ЯҢА МӘДӘНИЯТЫБЫЗНЫҢ «БАШ КОНСТРУКТОРЫ»
атих Карими—талантлы халкыбызнын ин сәләтле, кин колачлы, эшлекле улларыннан
берсе. Ул—остаз-педагог. язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе. журналист һәр
юнәлештә кабатланмас нәтижәләргә ирешкән, халкы һәм замандашлары алдында, зур
абруй казанган мәшһүр кешеләрдән. Әйе. Фатих Карими һәрбер эшеңдә, -беренчеләрдән- дигән
билгеләмә алырлык, халыклар тарихында сирәк очрый торган бәхетле язмышлы, инициативалы
шәхес
Фатих Гыйльман улы Кэримов 1870 елнын 30 мартында, хәзерге Әлмәт районының
Миңлебай авылында мулла гаиләсендә доньяга килә Әтисе Гыйльман ахун—үз заманының
алдынгы кешесе. Бөгелмә өязендә җәдитчелек мәктэп-мәгариф системасын яңартуны башлап
җибәрүче һәм жшәкләүче кешеләрдән була. Яна мәктәпләр өчен яна дәреслек китаплары төзи һәм
үзе дә яза башлый. Фатих башта әтисенен Минлебай авылындагы мәктәбендә, аннары унбер ел
Чистайнын мәшһүр Закир ишан Камалов мәдрәсәсендә белем ала. 1892 елда Төркиягә китеп.
Истанбулнын Мөлкия югары мәктәбен тәмамлый Торкиянен яна мәктәп системасы һәм яна төрек
әдәбияты белән якыннан таныша 1896 елда Ф Кәримине Ялта шәһәре читендәге -Дара күй- авылы
мәктәбенә укытучы итеп чакыралар Ф Кәрими—җәдитчелек хәрәкәтен яна баскычка, массакүләм
күренешкә әйләндергән буын вәкиле Кырымда татар җәдитчелек хэрэкәтенен башлап
иорүчеләреннән берсе булган Исмәгыйль Гаспралы белән аралаша Кырымда яшәгәндә әдипнең
язучылык хезмәте башланып китә. Беренче әсәрләре белән үк ул шул чордагы татар әдәбиятының
ин алдынгы сафына баса. Әдәбиятның якын киләчәктә үсеп китәчәк тема, материал,
структураларын билгели, яна реалистик әдәбиятыбызның офыкларын кинэйтә Темасы,
материалы, образлары, эшләнү үзенчәлекләре ягыннан караганда. «Мирза кызы Фатыйма- повесте
аның Кырымда язган беренче әсәре булырга охшый (1901 елда -Заман календаре»ндәге басмасында
һәм 1907 елда аерым китап итеп чыгарылганда да язылган елы күрсәтелмәгән). Повесть морзалар
тормышыннан алып язылган. Соныннан бу тема Г Ибраһимовнын «Яшь йөрәкләр- (1912) һәм С.
Жэлалнын -Дим буенда- (1913) романнарыңда да яктыртыла. 1897 елда Ф Кәрими әдәбиятыбызда
«табигать балалары- темасын башлаган һәм бу юнәлештәге әсәрләрнең ин камилләреннән берсе
булган -Салих бабайнын өйләнүе» хикәясен яза.
Әдип укытучы булып Кырымга кайткан елда Оренбург бае Гани Хөсәенов. батырчылык
итеп, яна (жәдит) мәгариф челтәрен татар, башкорт, казакъ халыклары тормышында массакүләм
күренешкә әйләндерү эшенә алына Каргалыда. жизнәсе мәдрәсәсендә, җәдитче укытучылар әзерләү
курслары оештыра. Бу курсларга татарлар яши торган төбәкләрдәге күренекле мәдрәсәләрдән
өлкән сыйныф шәкертләрен укырга чакыра Аларнын юл хаҗәтләрен һәм уку дәверендә материал
тәэмин итүне үз өстенэ ала. Янача укытырга өйрәнгән укытучыларны татарлар яши торган барлык
төбәкләргә тарата, аларга хезмәтләре өчен хак түләүне оештыра Каргалы курслары бе ренче
елларда янача хәреф таныту ысулын гына өйрәтә. Алга таба исә дүрт сыйныфлы башлангыч
мәктәп укытучыларын әзерләү сорала. Бу эшне оештыру өчен яхшы әзерлекле белгеч кирәк була.
1898 елда Гани Хөсәенов менә шул эшкә Фатих Кәримине чакырып кайтара Гани бай кулында
материал тәэмин итү эше генә калып, курснын укытучылар әзерләү бурычлары тулысынча Фатих
Кәрими өстенэ төшә: ул татарлар яши торган бөтен тобәкләрдә яна. жәдит мәгариф челтәре
оештыру эшенен баш җитәкчесенә әйләнә Бу очракта шунысын искәртеп уз у урынлы булыр: әлеге
хәрәкәт башка кардәш халыкларда аерым очрак
Ф
дәрәҗәсеннән узмаган Гани бай Хөсәенов һәм Фатих Кәриминен тырышлыклары нәтиҗәсендә
җәдитчелек татар мәгариф челтәрендә әйдәп баручы юнәлешкә әйләнә Шунын җирлегендә татар
халкы үэенен үсешендә башка кардәш халыклардан алга китә Яна татар әдәбияты һәм матбугат
үсешенә унай йогынты ясарлык әзерлекле көчләр шул нигездә барлыкка килә Фалих Кәрими үзе
дә яна мәгариф челтәрен тозу эшен әдәби иҗат белән бәйләп бара Бу чорда язган уңышлы
әсәрләреннән -Шәкерт илә студент- -Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы- (1898)
повестьларын -Нуретдин хәлфә- (1900) хикәясен күрсәтергә мөмкин Заман таләпләренә жавап
бирмәгән иске (кадим) мәктәпләрне андагы тәртипләрне әдип эче сатира белән камчылый Бу тема
да беренче башлап Фатих Кәрими әсәрләрендә шундый актуальлеккә һәм үткенлеккә күтәрелә
Шуннан сон. 1917 елларга кадәр, мәдрәсә тормышы әдәбиятта ин шаулы темаларның берсе булып
кала Закир һадинын "Яна әсхабе кәһэф- Гаяз Исхакыйнын -Тормышмы бу’- «Мулла бабай»
романнарында күренекле урын тоткан мәдрэсә-шэкертлэр тормышы күренешләре Фатих
Кәриминен бу өлкәдә нинди үткер күзле булуын шактый калку искәртәләр
Беренче
карашка. Фатих Кәриминен биографиясе бернинди чайкалу
киеренкелекләренә юлыкмаган кебек, ул—укый, эшли,
яналыкка тартыла Ә яңалыклар аяк астыннан чыгып кына
тора Гани бай (алтын табучы Рэмиевләр катнашында)
Оренбургта татарча китап нәшрияты ачмакчы була Шул
ниятен тормышка ашыру өчен ул 1899 елда Фатих Кэримине
Мәскәүгә нәшрият эшенә өйрәнергә җибәрә Фатих Кәриминен
әтисе Гыйльман Каримов исеменә матбугат сатып алалар
Шулай итеп, әдип Оренбургта татар китапларын бастыру
эшен башлап җибәрә зур эш халык мәдәни хәрәкәтендә
күренекле вакыйга була бу 1906 елда Уральск шәһәрендә чыга
башлаган -Фикер» -Әлгасрелжадит* -Уклар- кебек басмалар
да баштарак Фатих Кәрими басмаханэсендэ басылганнар
Әдәбият өлкәсендәге мондый яңарышларны ул үзе «табып
ала», әдәбият тормышында кайда, нинди янадык
җитлеккәнен башкалардан күпкә алдарак күргән, аны бөтен
нечкәлекләренә кадәр анлый алган Төрекөмеш кебек тере-
житез әдип кадими мәдрәсәләрне сатира утына тотып, әдәбиятта яна киңлекләргә омтыла, хатын -
кыз проблемасын яна. заманча хәл итү эшенә алына 1899 елда төрек язучысы Шәмсетдин
Самибәкнен "Хатыннар» китабын тәржемә итә һәм Оренбургта бастырып чыгара Аннан сон -
Хатыннар вазаифе- һәм -Белгеч кыз- «Телсез хатын* тәржемә әсәрләре дөнья күрә Болар әдип
эзләнүләренең җитдилеген искәртеп торалар Ниһаять, иҗатында яна зур казаныш булган, әмма
әдип мирасыннан төшеп калган, онытылган -Кайнана- повесте мәйданга килә (1902) Бу әсәр—
яшьләр арасындагы ирекле яна мөнәсәбәтләр шигърияте 1902 елдагы беренче басмасынын кереш
сүзендә ул аны тәржемә әсәр дип тәкъдим итә бер гэзиттә шул әсәрне очраткан да. имеш тэржемэсен
әзерләп бастырасы иткән Әмма авторынын кемлеген, нинди телдән, кайдан алынганлыгын
күрсәтми Әсәрнең яна басмасы чыккач -Вакыт» газитендэ басылган -Китап игьланы-нда («Вакыт*
1907. Т 308. 22 апрель) һәм 1913 елдагы яна игъланда («Вакыт* 19 июнь) Фатих Кәрими әсәре дип
ачык билгеләп үтелә Әмма бу гүзәл әсәр, төрле тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә әдип мирасыннан
кисеп ташланган онытылган һичкайчан ул анын әсәрләре исемлегендә үзенә тиешле урынны ала
алмаган Хәлбуки, татар гаиләсендәге үзара мөнәсәбәтләр темасы да. табигать балалары» иске
мәдрәсәләр кебек үк яна татар адэбиятынын терәк баганасы булып торган «Кайнана» повесте да
Фатих Кәриминен генә түгел, гомумән гасыр башы татар адэбиятынын уңышы булып саналырга
хаклы
1899 елда әдип тормышында житди бер борылыш була—ул Шакир Рэмиевкэ иптәш һәм
тэржемэче буларак Европа илләре буйлап зур сәяхәттә катнаша Алар. 1899 елнын 15 февралендә
Оренбургтан кузгалалар Мәскәүдэ—8 кон, Петербургта—10 кон, Берлинда—8 кон Германиянең
төрле шәһәрләрендә—8 кон. Брюссельдә—9 көн, Парижда—13 кон булалар һәм һәр җирдә
музейларны күргәзмәләрне карап йориләр. мәдәни, технологик казанышлар белән танышалар
Алдынгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашалар Төньяк Италия Австрия. Венгрияне гизеп.
Истанбул шәһәре аша июнытэ
генә туган шәһәрләренә әйләнеп кайталар. Шул сәфәр материаллары нигезендә Фатих Карими -
Аурупа сәяхәтнамәсе- дигән әсәрен яза Әсәр 1902 елда Петрбургга Бораганский матбагасында
басылып чыга. Язучы буларак, Фатих Кәримине әдәби хикәяләүнен хикәя, повесть кебек гадэти,
тотрыклы бер калыпка салынган беллетристик формалары гына канәгатьләндерә алмый, ул сәфәр
хатирәләре нигезендә әдәбиятыбызның уникаль, яна матур казанышын гәүдәләндергән әсәр ижат
итә. Сәяхәт язмалары сәяхәтнамә олгесендә язылган, әмма сәяхәт биредә хикәяләүгә сылтау гына,
хикәяләү юнәлешенең пунктиры гына. Автор үзенен максатына яраклы материалларны гына
игътибар үзәгенә ала. Әсәрдә сәяхәт язмалары—сәяхәтнамәләр өчен үзенчәлекле булган, табигый-
географик сурәтләүләрнең тарихи-этнографик экскурсларның эзе дә юк Әйе. бу әсәр гади
традицион юнәлешендәге сәяхәтнамә генә түгел Әдип сәяхәт материалларын анда бөтенләй башка
максатларда файдалана. Аңлашылса кирәк, монарчы язылган әсәрләрендә ул яңалыкны һәм анын
зарурлыгын негатив планда, искелекнең ни дәрэжадә яраксыз, мәгънәсез, зарарлы булуын күрсәтү
аша билгеләсә. «Аурупа сәяхәтнамәсе- әсәрендә исә. татар әдәбиятында беренчеләрдән булып,
киләчәккә баруның, чын тәрәккыятнен тарихи расланган, конкрет юнәлешен, аның уңдырышлы
перспективасын тасвирлый Ул укучыларын ана илтүче яна идеал-омтылышлар. яна ымсынулар,
яна карашлар, яна белемнәр, яна сәләтләр системасы белән таныштыра Үзе һәм Шакир әфәнде
мисалыңда шул максатларны кыйбла һәм яшәү рәвеше иткән ватандашлары барлыгын искәртә
«Аурупа сәяхәтнамәсе- шул рәвешчә яна татар әдәбиятының идеологик-мэгьнәви мөмкинлекләрен
яна югарылыкка күтәрә, анын колачын, офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1904 елда басылып чыккан,
шул ук калыпта язылган -Кырымга сәяхәт» әсәрендә ул үзенен бу казанышын тагын кабатлый
татар тормышындагы янарыш каршылыкларын һәм уңышларын гәүдәләндереп күрсәтә. Башка
алдынгы язучылар да бу төр гомумилэштерү-сурэтлэү мөмкинлекләрен шунда ук күреп алалар һәм
үз ижат үсешләрендә файдаланалар Әйтик, Гаяз Исхакый 1904 елда шундый ук гадэти булмаган
«Ике йөз елдан сон инкыйраз» дигән әсәр бастыра Күрәсен, Исмәгыйль Гаспралы да үзенен -
Дарессэлам мөселманнары» дигән утопик әсәрен шул фактлар тәэсирендә яңабаштан зурайтып
эшләп бастырырга мәжбүр булган Морзалар, -табигать балалары-, иске мәдрәсәләр дөньясы,
ханымнар даирәсен тасвирлауга, “сэяхәтнамә-ләрендэге гадэти булмаган сәнгатьле гомумиләштерү
типлаштыруларга—яна татар әдәбияты үсешенен магистраль юлын тәшкил иткән юнәлешләргә,
башлап. Фатих Кәрими эз сала, бу темаларны сурәтләүнең гомуми принципларын формалаштыра.
Бүгенге әдәбиятта инде бөтенләйгә игътибарга алынмый торган шундый казанышларын күз
алдында тотып. Фатих Кәримине (аз да түгел, куп тә түгел!) яна татар әдәбиятының -баш
конструкторы» дип атау дөрес булыр иде.
1905 ел революциясе әдәбиятта көчләр нисбәтен төптән үзгәртә. Әдәби мәйдан яна
буыннар, яшь көчләр кулына күчә. Гаяз Исхакый ижаты яна биеклеккә күтәрелә. Әдэбият-
сәнгатьтэ дөнья (Аурупа) стандартларына якынаю әдәбиятның яна үлчәменә әйләнә. Шул рәвешле
чор һәм заман таләбен халкының һәм татар әдәбиятынын нигез проблемалары белән органик
бердәмлеккә китерүдә янадан-яна нәтиҗәләргә ирешкән Гаяз Исхакый әдәбиятта баш яугир була
бара. 1905 елдан сон ижат итә башлаган Габдулла Тукай Фатих Әмирхан. Галимжан Ибраһимов
кебек яшьләр мәйданны үз кулларына алалар. Фатих Кәрими әдәби хәятнең бу ярышында
катнашмый, ул күләгәдәрәк кала бара кебек Дорес. башкарак өлкәләрдә,—сәяси хәрәкәттә һәм
гәзитчелек өлкәсендә,—ул олы талантына лаеклы урын табып, халкы тәрәккыятенен алгы
сафында кала алган Алай гына да түгел, бу өлкәләрдәге тәҗрибәләрен һәм казанышларын
әдәбиятның җитлегеп килгән яна мөмкинлекләре белән берләштереп, теге -конструкторлык-
миссиясен 1917 ел революцияләре көннәренә кадәр дәвам иттерә алган. Беренче Дәүләт Думасында
(1906) Мөселман фракциясе оештырылгач. Фатих Кәрими сәяси киңәшче вазифасында
Петербургка эшкә чакырыла. Өч ай да яши алмый. Дума таркатыла, куып таратыла Шул Дума
фракциясендә эшләү тәҗрибәсе нигезендә. Фатих Кәрими -Хыялмы, хакыйкатьме?- (1907) дигән
повесть яза. Татар әдәбияты өчен өр-яна мохит—дәүләт думасы эшчэнлеге. татар депутатының
колоритлы образы. Дума җыелышлары үткәрелә торган Таврия сарае, депутатларның эшләү һәм
яшәү ритмы һ. 6. шундый эпизодлар шул чор татар әдәбиятында бөтенләй яна күренеш була -
Депутат» темасы шуннан сон әдәбиятыбызда (Фатих Кэримидә билгеләнгән чикләрдә) Ш.
Камалның шул исемдәге хикәясендә генә кабатлана
1906 елнын 21 февраленнән Оренбургта -Вакыт» исемле татарча гәзит чыгарыла
башлый Оештырыла башлаган көннәреннән алып, 1917 елнын азакларына кадәр. Фатих
Кэрими бу гэзитнен алмашсыз редакторы була Гэзитнен халкыбыз тормышында ин игътибарлы
басмага әйләнүендә Фатих Кәрими тырышлыгы булдыклылыгы бәхәссез, хәлиткеч роль уйнаган
Балкан сугышы (Төркиянен Балкан илләре белән бәрелеше) башлангач, 1912 елнын 1 ноябрендә. -
Вакыт» газитенен хәбәрчесе сыйфатында. Фатих Кәрими Торкиягэ китә (1913 елнын 18 мартында
гына Оренбургка әйләнеп кайта) Төркиядәге хәлләрне күзәтүләре, тикшерүләре, шул хакта
уйланулары турында -Вакыт- гэзитенә (һәм өлешчә -Шура» журналына) ул хатлар жибәреп тора Бу
язмалар шунда ук гәзит битләрендә басыла да баралар Туган иленә әйләнеп кайткач та әдип аларны
■■Истанбул мәктүпләре- исемендә зур китап итеп (450 б.) әзерләп бастыра Билгеле булганча.
Балкан сугышы Госманлы (төрек) империясенен җимерелүенә китерде Госманлы империясенен
җимерелүе исә яна заманнын бөек империяләре (Австро-Венгрия Герман империяләре. Икенче
бөтендөнья сугышыннан сон, Британия һәм Француз колониаль империяләре, безнен көннәрдә—
Россия империясе—СССР) җимерелү таркату процессын башлап җибәрде -Истанбул мэктүпләре-
нлэ Фатих Кәрими империянен җимерелү халәтен, механизмын социаль алшартларын сурәтләп
бирде Китап—сугыш хәбәрләре дә түгел, хатлар, гәзит мәкаләләре дә түгел Әйткәнебезчә бер
темалы. конкрет материал нигезендә монументаль тарихи процессны анализлаган уникаль әсәр Ул
яна әдәбиятта -яна конструкция» үрнәге булган Фатих Кәрими иҗатына игътибарлы үтә сизгер
Галимҗан Ибраһимов (морзалар тормышы, -табигать балалары- темаларын гына искә төшерик)
«Безнен коннэр» һәм -Казакъ кызы- романнарында “Истанбул мэктүпләре-ндэ күтәрелгән
проблематиканы беллетристика яссылыгына күчерә Кызганыч, бүгенге укучы (һәм әдәбият
фәнебез дә) Фатих Кәриминен мәҗбүри оныттырылган -Истанбул мәктүпләре-н дә. анын
проблематикасын да инде бөтенләй белми
Юк. 1905 елдан сон да әдип әдәбияттан газиткэ сәясәткә китмәгән, сәясәттә дә. гәзиттә дә
әдәбиятчы булып калган Матбугатта очраклы рәвештә генә күзгә чалынган хәбәрләрдә дә анын
гомеренен азагына кадәр актив иҗат иткәнлеге ачык күренә Ул хәтта драматургиягә, балалар
әдәбиятына да үтеннән олеш кертә -Вакыт- гэзитасендэ (1917 ел. 1 март. N 2185) Оренбургнын
«яшүсмер вә укучы балалары очен- махсус Фатих Кәрими әсәре буенча -Салих бабай өйләнә -
спектакле куелганлыгы турында хәбәр бар Революциядән сон да әдипнен халкына актив хезмәт
күрсәтергә теләп яшәгәнлеген күрәбез Әмма -Вакыт». -Шура-ларны ябып, яна хакимият аны
матбугаттан мәхрүм итә Совет матбугаты битләрендә андый -буржуаз- әдипләрне якын җибәрмәскә
мәш киләләр Ә ул -ишектән кусан, тәрәзәдән үлмэкче- үэенен дәреслек китапларын бастыра
Тәржемэ өлкәсенә күчеп, В Бартольднын -Төркестан тарихы- китабын татарчага тәржемэ итә һәм
Мәскәудә, Бохара халык мәгарифе нәшриятында бастырып чыгара (1924) Галимжан
Ибраһимовнын -Казакъ кызы» романын урысчага тәржемэ итеп. Мәскэүнен ГИХ/1 басмасына
тапшыра -Буржуаз» шәүләсе йогудан куркып. Галимжан Ибраһимов бу гәржемадән баш тарта
(Гөлсем Мөхэммэдева. «Олы юл». 233 б.) 30 еллар башында анын замандашлары һәм үз заманасы
турында истәлекләр китабы язып, басмага тапшырганлыгы турында да хәбәр бар Хәбәр бар. әмма
басма юк Кулъязма үзе дә юкка чыгарылган Хәзер томанларга гына кала; чорынын мәдэни -әдәби
хәрәкәте үзәгендә кайнаган шәхес киләчәккә күпме яна хәбәрләр тапшыра алган булыр иде Әмма
татар яшәеше мәдәни кыйммәтләрне күбәйтүгә түгел, юкка чыгару дулкынына корылган шул
Талант һәм фажига Күп очракта бу төшенчәләр янәшә йөри Фатих Кәриминен язмышы ла
аянычлы тәмамлана Картаюны ваклануны сүрелүне белмәгән ижат тоталитар режим очен
куркыныч күренеш 1937 елда Фатих Кәриминен бу тыйгысызлыгына чик куела Әдип кулга алына
Бер ай эчендә «тикшерү- -хокем кәмите» әвәләп, төрек шпионы дигән нахак гаеп нигезендә аны
шундук атып үтерәләр Исеме әдәбияттан, татар халкы мәдәнияте тарихыннан сызып ташлана 1957
елда реабелитаииялэнгэннэн сон да ул берничә әсәре белән югары уку йортлары татар әдәбияты
курсларына гына кайтарыла Фатих Кәрими ижатын мәдәниятебез тормышыннан читләштерү' үте
ук шомлы күренеш, олы югалту ул Габдулла Тукай. Фатих Әмирханнар үрнәгендә (һәм күләмендә)
анын күп томлыгын яшәешебезгә кайтару—әдәбиятыбызның колачын хисапсыз кинэйтер
җирлеген тамырларын тирәнәйтер иде