури аһәңнәр булды дип саныйм.
Без жиндек. Бу жинүдә бөтен халкыбыз белән бер рух, бер жан булып яшәгән һәм
көрәшкән әдәбият-сәнгать кешеләренең дә өлеше зур иде. Татар шагыйрьләре, күргәнебезчә, явыз
дошманга каршы көрәш сафына беренчеләрдән булып бастылар. Изге жирләребез туфрагына
аларның да йөрәк каны тамды. Дошманның үз оясында тиңдәшсез гражданлык батырлыгы эшләп
һәлак булган Муса Җәлилдән алып олы яу кырында тагын күп шагыйрьләребез башын салды.
Алар арасында Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян. Демьян Фәтхи, Хәбра Рахман, Мифтах Вәдүт,
Исхак Закиров. Касыйм Вахит, Әгьзәм Камал, Шамил Гәрәй, Мансур Гаяз, Исмәгыйль Шәфиев
кебек күп талантларның якты исемнәре бар Ә Абдулла Алиш. Рәхим Саттар, Гайнан Курмаш,
Хәйретдин Мөжәйләр, Җәлил шикелле үк, дошман тарафыннан жәзалап үтерелде.
Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде Ләкин ул
сугыштан жинүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы чорында бөтен татар
әдәбияте, шул исәптән татар поэзиясе дә, яна югарылыкка күтәрелде, бөек мәхәббәт һәм фашизмга
ачы нәфрәт жыры булып яңгырады Илебез өчен иң авыр елларда. Гитлер Германиясенең кара
тәреле яуларына каршы көрәшкән солдатнын ярсып типкән кайнар йөрәге ачылды Бүген
горурланып әйтә алабыз: шигъриятебез ул чакта халыкчан поэзиягә әверелде Поэзиянең сугыш
алды еллары белән чагыштырганда күпкә тирәнрәк булган халыкчанлашуы Ватан сугышы
чорында зур казаныш булды.
Татар поэзиясе, үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур ижади
фидакарьлек күрсәтте. Поэзия халыкның олы йөрәген бөтен дөньяга күрсәткән рухи көзге булды.
Шуна күрә утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы
көчкә яңгырыйлар, төсләрен жуймыйлар. Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре
бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.