Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ӘДӘБИ ЕЛ
ЙОМГАКЛАРЫ
4 февральдә
язучыларның Тукай
клубында ел йомгагына багышланган традицион
җыелыш булды Җыелышны Язучылар берлеге
рәисе. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат
Галимуллин ачты һәм алып барды. Язучылар аягүрә
басып, бу чорда мәрхүм булган каләмдәшләрен
искә алдылар.
Аннан сон Язучылар берлегенә яна кабул
ителгәннәргә язучы таныклыгы тапшырылды.
Жыенда исемле премияләргә лаек булучы язучылар
игълан ителде
Язучы, тәнкыйтьче Рифат Сверигин—
проза. Владимир Корчагин—рус язучылары иҗаты
Марс Шабаев—публицистика. Рафис Корбан—
балалар әдәбияты. Галимжан Гыйльманов тәнкыйть
турында докладлар белән чыктылар
Тыңланган докладлар буенча фикер
алышуларда Харрас Әюп. Саимә Ибраһимова.
Нәжибә Сафина. Рифә Рахман. Лена Шагыйрьжан.
Вахит Имамов. Рабит Батулла, Айдар Хәлим. Туфан
Миңнуллин. Госман Садә, Ркаил Зәйдулла һ. б.
катнашты.
АКСАКАЛЛАР ФИКЕРЕ
Татарстан Аксакаллар шурасы Дәүләт
Думасына белдерү җибәрде Анда болай диелә:
«Татарстан Республикасы һәм татар халкының
Аксакаллар Шурасы сугыш чыккан очракта Россиягә
атом-төш коралын беренче кулланырга мөмкинлек
бирә торган яна хәрби доктрина турындагы
мәгълүматка бәйле рәвештә Федерациянең
күпмилләтле халыкларының язмышы өчен тирән
борчылуын белдерә. Аксакаллар Шурасының бу
белдерүен Дәүләт Думасы депутатларына.
Федерация Советы әгъзаларына. Президент
вазифаларын башкаручыга һәм Россия
Федерациясе Хөкүмәтенә житкерүләрен үтенә*.
«ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ» БӘЙРӘМЕ
«Казан» милли мәдәният үзәгендә
«Татарстан яшьләре» газетасының беренче саны
чыгуга 80 ел тулуга багышланган тантана булды
Республикабызда нәшер ителә торган ин күп
тиражлы газетанын юбилеенда Татарстан Югары
Советы Рәисе Ф X. Мөхәммәт- шин. Премьер-
министр урынбасары И К. Хәйруллин. Югары Совет
Рәисе урынбасары Р М Миңнуллин. ТР матбугат,
телерадио- тапшырулар һәм массакүләм аралашу
чаралары министры 3. Р. Вәлиева. Татарстан
Журналистлар берлеге рәисе Р А. Ратникова
газетаның төрле еллардагы мөхәррирләре,
авторлары, матбугат һәм мәгълүмат чаралары
җитәкчеләре. әдәбият-сәнгать әһелләре катнашты.
ШАЛЯПИН ФЕСТИВАЛЕ
4 февральдә Муса Җәлил исемендәге
опера һәм балет театры сәхнәсендә Шаляпин
исемендәге халыкара фестиваль ачылды. Бу инде
унтугызынчы фестиваль. Һәр елдагыча Казан
кешеләре һәм шәһәр кунаклары Россиянең иң яхшы
җырчылары белән очраштылар.
ТАТАР-ИНФОРМГА БҮЛӘК
Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы
«Русия халыкларын рухи яктан яңарту»
номинациясендә 1999 ел өчен Русия
Журналистлары берлеге бүләге лауреаты булды.
«СӨЕМБИКӘ.ДӘ ЯҢА ХУҖАБИКӘ
•Сөембикә» журналының элекке баш
мөхәррире Роза Рәхмәтулла кызы Туфитул- лова
Дәүләт Советына даими эшкә күчү сәбәпле, баш
мөхәррир итеп Фирая Равил кызы Бәдретдинова
билгеләнде
Ф Р Бәдретдинова моңарчы «Таһир —
Зөһрә» газетасының һәм «Салават күпере»
журналының баш мөхәррир урынбасары булып
эшләде. Яңа җитәкчене 7 февраль көнне
коллективка матбугат, телерадио- тапшырулар һәм
массакүләм аралашу чаралары министры Зилә
Вәлиева тәкъдим итте.
НӘШРИЯТ ИСЕМЕН ҮЗГӘРТТЕ
•Идсл-пресс»—Татарстан газета-
журналлар нәшрияты хәзер шулай атала Элекке
Татарстан газста-журналлар нәшриятының исемен
үзгәртү зарурлыгын полиграфия нәшрият комплексы
җитәкчелеге болай аңлата: күпкырлы нәшрият
эшчәнлегендә яңа тактик якын килүләр таләп ителә
Идел буендагы шушы зур полиграфия
предприятиесе эшлекле партнерларын алга таба
нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакыра
САЛЛЫ БАСМАНЫҢ ЯҢА САНЫ
«Гасырлар авазы—Эхо веков* журналының
чираттагы саны (3/4 1999) дөнья күрде
Басманын күп өлеше Казан тарихына
багышланган Шәһәртә нигез салынтан елны
ачыклау эшләре, борынгы архитектура, элекке
чорда китап басу турында! ы язмалар һәм
гыйбрәтле архив документлары урын алган
ТОРГЫЗУ ЮЛЫНДА
Екатеринбург (элекке Свердловск) 30 нчы
елларда тагар мәдәният үзәкләренең берсе булган
Анда татар-башкорт язучылары оешмасы эшләгән.
«Социализм юлы» гәзите («Күмер өчен*. «Урал
кочегаркасы». «Уралның ударнигы» дигән
кушымталары белән), яшьләр, балалар өчен
«Алга». «Алмашчы* гәзитләре. «Зур Урал
төзегәндә». «Мәгариф эшләре*. «Уралда мәгариф»
журнал- бюллетеньнәре. «Шәпиагай» исемле
юмористик журнал һәм башка басмалар чыккан
Быел шәһәрдә «Урал тау» исемле татарча
гәзит чыга башлады
ЯЗУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ
С Садыйкова исемендәге концертлар
залында 25 язучыны берләштергән Чаллы
Язучылар оешмасы төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан
тантаналы кичә булды
Анда Татарстан Республикасы Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин. танылган
әдипләребез Туфан Мнннуллин. Разил Вәлиев.
Роберт Миннуллин Шәмсия Жиһангнрова, күрше
тирә-як районнарда яшәп ижат итүче язучы һәм
шагыйрьләр катнашты Кичә барышында Чаллы
язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамовка һәм
барлык әдипләргә җылы котлау сүзләре, бүләкләр
тапшырылды, аларнын эшчәнлегенә унай бәя
бирелде
Шәһәр хакимияте башлыгының мәдәният
миләре буенча урынбасары Ф Мос- тафина
язучылар оешмасына мэрнын котлау юлламасын
тапшырды һәм хакимиятнең тел һәм мәдәниятне
үстерү фондыннан ай саен 5 мен сум акча күчерелеп
торачагын белдерде
ЯҢА ӘГЪЗАЛАР
26 гыйнварда булып үткән Татарстан
Язучылар берлеге идарәсенен чираттагы
утырышында танылган публицист-тарихчы
Татарстан архив идарәсе башлыгы Дамнр
Шәрәфетдинов. биш китап авторы, республика
хастаханәсе табибы Нәкыйп Каштанов, яшь прозаик
Марианна Валишева һәм Балык Бистәсе районы
газетасы мөхәррире Вәзыйх Фатыйхов берлек
әгъзалары итеп кабул ителде
ӘДИП КИЧӘС Е
28 январьда Татарстан язучыларынын Г
Тукай клубында күренекле язучы Барлас
Камаловнын 70 яшьлек юбилее унаеннан әдәби-
музыкаль кичә узды Ана кадәр анын ижат кичәләре
Буа районы үзәгендә, анын гомере, язмышына
бәйле шул төбәктәге тирә- юнь авылларда булган
иде инде
ОСТАХАНӘЛӘРДӘ
25 гыйнвар көнне Язучылар берлегенең
Тукай клубында проза остаханәсс утырышы
үткәрелде Анда республикабызда чыга торган
журналларда дөнья күргән проза әсәрләре турында
сөйләшү булды
«Сөембикә» журналында басылган проза
әсәрләренә язучы Марат Әмнрханов күзәтү ясады
«Идел» журналыңдагы проза әсәрләре һәм
журналның бу жанрны үстерүдәге хезмәтләре
хакында Рәфикъ Юныс сөйләде «Чаян» журналы
турында шагыйрь Зөлфәт чыгыш ясап, үткер һәм
таләпләргә жавап бирердәй чын хикәяләр аз булуын
искәртте «Ялкын» журналыннан Фәйрүзә
Мөслнмова бүгенге яшүсмерләр, балалар
тормышын белеп, анлап язылган әсәрләр азлыгын
әйтте «Язучылар күбрәк үз балачак хатирәләрен
язалар*.—диде ул
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Президенты Указы белән Казан
дәүләт педагогика университетының татар
әдәбияты кафедрасы профессоры. Язучылар
берлеге әгъзасы Фәрит Миргалим улы Хатыйяоака -
Татарстан Республика сынын атказанган фән
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде