Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ҖИРЛЕКТӘГЕ ҺӘЛАКӘТ


Хикәя жанры хакында, анын бүгенге хәле. киләчәге турында матбугатта да. төрле жыелыш-кинәшмәләрдә дә сүзләр еш кына кузгалып тора, бу төр әсәрләрнең бик кирәклеге, әһәмияте искәртелә. шулай да сәнгатьчә камил хикәяләрнең әле житәрлек язылмавы, оста хикәячеләрнең әдәбиятка берән-сәрән, әллә нигә бер генә килүе икърар ителә. Моның үзенең сәбәпләре бар. әлбәттә Шуларнын аеруча мөһиме кул яссуы хәтле тар мәйданда калку характерлы, җанлы образ ижат итүнең, бер балкыш мизгелендә укучының хисләренә көчле йогынты ясардай картина тудыруның кыенлыгында булса кирәк. Бу каршылыкны сирәк әдипләр генә уңышлы хәл итәләр. Бәс шулай икән, офыкта ижатнын тансык татлы жимеше -әйбәт хикәя— пәйда булу белән аңа игътибар юнәлтү, серенә төшенергә тырышу, күркәмлеге, хикмәте нәрсәдә икәнен ачыкла). кыскасы, әтрафлы эстетик анализ ясау таләп ителә Моны әдәби тәнкыйтьнең мөһим бер вазифасы дип санарга була
Мәгъсүм Хужин—бөтен ижат юлында шушы жыйнак һәм шул ук вакытта ифрат катлаулы, үзсүзле жанрга риясыз тугрылык саклаган. бу өлкәдә бай гәжрибә туплаган, күзгә күренерлек нәтижәләргә ирешкән сирәк әдипләрнең берседер Ул әлеге жанрны илаһи югарылыкта күрергә тели, «әдәбнятнын күгендә—хикәя'» дигән карашта тора, шушы хасияте белән аны хәтта сүз сәнгатенең башка төрләреннән аерып та куя, «әдәбиятта хикәя иң өстене» (М Хуҗин Ерактагы кыялар К.: Татар, кит нәшр . 1990. 76.) дигән катгый фикергә килә
Кече күләмле жанрда М Хужин инсан хәятының бик гыйбрәтле, тирән мәгънәле төбәкләрен, адәм баласы холкынын төрле якларын, кәеф-халәтенен күп төсмерләрен сурәтләп күрсәтте Анын әсәрләрендә без жанны назлый торган, нурланып балкыган күренешләр, мөнәсәбәтләр җылылыгы белән дә. кискен драматизм, сагыш, күңел китеклеге, бәндә рухының ярлылана, тупаслана, коргаксый төшүе белән дә очрашабыз. Әмма, ни генә тасвирланмасын, анын хикәяләрендә тоташ моң агыла. Еллар үткән саен бу моң яктыра, тирәнәя, нәфисләнә бара. Шундыйрак хәлне Ә Еники болай аңлата Яхшы хикәянең, ди ул,—ничектер үзенә генә хас эчке бер сулышы, җаны була Моны язучының хикәягә салган настроениесе дип тә атарга була» (Ә. Еники Хикая турында Китапта Язучылык хезмәте турында — К Татар кит нашр . 1958. 172-1736. 6 ) М Хужин аны әсәрнең кояшы дип саный һәр хикәянең үз кояшы була, ул бөтен галәмне-әсәрне яктырта, дип раслый М Хужин хикәяләренең моны Ә. Еники әсәрләренекенә дә. И Гази. Ф Хөсни Р Техфөту 1 линныкына да охшамаган Шул ук вакытта ниндидер аваздашлык, таныш аһәңнәр дә ишетелеп калгандай була аларда,—боларнын һәммәсе дә классик традицияләрдә ижат ителгәннәр
«Казан утлары» журналының 1999 елгы алтынчы санында М. Хужиннын • Кангый илендә» диген яна хикәясе басылып чыкт ы. Аны әдипнең хикәя өлкәсендәге казанышларының логик дәвамы һәм шул ук вакытта яна бер ачышы, гадәтилектән күпмедер калкыбрак горган әсәр дип карарга була Монда я змыш, туган жир кадере
Х
мәсьәләсе күтәрелә. Болай әйткәндә шактый гомум кебек күренсә дә. әсәрдә ул бик үзенчәлекле, тәэсирле яктыртыла. Вакыйга 1927 елда башланып китә. Әсәрнең үзәгеңдә Хәялинең хәл-әхвәле бәян ителә Ул—чыра юанлыгыдай ябык бер малай: «куллары тиредән дә сөяктән генә торадыр.» Әнә шуның бер ел элек әтисе вафат булган. Әнисе Дәрига кулында өч бала торып кала: энесенә—дүрт, монысына—алты, апасына—сигез яшь Ачлы-туклы яшәп бик бетеренгәч, әнисе, чарасызлыктан, төпчекне үз янында калдырып, Хәяли белән апасы Дөррияне балалыкка бирмәкче була.
һәм менә боларнын капка төбенә тарантаска жигелгән озын торыклы, «күккә тиярдән» биек дугалы, төзек, яхшы дирбияле күк ат килеп туктый. Хужалары, күрәсең, хәлле кешеләр булса кирәк. Ир белән хатынның—Хужанур һәм Мөсәгыйдәнең— Хәялине уллыкка алырга килүләре икән. Хикәянең нигезенә, шулай итеп, тойгыга турыдан-туры йогынты ясардай, күңел кылларына кагылып узардай ситуация салынган. Ләкин, ана карап, автор сентименталь рухта хикәяләүне кирәксенмәгән. Ул бик жыйнак, ләкин шулай да халәтне нечкә төсмерләтердәй мәгънәле детальләр белән эш итә. Психологик сурәтләр нигездә сабыйның тормыш-көнкүреше, мохиты үзгәрү белән бәйләнгән. Иң әүвәл, үтә чандыр малайны күреп, Хужанур күңелендә: •синең өчен килдек микәнни0» дигән сорау туа. Бу мәсьәләдә әдип Хәялине үтә сизгер күңелле итеп сурәтли:
«Агайның мондый халәтен малай сизде—аңышты. Ул, агайның әйтелмәгән соравына турыдан жавап кайтарырга теләп, үзен олыларча тотып:
— Менә шундый инде мин,—диде —Сез мине алырга килгән булырсыз — Малайның тавышында каушау юк иде, шулай да аның:—Алсагыз...—дип сузуында шөбһә беленеп алды».
Әсәрдән аңлашылганча, Хәяли инде үзенең язмышы белән килешкән. Хәлнең кай тирәдә икәнен яхшы белә. Ул үз гаиләсенең моңсу тарихын Хужанур белән Мөсәгыйдәгә олыларча сабырлык белән сөйләп бирә. Шул ук вакытта агайның үз карарын әле һаман төгәл белдермәве, фикерен тәгаенләмәгән булуы Мөсәгыйдә белән Хәялине сискәндереп жибәрә. Бала янына килеп утырганда Мөсәгыйдәнең бөтен гәүдәсе бизгәк тоткандагыдай калтырап тора. Малай да каушап кала «Шулай да, Мөсәгыйдәнең йомшак кулы аркасына тиеп алгач, тынычланды, шул мәл хатынның дерелдәвен дә бетерде» Очрашу, «дипломатик сөйләшү» барышындагы халәт әнә шундый штрихларда белдерелә.
Элегрәк ижат ителгән байтак хикәяләрендәге кебек, монда да әдип рухи- интеллектуаль яссылыкта хикәяли Ул фәкыйрьлектә ачлы-туклы көн күргән бу малайның рухи бай, пакь күңелле, инсафлы булуына басым ясый. Хикәянең башында ук укучының дикъкате Хәяли кулындагы «карындык тышлы әфтияк»кә юнәлтелә. Кечкенә хикәядә ошбу деталь биш тапкыр телгә алына. Хәяли мәдрәсәгә кергәнче үк, күрше хәзрәт кызыннан өйрәнеп, язу таный башлаган, инде юкарак унсигез китап укып чыгарга өлгергән Бу гамәлне ул изге эштән саный, чистарынып, тәһарәт алып кына укырга керешә Шуның белән бергә баланың фикер сөрешендә алфавитның үзгәрү ихтималына хафалану да сизелә.
Әсәрдән беленүенчә, малайның китапка һәвәслеге, сабыр-салмак фикер йөртүе, фәлсәфи нәтижәләр чыгарып куюы, кечкенәдән акыл утырткан булуы, күркәм холкы олылар күңеленә хуш килә. Ябыклык исә—вакытлы күренеш, кырыс тормыш шартларының гына нәтижәсе ул.
Хикәянең башында соңгы сүзне, тәртип буенча, гаилә башы Хужанур әйтер кебек күренә иде. Ләкин асылда хәлиткеч карарны абзый түгел, Мөсәгыйдә кабул итә,—капма-каршы якка күчешләр әсәрдә хәтсез урын ала. Катлаулы яшәештәге үзгәрүчәнлекнең сәнгатьчә чагылышы буларак, аларның тискәре якка борылыш икәнлеге хикәядә сизелми дә, сюжет жебенә каршылыклар берлегенең үрелеше гадәти, табигый хәл буларак кабул ителә.
«—Карале., ни —һәм, ниһаять:—Әтисе, дим,—дип әйтеп салды ул,—нигә утырасың соң син?! Бар әле, атка су эчереп мен. Инешне уздык кына, кайда икәнен беләсең, ашарына сал аннары*. Бу сүзләрдә Мөсәгыйдә, бала белән ялгыз калып, икәүдән-икәү, күзгә-күз карашып сөйләшергә, эч серләрен бушатырга, шик- шөбһәләренә жавап табарга жыена икән дип аңларга да була. Ләкин көткән акланмый Хикәялә ялгыз гәпләшүнең бер кәлимәсе дә китерелми Ниөчен? Күрәсең, нәкъ менә шушы мизгелдә Мөсәгыйдә күңеленә кинәт яна бер фикер килә, ул ныклы ышаныч
булып өлгерә, артык сүз куертып, сораштырып га торасы юк. анык өчен инде мәсьәлә хәл ителгән. Автор раславынча. Мөсәгыйдә белән бала баштан ук бер-берсен үз итешәләр. Сюжет барышы дәвамында Мөсәгыйдә берничә мәртәбә сабыйны алдына утыртып сөяргә укталып ала. Тик эчке бер кыенсыну, әле килешеп оетмәс лип санау гына аны тыеп тора Ул инде шунда ук күчтәнәчләрне алып керү. баланы киендерү тарантас башына утыртып, юк. алдына утыртып алып кайту турындагы сүзләргә күчә, хатын-кыз психологиясенә ярашлы рәвештә салмак, талгын агымга кискен бер дулкын килеп керә. Шулай да Хәяли бер теләген, шартын белдерүне кирәк таба, «сез мине уллылыкха алсагыз, хәзрәттән дә ризалык сорый күрегез», ди.
Очрашу, танышу күренешен тасвирлау шунын белән төгәлләнә Моннан сон аларнын бик еракка, таулар иленә. Кангый җиренә күчеп китүләре хәбәр ителә. Моны сюжетмын табигый бер юнәлештә барышы, туры сызык буенча хәрәкәт итүе лип карап булмый. Бу—асылда бер халәттән икенче халәткә күчеш. Борынгы греклар мондый борылышларны «перипетия» дигән сүз белән билгеләп йөрткәннәр Кискен борылышлар белән эш итү әдиптән зур осталык таләп итә. укучыны ышандырырлык итеп сәнгатьчә ныклы нигезләүне, дәлилләүне сорый М. Хужин. күрәсез, перипепгя таләпләреннән курыкмаган Алай гына да түгел, ул борылыш белән кыскалыкны үзара яраштыруга, берләштерүгә ирешкән
Хикәя әлеге таулы төбәкнен исеме белән. «Кангый илендә» лип аталган, ягъни бу исем шул аймактагы мәгыйшәтне хикәяләүне вәгъдә итә. ул әсәр композициясенен төп өлешен алып торырга, үзәген тәшкил итәргә тиеш кебек күренә. Ләкин гажәп хәл: таулар илендәге хәяттан әсәрлә бер генә күренеш та тасвир кылынмыи М Хужин монда Кангый илендәге яшәешнен бәгъзе нәтиҗәләрен генә күрсәтә Нәтмжә мондый Утыз биш елдан сон Хәялиләр гаиләсе авылга икс машина белән кайтып төшә. Алдагысын—Хәяли, артгагысын—олы улы йөртә. Беренчесенә—Хужаиур белән Мөсәгыйдә, икенчесенә Хәялинен хатыны белән балалары утырган
Дәрига улынын зур кеше булганлыгына чиксез куана, «улыкаем. ируфиссор ук булып жигтенме?»—ди Ана кеше сүзен бер нәрсә турында башлый ла. каударланып, икенче сукмакка кереп китә. Әсәрдә әлеге сорау җавапсыз кала Хәялинең профессор булуы расланмый да. кире дә кагылмый Ләкин сорауның куелу кадәрссе дә. жавап алынмаган хәлдә лә. персонаж сурәтенә билгеле бер мәгълүмат өстәп жибәрә. Әгәр дә малайнын бик яшьли зиһенле булуын, китап яратуын искә алсак, зур галим булып житешүе дә гажәп тоелмас Моны Хәяли үзе кешеләрнеңбер-берсени ярдәм кулы сузуы нәтижәсе дип бәяли Шул ук вакытта бирелә кинрәк мәгънә лә аңлашыла. Кангый иленен ятимгә рухи үсәргә юл куйганлыгы сизелә. Көнкүреш шартлары да начардан булмаска тиеш.
Әсәрдән күренүенчә. Хәялинен авылда, әнисе янында калган энесе алгы почмаклы, калай түбәле таза йорт житкергән Кунаклар кайткач, ул үз машинасында Дөррия апасы гаиләсен алып килергә дип чыгып китә
Бу инде, күрәсез, хикәя башындагы үтә фәкыйрь, сүрән яшәеш түгел һәммәсенең дә тормышы гулы көйләнгән. Автор, шулай итеп әниләреннән аерылып, чит кешеләр кулында үскән балаларның да ахырда муллыкка тиенүләре, җигешле дөнья корулары хакында күтәренке рухлы хикәя язарга ниятләгән икән, лип уйларга була
Хәяли әнисенең исеме—Дәрига Бу сүз -Ни аяныч!»днгәнне аңлата. Аның мәгънәсе бу очракта әле хикәянен эчтәлеге белән бәйләнмәгән кебек та тоела Чөнки әлегә андый үкенечле хәл күренми
Әмма әсәргә тагын кискен борылыш, бу юлы инде гриппе нәтижале вакыйга килеп керә
Дәрига, улының зур кеше булуына куанып, «монда калсаң. гирес арасында гомерен узар иде».-лип куя Хәяли, бәрәнге бакчасына чыккач чыннан ла эскерттай өелгән гирес өеме күрә,- гәпчек малайнын мал-туар ишле, ахрысы Шул чак өнисенең әлеге « гирес арасында гомерен у зар иде» дигән сү шре исенә төшә, бу сү ътәр анын башына күсәк белән юндыргандай тәэсир игә
«Тиресләребез арасында яшәү Кангый иле рәхәтлекләреннән шәбрәк, мең тапкыр шәбрәк!—дип уйлады Хәяли.
Нәкъ шул мәлдә Хәялинен йөрәген куәтле кыскыч сытты ► Хәя линен җансыз гәүдәсе әлеге эскерттай тирескә авып төшә
Нәрсәне аңлата бу финал? Автор үзе моны шәрехләмәгән Укучымын уй
кертүенә, фараз кылуына калдырган. Зур кеше булгач, рәтле тормышка ирешкәч кенә персонаж күңеленә канәгатьсезлек килеп керүе, йөрәгенен сызлый башлавы укучыны уйландыра, әлбәттә, анда төп сәбәпне белү теләге тудыра. Укучыда актив уй хәрәкәте кузгату—әсәрнен сәнгатьчә көчен күрсәтә торган бер мөһим билге ул. Уйландыргач, хикәянен масштабы да шактый киңәя, мәгънәви тирәнлеге арта төшә.
Бу урында аеруча шигъри стильгә хас булган бер үзенчәлекнен хикәягә килеп керүе хакында да әйтеп китәргә кирәк. Сәбәпнең ачылмавы, тәфсилләп яктыртылмавы. фараз кылырга урын калдыру, күпмедер гомумиләштерелгән сурәт белән эш итү—бу шигъри сөйләмгә, лирик тасвирга хас сыйфат Автор, димәк, эпик төрдә тезмә сөйләм мөмкинлекләрен дә файдаланган булып чыга.
Дөресен әйткәндә, тышкы иминлек ноктасыннан гына караганда, икенче кисәкнең әлеге финалны кире кагуы, анын белән килешмәү, карышу ихтималы да бар шикелле Ләкин хикмәт шунда ки. хикәянен бөтен төзелеше, логикасы эчке драмага юнәлгән. Бик кыска гына мизгелдә Хәяли күңеленнән үтеп киткән чагыштыру матди житешлек. дәрәжә файдасына булып чыкмый. Хәяли Кангый илендәге рәхәтлекләрне бөтенләй исәпкә алмый. Үз ягыбызда гомер кичерүне теге рәхәтлекләрдән күп тапкыр өстен куя.
Әсәрдән безгә мәгълүм булганы—иң әүвәл Хәялинең әнисе назыннан, жылы карашыннан мәхрүм калуы. Ул туган жиреннән. анын жанга якын хозурлыгыннан, милләтеннән аерыла, утыз биш ел аларны күрмичә, сагынып гомер кичерә. Әнисе белән сөйләшкәндә Хәяли «бүз бала Кангый иленнән кыз ала» дигән мәкальне әйтеп жибәрә. Киленне ул әнә шул Кангый иленнән алып кайткан. Әсәрдә киленнең дә, балаларының да авылда сөйләшкәннәре ишетелми. Алар бәлки татарча бөтенләй белми дә торганнардыр.
Бер урында автор Хәялинең «уй йөртү сәләте кечкенәдән үк акылы көченә буйсына иде».—ди Димәк ул сагышларын тышка чыгармаска тырышып яшәгән, һәммәсен эченә жыя килгән, һәм алар, йөрәк сызлавы рәвешендә, ниһаять, тишелер хәлгә житкән. Шулай булмаса. ул тиресләребез арасында, ягъни туган туфракта яшәү Кангый иле рәхәтлекләреннән мен тапкыр шәбрәк димәс иде. Тышкы иминлек астында эчке бер тирән әрнү, сызлану яткан булуы мөмкин Акыл көченә буйсынып фикер йөртү сәләте исә Хәялине һич тә хистән мәхрүм итми. Чөнки акыл белән эш итү һәм тойгы-кичерешләр тирәнлеге—алар үзара сыешмый торган хасиятләр түгел.
Хәяли женазасында. автор тасвирлавынча, ин нык Хужанур карт ачыргалана.
«Улым, безне нигә ялгыз калдырдың , —дип өзгәләнә ул —Хәялием, әниең белән мин бәхеттән мәхрүм бит инде Ятим-ятимә бит инде без...» Бу сүзләрдә акыллы, игелекле Хәялине үз баласы кебек ихлас ярату да. чит жирләрдә ялгыз, ятим калу хәсрәтеннән шомлану да ишетелә. Картлар өчен Хәяли бәлки ин ышанычлы таяныч, терәк кенә түгел. Кангый илендә туган телдә сөйләшердәй бердән-бер кеше дә булгандыр. Хәзер менә ул да юк. Шушы мизгелдә жирсү хисе Хужанурнын да йөрәген бәлки телеп, чәнчеп узгандыр.
М. Хужин хикәяләренең күпчелегендә финал шактый тәэсирле итеп бирелә. Биредә дә әдип туган якны сагыну тойгысын фажигале коллизия аркылы зур художество көче белән сурәтләп күрсәтә алган Асылда бөтен хикәя шушы финал өчен язылган Чөнки тәүге юллардан ук әдип шушы кайгылы чишелешкә таба бара. Сюжет хәрәкәте дәвамында жыелып килгән эстетик жегәр әсәрнен азагында аеруча ачык сизелә. Биредә инде «Дәрига» исеменең дә мәгънәсе башкача яңгырый, кинәт язмышнын үкенечле, аяныч ягы ачылып китә.
Хикәядә фольклорда еш очрый’торган өч саны берничә мәртәбә кабатлана: Хәялиләр авылдан өчәү чыгып китәләр, һәр персонаж гаиләсендә—өчәр бала, Дәриганың ике малаенда өч машина. Дөррия тәрбиягә алган әнисен дә. бианасын да якын күрә, үз итә. -мин бәхетле—минем өч әнием бар. дип мактанып та куйгалый ул». Бу саннарнын эстетик мәгънәсе, әсәрдәге төгәл вазифасы төгәл төсмерләнми. Ә менә композициянең өч кисәктән оешканлыгы ачык күренә Боларнын өчесендә— өч төрле аһәң. Контрастлылык эффекты аеруча соңгы ике бүлекчәдә анык чагыла. Әдип фажигане якты фонда бәян итүне мәгъкуль күргән, шуның белән чишелешнең тәэсир куәтен бик нык көчәйтеп жибәргән Биредә перипетия, борылыш мәгънәви мөһим эстетик алым буларак файдаланылган Финал Кангый илендәге яшәешнең нәтижәсе итеп бирелгән. Әсәрнең «Кангый илендә» дип аталуы да әнә шуннан килә.
Сорау туарга мөмкин: хакыйкатькә төшенгәч, сюжетның тагын яна борылыш алу ихтималы булмаганмы, ягъни Хәялинен үз ягында калуы, психологик бушануы, эчке сызланудан арынуы табигыйрак килеп чыкмас идеме'’ Юк. ул мәсьәләне хәл итми Алай иткәндә, хатыны балалары үзләренең җирлегеннән аерылалар. яна драма бөреләнә
Күпчелек хикәяләрдә гадәттә бер эпизод тасвирланучан була, әсәрне шул үзәк оештыра, хикәя ингә дә. буйга да әлеге бер күренеш белән чикләнә Икенче берләрендә озын гына тормыш юлы да яктыртылырга мөмкин Ләкин бу очракта да хикәя повестька күчми үз табигатен, үз йөзен төгәл саклап кала Ягъни анда бер узәк вакыйга гына җентекле тасвирлана да. тормыш юлындагы калган күренешләр штрихлар белән генә рәсемләнә. «Кангый илендә* әсәре әнә шундый икенче төр хикәяләр рәтенә керә Биредә тәүге очрашу күренеше генә тәфсилле бәян ителгән, калганнары турында җыйнак кына әйтеп кителгән Монда кыскалык сонгы чиккә җиткерелгән Һәр сүз исәптә Автор кайчак башлаган җөмләсен дә төгәлләп кунмый, алга таба нинди сүз киләсе контекстта болай да аңлашыла дип саный Үзләренә таба чит ат борылуын шәйләп алгач, малай аптырап кала -Без кунак чакырмадык ла Әй. кунак чакыру, ди, үзебезгә ашарга да. » Жөмлә шунын белән бетә. Ләкин шуннан сон нинди сүз яки сүзләр ялганасы бик ачык беленеп тора: «үзебезгә дә юк әле* яки «үзебезгә ашарга да такы-токы гына әле* рәвешендә ул җөмлә Шул ук вакытта синтаксик конструкциянең киселеп, өзелеп калуы сәнгатьчә аклана да Малайның уе тарантастагы кешеләргә юнәлә: кемнәр булыр болар? Шулай итеп, бер очракта башланган жөмлә дә төгәлләнми кала, ә икенче вакытта исә әфтияк детале биш мәртәбә искә алына. Ләкин моны стиль чуарлыгы, эзлексезлек дип карап булмый Чөнки тегесе дә. монысы да хикәянең сәнгатьчел куәтен, эстетик энергиясен формалаштыруга хезмәт итә. Күп кенә контраст төсләрдән үрелгән булса да. хикәягә стиль бөтенлеге, бердәмлеге хас
Биредә юл асты мәгънәләренә саллы вазифа йөкләнә Менә Дәрига кызын асрамага тапшыру өчен ике авыл арасындагы басу чигенә килгән. Ул елый-елый кызының кулын булачак әнисенең кулына тоттыра. Кы з белән аның яна әнисе юлның теге ягына чыгалар. Шул чак «Дәрига Дөрриягә кулын сузды. Дөррия ике куллап Дәригага сузылды. Ләкин юл кин үк иде. сузылган куллар бер-берсенә җитмәделәр*. Хикмәт, әлбәггә. ат юлының киңлегендә түгел. Ул — М Хужин тарафыннан табылган бер поэтик чара гына. Ә мәсьәлә—аяусыз, мәрхәмәтсез язмышның ана белән сабыйны аеруында. Әлеге конкрет вакыйга—куллар тоташмау летале—бик зур фажигаи хәлне аңлата Бу хикәядә сурәтләр җыйнаклыгы мөһим эстетик категория дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шуның нәтиҗәсендә тыгыз тәнле, нык мускуллы әсәр туган
Шул ук вакытта кыскалыкның астыртын, мәкерле хасияте булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Куллана белми куллансаң, анын сине схематизмга кигереп чыгарчы да бар. Хикәя җыйнаклыгы - ул очар кош җыйнаклыгы Кош никадәр генә кечкенә булмасын. Ходай аңа. гәүдәсенә карап, нормаль яшәр өчен зарури бөтен әгъзаларны да биргән. «Кангый илендә* хикәясен, әнә. М Хужин өч ел язган Анда ул иҗади осталыгын, талантын бер фокуска җыйган, жанрның мөмкинлекләрен зу.ты файдаланган. Шуңа ла әсәре биеккә, еракка очардай кош булып дөньяга ки.п-эн Хикәянең кояшы исә туган якка, милләткә булган мәхәббәт хисенең олылыгын тирәнлеген көчле сурәтләүдә күренә Монсу булса да. асылы белән якты әсәр нжат иген »н
«Еракта!ы кыялар» китабына язган кереш сүзендә әдип болан ди -Ибраһим Газиның -Тургай картаямы икән?». Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы*. Фатих Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя* һәм Әмирхан Еникинең Матурлык- исемле хикәяләренә сокланам Иң югары шүрлектәге бу әсәрләр янында мин тагын Аяз Гыйләжсвның -Тәрәзәләр». Газиз Мөхәммәтшиннең -Ике әби бәрәнте ала*. Фаил Шәфигу илиннын «Солдатлар кайта- диген хикәяләрен дә тотам- Әнә шундыйларны үрнәк итен куя М Хужин Ул матбугатта да бүгенге укучылары татар хикәя тәре хәзинәсеннән ин әйбәтләрен сайлап алын тәкъдим итә. журналда бастырып чыгаруны оештыра Ботар сүз остасының әдәби зәвыгын белдереп кенә катмыйлар, анын нинди ютары тыкка карап нжат игүен, әсәрләргә карага таләбен дә күрсәтәләр М Хужин әнә шул байлыкка, дөнья классикасы казанышларына таянып яза