Логотип Казан Утлары
Роман

УТЛЫ ДАЛА


Ундүртенче бәйләм
1
имучин унсигезенче яше белән барган чакта Балдак-Далага кайтып Байшонкар-Ясүгәй туграсы астында яши башлаган кыятлылар. нирунлылар саны кабат ике менгә киткән иде инде Әүвәл кыятлылар кача-поса һәм берән-сәрән генә өстәлеп торса, соңрак инде йөзәр-йөзәр тирмә булып та Тимучин канагы астына кайтып сыендылар Болар күбесенчә Тимучиннын агалары Дәритай. Тайчу. Канун кул астыннан качып кайткан ирләр һәм һәркайсынын тин аңлатмасы бер чамарак иде:
—Агаларын безне нә дошман һөҗүменнән саклый алмый, нә яна хәйләү йә ганимәт таба белми Алар аута кабиләдәге жәмгы ирне ияртеп чыксалар да, атылган хәнлекләрнен тиресен дә. сынын да фәкать яраннары белән бүлешәләр, безгә тоягы илә колагы гына кала Берәр чин бәгенен буралкы ат көтүен эләктерсәк тә, безгә азы түгел, тышаулыгы та тәтеми Синен атак Ясүгәй баһадир андый бирән түгел, ул соңгы җамаяк дөгесен дә тигез бүлешә иде. Атаңдагы гаделлек күчми калмагандыр, шуңа өметләнеп синен янына кайттык
Шул зар. шундый сүхзәр аша Тимучинга акыл белән сабак бирүләрен кабиләдәге ирләр үзләре, бәлки, сизмәгәндер дә. Әмма Тимучин аларнын һәрбер фикерен күнел сандыгына бикләп барды Тора-бара абруй- дәрәжәсен күгәрү өчен ул инде хәйлә һәм хыянәт кебек адымнарны ясаудан да бик үк тартынмады
Бервакытны ауга чыккач, юлда кыятлылар чаган татарларының сәүдә кәрванына ran булдылар Тартарлар төнгелеккә туктап арбалардан ыстан төзеп ята, уртасында кул-аяклары пула-чылбырларга богауланган йөзәрләгән коллар тезелеп тора, ә кәрванны ышыклап килгән сакчыларның саны биш-алты дистәдән артык түгел иде Кул астында утыз-кырык чамасы гына ждйдак булса да. Тимучин шул тонда үк һөҗүмгә ташланырга ният итте. Анын әмере буенча кыятлылар әүвәл чаптарларын якындагы сырт артына илтеп яшерделәр Төн уртасы УЗЫП киткәч кенә, алар ыстан- нын әйләнә-тирәсе буйлап сибелеште һәркем өчен бурыч билгеләнгән, алар хәзер яшь баһадирның соңгы әмерен генә көтеп ята иде
Арбаларын яннарына яткырып, араларына киез бәйлә!ән тоташ
Ахыры Башы—журналның 1.2 саннарында
Т
чылбыр аша ыстан эченә, ин беренче булып. Тимучин үзе үтте. Бавырчы белән Жәлмә анын артыннан калмый шуышалар, болар өчесе тин тешләренә хәнҗәр кысып капкан, кулларына кылыч тоткан иде. Богауланган колларны ыстан уртасына тезеп салсалар да. татарлар унар адым саен икешәр сакчы куйган булып чыкты. Ләкин инде сакчыларның күбесе җебегәннәр, күкрәкләре өстенә килеп терәлгән ияк тирәсеннән мышнаган һәм пуфылдаган тавыш кына ишетелә Тимучин, Бавырчы, Жәлмә сакчыларның һәммәсен тин чәнчеп чыктылар да, богауланган колларны уята башладылар. Колларның күбесе ни булганын аңлый иде, ахры, ым кагып пышылдап рәхмәт белдерүне кирәк санадылар.
—Тәшәккер-әдәрем. тәшәккер-әдәрем.
Тимучин әле иреннәренә бармак тидереп, әле йодрык селтәп тегеләрнең авызларын томаларга мәҗбүр булды. Хәер, коллар үзләре дә һәр мизгелнең алтын бәһасе икәнлеген бик тиз чамалады, аш ы га-кабалана аларнын һәркайсы иптәшләрен пута-богаулардан арындыра башлады, кулларында сакчылардан калган корал пәйда булды. Хәзер инде ыстаннын тышкы ягында яткан кыятлылар өчен шартлы фәрман бирәсе генә калган иде. Тимучин якында гына пыскып азапланган бер кисәүне кулына эләктерде дә, аны күккә чөйде. Шул минутта ук кыятлылар арбалар чылбыры янында йокымсырап утырган торгаклар өстенә карчыгадай очып ябырылды...
Татарлар коллыгыннан котылган әсирләрне кат-кат санап чыккач, аларның биш йөзгә якын булуы ачыкланды. Күбесе Иссык-күл һәм Сәйхун тирәсендә сәүдәгәрләр ятьмәсенә эләккән уйгыр, казакъ, угыз ирләре икән. Тимучиннын әсирләргә төбәп дәшкән сүзләре бер үк вакытта шома да, кармаклы-элмәкле дә булып янгырады.
—Төрки илә магул бер ананын игезәк улларыдыр. Без, магуллар, сезне чин бирәннәре кулына барып керәчәк коллыктан азат иттек. Хәзер сез ирекле, туган ыруларыгызга кайтып китсәгез дә һичбер тоткарлык юк Мәгәр уйланыгыз. Татар сәүдәгәрләре алып киткән чакта сезнең берегез өчен дә ул ырудашларыгыз акча түләмәгән, сезне коткармаган. Кайтып җитү бәхетенә ирешсәгез, сез аларны гафу итәрсезме?—Җавап көтеп Тимучин тын торды, һичкем эндәшмәде
—Аннары кайтып җитә алуыгыз да бик икеле. Менә, күрәм, Онон буена килеп ирешкәнче һәммәгез дә коры сөяккә калган. Сездә бүген үк юлга чыгарлык җегәр дә юк, аннары юлда янә берәр сәүдәгәр йә бинен колына әверелү хәвефе көтеп тора. Шуңа күрә мин сезне үз кабиләм учагы янына чакырам, һәммәгезгә кәләш табылыр, казан уртак булыр.
Кыят мәргәннәренең күбесе уйгыр, казакъ, угыз ырулары яшәгән якка алып китә торган көнбатыш юл тирәли, тезелешеп баскан, карашлары кырыс, аткылары усал—әсирләрнең Тимучин тарафыннан әйтеп бетерелмәгән әмергә буйсынмыйча чарасы юк иде Алар балаларын җуйган кыр казлары сыман тавышсыз-тынсыз гына, жепкә тезелешеп. Балдак-Дала ягына атладылар. Ялга дип тукталган беренче төн үткәч тә, тан атканда, кыят җайдаклары әсирләр чылбыры каршына өч казакъ иренен җеназаларын һәм биш-алты ук китереп ташлады Тимучиннын анлатма-кисәтүе бу юлы да кыска, коры булды.
—Ошбу бичараларны минем мәргәннәрем уйгыр даласы ягыннан табып алып кайтты. Алар туган якларына кайтмакчы булып юлга чыкканнар да, аймык тозагына барып юлыкканнар Җирдә аунаган ошбу аймык укларын минем мәргәннәрем бичараларның тәненнән суырып алган...
Ялга тукталган икенче төндә әсирләрнең һәммәсе диярлек гел йокысыз чыкты. Ә таң аткач Тимучин инде яна, кыргый алымы белән миңгерәтте.
Саф каршында әүвәл дәү күн капчык тоткан Тимучин пәйда булды, аннары Жәлмә белән Бавырчы куллары артка каерып бәйләнгән Билгү- тайны чыгарып бастырдылар. Билгүтай һични төшенми, аптыраган иде,
күрәсен. УЛ аяклары белән типкәләп тә. симез, дәү гәүдәсе белән ыргылып та каршы торып маташты. Ул арада Тимучин инде кулларына тоткан капчык авызын ачты, бер сүз эндәшмәде. Менә, капчык эченнән чыккан ак кеш тиреләре, алтын кысага утыртылган көзге, көмеш очлым. шәмдәл, мәржән ташлы нәни айбалта, йөзек-беләзекләр һәммәсе дә жир өстенә очты. Ин ахырдан гына Тимучин алтын путалар белән бизәп ясалган нәни тартма чыгарды Келәсен ачты да. аны баш өстендә селтәп-селтәп алды. Тимучин каршындагы хәтфә үлән өстен сөт шикелле ап-ак энже бөртекләре каплап китте Телгә килеп сүз башлагач инде Тимучиннын тавышы җан өшеткеч салкын һәм хәтта аяусыз да булып янгырады
—Яуда табылган малны тигез бүлешү магулларнын төп кануны иде Билгүтай аны бозган. Менә, моннан ике көн элек чаган татарларыннан талап алынган нигьмәтнен төп өлешен ул үзенә яшереп калдырган Минем борадәрем булуга карамастан Билгүтай ошбу караклык өчен илле камчы илә жәзаланачак. Ул яшереп җыйган ошбу мәрҗәннәрне исә һәммә иргә. әйе. әйе. һәммә иргә бүлеп бирәчәкмез
Аркасында бер исән жире дә калмаганга күрә йөзтүбән капланып һәм яман ыңгырашып яткан Билгүтай янына Тимучин төнлә генә керле Акланып та. гафу үтенеп тә маташмады, кыска гына итеп күңелендәге уен ачып салды.
—Жан бирер алдыннан атай-мәрхүм шундый васыять әйткән «Магулларны юкка чыгудан бер тугра астына, бер йодрык булып туплану гына коткарачак». Мин ошбу вазифаны үз өстемә алам Ә олуг гамәл бәрабәренә юлга чыккан чакта кителгән теш. канаган тез илә вакланмыйлар Җинү яулау өчен һәрбер чара кулай, чөнки жинүчене хөкемгә тартмыйлар. Ошбу хакка түз вә мина ачуланма. Билгүтай.
«Тимучин каты куллы, коры, мәгәр гадел, юлы гел унудан».- дигән хәбәрләр акрын-акрын гына бөтен Онон. Аргын. Далай-Нур. Керу- лен буйларына жәелгән магул кабиләләренә тарала торды. Балдак-Дала үзәненә кайтып сыенучылар саны да хәзер инде айлап түгел, көнләп арта иде
2
лан елы башланып унсигез яшь тулгач. Тимучин энекәшләре Билгүтай белән Хасарны да. мәнге аерылу белмәс яраннары Бавырчы белән Жәлмәне дә үзенен тирмәсенә чакырттырып алды.
—Мина кыятлыларнын тулы хокуклы баһадиры булырга да вакыт, дип башлаган Тимучиннын тәүге сүзләрен барчасы тин сәерсенә төшеп кабул иткән иде. Хужанын беркадәр көттереп тезгән алдагы гыйбарәсен ишеткәч, авызлары ук ерылды
— Күпмегә кадәр мина хатынсыз вә ятаксыз интегергә була’’ Анда Бөртек-сылу да. шаять, мине көтеп тилмерәдер Юлга җыеныгыз, калым хәстәрләгез Бүләкләрне алгач. Дәй чәчән зрел китәрлек булсын
Кыятлылар юл буе уйнап-көлеп барды Дәй чәчән дә кияү кәрванын күптән көткән икән Шулай да ул Тимучинны таный алмыйча, байтак вакыт гаҗәпләнеп торды Кияү егете үзенен кабиләдәшләренә бер дә охшамаган. Буе тегеләрдән бер баш калку, гәүдәгә нык таза, мангае кин Кыятлылар кара-кучкыл булса. Тимучиннын чәчләре куе-жирән төстә Яңакларында сакал бөртекләре дә юк. фәкать борын астында гына сирәк мирәк мыек төртеп тора Анын каравы егетнен күзләре ут бөрки, ихтыяр һәм гайрәт чалымнары бөтен торышында ярылып яга
Конгыратлар җәйләвендә атна буе туй иткәннән сон гына, кыятлылар кайтыр юлга җыена башлады Арбалар өстенә сандык-сандык бирнә чыгарып тезгәч, карт Дәй чәчән тирмә эченнән якалары, изү. жин очлары энже-мәрҗән бөртекләре белән каймакланган гаҗәеп затлы тунны
Е
кулларына күтәреп чыкты. Картнын куллары һәм тәне калтырана, күзләре дә бераз дымлы иде. Сүзләрен дә көттерә-көттерә, ялындырып тезде.
—Ошбу кара төлке тунын тугыз санә элгәре безгә чиннәр каханы бүләк иткән иде. Буир-Нур күле эргәсеннән сезне куган, синең атай- агаларынны галиб кылган өчен... Инде атаен юк. урыны җәннәттә булсын... Магул илә татар ырулары арасында да дошманлык вә нәфрәт бетеп бара. Ходай Тәгалә шаһит, киленнәр алышамыз... Ике арадагы низаг тәмам юкка чыксын, ике ыру киләчәктә гомер бакый дустанә вә имин хәят илә мәгыйшәт кылсын иде... Аналары мина гел угыл китерде Бөртек бикә бердәнбер кызым булып үсте, аерып җибәрү авыр. Аның кадерен бел, берүк сакла...
Кайткан чакта уен-көлке тагын да мул булды. Ин чиста сулы чишмәләрдә чайкап юган сыман алсу һәм саф йөзле, карлыгач канатыдай кыйгач кашлы, чем-кара толымнарын иңбашына салган Бөртек бикә, чыннан да, фәрештәләр назы астында иркәләнеп үскән шикелле күз алгысыз чибәр һәм Тимучин аны кочып кайтуы белән үк бик бәхетле иде Онон елгасын кичкән чакта аларга биш-алты арбадан хасил бер кәрван очрады. Бәхет-гыйшык хисеннән исергән, туарылган Тимучин шулар каршында иләсләнеп-һаваланып кычкырып җибәрүдән дә тайчынмады.
—Ясүгәй баһадир угылы, кыятлылар хуҗасы Тимучин конгыратлар бәге Дәй чәчәннең кызын алып кайта! Тимучин хәзер үзе дә тулы хокуклы баһадир. Әй, сез, аң булыгыз!
Каршы очраган кәрван арбаларында тугра да юк, аларнын кайсы ыру, нинди кабиләдән булуларын чамалавы читен, ә ияр өстенә менгән бер җайдакның карашы ут бөркегән сыман көйдереп һәм усал яна иде Тимучин арбасына терәлеп узган чакта нәкъ шул телгә килде:
—Вакыт җиткән икән, вакыт җиткән. Мотлака, аң булырмыз.
«Вакыт» сүзенә нишләп басым ясый, нәрсә хакында кисәтү ул?— моны искәреп торучы кеше табылмады. Ничек сәлам-фәлән бирми очрашсалар, шулай саубуллашмый-нитми аерылыштылар. Ә Балдак-Далага кайтып керүгә, Тимучин үзенең тирмәләренең бер өлешен Бүрехан тавы итәгенә күчереп кую турында әмер бирде. Шул көнне үк яшь баһадирның тирмәләрен киртәләрдән корылган ыстан уратып алды, төнгелеккә аның тирәсенә дистәләгән торгак сакка басты. Кәләш күреп күзе томаланган яшь баһадир һавалана, шаша һәм үз куллары белән үзенә тозак коруын да абайламый иде.
Беренче төндә үк, тан атканда, аның шушы кияү ыстанына өч йөз җайдаклы нөгәр бәреп керде. Аны мәркет бәге Чилунын бертуган энекәше Карасу җитәкләгән һәм ул моннан унтугыз ел элек Ясүгәй тарафыннан рәнҗетелгән абыйсы өчен үч алырга сусап килгән иде.
Кияү ыстаны өстенә иңгән хәвефне, иң беренче булып, Айлун әкәнен колчурасы Гайшә сизеп алды. Чәче-башы тузган шул Гайшә кереп төрткәли башлагач Тимучин һичбер нәрсә аңышмыйча торды.
—Иорт-ниргәңә этләр ябырылды. Тор, хуҗам, тор!
Тимучин этләр өргән аваз ишетмәкче булып колак салган иде. Тышкы яктан атлар пошкырган, ир-ат сүгенгән, агач сынган, ул да түгел, инде ачыргаланып-илереп кычкырган хатын-кыз тавышлары бәреп- бәреп керде Шик юк, Бүрехан итәгенә дошман һөҗүм иткән, ыстан тирәсендә шулар белән торгаклар арасында орыш бара иде. Тимучин сикереп торды, кулларына хәнҗәр, кылычын алды. Бер минут эчендә зиһененнән йөз төрле уй сикергәләп узды.
Бүреханнан Балдак-Дала ерак, ярдәмнең тиз килеп җитә алуы бик икеле. Җитмәсә. Балдак-Далага дошман һөҗүме хакында, йә, кем хәбәр итсен9 Нигә, нигә диеп кабиләсеннән читкә аерылды ул? Татарнын: «Аерылганны аю ашар», дигән гыйбарәсенең кайтавазы шушы микәнни сон. Аннары, аерым кияү ыстаны кордырып та Тимучин үзе берни отмады бит әле. «Сезнең якта әле туй булмады, кушылырга иртә», дигән булып Бөртек бикә, барыбер, аерым тирмә кордырды, кичә шунда ятты.
Анын сылуы, анын карлыгачы хәзер кайда икән9
Тимучиннын соравын сизгән сыман шул минутта тыштан Бөртек бикәнен ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде
—Тимучин. Тимучин! Әни, жаныкаем!
Яшь баһадир тирмә ишегенә таба ярсу болан сыман сикерде дә. киез читен бер-илле ачуга ук капылт сыны катты Ыстан эче йөзәрләгән жайдак белән тулган, кулларында канга манчылып беткән кылычлар ялт-йолт итә Әгәр күмәренә күренсән, болар сине шул минутта кавын сыман телеп ташлаячак.
Тимучин күзенен угы белән Бөртек бикәне дә бик тиз эзләп тапты Аны бастырыктай озын буйлы, корык гәүдәле, әзмәвердәй бер ир янбашына салган Бөртек бикә, бичара, аяклары белән тибенгәндәй итә. тырмаша һәм тешли, ләкин имән кәүсәсе шикелле нык куллардан барыбер арына алмый. Җитмәсә, «бастырык» пәһлеван ихахайлап көлеп аны һаман мыскыллавын, ярсытуын белә
—Чылгыр, Чылгыр! Син Тимучин кәләшенен үзен эләктергәнсен Мәгәр мин ошбу тотык чәчбине Ясүгәй-тинтәк шикелле ү земә кәләш итеп алып олыламыйм Мин аны сина, колчурама, хатынлыкка бирәм Җегәрен җиткәнче тапала шуны, әйдә
Бүрехан тавының итәген ат шикелле кешнәп көлгән тавыш күмеп китте Мондый мәсхәрә Тимучин өчен тырнак астына шырпы кадап җәзалаудан кайтыш түгел иде Ул әле генә «бастырык» пәһлеванга эндәшкән тавыш иясен эзләп тапты һәм яр читенә сөйрәп чыгарылган балык сыман авызын ачты да катты. Ияр өстендә әтәч сыман кукыраеп утырган бу бәндә Тимучинга Онон елгасын кичкән чакта очраган ут карашлы жайдак һәм инде һичбер шик юк—ул мәркет бәгенен бик тә якын бер туганы иде Тау итәген ярып янәдән дә шушы кешенен әмере яңгырады
—Тимучины кайда сон әле монын. кыят батыры кайда9 Мина шуны тотып китерегез. Җигән тиешле энекәш дип тормыйм, мин ул кияү егетенен тиресен үз кулларым илә тотып туныйм'
Карасуның «җигән энекәш» дигән булып төрттерүе, үзенчә. Тиму- чинны «Ясүгәй дәвамы түгел. Чилу бәктән яралган бала», дип мыскыл итү иде. Тимучин каны кызышудан ядрә сыман шартларга җигешсә лә. үзенен көчсезлеген аңлаудан тешләрен шыгырдата-шыгырдата барыбер дә түзде Ә бераздан берничә җайдакның җиргә сикереп төшүен күреп алгач, Тимучин тирмәнең түр ягына ыргылды да. ак киезне хәнҗәре белән телеп, ачыклык аша куаклыклар эченә кереп качты Әмма аны мәркетләр дә шәйләп өлгерде Карасуның ажгырып кычкырган усал тавышы колакларны гүя изеп-сызып узды
— Барчагыз да Тимучиннын аргыннан ташланыгыз! Тиз арада тотып китермисез икән, һәммәгезне суям!
Өч йөзгә якын җайдак бүре тавышыннан өркегән сарык көтүе сыман бердәм рәвештә алга ыргылды Хәленен үтә мөшкел икәнлеген Тимучин. әлбәттә, бик шәп анлыи иде. ул, селәүсен шикелле тш тиз сикергәлән. Бүрехан өстенә менеп китте Атлар эре-эре ташлардан хасил тау сырты буенча менә алмаганга күрә мәркетләр баһадирдан шактый калыштылар Ул арада Тимучин инде Бүрехан тавының икенче як итәгенә тәгәрәп тоште дә. әллә бурсык, әллә бүе өереннән бушаган зур бер өн эченә кереп чумды. Мәркет җайдаклары тау сырты буенча әрле-бирле сугылып әллә ничаклы вакыт үткәрделәр, әмма Тимучиннын эзен тапмадылар
Яшь баһадир кабат Бүрехан тау итәгенә әйләнеп кайткан чакта кияү ыстаныннан күмер генә калган, анда Айлун әкә. Бөртек кенә түгел, хәтта. Гайшә дә юк. мәркетләр аларнын һәммәсен тотыклыкка алып киткән иле Тимучиннын күтләреннән ике яшь бөртеге* сытылып чыкты Ләкин аларны Күк-Тәнрегә күрсәтү' дә олы гөнаһ иде Тимучин яңакларын кискен хәрәкәтләр белән тиз-тиз сөртеп алды Теш арасыннан усал ысылдаган сүзләр сытылып чыкты
—Юк, сындыра алмассыз мине! Ясүгәй угылы тантана итәчәк көннәр килер, килер әле!!!
3
әркетләрнең мәсхәрәсе өчен үч кайтармау, бигрәк тә Айлун әкә белән Бөртек сылуны тотыклар хәлендә калдыру һич ярамый, ачуны эчкә йотарга маташу яки чара күрмәү дошманнар тарафыннан бер янакка сукканда икенчесен куеп тору кебек җебегәнлек булып кабул ителер иде. Әмма Байшоңкар-Ясүгәй туграсы янына тупланган кыятлылар саны биш мең ирдән артмый. Мондый вак-төяк көч белән мәркетләр өстенә бару үгез мөгезен сындырырга җыенган чебен өеренә тиң. Кыят кабиләсенең, Байшоңкар нәселенең дан-шөһрәтен саклап калу өчен нишләргә соң инде, нишләргә?
Тимучин атна-ун көн буе фәкать шушы хакта гына баш ватты, ашау-эчүдән, йокыдан мәхрүм калды. Баһадирның хәле яман читен һәм мондый тозактан чыгуның әмәле дә һич табылмый иде. Шулчакны Балдак- Далага, гел дә көтмәгәндә, Бавырчынын атасы Нагу-Баян кунакка килеп төште. Ашын ашаган, яшен яшәгән ак сакаллы картның киңәш-уңашы да төпле-ипле чыкты.
—Менә син, балакай, «әллә инде тайжутларны, чатҗиратларны, һич тә югы гамужә аганнар Дәритай, Тайчу, Канунны үзеңә ярдәмгә дәшеп караргамы», дисең. Инде уйлан. Бервакытны сиңа хыянәт кылып, үзеңне япа-ялгыз көе ташлап киткән бәкләр хәзер син өстенгә чыксын вә көчәйсен өчен ярдәм итәрләрме? Юк, мантыйкка сыймый бу. Аннары, аннары ярдәмгә эндәшү, димәк ки, баш июнең икенче ягы да бар бит. Син теше- йоны коелып, эче суырылган хәлсез бүреләр каршына барып тезләнәсеңме дә, әллә инде гайрәт чәчеп торган арысланга барып сыенасыңмы?
—Биш-алты өтек бүре эргәсенә барып йөз суы түккәнче, сыңар арыслан янына инеп ялвару отышлырак инде анысы, моңа шигем юктыр. Мәгәр ярдәм өмет итәрдәй арысланны каян табасы сон?
—Әйдә, инде ошбу арыслан хакында да без баш ватып карыйк. Хәтерем ялгышмаса, моннан тугыз санә элгәре, маймыл елында бугай, гирәйләр ыруының башлыгы Тугьрул хан да кара татарларга каршы яуга кергән иде. Соңра ул яуда татарлар өстен чыкты, ә без хансыз вә дүнгәләк кеби таралышкан-сибелгән ыру булып калдык, син беләсен булыр. Ие, менә шул яу барышында Тугьрул хан да катнашты. Җыендылар аны Керулен буена кысрыклап тукмый башлаганда синең атан Ясүгәй батыр ана ярдәмгә килде вә Тугьрулны үлем элмәгеннән коткарып калды. Шул яудан сон Тугьрул хан Ясүгәйне үзенең гомерлек борадәре, дип игълан итте. Хәтта, алар беләкләрен кисеп кан да алыштылар.
Тимучинның карашында энҗе кар бөртекләре өстендә уйнаклаган кояш нурларына охшаш якты чаткылар ялтырап алды, сулышы капты
—Син Тугьрул хан эргәсенә барып тезлән, дисен инде алайса. Шулаймы, Нагу-Баян би?
—Техчәнгәннең башына төкерүләре дә ихтимал. Юк, тезләнмә. Иң-ин затлы бүләкләреңне ал да, әйдә, юлга җыен. Әгәр ошбу арыслан сине иш итә икән, теше-йоны коелган теге бүреләр үзләре үк синен хозурыңа йөгереп килер.
4
ирәй-кираитлар ыруының би һәм батырлары кыятлылар кәрванын Тулы елга ярына килеп каршыласа да, Тугьрул хан үзе яшь баһадирны кабул итәргә бик үк ашыкмады. Яраннары ханның көтмәгәндә сырхаулап китүен сәбәп иткән булды, ә Тимучинның күнелен коот кимерде. Аптырагач бер би аша өлкән Ханбикәга кызыл якут ташлы беләзек озатгырды. Төнге күке пышылдавы тәэсир итте бугай, икенче
М
Г
танда Тимучинны ханнын кече сараена чакырттылар
Тугьрул инде мыек-сакаллары чалара башлаган, юан. дәү корсаклы ямьсе» бер ир иде. Ул Тимучинны тәхетеннән төшеп, кочагына кысып каршылады Эреләнмәде, Тимучин да иелеп анын жин очларын үпте, тәхет янында утырган ханбикәне дә бил бөгеп һәм олылап сәламләде һәр ике як хәл-әхвәл сорашкан булдылар. Ләкин уртада бер дә җылылык юк, әнгәмә дигәннәре һич ябышмый иде. Тимучин ым какты һәм залга үзе белән алып килгән бүләкләрне кертергә кушты. Бавырчы белән Жәлмә күтәргән тәпсиләр өстендәге алтын кысалы көзге, мәрҗән ташлы айбалта һәм кеш тиреләрен күргәч, ханбикәнең йөзе яктырды, тик Тугьрул хан карашында гына тәгәрәп төшү чаткылары бик үк сизелмәде Ул арада залга инде Хасар белән Билгүтай да керде. Алар кулларына Дәй чәчәннен бердәнбер кызына бирнә итеп биргән затлы тунын тоткан, кара төлке тиресенә беркетелгән энҗә бөртекләре залга үтеп кергән кояш нурларында язгы боз кыйпылчыкларыдай сихри, ымсындыргыч булып җемелдиләр иде Тунны күрүгә үк Тугьрул хан алтын тәхетеннән сикереп торды, Тимучинны янә кысып-кысып кочагына алды.
—Олыладын. картаймыш көнемдә дә күңелемне күрден. рәхмәт борадәрем.
Тәхеткә барып утыргач, Тугьрул затлы тунны тез өстенә салды да. ханбикәнең колагына иелеп болай пышылдады.
—Ошбу бүләк чин каханы кулыннан жаухуриларга гына бирелә торган олуг бер билгедер. Ә жаухури—ул бөтен төрки-магул даласында Ван-хан, ягъни чин каханынын вәзире, дигән дәрәҗә йөргүчедән кала икенче зат булыр.
Зал уртасында Тимучин телгә килде. Яшь баһадир башын берникадәр иеп сөйләсә дә, аһәңе кыю һәм нык иде
—Кайчандыр син минем атам Ясүгәй баһадирны үзеннен гомерлек борадәрен, дип атагансың, канын алышкансың Атам инде вафат, анын канын алып ошбу җиһанда без өч угыл калдык О, Тугьрул хан! Мәңгелеккә күчкән агам хакына дип син мине угылын итеп кабул кылсаң вә үз канатын астына алсан иде?!
Тимучиннын кайнар сүзләреннән сон дулкынланган Тугьрул хан бармак битләре белән күз яшьләрен сөртте, тавышы да калтыранып чыкты —Әйе, әйе Ясүгәйне оныту мөмкинме сон’! Син угылым, син угылым минем, Тимучин!
агу-Баян фаразлаган сүзләр, чыннан да. рас килде Тугьрул ханнын унбиш мең җайдаклы гаҗәеп зур чирү бирүен ишетүIә үк Тимучин янына чатҗиратлар төмәне дә килеп кушылды. Чатҗиратлар гирәи- кираитлар белән берлек төзеп яши, яу юлына чыккан төмәнне кабилә баһадиры үзе алып килгән икән. Ә ул кабилә башлыгы дигәннәре морҗага керсә. Тимучин аны артыннан да бик җинел таный торган Жәмуга булып чыкты. Балачакта аерылуны белмәс бу ике дус хәзер инде бәген чирүләре каршында кочаклашып күрештеләр Озакка сузмыйча шул көнне үк бер-берсен борадәрләр. диеп аташтылар, гомергә аркадашлар, җан дуслар булырга антлар беркеттеләр
Мәркет ыруынын җәйләүләре дошман көтми rue Гирәй. чагҗират һәм кыятлыларнын утыз мендек гаскәре аларны туздырып, сытып барды Орхон елгасы ярына җиткәч, баскынчы төмәннәр икегә бүленде Аәмугл батыр үз төмәне белән Орхонны кичте дә Селенга ягына китте Тимучин исә, егерме мен җайдаклы ике төмәнне алып, Баикүл буена юнәлде
Юк-бар бәрелешләр үткәреп атна чамасы баргач, мәркет бәге Чилу һәм анын туганнары, яраннары яшәгән җәйләүләргә лә килеп ирештеләр Чилу белән Карасу Тимучин явы турында, әлбәттә инде, күптән хәбәрдар
Н
иде. Орхон тамагында алар аны ике төмән яугир һәм шулар алдына тоташ чәнечкедән хасил киртәләр чылбыры тезеп каршылады. Тимучин ул чәнечкеле киртәләрне абайлап өлгермәгән иде, бер төмәнне шундук яуга ташлап нык ялгышты. Җайдакларның беренче ташкыны шул чәнечкеле киртәләр аша үткәндә җәяләреннән сынар ук та очыра алмыйча капылт авып төште. Аяклары, күкрәкләре чәнечкеләр белән теткәләнеп беткән йөзләгән яу атлары тоякларын, авызлык һәм йөгәннәрен җиргә бәрә-бәрә, озак тартыштылар. Йөзәрләгән җайдаклар да дошман угыннан бигрәк яраланган һәм җан ачысы белән тартышкан чаптарларның тояклары эләгүдән тынып-тынып калды.
Мондый мәхшәрне күзәтеп торган җайдакларны яна һөҗүмгә күтәрү, билгеле ки, чиксез авыр иде. Тимучин янына җыйналып менбашлары озак киңәштеләр. Күп очракта сүзсез генә торган Билгүтай аларны бу юлы көтелмәгән тәкъдиме белән тан калдырды.
—Тимучин! Бер мең җайдак бирсәң, мин әнә теге тау башына менәм. Шуннан мәркетләр өстенә бүрәнәләр илә ташлар очырамыз.
Тимучин кул астындагы чирүдән бер мен җайдак аерылып китүне шәйләп калсалар да, мәркетләр аларнын кай якка юнәлүен аңламадылар. Ә бермәлне янда гына торган биек тау битендә йөзәрләгән җәяүле пәйда булды һәм шул минутта ук мәркет укчылары өстенә эре-эре ташлар, юан бүрәнәләр тәгәрәп төшә башлады. Орхон тамагында коточкыч зур гарасат кузгалгандай булды, сафлар буталышты, бар иңкүлек өстен ачыргаланып һәм ярсып кычкырышкан тавыш каплап китте. Тимучин инде уз янындагы җайдакларны да яуга ташлагач, мәркетләр әлләни зур каршылык та күрсәтеп маташмады. Болай да сафларын, нөгәрләрен югалтып бетергән мәркет укчылары, зур кыяга килеп бәрелгән дулкын сыман чәчерәп, төрле якка качты.
Бу Тимучиннын ин әүвәлге зур җиңүе иде. Анын бик тә-бик тә тантана итәсе килде. Әмма әнисе Айлун әкә белән сөеклесе Бөртек кинәт аның күз алдына богауланган хәлдә килеп басты Тимучин чытырдатып йодрыкларын төйнәде, энекәшләре Хасар белән Билгүтай ягына борылгач, яман усал кычкырып, боерыклар ыргытты:
—Әй, сез, борадәрләр! Камчы илә кыздырганны көтәсезме әллә? Чилу бәйнең артыннан ыргылыгыз да. инәкәйне һәм Бөртекне тизрәк коткарыгыз!
Ул арада дала түрендә, тау итәге буйлап таралган Чилу бәй җәйләвенең бер очында көчле янгын купкан, ә аяусыз җил исә очкын һәм төтенне төрле якка куалый һәм тузгыта иде. Берзаманны кара сөрем бөтен җәйләү өстен каплап алды, тирмә-утарлар гел күренмәс булды. Һәрбер мизгел саен тик бер исем Тимучиннын чигәләрен сытып янгырады:
—Бөртек, Бөртек, Бөртек!..
Сагынудан, әрнү-газаплардан түземлеген җуйган Тимучин үз-үзен белештермичә, ярсып, кара айгырының касыгына типте. Хуждсынын дуамал кайнарлыгына ияләнгән айгыр, авыр пошкырып, ут һәм сөрем давылы эченә томырылды. Кара төтен туфанының үзәгенә барып кергәч, Тимучин берни күрми, аннан бер адым да калышмаска күнеккән Бавырчы белән Җәлмә дә күптән аны күздән җуйган иде. Төтен болытын ерып барган чакта Тимучин чаптарының күкрәгенә әле ис-акылын җуйган мәркетләр, әле өркү-өшәнүдән бәбәкләре акаеп чыккан иясез атлар килеп бәрелгәләде. Тимучин аларнын берсен-бер шәйләмәде, эчтән, бәгырь түреннән үк суырылып чыккан сагынулы тавыш белән кычкыруын белде:
—Кайда син, Бөртек? Бөр-т-е-е-к!
Тау итәгенең өстенәрәк менгәч, күз алдын каплап киткән төтен пәрдәсе ачылгандай булды. Артыш, өрәңге, карагач куаклары арасында ниндидер биек арбалар төркемен, шулар тирәсендә кайнашучы шәүләләрне шәйләп алгач, Тимучин шул тарафка ыргылды. Анда мәркет бәгенен бертуган энекәше Карасу белән бастырыктай озын гәүдәле Чылгыр- пәһлеван киемнәре ертылып-өзгәләнеп беткән Бөртек бикәне путаларга
урап азаплана иде. Үзенә таба кылыч айкап һәм ажгырып очкан жаидакны күрүгә үк. Карасу бәк сөңге тотып каршы төшкән иде. әмма берничә мизгелдән сон ул инде тоташ теленеп чыккан канлы бугазы белән гырылдап, аяк астына ауды Орышка дип корал хәстәрләмәгән Чылгыр- пәһлеван тегермән канатыдай иләмсез озын кулларын яман болгый - болгый карагач куаклары арасына ыргылды, һавада анын усал янап кисәткән тавышы гына асылынып калды
—Бик тантана кылма, Тимучин Синен белән киләчәктә орышларда күрешербез Шулчакта кан косасын алда әле'
—Тимучин. Тимучин, баһадирым минем!—дип еламсырап чакырган тавыш ишетелде Чәче-башы тузган, елый-елый шешенеп һәм ярсып беткән ярымшәрә Бөртек ике кулын югарыга чөйгән хәлдә ана таба атлап килә иде Зөфаф кичен дә татымый аерылышкан кияү белән кәләш бер-берсенен кайнар кочагына атылдылар.
6
иде-сигез ай чамасы үткәч. Бөртек угыл тапты Балдак-Далага гирәйләрдән. чатжират. нируннардан йөзәр-йөзәр тирмә кунак -/Лкки.ие Чаптарлар бәйгесе уздырып, бил алышып, ауга йөреп бер ай буе туи иттеләр Исеме «Жучи» дип тәгаенләнгән сабыйны телгә генә түгел, инде кулга алмаган бер кунак та калмады Чатжиратлар, гирәйләр анын хөрмәтенә дип әллә никадәрле бүләк китерделәр Тик Тимучин гына Бөртек бикә тирмәсенә атналар буена кереп карамады, кара көеп һәм урт чәйнәп йөрде. Сабый Жучи жирән Тимучинга бер дә охшамаган, дегет сыман кара чәчләре, корык кебек как һәм озынча гәүдәсе белән үк ул мәркегләрнен Чылгыр-пәһлеванына ныграк тарта иде
—Жучины коеп куйган Дәй чәчән, диләр бит Бабасы да арык тәнле, сагыз кеби кара кеше икән. Бөртек бикә киленне юкка табалама
Айлун бикә шул рәвешчә юанып караса да. Тимучиннын йөзе яктырмады Әле ярый Балда к-Даладагы бүтән артым анын күңелен дәртләндереп, үсендереп торды. Тимучиннын мәркетләр ыруына ясаган жинүле походыннан сон Байшонкан-Ясүгәй туграсы янына кайтып сыену тапкан кыятлылар саны ун мен тирмәдән дә артып китте. Ләкин Мәнгелек Күк Тәңре һәм тәкъдир-сукбай яшь баһадир өчен мондый бәхетне дә күпсенгән булып чыкты
Бәбәй туена кунакка килгән чакта Нагу-Баян карт аны, югыйсә, әллә ничә тапкыр кисәтеп үткән иле:
—Теге чакта япа-ялгыз калдырып сине ташлап киткән агаларын да, күрше ыру-кабиләләр дә кыятлыларнын көчәювеннән шүрли Татарлар турында бер гыйбрәтле гыйбарәне ишеткәнен бармы * Теге җиһанга күчкәч жәһәннәмдә. имеш, җәмгы халыкларны да аерым аерым казаннарга салып чыкканнар вә яннарына авыр гөрзи тоткан торгаклар бастырып куйганнар, ди Кем казаннан чыгарга маташа икән, шундыйарнын башына сугып кире чумдыралар Бер татарларны гына һичкем сакламый, ди Газраилләре килеп, ошбу хәлгә гаҗәпләнгәч, торгаклар кул гына селтәгән Боларны саклау кирәкми, әгәр берәр татар күтәрелә башлый икән, аны башкалары үзләре үк кире сөйрәп батыралар, имеш Менә, бүген магу i кабиләләре арасында ла шундый ук хәл. батыр. Аганнар да. мәрхүм Котул хан угыллары да синен гаярь юлбарыска әйләнүеңне һич теләми Аеруча тайжутлардан сак бул Ин беренче булып ташлап киткәннәре өчен алар синен үч алуыннан курка Ерак арага чыкма, юлда ялгыз йөрмә
— Бүредән курыкканнар гына урманга бармый ла ул Ә мин хатыннар итәген саклап утыра торган нәселдән түгел,—дип Тимучин кул гына селтәде. Нагу Баян сүзләренә илтифат итмәде
Жучи туеннан сон байтак айлар узды. Тимучиннын күңелендәге төер таралмады Ул һаман да Бөртек бикә тирмәсенең бусагасын сирәк
2 *
атлап керә, кыят ирләренең йөзләреннән дә гел кимсеткеч, мәсхәрәле караш кына эзли һәм менә шул. бәгырен туктаусыз кимерүче, яман корттан арынырга теләп, ауга йөрүләрне өстен күрә иде. Соңгысында да үзе белән жиде-сигез генә ирне алып, ул Соры-Айгыр үзәнлегенә таба сунарлыкка китте.
Аны биек, текә кыялар арасыннан шаулап аккан Кайнар чишмәгә килеп житкәндәрәк капылт эләктерделәр. Әүвәл һаваны йомран сызгырган тавыш чыгарып очкан уклар ярып узды һәм Тимучинны озатып килүче җайдакларның һәммәсе тин иярләре өстенә бөгелеп төште. Көтелмәгән һөҗүмнән өне алынган кара айгыр кешнәп-дулап арткы аякларына күтәрелде, уңга-сулга сикереп бәргәләнде. Әмма берничә мизгелдән соң ук инде Тимучинның гәүдәсен кылдан үргән аркан чорнап алды һәм кыят баһадиры өзәңгеләреннән суырылып жир өстенә очты.
Искә-аңга килгән һәм аякларына сикереп баскан чакта аны инде дистәләгән укчы уратып алган, ә каршында исә кулларына зәһәр камчы тоткан Торгытай бәк ияр өстеннән генә көлеп тора иде.
—Нәрсә, бөтен магул тирмәләрен үз эргәңә туплап хан булырга җыендыңмы, имгәк?—дип, каһкаһәле, зәһәр тавыш белән кешнәп сорады ул.—һавадагы бер көтү торнага йөгән кидерү хакында хыялланганчы, иң әүвәле, син кулындагы сыңар песнәккә—үз хатыныңа хуҗа булырга өйрән. Ул сиңа, азгын мәче кеби, мәркетләрдән бала ташымасын.
Торгытай бәк үзе ихахайлап көлде, ат көтүе сыман яман кешни- кешни укчылары ана кушылдылар. Тимучин гомер буе үзе хакында «мәркет баласы, Чилу бәй малае», дигән мәсхәрәле төрттерүләрне ишетүгә инде күнеккән, ул андый гайбәтне мыек астыннан көлеп кенә үткәрә торган иде. Ә менә бу юлы Жучины да «мәркет баласы», дип мыскыл итү Тимучиннын үтенә барып тиде. Ул селәүсен шикелле капылт сикерде дә. ярсып гыжлый-гыжлый Торгытайны ат өстеннән сөйрәп төшермәкче булды. Ләкин тайжутлар бәге иярендә коеп куйган кебек нык утырды, ул гына да түгел, кулындагы зәһәр камчы белән Тимучинны унлы-сулы китереп янаклый да башлады.
—Син бөтен тайжут кабиләсен пыран-заран китерергә ант эчкән түгел идеңме сон, хөрәсән? Менә сина, менә! Болай гына да калдырмыйм. Мин сине колчурама әйләндереп, аякларымны юарга мәҗбүр итәм әле!
Тимучинны тайжутлар кышлавына кадәр ат ияренә аркан белән тагып һәм камчылый-камчылый алып кайттылар. Тайжутлар үзләренә ин якын кардәш булган уранхай кабиләсе белән кушылып яши, кышлауга дип корылган тирмә-алачыклары да хәзер бергә икән. Торгытай шул уранхай кабиләсенең иң оста бер тимерчесенә шапырынып дәште:
—Җирсүдәй! Ошбу кыят мүкләгенең тояклары тотмый. Дагалале шуны. Кабат үз җәйләвенә кайту турында хыяллана да алмаслык булсын.
Шул көнне үк Тимучиннын кулларына богау салдылар, муенына арба тәгәрмәче кадәрле агач башмаклар кидерделәр. Тайжутларнын орчык хәтле генә малай-шалае да аңа әле таш ата, әле тибеп үтә, ул ашарга утырса җамаягын урлый, ә Тимучинда исә үч алу түгел, жавап кайтарырдай- сакланырдай да мөмкинлек юк иде. Олы бер кыят кабиләсенең данлыклы баһадиры Ясүгәй улы булган Тимучинның үз туганнары кулындагы кимсеткеч әсирлек, коллык көннәре шулай башланды.
Унбишенче бәйләм
1
онгы берничә ай буена Андрей кенәзгә якын килмәле түгел, нинди йомыш, нинди гозер белән генә янына кермәсеннәнр, ул бәйдән ычкынган эт шикелле котырына, теләсә кемне ертык тун урынына
С
өзгәләп ташларга әзер иде. Бөек кенәзнен тиктомалдан да күкерт сыман каоынуын күргәч, баш воеводасы Борис Жидиславич та. кала кенәхтәре пәм тиуннар да анын йортын әледән-әле урап кына үтә башлады Шуннан сон Андрей кенәз күп вакытын чиркәүләрдә һәм үз сараендагы иконалар каршында озын-озак гыйбадәт кылып уздыра торганга әйләнде Ләкин юк. көннәр буе сузылган гыйбадәтләрдән сон да ул җанына тынгы таба алмый, һәр хәтирә яки һәр яналык анын бәгыренә шырпы сыман кадалуын дәвам итә иде.
Болгарлар өстенә зур яу белән барып инде икенче улы—Мистиславы да яман шешенүдән вафат булганнан сон. Андрей кенәз үзенен дә. хатынының да кайгысын жинеләйтмәк ниятендә. Байгөл янына барып кергән иде Байгөл анын кипшенеп, бөкшәеп беткән кыяфәтен дә. иртә чаларган чәчләрен дә күз чалымына китереп тормады. Андрей бусаганы атлап узуга ук, ул анын өстенә үз сабыйларын явыз тилгәннән саклаучы ана каз ярсулыгы белән очып кунды.
—Үз бүлмәләренә бикләнеп дуңгыз булганчы эчтен-эчтен дә. хәзер жылы сүз вә миһербанлык көткән мескен кыяфәтендә монда керденме. җәллад? Юхаланма, елан. Битлегеңне йөз кат алыштырсаң да. минем син жәлладны гафу итәсем юк. Атан Юрии-кабәхәтнен минем газиз әткәемне агач ботагына асып үтерүен азсынгансың, туймас нәфесен һаман кан сораган икән. Син ике тапкыр минем Ватаныма яу оештырдың Шул синен ач-әрвахлык походларында минем сөлектәй ике газиз балам шәһит кипе. Мин газиз әткәем өчен дә, ул балаларым өчен дә си на сонгы сулышымача ләгънәт укыячакмын'
Хатынына үч итмәкче булып, Андрей кенәз үзенен төпчек улы Григорийны Байгөл кочагыннан йолкытып алдырды да. аны Владимир Суздаль епископы Феодор-атакай янына озаттырды Исәбенчә, ул гомер буе әнисе янында үскән, болгар һәм кыпчак телләрен энәсеннән жебенә кадәр белгән Григорийга Феодор-атакай үгет-нәсихәте, анын үрнәге аша христианлык рухын иңдермәкче иде. Әмма кала кенәхтәре һәм тиуннар бөтенләй дә көтелмәгән хәбәрләр китереп Андрей кенәзне өнсез калдырдылар
—Син Киев каласыннан митрополит дәрәҗәсен йолкып алып, аны Феодор-атакайга бирергә, шул юл белән Владимирны урыс җирләренең тулы үзәге итәргә хыялланып йөрисен, бөек кенәз Ә син монда урыс иле. бердәм дәүләт, дип жан атып йөргән бер вакытта Феодор-атакай авыллардан- авылларга күчә-күчә монахларны, инок һәм попларны талый Алтын- көмешләрен яшергән чиркәүләрнең байтагында ул инде попларның күзләрен чокып, телләрен кисеп алуга кадәр барып җитте Җитмәсә, ул атакай турында әле тагын яп-яшь малайларны үзе янына түшәккә ятарга мәжбүр итә икән, дип тә сөйлиләр. Шулай булгач, синен Григории төпчеген ул ерткыч епископ янында нинди эшкә генә өйрәнә алыр икән ’
Котырынган-шашкан Андрей Феодор-атакайнын кул-аякларына богау салдырды да. аны Киев митрополиты янына озаттырды Махсус хөкем карары буенча явыз Феодорнын анда телен кисеп алганнар, күзләрен чокыганнар, ун кулын һәм тагын нәрсәсендер чабып өзгәннәр Мондый хөкем-жәза турында ишетеп беркадәр тынычланса да. Андрей кенәз үзенен төпчеге Григорийны, барыбер дә. Боголюбовой» кире кайтармады Тынгы белмәс Бөек Новгород каласы бу вакытта янә баш күгәргән, моңа кадәр кенәз булып торган Рюрикны куып, ул инде ничәнче мәртәбә хуҗасы 1 көенчә һәм һичкемгә бил бирмичә яшәргә җыена иде Андрей яна кенәз итеп Новгородка Григорийны җибәреп карады Ләкин бер ел кадәре дә вакыт үтмәгәндер, новгородлылар анын төпчек улын да Владимирга куып кайтарды
Ул арала инде Киев каласыннан да судан алып утка сала торган хәбәр килеп җитте
—Син гади кенәз дәрәжәсендә калдырып киткән I леб энекәшен вафат Анын хакында кара халыкка «яман чирдән үлде», дигән ялган
җиткерделәр Ә чынында исә аны кала бояры Григорий Хотович суеп үтергән бит. Хәзер, әнә. Волынь. Галич, Дорогобуж, Новгород, Луцк кенәзләре Мстислав. Давид, Владимир, Рюрик, Роман бергә кушылганнар да, Киев каласын кулга төшергәннәр. Туганнары тарафыннан тәхеткә утыртылган Рюрикны да янә элеккечә «урыс җирләренең бөек кенәзе», дип игълан иткәннәр, ди...
Искиткеч хәбәрләр һаман агыла торды.
—Киев җирендә һичбер тынгылык юк. Хәзер анда Ростислав нәселе белән Олег оныклары тынышу белми үзара сугышалар. Галич кенәзе Ярославнын вәхшилегенә бөтен Киев халкы ярсый, гасабилана, ди. Ул Анастасия атлы бер фәхишәгә гашыйк булган да, үз хатыны белән балаларын зинданга бикләп тота, көн саен җәзалый башлаган. Ярый әле беркөнне хезмәтчеләре ярдәм иткәннәр дә, Ярослав хатыны улын алып Польша җиренә качкан Ярослав теге фәхишә Анастасия белән инде ачыктан-ачык типтерә, хезмәтчеләрен эт урынына кыйната, изә башлаган. Шуннан ары түземлеген җуйган Галич боярлары туфаннан да яман фетнә күгәргәннәр. Теге Анастасияне учак өстенә ташлап, яндырып үтергәннәр. Аннан янә Ростиславныкылар баш калкыткан Алар синен энекәшен Ярополкны кулга төшергәннәр Син сугыш уты кабызсаң, алар аны аманат итеп кулланмакчы икән...
Андрейны Чернигов кенәзе Святослав белән Олег нәселе яу походы оештырырга котырта башлады.
—Энекәшең дошман кулында. Үзеңнең намусыңны сакларга да алынмассыңмыни? Без бит яуга әзер. Фәрман гына юлла.
Андрей Ростислав нәселе белән ике арадагы низагны тыныч кына хәл итмәкче булды. Козьма ватагасы белән бергә килеп кушылган яңа сугышчылар арасында Михна-Кабан атлы элеккеге Киев пәһлеваны да бар иде. Андрей шуны чакыртып китерде дә, Ростиславныкыларга шундый сүзләр тапшырырга кушты:
—Киев өлкәсе минем биләмәм ул. Рюрик аны калдырып Смолен- скига китсен. Фетнәне оештыруда төп гаепче булган Мстиславны исә урыс җирендә бөтенләй күрәсем килми. Анысы җаны теләгән якка чыгып качсын...
Ә Михна-Кабан Киев җиреннән бөтенләй адәм көлкесенә калып кайтты Котырынган Мстислав аның чәч-сакалын кыркып бетергән, җитмәсә аның аша Андрей кенәз өстенә дә ушат-ушат пычрак түккән икән.
—Ул Ростиславныкыларнын да кенәз икәнлекләрен онытып, безне малай-шалай итеп сөйләшмәкче була. Без аннан курыкмыйбыз, әйдә, яуга килсен. Аны да менә шулай кыркып җибәрербез..
Мондый мәсхәрәгә түзү гайре җебегәнлек, әмма җиденче дистәсе белән барган Андрейның инде походларга йөрердәй куәте юк иде. Ул үз янына төпчек энекәшләре Михаил һәм Всеволод белән әлегәчә эшсез- вазифасыз яткан Григорийны чакыртып алды. Күрсәтмә-боерыкларны да, картларга хас булганча, ашыкмыйча тезде.
—Бүген үк һәр тарафка—Суздальга, Белоозерога, Новгородка, Муром- га. Рязаньга чапкыннар җибәрегез. Мин үзем Полоцк, Туров, Гродно, Пинск, Смоленск калаларыннан дружиналар көтәм Суздаль-Рязаньнардан полклар килгәнче үк юлга чыгу хәерле. Барча дружиналар соңыннан Чернигов кенәзе җирендә кушылырлар. Поход барышында гаскәрне минем бердәнбер углым һәм дәвамчым Григорий җитәкләр, аңа воеводам Борис Жидиславич ярдәм итәр. Гаскәрне икегә бүләргә туры килсә, анын икенче яртысын Чернигов кенәзе Святослав кулына тапшырырсыз. Ул походларга бик күп йөргән кеше, яунын рәтен белә. Киевны яуламыйча торып кире борылмагыз!..
Чернигов биләмәсе җирендә бергә кушылган чакта Андрей Боголюб яклы кенәзләрнең саны гына да егермедән арткан, ә алар кул астындагы барча гаскәр илле меңләп кылыч исәпләнә иде. Теләсә кайсы чит дәүләт өчен дә куркыныч көч булган мондый гаскәр турында ишетүгә үк, Киев
тэхетеиа утырган Рюрик кенә? каланы ташлап кипе Андрей якяылар киевка оер ук атмыйча да бәреп керде Ләкин әле жинү яуланмаган. гюрик гаскәре Киевны калдырса да, аннан илле чакрымдагы Вышегород каласында ныгып урнашкан иде Ана Белогород. Галич калаларыннан ла берничә полк ярдәмгә килеп җиткән. диделәр
Илле мен кешелек гаскәргә өстәмәгә әле тагын киевлыларны. якын-тирәдәге угыз-бәрәндиләрне дә алып егермедән артык кенәз хәзер инде Вышегород өстенә ябырылды Гаскәр белән әле Григории, але Андрейның төпчек энекәше, унтугыз яшьлек Всеволод, әле сакал-мыегы чаларган Чернигов кенәзе Святослав командалык ипе. Дружиналарны ничәмә-ничә тапкыр штурмга ташлап карадылар, бертөрле дә файдасы күренмәде Рюрик яклылар ачлыктан, сусызлыктан жан берергә риза, әмма аларнын Андрей кенәз каршында тезләнергә, ирекләрен җуярга исәбе юк иле Тугыз атнага сузылган камап торудан сон Андрей яклы егерме кенәз дә үз дружиналарын алып, туган биләмәләренә таралырга мәжбүр булды
Җиңелү тамгасы күтәреп кайткан төпчек улын Андрей кенәз ачы хурлану хисләренә күмелеп каршылады Ләкин моны Григорийның үтенә сиздермәде, бар ачуын, гарьләнү-үкенүен эченә йопы ла. күбрәк вакытын янә гыйбадәткә багышлап уздыра торганга әйләнде Яшьлегендә ул төзергә хыялланган бердәм дәүләт әлегәчә юк һәм анын әле булган каләресе лә. иске кафтан сыман, һәрбер жөе буенча шатыр-шотыр килеп умырыла, жимерелә иде. Андрей моны анлап-күреп торды, әмма бу хәвефне туктатырлык көч-чараны эзләп таба алмады
Ә бер танда анын сараена киемнәре тәмам теткәләнгән, үзе шыр сөяккә калып, йөзеп куе сакал-мыек баскан Макар килеп керде Иске воеводаның үлеме хакында хәбәр алгач. Андрезз кенәз нәкъ ярты ел чамасы элек шушы Макарны ерак Нократ буендагы Колын-Хлынов кальгасына яна хужа итеп куган иде. Менә, борылып кайткан, димәк, эш пешмәгән. Нигә кире кайткан, нәрсә булган анда9
Хужанын соравын да көтмичә, гыжлый-гыжлый. Макар үзе сүз башлады:
—Анда яшәгән вотяклар, чирмеш, болгарлар янына Новгородтан качкан урыслар да барып кушылган Безгә буйсынып, ясак түләп яшиселәре килмәгән Беркөнне бергә берләшеп баш күтәргәннәр лә. кальга башлыгы булып торган Борис белән анын яраннарын суеп бетергәннәр Безне лә көчле тозак корып каршы алдылар, минем бар отрядны диярлек кырып бетерделәр Көч-хәл белән генә качып котыла алдык Чирмеш урманнары эченә качкан идек, анда тагын вотяклар белән арлар куа башлады Барча иптәшләрем һәлак булды. Әллә нинди сазлы к-чытырманлыклар аша. ачка кыркыла-кыркыла кайтып җиттем Хлыновлылар беркемгә дә буйсынмыйча, үзбаш булып яшәргә җыена Менә шундый яман хәлләр, хужам.
«Иске буа сыман җимерелә, җимерелә дәүләт», дип күңеленнән генә янып сызланды да. Андрей Макарны эттән алып эткә сала-сала куып ук чыгарды Ялгыз калгач, эчтән сыза-көя һаман ла шул Хлынов турында уйлануын белде Бер минутта зиһене кинәт яктыргандай булды
Юк. чирмеш-вотяк түгел, ә болгарлар баш күтәргән анда Шулар Хлыновны кулга төшереп янә Колын кальгасына әйләндергән Ике тапкыр поход белән бардым, икесендә лә балаларымны үтереп, гаскәремне туздырып кайтардылар Урыс кенәзлекләре оеша, берет ә алмый, ә алар анда һаман жинү тантана итә. үргә менә бара. Минем куллан көч китә, моны башка кенәзләр дә күреп тора. Шуңа ачар мина буйсынырга теләми Әле ү земнен коргаксыган агач хәленә төшмәвемне күрсәтергә кирәк Монын өчен ин кулае—Болгар өстенә яна поход ясау Әйе. яна поход' «Талау походы» дисән, башка кенәзләр дә кушылмый качмаячак Кабат тантана итәрлегем дә. янә ияр өстенә менәрлегем дә бик бар әле минем»
Поход турында фикер алышырга дип. Андрей үз янына Байгалиен
энекәшләре Хәким белән Расүлне, аларнын кияүләрен, Болгарга бетмәс үчле булган Хәмбәлне дәштерде. Ләкин Расүл атлы каенэнекәше Владимир каласыннан Боголюбового килеп тормаган, үз фикерен бер яраны аша гына әйтеп җибәргән:
—Элеккеге ике походында ике улынны югалту аз булды микәнни? Юк инде, җизнәкәй. Минем каргаларга азык буласым килми. Аннары, үз илем өстенә кылыч күтәреп мәнге барасым юк!
Кайнешендәге мондый тәкәбберлекне, гыйсъянлыкны ишетеп, Андрей әүвәл авыз ачып бүкән сыман торды. Аннары күзләрен акайтты да үкереп үк җибәрде.
—Мин аны атасы кебек үк итеп дарга асачакмын, хәсисне!
Мәгарәдәй тынлык эчендә байтак вакыт сүзсез утырдылар. Андрей һәркайсына караш ташлап чыкты, ләкин Хәмбәл булып Хәмбәл дә походны яклап сынар сүз дә әйтмәде. Аптырагач, Андрей кулын селтәп кенә, якыннарына таралырга кушты.
2
ндрей янына чакырылган ирләр шул кичтә үк Хәкимнең кияве Петр өенә җыелышты. Кенәзгә үчле булган, ана теш кайраган бояр һәм сәүдәгәрләр Владимир каласында инде байтак икән, Петр өстәле артына тезелгән ирләрне саный башлагач, алар егермедән дә артык булып чыкты. Алдан ук сүз беркеткән сыман, ирләрнен һәммәсе дә билләренә корал аскан иде. Әүвәл Андрей кенәз исемен искә алучы кеше булмады. Әмма хәмердән бушатылган стаканнар кунакларның телен тиз ачтырды.
—Андрей кенәз шаша. Җиденче дистәне ваклый бит инде, акылдан ычкына башлавы шулдыр,—дип, беренче булып, аны каланын ин абруйлы бояры Аверкий Ефрем телгә алган иде. Анын сүзләрен, өй хуҗасы буларак, Петр элеп китте.
—Кулыннан дәүләт ычкына, шуңа котыра ул. Оят түгелмени? «Олуг кенәз мин генә, Киев—вассал», дип башкаланы тез астына салмакчы иде дә, Ростиславныкылар ана кукиш күрсәтте. Глебны үтереп, башкалага хуҗа булып кына калмадылар, ә Андрейның энесе Ярополкны бүгенгәчә әсир итеп тоталар. Төпчек улы Григорий башта Бөек Новгородтан колак каккан иде. аннары инде Вышегород яныннан да күтенә тибеп кайтардылар. Хәтта, шул ерак Нократтагы Хлынов булып Хлынов кальгасы да ана баш бирергә теләми. Менә шуңа күрә яна поход оештырып, абруен кабат кайтарырга омтыла ул. Безнең җилкәгә утырып, җәннәтнең үзәгенә барып кермәкче, ай-яй оста!
—Менә шиш ана! Карт комганын учлап тик утырсын!—дип, бер дә көтмәгәндә, мона кадәр ипле, тыныч сәүдәгәр булып танылган Хәким сикереп торды.—Ул карт тәренең, барыбер, бер походы да уңмый. Болгар өстенә элек тә ике мәртәбә яу белән барып карады бит инде. Икесендә дә йоны өтелгән шәрә бүре сыман куып кайтардылар. Меңәрләгән сөлектәй ир шунда ятып калды. Инде без дә козгыннар өчен азык булыйкмыни?
Сәүдә остасы Геронтий урыныннан кубып сүз башлады:
—Яким-туган бик тә дөрес әйтә. Андрей кенәз походка чыга икән, тагын менәрләгән кардәшләребезне югалтачакбыз, ә аларнын ятим балаларын шул ук Андрей яраннары базарларда кол итеп сатачак. Ул Андрей явызга тагын да үзебезнең үк урыс җирләрен талаттырып, коргаксытты рып булмас.
—Үлем, үлем тиеш ул котырган эткә!—дип, биш-алты ир шундук йодрыкларын югарыга чөеп үкерде.
Янда сүзсез генә утырган Рәсүлгә таба ымлап, юлда кәрваннар йөртүче Иоким тезеп китте:
—Сез хак әйтәсез, туганнар. Безнең Андрей кенәзне барып суюдан
А
башка чарабыз юк. Әнә, ул бүген походка барудан баш тартканы өчен Еәсүл сәүдәгәрне асып үтерү белән яный Каршы торуыбызны белеп ала икән, иртәгә безне дә шул ук язмыш көтә Йә иртәгә ул безне дарга аса. йә без бүген үк анын үзен җәһәннәмгә олактырабыз Андрей кенәз сараена һөҗүмне кичектерү үзебез өчен үк үлем Юлга ашыгыйк, туганкайлар, юлга!
«Үлем» сүзе әйтелгән, ин куркыныч үр инде үтелгән иде Тагын берәр йотым хәмер эчеп алгач, тынычланыбрак фикерләүгә күчтеләр Алдан сүз беркетеп куйган шикелле бермәлне һәммәсенен дә карашы Хәмбәлгә текәлде. Ин усал фетнәче кыяфәтендә сорауны Петр бирде
—Ә син нишләргә җыенасын, Анбал Ясин?—Рус җиренә качып килгәннән бирле Хәмбәл Хисамны Владимир сәүдәгәрләре шулай дип атап йөртә иде,—Син жебек таракан шикелле берәр ярыкка качып калырсыңмы, әллә безне кенәзгә үк барып сатарсыңмы'’ Син койрыгынны сыртка салып төлкедәй качып китүгә дә. сынар адәмне түгел, бөтен халкынны сатып йөрүгә дә күнеккән бит инде
—Йә, син кем яклы?—дип. һәммәсе дә кылычларын ана таба төбәп җанвар кыргыйлыгы белән кычкырдылар
Хәмбәл өшәнеп калды, урыныннан сикереп стенага елышты Әмма ана якынаеп килгән кылыч очлары да, шашкан карашлар да чиксез үткен иде Ул ачыргаланып, ярсып кычкыра-кычкыра акланырга гына мәҗбүр булды.
—Мин сезнең белән лә инде, сезнен белән. Алла коллары' Кенәз белән ике тапкыр Болгар өстенә кайтып карадым Әмма икесендә дә яман алдады, мина тәхетемне кайтарып бирмәде ул. Күралмыйм мин аны. күралмыйм!
Шулчагында Владимир каласынын капка сакчылары өчен җаваплы Гордей телгә килде
—Кенәз өстенә барсак, анын безне коралланып каршы алуы бар бит. Димәк, анын коралларын алып яшерергә, шулай итеп аны ике кулсыз калдырырга кирәк. Ә Анбал—Андрей кенәзнен бик тә ышанычлы кешесе, анын казначысы Әйтик, безнен беребезне дә төнлә кенәз сараена якын җибәрмиләр Ә Анбалга һәрчакта юл ачык Шулай булгач әйдә, ул сарайга үгсен дә, Андрей кенәзнен кылычларын алып чыксын әле
— һе! Әгәр безне сатса0—дип. һәммәсе дә янә күмәк купты - Берьялгызын анда җибәрсәк, бу ана ин кулай очрак бит
—Сатмыйм, сатмыйм! Сез бармыйсыз икән, аны үзем суям'-дип. Хәмбәл янә шашты, ярсыды Үзенең ипле, тыныч тавышы белән көтмәгәндә Хәким сәер генә итеп өстәп куйды
—Сатмый, сага алмый ул. юкка кайгырма!ыз. Сарайда безнен яклы тагын бер сугышчы бар Анбал безне сата-нитә калса, шул сугышчы аның үзен суеп үтерәчәк.
Һәммәсе дә сорау тулы караш белән Хәкимгә төбә.иеләр Ә ул кулы белән ирләргә урыннарына утырырга ишарәләде.
—Ул кешенең исемен мин сезгә, әлбәттә. Анбал барында әйтмим Әмма белеп торыгыз, ул бик тә ышанычлы кеше Анын инде бу вакытка, хәтта, кылыч-хәнҗәрләрне урлап яки яшереп куйган булуы ла мөмкин
Шулай да ирләрнең Хәмбәлне үзләреннән ерак җибәрәсе тәре килмәде Кыюлык өчен дип тагын берәр йогым хәмер дөнкеп куйдылар да, төн уртасы җиткәндә һәммәсе бергәләп юлга кузгалдылар
3
гермедән артык гыйсъянчы жайдак Боголюбонога килеп җиткән чакта юн дегет сыман кап-кара, күзгә төртсәләр дә беркем берни күренмәслек иле Шушы хәл аларга кыю. җитез хәрәкәт кылырга ярдәм дә итеп куйды
Е
Сарай сакчыларының күбесе бу вакытта инде жиде бабасын онытып тирән йокыга талган, уяу дигәннәренен дә хәле аңкы-миңке иде. Фетнәчеләр йокыдагы сакчыларның һәммәсен диярлек тавыш-тынсыз гына суеп чыкты. Шулай да кайсыдыр бер саксызынын кылыч кыны йокыдагы каравылчының тимер калканына бәрелеп яңгырады да, әнә шул тавыш икеме-өчме торгакны капылт сикәндерде.
—Әй, нәрсә шалтыратасыз, ни бар анда?—дип сакчылар кулларына кылычларын алып, фетнәчеләргә таба атлый башлаган иде дә, алары да, муеннарына кадалган хәнҗәр яраларыннан авыр ыңгырашып, туфрак өстенә ауды. Диварлардан кенәз сараена кадәр булган ара инде ачык иде. Бояр Аверкий Ефрем һәммә фетнәчегә ишетелерлек итеп катгый әйтеп куйды:
—Бетте, туганкайлар. Артка юл бикләнде. Андрей түгел, шайтан үзе каршы килсә дә, чигенү юк инде.
Моны, әлбәттә, һәркем анлый иде. Беренче кан коелды, фетнә башланды, хәзер инде берчакта да аларны гафу итүче табылмаячак иде. Шуны уйлый-уйлый гыйсъянчылар кылычларын тагын да ныграк кысты, кенәз сараена таба да гайрәтләнеп, сүзсез атладылар.
Сарай ишек төбендә сакчы-мазар юк, ни гажәп, хәтта, ишек булып ишек ачык иде. Аверкий бояр ымлавы буенча уннан артык фетнәче сарай тирәли таралып каравылга басты, биш-алты ир кылычларын яуга әзер тотып, эчкә атлады. Эчкә узганнар арасында Хәмбәл дә бар, аны әледән-әле кылыч очы белән төртә-төртә башка ирләр алга әйди иде. Шуңадырмы дәү гәүдәле Хәмбәл адым саен һаман ярсый төшеп, нәфрәтләнеп барды.
Фетнәчеләр коридорда да һичкем булмавына гажәпсенгән иде, әмма өч-дүрт адым алда карлыккан тавыш белән берәү телгә килде.
—Кем бар анда? Козьма, әллә син кайттыңмы?
Хәмбәл дә, Хәким һәм аның кияве Петр да тиз таныды. Тавыш иясе һаман да шул. хуҗасына тугры эт сыман бирелгән. Прокопий— жансакчы иде. Бу юлы да коридорга аркылы ятып, кенәзнең ишек төбен саклый икән, мескен. Ул аягына күтәрелеп өлгерсә дә. үзенең муенына килеп ябышкан аюдай Хәмбәлнен көченә каршы тора алмады. Ишек төбен саклаучы «эт» картайган һәм аның тәненнән гайрәт киткән иде шул инде. Ләкин соңгы минутында бер мизгелгә булса да катил кулыннан ычкынып ул. барыбер, коридорга сөрән салып алды.
—Кенәз! Ке-нәз!
Икенче мизгелдә исә Хәмбәл янә аны тимердәй кыскычлары белән китереп буды, бугаз кимерчәкләренең шытырдап сынганы яңгырап ишетелде. Ул арада инде Андрейның ятагы да нык шыгырдап алды.
—Кем ул анда?
һәммә ипләр баш түбәләренә күсәк килеп төшкән сыман идәнгә тез чүктеләр. Тын алулар ишетелмәс булды. Ярый әле беренче булып Петр айный алды.
—Пр-ро-ко-пий.
Петрның тавышы төнге тынлыкта хәтәр яңгыраса да нык калтырап чыкты һәм моны Андрей кенәз тиз аерып өлгерде. Ишек аша дәшкән тавышы зәһәр усал иде.
—Юк. Прокопий түгел, Алдама, эт!
Фетнәчеләр искә-анга килде. Яшеренеп, юхаланып маташунын файдасы юк иде. Котырынып бүлмә ишегенә тибә башладылар. Ләкин имән ишек такталары ныклы, калын, алар аннан-моннан гына тибүләргә һич бирешми иде. Бүлмә эчендә Андрей да мәлҗерәп тормады. Ул яшь, гайрәтле вакытындагы җитезлек белән бүлмә түренә ыргылды, ашыга- кабалана мич буендагы стенаны тиз-тиз капшап чыкты Бүрәнәләрдәге тимер элмәкләрнең барчасы да үз урынында, ә хәнҗәре белән изге Бористан истәлек булып калган кадерле кылычыннан җилләр искән иде. Андрей авыр сыкрап куллары белән башын кочаклады.
—Ах, син, хыянәтче хатын!
Шул минула имән ишек күгәненнән каерылып очты. Дөбер-шатыр килеп бүлмәгә ирләр атылып керле һәм икесе шундук Андрейнын бугазына оарып ябышты. Башкалары дөп-дөп китереп кенәзнен башын, сыртын, кабыргаларын төя башлады. Җиденче дистәсе белән барган, шактый кипшенә төшкән Андрейга яшьлектәге гайрәте-куәте кайтты диярсен. Авыр гыжласа да, әүвәл бер дошманын тез астына бөгеп салды, аннан икенчесен мич арасына селтәп очырды. Бүлмәгә кергән ирләр бишәү- алтау, алар караңгыда бср-берсен аермый иде. күрәсен. Арадан кайсыдыр берсе икенчесенә хәнжәр белән кат-кат чәнчеп алды.
— Мин үзебезнеке лә. Архип. Архип бит мин,—дип. теге бичара яман ыңгырашып идәнгә аугач кына, һәммәсе дә акылына килде. Аларнын күзләре карангылыкка ияләнә башлаган иде инде Кылычларын, хәнжәрлә- рен сузып, кенәз өстенә ябырылдылар Хәнжәр-кылыч очлары Андрейнын гәүдәсен дистәләгән урыннан гишкәләде, сөякләренә кадалып чыкырдады. Кенәз инде канга батып беткән, ә үзе һаман аумый, мәгърур имән сыман селкенми дә аягүрә басып тора иде. Җитмәсә, ул әле гыжылдаган, усал тавыш белән сөйләнә дә башлады.
—Минем нинди явызлыгым тиде сезгә? Нигә канымны коясыз? Мин сезнен һәммәгезгә дә икмәк ашатучы бит.
Тагын кемдер аңа хәнжәр кадап алды Андрей инде сүгенүгә күчте.
—Ходай Тәгалә минем өчен барыбер үч алачак. Ләгънәт, ләгънәт сезгә, хәшәрәтләр!
Фетнәчеләр ярсып-котырынып тагын берничә мәртәбә хәнжәр- кылычларын Андрейнын тәненә батырды Кенәз. ниһаять, яман гыжлап идән өстенә ауды. Гыйсъянчылар аны дөмекте, дип уйлады, күрәсен. Читтә авыр ыңгырашып яткан Архипны кулларына күгәрделәр дә. ашыга- каударлана коридорга чыгып йөгерделәр.
— Бер-ике мизгел узуга ук Андрей анга килде. Ах-вах килеп ыңгыраша-сызлана гына аякларына күтәрелде һәм бүлмәсеннән чыгып, икенче катка алып менә торган баскычка габа дөп-дөп атлап китте. Аның тавышы катилләрне янә тукталырга мәжбүр итте Ыргыла-бәрелә кабат кенәз бүлмәсенә әйләнеп кайттылар. Андрейны тапмагач һәммәсен дә хәвеф биләп алды.
—Инде дөмеккән сыман иде бит. кая киткән сон бу?
—Әгәр кенәзне качырсак, безнең башлар бетте
— Нигә сөйләнеп торабыз соң? Әйдә, тизрәк эзлик.
Ниндидер шәм кисәге табып шуны кабыздылар Идәндә кан таплары ярылып ята иде. Шулар эзеннән барып баскыч буена җиттеләр Андрей кенәз баскыч басмалары астында посып утыра иде. Катилләрдән Йөзен капламакчы булып ул ун кулын югары күтәрде. Ләкин шул минутта ук Петр яман селтәнде дә. шушы сынар кулны капылт чабып өхте Андрейнын инде куәте-жегәре гел калмаган иде
—Җанымны синен кулларына тапшырам, йә. Ходаем!—дип авыр ыңгырашты да тынды.
Катилләр ул төнне сарайны аш ы га-кабалана ташлап китсәләр лә. һичбер төрле чан сугу, ыгы-зыгы булмагач, тан атуга янә бирегә җыйналдылар. Алар нык кызмача. шуна батыр иде Әүвәл сарай эченә узып кенәз санлыгын эзләп таптылар. Андагы барча знже-мәрҗән. алтын- комешне аерым бер арбага бушатып. Владимир каласына озаттылар Аннары кенәзнен шәраб келәтенә үтеп, янә тантанага бирелделәр
Кояш шактый гына югары күтәрелгәч кенәз сараена Козьма кайтып керде Кичә аны Байгол Боголюбоводан Владимирга җибәргән, ә таң атканда када хәвефле хәбәр белән тулган иде инде Башын түбән иеп, кайгыдан кара көеп кайткан хезмәтче сарай янында торучы кешеләрдән тик бер генә әйбер турында сорады
— Кенәз кайда ята?
—Этләргә ризык булсын, дип катилләр аны яшелчә бакчасына
чыгарып ташлады. Янына барасы булма. Катилләр кенәзгә хәерхаһ кешенең үзен дә дөмектерәбез, дип, кат-кат янадылар.
Козьма ике дә уйлап тормады, төп-төз адымнар белән бакчага кереп китте. Туфрак-ләм белән укмашып беткән Андрейнын җәсәде жирдә ауный, муенын-янакларын чебен сарган иде. Козьма аның каршына килеп тезләнүгә үк елый башлады.
—Их, газиз кенәзкәем! Элек көчле иден, сизгер иден бит син. Ә бу юлы яныңа катилләр, җәлладлар килүен нишләп сизмәдең сон? Эх, нигә генә диеп кичә сине ташлап киттем икән?..
Берзаманны бакчага Хәмбәл килеп керде. Нурсыз да, мәгънәсез дә караш белән текәлеп озак карап торды. Козьма ничарадан бичара рәвештә шуңа сүз катты.
—Анбал, хәерсез җан! Хуҗабызның гәүдәсен берәр әйбер белән капларга иде бит. Келәмме, япмамы, тәрәзәдән шунын берсен ташла.
Хәмбәлнен җавабы күзләре сыман ук нурсыз, салкын чыкты.
—Без аны этләргә ташладык. Югал моннан!
—Ах, син, хайван!—дип, Козьма үзен-үзе белештермичә кычкырып ук җибәрде —Кенәзне этләргәме? Ә син хәтерлисенме соң, хәерсез? Анын алдына килеп тезләнгән чакта синен өстендә юньле кием дә юк, син шыр кылкадан гына хасил иден бит. Хәзер, әнә, син бәрхеткә төренгәнсең, ә кенәз шәрә ята. Этҗан булма. Бар, зинһар, ни булса да ташла.
Үткәнен, мескен чагын исенә төшерү Хәмбәлне сындырды. Ул тиздән Андрей кенәз җеназасы өстенә бер келәм белән юрган аламасы чыгарып ташлады. Шуларга төреп һәм иңбашына күтәреп Козьма мәетне бистә чиркәвенә илткән иде, катилләрнен үч алуыннан шүрләп анда да кертмәделәр. Ике көн, ике төн буена Козьма кичәге хаким гәүдәсен утын сараенда саклап чыкты Ул арада катилләр кенәзнен каладагы сараен «чишендерергә» дип, Владимирга ук китеп барган, ә анда исә бөтен кала буенча Андрей туганнарының, боярларның йортларын тоташ талау башланган икән инде Өченче көнне генә Андрейнын җеназасын чиркәүгә кертеп табутка салдылар. Җиденче көндә кенәз мәетен Владимир каласына алып киттеләр дә, Изге Ана чиркәве зиратында, ниһаять, качып-посып җиргә иңдерделәр. Бөек кенәз кылган эшләрне искә алып сөйләүче һичкем табылмады.
4
тна-ун көн үтте, ә катилләрне эзләүче, аларга кагылучы кеше һаман күренмәде. Гаҗәеп, коточкыч хәл: Владимир-Суздаль җирендә .катилләр кайгысы түгел, кенәзлекне һәм Андрей мәрхүмнен барча туган-тумачасын тик бер генә хафа—тәхет чире генә биләп алган иде.
Бушап калган тәхеткә дәгъва кылучылар бик тиз һәм күп табылды. Владимир-Суздаль җирендә бөек кенәз булып күтәрелүгә Андрейнын әлегәчә исән туганнары—Юрий Долгорук уллары—Святослав, Михаил, Всеволод кына түгел, бактын исә күптән вафат Мстислав һәм Ростиславтан калып, инде үсеп җиткән, башка вак кала хуҗалары булып утырган Ярослав, Мстислав белән Ярополк та бик лаек икән бит. Биләмә боярлары, эре сәүдәгәрләр, воевода һәм тиуннар, алар гына да түгел, инде җыен эте-бете менә шушы исемнәр тирәсендә сүз куертты, ызгышты, тәпәләште, пычакка-пычак килде. Фәкать бер дәгъвачы, иң-ин канунлысы—Андрей кенәзнен исән калган бердәнбер улы, унҗиде яшьлек Григорийнын исемен генә ялгыш та телгә алмадылар.
Тәхет тирәсендәге мәхшәргә, ин беренче булып, Владимир халкы үзе оеткы салды Гәрчә кала халкы әле Юрий Долгорукнын үз каршында ук тәхеткә анын ин төпчек уллары Михаил белән Всеволодны утыртырга ант иткән булса да, моннан егерме ел чамасы элек үк Андрейга юл куеп, вәгъдәсен беренче кат бозды. Шуннан соң инде хыянәткә юл ачылган
А
де. Андреи вафатыннан сон да моннан бик житез файдаландылар гязань илчеләре коткысына бирелеп алар, ин әүвәл. Ростислав угзары Тр?ГаН Л'Һтислав бел’*н Ярополкны тәхеткә чакырып чапкыннар юллады I егеләр Мәскәүдә тукталып һәм «булачак» тәхетне юа-юа типтереп яткан чакта Владимир капкасы төбенә Андреинын энекәше Михаил килеп житге. Хәзер инде владимирлылар яна хыянәт юлына басты һәм Михаилны эчкә уздырды Муромлылар белән рязаньлыларны ияртеп капка төбенә Мстислав һәм Ярополк килгәч, владимирлылар аларга баш ияргә теләмәде. Ике арадагы кан коюлы сугыш жиде атна барды, илле көн (!) буена жир инрәп һәм янадан-яна мәетләр өеме белән сугарылып торды.
Ниһаять, илленче көндә Михаил акылына килде дә. тәхетенә, дөньясына төкереп, башка кенәпеккә чыгып китте Владимир тәхетенә Ярополк менде. Мстиславы Ростовка ризалашты. Әмма беркадәр вакыт узгач, владимирлыларны боярлар кубызына биеп утыручы Ярополк та туйдырды. Анын арт ягына тибеп, владимирлылар тәхеткә янә Михаилны дәште Михаилнын юлга чыгуын ишеткәч. Ростовтагы Мстислав әтәч сыман ярсып, ияр өстенә менде. Ике гаскәр Владимирдан биш чакрым ераклыкта канлы яуга керде Владимирлылар моны кала диварлары өстеннән генә күзәттеләр. Тагын яна хыянәт әзерләнә кем өстен чыга, калага шул керәчәк иде. Бу юлы Ходай үзе ярдәм итте бугай—Михаил жинде һәм тәхеткә узды
Менә шуннан сон гына Владимирда, ниһаять. Андрей кенәзнсн жанын кыючыларны искә төшерделәр Яна хакимнен хөкеме аяусыз, карары корыч булды:
—Фетнәчеләр ягына авышып иренә хыянәт иткән Байгөл-Васили- саны мичкәгә томалап күлгә ыргытырга!
—Кенәз куенында жылынып еланга әверелгән килмешәк Анбал Ясинны сарай капкасы каршында бер йөз ук атып теткәләп бетерергә'
—Фетнәдә катнашкан башка катилләрнен барысын да лар агачларына асып үтерергә!
Хөкем карары тормышка ашырылганнан сон. ни өчендер Андрейнын бердәнбер улын бик тә, бик тә тырышып эзләделәр Әмма Григорий печән кибәнендәге энә сыман юкка чыккан иде
Уналтынчы бәйләм
1
ндрей Боголюбнын вафаты турында хәбәр алгач. Ибраһим хан әүвәл ни уйларга да белми аптырап калды. Урыс кенәзе никадәр генә явыз булмасын, мәгәр анын катилләр кулыннан жан бирүе— ул дошманыңа да теләми торган аяныч бер үлем һәм. кеше буларак, хәтта, кызгандыра да иде.
Аннары инде рус җиреннән шактый сәер хәбәрләр агыла башлады
—Владимирда тәхет өчен үзара яу башланган Андрейнын энесе Михаилга каршы Мстислав илә Ярополк атлы җигәннәре пычакка пычак килеп кан коешалар, ди. Ә ул Мстислав белән Ярополк Рязань кенәзенә кайнешләр тиеш, жизнәләре исә аларны котыртып-өстереп ята. корал, алайлар белән дә ярдәм итә икән.
Болары инде көндәш ил башлыгынын күңеленә сары май булып ята торган хәбәрләр иде Чөнки Ибраһим хан Владимир-Суздаль кенәзлегенен сонгы елларда нәсел үгезе сыман ныгый, көрәя баруын ла. аның инде аранына гына сыймыйча, сикереп чыгып, чит ятларны сөзә башлаячагын да тосп-сизеп торды. Рязаньпыларнын каршы чыгуы .пай гына да түгел, хәтта, инде күсәк күтәреп дөмбәсли башлавы Владимир кенәзлегенен хәлсезләнүенә китерәсен Ибраһим хан андый һәм мондый
А
ызгыш-талашны, әлбәттә, яклый гына иде. Мондый чакта аның әле көйсез ир белән хатын якалашканда койма ярыгына капланган күршеләр сыман гади күзәтүче генә булып каласы да килмәде, пыскый башлаган учакка ул үз куллары белән куз һәм дары өстәмәкче булды. Шул максат белән якын-тирәдәге бәк һәм тарханнарга ашыгыч фәрман куды.
—Артык вә кирәксез булган коралларны ни тиклем җыя аласыз, жәмгысын да Ага-Базар эргәсенә бик тиз китерегез.
һичкемне кисәтми-нитмичә Ибраһим хан үзе юлга җыена башлады. Дистәгә якын корабка ашлык тутыртгырды, хәзинәдән кадак-кадак алтын- көмеш, энҗе-мәрҗән алды. Инде һәммәсе дә әзер булып үзен озата барачак меңлек белән яраннары ачыклангач кына бертуган энесе әмир Хәсәнне янына дәштереп алды.
—Рәзән кенәзе Глеб янына кунакка барамыз, юлга җыен.
Әмир Хәсән аяз көнне яңгыраган күк күкрәве сыман көтелмәгән һәм дорфа сорау бирде:
—Нием калган анда?
—Мин калган, мин—Бөек Болгар ханы.
—Ә-ә, Чатыртауга биргесез олуг байлык икән. Бармый булмас инде...
Ибраһим хан белән әмир Хәсән сонгы берничә ел буена шул рәвешчә чеметешеп яши. Әмир Хәсән әле малай-шалай, яшүсмер генә чагында бу кадәр үк телле түгел иде. Соңгы вакытларда, менә, гел азау тешен күрсәтә башлады, абыйсының бер генә фәрманын да күндәмлек һәм итәгать белән кабул иткәне юк. Ибраһим хан, әлбәттә, барысын да ишетеп, белеп тора. Әмир Хәсәнне ханның баш вәзире булган Мәрчура котырта. Егетләр яше белән генә барган әмир күңеленә хөсетлек, үч, мәкер орлыкларын чәчеп шул агулый. Билгеле, Ибраһим хан Мәрчураны инде күптән илдән куа да, дарга аса да алган булыр иде. Ләкин энекәшенең кешелеге, табигате сазда үскән усак үзәге сыман үзе черек икән, аңа йөгән кидерүче бәндә барыбер табылачак бит. Менә ни сәбәпле Ибраһим хан Хәсәнне Биләр каласында, тәхет эргәсендә калдырып китә алмый. Гәрчә анын белән бер корабта йөзеп, бер казаннан ашау күңелле булмаса да, җан тынычлыгы хакына ул энесен үзе белән ала.
Ә мәркәздә, әйдә, Сәлим идарә итә торсын. Ул унбиш яшендә, әлбәттә, малай-шалай гына әле. Мәгәр Ибраһим хан аның янында инде чал сакалга чумган сәрдәрен, меңәрләгән сынауларны узган тугры юлбарысны—Корнай батырны калдыра бит. Шулай булгач, анын улы Сәлим шаһзадә өчен пайтәхеттә хәвеф тумаячак. Хәвеф дигәннәренең юлда Ибраһим ханның үз алдына килеп басуы мөмкин. Чөнки Рязань кенәзлегенә ханның сак башлыгы булып Тургай, Корнай улы, бара. Ул да әле бик яшь, егермесе дә тулмаган. Әлеге поход—аңа ышанып тапшырылган иң беренче зур эш. Әмма Ибраһим ханның шушындый адымнарга бармый башка чарасы юк. Сәлим, Тургай ише яшьләрне дә, корыч кылыч хәзерләгәндәге сыман итеп, әле утка, әле суга тыгып чыныктырасы, сыныйсы, үстерәсе бар бит.
2
өкчеләр иңендәге капчыкларда тоташ ташкын булып агылган гәрәбәдәй ашлыкны, кораблардан чыгарылып Ука ярына тау-тау өелгән көбә, очлым, айбалта, сөңге, ятаганнарны күргәч, Рязань кенәзе Глеб шатлыгыннан чак-чак кына биеп җибәрмәде.
—Мина корал-шайман кирәклеген каян белдең, күрше?—дип ул әледән-әле Ибраһим ханны иңнәреннән кочып алудан да тыелып кадалмады, уйларын-ниятләрен дә капылт ачып салды.—Мин каенэнекәш- ләремнең берәрсен Владимир каласына утыртмыйча торып һич тыначак түгел. Андрей үзе һәм аның яклылар Владимир тәхетен егерме ел буена
Й
.ИНД« у^итәр! Бодай булгач, мин ул Андрей-этжаннын энекәшләре Михаил белән Всеволодның тетмәләрен тетәм'
УК^ ярына тезелеп үзен каршылаучы боярлар арасында инде күптән мәрхүм булган Бәрәж ханнын улы Чилбир бәкне күргәч. Ибраһим хан имәнеп үк китте. «Атасы Бәрәж вафатыннан сон ук юкка чыккан иде. менә кайда сыену тапкан икән, кара син аны! Урыс икмәген ашап, кяфер көйләренә бии торгач кемгә әверелгәнсеңдер, анысын чамалармы з» с#мма боярлар белән куллар бирешә-бирешә күрешкән чакта чират ана жигкәч, Ибраһим хан күнелендәге шикләрен Чилбир бәкнен үзенә һич тә сиздермәде.
“минем карендәш менә кайда икән бит, ә без сине югалттык,— диде дә, Ибраһим хан аны. хәтта, кочагына кысты һәм һич тә көтелмәгән сүзләр тезеп салды.—Сабы сынган балта сыман теләсә кайда аунап йөрмә инде син. Болгарын, халкын бар бит. туган өенә кайт.
Кенәз сараена кайткач. Глеб, каланын ин күренекле боярларын жыеп. олы кунак хөрмәтенә тәүге мәжлес ясады. Хан кадәр хан кунак булып гади кенәз йортына көн дә килми Ибраһим ханнын кунакка төшүе үзенә ялгыш кына тәтегән олы бәхет булуын Глеб нык чамалый һәм, әлбәттә, моны бөтен кенәзлекләргә, барча рус халкына белдертү өчен жаны-тәне белән кыбырсына иде
Түрдәге өстәл янына килеп угыргач та, өстенә чәчәкле кин сарафан кигән, маңгаена энже-мәржән белән бизәлгән кәккүш-калфак элгән аксыл чәчле кызны күреп Ибраһим ханның эченә ут йөгерде. Кызый шактый йомры гәүдәле, мул күкрәкле. Бит очлары пешкән алма сыман алсуланып тора. Кашлар карлыгач канаты шикелле тигез сызылып киткән. Озын, куе керфекләре арасында нәни йолдыз булып терекөмеш сыман елгыр, шаян күзләр елтырый.
Ханнын төп юлйөртүчесе булып килгән һәм колакларын шомрайтып утырган сәүдәгәрләр башлыгы Иркәнәш би өстәл артындагы күз атыш уенын бик тиз сизде бугай, үзеннән аныклык кертүне кирәк тапты.
—Глеб кенәзнен өлкән кызы Вышелюба бу. Сазаган кыз булса да. бер яучыны да үзенә якын җибәрми, бик көрпәле, бер саплам да җылы сүз әйтә белми, диләр.
Ибраһим хан үзен беркадәр уңайсызрак хәлдә тойса да җавап бирми калмады.
—Җайдаклары жебегән туры килгәндер. Юньле җайдак булса, әллә нинди чыгымчы биягә дә авызлык кидерә белер иде
Кунаклар шактый кызып уен-җыр башлагач, шушы Вышелюба гел Ибраһим хан каршына килеп кәс-кәс биеде, шул адымы белән зур кунакны шабыр тиргә салды. Ибраһим хан өстәл артыннан сикереп чыгып яшьләргә кушылудан чак тыелып утырды. Ул ханлыгына, дәрәҗәсенә, гайбәтенә дә төкереп бирер иде. Анын кадакланган сыман игеп урынында үзенең яше, олылыгы тотты. Ибраһим гомер буе төз һәм озын буйлы, чандыр гәүдәле, бакыр сыман, кояшта янган йөзле, чаларуны белмәс дегет чәчле булды. Шуңа күрә анын төгәл яшен чамалый алмыйча күпләр алданды. Ә ул хәзер алтынчы дистәне кырлап бара бит инде, әйтергә генә ансат.
Кунакны төрледән-төрле теләкләр юллый-юллый сыйла} дәвам иткәч, Вышелюба Ибраһим ханга шәраб белән мөлдерәмә тулы кубок китереп бирде. Шулчагында Ибраһим хан анын кулларына кагылды, башы әйләнеп китте Кызның куллары песиле тал бөресе кебек йомшак, шома, үз гомерендә таш чыгарудан, кылыч селтәүдән, калалар төзүдән башканы белмәгән ханнын мондый нәфислекне татыганы, күргәне юк иде Мәжлес тәмамланып түшәккә егылгач та. Ибраһим хан төн буена шушы йомшак, назлы куллар белән саташып чыкты Анын өчен җиһанда шул нәфис куллардан, кәккүш-калфак кигән мул имчәкле кыздан да кадерлерәк, затлырак базалык калмаган иде инде
Икенче көнне түшәктән баш калкытырга да өлгерә алмадылар.
инде кенәз үзе кереп, табын артына дәште. Бу юлы Глеб туарылган, хәзер инде сый-нигъмәт татырга дип боярларны гына түгел, ә каланың ин бай сәүдәгәрләрен, һөнәр осталарын, дружинасындагы йөзбашларны— берсен-бер калдырмыйча кунакка алган иде. Ибраһим хан менә шунда, өч йөздән артык рязаньлы каршында. Глеб кенәзнен күнелен күрмәкче. хужа кешене зурламакчы булды. Өстәл артына иңеп беркадәр утыргач та. ул үзенен урыныннан торып басты, бармак шартлатып кына махсус фәрман бирде Шул минутта ук залга кулларына көмеш тәпсиләр тоткан сугышчылар керә башлады. Тәпсиләрнен берсендә көмеш тәнкәләр өеме ялтыраса, икенчесе алтын белән тулы, ә берсеннән-берсе мәһабәтрәк һәм сылурак сугышчылар чылбыры биек тау итәгендә бәреп чыккан чишмә суы сыман мәнге бетмәс шикелле тоела иде. Сугышчыларның кергән берсе тәпсиләрне Глеб кенәз өстәленә тезә барды һәм берзаманны, инде анысы тулгач, Ибраһим хан бүләкләре башка өстәлләргә дә күчә башлады. Шулай да, ниһаять, дусларда аяк ялына дип бирелә торган иң сонгы һәм ин татлы шәраб сурәтендә залга энже-мәржәннәр, якут асылташлар белән тулы берничә тәпси керде. Асылташларның күз явын алып елкылдавын күргәч, залдагы өч йөз кунакнын һәркайсы авызларын ачып торып басты. Менә шулчагында инде Ибраһим хан үзе телгә килде:
—Рәзәнлеләр, хөрмәтле дустларым, күршеләрем минем! Без сезнең хозурга ин эчкерсез хисләр белән кунак булып килдек. Без сезнең белән ут күршеләр булып яшәсәк тә, үтә дә сирәк вә ни үкенеч, орыш мәйданында гына очрашамыз. Вәләкин ошбу жиһанда кияү-кәләш алмашып, кода-кодача булып, кунакларга барышып яшәү кулайрак булыр иде. Менә бит, күреп торасыз, улчагында бүләге дә мулдан, сый-нигъмәте дә татлы, затлы була. Шулай икән, әйдәгез, ошбу дөньяда туган-тумача, кода-кодача булып яшик. Ә сезгә бөтен урыс мәмләкәтенең тоткасы вә күчәре булып яшәргә язсын, амин!
Глеб кенәз әле залга кертелгән алтын-көмеш тәпсиләрне күргәч тә бизгәк тоткан сырхау шикелле дулкынлана-калтырый башлаган иде. Ибраһим ханнын эчкерсез һәм кайнар булып яңгыраган мөрәҗәгатен дә ишеткәч, хужа кешенең күзләреннән инде яшь тамчылары ук бәреп чыкты. Ул яна кымыз сыман уйнаклаган хисләрен тыеп кала алмыйча, атылып килеп. Ибраһим ханны кочагына кысты, сүзләрен дә бөтен залга ишетелерлек итеп әйтте:
—Ә нигә озакка сузарга да, үзебездән башламаска әле, Ибраһим хан? Әйдә, минем өлкән кызым Вышелюбаны син үзеңә хатынлыкка ал да, без туганнар һәм бер-беребезгә ныклы терәк булыйк.
Ибраһим хан сөенечтән бугазына килеп утырган төенне дә йота алмый торды. Ул Глеб кенәздән чиксез рәхмәт, кайнар вәгъдә сүзләрен дә көтә, күңелендә тышауларын өзеп качарга ашкынган тулпар шикелле ярсу хыял да бар. әмма хуҗа кеше нәкъ менә шул өмет-хыялкайны йөзләгән рязаньлылар каршында ярып салыр, дип һич томанламый иде.
—Кызын безнен дингә күчәр микән, кенәз? Шундый шартым бар бит...—диде ул дулкынланып.
Глеб кенәз өчен бу колак ишетмәгән яңалык түгел иде. жавабын тиз тапты.
—Күчәр, күчәр, сезнең дингә дә күчәр. Озата килүчеләрең арасында муллаң да бар иде кебек. Шуны чакыр да, әйдә, кызны әфсенләсен.
Ә бераздан Глеб кенәз бөтен зал өстенә ярып салды.
—Минем яна кияү өчен тост тәкъдим итәм! Ибраһим хан өчен!
3
ыерлар атавына кайтып җиткән чакта Ибраһим ханны болгар һәм биләрлеләрнен гажәеп зур флотилиясе каршы алды Йөзәрләгән каек һәм көймәләр, әйтерсең лә, Иделнең билен буып алган
С
ханнын кайту юлын тоташ бикләгәннәр Нәкъ уртада торган олы баркас сәхнәсенә Сәлим чыгып баскан Бертуктамый җилфердәгән хан әләме астында көмеш көбәгә төренгән көе кукраеп торса да. елмаюдан җәелеп китәргә ымсынган авызын көч-хәл белән тыя Ибраһим хан улынын канәгать йөзенә караш ташлады да. ирексездән. күнеленнән генә, сүгенеп үк куйды. «Тәхет ташлап иөрүләрнен нинди хәвеф-каза тудырырга мөмкин икәнен белмисен шул әле син. шалпавыз! Әле ярый атан тинтәк түгел, ул сине чукырдай җәмгы көндәшләрне үзе илә йөртә»
Ибраһим хан үзе баскан кораб сәхнәсеннән артка карап алды Әнә. күмер сыман кара көеп чыккан әмир Хәсән уртын чәйни-чәйни ялгыз басып тора. Әнә. корабнын икенче ягында Чилбир бәк үзенен улы Газины алдына кочып баскан Чилбирнын керфекләрен беркадәр кыса төшеп төбәлгән карашыннан ниндидер өметсезлек һәм шикләнү саркыла кебек Ул юлга кузгалыр алдыннан Ибраһим хан янына үзе килде Соравында ук икеләнү-шомлану чагыла иде
—Син мине теге чакта уйнап, күнелне кытыклау өчен генә чакырдыңмы. әллә Болгар җиренә кайтырга чынлап торып рөхсәт итәсенме9
Ибраһим хан аны-моны уйламый җавап бирде
- Кайт, әлбәттә Ихлас чакырам мин Мәмләкәтемез иркен, ә син үги түгел. Гидайлыкта гомер кичерүче сынар углына гына, мөгаен дә. җылы почмак табар—Аннары өстәде —Нур-Сувар каласы гомер бакый сезнен нәселнен биләмәсе булды. Атан кеби гыйсъянлык яисә катиллек юлына басмыйсын икән, иншалла, ул биләмә тора-бара янә синеке булыр. Шаять, ризасындыр?
— Риза. риза... Рәхмәт!
Чилбир ул вакытта шул рәвешчә корабка имгән иде. Ә күнеле барыбер тыныч түгел, күрәсен Әнә бит. хәзер карашындагы шикләнү хисләрен дә яшерә алмый, җитмәсә ате сабый улын да. оясын тилгәннән сакларга җыенган ата каз шикелле, ике кулы белән кап ып баскан Шулай, илдән аерылып чит табактан ашау, кыек юлда йөрү шөбһәле, сак кешегә әверелдерә инде ул.
Ибраһим хан тагын бер мәртәбә Сәлим тарафына караш ташлады да йөрәге сызып куйды «Көтүдәге айгыр шикелле, бүреләр тешеннән әлегә үзем саклыйм Мәгәр көтмәгәндә мәңгелеккә күчсәм, ул әрсез бүреләр өереннән ничек сакланырсың’ »
Каршы алучылар нәкъ Богылтау каршына килеп Идел бутан иле Ибраһим хан текә тау тирәли тезелеп киткән бүрәнә диварларга таба текәлде дә. бермәл уйга калып торды Бу кальганы халык «Богылтау» дип тә, «Өчиле» дип тә Йөртә. Хатирәләргә баксан. ана Тимер Мөэмин хан моннан йөз дә җитмеш—йөз дә сиксән еллар элек нигез салган инде Мәгәр юл унаенда бик тә җайлы булып утырганга күрә аны урысларның ушкуйлары да. яу гаскәрләре дә гел-гел талап торган Әле. әнә. Болгарга ясаган беренче походы вакытында аны Андрей кенәз дә тоташ яндырып үтте Менә шул сәбәпле бер дә мантый ныгып китә алмый бу Богылтау дигәннәре Ә мәмләкәт хужасынын күзләре белән баксан. бер генә дошманга да биргесез кальга—корыч калкан төзеп кую өчен менә дигән урын лабаса. Бер ягыннан аны Идел саклый, икенче яктан инеш. Кальга артында әле тагын бер-бер артлы тезелешеп киткән дистәләп күлләр бар Тавы биек, текә Көнбатыш якта төбе күренмәс ерым Дошман тигез яланнар, зәнгәр елга-күлләр уртасында түбәтәй шикелле калкып торган әлеге тауга якын килү өчен генә дә күпме интегәчәк, никадәр кан коячак? Гади кальга гына түгел, мәркәзнен ү зен дә төзен куярлык бит монда! Нишләп мона тикле ошбу төшне игътибарсыз нисез калдырган ул?..
—Әйдә. Богылтауга таба борылыгыз, туй итәмез!—дип. Ибраһим хан оран салуга ук Идел өстендәге йөзәрләгән каек-көимә текә яр буена ябырылды Абыстайдагы күнел көрлеге, шатлык әмир Хәсәннен үтен сытты бугай, анын майсыз арба күчәре шыгырдаган сыман сыкрап һәм з. .к. v • мз
үртәлеп мыгырдаган тавышы ишетелде.
—Уен-муен түгел, картаеп беткән хан кяфер бичәсе алып кайта бит. Әйдә, кышкы утардан сон япан кырга чыгарылган язгы бозау кеби кушаяклап сикер, бие, шашын, бөек Болгар халкы! Иртәгә олуг хан синен үзеңне дә кяфер ясап куймагае!
Уртларын шыгырдатырга мәжбүр булса да, Ибраһим хан дәшми калды, түзде. Энекәше көнләшүдән тиресенә сыймый икән, ни хәл итмәк кирәк? Арттан өреп калучы һәрбер көчек саен тукталып, ана таш ыргытып вакыт дигән алтынкайны юкка-барга сарыф итеп булмас...
Богылтау өстенә менгәч, Вышелюбаны җитәкләгән көе Ибраһим хан бөтен тирә-юньне дикъкать белән янә карап чыкты, үтә канәгать калды. Алар кабат әйләнеп кайткан чакта текә яр өстенә иркен чатыр корылган, ханның яраннары хәзер учак тергезү, казан асу белән мәшгуль иде. Шулчагында хан чатыры янындагы алтын казаннарның берсен эләктереп. Вышелюба телгә килде.
—Хан табыны өчен су алырга үзем барыйм әле.
Сөенеченнән гүзәл җәйрән сыман сикергәләп йөргән ханбикәне барчасы да елмаеп һәм хуплап озата калды. Хан чатыры янына Богылтау кальгасынын башлыгы булып торган Илтимер би дә чакырылган иде. Шул Ибраһим ханга бик тә сәер риваять тезеп салды.
—Ошбу тауда элек заманнарда явыз бер аҗдаһа яшәгән, еланнар мыжгып торган, диләр. Әүвәл шуларны, кура яндырып, моннан куганнар, ди. Аннары гына яна кирмән төзү мәшәкатенә керешкәннәр. Тимер Мөэмин хан ошбу гамәлгә үзенен улы Нургали шаһзадәне тәгаенләгән булган. Мәгәренки шаһзадәнең үзеннән яшереп кенә аның яраннарына яшерен фәрман да түндергән. «Кирмән нигезенә корбан китеренез. Чишмә бәреп чыккан урынга тәүге инсан булып кем килә, шуны корбан итеңез. Шунсыз ошбу кирмән күкрәп үсүгә мәңге ирешмәстер». Азатлар менә шушы инеш ягында, текә тау эргәсендә туфрак казыганнар. Чишмә бәреп чыккан. Вәләкин берзаманны, иң тәүге инсан булып, чишмә хозурына Нургали килеп җиткән. Әлбәттә, азатлар шаһзадәне корбан кылырга үтә кызганганнар. Аның урынына бер этне корбан кылып, кирмән нигезенә иңдергәннәр. Шул хакта ханга хәбәр иткәч, ул яман дулаган да, шундый фараз әйткән: «Ошбу кирмән киләчәктә этләр кулына эләгәчәк икән».
Күңелсез риваятьтән соң, Ибраһим хан әсәренеп, агарынып калды, йөзеннән нур качты. Мәет озаткан шикелле, уйга чумып, озак утырдылар. Бераздан соң гына Илтимер би үзенең хикәятен очлап куйды.
—Байтак гомер үтте, мәгәренки кирмәннең этләр кулына калганы юк әле. Шөкер, бүгенгәчә ана үземез хуҗамыз... Ә шаһзадәне халык һич тә онытмаган. Инеш эргәсендәге чишмәне ул әле булса Нургали чишмәсе, дип атап йөртә.
Шулчагында тау битеннән аста, инеш ярында Вышелюбанын ачыргаланып-инәлеп кычкырган тавышы ишетелде:
—Казан, казаным! Алтын казанкаем!
Хәвефләнеп һәммәсе дә чатырдан атылып чыкты. Вышелюба кулларын чәбәкли-чәбәкли инеш яры буенча сикергәләп йөри, үзе яшь аралаш гел тәкърарлый иде:
—Алтын казаным төпкә төшеп китте. Казан, казанкаем!
Ибраһим хан чын-чынлап, җаны-тәне белән өзгәләнгән Вышелюбанын сабый бала сыман сикергәләп йөрүенә мөкиббән китеп торды- торды да. бөтен Богылтау өстен яңгыратып көлә башлады.
—Мин сина тагын бер казан бирәм. Әйдә, анысын да су төбенә төшереп җибәр дә, янә бие әле.
Вышелюба иреннәрен турсайтты, чынлап үпкәләде. Ул үпкәләсә дә гүзәл, ә олыгайган хан шундый байлыкка ия булуы белән үк бик бәхетле иде.
Икенче көнне песи баласы кебек иркәләнеп, тартылып-сузылып
кына кояш күтәрелде, ал тан атты. Азатлар, газиләр хакимне каршыларга дип сафка тезелгән чакта ханның өр-яна фәрманы инде әзер иде:
—Богыл тау кальгасы урынына ак ташларга төреп, яна кирмән нигезләргә, кала тергезергә. Ошбу гамәл хакына бөтен Болгар мәмләкәтеннән Мөһәндисләр илә бер мен тиклем ташчыларны, мигьмарларны. сәүдә осталарын чакырып китерергә. Кирмән-кала төзү вазифасы мәмләкәтеме знен олуг бәге—әмир Хәсән жәнабларына иңдерелә Бер йөз азат белән әмир Хәсән бүгеннән үк Богылтауда кала.
4
п-ак юрганнарга төренгән Ибраһим хан сарайнын икенче катындагы кече залда, ин-ин түрдә, түшәк өстендә ята. Тәрәзәләр артындагы бөтен жиһан да ап-ак. Тышта кыш уртасы; буран булса да якты.
Ибраһим хан яктылыкка, җиһан аклыгына түзә алмый Тәрәзәләрне инде күптән киез пәрдәләр белән томалаттырды. Шуна күрә зал эчендә хәзер тонык караңгылык, тынлык хөкем сөрә Юкка-барга хан янына керүче, аны борчучы юк
Менә инде биш-алты ай буена Ибраһим хан әллә нинди чирдән җәфа чигә. Дистәгә якын табиблар, өшкерүчеләр, имчеләр дә чакырып карады, әмма аның хасталык сәбәпләрен белүче, анлата алучы юк Ә Ибраһим ханның ничә айлар буе тамагыннан беркавым ризык үтми, кендектән аста ниндидер бер елан анын тәнен кисеп-кисеп талый Хан инде бу вакыт эчендә су күрмәгән агач мичкә сыман тәмам кибеп, коргаксып калды. Тәне сөяк белән тиредән генә хасил, җегәр дигәне дә көнләп кими бара.
Ибраһим ханнын хәзер төп шөгыле—уйлау Ә уйларның тау чишмәсе кебек мәнге бетәсе юк. Төннәр буе йоклый алмый, сызланып яткан чакта Ибраһим хан хыялы аша бар җиһанны аркылыдан буйга йөреп чыга. Үзенә күрә, әллә канларга керә, һәммәсен бизмәнгә салып үлчи, сыный, чамалый. Ә тан атты исә инде үз янына вәзирләрне, бәк һәм әмирләрне чакыртып төпченә, сораштыра, һәркайсынын җелегенә үтә Тегеләр бернәрсә дә яшерми, һәр тарафны энәсеннән җебенә тиклем, бәйнә-бәйнә сөйләп чыга кебек Ләкин тегеләр күз алдыннан югалуга ханны янә яман корт талый башлый, икеләнү һәм шик күмеп китә. Яраннар бер генә эшне дә ханнын үзе кебек җиренә җиткереп, җеген - җеккә китереп үтәмәгәндер булып тоела башлый.
Бүген дә. әнә. акрын гына ишек шыгырдады, ярыкта Мәрчуранын балавыз сынныкы шикелле саргылт, хиссез-хәрәкәтсез йөзе чагылды Ибраһим ханның чырай сытардай куәте юк иде. шуна күрә карашын читкә алды, керфекләрен йомды Әйе. бу бәндәне Ибраһим хан күрә, күтәрә алмый Әмма барыбер түзә Чөнки Мәрчура кадәр үк күпне күргән, тәҗрибәле икенче бер ирне Болгар дәүләтеннән табу кыен Ә карап торышка мокыт кына булып күренгән шушы Мәрчура-вәзир яшьлегендә Бохарада укыган. Чин җиренә барып килергә җитешкән. Болгар иленә кайткач, тәжарәт эшенә керешеп. Киевта, Румда. Ләһстанда булган Шушы үзе кетмер. үзе елгыр бәндәнен гагын Багдад хәлифәсе булып хәлифә янына кадәр барып кайтуын да искә алгач, янә ни өстәмәк кирәк'.’ Кыскасы, ул бармаган, ул күрмәгән ил юк. Шуна күрә кайсы мәмләкәттә ни генә булмасын, жилнен кай тарафка таба исәчәген, кем белән сату итү отышлы, кемгә аяк чалырга кирәк— Мәрчура вәзир һәммәсен дә аллан белеп тора, ялгышмый. Җитмәсә, анын әле болгарныкыларга да борыны бик сизгер Кайсы кала ханнан хәреж яшерә, кайсы бәкне тәхет янынарак елыштырырга, кайсын аяк чалып егарга кирәк—Мәрчура вәзир мәмләкәт биләре белән шахмат тактасындагы сыннар шикелле уйный, бер генә вилаять хуҗасына да үсеп, азынып, көрәеп китәргә ирек бирми Менә ни сәбәпле ана тешен кысып түзә Ибраһим хан.
А
Мәрчура өч-дүрт төргәк кәгазь тотып кергән иде. Шуларга таба ияге белән ымлап сүз башлады:
—Богылтаудагы Казан кирмәненнән сәүдәгәрләр нөгәре кайтып төште. Әмир хәзрәтләре дивар тергезүне тәмамлаган, хәзер яна мәсҗед төзү мәшәкатьләренә керешкән. Ташчыларга, мигъмарларга ризык җитми икән. Шул нисбәттән икмәк вә куй сораган. Мин инде Сәмәрә бикә белән Сарычин тарханга фәрманнар юлладым. Сәмәрә бикә—он. ә Сарычин елкы көтүе китерергә тиеш.
Ибраһим ханнын елан кабыгы сыман яргаланып беткән иреннәре арасыннан иске самавыр борыныннан саркыган су тамчылары кебек көттереп һәм сузылып кына берничә сүз савылды.
—Тагын... нинди хәбәрләр бар?
—Рәзән кенәзе Глеб бабан тарафыннан ингән хәбәрләр гайре сәер. Дәште кыпчакта «Лачын Хисами» кушаматлы ниндидер яна сәрдәр табылган. Әрбәт-воеводаның вафатыннан файдаланып, шул сәрдәр Мәскәү кальгасын көлгә әйләндереп киткән. Әле Сүздәлгә тиклем үтеп, ошбу каланы да басып алырга ният иткән дә, мәгәр жегәре җитмәгән. Ахыр чиктә, бистәләрен яндырып, кире чиккән.
Селкенердәй куәте булмаса да, Ибраһим хан түшәгеннән кузгалгандай итте. Эчкә баткан, бөрешкән яңаклары кура жиләге сыман тимгел- тимгел булып кызарып чыкты. Гаҗәпләнүдән, хәлсезлектән көрмәкләнгән теле санаулы авазлар гына сытып чыгара алды.
—Ничек, урысларның... йөрәгенә тиклем үтә алган сон ул?.. «Лачын» ниндәй инсан?
Мәрчура күзләрен кагып бетерелмәгән кадак сыман тырпайтып тик торды, бераздан гына инбашларын сикерткәләп алды.
—Үзем дә аптырыйм, гыйззәтле хан Кыпчакларның Тугьлый ханнары бар иде. Янә дә килеп Күбәк, Кузай, Әнәкләре барлыгын да беләм. Көнчәкне аларга үзебез үстереп бирдек. Ә ошбу Лачын Хисами каян табылгандыр—һич төшенә алмыйм.
Мәрчуранын мондый аңлатуы, җитен сукканнан соң чәчелеп калган кибәк өеме сыман, Ибраһим ханга бөтенләй дә кирәк түгел иде. Анын янә йөзе сытылды. Вәзир үз хатасын төзәтергә ашыккандай тагын сөйләнә башлады.
—Мәгәр минем күңелемдә олуг шик бар, гыйззәтле хан. Ошбу сәрдәр урыс җирләренә бәгъзе каршылык-киртә белми үтеп керә. Анын алайлары юлларда елан кеби тавышсыз-тынсыз йөри. Урыс калаларын да ошбу сәрдәр әтәч сыман чукып кына ала. Уйлыймын ки, Лачын сәрдәр урысларның үз кулыннан качкан вә аларга үтә дә үчле инсан түгел микән?..
—Ачыкла...—диде Ибраһим хан, усал ысылдап.
Башын ия-ия Мәрчура чыгып киткәч, Ибраһим хан янә керпе энәләре сыман чәнечкеле уйлар эченә чумды. Ул кыпчак даласыннан күтәрелеп чыккан Лачын )6тсами асылда кем икән сон? Кыпчакларда кабилә саен бер хан, алар хәтсез. Бер-берсенә баш ия дә. кушыла да белмиләр. Шул таркаулыкларыннан файдаланып, урыс кенәзләре аларны аерым-аерым көенчә чүкеп кенә тора. Урыс басымына һәм талавына түзмичә, инде чукынып, нәсаралар диненә күчкән кыпчакларны да байтак кына, диләр. Димәк ки. урыс баскынчылары аларны да бүлгәли, йота бара. Ләкин әнә шундый таркау, юаш кыпчаклар арасында Лачын Хисами атлы гаярь сәрдәр каян табылган соң? Аларда мөселманнарныкы шикелле Хисами атлы би яисә бәк хасил булу гайре сәер очрак «Хисами»нын кушамат кына булуы да бик ихтимал. Анын ул Вүлдәмир кенәзләренә нинди бетмәс-төкәнмәс үче вә ачуы бар? Нигә Кияү-кала, Галич, Смоленск әтрафына бармый, нишләп һаман-һаман Вүлдәмир кенәзлегенен биләмәләренә генә каныга ул?..
Ибраһим хан гыйнвар бураннарына да биргесез уй-сораулар өермәсе эчендә изаланып озак ятты, әмма газап йомгагының очын барыбер таба
алмады Берзаман ул яткан бүлмә ишегенен кигәннәрен ипле шыгырдатып, аның янына хатыны Вышелюба инде. Ул үзе белән бергә бүлмәгә яшьярымлык улы Алтынбәкне дә җитәкләп кергән иде. Сабыенын салават күпере сыман көләч йөзен күрүрә үк Ибраһим ханның карашы да кояш нурларында тирбәлгән пәрәвез җепләре шикелле яктырып алды. Тегәрҗептәй нечкә иреннәре арасыннан кайнар хисләр сытылып-савылып чыкты:
—Улым, улыкаем!
Алтынбәк әтисенен суырылып, кибеп калган кыяфәтенә ияләнгән иле инде. Ул һич тә ятсынып тормыйча сикергәләп килде дә. Ибраһим ханнын күкрәгенә ятты. Әти кеше арык, хәлсез бармаклары белән анын аксыл-сары чәчләрен аралады, капылт бәреп чыккан яшь элпәсе күзләрендә томан хасил итте. Янда гына хатынынын ипле-назлы тавышы ишетелде.
—Ә без бүген Сәлим абый илә Чирмешән буена барып кайтырга да өлгердек әле. әтгәсе. Сәлим абыйдан Алтынбәкне үз янына, ияргә алуын да бик үтенгән идек, тик ул тыңламады. Бер ияргә ике шаһзадә сыймый торгандыр инде, күрәсен.
Вышелюба сабый бала сыман иреннәрен турсайтып, үпкәләгән тавыш белән сөйли, ул элеккечә үк дәртле, чибәр иде. Ибраһим хан анын йомшак кулларын эләктереп, аларны янагына кысты. Шушы ләззәттән исергән сыман онытылып ятты.
—Сәлим шаһзадәне мин алтын казан төшереп җибәргән инеш буендагы кальга тарафына барырга җыена, диләр. Үзе идарә итәчәк ил белән таныша тору минем улыма да комачауламас иде. Минем үзенә тагылырга маташуны Сәлим шаһзадә санга сукмас инде?.
Хатынынын ошбу сүзләре Ибраһим ханны тормыш-яшәешнен асыл агымына кайтарды. Әйе. Вышелюба Биләргә килгәннән бирле әмир Сәлимне өнәмичә яши. Ул Алтынбәк туганнан сон фәкать аның киләчәге өчен генә янып коя. Ихтимал, ана кеше шулай кай1 ырып-өтәләнеп яшәргә тиештер дә. Мәгәр әмирләр, ханнар инендә мәмләкәт саулыгы, тәхет иминлеге турындагы борчу-мәшәкатьләр дә бар бит әле. Ә бүген андый йөкне Алтынбәк-нарасый ничек итеп үз иңенә алсын?
Шулай да Ибраһим хан сөекле хатынына аны юатырдай җылы жавап тапты.
—Мин әйтермен... Сәлим тынлар... Алтынбәкне алыр
Вышелюба сарайдагы хезмәтчеләр, сәркатибләр арасында булган юк-бар турында сөйләп берникадәр вакыт утырды да. ничек кергән булса шул рәвешчә ипле генә басып, тиздән чыгып китте. Бүлмәдә янә мәгарәдәге кебек тынлык урнашты, бетмәс-төкәнмәс уйлар ташкыны Ибраһим ханны янә газаплы хисләр чонгылы эченә суырып алды
Сагыз кебек тартыла-сузыла чираттагы бер көн үтеп китте, җир өстенә караңгылык инде Түшәккә һич ашыкмый торган дәртсез хатын сыман көттереп-ялындырып кына күк йөзендә салкын ай калыкты. Бүлмә эченә иңгән нурлар борын төртердәй җылы тән эхтәде. таба алмады. Ибраһим ханнын пыяладай катып калган ачык күзләрендә учак җылысы да. тормыш чаткысы да инде сүнгән иде
Унҗиденче бәйләм
1
ечән күбәләре кебек тезелеп киткән вак-вак таулар арасындагы иңкүлек буенча озын, нечкә аркан сыман сузылып атлы гаскәр бара Ятаган кылыч һәм садаклар билгә асылган, җәяләр индә. җайдаклар очларына ат ялы бәйләнгән сөңгеләрен генә күккә төбәп утыра Ирләрнен килеш-кыяфәтләре игезәкләрнеке кебек бер үк төсле Өсләрендә тимер боҗралардан үрелгән көбә күлмәк, аякларында юка
П
табанлы, җиңел күн итекләр, иңнәрендә йә корычтан коелган, йә катлы- катлы күнне сагызга катырып ясаган ипле, түгәрәк калкан. Төрле җәнлек сурәтләре һәм бизәкләр белән нәкышьләнгән калканнары кебек үк кояш нурларында көмеш тәнкә яки дулкын өсләрендә сикергәләгән чабак балык сыман уйнаклап баручы очлымнары да үзгә. Аларнын өске өлешен генә кәләпүш шикелле түгәрәк, әмма уртасы нык очлы корыч кәпәч каплаган. Ә шул кәпәчнең тирә-ягы буйлап жайдакларнын муенына кадәр нәкъ көбәләрдәге шикелле үк тимер божралар дулкыны тезелеп төшкән. Һәм иң сәере—жайдакларнын борыннарын сәгатьләрнең бәләкәй теле сыман кыска, очлы корыч калканчыклар каплап тора.
Игътибарсызрак карасаң, ирләрне дә бер-берсеннән аерып булмас төсле, һәркайсында яңак сөякләре төртеп торган жәенке йөз; кояшның эссе нурлары астында һәм ачы дала җилендә йөреп, төнге учак янында утырып бакыр төсенә кергән, кырысланган киң бит; дошманын ерактан ук күрү, сынап карау өчен яратылган кысык күзләр; иреннәрне генә түгел, иякне лә каплап ике якка салынып төшкән мыек чылгыйлары; янаклар буйлап анда-санда гына төрткән сирәк сакал; һәм аеруча җәлеп иткән тараф—теләсә кайсы мизгелдә дошманын каршыларга йә булмаса аның өстенә ташланырга әзер торган һәрчак уяу караш.
Бу—бер гасыр буена рус кенәзлекләрен дер селкенеп яшәргә мәжбүр иткән кыпчак гаскәре. Менә хәзер дә ул хуҗалар һич көтмәгән яшерен юллар буйлап рус жирләренен үзәгенә—Владимир каласына төбәп бара.
Дошман җирен ук сыман ярып килүче гаскәриен ин-ин очында, мөгез урынында—мәгърур Григорий. Ул ияр өстендә коеп куйган сын шикелле утыра. Карашы күктә очкан бөркетнекедәй уяу, йөзе кырыс, җитди. Кайчакларда ул күзләрен йомып та баргалый. Андый минутларда сәрдәр йокымсырый, дип алдануын да бар. Григорий йокы белми. Күзләрен йомган чагында ул күңелендәге уйлар өермәсен калыпка салып ала.
Ул быел да, менә, алты-жиде мен кешелек гаскәр белән дошман өстенә бара. Гәрчә үзе шул Владимир каласында туып үссә дә, ул— Григорий өчен күралмас һәм дошман җир. моңа икеләнми. Әүвәл анда аның әтисен—бөек кенәзне суеп үтерделәр. Соңрак шул ук владимирлылар әлеге фажигада аның әнисен—Болгар кызын хыянәтче итте һәм агач мичкә эченә томалап гомерен кыйды. Шул катилләр үк аның үзен дә кенәз тәхетеннән мәхрүм итеп кенә калмадылар, яңа канга сусап, бөтен урыс җире буенча көн-төн эзләттеләр.
Григорий—сукбай хәзер. Мөгаен, ул үзенә оя, сыеныч тапмас гомерлек дүңгәләктер. Әүвәл Рязань җиренә качып анда Глеб кенәз канаты астында көн итмәкче иде. Әмма Глеб ике-өч тел белгән укымышлы, зирәк егетне, урыс җирендәге һәммә калага дәгъва-хокукы булган көндәшне, яуда курку белмәс һәм теләсә нинди зурлыктагы гаскәргә сәрдәр итеп куярдай баһадирны үз эргәсендә тотуның ни белән янавын бик тиз чамалады, күрәсең. Әллә каян гына ишетеп-белеп алды да, ул Григорийны «фәкать падишаһлар нәселеннән булган кешеләрне генә үземә яр итәм», дип, һаваланган гөрҗи шаһбикәсе Тамара янына кияү сыйфатында озатты. Ә алма пеш, авызга төш, дип кенә әзер тәхетне эләктерергә өметләнүче вак-төяк шаһзадәләр җиһанда бик күп булып чыкты. Аларнын күбесен артына ут капкандай шаһбикә түшәгенә узарга омтылды һәм моңа ирешкән бере тан атканда гаип була барды. Патшабикә сәрдәре булып торган Әтрәк батыр белән бәйләнешкә кереп, әле ярый Григорий гөрҗи тозагыннан вакытында качты.
Менә, хәзер ике-өч ел инде ул кыпчаклар арасында. Чит кавем вәкиле, дип кимсетеп тормадылар, яудагы сәләтен, кыюлыгын күрүгә үк кыпчаклар аны төмәнбаш итеп куйды. Орышлардагы шул ук елгырлыгы, җитезлеге өчен кыпчаклар аңа «Лачын Хисами» кушаматы да такты.
Ул узган ел Мәскәү, Суздаль калаларына уңышлы поход кылды. Урыс җирендә аның Глеб кенәздән кала сөйләшердәй, таянырдай танышы юк иде. Әле походка кузгалганчы ук Григорий анын янына барды. Ә
тегенә исә шайтан үзе баҗай иде. күрәсен. ул Григорийнын ниятен белүгә үк сукбай сәрдәрне кочагына алды
— Мин үзем дә ул Владимирдагы Михаилга каршы яу алып барам бит. Иш янына куш. дигәндәй бер-беребезгә терәк, көч булырбыз. Мин турыдан гына анын өстенә барам Ә син Угра елгасы буйлап күтәрел, юлын ачык булыр
Глеб, чыннан да, үз сүзендә торды. Даладан алып Владимир кенәзлегенен чигенә килеп җиткәнче кыпчаклар юлда бернинди тозак- киртә белми юырттылар Өсләренә капылт килеп төшкән көчкә мәскәүлеләр каршы тора алмады Кала урынында кисәү, кирпеч өемнәре генә утырып калды
Быел да походка кузгалыр алдыннан Григорий-сәрдәр әүвәл Рязань кенәзе белән сүз беркетте Жинүгә ышаныч арткач, тукъсубалылар бәге Әтрәк исеменнән төрле кабилә ханнары Бәнәк, Күбәк. Тугьлый, Кузай, Әнәк, Көнчәк янына чапкыннар юллап карады Исәбе барча кабилә ханнарын бер әләм астына туплау иде дә бит. юк шул. кыпчак юлбашчылары бу юлы да үзләренчә эрелек һәм мин-минлек күрсәттеләр. Алар гына түгел, хәтта. Григорий чакыру ташлаган болгарлар да отышлы походтан баш тартты Чит гаскәр ярдәменә мохтаҗлыклары калмаган, исәп итсәләр, алар ялгыз көенчә дә Владимир кенәхзеген туздыра ала. имеш. Кыпчаклары да, болгарлары да сәер, юаш халык. Әнә. урыс, ичмаса, яу йөргәндә булса да йодрык сыман туплануны белә Ә кыпчак, болгар һаман ата каз шикелле япа-ялгыз көе ысылдаган була. Өч-дүрт ата казны бер көтүгә туплап булмаган кебек, боларнын бәкләре, ханнары да япа-ялгыз көе чәбәләнә. Ярар, кушылмагыз сон! Дошман бер көтү тилгән булып өстегезгә килгәч, сез тәкәбберләргә дә акыл керер әле'
2
лбәттә, бу юлы да Владимир кенәзлетендә аларны көтүче юк иде Григории юлда очраган вак-төяк ике-өч дружинаны үгез сыман сытып үтте дә, бер кичтә кайчандыр үзе уйнап-үскән таш кальганы— Боголюб бистәсен камап алды Монда ана һәрбер сукмак, дивардагы барча ярык таныш. Ул кальганы ниндирәк көч. хәтта, кемнәр саклавын да чамалый. Максат итсә, ул кальганы килә-килешкә үк яулый ала иде Әмма ул кыпчак җайдакларының утлы ук очыра башлавыннан, бистәдә янгын чыгудан курыкты Хәзер инде никадәр генә чит-ят тоелмасын ләкин әлеге бистә—ул уйнап-үскән оя. әтисе Андрей кенәз корган таш һәйкәл бит Әтисенен. әнисенең сулышларын, тәннәре кайнарлыгын отып калган бу бистәне яндырып көл итәргә анын хокукы юк Менә шуна күрә Григорий яу оранын һаман сузды, кыпчакларны һөҗүмгә ташламады
Ә таң атканда анын эргәсенә Владимир каласыннан чапкын килеп җитте.
—Глеб кенәз кала янында тора Сине көтеп, һөҗүм башлый алмый Сиңа әмере капый. «Боголюб—вак бистә. Сина байлык та. дан да кигерәчәк түгел. Тәхет—Владимирда, аны яулау төп эш. Чапкынга ияреп минем янга ук кебек оч!»
Глеб кенәзнен аны холоп хәленә куеп фәрман юллавы үтенә тисә дә, Григорий мона игътибар итмәскә тырышты, түзде. белдермәде Аны аеруча Глеб кенәзнен кыпчаклар холкын, дала яугирләренен гадәтләрен белмәү аптырап ы Кыпчаклар нинди дә булса кала яки бистә янында торганда майлы калҗа күргән җанвар кебекләр бит Шул калжаны эләктермичә торып алар урыннарыннан купмый
—Кенәз каланы ялгыз көе генә штурмлап карасын Әгәр яулый алса, даны да. байлыгы да берүзенә булыр,—диде дә. Григорий Ряшнь чапкынын шундук кире куды
Ә
Бистәне, Григорий өйрәткәнчә, елга ягыннан килеп яуладылар. Кальга капкалары да ачылып гаскәр эчкә тулгач, кыпчаклар белән идарә итү мөмкин булмас эшкә әверелде. Дала җайдаклары һичнинди аралауны, тәртип дигәнне белми, алларында сәүдәгәр сараемы яки тимерче алачыгымы, әллә чиркәүме—һәрбер йортны тоташ рәвештә талап бара иде.
Һәммәсенә кул селтәп һәм төкереп, Григорий үзе үскән сарайга томырылды. Ичмаса, һичьюгы ул йоклаган түшәкләрне, ул үскән бүлмә һәм залларны исән калдырсалар, аның әти-әнисе җыйган зиннәтләрне пыран-заран китермәсәләр иде!
Ходайга мен шөкер, дала яугирләре әлегә сарай янына килеп өлгермәгән булып чыкты. Ишек төбендә ике-өч сакчы калдырды да, Григорий ашыгып-кабаланып сарай эченә чумды. Менә, ул уйный торган зал, ул ашаган өстәл. Бер карасаң, бары да элеккечә. Ләкин инде тәрәзә кашагаларына эленгән пәрдәләр дә, мич тирәсендәге савыт-саба, келәм- түшәк—тоташ яна икән. Хәтта, әнә, келәмнәргә асып куелган сугыш кораллары да яна.
Григорий шул кораллар тупламасы каршына килеп туктады да йөрәге-жаны учка килеп эләккән кош баласы сыман калтыранып һәм сулкылдап куйды. Йә, Хода! Сабы асылташлар белән бизәлгән әнә теге кылыч анын әтисенен ядкаре түгелме сон? Ул бит аны күз карасы кебек кадерләп кенә саклый, шушы кылычы турында күпме хатирәләр бәян итә иде!
Имеш, кайчандыр әлеге кылычка «Кызыл кояш» Владимирның улы Борис хуҗа булган. Ә Борис—Владимирның Болгар ханнары нәселеннән булган Бүзбикә атлы хатыны тапкан олан. Бүзбикә бөек кенәзнен ин яраткан хатыны булган һәм ана нибары ике угыл тапкан. Бүзбикә үз балаларын укымышлы һәм зирәк итеп үстерә белгән. Шуна күрә Владимир үзеннән сон Киев тәхетенә бөек кенәз итеп нәкъ менә болгар хатыны тапкан балаларны—йә Борисны, йә Глебны калдырмакчы булган. Мәгәр Владимирның икенче бер хатыныннан туган явыз Святополк әүвәл Борисны, аннан Глебны катил затлар яллап үтерткән.
Тукта, әллә нинди сәер хәл түгелме соң бу? Анын әтисе, Андрей кенәз, урыс белән кыпчак никахыннан туган бала иде. Борис атлы мәрхүм—анысы инде урыс белән болгар каны кушылудан туган. Шушы катнаш канлы Борисның кылычын катнаш канлы әтисе үзенә истәлек иткән, һәм ни гаҗәп, Владимирдан килгән катилләр анын сараена бәреп кергән чакта Андрей кенәзнен истәлекле, кадерле бу кылычын болгар кызы. Григорийның әнисе Байгөл яшереп куйган булган, диделәр бит Ошбу кылыч белән Борис та үзен саклый алмаган, әтисе Андрей кенәз дә аннан мәхрүм калган. Сынар кылыч тирәсендә кайнаган нинди эзлеклелек сон бу, нинди тәкъдир? Бу кылычнын «мин катнаш канлы түгел, бәлки чиста канлы кешеләрнен генә гомер сагына басам», дигән кинаясе-шарты түгелдер бит инде? Әллә ике милләт җимеше булган кешенен катил түгел, бәлки халыклар, мәмләкәтләр арасында илче булырга тиешлеге турында чакыру йә оранмы? Әллә сон бу кылыч үзенең Ватанын, илен югалткан да, яна хуҗаларын шуңа сакламыймы?..
Истәлекле кылычны кулларында тоткан көенчә. Григорий озак басып торды Анын тәне буйлап урыс, кыпчак, болгар каны ага. Әлеге халыклар ия булган телләрнең дә һәркайсын белә ул. Әтисенен кадерле ядкаре булган әлеге кылыч белән ни хәл кылырга сон, үзе белән алыргамы, юкмы? Әгәр алса, сәер кылыч белән бәйле тәкъдир очы кая барып чыгар9..
3
леб кенәз кыпчакларны Колакча елгасы буендагы зур гына уйсулыкта ныклы тозак корып каршылады. Алмашка алынган һәрбер ат сыртына чүмәлә-чүмәлә ганимәт төягән кыпчак гаскәре юлда кайта-кайта
Г
уяулыгын инде тәмам җуйган, газиз далалары аларны төнге юлчыны чакырган учак сыман тарта һәм кул сузымы гына калган арада алар һичнинди дә мәкер көтми иде. Рязань кенәзе корган тозакка да алар талчыбыктан үргән мурда эченә сикергән балык сыман үз сансыхзыклары белән килеп керле Яу йөреп эттәй яравайланган сугыш атлары кыбырсый һәм пошкыра башлаганда эш нык узган, икешәр катлы чылбыр булып тезелгән Рязань гаскәре аларны һәммә яктан чолгап алган иде
—Туган-үскән кальгаңны яуладын да. урыс байлыгын тик бер үзен талап качарга җыендыңмы, сатлык, әшәке җан?!—дип, уйсулык өстеннән әүвәл Глеб кенәзнен күк күкрәгәндәй усал тавышы янгырап үтте. Аннары инде кояш нурларына күмелгән биек тау борынында Глеб үзе дә пәйда булды. Ул йөзе-кыяфәте белән үк өшәндергеч, кансыз, ә очлым, көбә, дирбия көмешләрендә уйнаклаган нурлар аны. хәтта, дәһшәт, тылсым иясе дәрәҗәсенә куеп чагылдыра иде
—Син мина ярдәмгә килмәден, мине саттын, Лачын Владимир каласы янында оттырып минем яугирләрем ганимәтсез калды. Синекеләр, күреп торам, Боголюбны кызганып һәм сайлап таламаган Кыргыйларына җиткер. Исән каласылары килсә, ганимәт төягән барча атларны чылбыр тышына куалап чыгарсыннар
Рязань кенәзенен әрсезлегеннән бигрәк Григории үзенең саксызлыгы. беркатлылыгы, ачыгавызлыгы өчен әрнеп җавап бирде
—Эт авызыннан сөяк талап алырдай куәтен бар икән, әйдә, көчәнеп кара, юлбасар кенәз. Мәгәр дала бөркетләре мал бүлешү, юмартлыкны белми, шуны нык чамала!
Чолганышта калган кыпчак гаскәре умарта күче шикелле кайнап, тузгып алды. Беркадәр вакыт буена инкүлек эчендә өзәңге, йөгән тимерләренең чыңы, кыска-кыска әмерләр авазы янгырап торды Аннары инде ярсу җайдаклар ике башта да сөңгедәй чөй ясап сафка тезелделәр Григорий шундый бер чөйнең ин очына басты һавада кыпчакларның бер-берсен яуга дәртләндергән гаярь аһәңе янгырап ишетелде.
—Тукъсуба!
— Бәлдүз, Сарыхан, Китән!..
Григорий Глеб кенәз басып торган тау борынына төбәп алга томырылды Иһаһайлап. сызгырып, бүре тавышлары чыгарып улый-улый аңа кыпчаклар иярде. Менә, Григорий инде Рязань сугышчылары сафына бәреп керде. Алын яшендәй уйнаклаган кылычыннан качып котыла алмыйча ике якта ике яугир ауды Икенче мизгелдә исә анын муенына авыр гөрзи төшеп гөрселдәде һәм һушсыз Григорийның гәүдәсе тау итәге буйлап аска тәгәрәде.
Григорий күзләрен кабат ачканда җиһан инде төнге караңгылыкка чумган, ул үзе пыскып янган учак янында ята. каршына ике-өч сугышчы гына тезләнеп баскан иде.
—Яу ничек төгәлләнде? Мин кайда?—дип телгә килгән сәрдәргә каршы җавапларны да кыска, анык кына итеп аңлаттылар.
—Дошман чылбырын җиңел өзеп чыктык. Мәгәр ганимәтнең яртысы дошман кулына төште
— Гаскәр хәзер кайда?
— Кыпчаклар туган җирләренә кайтып китте
— Мине ташлап киткәннәр инде алар, бодай булгач
Григорийга жавап бирүче табылмады Сакчыларның берсе урыныннан кубып учакка чабык-чобык өстәде.
—Ә сез нишләп минем янда калдыгыз9 Нигә качмадыгыз
Бу юлы да сәрдәр сораулары җавапсыз көе калды Аптырагач, Григорий тегеләрне күздән кичереп чыкты һәм төенне тиз чиште Анын янында калучы сакчыларның өчесе дә ниндидер җәзадан качып кыпчак ханнарына, биләренә ялланган болгар яугирләре Азар байлыкка малга кызыкмый, үзләрен дә ни тегендә, ни монда сагынып кәгүче юк
Григорий сынар кулы белән бил каешын барлап алды. Боголюбтан
алып чыккан истәлекле кылыч үз урынында иде. Ул уйларга чумды. Нишләргә инде хәзер? Кыпчак сугышчылары аны ташлап качкан, димәк, хаҗәте дә шул дәрәжәдә генә. Далага кайтып, анда үзен ташлап киткән өчен күпмедер сугышчының гомерен кыйдыру аңа берни бирми. Ул анда, барыбер, артык кашык, кадерсез зат кына булып яшәячәк. Инде кая юл тотарга да, кем янына барып сыенырга? Кемгә булса да кирәкме сон ул, гомумән?
—Атлар әзер. Кай тарафка юл тотабыз, сәрдәр?—дип, анын уй- газапларын сизгәндәй, болгар качагының берсе сорап куйды. Кулын әтисеннән калган ядкарь кылыч өстенә салды да, Григорий берникадәр вакыт буе дәшми-тынмый ятты. Ул көннән-көн тутылана барып, сызландырып торган һәм ахыр чиктә барыбер борынлаган яман шеш сыман, ниһаять, ныклы бер карарга килгән иде инде. Шуны үзенә тугры калган сугышчылар җиткерде.
—Болгар җиренә. Болгарга.
Унсигезенче бәйләм
I
герме яшен яна гына тутырган Сәлим хан иркен, зур зал буйлап читлеккә ябылган юлбарыс шикелле әрле-бирле йөри, йөзеннән нур качкан, кашлары җимерек иде. Күгәннәре белән шыгырдап ишек ачылды да, кисәтми-нитмичә залга мәмләкәтнең баш сәете Мирхаҗи килеп керде. Анын да кәеф бик чамалы иде, күрәсең. Ул кулларын сүзсез генә хан тарафына сузды, аннары тәрәзә буендагы нәни мендәрләрнең берсе өстенә барып чөмәште дә, урам якка текәлеп тораташтай калды Мәгарәдәй тынлыкта икесен дә, мөгаен, бер үк төрле уйлар газаплагандыр, ә шулай да, беренче булып, хакыйкать турында сәет сүз кузгатты.
—Мәмләкәт гайре сыйхау, яман хаста хәлендә бит, хания. Аны ничек савыктырырга, ни рәвешле аякка бастырырга җыенасың?
Сәлим хан чәчен-сакалын тоташ бәс сарган сәетне акыллырак сүз башлар, кинәш бирер, дип көткән иде. Сәетнең бернинди тәкъдимсез- нисез көенчә анын янына кереп, борчып йөрүе мин-минлегенә ярамады, хан әче как капкан шикелле йөзен усал сытты да. янә зал буйлап йөренә башлады.
—Ябай халык аяк сузар хәлдә. Ул, бичара, син җиткергән яна салымнарга һич тә разый түгел,—дип, сәет тәрәзә төбеннән кабат аваз салды.
«һе, син кереп әйтмәсән белми идем, картлач!»—дип үз эченнән генә көрпәләнеп сүгенде дә, Сәлим хан элеккечә кыштырдавын белде. Зиһененә рәшәле томан шикелле ярсыз-киртәсез уйлар өерелеп килде.
Әйе. урамга чыгып гавамны тыңламаса да, Сәлим хан һәммәсен ишетеп-белеп тора. Сонгы айларда ул җиткергән өстәмә салымнар белән һөнәрчеләр дә, субашлар һәм чирмешләр дә һич канәгать түгел. Салымны ике мәртәбә күбрәк түли башлаган ар-чирмешләр аеруча нык сукрана. «Без ислам диненә күчмәгән, кара чирмеш булып йөргән чакта да шушы тиклем салым түли идек. Инде потчылар булудан туктадык, сезнең дингә күчтек, ә талавыгыз, барыбер, кимемәде. Әгәр нәсаралар диненә күчкән булсак, мөгаен дә, урыс кенәзләре безне бу тикле үк таламас иде әле». Чирмеш биләренең мондый янау-сыкрауларын Сәлим хан колагына байтак җиткерделәр. Хан үзе дә чамалый: урыс белән ике арада калкан булып торган ул әрҗә, чирмеш, мукшы, ар халыкларын рәнҗетмәскә, алар хозурындагы мөселманнар кавемен һаман саен ишәйтергә иде. Әмма иртәгәге көнгә ышанычы, бүген таянычы булмаган яшь хан ни кылсын
Е
сон’ Мәмләкәт казнасы тишек янчык сыман буп-буш. Төзелеш жененнән башканы белмәгән анын әтисе Ибраһим хан казнадагы бар байлыкны Богылтауда—Казан, Мәләкәс тавында Чаллы кирмәннәрен төзүгә тотып бетерде. Яна ханнын һөнәрчеләргә өстәмә салымнар җиткерүен сылтау итеп сәүдәгәрләренә кадәр Болгар мәмләкәтеннән читкә чыгып качты Сәүдәгәрләр бие Иркәнәшне чакырып сораштырдыңмы, тегенен авызында гел бер үк жыр:
—Син тамга салымын бермә-бер арттырдың Өстәвенә, урысларга, садумнарга вә румнарга Идел буйлап йөрүне дә тыидын Шуның аркасында урыс белән гөрҗи дә Ага-Ба зарга килеп йөрмәс булды. Үргәнечтән, Харәземнән. Бохарадан йөрүче кәрваннар саны бермә-бер кимеде. Шуна бәйле нисбәттә, безнекеләр дә Тимер Капкага, кыпчак даласына. Үргәнечкә йөреп сәүдә итүне үзләренә отышлырак, төшемлерәк саный башла.ты
Шулай, хан яшь булгач тел яшереп торуны да артыксына хәзер бәк һәм биләр. Күпне сиздерәләр, төрттерәләр, ләкин күне.Мирендәге ин яшерен һәм ин тырнаган уйларын, барыбер дә, әйтеп бетермиләр. Ә аларнын һәркайсын эчтән зәһәр төтен сыман талап, әчеттереп торганы— ул тәхет мәсьәләсе бит Илдә күпләр тәхеткә Сәлим хан менү белән риза-бәхил түгел. Байтак бәк һәм биләр бүген биш куллап тәхеткә анын агасын, Ибраһим ханның энекәше бултан әмир Хәсәнне утыртып куяр иде. Баш вәзир булып йөргән Мәрчура да, Алабуга, Кашан. Жүкәтау һәм Кернәк бәкләре дә—һәммәсе әмир Хәсәнне күпкә өстен саный Шуна күрә ул дүрт кала бәге арасыннан берсенең дә елдан артык инде яна хан күзенә килеп күренгәне, анын каршында гезен чүккәне юк Ходай насыйп итсә, килер, килер ул бәхетле көн! Алабу га-Кернәк бәкләре генә түгел, чит-ят дошман юлбашчылары да Сәлим хан каршында тезен чүгәр әле!
Мәгәр әле менә бүген, шушындый авыр көндә, үзенә ышанычлы яраннар, таянырдай терәк табасы иде. Ә саный башласаң, алар бөтенләй дә юк бит. Икейөзле, бөтен эче-тышы мәкер, ялагайлану белән тулган Мәрчура вәзир. Ханнын иминлеге турында кайгыртудан бигрәк кыпчак даласын сагынып яшәүче япь-яшь Тургай сәрдәр Ун яшен әле генә тутырган энекәше әмир Хаҗи һәм әле борын асты да кипмәтән Алтынбәк «Рязаньга җибәр, әти-әнием янына кайтар», дип елый-елый үзәгенә үткән Вышелюба. Әти исән чакта башлы күзле булыйм, ул канәгать китсен, дип кенә кыпчак даласыннан алып кайткан, чынында исә бер кадере дә булмаган хатыны Рауза. Йә. шуларнын кайсын у з итсен дә. кемгә таянсын сон? Анын әйләнә-тирәсендә эч серен уртаклашырлык та якыннары юк бит. Әнә, Мирхаҗи сәет тә анын янына гел-гел кереп йөргән була. Ә кыяфәте исә һәрвакытта чукрак яки телсез кешенеке сыман карашы җылы, күзләре гел елмая, ә иреннәре-иөзе катып калган Аңа ничек итеп серен чишмәк кирәк?.
— Нинди тозерен бар иде? Нигә кердең’-дип кычкырып Сәлим хан Мирхаҗи сәетне хыяллар болыты өстеннән җиргә сөйрәп төшерде Сәет каушамады, гиз-тиз тезеп китте
—Хәтсез көннәр-айлар буе арпа солыдан мәхрүм кылынып шыр сөяккә калган ат кеби кипкән, коргаксыган синен күңелен, и. Сәлим хан Бетмәс төкәнмәс итик вә шөбһә корты галыи булыр сине Андый матдә гадел таҗдар булу гайре читен хәлдер. Күңел күзен сукыраймасын дисән. син гавамга бер бак. Анда гавам елый. Ә бүтен күз яше илә сыктаган гавамнын иртәгә сина каршы кулына корал адуы да ихгимал бит
—Әллә өркетмәкче буласың инде, сәет’—дип көрпәле хан үз үзен көчләп елмаймакчы иде дә. кунакнын аллагы сүхтәре шундук куырып алды. , . -
— Нишләп өркетим ди.’ Мәмләкәттә чуалыш-фетнә кубу мина түгел, әмир Хәсән өчен сөенеч бит. Фетнәләрнең ннндәе дә суны анын тегермәненә генә коя булыр
Баш сәет белән ханнын әңгәмәсен шулчак залга килеп кергән
каравылбаш езде.
—Алабуга кирмәненнән чапкын килеп төште. Анда бәла—дошман килгән, хания.
Сәлим ханнын йөзеннән мәкерле елмаю узды, әмма башкаларга, моны сиздермәде. Боздай салкын тавыш белән каравылбашка дәште:
—Чапкын керсен, үзе бәян итсен.
Ишектән өстенә ертык җилән кигән бер ир узды. Залнын уртасына кадәр дә үтә алмады, тезләренә чүкте һәм ике кулын да алга сузып таш идән өстенә капланды. Чапкыннын өсте-башы шау тузанга баткан, аркасын һәм янбашларын буй-буй тир каплаган, күренеп тора—ул чаптарларын юлда ару-талуны белми куган иде.
—Көтелмәгән бәла, вәли хан галижәнапләре—Чапкын гыж-гыж килә-килә шулай сүз башлады.—Вилаятемезгә дошман бәреп керде. Мукшы урманнары тарафыннан Чулман дәрьясы буйлап.
—Кемнәр алар? Көчләре ни тиклем?
—Тәүге орыш барышында ике адәмнәрен тотык итеп алдык. Олуг Наугырыт эргәсеннән үк төшкән ушкуй чирүе икән. Кяферләрнен саны биш меңнән кайтыш түгел.
Сәлим хан чапкын каршына килеп туктады да, кулларын ботларына шапылдатып алды.
—Биш мен адәм. Әле алары да азаматлар түгел, ә ушкуйлар. Шул чебен көтүе өчен ни бәбәгемә дип бөтен мәмләкәткә жәнжал куптара бу Әхтәм имгәк?! Вакытында мәмләкәт чикләренә сак куймаган, йокыга бирәнләнеп бетле ушкуй нөгәрен дә борын төбенә тиклем уздырып җибәргән икән, кала саклауны да үзе кора белсен.
—Алабуга ин ерактагы вилаять булса да, ул олуг мәмләкәтемезнен бер өлеше, тере тәннен мөһим әгъзасы бит,—дип. Мирхаҗи сәет сүз кыстырган иде дә, Сәлим хан шундук өзде:
—Кала саклауны оештыра алмыйча мәмләкәткә зәүрат сала икән, мин ул Әхтәм-имгәкне дарга тотып асам!..
Фәлән йөз чакрым араны кара тиргә батып очкан чапкын тавышсыз- тынсыз гына мүкәләп залдан чыгып китте. Үзенең күз көеге генә булып торуын Мирхаҗи сәет тә бик чамалый иде, эрегән язгы кар суыдай ул да юкка чыкты.
2
әлим үлем белән янаса да, Әхтәм бәкне дарга асып торасы булмады, ул үзенен соңгы сәгатен канлы яуда тапты. Аның белән бергә мәгърур Алабуга кирмәне дә җимерелеп-янып, җир йөзеннән тәмам юкка чыкты. Сәлим хан ерак вилаятьтән килгән мондый хәбәрләргә тәүге көннәрдә бер дә ышанмады. Хәлне ачыклап кайту өчен шул тарафка үзенен хассә алай башлыгы Атбасарны куды. Әмма әлеге кыпчак баһадиры алып кайткан яңа хәбәрләр дә тоташ сагыш белән тулган иде:
—Алатау өстендәге бистә урынында кара күмер генә җәйрәп ята. Таш кирмәнне җимереп бетергәннәр. Аның урынында ялгыз казык сыман булып бердәнбер манара гына утырып калган. Кирмәннең соңгы азаматлары шунда кереп бикләнгән. Дүрт-биш көн буена тулгамада тотып та ушкуй нөгәре аны алалмаган. Ахырда «Шайтан каласы бу, сихерләнгән кала», дип, ушкуйлар ана төкереп китеп барган...
Никадәр генә тугры жан булмасын, хассә алай башлыгы үзенен ханына бар хакыйкатьне дә сөйләп бетермәде. Ә хакыйкать гади халык күнелен сәмум җиле шикелле өтеп, көйдереп йөрде.
—Ушкуйлар чигенеп киткән чакта бөтен Алатау өстендә мәетләр өеме сарылып яткан булган. Безнен шәһит киткән борадәрләремезне атна буена кузгатучы, җирләүче табылмаган. Ахырда Иж аръягыннан арлар килеп кенә ул бичараларны гүргә иңдергән, ди...
С
Халык кимсетелгән һәм ярсыган иде. Бөтен ил өстендә ризасызлык, үпкә кара болыт сыман куерып йөрде Моны, әлбәттә. Сәлим хан да сизә, тоя башлады, күнеленә шом инде, урамга чыкмас, халык күзенә чалынмас хакимгә әверелде. Бер иртәлә ул үз янына баш вәзире Мәрчураны дәшеп китерде.
—Хассә алайга алырдай ышанычлы яугирләрен бармы'.’
Мәрчура чәйнәп биргәнне көтеп торучы пошмас бәндә түгел иде инде. Сәлим хан ташлаган кинаяне ярты сүздән аңлады.
— Кыпчак даласыннан безгә Лачын Хисами кушаматлы бер баһадир килде. Асыл аты Григорий булыр. Вүлдәмирдә олуг кенәз булып торган Әндринен углы Атасын катилләр суеп харап иткәннән соң кыпчаклар эргәсенә чыгып качкан, шулар арасында сәрдәр булып йөргән
Күзләрен йомды да Сәлим хан хатирәләр дәрьясына чумды Тукта, тукта! Ошбу «Лачын» атын түшәктә хаста булып яткан әтисе Ибраһим хан да әллә ничә тапкыр телгә алган иде түгелме сон9 Ул әлеге сәрдәр турында «урыс жиренә елан кеби үтеп Мәскәүтә ут төрткән. Суздальнын да тирә-юнен көлгә әйләндергән», дип сөйләгән иде бугай Сонрак шушы ук сәрдәр хакында Боголюбны алган, дигән хәбәр йөрде. Аннары аны суга төшкән балта кеби эзсез гаип булды, дигәннәр иде. бактын исә ул Болгар куенында икән. Нишләп бирегә килгән, максаты ни’
Сәлим хан күнелендәге уйларнын берсен дә сиздермәде
—Мин ул Хисами хакында бәгъзе фаразлар ишеткәләп торам Анын әнкәсе кем9
—Безнен Кашан каласыннан чыккан Байгөл бикә, сәүдә эшенә маһир Күчкәй бинең кызы Элегрәк елларда Күчкәй урыс жиренә китеп бистә нигезләгән, соңра шунын урынында синен гамужән Әрбәт Мәскәү атлы кала күтәреп куйды
—Хисами хәзер кайда, ниләр кыра?
— Рәзән кенәзе Глебка каршы чыккан актыккы явында ошбу Хисами авыр имгәтелгән. Мәет дип санап, кыпчаклар аны шунда ташлап качкан Хәзер ул Саклан бистәсендәге бер тимерче өендә яши Инде савыкты бугай, аягына басты Хужасы анын хакында мина көн дә житкереп тора
—Ул Хисамины янына дәштереп ялла Хассә алайга өстәмә йөзлек җыйсын. Лачынмы ул. әллә үләксә кошымы—моны киләчәк орышларда ачыклармыз..
Көннәр үгте. Икеләтә салым белән талауга түзмичә алачыкларын япкан һөнәрчеләп арасыннан үзенә йөзлек туплап. Григорий-Хисами да сарай сагына басты Ә Сәлим ханны шик-шөбһә хисе һаман ташламады Чөнки урам-базарларда ризасызлык, үпкә дулкыны учакка асылган сулы казан сыман һаман кайный бирде Ул да түгел, беркөнне хан янына сәүдәгәрләр башлыгы Иркәнәш би дә тузынып килеп керде
—Ошбу урыс ушкуйларынын азынуына, талавына каршы берәр нинди киртә куелачакмы, ханиям, әллә юкмы? Әнә. Морем Рәзән юлбасарларының бер нөгәре Ука елгасы гамагында янә сәүдәгәрләреме знен дистәдән артык каекларын актык итекләренә, чүәкләренә, чапаннарына тиклем тоташ талап җибәргән Исән кайткан мөһажирләр хәзер базарларда, урамнарда коткы таратып йөри. Көн-тан атса телләрендә бер сүз «Мәмләкәттә кайчан хужа хасил булыр’ Гавам хакында, дәүләт хакында кайгыртучы таҗдар табылырмы?»
Сәлим хан Иркәнәш бине уртларын чәйнм-чәйни озатып җибәрде дә. котырынып-ярсып үз янына баш вәзир Мәрчураны чакыртып алды Ханның теле-сөйләме лә бисмилласыз иде.
-Кяфер ушкуйлары адым саен болгарларны талый Ул »г җаннар каршында «ярхәмкалла» җырлап күпме утырырмыз’ Чуан-хәшәрәткә ирек бирсән. эт имчәге кеби. бөтен тәнне сарып ала бит ут Ушкуйларнын умырткасын сынлырырг.I. аларны Болгар мәмләте эргәсенә таба йөрүдән биздерергә кирәк Бүген үк. ашыгыч рәвештә. Укадагы Калачык тарафына курсыбайнын бер мен гашен юлла Ошбу гамәл генә лә җитмәс Рәзән
кенэзе Глеб янына да, Вүлдәмирдәге олуг кенәз Всеволод эргәсенә дә махсус илчелек озатырга кирәк. Мин ул ачыгавызларнын һәркайсына аерым-аерым шартнамәләр язып хәстәрләрмен. Ә син билен бөгә белмәс илчеләрне эзлә. Ул жен оялаган кяфер мәмләкәтендә берәр заман асыл хужа табылырмы да, алар тыгыну-нәфес белмәс ушкуй-юлбасарларына йөгән кидерерме9 Әллә урыс кенәзләре ушкуйларнын кул-аягын сугып сындыруны бездән көтә микән? Тапкан илчеләрен ике кенәз каршында да менә шундый мәкамьдә сөйләшә торган булсын...
Сәлим хан юллаган илчелек ике айдан сон кире әйләнеп кайтты. Урыс кенәзләре кайтарган жавап-гамәлләр, бер уйласан, сөенерлек иде. Всеволод та, Глеб та Чулман буена һәм Идел ярына аерым-аерым нөгәрләр туплап озатканнар, ушкуйларнын тамырын корытырга ант эчкәннәр икән. Сәлим ханның иннәренә канат үскән кебек» булды. Әмма ике-өч ай да вакыт үтмәгәндер, пайтәхеткә хәвеф тулы яна хәбәр инде һәм Болгар халкын кайнаган су шикелле янә өтеп алды.
—Чипсә тамагында, мәмләкәтемезнең үзәгенә кереп, ушкуйлар сәүдәгәрләремезнен янә бер кәрванын талаган. Сәүдәгәрләр илә аларнын яраннарын, ташка бәйләп, суга батырганнар. Көймәләрнең, каекларның барчасын да җыеп. Мөрем ягына чыгып сыпыртканнар...
Сәлим хан яна-каба Владимир кенәзе Всеволод янына тагын бер илчелек юллады, аннан юлбасарларның койрыкларын кисүне кат-кат таләп итте. Махсус мөнадиләр, базарлардан-базарларга, бистәләрдән- бистәләргә күчеп, хан кылган гамәлләр хакында игълан итеп йөрде. Әмма мондый үгет-нәсихәтнен тәэсире генә бер дә сизелмәде. Халык илнен көчсезлеге. мескенлеге, тоташ хәвеф эчендә яшәү белән һич тә риза түгел, ул һаман учак өстендәге казан шикелле кайный.
Ә бер таңда Биләр урамнарын гажәеп һәм сәер хәбәр урап үтте:
—Урыс ушкуйларының яна бер нөгәре Жүкәтауга тиклем килеп җиткән булган. Юлда әллә ничә бистәләрне, карьяларны талап өлгергәннәр Мәгәр Шишмә елгасы тамагында төнлә ошбу ушкуй нөгәре өстенә билгесез бер алай һөҗүм кылган. Ушкуйларнын көллесен диярлек кылычтан уздырганнар, бәгъзе кяфер генә качып котыла алган...
Бер ай чамасы вакыт узуга шушындый ук хәбәр янә кабатланды. Халык хәзер инде аны яшермичә, сөенеч алган сыман, дәртләнеп һәм ясканып, колактан-колакка тапшыра иде:
—Ханымыз йокласа да мәмләкәтемездә безне кяфер ушкуиларыннан яклаучы батыр табылган бит. Ул үз канаты астына бер’алай микъдаре азамат туплаган да, шул нөгәр илә фәкать төнлә генФ дошман өстенә һөжүм кыла икән, һөжүмне ярканат, бөркет сымак гайре житез ясый, яуны кайнар вә бик тә кыска тота, ә тан атуга эзсез югала икән. Төнге бөркетләрнең һәммәсе дә йөзенә битлек кия, шул сәбәпле аларны соңыннан танучы-белүче юк, ди.
Әлеге сәер хәбәрләр, әлбәттә инде, Сәлим хан колагын да урап үтмәде. Ул хакимлек кылган мәмләкәттә, үзенен борын төбендә билгесез бер алай хасил булу, ябай халыкның алай башлыгын изге батырга санап куануы анын күңеленә хәвеф һәм шом салды. Әмир Хәсән тарафыннан ялланган көч булса, билгесез бу алаинын хан гомерен кыюы яки пайтәхеттә түнтәреш әзерләп ятуы да бар бит. Шушы хәвеф чыбыркылавына түзмичә Сәлим хан төнге алай башлыгын ачыкларга әмерләп базарларга, бистәләргә бер төркем шымчылар юллады. Ләкин таж иясенең күңелен юатырлык җавап алып кайтучы табылмады.
иһан өстенә караңгы төн иңгәч, каланың Шәрекь капкасы тавыш- тынсыз гына ачылды да, ялан кырга өстенә кара башлык кара |Жилән кигән ялгыз җайдак чыкты. Ул чаптарын урыныннан
Ж
кисәк ыргылдырып, ике чакрым ара да узмагандыр. Чирмешән елгасы буендагы тирән бер ерымда сүрән генә янган учак яктысы чагылды. Жайдак чаптарын шул тарафка борды, ерым читенә житүгә ияреннән төште. Ләкин яр өстеннән ерым эченә таба ике адым да атларга өлгермәде, анын каршында жир астыннан калыккан шикелле мәһабәт гәүдәле шәүлә пәйда булды, корыч тавышлы сорау ишетелде:
—Нинди йомыш йөртә9
—Үч вә галәбә.
—Үч вә жинү.—дип аны кабатлады да. торгак булып торучы шәүлә инде ягымлырак тавыш белән телгә килде.
—Ә. син икәнсен ләбаса. Лачын батыр. Танымыйча торам, гафу итә күр.
Талгын тавыш белән төнге ялгыз жайдак та сүз катты
—Галиәскәр, синме? Әссәламүгаләйкүм. борадәр Йөзбашларнын һәммәсе дә килеп җиттеләрме?
—Аллага шөкер, барчасы да монда. Сине көтәләр. Лачын батыр Чыбык-чабыкларны шытырдатып ерым төбенә төшкән төнге кунакны учак янындагы алты-жиде ир аягүрә басып каршылады.
Лачын батыр һәммәсе белән дә күрешеп, кул бирешеп чыкты, кайберләренә җылы сүз кушарга да онытмады
—О. Шәмсетдин борадәр Болгар каласыннан ук килеп өлгергән бит. Юл читен булмагандыр, шаять9 Ә азаматларын нихәл синен анда9 Ушкуйлардан үч кайтаручы булып йөрүдән баш тартучы юкмы9
—Ушкуйлардан үч алырга атлыккан яугирләрнен саны үсә генә бара. Лачын батыр. Синен әләмен астына баскан ярканатлар саны өч йөздән дә артып китте инде.
—Сөенечле хәбәр һич тә начар түгел, борадәрем Мәгәр арагызга шымчылар вә угырлар үтеп кермәсен өчен яна инсаннарны яу-орышта сынасагыз иде
Учак тирәли тезелеп утырышкач, һәммәсе дә янә Лачын батырнын сүз башлавын көтте Батыр күп сузмады.
—Корым-Чаллы тарафына озатылган торгаклардан хәбәр кайтып төште Мәртүбә вилаяте аша. чирмеш карьяларын талый-талый. Чулманга таба ушкуиларнын яна нөгәре якынлашып килә Шаять, аларны Нократ елгасы буенда каршыларбыз. Ходай ярдәме илә атнакич төнендә шул Нократ буендагы Кирмәнчек кальгасы янына тупланырбыз
— Бик хуп. бик хуп,—дип. йөзбашларнын бер-икесе. очрашуны түгәрәкләнгәнгә санап, учак янында яткан камчыларын кулына алган иде. Лачын батыр сөйләменең сәер дәвамы һәммәсен дә кисәк сагаерга мәжбүр итте.
—Минем яныма көтелмәгән кунак килеп төште бит әле. борадәрләр Шул хакта сезнең колакларга җиткермичә башка чарам юктыр
Каудар йөзбашлар камчыларын янә учак янына куйды, барчасынын да йөзенә кырыслык, уй иңде.
— Казан кирмәнендәге әмир Хәсән минем яныма бер мөһажир юллаган Ул Муром. Рязань калаларына яу әзерли икән .Үчне мәмләкәтс- мез эчендә яу' кылып кына түгел, ә явыз бүренен үз өненә барып та кайтару бик фарыз Шундый гамәл кылсак, ул бүреләр безнен кәгүгә юлны тизрәк онытыр». Әмир Хәсән арадашчы аша менә шундый чакыру тапшырган. Вә әмир алаебыз белән безне яу чирүенә кушылыр!а дәшә
Йөзбашлар утлы күмер йоткан сыман хәрәкәтсез, сүзсез утырды Арада болгарлы Шәмсетдин генә йокысыннан уянгандай булды
—Казан кирмәнендәге әмир Хәсән синен Лачын батыр икәнлегеңне ничек тәгаенләгән дә. анын чапкыны синең хозурына ни рәвешле үлеп кергән сон ул? Лачын батырнын асылда кем икәнен әле Биләр итә Болгарда ла гәгаен белүче юк бит Әмир Хәсән ничек синен эзенә төшкән ’ Лачын батыр беркадәр көттереп жавап бирде
— bv хакта мин дә уйландым Шигем вәзирдәдер. Мине чаннын
хассә алаена йөзбашы итеп Мәрчура үзе тәгаенләп куйды. Ушкуйлардан үч алырга чыккач, сарай тирәсеннән ике-өч көнгә югалып торуымны да ул, әлбәттә, белә, мона шигем юктыр. Мәгәр ни өчендер бу хакта ул ханга да кереп әйтми, үземә дә һичбер сөаль бирми, киная дә кылмый.
—Мәрчура әмир Хәсән белән яшерен бәйләнештә тора, бу безгә сер түгел,—дип, ниһаять, Биләр каласының йөзбашлары да кабынды.— Алар үч гнучылар алаен явыз гамәлдә кулланырга ният итми микән. Аларның Сәлим ханга каршы түнтәреш оештыруы да ихтимал бит.
Лачын батыр йодрыгы белән тез башына усал сугып алды
—Юк инде, андый явыз гамәл хакында хыялланалар икән, һич тә барып чыкмас! Безнен ният—ил-гавамны ушкуйлардан аралау, азат тормыш вә дә иминлектер. Муром, Рязань җиренә үч алырга бару белән мин бик разый. Мәгәр түнтәрештә, мәмләкәткә, падишаһка каршы яшертен вә явыз гамәлләрдә катнашу безнең мәсләк түгел.
4
ен дә бер йөз дә сиксән өченче елнын кышында Болгар нөгәре рус җиренә елан сыман һич тә сиздермичә килеп керде. Биш мен яугирдән торган җайдаклар гаскәренең башлыгы итеп әмир Хәсән үзенен сәрдәре Борһанны тәгаенләгән, әмма, асылда исә, юлга чыгуга ук чирү башына төнге «ярканатлар» батыры Лачын Хисам и менеп баскан иде. Шул Хисами җайдакларны әллә нинди яшерен ерымнар, иңкүлекләр, чокырлар аша алып бара белде, гаскәр һичбер каршылыкка- нигә очрамыйча рус иленең бавырына тикле үтеп керде.
Бөек Владимир кенәзлегендә дошман һөҗүмен һичкем көтми, гомумән, рус иле зиһенен җуеп өстендәге киемнәрен тирә-якка аткан исерек сыман туарылып һәм ваемсыз бер хәлдә җәйрәп ята иде. Лачын Хисами һәм Борһан җайдаклары Муром каласын һичнинди каршылык күрмичә тоташ талап чыкты. Клязьма каласы, капкаларын бикләп, керпе сыман энәләрен кабарткан иде дә, Лачын Хисаминын ару-талу белмәс «ярканатлары» аңа төнлә бәреп керде һәм соңыннан кальга урынында көл калдырып китте.
Рязань каласының хакиме Глеб кенәз рус җирендә үз кесәсендә актарынган шикелле эш йөртүче сәрдәрнен кем булуын чамалады, ахры. Клязьма каласының язмышын ишетүгә үк ул якын-тирә авыллардан меңәрләгән олаучылар җыйды. Шулар яланнардан, ерымнардан кала янына кар-көрт ташыдылар. Шәһәр халкы шуны калыпка салып торды, су бөркеде Нәтиҗәдә, Болгар гаскәре килеп җиткән чакта, Рязань инде ике катлы боз дивары белән уратылган иде.
Атна-ун көн буе камалышта тоту, әле төнен, әле танда һөҗүм итеп карау унышлы нәтиҗәләргә китермәде. Болгарларның Муром, Клязьма калаларында җыйган ганимәтләре дә чиктән ашкан, аеруча Борһан җайдакларын яуга күтәрү симергән, маемлаган этне шып-шыр сөяк өстенә өсләтү кебек үк өметсез хәл иде. Лачын Хисами ахырда, Рязаньга кул селтәп, кире борылырга мәҗбүр булды.
Юньле хәбәр дә, юньсезе дә мәмләкәт эчендә яшендәй тиз йөри. Лачын Хисами үзе әле Казан кирмәненә дә кайтып элгәшмәгән иде, ә Биләр базарлары инде төрле томанлаулар белән кайный башлады
—Лачын батыр кяферләрнен дистәләгән кальгаларын алган. Вүлдә- мир кенәзен сөннәткә утырткан, ди. Болгар җирендә мәмләкәтемезне вә гавамны яклауда ана тин батыр юктыр. Сәлим ханга Лачын батырны мәмләкәтнең баш сәрдәре итеп тәгаенләү лазим...
«Ярлы хыялы—бер капмак, би хыялы—бер чапмак», дип белми әйтмиләр шул. Лачын Хисаминын рус җиренә кылган унышлы явы хакында хәбәр алуга ук Сәлим хан күнелен башка төр шом явыз корт шикелле кимерә башлады. Үз янына дәшеп ул моны баш вәзир Мәрчура колагына да ирештерде.
М
—Ошбу качак Хисами минем гамужәм әмир Хәсән белән тиктомалдан гына берегү кылмагандыр. Хисами, килмешәк, юхаланып куенга үткән елан сымак булды. Аны киләчәктә дә сарай эргәсендә асрап булмас. Фәрман язып хассә алайны ошбу еланнан бушат. Ул туплаган йәзлекне бүген үк куып тарат. Әгәренки ошбу угьрыны яклап чыгучылар, аңа кала капкаларын ачучылар табыла икән, андыйларны •Шайтан бугазы» зинданына ыргыту да кара халык өчен сабак булыр.
Төнге «ярканатлар» тарафыннан кат-кат кисәтелсә дә. Лачын Хисами. үз язмышын сынагандай, һич тә курыкмыйча Биләр урамнарына кайтып керде. Кала базарларын, бистәләрне дистәләгән шымчы айкап йөрде. Тик. ни гажәп,—һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, гомумән, бөтен гавам авызына, әйтерсең, су капкан, Лачын батыр турында ишетүче-белүче кеше бөтенләй юк иде. Шулай да базар-урамнар яна хәбәрләрдән ара-тирә уянып- уянып алды:
—Лачын батырның нөгәре кичә төнлә ушкуйлар тозагыннан житмеш сәүдәгәрне йолып алган, диләр.
—Лачын батыр Кашан эргәсендә янә бер ушкуй кәрванын тар-мар иткән икән...
Ә яз үтеп жәй керүгә Бөек Болгар илен хәвефле яна хәбәр яшен сыман яндырып-көйдереп узды
—Чулман, Чипса буйлап Болгар өстенә бихисап дошман төшә Үткән кышта Лачын батыр кылган һөҗүм өчен Вүлдәмир кенәзе үзе болгарлардан үч алмакчы икән
Мәмләкәт чигендә торган тоткавыллар Сәлим ханга хәбәрләрне бәйнә-бәйнә кайтарып ирештерде.
—Урыс чирүен олуг кенәз Всеволод үзе җитәкләп килә Үзләренең алайлары белән Суздаль, Галич. Ростов. Чернигов. Переяславль. Смоленск. Новгород кенәзләре дә аның әләме астына килеп кушылган, ди Киевтагы яп-яшь кенәз Изяслав та үзенен гамужәсе янына баскан. Мәгълүм хәлдер. Муром белән Рязань хакимнәре Владимир вә Глеб та Лачын Хисамидан үч алырга кыҗрый. Глеб кенәз. дүрт улын да үзе белән алган Всеволод кенәз шулай итеп үз канаты астына кырык меңнән артык яугир туплаган. Болгар өстенә моңа тиклем күрелмәгән зур яу белән килә
Чыннан да. бу Бөек Болгар әлегәчә күрмәгән азы бер яу иде. Ә үз гомерендә бер орыш га кичермәгән яшь Сәлим хан хәвефле хәбәрне алуга ук җылы мичкә куелган чүпрә сыман тәмам җебеп төште Ул үзенең сараенда тимер читлек эченә эләккән тиен кебек әрле-бирле сугылды, ни әмир Хәсән, ни вилаять бәкләре һәм кала тарханнары янына чапкын юлламады Сәлим хан. хәтта, баш вәзире Мәрчурата да өмет тотмый иде, шунлыктан һич югы аны булса да киңәш-унашка дип үз янына дәшеп карамады.
Ә ул арада Всеволод гаскәре инде һичнинди каршылык киртә күрмичә Калачык, Чаллы. Кирмән кальгаларын сытып үтте, мәмләкәтнен үзәгенә керде
Сәлим хан зиһенең җуйса да. халык уяу иде Бер кичтә, карангы төшүгә, кемдер Мирхаҗи сәет йортынын ишеген дөбердәтте Сәет аны барып ачкач мондый пырдымсызлыктан бигрәк ишек катында Бәрәҗ мәчетенең имам-хатыйбы Госман хәзрәтне күреп гаҗәпсенде. Ә тегесе тын алырга да ирек калдырмады, шундук гозерен тезде
— Мәмләкәтнен иминлеге хакында янучы көюче ирләр Мөхәммәт Бакырыя мәдрәсәсендә җыйналды. Мәмләкәт язмышы кы i өстендә, аларнын һәрберсенә синен фикереңне ишетү тансык Кичекмәстән. анык гамәл кылу өчен һәммәсе дә сине көтә булыр, сәет хәзрәт
Кырт борылып кире кузгалганда Госман хәзрәт җилкәсе аша гына янә күз ташлады:
-Мәдрәсәнең капкасын узган чакта шартлы дәгъват -Амин - Кылган гамәлләребез Ходай Тәгаләнең шундый вакытына тәнгә, т килсен, диеп аны шулай куштык
4. .к У.» м я
Бакырыя мәдрәсәсенең дәрвишханәсенә килеп кергәч, Мирхаҗи сәет анда тезелешеп утырган ирләргә күз салды да кыенсыну хисе кичергәндәй булды. Зиһене аша ерак хәтирәләр йөгереп узды. «Кайчандыр минем дә шушылай яшерен фирка төзеп йөргән көннәрем бар иде бит Ә хәзер мондагы яшьләрнең күбесен мин танымыйм да. Картаелган, каһәр, картаелган».
Келәм өстенә инеп дога кылгач, Мирхаҗи сәет бүлмәдәгеләрне янә күз уңыннан бер кат кичереп чыкты Түрдә Мәмле-Гомәр утыра, заманында дан вә шөһрәт алган шигырь остасы Сөләйман әл-Сувари углы, чыбык очырак булса да Мирхаҗига җигән тиеш кеше Күрәсен, Мәмле-Гомәр җанында да. атасыныкына охшап, гыйсъянлык уты дөрләп янадыр, шул буйсыну калыпларын белмәү хисе аны яшерен фиркагә куалап китергәндер. Анын янәшәсендә кыпчак баһадиры Атбасар утыра, бер уйласан, Сәлим хан таянган ин ышанычлы яраннарның берсе Мәгәр юк икән шул. Хассә алай башлыгы да, менә, хан күзеннән яшереп җыелган фирка сафына баскан. Димәк ки, алай-болай булса, фетнә купса, ханны яклаучы юк. «Хәл-әхвәлен шактый дәрәҗәдә хөрти икән, Сәлим».
Мирхаҗи сәет карашын тәрәзә буена күчерде, каршында Рязань, Муром җирләрендә качаклыкта йөреп кайткан Чилбир бәкне шәйләп, бөтен тәне эсселе-суыклы булды «Бәрәкалла! Болар инде Сәлим хан урынына яна таҗдар да әзерләп куйганнар түгелме сон? Менә бит, ерак ара дип тормаган, Чилбир бәк Сувар каласыннан ук килеп җиткән. Болай булса, тәхет тирәсендә түнтәреш ясау да әлләни ерак йөрмәс».
Өстенә кара башлык, озын кара җилән кигән мәһабәт ирне күргәч, Мирхаҗи анын йөзендә ниндидер таныш чалымнар да тапкан кебек булды. Керфекләрен кыса төшеп бик озак күзләде, аптырагач башкаларга да күз йөгертеп чыкты, әмма бүтән берсен дә танымады.
Ниһаять, бүлмә түрендәге Мәмле-Гомәр дә Мирхаҗи сәетнен читен хәлен шәйләп алды бугай, сүз катты:
— Барчабызны да белеп бетермисен булыр, сәет хәзрәт, үзем таныштырыйм. Әнә ул, син гайре текәлеп күзәткән кара башлыклы ир, Лачын батыр булыр, гавам илә мәмләкәтебезне әлегәчә бердәнбер яклаучыдыр.
«Ә, менә нинди икәнсең бит син, билгесез вә сихри көч иясе!»— дигән хисләр кичерә-кичерә, Мирхаҗи янә лачын Хисаминын йөзенә багып алды, анын тарафыннан ягымлы караш күргәч, үзенен дә жаны гүя җылынып куйды. Ә Мәмле-Гомәр таныштыруын дәвам итте:
—Анын аръягында утыручы батыр—Сәмәрә бикәнең өлкән угланы Гази-Морат бәктер. Мәмләкәтебезгә дошман бәреп кергәч, дүрт менгә тиклем азаматны алып, ул чакыруны да көтмичә үзе килеп җитте. Анын янәшәсендәге Гайсә, Латыйф, Гыйльман батырлар да Кашан, Кернәк, Тубылгытау калаларыннан берәр менлек нөгәр алып килде Шулай итеп, инде бүген үк мең яугирлек чирү пайтәхетебезне сакларга әзер тора. Мәгәр...—Мәмле-Гомәр беркадәр тын алды.—. Мәгәр пайтәхетне ана тиклем безнен гамәлләргә аяк чалырдай бәгъзе хакимнәрдән арындыру фарыз.
Мәмле-Гомәр Мирхаҗи сәетнен уттай карашын очратты, ләкин каушамады.
—Әйе, син дөрес анладын кебек, сәет хәзрәт. Безгә Сәлим ханны сарай эргәсеннән вакытлыча читкә этәрү лазим.
—Ошбу гамәл инкыйлаб, зур фетнә бит!—дип. Мирхаҗи сәет күкерттәй кабынса да, Мәмле-Гомәр каушамады.
—Сәлим хан яшь. Мәмләкәтебезгә дошман бәреп кергәч, көзге чеби сымак бәлтерәп төште. Ошбу көнгә тикле һични кылганы юк. Вә ниндидер отышлы гамәл кылуы да шикле. Чөнки ул әмир Хәсән атыннан да дер калтырап яши. һәр адымда шуның өрәген күрә. Сәлим хан иртәгә дә тәхет өстендә утырып кала икән, ана ярдәмгә атлыгучы көчләр булмаячак. Әтәчне бөркетләр, лачыннар өстеннән башлык итеп куясын
икән, тегеләре тавык кетәклегеннән дә биектәрәк очмый башлаячак, дигән рас сүз бар бит. Инде үзенә дә мәгълүм хәлдер, хәзрәт. Бүген оезнен мәмләкәттәге гавам да, өске катламдагы бәк илә биләр дә икегә бүленеп яши. Бәгъзе өлеш Сәлим ханны яклый, икенчесе әмир Хәсән ягына аварга әзер тора Өстебезгә дошман килгән чакта безгә аларнын һәр икесе артык. Әүвәл без мәмләкәтебезне дошман чирүеннән азат итик, иминлекне саклыйк, ә тәхет казанында сонрак кайнашырбыз
Мирхаҗи сәет «ә ошбу гыйсъян Мәмле-Гомәрнен акыл шәрифләре хак юлда бит», дип уйлап алды да. тамак кырып, үзе сорау бирде
—Ә мин фәкыйрегездән ни таләп итәсез, нигә дәштегез'.’
— Без иртәгә Сәлим ханнан пайтәхетне ташлап китүен таләп итәчәкбез. Ошбу гамәл инкыйлаб та. түнтәреш тә түгел Вакытлыча чигенеш кылу гына. Шулай итсәк, иртәгә үк пайтәхет сагына әмир Хәсән дә. Кашан. Кернәк. Мәртүбә бәкләре дә дәррәү килеп җитәр Дошман явыз, зур көч белән өстебезгә килә. Мәмләкәттәге барча көч вә алайларны бердәм йодрык итеп туплау фарыз. Без ният иткән ошбу гамәлләргә син дә үз фатихаңны бирә күрсән иле, сәет хәзрәт
Сәет уйга калды. Кайчандыр анын әтисе Давыт сәеттән дә «Ил һун» фиркасен яшерен нигезләүче әҗнәби Идрис хәзрәт, шагыйрь Сөләйман әл-Сувари, бакир хәзрәт. Корнай батыр, янә әллә нихәтле кешеләр фатиха сорады. Хәтта. Мирхаҗи үзе дә улчак әтисеннән фатиха көтеп йөрде. Әмма Давыт сәет нидәндер нык шүрләде, фатиха бирмәде аларга. Ә соныннан үзе фетнә башына басты, шунда катилләр анын гомерен кыйды. Менә, хәзер Мирхаҗи үзе дә нәкъ шундый ук хәлдә. Әгәр фатиха бирмәсә. ул гавамга. мәмләкәт иминлеген кайгыртучы батырларга каршы булачак. Ошбу батырлар, хәфиян фиркачеләр Сәлим ханга каршы фетнә кормаганмы? Бәрәҗ хан угылы булган Чилбир бәк тә ошбу тарафта, шаять, тиктомалдан гына утырмыйдыр. Мирхаҗи сәеткә оста фетнәчеләр корган пәрәвез оясына эләгү хәвефе янамый торгандыр бит? Сәлим ханны читкә тибәреп, тәхет тирәсендә канлы яу оештырырга тиеш түгел бит ул сәет кеше. Нинди гамәл кыласы сон ана. ничек хәл итәсе?
Мирхаҗи сәет бераздан тавышына корыч аһән өстәп дәште.
—Дилбегә вә йөгән алыштыру гына үшән атны ипкә-сапка кертми. Әгәр Сәлим ханны тәхетеннән алып анын урынына башка инсанны утыртырга ниятлисез икән, мәнге разый түгел Ә инде мәмләкәт вә халык хакына дип пайтәхеттәге идарәне үз кулыгызга алырга җөрьәт итсәгез, һәммәгезгә хәер-фатиха миннән Ният иткән изге гамәлләрегездә сезгә бердәмлек вә җиңүләр насыйп әйләсә иде
Икенче көнне танда хан сараен меңәрләгән инсан урап алды Халык ташкыны куптарган тавыш-гауга кала диварларын дер селкетә, ниндидер көч кулланып бу ташкынны куарга, таратырга маташу учакка куыз ташлауга тин ялгыш гамәл иде.
— Биш кешедән хасил арадашчылар хан галижәнабләре хозурына узуны таләп итә,—дип хассә алай башлыгы Атбасар кереп әйткәч. Сәлим хан күркә сыман кабарынып һәм кукраеп маташмады, ризалыгын биреп, ияк какты.
Арадашчылар исеменнән таләпләрне Мәмле-Гомәр тезде
—Үзеңә кирәк кадәр хассә алай ал ла. пайтәхетне калдыр Сарай белән тәхет язмышына һич тә кысылмыйбыз Бопар җиреннән дошман нарны кугач, әгәр мохтаҗлык туса, әмир вә бәкләр җыелып үзегез хәл кылырсыз. Мәгәр мәмләкәтне дошманнардан арчыгач пайтәхет юлы тәүге нисбәттә сиңа ачык булыр, мона икеләнмә.
Шәһәр халкында кузгалган дәрт һәм ялкын инде Мирхаҗи сәеткә дә килеп йоккан иле Гавам белән бергә булырга омтылу хисеннән котыла алмаганга күрә, унике яшьлек углы Мөхәммәтгалине лә ияртеп, ул хан сарае каршындагы мәйдан эченә инде Нәкъ менә шуачагында гади яугир сыман, иярләнгән чаптар өстенә менгән, ярымбөкерәйгән. өшәнеп һәм мескенләнеп калган Сәлим ханның ачулы да. үпкәле дә
булган авыр карашы белән очрашты ул. Тәхетеннән тибәрелгән таҗдар үтеп барышлый ана сорау катты.
—Син пайтәхетне минем белән бергә ташламыйсынмыни. сәет хәзрәт?
Мирхаҗи ныклы тавыш белән җавап бирде.
—Ханнар пайтәхеттән китә дә, кире ана кайта ала бит ул, Сәлим углан. Ә сәет вә голәмә инсанга һәр вакытта ярлы халык хозурында булу отышлырак. Бигайбә, хан.
5
алалары байтак булган өчен «Олы Оя» кушаматын алган һәм чит- ят җиргә үз гомерендә тәүге тапкыр олуг поход белән чыккан Всеволодның төп максаты, әлбәттә. Биләр каласын—пайтәхетне яулау, шулай итеп бөтен Болгар илен тез чүктерү иде Үз-үзен урыс хакимнәре арасында күрелмәгән данга күмү өчен ул сугышчан әләме астына дистәдән артык кенәзнен дружиналарын җыйды, әле урыс тарихы белмәгән күләмдә гаярь көч туплады. Урыс полклары Чулман буйлап Шишмә, Талкыш тамакларына кадәр булган араны тиз уздылар, шуннан сон гына кырык меңлек гаскәр походында четереклек туды. Болгарның яңа башкаласы әллә кайда эчтә, шымчыларга, ертаулларга бөтенләй дә билгесез Чирмешән дигән елга буенда иде. Полкларга баркас-корабларны калдырып, жәяүле походка күчәргә туры килде. Яр өстеннән килгән җайдакларның саны унбиш меңнән артык түгел иде. Ләкин алары да, жәяүлеләр җаена яраклашып, ташбакадай хәрәкәтләнергә мәҗбүр булды.
Ярты көн буена туктаусыз атлый торгач, алларында Жүкәтау дигән кирмән калкып чыкты. Кала һәм аның янындагы бистәләр әлләни зур түгел, әмма имән бүрәнәләр белән катлы-катлы ныгытылган кирмән тез чүгәргә исәпләми иде. Всеволод килә-килешкә үк җәяүлеләр арасыннан җиде-сигез полкны, аларга өстәп өч-дүрт мен җайдакны һөҗүмгә ташлап карады. Кирмән диварлары баскынчыларны тоташ ук яңгыры очырып каршылады. Җитмәсә, җәяү атлый торгач полклардагы яугирләр дә нык йончыган, ярсу, ихтыяр, җиңүгә омтылыш хисләре сүнгән иле, күрәсең. Шуна күрә һөжүм, орыш дигәннәре бик тә үшән чыкты. Ул арада инде, озак көттермичә, җир өстенә карангылык инде. Всеволод кенәз әмер биреп полкларны кире чигендерергә һәм япан кыр уртасында лагерь корып урнашырга мәҗбүр булды.
Ә төн уртасында Жүкәтау кирмәненә пайтәхеттән килгән чапкын үтеп керде. Үзе сүзгә саран, кыяфәте ярсу, усал. Таләбе дә катгый чыкты.
— Мине Уразай бәк хозурына илтеп җиткерегез. Йомышымны фәкать ана гына ирештерәчәкмен.
Уразай бәк янына ингәннен соңында да чапкын сүзен кыска тотты: —Пайтәхетне саклап кала алырдай көч-куәт бик санаулы гына Барча вилаять бәкләре янына да, хәтта, инде кыпчак батырлары хозурына да чапкыннар җибәрелде. Ходай ярдәме илә алар, шаять, тиздән килеп житәр Мәгәр ике генә тәүлек, өч кенә көн булса да син урыс алайларын үз кирмәнен эргәсенә бәйләп тотсаң иде. Уразай бәк Пайтәхет башлык- ларынын, ябай халыкның сиңа булган гозер-үгенече шулдыр...
Икенче көн Жүктау тирәли барган тоташ орыш эчендә үтеп китте. Всеволод кенәз бу кирмәнне һаман көч, лаек киртә итеп исәпләми, шуна күрә анын диварлары буена әле бер, әле икенче полкны уенга җибәргән шикелле генә озатып тора иде. Ләкин бер-бер артлы кабатланган һәр һөжүм барышында урыс полклары ярга килеп бәрелгән дулкын сыман һаман-һаман арткы якка кайтарыла торды. Һәрбер һөҗүм һәлак булучылар һәм яралылар сафына яңаларын өстәде
Өченче таңда инде урыс яугирләре күңелендә ярсу, комар туды.Алар корбаннар, дивар тышындагы ерым эчендә калып изелгәннәр белән дә санлашып тормыйча кабат-кабат яуга күтәрелделәр. Вакыты-вакыты белән
Б
баскынчылар болыты дивар өсләренә менеп җитте. хәтта, кайчагында кирмән эчендә дә кыска-кыска гына орышлар булып аллы Әмма һәр очракта жүкәтаулылар дошман көчен дивар өсләреннән әйләндереп атты Баскынчылар сафында корбаннар саны һаман арта торды
Карангылык инеп кабат лагерьга туплангач, кенәзләр һәм менбашлар арасында ризасызлык, сукрану авазлары ишетелгәли башлады.
— Всеволод безне «пайтәхетнең үзен яулыйбыз, походка чыккан һәр сугышчы аннан кәрван-кәрван ганимәт туплап кайтыр», дигән коткы белән бирегә алып килде Шулай булгач, без нигә дип ертык жилән дә эләкмәс хәерче бер кирмәнне камап ятабыз сон9
— Инде күпме туганнарыбыз яуда шәһит китте Ә Всеволод үзенен корсагыннан да арыны күрә белми Безгә бу кирмәнне калдырып йә пайтәхеткә юнәлергә, йә бөтенләй кире борылырга кирәк.
Хаким Всеволод башка кала кенәзләренен үзен ташлап китүеннән, гомумгаскәрнен кисәк тарката башлавыннан яман курка иде Шуна күрә дүртенче тан атуга ук ул дружина башлыкларына яна фәрман бирде
—Без Жүкәтау атамалы хәчтерүш бу кирмәнне кире кайткан чагында да таларга җитешербез. Ә хәзер бөтен куәт белән алга, пайтәхеткә! Анда безне муллык һәм дан көтә.
6
севолод кенәз юкка гына үзенен сугышчыларын алтын таулар вәгъдә итеп комарлый. дәртләндерә. Биләр исә урыс дружиналары Жүкәтауны камап яткан арала имән диварлар артына байтак көчләр туплап куярга өлгергән иде инде. Мәмле-Гомәр чакыруы буенча пайтәхеткә. ин беренче булып, кашанлылар һәм суварлар килде Алардан сон. бер тәүлек эчендә, имән диварлар артына сабакүлләр. чалматлылар. Зәй елгасы буендагы тәмтезлеләр, табындылар инде Мәртүбә вилаятендәге чирмеш белән арлар. Инсан бәкнен улы Көңгер кул астында булган башкорт җайдаклары Нокыш. Эстәрле буйларыннан Биләр диварлары янына килеп өлгерде Беркадәр икеләндереп. көттереп булса да әмир Хәсән Казан кирмәнендәге үзенен курсыбаен Биләр тарафына юллады һәм. ин сонгы булып, кыпчак даласыннан да якты хәбәр килде
— Биләр каласында үсеп киткән Көпчәк үзенен кул астындагы ун мен жайдак белән Болгар мәмләкәтенә ярдәмгә ашыга икән
Пайтәхет эченә унар-унар меңләгән гаскәр туплангач, башбаштаклык, мәхшәр булмасын дип. сәрдәр сайладылар. «Син мөремлеләр, рәзәнлеләр эргәсендә яшәп кайткан инсан, аларнын яу тәртибен дә яхшы беләсен булыр»,—дип кыстый-кыстый Чилбир бәкне гаскәр генә түгел, кала хакиме дәрәжәсенә тикле күтәрделәр Лачын Хисами таләбе буенча «Шайтан бугазы» зинданыннан анын өч йөз яу тире чыгарылды һәм алар да кала сагына басты. Хәзер инде биләрлеләрнен күңел Шәрифләре шактый түгәрәкләнде, кала урамнарына ышаныч һәм өмет нуры инде
Всеволод кенәзнен исә күнел күзе генә түгел. хәтта, маңгай күзе дә сукыр булып чыкты Тиңсез гаскәр жыеп иләсләнгән-һаваланган кенәз Биләр тарафына шымчыларын, ертаулларны ла җибәреп карамады Беркөнне урыс полклары кара тузан болыты куптарып Биләргә якынайды да, каладагыларнын күз алдында, япан кыр уртасында чатырлары, шалашлары белән лагерь корып куйды Ә икенче таңда инде Всеволод жайдак полкларның һәммәсен дә һөҗүмгә ташлады Баскынчылар сафы умарта күче шикелле кайнап тора, алар бихисап һәм куркыныч, кала диварларын төрле яктан сарып алган иде Әмма инде пайтәхет тә ниндидер бер кеп-кечкенә Жүкәтау кирмәне түгел, ә кышкы өненнән чыккан ач. йолкыш аюны өстенә очлымын. көбәсен, калканнарын киеп, сөнге. салак, хәнжәр һәм гөрзиләрен элеп каршылаган гаярь сунарчыга гин пәһлеван иде шул.
Биләр каласы да. нәкъ Жүкәтау шикелле үк. дошман сафын ук
В
яңгыры коеп каршылады. Көчле арбалетларга утыртылган кыска саплы сөңгеләр жайдакларны иярләреннән өзәңгеләре-ниләре белән суырып, йолкып атты. Җитезлек һәм тәвәккәллек күрсәтеп шәһәр капкаларына якынайган урыс сугышчылары өстенә биек диварлардан кайнаган су һәм кайнар сумала акты. Беренче көнне үк Биләр диварлары буенда өч мең ир югалтып, баскынчылар кире чигенделәр.
Ә Чилбир бәк, канлы яудан соң тын алырга да ирек бирмичә, каладагы һәммә батырларны, менбашларны һәм биләрне үз янына дәшеп туплады да, әмер-фәрман тулы кыска нотык тотты.
—Дошманны кала диварлары эргәсенә якын җибәрү мәнфәгатькә ярашлы, муафыйк эш түгелдер. Өстәвенә кала әйләнәсендә диварларга терәлеп үк утырган йорт вә ихаталар бихисап. Дошманның диварларга да, шул йортларга да ут элүе мөмкин. Ошбу хәвефне булдырмый калу өчен диварлар тирәсендәге барча йортларны сүтәргә, кала белән бистәләр арасында махсус мәйдан хасил кылырга, ә мәйданга алып килә торган барча юллар, урамнар башына сүтелгән йортларның бүрәнәләреннән өстәмә дивар-калканнар төзеп куярга кирәк. Мин һәммә батыр вә бигә дә, аерым бистә сайлап, эш башларга боерам.
Менбашлар һәм батырлар кала урамнары буйлап таралышкач кына, Чилбир бәк янына Лачын Хисами килеп мөрәҗәгать итте:
—Үтә дә мактаулы вә отышлы гамәл хәстәрлисен, күңелем бик канәгать, афәрин, Чилбир бәк. Мәгәр син төнге «ярканатлар» алаен ошбу вазифадан азат кылсаң иде.
Чилбир бәкнең карашында усал очкын кабынды, сүзләре сытылып чыкты.
—Ә сез нинди югары катлам соң әле ул кадәрле?
—Юк. бернинди дә югары катлам түгел. Аерым өстенлекләр дә сорап аптыратмыйбыз. Без бүген төнлә диварлар аръягына чыгып Всеволод лагерына һөҗүм ясарга карар кылдык. «Ярканатларга» яуга әзерләнергә вә тын алырга мөмкинлек бирү отышлы булачак.
Чилбир бәк берара уйга калып торды, аннары әйтте:
—Изге ниятен фәрештәләрнең амин, дигән чагына туры килә күрсен. Сиңа иминлек вә җиңү телим, Лачын батыр.
Караңгы төн уртасында дала яклап билгесез җайдаклар алае өсләренә килеп ябырылгач, Всеволод лагерында коточкыч тәшвиш купты, әйтерсең лә, җиһан-җир чайкалды. «Душман! Душман!»—дип үкерә-үкерә урыс сугышчылары әле бер, әле икенче тарафка барып бәргәләнде Аларның үкерү авазларын хәвефләнеп, иләсләнеп кешнәгән меңәрләгән атлар тавышы күмеп китте. Өшәнгән, өреккән, тышау-йөгәннәрен өзгән аргамаклар бөтен лагерь буйлап чабулый башлады, аларның тояклары астында дистәләгән ирләр аунап калды. Ә оясыннан аерылган кортлар күче сыман тузгыган, болганган, ис-акылын җуйган лагерь өстенә төрле яклап ук яңгыры һаман яуды, яуды, яуды...
Урыс лагерындагы һәр сугышчы таңны керфеген дә какмый каршылады. Озакка сузылган юлдан, авыр яудан, йокысыз үткән хәвефле төннән сон. әлбәттә, урыс яугирләре нык йончыган иде. Әмма мескен генә булып күренгән Җүкәтау кирмәнен дә яулый алмыйча ташлап китүләре, Болгар мәмләкәтенең пайтәхете янындагы тәүге штурмның уңышсызлыкка очравы, биләрлеләр оештырган төнге һөҗүмнән сон купкан тәшвиш өчен хурлану хисләре урыс дружиналарын сыртына камчы эләккән чаптар шикелле ярсыта гына төште. Аеруча Киев каласыннан ук килгән яп-яшь хаким. Всеволодка җигән тиеш булган Изяслав кенәз чыгырыннан чыгып котырынды.
— Переяславльдәге бертуган абыем Игорь моның ише денсез басур- маннарны ничек изәргә, сытарга кирәклекне күрсәтте бит инде —Изяслав Игорьнын кыпчакларга каршы ясаган походына һәм шул яу барышында Күбәк ханнын әсир төшүенә ишарәли иде.—Әллә без Игорьдан кимме’ Боларның да пайтәхетләре урынында көл генә калдырырга, ә ханнарын
ат койрыгына тагып урыс җиренә алып китәргә кирәк!
Всеволод әлеге җигәнен чиксез якын итә. шуна күрә анын борнай- лануына, көрпәләнүенә күзен йома иде. Бу юлы да Изяславнын яскануына адарынуына каршы тора алмады. Владимир. Суздаль. Ростов калаларыннан килгән җайдакларны анын әләме астына бастырды да яуга әмер бирде
Тәкъдир дигәннәре Изяславка әүвәл хәерхаһлы булды Ул төбәп кузгалган Кызыл-капу ягында Чилбир бәк фәрманы буенча йортлар сүгелсә дә. өстәмә дивар төзү эшләре төгәлләнеп җитмәгән, кайбер һөнәрчеләр кача-поса гына әле һаман бүрәнәләр очлап, чокыр казып азаплана иде Изяслав менә шул. әле төзелеп тә бетмәгән, өстәмә диварларны сытып- жимереп узды да. Кызыл-капу янына, һөнәрчеләрне сакларга дип чыккан җәяүле сугышчылар өстенә ябырылды. Саннары буенча ике йөзгә дә тулмаган биләрлеләр җайдакларга каршы тора алмады, һәммәсе диярлек кылыч йөзеннән кичеп жир өстенә ауды Жинү тантанасы белән иләсләнеп-шашып Изяслав хәзер инде Кызыл-капуга таба якынлашты Ә бу вакытта капка күперләре яртылаш төшерелгән, бу тирәдә тоткавыллар бик аз, пайтәхеткә хәвеф яный иде
Моны дивар өстендәге биләр, батырлар да тәгаен күреп торды Ашыгыч чара күрмичә һич ярамый иде Ин беренче булып, урыныннан кисәк ыргылып. Чилбир бәк кузгалды. Чаптары янына йөгереп барышлый ук кайнар әмерләре янгырап ишетелде:
—Монысы урысларнын ялган һөжүме генә булуы да ихтимал. Башка капуларны берүк ташламагыз. Каладагы барча халык дивар өстенә менсен
Чилбир бәк атын камчылый-камчылый килеп житкән чакта Кызыл капу янында инде өч-дүрт йөзләп жайлак яуга ташланырга әзер тора иде Алар арасында Лачын батырны, үзенен якташларын—суварлыларны да күргәч. Чилбир бәкнен күнеле үсенеп-очынып куйды Тоткавыллар тарафына ташлаган әмере дә мәгърур, шанлы чыкты
— Күперләрне төшерегез! Суварлылар. алга!
Беренче булып күпер өстеннән кырга, әлбәттә. Чилбир бәк үзе ыргылып чыкты Анын инбашына элгән алсу япмасы югары кайтарылып җилдә уйнаклый, шуна күрә аргамагының ялына сыенып чапкан Чилбир бәк канатларын жәйгән дала бөркетен хәтерләтә иде.
Бер-берсенә дошман булган ике көч арасы күзгә күренеп кими башлады Яшь. вәкарь Изяслав Чилбир бәккә каршы үзе чәчрәп чыкты Биләрнен баш сәрдәре ана таба кылыч тотып очса. И зяслав үзенен кулына авыр сөнге алды. Аннары инде ясалма мәйдан өстендә тимер чыны гына яңгырап куйды. Икенче мизгелдә Чилбир бәк ияреннән кубып җир өстенә очты. Авыр сөнге көбә аша үтеп анын касыгын ерып чыккан, сызлануларыннан ынгыраша-ынгыраша жирлә аунаса да. баш сәрдәр инде якты жиһан белән саубуллаша иде
Дивар өстенә тезелгән биләрлеләр орыш азагын күреп «аһ* иттеләр куркынудан йөзләрен капладылар Ә яшь Изяслав кулларын күккә чөеп, яман кычкыра-кычкыра тантана итәргә тотынды Ләкин вәкарьле, саксыз кенәзнен тантанасы озакка сузылмады Лачын батыр очырган канатлы ук Изяславнын муенына килеп кадалды һәм егермесе дә тулмаган яп яшь кенәз чаптарынын яллары өстенә бөгелеп төште.
7
иләр каласы янында лагерь корып ятунын инде унынчы коне дәвам итә. әмма рус кенәзләре һәм менбашлар үзләре дә моны пайтәхетне камалышта тоту, дип бәяли алмый иле Анын каравы, төртмәрәк телле булган сугышчылар әлеге яуга кулай бәһане бик тиз уйлап тапты
—Без күктән атып төшерелгән кыр үрдәге артыннан кереп сазлык уртасына баткан сунарчы хәленә калдык бугай инде Ни сазлык безне
Б
җибәрми, ни үрдәгебезне үрелеп алалмыйбыз.
Сугышчылар арасында купкан мондый коткылы, кадау сүзләрне, әлбәттә, Всеволод колагына да китереп ирештерделәр. Олуг кенәз моңа кул гына селтәде, чөнки үзенен аю өненә барып кергән сунарчы сыман мескен халәттә калуын ул күптән анлап өлгергән иде инде. Әлеге Болгарга каршы яу оештырган чакта ул ханнын яшьлегеннән, тәхет тирәсендә туган низагълардан файдаланмакчы булып, җинел җинүгә өметләнгән иде. Әмма дошман басып керү Болгар халкын утка ташлаган мәгъдән шикелле укмаштырды, берләштерде генә. Хәтта, кыпчак кадәр кыпчак даласыннан болгарларга ярдәм килеп җитте. Ә Всеволод үзе һәркөн, һәртөн саен кабатланып торган яуларда ун меңнән артык сугышчысын югалтты, берни ота алмады.
Ләкин олуг кенәз өчен әллә кайдагы Смоленск, Переяславль, Чернигов калаларыннан килеп Болгар җирендә башын салган ун мең сугышчы түгел, ә үзенең яраткан җигәне, яшь Изяслав язмышы кызганычрак, кадерлерәк иде. Менә ничәнче көн инде анын карендәше әле уттай кызып, әле аңын җуеп газаплана. Всеволод көненә ничә мәртәбәләр аны әле саф, җиләс һавага чыгарттыра, әле чатыр эченә кертә. Вакыт тапкан саен янына килә, җигәненен газапларын күреп кайчак аңа үз җанын бирердәй халәтләргә керә.
Бүген дә ул, иртәдән бирле җиһандагы барча кайгыларын, хәвефләрне онытып, Изяслав җигәне янында изаланып йөрде. Өйлә вакыты якынлашкан чакта Новгород кенәзе Владимир кереп, аның колагына көтелмәгән яңалык пышылдады:
—Биләр капкасыннан сабый бала җитәкләгән бер карт чыкты. Кулына ак әләм күтәргән, бирегә таба килә.
Олуг кенәз гаҗәпләнеп куйды, дала уртасында утырган ялгыз өй тәрәзәсеннән җемелдәүче ут яктысы шикелле ымсындыргыч уйларны зиһен тәгәрмәче аша тиз-тиз әйләндерде. Солых тәкъдим итүче микән бу, әллә . әллә биләрлеләрдә инде оборона тотарлык, үзләрен якларлык җегәр-көч беткәнме? Алар да ач, инде ун көн буена кала диварыннан читкә чыга алмый бит. Бәлки, калада Всеволод сугышчылары өстенә яудырырлык сөңге белән ук та калмагандыр. Каланы саклаучылар арасында үзара низагь кубып, дошман каршында тез чүгүне яклаучылар да табылуы мөмкин Андый очракта әлеге арадашчы каршына катгый шартлар куймыйча, шәһәр капкаларын ачуны, сүзсез-шартсыз бирелүне таләп итмичә дә булмас.
—Барлык каравылчыларга фәрман җиткер, арадашчы-илчегә ата күрмәсеннәр. Аны бирегә үзең алып кил,—дип тиз-тиз генә әмер бирде дә, Всеволод өстенә көмеш җепләр белән чигелгән җиләнен киеп алды, сабына асылташлар тезелгән кылычын биленә такты.
Берникадәр вакыттан соң, олуг кенәз каршына Болгар дәүләтенең баш сәете Мирхаҗи килеп басты. Улы Мөхәммәтгалине кысып җитәкләгән, өстенә күз явын алырдай ап-ак күлмәк кигән, йөзе тыныч иде.
— Нинди шартларда бирелергә җыенасыз, сөйлә, илче,—дип олуг кенәзнен кәпрәеп эндәшүен ишеткәч, Мирхаҗи сәет көлемсерәп куйды.
— Без бирелергә дә җыенмыйбыз, мәмләкәтебез дәрәҗәсенә зыян китерердәй шартлар да булмаячак.
Олуг кенәзнен йөзе озак вакыт буе кояш нурлары астында яткан яшь бәрәңге сыман яшелләнеп чыкты, теле көрмәкләнде. Тау төшкәндә аякларын үрәчәгә терәп, дилбегәсен чорнап тарта-тарта гына юргасын тыя алган мескен олаучы шикелле, Всеволод та күкрәгендә кайнаган ярсу хисләрен көч-хәл белән басып, ниһаять, яна соравын бирде:
Син нинди вәкаләтләр, нинди максат белән чыктың соң, алайса?
—Мин Болгар мәмләкәтенең баш сәете, кенәз. Ягъни. Аллаһ колы, анын арадашчысы. Бәс, шулай икән, миңа ике дәүләт, аларнын хакимнәре арасында илче булып йөрү дә язык гамәл түгел.
—Минем белүемчә. Биләрдә хан юк бит. Сез аны пайтәхеттән
куып чыгаргансыз. Өстәвенә, кала бәге булып калган сәрдәрегез дә вафат Димәк, хакимегез, башлыгыгыз гел юк. Сез көтүчесез калган сарык көтүе сыман Шулай булгач, син кем исеменнән генә сүз йөртә аласын сон, илче?
Всеволодның дошманына, көндәшенә очып куну түгел, бәлки затлы каурыйларын, муенындагы катлы-катлы бизләрне күрсәтү өчен генә ихатада кабарынып, борнайланып йөргән күркә шикелле кәпрәя башлавын анлады да, сәет каушамады.
—Ә син юкка гына сөенәсен, кенәз. Җитмәсә, буранда адашып жил унаена гына атлаучы юлаучы шикелле тирән хаталанасын. Мәмләкәтне ханнар сакламый, аны гавам яклый. Гавам зилзилә, туфандай ярсып куба икән, ул тәхетләрне дә әйләндереп ата, мәмләкәтен дә сонгы күлмәген салып нарасыен җил-янгырдан каплаган ана кебек саклый. Ә тәхеткә күтәрердәй, яна хаким яки яна сәрдәр итеп куярдай бәкләр вә батырлар теләсә кайсы дәүләттә дә һич бетәчәк түгел.
Всеволодның йөзе, карашы еллар буе чүпрәк, су күрмәгән тәрәзә пыялаларына охшап тоныкланды, күнеленә корт иңде. Бу илче карт һичбер тарафта да боргаланмый сөйли, ачы хакыйкатьне ярып сала. Всеволодның үзенә дә Сәлим хан язмышы янап ятмый микән9 Ул походка чакырганда Смоленск ирләренә дә, Новгородныкыларга, башкаларга да тау-тау ганимәтләр, жинү һәм дан вәгъдә иткән булды. Пайтәхетләрен яулыйбыз, бөтен илне тезгә чүктерәбез, дип күпме күкрәк сукты. Ә асылда исә болгарларның бер генә каласын да яулый алмады, ун мен ир югалтты. Хәзер, әнә. кашанлылар, жүкәтаулылар. корым-чаллылылар бергә җыелып, Чулманда Всеволод калдырып киткән каек һәм корабларга һөҗүм иткән, аларны саклаучы Белоозеро полкын тулысымча кырып салган, диләр. Моны ишеткәч лагерьдагы Рязань, Чернигов. Галич кенәзләре баш калкытты. «Булдыксыз Всеволодка ияреп йөрүнен нинди хаҗәте бар9 Һаман бер төрле дә чара күрми икән, кайтгык-киттек. Юлда мукшы йә ар аймакларын булса да талап чыгарбыз әле»,—дип. аларнын коткы таратып, ризасызлык белдереп сөйләнгән сүзләрен олуг кенәз көн дә ишетеп тора. Ә шулар иртәгә Всеволод гаскәрен бөтенләй ташлап китсә? Йә түнтәреш оештырып аны олуг кенәзлектән алып атса? Болар өстенә, шул ук кенәзләрнең, җәллад яллап, анын гомерен үк кыюлары да бар бит Димәк. Всеволодка нинди дә булса чара күрмичә, бәкегә төшкән йомычка сыман бер урында бөтерелү-таптанудан котылмыйча һич ярамый. Тибенмәгән тавык ач кала. ди. Ни хәл кыласы сон9
—Илче, син нинди тәкъдим индермәкче безгә?—дип телгә килгән Всеволодның соравы барыбер дә коры, ипсез чыкты.
—Гап-гадидер, кенәз. Пайтәхеткә тикле үтеп ун көн буе отышсыз яу кылуын яшь тавыклар янында әйләнгәләп йөргән карт, дәрмансыз әтәч таптануына гына охшап калды. Биләрнең тез чүгәсе, ә синен жинәсен юк. Гаскәреңдәге Аллаһ колларының гомерен кызган. Кит син, кенәз
Ачыну-көчсезлектән уртларын шыгырдатса да Всеволод күңелендә һаман өмет уты яна иде әле. шул соравын катты:
—Ә сез мина күпме ясак түләргә җыенасыз9
Мирхаҗи сәет кыя шикелле басып җавап тотты:
—Ясак түләү җиңелүне, буйсынуны тану буладыр ул. кенәз. Ә Болгар мәмләкәтенең һичбер вакытта да үзен мескен яисә кол итеп таныйсы юк Син бер генә тиен дә ясак өмет итмә
— Мин ни пычагыма дип чигенергә тиеш сон алайса?
Всеволодның әлеге ярсу соравына да Мирхаҗи сәет җәйге яңгырныкы сыман ипле, талгын тавыш белән жавап бирде:
— Гаскәреңне саклап калу бәрабәренә, кенәз Аллаһ колларын туган җирләренә исән-имин кайтарып җиткерү өчен. Без сиңа Чулман дәрьясына тикле булган юлны ачачакбыз.
Олуг кенәз ваклана башлавын үзе дә тоймый калды
—Ә кораблар9 Сез мин Чулманда калдырып киткән каек белән
баркасларга кадәр тартып алгансыз бит.
—Аларын да бирербез. Тоткарлык ясаучы булмас.
Всеволод инде тагын ниндирәк отышлы-кулай таләп куярга белмичә йөди-үрсәләнә башлаган иде, шулчагында чатыр түрендәге пәрдә артында моңа кадәр һушсыз-хәрәкәтсез яткан Изяслав җигәненең тирән ыңгырашу авазы ишетелде. Олуг кенәз сикереп аягына басты, ә яралы Изяслав аны инде чакыра ук башлады.
—Аг-гай, аг-гай.
Всеволод яралы җигәнен каплап торган пәрдәне кисәк йолкып эчкә томырылды, түшәктә яткан Изяслав янына барып тезләнде.
—Ун көн буе өнсез-тынсыз яткач, ниһаять, анга килдең. Ходайның рәхмәте, савыгасынмы әллә, туганкаем?
Изяслав эндәшмәде. Всеволод пәрдәне йолкып атканнан сон, бөтен чатыр эче ачылып калган һәм яралы яшь кенәз көтелмәгән кунакларга текәлеп ята иде. Иреннәрен авыр кыймылдатып шулар хакында сорады.
—Болар кемнәр, агай?
Всеволод ашыга-ашыга тезде:
—Илчеләр алар, илчеләр, туганкаем. Биләрдән килгәннәр. Тынычлык турында солых тәкъдим итәләр. Чулманга кадәр юлны ачмакчылар.
Изяслав карашын Мирхаҗи йөзеннән анын малаена күчерде.
—Ә монысы кем?
Агарынган, кипшенгән Изяславның кыяфәте бик кызганыч иде, Мирхаҗи да вакыт сузып тормый җавап бирде:
—Минем угылым бу. Аты Гали булыр.
— Гали,—дип акрын гына кабатлады да, Изяслав сыңар кулының бармаклары белән чакыргандай итте. Әтисе дә аркасыннан эткәч, Гали карышмады, Изяславның янына килеп басты. Көттереп кенә булса да яралы яшь кенәз янә телгә килде:
—Минем кылычым кайда? Аны шушы малайга бир, агай.
Сәер тәкъдим шактый аптыратса да, Всеволод түшәктән бер читтәрәк яткан авыр кылычны эләктерде, ашыгып-каударланып аны Галигә таба сузды. Ә Гали кулларын артка яшерде дә, шактый кыю төс-кыяфәт белән кисәк каршы төште.
—Ә ул миңа кирәкми. Мин гомеремдә дә кулыма кылыч тотачак түгел.
Ун-унике яшьләрдәге малайның чатылдатып рус телендә җавап бирүе дә, андагы кыюлык һәм имәндәй ныклык та һәр кенәзне капылт сискәндерде. Хәтта, чатыр уртасында торган Мирхаҗи дә улының тискәрелеге өчен нык сагая калды. Әмма тынлыкны янә яралы Изяслав өзде.
—Ә синең кулларың нәрсә тотачак соң?
—Каләм.
Мондый катгый, төгәл җаваптан соң байтак тын тордылар Ахырда гыжылдый-гыжылдый Изяслав үзенең гозерен ирештерде:
—Син боларның тәкъдимен кабул ит, кенәз агам. Болгар жирен калдыр. Әйдә, илгә кайтыйк...
Изяслав тагын аңын җуйды. Яшь кенәзнен керфекләре бу юлы мәңгелеккә, кабат ачылмаска ябылган иде инде.
8
ус гаскәре икенче таңда ук урыныннан кубып, кайтыр юлга чыкты. Ләкин гаскәр сафында башбаштаклык, мәхшәр канат ярган, ганимәт, зиннәт талау өчен генә килеп кушылган аерым-аерым кала кенәзләре Всеволодка буйсынудан туктаган иде инде. Шулар юлда олуг кенәз әләме астыннан чыгып, якындагы вак-төяк кирмәннәргә, авылларга ташланды. Әллә ничә авыл һәм бистәләрне ялкын чорнады, йөзәрләгән болгарлылар урыс чаптарларының тояклары астында калды Хатыннарны һәм яшь
Р
кыз-кыркынны явыз баскынчылар үхләренә кәнизәклеккә алып китте
Рус гаскәре кылган мондый мәсхәрә көне-сәгате белән пайтәхеткә килеп ишетелде һәм Биләрдә тупланган һәммә чирү мәмләкәтнең иминлеген саклау өчен яуга күтәрелде. Аеруча Биләргә соңарып килгән Көнчәк лайдакларын тотып тыешлы түгел, алар үчкә, канга, яуга сусый иде. Ата-анасын. уяулыкны оныткан һәм Болгар җире буйлап ярма сыман сибелгән-таралган баскынчыларны. беренче булып, шул кыпчаклар төмәне куып житте Кече Чирмешән ярында кузгалган тәүге орышта ук алар Смоленск һәм Муром полкларын кырып салды. Елганын икенче ярыннан килгән Лачын Хисами яугирләре һәм башкорт җайдаклары Рязань полкларын пыран-заран китерде. Рус гаскәре шушы орышларда янә биш меңнән артык сугышчысын югалтты, арбалардан һәм такта-бүрәнәдән ыстан кора-кора вак-төяк кала кенәзләре тагын Всеволод канаты астына басарга мәжбүр булды Болгарлылар һаман аларны әтәч сыман сикереп- сикереп чукуын дәвам итте Всеволод Новгород кенәзе Владимир кул астына байтак җайдак биреп, тулгаманы өзәргә тырышып карады Ләкин әлеге һөҗүм угы Лачын Хисами «-Ярканатлары* саклаган арага туры килде. Лачын батыр Новгород кенәзе белән үзе бергә-бер орышка керде һәм шунда аның кулын чабып өзде. Урыс яугирләре янә арба-калканнар белән уратылган ыстан артына кереп качарга һәм Чулманга кадәр болгарлылар тулгамасында чигенергә мәҗбүр булды
Биләр тулысынча диярлек гаскәрсез һәм саксыз калган иде. Аның шушы көчсез халәтеннән Сәлим хан оста файдаланды. Ул үзенең хассә алаена өстәп. Тубылгытау кирмәненен җайдакларын алып килде дә. беркөнне һичкем көтмәгәндә пайтәхет урамнарына бәреп керде Шул кичтә үк барча капкалар бикләнде, тоткавыл һәм шыгавыл нөгәрләре баш-аягы белән алышынды, халык йортларына, хәтта, багларына тикле кереп качты, шәһәрне тоташ хәсрәт, шом һәм хәвеф басты
Тәхет турында янып көя-көя суга тилмергән сәхрә сыман коргаксыган Сәлим хан, әлбәттә инде, беренче эш итеп сараена ингән һәм үзенең бәхет, хыял куначасына менеп кунаклаган иде Карангылык якынлаша-фәлән дип тормады, ул үз янына хассә алай башлыгы Атбасарны дәште.
—Елыйсы килгән бала атасын ын сакалын тартып уйный, ди. Фетнәгә ялкын элдергән Мәмле-Гомәр белән гыйсъянчы сәетне тап Бәгьзесен дә зынҗырларга урап минем алга китер
Авызына кайнар аш капкан шикелле куырылса да. кыпчак баһадиры сүзләрен кистереп тезә-тезә каршы төшеп карады
— Калага иңгән мәлдә син бәгъзе инсаннын да гомерен кыймаска, кан коймаска вәгъдә кылган иден. ханиям.
Ханның ядрә шартлаган сыман усал тавышы янгырап ишетелде
— Мин дар агачы, аркан хәстәрлә, дип фәрман кылмадым бит әле Вакыйгаларны ни пычагыма оолай куалыйсын9 Аннары ул гавам. пайтәхет диварлары аръягына кайтып төшәчәк биниһая чирү белән шаярырга ла башыма тай типмәгән Мин ул гыйсъян башлыкларын бүтән төрле җәзага тартып гавамга сабак бирәм.
Сәлим хан тәхетне кабат яуларга, дип походка чыккан чакта Атбасарга мәмләкәтнең баш сәрдәре урынын вәгъдә иткән иде Беркатлы кыпчак баһадиры улчакта ла аумакайлык күрсәтте һәм үзенен тәбедәге тычкан икәнлеген акламыйча хәзер дә күнле Хассә алай газиләре Сәлим хан каршына әүвәл каеш арканнарга уралган Мәмле-Гомәрне. бераздан инде Мирхаҗи сәетне дә китереп бастырдылар Ияр хуҗасы Сәлим хан иде шул. тезгенне ул тотты
— Гавам—ул эт кеби. таҗдарларның йомшаклык күрсәтүен сизеп алдымы, хәзер өрә башлый, дигән гайре гыйбрәтле гыйбарә барлыгын бишектән бирле ишетеп үскән, мәгәр моңа битараф калган илем Инде авыз пеште Кара халыкка уч төбен күрсәтү чарам гамәл икән Үземнен зиһенле шәкерт икәнлекне дә рас кылырга кирәк Чөнки тинтәк чужа
гына үз йортында ике кат ут чыгара. Ә мин киләчәктә мондый хилаф эшкә—фетнә кубу, янгын чыгуларга—һич тә ирек бирмәм.
-Ике калҗа ризык кабып кына бәгъзе бүренең дә тәгамь тишеге туймый. Йоны ел саен коелса да, андый җанвар холкы үзгәреш белми бит ул,—дип, әүвәл Мәмле-Гомәр сүз әйтеп калырга ашыкты, аны Мирхаҗи да шундук эләктереп алды.
—Гавамдагы ризасызлык-нәфрәт һичбер вакытта да сынар кисәү генә түгел, таҗдар. Аны йодрык, камчы белән төеп кенә һич сүндереп булмый. Ә камчы гына уйнатып утырган җайдакны бәгъзе ат та үз өстеннән чөеп ата. Сәясәтен-кәгъбән элеккечә дәвам итә икән, фетнә- түнтәреш сукмагына аяк басучылар бик күп булыр әле.
Ярасына дары сипкән сыман ярсый гына төшкән Сәлим хан, аяк тибеп, шыгавылларына катгый әмер бирде.
—Ошбу гыйсъянчы мөртәтләрнең кул-аягына зынҗыр иңдерегез! Мәмле-Гомәр җимереп юк ителгән Алабуга калдыгы—Шайтан каласына илтеп тоткынлыкка ябылсын. Аны, өстәмә зынҗырлар тагып, манара диварларына бәйгә утыртсыннар. Ә Мирхаҗи ошбу көннән алып мәмләкәт сәете түгел. Эт симерсә, хуҗасын талый, диләр. Мондый кадер белмәс бәндә, әнә, бабасы көн күргән Болгар каласына олаксын да, шундагы Хәсән мәсҗедендә гади мөәзин булсын. Мәгәр аны зынҗырлардан коткарырга җөрьәт иткән сатлык гыйбад табылса, андый бәндәләрне үзем үк дарга асам.
... Биләр халкы усал җайдаклар тулгамасындагы ялгыз олауга утыртылган Мирхаҗи белән анын унике яшьлек Галиен кан елап, сыкрап озатты. Халык Мирхаҗины гаделлеге өчен бер яратса, Жәмигъ мәчет мөнбәреннән яңгыраган моңлы тавышын көмеш чыңына тиңләп, үз артында аны «Нәкъкар» дип тә олпатлап йөртә иде. Ә сабый чактан бирле ана назын күрми үскән Гали болай да бик кызганыч иде, өстәвенә аңа Сәлим хан хөкеменең усал канаты да китереп суккач, тәхет иясенә ләгънәт яудыручылар саны аз булмады.
—Сәлим, йөзе кара, шәриф сәетемез илә ятим баланы рәнҗетеп, үзенә гөнаһ җыя. Тәхет дия-дия күзе сукырайды, вөҗданы коргаксыды микәнни сон ул залимнең?
—Таҗдар өчен вөҗдан—яшь егет түшәгенә салган әби сымак бит ул, аңа хаҗәт юктыр.
—Юкка, юкка гына азына, Сәлим хаким. Казанга ничек кычкырсаң, шулай җавап бирер. Мирхаҗи сәетемез дә, ул ятим Гали олан да ханга азау тешләрен күрсәтерләр әле...
Болгардагы Хәсән мәчетендә мөәзин вазифаларын башкаруга керешкәч, Мирхаҗи күзгә күренеп ябыкты һәм кипте. Шулай да тавышы һәм моны көчле, аһәнле иде, «Нәкъкар» дигән аты монда да онытылмады. Ләкин көзге яңгырлар башлангач, Мирхаҗи хәзрәтне яман суык бәрде. Аны йөткерү һәм ютәл чылбырга утыртылган эт шикелле һич калдырмый, һаман саен ныграк талый башлады. Хәзер инде аңа кул-аягы богауланган килеш Хәсән мәчетенең түгәрәк таш баскычлары буйлап көненә биш мәртәбә манара очына менү олы газап, авыр җәза иде. Беркөнне шул текә баскычлар буйлап кулына таяна-таяна үрмәләгән чакта Мирхаҗиның кисәк аягы таеп китте һәм ул, тимер зынҗырларын дөбер-шатыр китереп, таш идәнгә очты. Мәчет мөтәвәллиләре килеп җиткән чакта хәзрәтнең тәне суына башлаган иде инде. Кемдер теш арасыннан гына сытып пышылдады:
—Карт агачны күчереп утыртмыйлар бит ул, ай-һай, утырмыйлар... Гали олан җиһанда дөм-ятимә калды.
Унтугызынчы бәйләм
1
имучин өчен беренче айларда коллык тоташ газап, ут эчендә узды Тайжутларнын. уранхайларнын бала-чагасына тикле аны үчекләп, типкәләп китүе бер хәл. Тимучинга әле кабилә бәге Торгытай да көнаралаш диярлек камчы сыдырып үтә. әмма ин яманы: шушы хакихз ирешкән уңышлар турындагы һәрбер яна хәбәр ана ярасына тоз сипкәндәй тәэсир итә иде.
—Торгытай үзен Бүрежигәннән бирле тамыр жәйгән бөтен магул кабиләләренен юлбашчысы итеп игълан кылган Ул элек Тимучин-тотык батыр булып торган кыят кабиләсен Керулен буеннан куган Хәзер инде гомер-гомергә кыятлыларнын бишеге саналган Онон ярларын да үз биләмәләренә кушарга жыена икән
Тимучин үзенен көчсезлеген-мескенлеген анлый һәм шушы чарасызлык анын желеген эчтән зәһәр елан сыман талый, суыра иле Ул ничә еллар буена ялгыз яшәп, сусар-йомран аулап жанын саклап калды Соңыннан инде, ниһаять, үз кул астына янә ун менгә якын жайдак туплауга иреште, мәркет кабиләсен тар-мар итеп кайтты Кыятлылар кабиләсе тау битеннән тәгәрәгән кар йомгагы сыман һаман зурая, һаман куәтләнә бара иде. Ләкин ачыгавызлык, саксызлык күрсәткән бәхетсез бер очрак Тимучинны. менә, кол итте дә. кыятлылар язмышын язгы боз кузгалып дәрья, ташкын уртасында калган бичара хәленә куйды Тимучин үзе дә аларга һичбер ничек ярдәм итә алмый, тегеләр дә кайсы як ярга чыгарга белмичә йөдәп бәргәләнә Дәрья уртасындагы бичара, ниһаять, бер як ярны сайлап, боздан-бозга сикерә башласа да. барыбер, ахыр чиктә чыланмыйча, егылмыйча калмый Балдак-Далага җыелган кыятлылар да Тимучин коллыктан котылып кайтканчы, мөгаен дә. таралырлар, азаерлар инде. Билгүгай белән Хасар да. Бавырчы белән Җәлмә дә. шаять, алар өчен сизгер, маһир көтүчеләр булып кала белмәс Тимучин аларга һич югы берәр төрле хәбәр җиткерә алсын иде. ичмаса
Әллә нинди антлар эчә-эчә ул бер сәүдәгәрне ялламакчы булган иде дә. теге икейөзле бәндә аны тайжут бәгенең үзенә барып сатты Котырынып килгән Торгытай Тимучинны бөтен кабилә каршында ярсыи- ярсый камчылап кына калмады, кул-аягына да агач башмаклар кидереп, аны жир астына чокып ясалган тирән баз эченә ыргыттырды Көн яктысы һәм рәтле ризык күрмичә Тимучиннын әллә ничаклы ай гомере шунда үтте Сөзешкә ашкынган ярсу тәкә шикелле яңадан-яна яуларга атлыгып торучы Торгытайга берзаманны меңәрләгән нәүкәрләренә өләшерлек сугыш кораллары кирәк булган икән Арба тәгәрмәчләрендәге, агач мичкәләрдәге кыршауларны салдырып та хәнжәр белән ятаганнар ясауга керешкәннәр Иртә таңнан кара төнгә хәтле эшләсәләр дә. осталар өлгерә алмый башлаган Тимерче Җирсүдәй белән анын унбиш яшьчек улы Сүбүдәйгә ярдәм итәр өчен Тимучинны да баздан чыгардылар
Сандал, мич күреге янында үзен бик коры тотса да. Җирсүдәй Тимучин өчен көтелмәгән хәзинә, алтыннарга биргесез остаз булып чыкты Төнге ялга тукталган бер кичтә ул аны тәүге соравы белән үк утка салды
- Менә сез, Торгытай белән икегез дә, яна далалар, яна елга-сулар яулыйбыз, дип азынасыз инде Мәгәр дөньяда әле сезгә кадәр үк. элек заманнарда, ерак бабан Аттила белән Искәндәр Зөлкәрнәен атлы олуг җиһангирлар булган бит Әллә никадәр мәмләкәтләр, ярты җиһанны яулап та алар һичбер төрле уңышка ирешмәгән, төзегән дәүләтләре соңыннан керәч җамаяк шикелле чәлпәрәмә килгән, юкка чыккан Сезнен берәрегез алар хакында ишетеп белә микән"’
Тимучин өчен дә. унбиш яшклек Сүбүдәй өчен дә әлеге исем ияләре күктәге йолдызлар, диңгездәге балык кебек үк ерак һәм сәер
Т
затлар иде, икесе тиң әсәренеп калды. Тимучин гына беркадәр тын торгач, ерак бабаларының исемнәрен санал китте.
—Бәртән, Кабул хан, Томавыл мәргән, Байшоңкар атлы бабаларым булганлыгын беләм. Алардан да алда Кыят, Көрән Бүре, Бүреҗигән дигән бабаларым булган. Магул ыруына әнә шул, Бүреҗигән атлы, бабам нигез салган, диләр. Ә Аттила мина кайсы яктан килеп бабам тиеш?
—Син иң күп дигәндә дә моннан өч йөз, дүрт йөз еллар элек мәгыйшәт кылган бабаларыңның гына исемен санадың шул Ә Аттила бабан җиде-сигез йөз еллар элгәре үк гомер итеп, ошбу җиһанны кичкән. Искәндәр Зөлкәрнәен атлы җиһангир исә моннан мен дә биш йөз еллар элек үк яшәгән. Инсаният тарихы олуг дәрьялар кеби очсыз-кырыйсыз бит ул. Андагы вакыйгалардан сабак, гыйбрәт кенә ала белү кирәк.
’ —Атам, сөйлә, сөйлә. Аттила илә Искәндәрнең һәр икесе хакында да сөйлә,—дип, мич күреге ягыннан Сүбүдәй килеп, әтисенең җиңнәренә тигәнәк сыман ябышты. Күзләрендә шайтан ут кабызды, диярсең, алар тонык кына янган күмерләр яктысында да ялык-йолык килеп тора иде
—Ярар, сөйлим алайса, тынлагыз,— диде дә, Җирсүдәй иреннәрен ялмап куйды.—Мәгәр миңа тарихны Искәндәр Зөлкәрнәен аты белән, элгәрерәк заманнардан башлап китү отышлырак булыр.
Тимучин белән Сүбүдәй, авызына керердәй булып, тимерче остага текәлеп утырдылар. Җирсүдәй акрын гына тарих төбенә күчте.
—Искәндәр—җитмеш дәрья, җитмеш дала аръягындагы Илтада атлы мәмләкәттән чыккан олуг җиһангирдыр. Әүвәл аның әтисе якын-тирәдәге дәүләтләргә каршы яу башлаган, барчасын да үзенә буйсындырган. Сонра инде ошбу эшне егерме яшьлек угылы Искәндәр дәвам иткән. Ул Тимер- Капка, Шам, Афина, Рум, Мисыр дигән җирләрнең һәммәсен басып алган...
—һе, Торгытайның шәхси нөгәрендәге кишектин Сорхан-Шир дә шул Мисыр дигән илдән түгелме соң? Аны зәнҗи1 илә гарәп катыш шул яклардан туганнары безнең сәүдәгәрләргә сатып җибәргән, диләр.
Сүбүдәйнең бүлдерүе ошамады бугай, «шулайдыр, шулайдыр», дип кенә җавап кайтарды да Җирсүдәй, янә үз эзенә төште.
—Нәфсе дигән нәгаләт авызлык вә йөгән белми бит ул Искәндәр дә теге мәмләкәтләрне генә бик азсынган, хәзер инде бөтен җиһанга бугалак салмак булган. Ошбу ният илә безнең тарафка юнәлгән, угыз, казакъ, карлук, фарсы, уйгур җирләренең барысын басып алган. Аннары инде көньякка таба юнәлеп гарәп, индус җирләренә тиклем үтеп кергән. Мәгәр ошбу җиһангирның коры холкы, нәфес тыя белмәве, саранлыгы аның яраннарына, сәрдәрләренә бер дә ошамаган Шулар астыртын түнтәреш хәзерләгәннәр, ошбу хыянәттә җиһангирның хатыны да катнашкан. Шул елан җамаякка салып аңа агу биргән. Ярты җиһанга бугалак ташлаган, мәгәр үз хатынын йөгәндә тота белмәгән Искәндәр Зөлкәрнәен менә шулай итеп утыз өч яшендә Мәңгелек Күк Тәңре хозурына күчкән. Ә аның вафатыннан соң угыллары, сәрдәрләре, яраннары арасында үзара сугыш купкан. Шулар Искәндәр бөртекләп, башаклап җыйган олуг мәмләкәтне ямаулыкка да ярамастай кырык төрле кисәкләргә бүлеп бетергәннәр. Соңрак инде Рум атлы ил куәт туплап чыккан да ул ямаулыкларны үз җиренә кушкан. Маһир, гаярь Искәндәр төзегән мәгърур мәмләкәтнең эзе дә юк хәзер...
Әлеге минутларда алачыкның эче шундый тыныч, бер аһәң юк, мондый тынлык, хәтта, колакларда чынлап тора иде. Аны һаман да шул яшь Сүбүдәй бүлде.
—Ә Аттила, атам? Магулларның ерак бабасы Аттила кайсы тарафларга яу йөргән дә, анда ни майтарган?
Җирсүдәй кыстатып тормады, тарих диңгезендә колач салып йөзәргә тотынды.
'Зәнжи —негр.
—Атгила-җиһангир бер магулларнын гына бабасы булмаган ул. Ана сез белгән татар, мәркет, ангыт. найман, гирәй. уйгыр, карлук илә тагын әллә никадәрле ырулар буйсынып торган. Аларнын жәмгысын да ул заманда бер исем белән генә атаганнар—һуннар. Менә шул һуннар жиде-сигез йөз еллар элгәре көнбатышка таба яуга киткән Алар юлда угыз, казакъ, хәзәр. кыпчак, алан, сәрмәт вә тагын дистәләгән ыруларны басып алган, яугирләрен үз сафына кушкан. Сәйхун. Җәйхун. Жаек Этил, Тын шикелле олуг дәрьяларны кичкәч инде һуннар мадьяр, венгр гот дигән халыкларны да пыран-заран китергән, олуг Рум мәмләкәтен дә тәмам тар-мар кылган. Мәгәр ярты жиһанга хужа булып алган Аттила- батырга да берзаманны Тәнре хозурына күчәргә вакыт килеп җиткән. Ә җиһангирлар да, баһадирлар да гөмбә яки дала чәчәге түгел шул. Атар күче-күче белән дә, түтәл-түгәл булып та үсми һуннар арасында Аттилага алмаш табылмаган Ул вафат булуга монын оланнары, яраннары, бәкләр арасында олы низагь чыккан Үзара яу иөри-иөри мондый көндәшләр берсен-берсе кырып бетергәннәр Кайсы төмән безнен шушы Онон. Керулен тирәсенә кайтып егылган Кайсылары шунда, бәхре Хәзәр. Этил. Күбән, Тын дәрьяларына сыенып яшәп калган. Атгила-жиһангир бөртекләп җыйган олуг мәмләкәт тә санаулы еллар эчендә җимерелгән, сүнгән Тарих җиһангирлардан менә шулай итеп тә үч кайтара икән.
Җирсүдәй сөйләгән һәрбер сүзне Тимучин ин куәтле янгыр суларын да үзенә йоткан челлә туфрагы шикелле күнеленә сеңдереп барды Искәндәр белән Аттила язмышлары өчен көенүдән эчендә янә янар учак кабынгандай булды. Сүбүдәйне дә, күрәсен. шушындый ук учак талагандыр инде, иреннәре арасыннан ялкынга тин сүзләр бәреп чыкты
— Искәндәр Зөлкәрнәен дә, Аттила да ярты гына җиһанны яулаганнар. Алар җиһанны тулысынча, актык диңгезенә тикле яулап алган булса, соңыннан аларга каршы корал күтәрердәй, яуга кузгалырдай дошман калмас иде бит, эх!..
Берничә көннән соң халыклар, мәмләкәтләр хакында яңадан сүз купкач, Тимучин Җирсүдәйнен бер алдына, бер артына төшеп сораша сораша җелегенә үтте
—Син җиһанда бәхре Хәзәр бар, Сәйхун, Этил, һинд дәрьялары бар, дисең. Әллә нинди гарәп, фарсы, угыз, кыпчак, болгар халыкларын санап күрсәтәсең. Әйдә, аңлат мина Алар нинди җирләргә урнашкан да, кайсы тарафта сон?
Түземлеген җуйган Җирсүдәй аяк астында аунаган күмер кисәген кулына алды да, зур бер ак таш өстенә әллә никадәрле сурәт һәм сызыклар сызды Аннары әле бер. әле икенче сурәткә күмер очы белән суга-суга, бик тәфсилләп һәммәсен анлатты. Инде түзем йомгагының очын җуйгач кына түгәрәкләп куйды
—Җиһаннын актык чигенә барып ирешкәнче җитмеш дала, җитмеш дәрья, җитмеш кыя-таулар кичәсе бар. Аны ошбу хәтирәдә генә аңлатуы ансат. Ә асыл җиһанны айкап чыгу өчен озын-озак гомер дә, зиннәт вә байлыклар да. өстәвенә әле тиңсез җегәр кирәк.
Онон, Керулен буйларыннан бер якка да чыгып карамаган, язма хәрефнен сыңарын да аера белмәгән Тимучин өчен коллыктагы сабак- дәресләре әнә шулай дәвам итте.
2
ичә ай, ничә ел гомере коллык газаплары эчендә узгандыр. Тимучин моны һичничек тә санап чыгара алмалы Ул инде күптән вакыт исәбен оныткан: читтән күзәткәндә, хәтта, үзенең мескен халәте белән ризалашкан да кебек тоела иде Тимучиндагы ялган күндәмлек һәм гел-гел дәшми яшәү уранхайларга да тәэсир итте бугай Анын аякларындагы агач башмакларны тимер чылбырларга алыштырдылар
Н
үзен тирән баздан һәм аерым читлектән чыгарып, такта сарайда тота башладылар. Муенына кидертелгән түгәрәк агач башмакларны салдырырга гына берәү дә базмады. Ни әйтсәң дә, уранкайларның үз бәге юк, алар тайжутлар кабиләсенең башлыгы Торгытайга буйсынып яши һәм Тимучин кебек бер колчура өчен жил-давыл эләгүдән хәтәр шүрли иде.
Торгытай уранкайлар җәйләвенә бервакыт челлә уртасында килеп төште. Такта сарайга бикләнгән булса да, Тимучинның җиләстә, күләгәдә бер дә газап чикмичә ятуы күңеленә хуш килмәде, әлбәттә.
—Сугым өчен симертергә ябылган тәкә түгелдер лә, нигә аны эшсез яткырасыз?—дип, Тимучинны күрә-күрешкә үк җенләнеп кычкыра башлады ул —Янына бер каравылчы билгеләгез дә Татай тавына эшкә җибәрегез. Алачыкларда эшегез юньләп бармый. Бу имгәк шул таудан кәрҗин белән күмер ташып торсын. Эссе кояш астында акылга килер азрак.
Әнә шулай итеп, Тимучинның кулларына дәү бер адәм сыешлы кәрҗин тоттырдылар да, Торгытай күрсенгә, артына типкәли-типкәли, Татай тавына озаттылар. Анын янына сакка билгеләнгән бәндә Билгүтай шикелле карсак һәм симез генә түгел, ә нәкъ аның кебек үк арты катыга тиде исә йокыга түнә торган пошмас бәндә булып чыкты. Тимучин әүвәл әле моңа бөтенләй дә игътибар итмичә күмер җыя иде. Ләкин бермәлне ул яңагына сугып йокыдан уятылган кешедәй капылт сискәнеп китте. Ауда йөргән сунарчы шикелле тирә-юньне ялт-йолт айкап чыкты. Татай тау итәге берән-сәрән үскән юкә, зирек, карама агачлары белән капланган, болар арасына качып котылырмын димә. Анын каравы, әнә, Онон ярлары буенча тоташ куаклыклар тезелеп киткән, байтак урыннарында җайдак кереп югалырдай булып камыш үсә. Муенга кидертелгән агач башмак бик сикергәләп йөгерергә дә, Ононга чумарга да ирек бирмәс-бирүен. Ләкин Балдак-Дала әлләни еракта түгел, кул сузымында гына бит. Ә анда Тимучинны олы эшләр көтә. Бу мәсхәрәле коллыкка күпме түзмәк кирәк? Нигә әле бәхетне сынап карамаска?
Ул үзенең уйларын кычкырып әйткән диярсең, борыны белән сызгыра-сызгыра йоклап утырган сакчы нәкъ шул мизгелдә күзләрен акайтып ачты да каршында җансыз багана сыман басып торган Тимучинга текәлде. Тоткынның муенына дәү агач башмаклар киертелгән. Ул бик тырышып сузса да, кулларын шул башмаклардан арырак уздыра алмый. Шуңа күрә мескен тоткынның сакчыга нинди дә булса зыян-зәүрәт китерә алуы бик тә шикле иде. Шуларны үлчәп сакчы тынычланды, күзләрен кабат йомды. Ә икенче мизгелдә инде Тимучин ажгырып килде дә, дәү башмакның тупас яны белән пошмас сакчының маңгаена орды. Утын пуләне кебек чирәмгә тәгәрәгән сакчы җан әсәре күрсәтми, ул бик тиз генә искә-аңга киләчәк түгел иде.
Тимучин булдыра алган кадәр сикергәләп-тузгып Онон буена очты. Юл таудан гүбәнгә таба алып бара, йөгерү җиңел иде. Тимучин санаулы минутлар эчендә елга ярына төшеп җитте, сунарчы угыннан качкан җанвар җитезлеге белән куаклыклар эченә томырылды. Әмма тәүге очраган ике юан кәүсә үк аны күчәре баганалар арасына килеп кысылган арба шикелле шып тукталырга мәҗбүр итте. Тимучин муенындагы башмак- боҗра киңлеге буенча шактый ук мул, аның белән теләсә кайсы сукмакка кереп качу мөмкин түгел иде. Тимучин янә Онон яры буйлап йөгерә башлады. Ул селкенгән саен агач башмак аның муен тиресен ныграк кисә барды. Кайнар тир белән кушылып яралар ачытты, Тимучин тәмам гыжлап чыкты. Ләкин качакка Балдак-Дала һаман кул сузымында гына булып тоела һәм ул тәненең, яраларының ай-ваена карамыйча янә йөгерә, ыргыла иде.
Мингерәтелгән сакчы байтак вакыттан соң гына аңына килгән, ахры. Качак артында тәүге җайдаклар шәүләсе пәйда булган чакта Онон өстенә томан, ә яр буйларындагы үзәнлекләргә кичке эңгер-меңгер яткан иде инде. Тимучин үз артыннан куа килүчеләрнең тояк тавышларын әле ерактан ук ишетеп өлгерде һәм су көзәне елгырлыгы белән Онон эченә
сикерде. Бу урында камышлар әлләни куе түгел, шулай да эчкә кергән саен алар Тимучиннын артында биек койма булып калка иде
Үзе качкан урынга килеп җиткәнче үк Тимучин яр өстендә сүгенүчеләр арасыннан Торгытайнын тавышын анык аерып алды.
—Ул хөрәсән әрлән дә, су көзәне дә түгел Муенына башмак кигән килеш беркая да качып котыла алмас Куып кына җитим дә. тотыйм гына әле Мин ул хөрәсәнне шул башмагы-ние белән бергә ат койрыгына тагып алып кайтам!
—Качыйм гына, котылыйм гына әле.—дип. Тимучин камышлар арасында ярсып пышылдады —Каршыма эт шикелле ШУЫШЫП килсән дә. гафу итәсем юк.
Яр өстендәге тояк тавышлары ерагая башлады. Тимучиннын тәне буйлап кайнар рәхәтлек йөгерде Ләкин көтмәгәндә яр ягыннан су чупылдый башлады, камыш сабаклары кыштырдады Тимучин бөтен тәне белән куырылды, су төбенә чумарга маташкандай итте Әмма икенче мизгелдә үк инде үзенен мәнге батмас бөке хәлендә икәнлеген аклап өлгерде дә. ачынудан бүредәй улап җибәрә язды.
Менә. Тимучин качкан куе камыш сабаклары урталай аерылды да. түгәрәк эченә әүвәл саллы, дәү сөнгенен угы килеп керде Аннары инде сөнгенен иләмсез зур гәүдәле, кара-кучкыл тәнле хуҗасы пәйда булды Тимучин бу минутта агач башмагы белән су эченә яткан һәм божра өстендә аның башы гына күренеп тора иде Шулай аскы яктан караганга, ахры, кичке эңгер-меңгердә бот тиңентен генә су эчендә торган кешенең буй-сыны Тимучинга бөтенләй коточкыч пәһлеван булып күренде Биленә уралган кызгылт чүпрәктән кала анын өстендә бер генә кием дә юк. Як- якта нәни мендәр сыман кабарып чыккан күкрәкләре, дөя кебек юан беләкләре ул аз гына кыймылдады исә. уйнаклап ала иде Бу пәһлеван ыргыткан сөңге гади кешене генә түгел, ә меньяшәр имәнне лә үтәдән- үтәли ярып чыгар сыман.
Тимучин таныды аны. Дошман Торгытайнын кишектиннәре. ягъни шәхси сакчылары арасыннан иң гайрәтлесе һәм иң тугры дип исәпләнүче пәһлеван Сорхан-Шир иде бу. Ул мондагы төбәк кешесе түгел. Мисыр дигән илдән. Бурыч түләр рәтләре булмагач, аны туганнары әле үзе сабый чагында ук чин сәүдәгәрләренә сатып җибәргәннәр Шулар аша. менә. Торгытай кулына килеп эләккән. Моның бастырык юанлыгы сөңгесеннән качып котылып булмас шул.
Тимучин аягурә күтәрелә башлаган иде дә. Сорхан-Шир шып туктатты
—Менә шушылай, җәйрән мөгезедәй сыну-бөгелүне белми торган булганын өчен сөймиләр дә инде сине тайжутлар, баһадир Торгытай сине һаман җинүгә. һаман берләшүгә йөз тотканын өчен яратмый Ә син бирешмә, шундый булып кала күр. зинһар
Тимучин шаккатты Бу минутта күк йөзе убылып җиргә төшсә дә. бәлки, ул бу кадәр аптырамас иде. Ә монда әллә кайдагы чит мәмләкәттән килгән, моңа кадәр дәшмәс шәүлә генә булып исәпләнгән гап-гади бер кишектин бөтен магул ыруларының тормышына бәя Тимучинга исә киңәш бирә.
—Син шушында гына утыр, баһадир, беркая да китмә Мин сине беркемгә дә сатмыйм Ә төнлә көт Ярдәм итми калмам
Көтмәгәндә ничек пәйда булса. Сорхан-Шир шулай юкка чыкты Тавышы янәдән тон уртасы узгач кына ишетелде бугай
—Әй. баһадир Хәвеф-хәтәр үтте, инде чыксаң да була
Кул-аяклары тәмам оеганлыктан Тимучин кымшана да алмый утыра иде. Сорхан-Шир янә дәште.
— Баһадир, дим' Тан озак көттермәс, җәһәт кымшан
Ниһаять, урыныннан кубып. Тимучин яр буена чыкты Анда сыңар Сорхан-Шир урынына тагын ике шәүлә күреп шомлана ук катлы «Әй. үзе сатлык мал урынына йөргән кеше сине сатмыймы сон?*—дигән
хәвефле уй зиһенен телеп узды. Әмма яннарына килеп җиткәч, шәүләләрнең кемлеген таныды да, тораташтай булды.
— Без хәзер синең богауларыңны салдырабыз. Суккан чакта авыртмыйча калмас, түз, акырма,—дип телгә килгән кешеләрнең берсе аның коллыктагы остазы Жирсүдәй, ә кулына авыр чүкеч-кискечләр тотып торучы икенче юлдаш исә тимерченең улы яшь Сүбүдәй иде.
’ Шактый матавыклансалар да, богауларны җитез салдырдылар Үзенен тимер кыршаулары белән шалтырап, берзаманны башмак-божра да яр астына чумды. Очар кош шикелле җиңеләеп калган Тимучин әле һаман урыныннан кымшанмыйча утыра иде. Аны Жирсүдәй тыкырдата башлады:
— Тан сызыла түгелме инде? Әйдә, ашык. Торгытай көттермәс ул.
Тимучин күтәрелгәч, Сорхан-Шир сәер тәкъдим әйтеп салды:
— Минем Торгытай ише комсыз бәрәнгә түгел, ә асыл баһадирга хезмәт итәсем килә. Мине үзең белән ал син, баһадир?
Тимучинның ни әйтергә дә белми торуын күргәч, янә өстәп куйды.
—Торгытай куып җитсә, минем сиңа кирәк булуым бар.
Тимучинның үзеннән бер башка калкурак пәһлеванны кысып кочакламыйча чарасы юк иде. Янда Сүбүдәй телгә килде.
—Мин беләм, магулларны бергә туплау өчен син әле бик күп яуларга керәчәксең, Тимучин. Минем дә сугышасым, җиңүләргә ирешәсем килә. Үзең белән ал син мине, әйдә.
Сүбүдәйнен тәмамлавы булды, аның җилкәсендә йодрыкларын яман болгыи-болгый Жирсүдәй тезеп китте.
—Сугышырмын мин сиңа, малай актыгы! Атай-анайдан сорап тору юк, ни юк. Чыкмакчы да таймакчы. Китми генә тор әле. Алачыкта эшлә, чүкеч селтә, эшкә өйрән башта. Ә кылыч болгарга, сөңге очырырга син болай да маһир.
Жирсүдәй сүзләрен Тимучин елмаеп тыңлады. Ә җавабы таҗдарларныкы шикелле искитмәле вәкарь, коры яңгырады.
—Сорхан-Шир—берьялгызы. Аның монда иле дә, халкы да юк Аны менә шунын өчен генә үзем белән алам. Ә син магул, Сүбүдәй. Синен артында меңәрләгән тирмәләрне берләштергән уранхайлар тора. Магулларга хәзер сыңарлар түгел, ә меңәрләп берләшер вакыт җитте. Әгәр син дә магул халкын бергә туплыйм дисәң, әнә шул меннәрне ияртеп килә бел, дускаем. Шул чагында без синең белән мәңге аерылмабыз.
3
уган нигезе Балдак-Дала үзәнлегенә кайтып кергәч, Тимучин ачуыннан шартларга җитешеп котырынды, шашты. Тимучин югында Аилун әкә тырышлыгы белән Билгүтай кыятлыларнын баһадиры, дип игълан ителгән, ә яңа хуҗа исә абыйсы еллар буена җыйган көчкуәтне пыран-заран китереп бетергән икән. Ак-караны күрми тузынган Тимучин тарафыннан иң төртмәле, иң әрнеткеч сүзләр, әлбәттә инде, беренче чиратта Билгүтайга эләкте.
—Мин Торгытай тырнагына барып эләккәнче Байшонкар әләме астына унөч меңгә якын тирмә җыйган идем. Еллар буе каннар сава- сава, берәмтекләп җыелган унөч мең тирмә! Син шуны аңлыйсынмы, бирән?! Ә мин котылып кайтуга исә Балдак-Далада нибары ике мен ярым тирмә утырып калган. Тфү, имгәк!..
һавада йодрык селтәүнең файдасы юк иде, Тимучин Бөртек бикә тирмәсенә бикләнеп күңеленә юаныч табарга омтылды. Магуллар өчен Борте бикәгә әверелгән Бөртек ул коллыкта чакта яңа угыл тапкан, исемен Чагатай дип тәгаен иткән икән. Чагатай хәзер инде теттереп йөгереп йөри. Агасына охшап буйга калку, чәче җирән төстә. Тимучин көннәр буе шунын белән юанды, ә уйлары, күңеле, барыбер, гел еракта йөрде.
Тимучинның исән-сау әйләнеп кайтуын ишеткәч Онон, Керулен
Т
тирәсендә генә йөргән кыятлылар янә Балдак-Далага инеп төпләнә башладылар Баһадир кеше өчен сөенеч, әлбәттә Әмма Тимучин бер тамчы да канәгатьлек хисе кичерми Ул үз кул астына берьюлы һәм бик күп көч туплау турында хыяллана, тик мона ирешүнен юлларын-чарасын эзләп таба алмый интегә иде
Җитмәсә, сонгы көннәрдә анын күнеленә яна бер корт төште Тимучин коллыкта яткан көннәрдә татарларның җыен. әбрибуир. конгырат. дөрбән кабиләләре тагын да көрәйгән, алар үзләренә хәтта Мәгъсүм Султыи атлы хан да сайлап куйганнар икән. Шул Мәгъсүм Султый кара татарларның вак-төяк чирүләрен бергә туплап, зур гаскәр төзегән дә. көньяктагы далаларга төшеп, чиннәрнен байтак авыл-калаларын талап кайткан. Татарлар инде моннан утыз ел элек Буир-Нур күле буенда Котул хан җитәкчелегендәге магуллар чирүен тар-мар иткәннән бирле жинелү белми яши Чиннәр алардан үч алырга тели икән дә бит теләвсн Мәгәр алар арасында оста сәрдәрләрнен мәнге булганы юк. Алар яу йөрү тәртибен дә юньләп белми торган халык. Тимучин аларга барып ялланыр иде дә. ләкин үз кул астындагы ике-өч мен ир белән генә ни кырасын? Ә татарлардан үч алырга кирәк Буир-Нур янында жинелгән өчен дә. әтисе Ясүгәй баһадирнын үлеме өчен дә. Монысы—һичшиксез Аннары. Тимучинга яуда үзен маһир сәрдәр итеп таныту да нык отышлы адым. Бу ана магул кабиләләре арасында абруй казану, аларны үз әләме астына туплау өчен кирәк
Әнә шул рәвешчә бик озак баш ватканнан сон. Тимучин үзенен балачак дусты Җәмуга янына жыенып юлга чыкты Өстәвенә, мәркетләргә каршы оештырылган яу барышында алар бер-берсен туганнар дип тә аташканнар, хәтта, моны каннары белән дә беркеткәннәр иде
Чатҗиратлар бәге Җәмуга аны колач жәеп. сөенеп каршы алды
—Ничә еллар буе күрешкән юк. сагынылган. дустым.—диде ул. хисләрен яшермичә.—Синен Торгытай зинданында коллыкта ятуын турында да ишеттем-ишетүен Мәгәр тайжутлар белән уранхаилардагы көч утыз меннән артык тирмә исәпләнә бит Ә минем кул астындагы җайдаклар саны унбиш мен тирәсе генә. Шулай икән, кыйналасы килгән ишәк сыман күсәккә барып ышкынып буламыни.’
«Эх. минем унбиш мен җайдагым булсын иде әле! Мин анын белән Торгытайны гына түгел, бөтен магул кабиләләрен тез чүктерер идем»,—дип ачынып-көенеп уйлады Тимучин. әмма үзенен көчсезлеген. хәтта, туганы саналган Җәмугага да си здермәде. Дала да. яу да көчсехтәрне сөйми Ә Тимучинга Җәмуганы ничек тә ризалатып, унбиш мең җайдагы - ние белән бер әләм астына кушарга кирәк иде
— Магулларнын барча чирү вә кабиләләрен бер йодрык итеп тупларга вакыт җитте, Җәмуга борадәрем,- Гимучин үзенен үгет- тәкъдимнәрен шулай дип башлады.-Татарлар да. найманнар. гирәйләр вә башка халыклар да. әнә. бер тугра астына тупланып, бер гаилә булып яши. һәркайсынын ханы да, бердәм гаскәре дә бар Ә магуллар көтүчесен югалткан куй өере сыман. Далай-Нур илә Онон арасындагы бөтен дала буйлап сибелешкән Кабилә бәкләренең, нойоннарнын һәркайсы аерым гына көн итәргә җыена, уртак юлбашчыга баш иясе килми Шуна күрә безне әле татарлар, әле мәркетләр аерым аерым көе кыйнап китә Җитте, борадәрем' Безгә янә Кабул хан Котул хан заманнарын кайтарырга, берләшергә вакыт
Магулларны бер әләм астына туплау, күмәк хан булдыру турындагы фикерләр’Җәмуга өчен дә чит-ят түгел икән, ул тиз ризалашты. Кө» кергәндә Балдак-Дала үзәнлегенә җыелырга, дип сүз беркеттеләр
Шуннан сон. Тимучин янә күптәнге «фәрештәсе»—гирәй-кираитлар хуҗасы Тугърул хан янына юнәлде Ни гаҗәп. Тугьрул хан аны онытмаган гына түгел, хәтта, көткән икән
—Син бит минем атаулы борадәрем Ясүгәй утлы Әле тоткынлыкка кадәр үк. япь-яшь көе. син кыят-нируннарны бер учак, бер казан тирәсенә
туплау уе илә көеп йөргән илен. Мөгаен, хәзер дә ул уеннан кире кайтмассыңдыр?
—Юк. юк, атай. Кыятларны, нируннарны бер тугра эргәсенә туплау ниятеннән кире кайтасым юк. Бу бит синен борадәрен—Ясүгәй атамның да олуг васыяте.—дип. яна-пешә Тимучин Тугьрул ханнын салпы ягына салам кыстырырга ашыкты.
Тимучин икейөзлеләнде. Тугьрул хан—чит ыру хакиме, анын каршында «мин кыятлылар, нируннарны гына түгел, ә бөтен магул кабиләләрен бергә туплау турында хыялланам»,—дип. күнелне ачып салу һич ярамый иде. Әнә шул мәсләктән чыгып, Тимучин үзен бөтенләй дә көчсез, тулаем рәнҗетелгән баһадир итеп кенә танытырга булды.
—Кыятларны. нируннарны үз тирмәм янына кабат кайтару өчен мина үземне булдыклы сәрдәр, эшләре гел унучан баһадир итеп таныту кирәк, атай. Ә моны нинди дә булса зур җинүгә ирешмичә раслау һич тә мөмкин түгел. Бүген кул астымдагы чирүнең көче санаулы гына. Мин синен ярдәменә мохтаҗ, атай.
—Син кайсы дошманыңа каршы яуга чыкмак буласын сон, углым? Торгытайдан үч алырга ниятлисенме, ничек?
—Юк, олуг хан. Эшләремне башта ук магулга магулны чәкәләштерүдән башласам, алар мактаулы да булмас һәм шәхсән минем үземә дә абруй өстәмәстер. Минем Торгытайдан кала да үч аласы дошманнарым бар бит. Синең атаулы борадәрен—атам Ясүгәй өчен. Моннан байтак еллар элек Буир-Нур буенда магуллар кичергән әче мәсхәрә өчен.
Буир-Нур күле буенда утыз ел элек булып узган сонгы зур яуда үзенең гаскәре белән бергә Тугьрул хан да катнашкан һәм ул да татарлар тарафыннан ачы җиңелү хурлыгын татыган иде. Тимучин моны яхшы белсә дә, «магуллар» дигән сүз янына гирәйләрне кушып сөйләмәде. Ә шулай да Тугьрул ханның мин-минлеген уятуга барыбер иреште ул.
—Син кара татарларны дөмбәсләргә исәплисен, димәк. Бик хуп. Аларнын да арт сабагын укытырга вакыт. Мәгәр син һәм мин кушкан көчләр генә житеп бетәрме сон? Җыенлыларнын бер үзендә генә дә җитмеш менләп тирмә исәпләнә, син шуны онытма.
—Юк, онытмыйм, атай. Монда килгәнче мин инде чатжиратлар башлыгы Җәмуга чәчән белән дә сүз беркеттем. Ул унбиш мен җайдаклы чирү туплап килә. Аннары мин чиннәрнен безнең чиктәге хакиме Чен- Сян белән дә килешергә жыенам. Кара татарларның ханы Мәгъсүм Султый аларның төньяктагы авыл-калаларын җимереп, талап кайтты. Моның өчен, билгеле ки, чиннәр татарларга бик нык ачулы. Бергә яу оештыру турындагы минем тәкъдимемне алар, шаять, сөенеп кабул итәр.
«Ә син әрекмән шикелле беркатлы түгел икәнсең бит, кыят баһадиры,—дип уйланды Тугьрул хан.—Бер дә туп-турыдан чин хакиме янына төбәп китмәгәнсең. Буш кулны эт тә яламый, моны беләсең икән...» —Чиннәрнен ул олуг вәзире Чен-Сян янына мин дә барам!
Тугьрул ханның мондый белдерүе Тимучинны бер дә аптыратмады, ул күндәм кыяфәттә башын түбән иде.
—Сез Җәмуга белән гаскәрегезне кайда тупларга булдыгыз инде?
—Балдак-Далада, олуг хан. Шулай кулай булыр.
«Ох. остасың, баһадир!—дип, Тугьрул хан янә көнләшеп уйлады.— Балдак-Дала икән, димәк, синен әләмен астына җыелган, син туплаган гаскәр була инде ул. Мәгәр хан башым белән сиңа буйсынып йөрергә мин җүләрме әллә? Юк, мин түгел, ә менә син үзен минем кубызыма биергә тиеш.»
Әмма Тугьрул хан күңелендәге уйларын Тимучинга сиздермәде.
—Балдак-Даланы билгеләп дөрес эшләгәнсең. Бу сиңа абруеңны күтәрергә дә, кыятлыларны янә үз канатын астына туплауда да. шаять, ярдәм итәр. Унбиш мен җайдагымны алып, мин дә шунда килермен. Казанынны асып, кунакларыңны каршы алырга әзерлән, баһадир.
4
әммәсе Тимучин үзе ниятләгәннән дә уңышлырак килеп чыкты. К.ЫЯТ баһадирының магулларны берләшергә өндәгән чакыруы, яу походы турындагы хәбәр Аргын, Буир-Нур, Керулен буйларындагы ин ерак жәйләүләргә дә барып житкән. күрәсен. Тимучин Тугьрул хан яныннан әйләнеп кайтканнан сон атна-ун көн дә вакыт үтмәгәндер. Балдак-Далага әллә кайдагы жөржән, мангыт, исут, урут кабиләләреннән йөзәр-йөзәр тирмәле олаулар агыла башлады Кыятлылар белән нируннарны әйтеп торасы да юк. Тимучин коллыкта чагында аларны Котул хан уллары үз жәйләүләренә юмалап чакырган булса, хәзер һәммәсе диярлек янә Балдак-Дала ягына ава барды. Үзәнлектә тормыш кабат элеккечә ургый-кайный һәм, әлбәттә, мондый яңарыш баһадирга канәгатьлек китерә иде.
Шулай да Тимучинга ин зур сөенеч өстәгән кеше яшь Сүбүдәй булды. Чөнки кыят баһадиры аны бөтенләй дә көтми һәм, гомумән, анын килү мөмкинлеген күз алдына да һич китерми иде Шуңадырмы беркөн танда анын тирмәсенә җансакчылар башлыгы Сорхан-Шир кереп: «Уранхайлар килде!»—дигән гайре сәер хәбәр салгач. Тимучин бәрелә- сугыла тышка атылып чыкты. Күктән ингәндәй булып тоелган җайдаклар нөгәре аны тирмә каршында тигез сафларга тезелеп көтә иде.
Тимучин сафларга күз йөгертеп чыгуга хәйран калды. Жайдакларнын һәммәсе дә вак-вак тәңкәләрдән тезелгән тимер көбәләргә төренгән, яннарында кылыч, сөнге, хәнжәр. Боларнын хәтта ияр өзәңгеләренә тикле гел бер төрле. Сүз дә юк, боларны нөгәргә үткен күзле, таләпчән кул туплаган. Кем булыр бу? Дошман Торгытай кул астыннан кыятлар ягына боларны нинди кушйөрәкле батыр алып чыккан?
Менә, саф башында торган чем-кара аргамак өстеннән мәһабәт гәүдәле бер яугир сикереп төште дә, Тимучин каршына килеп башын түбән иде.
—Син магулларны ялгызак көе түгел, ә үз артыңнан башкаларны да ияртеп килсә генә кабул итәм, дигән идеи. Менә, жиде йөз уранхаи җайдагын үз әләмен астына каршыла, баһадир.
—Сү-бү-дәй, жан дускаем!—дип кычкырып җибәрде дә. Тимучин уранхай кунагын кочагына состы
Тирмә эченә узып йомшак келәм өстендә урын алгач кына. Тимучин Сүбүдәйнең килеш-кыяфәтенә игътибар итте Яңаклары беркадәр суырылып калса да, Сүбүдәй буйга тагын да үсә төшкән Тимер көбә, киң күн каеш астында чиксез гайрәт белән ташучы гәүдә-сын ятуы күзгә бәрелеп тора. Егетнең карашында тәвәккәллек, ныклык. Моның куллары һәм ихтыяры ялгышуны, җиңелүне белмәс төсле
—Ул тиклем охшаш корал вә киемнәрне каян тупладын син?—дип сорап куйды Тимучин Сүбүдәй ирен читләре белән көлемсерәп куйды
—Торгытайдан чәлдем. Ул аларны үзенең шәхси гвардиясенә— кишектиннәренә дип хәзерләткән иде Ә Торгытайга хуш килгән шайман бөтен магул баһадиры өчен дә харам түгелдер бит
Тимучин эсселе-суыклы булып китте. Ул үзенең бөтен магул кабилә-ләренең юлбашчысы булырга хыяллануы хакында һичкемгә әйткәне, моны сиздергәне юк. Ә уналты-унжиде яшьлек Сүбүдәйнен-гади тимерче улының шул яшерен хыялны угәдән-үтәли күреп торуы аны кыенсынлыра да, гаҗәпләндерә дә иде
— Нөгәренне минем шәхси кишектиннәрем итеп куярга ризамы син?—диде Тимучин, аңа яратып карады.
Яшь егетнең төпле җавабы янә сокландырды
— Килә-килешкә үк иң җаваплы бурычны йөкләү, ягъни утка салу уранхайлар өчен дә мәртәбә вә олы сынау булыр Чит кабилә яугирләрен шәхси сакка кую синең үз туганнарыңа, үз хыянәтчеләреңә дә юлны бикләр. Син белеп эш итәсең, мин риза, баһадир
Һ
Төрле кабиләләрдән килеп Балдак-Далада тирмә коручылар саны әнә шул рәвешчә көн дә арта торды. Көзгә кергәндә үзәнлеккә инде сигез меннән артык тирмә тупланган һәм Тимучинның хәзер башка сәрдәрләр белән дә күкрәк киереп сөйләшерлек нигезе бар иде. Шулай да Балдак-Далага чатҗиратлар белән гирәй-кираитлар килеп җиткәч, юлбашчылар арасында бәхәс-фәлән кубып тормады. Үзеннән-үзе аңлашылган төсле Тугърул хан баш сәрдәр булып кыйлана башлады. Ә тыныч үзәнлектә хаким булу белән яу кырындагы баш сәрдәрлекнең аермасы бик зур икәнлеген яхшы белгәнгә күрә. Тимучин белән Җәмуга әлегә бернинди дә ризасызлык-мазар сиздермәделәр.
Чин министры Чен-Сян янына Тугърул хан белән Тимучин бик тиз барып кайтты. Чиннәр элеккечә үк сугыш-орышларга йөз тотып яшәми һәм татарлар белән булачак яуга да алар нибары биш мен кешелек кенә чирү бирәчәк иде. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, Балдак-Далада якынча кырык мен җайдаклы гаскәр көткәнгә күрә сәрдәрләр моңа әлләни игътибар итмәделәр. Шәрекъ дөньясындагы ин мәгърур дәүләтнең татарларга каршы яуда катнашуы үзе үк зур мәртәбә һәм Тугърул хан белән Тимучин шуна да бик канәгать иде.
Тайжутлардан кала магулларның барча кабиләләреннән дә вәкилләр туплаган, шуларга гирәй-караитлар, чиннәр кушылган кырык биш мен кешелек гаскәр сентябрь азакларында юлга чыкты. Җиһанда әбиләр чуагы канат җәйгән, көннәр яңгырсыз һәм кояшлы иде. Әле бу, әле теге якта җайдакларны биек-биек таулар, олы бер гасырлык гомер кичергән аксакаллар сыман, тыныч кына күзәтеп һәм озатып кала. Сирәк-мирәк булса да тау битләрендә аксыл-сары чәч толымнарын иңбашына таратып салган моңсу кыз бала шикелле көзге каен очрый. Гөнаһсыз кыз бала кебек үк сафлыгын җуймаган дала буйлап һәрбер узгынчыны да чалып егарга ымсынгандай итеп кылганнар йөгерә. Табигатьнең яу түгел, туй күтәрер чагы. Ә татар даласына, менә, кан һәм үлем бөркиячәк дәһшәт якынлаша.
Татарлар гирәй-магулларны бу кадәр үк көч-куәт туплап килер дип һич көтмәгән, күрәсең. Әлләни зур булмаган Үлжә елгасы буенда аларны татарларның нибары егерме биш-утыз мен кешелек кенә гаскәре каршы алды. Гаскәр нигездә дөрбән кабиләсе җайдакларыннан тора һәм сәрдәрләре дә шушы ук кабилә хакиме Мәгъсүм Сүлтый иде.
Татарларның сан ягыннан шактый гына оттыруын күреп, Тугърул хан орышны бик кыска һәм бик кайнар итеп үткәрергә ниятләде.
—Татарларда безгә каршы торырлык көч юк. Меңлекләрне, алайларны запаска калдырып тормыйбыз. Черки болыты сыман бердәм ябырылабыз да, бар гаскәрләрен тоташтан сытып үтәбез,—диде ул, яу кырына күз ташлап беренче нәтиҗәләрне чыгаргач та.
Җәмуга бәк тә яуга сусый иде, ахры, каршы сүз катмады. Тугърул хан үз әләмен селтәп әмер бирүгә үк гирәй-магуллар өч тарафтан килеп татар гаскәре өстенә ябырылды.
Орыш, чыннан да, коточкыч дәһшәтле һәм аяусыз барды. Атлар кешнәгән, кешеләр ачыргаланып кычкырган авазлардан елганың ике як яры да инрәп тора, кылыч, сөңге орышыннан ике якта да сугышчылар йөзәрләп һәм меңәрләп ава иде. Татарлар төрле яктан уратып алынсалар да, әле агач түмәре шикелле нык торалар. Гирәй-магулларнын һөжүм угы аларнын тыгыз сафлары эченә бер генә яктан да ярып керә алмый.
Тимучин әле орыш эченә кермичә читтән генә күзәтеп тора иде. Әлбәттә, ул күбрәк үзенең кыятлылар, нирунлылар орышына игътибар итте һәм күзәткән саен гаҗәпсенә барды. Аның меңлекләре башкаларныкы сыман татарлар белән йөзгә-йөз килеп орышмый, читтән карасаң, алар дошман гаскәренә сыңар канатлары белән кагылып-орынып кына үтә.
Менә, кыятлылар дала ягында озын чылбыр булып тезелә дә, шушы чылбыр ук шикелле төбәлеп дошман өстенә оча. Әмма кыятлыларнын берсе дә дошман белән орышка кереп тормый, кырмыска оясыдай кайнап
торган татарлар өстенә ике-өч ук ата яки жинел сөңгесен селтәп очыра да, һичнинди тукталыш-фәлән белмичә ары чабып уза. Бер сагышчы икенчесен, бер менлекне янасы алыштыра, дошман өстенә яуган ук һәм сөнге янгыры һич тә туктап тормый. Кыятлы җайдаклар арасында һичкем зыян күрми, ә татар сугышчыларының сафы һаман кими, һаман кими бара Әйтерсен. Үлҗә буендагы иңкүлек өстендә ниндидер галәмәт зур тәгәрмәч әйләнә дә. шул тәгәрмәч үзенең күзгә күренмәс кыршаулары, пычаклары белән дошман сафын телгәләп, кисеп бара.
Тимучин дала ягында җайдакларны чылбырга тезеп торучы менбашларнын берсенә төбәлде дә, тимер очлым, тимер битлек астына яшеренгән сугышчыда Сүбүдәйне танып, гаҗәпсенә калды «Менә, унҗиде яше дә тулмаган егет, диген син моны. Ташкын, дулкын сыман сафларны гел алыштырып торып орышу алымын каян белеп алган да, кай арада кыятлыларны шуна өйрәткән ул? Эх, Сүбүдәи кебек мондый оста юлбашчылар магуллар арасында күбрәк булсын иде!..» Тимучиннын хәзер үк очып барып Сүбүдәйне кысып кочасы килде Әмма Үлжә елгасы буенда аяусыз яу бара, ә сәрдәр кешегә хис күрсәтү артык сыйфат иде.
Татарларның юлбашчысы Мәгъсүм Султый бөтенләй үк беркатлы һәм яуга ис-акылын югалтып ташлана борган дуамал түгел икән Гирәй- магуллар белән орыш артык кискенләшкәч, ул яшел әләмен як-якка җилфердәтеп ниндидер сигнал бирде һәм берничә минуттан сон эреле- ваклы куаклыклар белән капланган биек үр артында да татарларның яшерен чирүе калкып чыкты. Чама белән биш мен җайдактан торган әлеге чирү яман сызгырып-улап магул сугышчылары өстенә килә башлады Ул якта Җәмуга бәк яугирләре орыш алып бара һәм алар инде шактый гына алҗыган иде. Ә инде ике ут уртасында да калгач чатҗиратлар бик тиз бирешә башлады. Ул да түгел, чатҗиратлар сафында беренче җебегәннәр һәм хыянәтчеләр күренде. Ждйдакларыныи яу кырын ташлап кача башлавын күргәч. Җәмуга котырынып-ярсып әле бер, әле икенче гарафка ыргылып карады.
—Куркакларның барысын тин үзем кылычтан үткәрәм! Бер адым да артка чигенмәскә! Алга, яуга, фәкать алга гына!
Юк. кабилә башлыгының янаулары, чакырулары да алләни зур файда китермәде. Ике яктан китереп кысылган чатҗиратлар сафы әле анда, әле монда өзелеп, тетелеп чыкты. Җәмуга үзе дә инде сәрдәр булуын бөтенләй оныткан һәм гади сугышчы сыман дәү кылычын унлы- суллы селтәп орышуны гына белә иде
Тимучинга да үз янындагы барча кишектиннәрен алып яуга ташланырга туры килде. Кыятлылар орышкан якта татарларның сафы яртылаш сирәгәйгән, шуна күрә аларны ерып бару шактый җиңел иде Үзенен уранхай сугышчылары белән ярдәмгә Сүбүдәй-менбаш га килеп җиткәч, татарларны изеп-сытып бару тагын да җиңеләйде Берзаманны Тимучин үзенен татарлар хакиме Мәгъсүм Султый белән йөзгә-йөз килеп басуын хәтта абайламый-тоимыйча да калды
Татарлар да. магуллар да беркадәр артка чигеп, орыш мәйданын киңәйткәннәр бугай. Тимучин моны күз карашы белән күрмәде, тәне белән тойды Ә игътибары исә хәзер тулысыңча дошманы тарафына гына юнәлтелгән һәм Тимучиннын чигенергә яки сынатырга исәбе юк иде
Тимучин мондый шәхси алыш барышында пәрәвез ятьмәсе корып үз корбанын көткән үрмәкүч сыман читтә генә качып-посып йөрүне дә. тавык басарга чамалаган әтәч төсле яны белән хәрәкәт итүне дә башта ук артык күрде Орыш икән. орыш, качышлы уйнап булмый
Татарлар хакиме Мәгъсүм Султый да нәкъ шундый ук фикердә иде бугай Менә, ул да Тимучинга таба йөзе белән борылып басты, ике ара күзгә күренеп кими башлады Кылычлар өскә күтәрелде. тәүге чынлау авазы янгырап алды. Ә аннары инде ул чынлау авазлары һаман-һаман саен ешая гына башлады, ана ирләр гыжлаган, атлар пошкырган тавышлар кушылды
Ә бәхет дигәннәре бүген магул батыры ягында булып чыкты. Кайсыдыр мәртәбә кылыч болгаганда Мәгъсүм Султый кулын ашыгыбрак төшерде һәм шул мизгелдә үк Тимучиннын яшендәй ятаганы әлеге кулны нәкъ терсәк турыннан җиргә кыеп төшерде. Тирә-юньдәге татарлар ни булганын анлап өлгергәндә кисек кул хуҗасы инде үзе дә муенына чабылган кылычтан жир өстенә авып төшкән иде.
—Тимучин татар хакимен җинде!
—Татарлар сәрдәрсез калды!
—Байшонкар. Бәртән. Томавыл!—дип кайдадыр артта магуллар илереп һәм шашып кычкырдылар.
Юлбашчынын үлеме ике кулсыз итте, күрәсен, татарлар тиз арада бирешә башлады. Бермәлне алар сафында мәхшәр купты, һәммәсе тин Үлжә яры буйлап качарга тотынды. Боларны хәзер сафка-нөгәргә туплау бөтенләй мөмкин түгел, ә магуллар шуннан аркаланып качакларны кылыч белән дә. сөнгеләр белән дә телә, турый, тетә генә иде Магуллар татарларны шул рәвешчә дүрт-биш чакрым буе эзәрлекләп барды. Ахырда исә татарлардан нибары өч-дүрт мен чамасы жайдак кына качып котыла алды.
Татар метанында ганимәт байтак иде. магуллар ызгыша-талаша шуны бүлештеләр. Бавырчымы. Жәлмәме—кайсыдыр—Тимучин каршына да чиста көмештән ясалган сабыйлар бишеге белән алтын жеп кушып чигелгән юрган китереп салды. Тимучин боларга игътибар бирмичә генә утыра иде, бермәлне анын каршына дүрт-биш яшьлек сабый малайны җитәкләп китерделәр. Елый-елый шешенеп беткән бала парча, кеш тиреләре белән бизәлгән киемнәргә төренгән, билендәге каешының аелы, кулындагы нәни беләзек—һәммәсе саф алтыннан. Бу малайның кайсыдыр бәк яки күренекле би баласы булуына шикләнерлек түгел.
Тимучин анын каршына килеп чүгәләде, бармак очлары белән янакларын, күз төпләрен ипләп сөрткәләде.
—Син кайсы кабиләдән буласын?—дип йомшак кына итеп сораша да башлады:
—Дөрбәннеке,—диде малай, бик көттереп кенә.
—Ә кем малае син?
—Әтинеке.
—Ал-лай,—диде Тимучин. аптыраудан колак артын кашып —Ә исемен ничек2 3 4 5 6
—Шаһи Котыгъ.
Табылдык баланы Тимучин янына алып килгән йөзбаш өстәп куйды:
—Кара Бүке табып алган чакта бу малай ниндидер кәгазь актарып утырган. Бүке сынап караган, шушы орчык чаклы малай актыгы укый белә икән.
Тимучин беркадәр вакыт кына уйга чумып торды да, үзеннән мәнге аерылмас Сорхан-Ширгә таба борылып әмер бирде:
—Малайны үзең белән ал. Кайткач аны Айлун бикә карап үстерер
Утыз ел буе буйсынып һәм посып яшәүдән соң, ниһаять, олы жинү яулаган магуллар җыенып Балдак-Дала үзәнлегенә кайткан чакта Тимучин сирәк кенә булса да табылдык Шәһи Котыгъны үзенең тезләре өстенә дә алгалады. Гәрчә ул ошбу сабыйның киләчәктә үзе төзиячәк иксез-чиксез империядә ин укымышлы галим һәм дәүләтнең баш казые булачагын, бүген әлбәттә белми иде әле...
2 Ү лҗә елгасы буенда яуланган зур җинү турындагы хәбәр магул кабиләләре яшәгән дала-жәйләүләр буйлап яшендәй тиз таралды. Көчле кешенен куены һәрчак ымсындыргыч була. Далбак-Далага
килеп төпләнүчеләрнең саны да хәзер көнләп түгел, сәгатьләп арта
барды. Тугьрул хан белән Жәмуга чәчән кайтып киткәнче үк үзәнлектәге тирмәләр саны ун мен чиген үткән иде. Ә кыш кергәндә алар янә унөч менгә житге. Әллә нинди дымсу һавалы, янгырлы-бозлы булып башланып киткән бу кыш буралкы, куй көтүләрен исән-сау чыгарырга бер дә өмет бирми, Тимучинга кабилә иминлеге турында кайгыртудан тыш әле әнә шул мал-туар бөтенлеге хакында да баш ватарга кирәк иде.
Жәмуга кышлау вакытында Тимучинны үз янына кунакка чакырып киткән иде. Озын-озак уйлап тормыйча Тимучин үзенен кул астындагы барча тирмә, мал-туарлар белән Жәмуга хужа булган кышлауга күченергә карар кыллы Унөч мен тирмәне ерак күчешкә хәзерләү, әлбәттә инде, бик матавыклы, четерекле эш иде, зур-зур арбаларны тутыра-тутыра байтак чиләнделәр Шулай да барча мәрәкә-мәшәкать артта калды, тәвәккәлләп юлга кузгалдылар.
Әмма кыят-нирунлыларга юлда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез генә барырга насыйп булмады Тайжуглар башлыгы Торгытай үз кулыннан качкан бәкне онытмаган һәм янә көч. абруй жыя башлаган. Үлжә буенда жинү яулаган Тимучиннан үч алырга кулай очрак кына көтеп йөргән икән. Сүбүдәи белән килгән уранхай җайдаклары арасында берәр сатлыкжан булганмы, әллә Торгытай үзе юллаган шымчылар бик оста күзәткәнме—монысы дөм-карангы. Ләкин Торгытай Тимучиннын көчсез, мәшәкатьле һәм дала уртасында үскән ялгыз агач шикелле сак-ышыксыз чагын оста сайлый белде.
Торгытай үзе белән тайжут, уранхай. исутлардан хасил утыз мен жайдаклы гаскәр алып килә иде. Төрле якка юлланган ертауллар Тимучинга моны бик тиз хәбәр итте. Махсус ыстаннар корып торыр өчен вакыт гаять кысан булганга күрә Тимучин жирле уңайлыкларны гына файдаланырга карар кылды Якында гына җайдаклар мәңге үтеп керә алмасгай куе чытырманлык белән капланган тау итәге сузылып киткән иде
— Безнең өчен әнә шул куаклыклар берьяк калкан булыр,—дип аңлатты Тимучин үзенең якыннарына.—Ә икенче ягына арбалардан ике катлы озын чылбыр тезәрбез
Сүбүдәи, Бавырчы, Жәлмә. Билгүтай. Хасар—һәммәсе зур елгырлык белән саклану ыстаны оештырып йөрде. Юка кар катламы каплаган иңкүлектә беркадәр ыгы-зыгы купса да, ул, әүвәл бүредән өркеп таралган, аннары җәһәт кенә янә мәгърур тәкә тирәсенә килеп тупланган куй көтүе сыман, юлбашчылар тырышлыгы белән тиз арада корыч ихтыярлы хәрби ыстан рәвешен алды. Берзаманны инде иңкүлек өстендә әле Сүбүдәй, әле Жәлмә яки Бавырчының катгый әмерләре генә яңгырап юрды
—Әгьли, Апач. Турсык меңлекләре! Әнә теге ерым буена сузылып урнашыгыз. Тышкы якка киезле арбаларны тезегез, ә йөк тутырганнары икенче катка калсын. Арбаларның һәммәсе дә сүтелгән тирмәләр белән үзара тоташтырылган булсын.
—Әбләй, Елан, Шадай! Сезнен меңлекләргә урын менә бу тау яклап. Тулгама коруга ук барча мал-туарны әнә теге ерым эченә кертеп яшерәсез Кулына корал тотардай һәммә кеше арбалар чылбыры артында урын алсын. Ә ирләрегезне шушы тау битенә китереп бастырыгыз
Ярты сәгать чамасы вакыт узганда инде иңкүлектә баш-башлары куе чытырманлыкка барып терәлгән ыстан барлыкка килгән, тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән бөркәвечле биек арбалардан, болан да мул итеп тутырылган йөк өстенә тиз арада корып куелган күчмә тирмәләрдән хасил ике катлы бу чылбыр үзенен ныклыгы, тыгызлыгы белән һич тә имән кирмәннәрдән кайтыш түгел иде. Буралкы. куй көтүләренең һәммәсен дә ыстан уртасындагы озын ерым эченә яшерделәр. Кулларына жинел аткылар, авыр җәяләр тоткан хатыннар, карт-коры, яшь-җилкенчәк арбалар чылбыры артында урын алды. Ә һәр сафка йөзәр-йәзәр булып баскан унөч мен җайдак чытырманлы тау итәгенә килеп тезелде дә. Тимучин әмерен кетә башлады Баһадир фәрман бирсә, боларнын һәркайсы утка керергә дә. яу кырынла башын салырга да шиксез әзер иле
Торгытай нойон озак көттермәде. Ул Тимучиннын көчен күптән белә, ә үзе белән утыз менде гаскәр алып килгәнгә күрә масаюлы, борнай гына түгел, ваемсыз да иде. Кыят-нирунлылар корган ыстан янына җиткәч, Торгытай аны ныклап күздән дә кичереп тормады, беренче төмәнен шундук һөҗүмгә ташлады. Бишәр-бишәр йөз булып тезелгән ун мен жайдак, әлбәттә, үзенен кыяфәте-көче белән үк дәһшәт бөркеп тора һәм коточкыч ташкын сыман килгән әлеге өермә үз юлында очраган һәрнәрсәне йомычка кебек сытып кына үтәр төсле иде.
Әмма мондый өермә-һөҗүмнәр кыят-нирунлылар өчен һич тә яңалык түгел иде, алар бу ташкынны да җил-давылга мәнге бирешмәс мәгърур имән сыман горур каршы алды. Тайжутлар төмәне Тимучин ыстанын канатларын жәйгән бөркет даладагы ялгыз төлкене каплаган шикелле тулаем уратып алса һәм туктаусыз ут яңгыры коеп торса да, кыятлылар моннан бөтенләй дә диярлек зыян күрми, ә һөҗүмчеләрнең үз сафы исә бозлы яңгыр чүкегән суган кыяклары сыман һаман егыла, һаман сирәкләнә бара иде.
Ярты сәгать буе уклар яңгыры алышып торганнан сон, бернинди дә уңышка ирешмичә, тайжутлар төмәне кире борылып китте. Торгытай тәүге уңышсызлык, тәүге корбаннар белән исәпләшеп, баш ватып тормады, һөжүмгә яна төмәнен ыргытты. Бу юлы ун мен җайдакның яртысы кулларына башы тимер ыргаклы дәү сөнгеләр тоткан һәм Торгытай исәбе буенча алар әнә шул сөңгеләре белән арбалар-тирмәләр чылбырын өстерәп таратырга, өзгәләп ташларга тиеш иде
Ләкин бу төмәннен ажгырып һөжүмгә ташлануы да таш кыяга бәрелеп кире чәчелгән диңгез дулкынына гына охшап калды. Таижутларны һәр очракта умарта күче шикелле гүелдәп-гөжләп очкан ук вә сөнгеләр болыты каршылый һәм җайдаклар керпе сыман энәләрен кабарткан күчмә ыстан диварларына һич кенә дә якыная алмый иде. Өстәвенә Тимучин да хәзер яу барышында һәммәсен тәкъдиргә тапшырып һәм кул кушырып утыра яки бер яңагына сукканда икенчесен куя торган пошмас, үшән сәрдәр түгел иде шул инде. Һөжүмнән сон тайжутларнын көтүчесен югалткан куй көтүе төсле вак-вак төркемнәргә таралып бетүен күрүгә үк, Тимучин арбалар чылбырында «капкалар» ачарга боерды да, биш мен жайдакны шундук яланга ташлады. Тайжутлар кыятлылардан мондый елгырлык, кушйөрәклек көтми, чөнки алар бик ваемсыз иде. Ә кыят-нирунлылар ике арадагы бушлыкны селәүсен җитезлеге белән очып узды да. тайжутлар өстенә ябырылды. Тайжутлар искә-анга килеп сафка тезелгәндә кыятлылар аларнын инде ике меннән артык жайдагын кырып салган һәм янә арбалар чылбыры артына кереп яшеренгән иде инде.
Торгытай шушындый хурлыклы кыйналудан да сабак алмады, ул тагын котырынып-ярсып җайдаклар ташкынын янадан-яна штурмга куды. Ә ташкын исә һәр һөжүм барышында ким дигәндә бишәр йөз жайдагын югалтып һаман саен артка тәгәрәде. Иңкүлеккә кичке эңгер-менгер төшә башлаганда мондый берьяклы кыйнаудан һәм чолганышта торудан, ниһаять, Тимучин үзе дә туйды бугай. Берзаманны ыстан эчен тәвәккәл әмер авазлары ярып узды:
—Сулъяк баштагы арбаларны алып юл ачыгыз. Жәлмә, Хасар, Әбләй күремнәреннән кала барча мендек тә кырга чыгыгыз да. унар катлы чылбыр булып шунда тезелегез. Чигенгән яки яу кырын ташлап качкан бер генә сугышчыны да гафу кылмыйм. Һәр сугышчы өчен—унлык, ә җебегәнлек күрсәткән унлык өчен йөзлек жавап бирә Тәңре безнен яклы, без җиңәргә тиеш. Барча магул ыруының бердәмлеге, бөтенлеге хакына алга, кыятлылар!
Тайжут сугышчылары орышта алжаудан бигрәк. Торгытай-сәрдәр- ләренен булдыксызлыгын күреп тә, чалырга салынган малныкы шикелле чарасызлык тойгысын кичереп тә инде сынган иде. Эре-эре шөпшәләр күче кебек яман гөжләп һәм үкереп килгән кыят-нирунлылар ташкынына алар тиешенчә каршы тора алмады. Яуны Тимучин сәрдәр үзе әйдәп
килә, ә аннан үрнәк алып канатланган кыятлылар, талпан сыман, дошманнарына теше-тырнагы белән ябышып сугыша иде. Аргамаклар ярсып кешнәгән, яралылар ачыргаланып кычкырган авазлар, тимер көбә, өзәнге-йөгән, кылыч-сөнге чыны дала өстендә берәр сәгать чамасы гына яңгырап торды Ә аннары инде әлегә бөтенләй дә көтелмәгән хәбәр аяз көнне яңгыраган күк күкрәве сыман сафларны, даланы сискәндереп узды:
—Уранхайлар, уранхайлар кача!
Тимучин корт чаккан шикелле сискәнеп, кылыч селтәүдән туктады, кыятлылар сафына караш ташлады. Тәнрегә мен шөкер. Сүбүдәй батыр да, анын кишектиннәре дә—һәммәсе урынында, алар кылыч, сөнге. гөрзиләрен усал болгый-болгый орыша иде Тимучин да янә орыш эченә ташланмакчы булды, ләкин өлгермәде. Тайжутлар ягыннан очырылган бер ук анын ияре астындагы аргамакнын күкрәгенә килеп кадалды. Тимучин кисәк янга ауган ат гәүдәсе астында калудан көчкә котылып өлгерде. Ул сикереп аякларына гына баскан иде, кайсыдыр дошманы сөңге очы белән анын муенын берьяктан ярып узды. Күз аллары кисәк караңгыланган баһадирны кемдер бик жинел күтәреп яна ияр өстенә атландырды. Шул ук кеше, йөгәненнән сөйрәп, анын аргамагын орыш кырыннан читкә дә алып чыкты бугай Тимучин боларны хәтерләп калырга өлгермәде, ул бөтен даланы тутырып кычкырган кыятлыларнын тантана авазларыннан айнып китте.
—Исутлар, тайжутлар да кача башлады!
—Әнә, әнә, тайжут бәге Торгытай үзе дә кача!
Әйе, чыннан да, тайжутларда инде арысланнар шикелле ярсып орышкан кыят-нирун сугышчыларына каршы торырдай көч калмаган, алар идәнгә чәчелгән борчак сыман төрле якка сибелешеп яу кырыннан читкә элдертә иде.
— Мина Торгытайны, Торгытайны тотып китерегез! Аны качырмагыз! Үз-үзенә яман каты кычкырып әйткән шикелле тоелса да. әлеге әмерне биргән чакта Тимучиннын тавышы гыжылдап кына чыкты Шулай да ишеттеләр.
—Торгытайны качырмагыз! Торгытай артыннан!—дип. чылбыр буйлап әллә ничә кеше кабатлады да, йөзәрләгән жайдак тайжут бәге эзеннән томырылды.
Торгытайны нигездә яраннары—менбашлары. бай сәүдәгәрләр, туган- тумачасы саклап бара иде. Кыятлылар әнә шул көенчә, һәммәсен берьюлы кулга төшерделәр. Кылыч-хәнжәрләре йолкып алынган тайжут бәген дәү Сорхан-Шир Тимучиннын аяклары очына китереп атты. Тимучин инде иярдән йомшак урындыкка күчеп утырган, кан күп югалтудан башы әйләнә, тәнендә жеп өзәрлек тә куәте юк иде. Шулай да ул дошманына һич тә көтелмәгән сорау белән мөрәжәгать итте:
—Дөньяда иң татлы, иң баллы әйбер нәрсә ул. Торгытай. шуны беләсеңме^_тирәдагеләрнең ,енә тү1с;1, хэгга тайжут бәгенең карашына да гаҗәпләнү. аптырау чаткылары бәреп чыкты, ул бер сүз эндәшмәде Анын өчен җавапны Тимучин үзе бирде:
-Дошманыннын каны, Торгытай, дошманыннын каны Шуны онытма син Хәер, моны ятлау сина артык инде Сорхан-Шир'
Каршысында Мисыр пәһлеваны пәйда булгач. Тимучин кул гына изәде. , ,
— Минем күз алдымда булмасын, читкә алып кит моны'
Ә Сорхан-Шир элеккеге хужасын әллә кая алып китеп йөрмәде бугай Бер дилбегә озынлыгындагы арада ниндидер ыгы-зыгы тавышлары булып алды да. алар капылт тынды Шуның артыннан ук Тимучинга Бавырчы сорау бирде
—Без тайжутларның менбашларыннан, вак-төяк бәкләрдән, батырлардан торган житмеш сигез аксөяген кулга эләктердек Аларны нишләтәбез?
Тимучин бу юлы авыр гыжылдап, туктый-туктый гына жавап кайтара алды:
—Без магулларнын бөтен кабиләләрен дә бергә берләштерү өчен олы юлга чыктык. Ә безне Торгытай оештырган эт өере таламакчы булды Котырган этләрне кызганып тормыйлар... Безне алда яна яулар көтә. Башкаларга сабак булыр... Башкаларга сабак...
Тимучин анын югалтты. Әмма анын хөкемен аңлап өлгергәннәр иде инде. Кыятлылар кылычларын кыннан чыгарды. Дала өстендә бер минут чамасы янә әжәл биеп алды һәм житмеш сигез гәүдә башсыз көенчә җир өстенә ауды.
Тимучин кемдер анын ярасыннан кан суырган чакта кабат аңга килде. Анын өстенә иелеп баскан кеше тугры Жәлмә икән. Шул ук Жәлмә анын ярасын ачыган сөт белән юды. үзенә әйрән бирде. Беркадәрле хәл кергәндәй булгач, Тимучинны җылы юрганга төреп яткырдылар. Янында кишектиннәр җитәрлек, инде онытылса, йокыга талса да була иде.
Шулвакытны анын янына бөтенләй дә таныш түгел япь-яшь егет килде. Чәче-кашы кап-кара, карашында шайтан биеп тора сыман. Гәүдәгә нык, кул-беләкләр таза.
—Мин исут кабиләсеннән, исемем Жиргүдай.—диде ул.—Тайҗуг- ларнын чирүендә идем. Яу барышында синен атыңны ул мин атып алдым. Жәяне күтәрсәм, үзеңне дә чүки ала идем.
Җигүдай тукталды, ниндидер хөкем көтте. Тимучин һичбер төрле хисен сиздермәде.
—Әгәр син мине әнә тегеләр шикелле үтерергә кушсан, жир өстендә уч төбе кадәр генә чирәм кан белән пычраныр,—дип дәвам итте Жиргүдай үзе тәвәккәллек белән.—Ә инде исән калдырасын һәм үз гаскәрен сафына аласын икән, мин синең өчен дәрьяларны туктатырмын, кыялар җимерермен.
Ниһаять Тимучин да телгә килде һәм үз хөкемен җиткерде.
—Явыз кеше бүтәннәрнең җанын кыйганы яки угрылык кылганы хакында соныннан чит-ятларга әйтми, моны яшереп йөртә. Ә син җәя күтәрүеңне миннән яшермәдең. Димәк, сиңа киләчәктә дә ышанырга була. Мин сине бүген үк унбашы итеп куям. Әйдә, минем кишектинем булып кал син.
Моны гына азсынды, күрәсең, Тимучин беркадәр уйланып ятты һәм соңыннан өстәп куйды:
—Ә лякабен моннан ары «Жәбә» булыр синен. Жәбә, ягъни ук. Кулың ялгышуны белми, син моңа бик лаек.
Егет канәгать елмаеп башын түбән иде. Соңыннан Чынгызхан армиясендәге ин атаклы сәрдәрләрнен берсенә әвереләчәк, халкын данга күмәчәк Жәбә-нойоннын хәрби юл тарихына нигез ташы әнә шулай салынды.
Егерменче бәйләм
1
л артыннан еллар аккан сулар кебек уза торды. Мирхаҗи хәзрәт вафатыннан сон да ун кыш, ун жәй үтеп китте инде Җиһанда унөч яше тулар-тулмаста дөмә-ятим калган Мөхәммәтгали ул гомер эчендә Болгар каласындагы икенче сыйныф мәдрәсәне дә, Биләрдәге «Мөхәммәт-Бакырыя» атлы югары мәдрәсәне дә тәмамлап өлгерде.
Мәдрәсәдә алар өч дус—Сәлим ханнын бертуган энекәше әмир Хажи, Мәрчура вәзирнең хатыныннан туган төпчек улы Кылыч һәм әле бабасы Кормаш би акчасына, әле вакыф хисабына белем алган Мөхәммәт
Е
гали бергә укыдылар. Хәер. Мөхәммәтгали әмир Хаҗи белән Кылыч кына түгел ә олы бер сыйныф өчен дә ымсындыргач, җылы учак шикеллерәк булды. Тыныч күл өстенә төшкән таштан таралган дулкыннар сыман Мөхәммәтгалидән дә тирә-якка җылылык бөркелеп тора һәм ул соңгы телем икмәген дә бүлешә торган беркатлылыгы, юмартлыгы белән һәммәсен дә үзенә тарта иде.
Мөхәммәтгали әтисе турындагы авыр хатирәләрне үз-үзе белән качышлы уйнаган кебек күпме генә онытырга тырышып яшәмәсен, әмма алар, барыбер, ана карынындагы яралгы сабый сыман аледән-әле уянып- тибеп ала. сискәндерә иде Күнелендә Сәлим ханга карата булган тирән рәнжү хисен чит кешеләр алдында сиздермәсә дә. Мөхәммәтгали бик еш кына уйчан, моңсу кыяфәткә керә торган булды. Әтисе Мирхаҗи хәзрәтне сагынуданмы, дөмә-ятимлектәнме. мәдрәсәдә укыган тәүге елларында ук ана шигырь-газәл язу чире йокты Мөхәммәтгали язган шигырьләрен, эчке күлмәге сыман, чит-ят күздән хәтәр генә яшереп йөртсә дә. алар тора-бара. барыбер, шәкертләр кулына барып эләгә һәм. ни гаҗәп, сабакташларында күбрәк соклану, якты көнләшү тойгылары гына уята торган иде
—Безнен Гали догадан шигырьне өстен күрә
—Галинен шигырь юлларын фәрештәләр өшкерә, күрәсем. Язган бер газәле бисмиллалы. намазлыклы була.
Олуг мәдрәсәдә Мөхәммәтгали турында күбесенчә шундый сүзләр йөрде. Әмир Хаҗи да. барыннан да элек, анын нәкъ менә шул һәвәслеген якын итә иде бугай. Ничәмә-ничә ел дәвамында ул Мөхәммәтгали белән әле җиһан вә җәмгыять, әле галим-голәмә вә шагыйрьләр дөньясы турында әнгәмә-бәхәс куертырга ярата торган булды, сабакташының шигырьләрен тынлап истирәхәт кичте Алар «Мөхәммәт-Бакырыя»дан сон әле тагын Бохара, Үргәнеч югары мәдрәсәләренә барып та белем алу турында хыяллана иделәр.
Әмма вәкарь лачын белән мескен былбылларга бер үк иркенлектә- биеклектә очу язмаган шул. Әмир Хаҗи мәдрәсәне тәмамлауга ук Сәлим хан аны Болгар каласына олугбәк итеп озатты Икенче дус—Кылыч Бәрәҗ мәчетендә имам-хатыйб булды Мөхәммәтгалине генә күз чалымына китереп караучы да юк. ул һаман даладагы кылган сабагы сыман яклаучысыз. ялгыз һәм кадерсез иде
Шулай да туктаусыз сыктап-елап торучы көзге янгыр сыман гомернең дә берзаманны шифалы ялы да. якты кояшы да барыбер була икән Мәдрәсәдәге дәрвишләр бүлмәсеннән кай тарафка чыгарга, кая барып бәрелергә белмичә йөдәгән Мөхәммәтгали янына беркөнне һич тә көтелмәгән чапкын килде.
—Богылтаудагы Казан кирмәненнән мин. әмир Хәсән юллады,— дигән анын тәүге сүзләрен ишеткәч, Мөхәммәтгали әле ни уйларга да белми тора иде Чапкын авызыннан яна исем яңгырагач кына, ана сөенеч инде.
—Ирмәш хәзрәт белән әмир Хәсән сине олуг кунак итеп үз хозурларына дәшә.
Ирмәш хәзрәт Анын мәрхүм әтисе Мирхаҗинын тугры мөриде булган, остазына терәк-юлдаш рәвешендә Таш-билбауны. Агыйдел. Дим, Сакмар. Ждек аръягындагы лчлә ничаклы җәйләүләрне, кыйнауларны бергә кичкән кеше Әмир Хәсән хозурында. Казан кирмәнендә ул хәзер баш мөхтәсиб. Мөхәммәтгали анын зурында аледән-әле һаман ишетеп тора. Ләкин инде байтак еллар буе үзен күргәне юк Ә менә бит. ул ялгыз Мөхәммәтгалине дә. димәк, үзенең мәрхүм остазын да онытмаган икән
Мөхәммәтгалине шашкын туфан сыман горурлык, тантана өермәсе капылт чолгап алды һәм ул сөенеченен тышка бәреп чыгуыннан да бик үк тартынмады
— И-и. Ирмәш хәзрәт чакыргач бармыймы сон. мин һичшиксез барам!
Биләр-Казан арасында табигать гел күзне иркәләп, күңелне кытыклап торганга күрә жайдаклар әледән-әле туктап ял итә-итә, юлны ашыкмыйча гына үттеләр. Казан дигәннәре кирмән генә түгел, хәзер инде шактый җәелеп үскән олы кала булып чыкты. Имән диварлар белән катлап- катлап ныгытылган кирмән үзе Богылтау һәм Елантау дип аталган ике тау өркәчен тоташтырып утыра. Кирмәнгә Акбикүл атамалы бистә кушылып киткән. Казансу белән Кабан күлен тоташтырган чип-чиста сулы Болак тирәли дә йортлар тезелешкән. Казансу аръягындагы тау битендә дә бер бистә бар, анда осталар яши, исеме Бишбалта икән.
Ирмәш хәзрәт, әлбәттә инде. Мөхәммәтгалине ихлас күңелдән сөенеп каршылады, мулдан бәреп чыккан күз яшьләрен яшерүне дә кирәк санамады. Мәрхүм остазын искә алган чакта анын өчен горурланып дәште:
—Эт ялмаудан елга каралмый ул, угылым. Элгәрерәк елларда Бәрәж хан акылын жуя-жуя шашкан иде, Сәлим хан да кимен куймады. Мәгәр «Кол» ләкабен алган Давыт бабаң да, Мирхаҗи атан да гади халык күңелендә шәриф җаннар, хөрмәтле сәетләр буларак яшәп калды. Ярабби. Ходаем, синең дә исемең-калебен аларныкы төсле озын гомерле булырга насыйп әйләсә иде.
Әмир Хәсән сараена кунак булып баргач та, әнгәмә җебе бер тирәдәрәк йөрде.
—Арба астыннан чапкан эт «йөкне мин тартам», дип кукрая-кукрая уйлап бара икән. Миңа җигән тиеш булган Сәлим хан да үзен җиһаннын тоткасы, теге чакта пайтәхетне Всеволод Зур-Оя явыннан коткарып калган оста сәрдәр итеп саный бугай. Мәгәр улчак мәмләкәтне Сәлим-хөсет түгел, киресенчә. Мәмле-Гомәр белән Мирхаҗи атан кузгаткан кара гавам яклап калды бит. Ә Сәлимгә алар ирешкән шөһрәт тә, алар яулаган җиңү дә ярамады. Тотты да, әнә шул кушаяклап чапкан хөсетлек нисбәтендә Мәмле-Гомәр белән атан-мәрхүм кеби ике изге жаннын гомерен кыйды.
Ап-ак сакаллары, чәче белән шанлы галим-голәмәне хәтерләткән әмир Хәсәннен тирән үкенү аша, гаять моңсу итеп тезгән әлеге сүзләрен ара-тирә Ирмәш хәзрәт тә сипләп-калыплап барды.
—Нинди усал аккош та үз йомыркасын ватмый. Ни тикле генә үчле вә хөсет жанлы булмасын, мәгәр Сәлим хан да Мәмле-Гомәр белән Мирхаҗи хәзрәт кеби ике әүлиягә, ике әгъзам затка каршы кул күтәрергә тиеш түгел иде. Нә үкенеч, пеләш башка чал иңмәгән кеби таждарларнын жаны гел саңгырау гына була шул ул.
—Кайгырма, хафаланма, Гали-борадәр. Гайре кара төннең дә таны атмый калмас. Хәтта кычытканны да кырау сугар чаклар барыбер килә бит ул,—дип әмир Хәсән Мөхәммәтгалинең иңеннән кага-кага сүзен очлап куйды.—Ә Казанда, минем олуг йортта, әйдә, үзеңне хуҗа итеп той да, ялын-сыен да күр, янадан-яңа газәлләр дә тудыр.
Ләкин Мөхәммәтгалигә Казанда кунак рәвешендә истирәхәт кенә кичерергә дә, шигырь-газәлләр ижат итеп күңел бушатырга да насыйп булмады. Ташчы-мигьмарлар Болак буендагы Ташаяк мәйданында яна мәчет төзеп бетергәннәр, аны дога укып, бисмиллалап ачу тантанасы көтелә икән.
—Син Мөхәммәт пәйгамбәремезнең лаек оныгы. Яңа мәсҗет нигезенә изге дога кылу кеби олуг гамәл әүвәл синең өлеш,—дип, олылап- кыстап кунак егетне шуңа чакырдылар.
Биек, куш манаралары, иркен гыйбадәт заллары, нәкышьле мөнбәрләре белән яна мәчет сокландыргыч, гүзәл иде. Тантанадан сон анар, алморт, йөзем, чия, кымыз белән бизәлгән табын янына кереп утыргач. Мөхәммәтгалигә мәчетне нигезләгән оста-мигъмарның үзен дә күрсәттеләр.
—Мәсжедемезнен мөһәндисе дә, мосаннифы да7 менә шушы Даир
'Мөһәндис һәм мосанниф—инженер һәм автор.
_79 атлы оста була инде. Моннан утыз ел элгәре Эндри кеназ мамлакагемезга каршы кылган тәуге зур яудан сон ул урысларнын Ву.тләмир казасында олуг нәсарә кәлисәсен нигезләүче булды Хәзер инде ул каламыздагы зәркарьләр' вә мигьмарлар бие...
Шул атнада Даир оста Ирмәш хәзрәт белән Мөхәммәтгалине үз өенә кунакка дәшеп алды Гүзәл, тыныч Кабан күленен камышлы ярына терәлеп утырган һәм хужанын үзе кебек үк аксыл-саргылт түбәле, шадра янак-диварлы. байтак елларны иненә салганлыктан беркадәр җиргә чүгә төшкән таш йорт иде бу. Әмма эчкә ингәч, диварлары якты, бүлмәләре иркен, җылы икән Инде кашларына тикле чал йөгергән, сөян таягын үзенен аерылмас юллашы иткән Даир оста сүзен Мөхәммәтгалинең әтисе турындагы хатирәләрдән башлады:
—Мин Мирхаҗи хәзрәт илә ахирәт вә якын борадәрләр булалмадым. купайту кирәкмәстер Мәгәр аны Биләр. Болгар калаларында булган вакытларымда бик еш кына күреп тора идем. Ул берничә тел белүче укымышлылыгы өстенә гаделлек, хаклык вә азат тормыш бәрабәренә чакыру ташлаган шәриф сәет булганлыгы өчен лә мул шөһрәт казанды Иллә мәгәр үтмәс балтаны үткен тел илә генә кайрап буламыни'* Сәлим хан да ишетергә теләмәде анын кайгы-уен Шуна күрә Мирхаҗи хәзрәтне ул. кул-аягын зынҗырлатып. пайтәхеттән куды Мәгәр юкка Саф чишмәгә илтә торган юллар һәрвакытта такыр кала бит ул Иншалла. Мирхаҗи хәзрәт салган сукмакка аяк басучылар киләчәктә дә бик аз булмас әле
Әтисе турында һәр йортта җылы, якты хатирәләр генә ишетү, әлбәттә. Мөхәммәтгалигә сөенеч һәм горурлык хисләре генә китерә иле Даир оста йортында да ул вакыты-вакыты белән әле иннәренә канат үскәндәй очынып, әле монсуланып утырды Шунадырмы дастархан өстенә бәлеш, гөбәдия, каклаган каз. кымыз, чия-карлыган кебек сый-нигъмәт инә башлагач та базга ябылган кешедәй үз алдына йомылып утырды һәм берзаманны Ирмәш хәзрәт тиз-тиз итеп терсәге белән төрткәләп алгач кына айнып киткәндәй булды.
Дастарханнын бер як читенә, аякларын ипле генә бөкләп, озын, яшел күлмәкле, ап-ак алъяпкычлы бер кыз килеп утырган Озын, нәфис бармакларын нәзакәтле сузып, ул җиз самавыр борыныннан бизәкле чынаякларга чәй агыза. Яулык читләре белән пөхтә капланган йөзен аска таба игән, чынаякларны дастархан тирәли тараткан чакта гына кунакларга керфек сирпеп ала. Аннан шылт иткән тавыш га ишетелми, үзен үтә тыныч, ипле, хәтта самими, садә тота.
Мөхәммәтгали башкаларга сиздермичә генә гел күз атып утырды
Сый-нигьмәттән сон чыгып, өй артындагы агачлар күләгәсендә урын алгач кына, Даир оста анын турында берничә сүз әйтүне кирәк тапты.
—Зәрия атлы бердәнбер кызым ул минем Әнисе аны тапкан чагында ук ошбу дөньядан китеп барган иле Зәрия гел япа-ялгызы үсте Ул минем багалмам да. канатым да булды Яна җәмәгать вә хезмәтчеләр алып маташмагач. Зәрия чит-ят белән бик аз аралашты
Калган өстәмәне юлда кайткан чакта Ирмәш хәзрәт тезде
— Зәрия сенел гел Даир мигьмар белән юлда йөреп үсте Пайтәхеткә барып йортлар төзиме. Кернәк яки Үбәк каласында мәежет саламы. Даир би һичбер вакыт аны үзеннән калдырмады Ихтимал, шул нисбәттәндер Зәрия сенел чит-ят инсан белән уртак тел тапмады Мен.» хәзер инде сазаган кыз булып бара Ә бактын исә. ул баланын күнеле фәрештәләр үпкән ап-ак чишмә кеби.
Мөхәммәтгали инде Ирмәш хәзрәтнен тел төбен дә. кинаясен лә тоемлый башлаган иде. жавап итеп бер сүз эндәшмәде Ә Ирмәш хәзрәт һаман саен акрын гына игәүләвен белде
—Ялгыз кеше тормышы болытлы көн шикеллерәк бит инде ул Ү З
'Зәркарьләр һөнәр осталары, ювелирлар
өненә кереп качкан яралы бүре сымак ошбу җиһанда япа-ялгыз көе яшәп буламыни? Синен якын борадәрен дә, сердәшчен-терәгең дә юк Ирнен вәзире—хатын ләбаса. Сонармыйча башлы-күзле булу синең өчен аерата отышлы гамәл сыман саналыр иде. Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, ди. Синен өчен андый кулай форсат тагын кайчан туа әле?
—Өйләнү—камыт кию түгелме соң?—дип, шаяртуга борып.маташса да, Мөхәммәтгали күңелендә дә уй һәм исәп-хисап учагы барыбер уг алды. Читән казыксыз булмый, кеше кешесез тормый, дигән бәхәссез гыйбарәне ул да йөз кат, мен кат ишетеп үсте ләбаса. Әйе, ул да иркә- наз, җылы куен һәм җылы түшәк күрмичә байтак гомер кичте. Янында күнел бушатырдай киңәшчесе, ныклы терәк, сагынып кайтырдай җылы оя пәйда булса, ихтимал, аның хәят юлын да якты, назлы кояш яктыртып торыр иде. Аннары, аннары корыган агач кәүсәсе шикелле шыр-ялангач, шыр-хәерче бәндәнең аны мәңге аерылмас кара күләгә сыман эзәрлекләп йөргән сырхавы да бар бит. Мөхәммәтгали байбичә балалары арасындагы кәләшләргә йөз тотып, алар өчен тау-тау калым хәстәрләү кебек гайре чит-ят гамәл турында хыяллана, андый ярлар белән тормыш коруны күз чалымына китерә аламыни?
Башлы-күзле булу турындагы уйлар Мөхәммәтгалине тирән упкын төбен күрергә омтылу сыман инде ымсындыра да башлады, әмма шул ук вакытта икеләндерә дә иде әле. Шуны сизгән кебек, Ирмәш хәзрәт дилбегәсен кага-суга кызулата төште. Ул беркөнне Мөхәммәтгалине алдан кисәтми-нитмичә Даир оста белән кызы Зәрияне кунакка дәшеп алды. Тәбикмәк булып җәелергә дә әзер кеше сыман, тегеләрнең бер алдына, бер артына төште. Ә кунакларны озатып калуга янә Мөхәммәтгалине төрле яктан килеп игәүләде.
—Күп сайланган кияүгә пеләш кәләш эләгә ул, бик беләсең килсә. Зәрия сенелне сылулар рәтенә куймыйсың, шул сәбәптән үзенә тиң санамыйча кыиланган буласыңдыр инде, мөртәт. Мәгәр кәләшнен йөзеннән кашыклап су эчмиләр. Чибәрлек-сылулык туйда гына кирәк. Ә гомер итә башлагач, йөзе сылу түгел, киресенчә, йөрәге вә мәхәббәте кайнар җәмәгать сөйкемлерәк тә. кадерлерәк тә була бит ул. Син өрәк сыман япа-ялгыз кангырап йөрмәкче буласындыр инде. Юкса, Зәрия сенелдәй фәрештәдән йөз чөермәс идең...
Яңгыр тамчылап тамса да зур күлләрне тутыра, дигән хакыйкать тора-бара, барыбер, үзенекен итте. Янә ике-өч мәртәбә кунакка барышканнан сон, ниһаять, Мөхәммәтгали сынды. Икенче таңда ук Даир оста йортына яучылар юлладылар Шул атнада Ирмәш хәзрәт йортында никах тантанасы да, тыйнак кына мәҗлес тә булып узды.
2
ерәр айдан соң Мөхәммәтгали Болгар каласына төбәп юлга чыкты. Иксез-чиксез булган мәмләкәттә аның таянырдай башка кешесе юк, бар өмете әмир Хаҗи иде. Ходайнын рәхмәте, сабакташы аны тибәрмәде, зур сөенеч белән үз ышыгына алды.
—Хәсән мәсҗете атан Мирхаҗи хәзрәт вафатыннан бирле ятим көе тора. Әйдә, хуҗа булып ал да, җан керт син шуңарга. Киләчәктә күз күрер Иншалла, шәһре Болгарның Мөхтәсибенә тиклем үсеп җитү дә синен өчен гайре ят булмаган бер гамәлдер.
Халык күнелендә фәкать изге җаннар гына булып сакланган Кол- Давыт һәм Мирхаҗи сәетләр дәвамчысы Мөхәммәгалинен имам-хатыйб итеп билгеләнүе үзе үк болгарлылар өчен озак еллар буе тынчып яткан буаны ерып җибәрү сыманрак тәэсир ясады бугай. Беренче атналарда ук Хәсән мәчетенә намазга йөрүчеләр саны арта башлады, мәдрәсәдәге һәм мөтәвәллияттәге эшләр тернәкләнеп китте. Нәзарәт һәм дәрвиш бүлмәләрендә мөнәзара-гапь корырга, яна имам-хатыйб каршында күнел
Б
бушатырга, анын авызыннан якты, өметле сүз ишетергә атлыгучылар да бик аз түгел иде Ләкин мондый әңгәмә-бушанулар ешрак кабатланган саен оолгарлыларның кайгы-зары һаман-һаман бер үк эзгә кайтып кала торган булды
—Соңгы елларда нә урыслар, нә бәгъзе дошман тарафыннан яу белән килүчеләр дә юк ләбаса. Ә Сәлим хан игенче вә төзүчеләрдән салым жыю күләмен һич киметми Мәмләкәттәге һөнәрчелек белән сәүдәгәрлек чоңгылга төшеп бара.
—Кара эткә ак йон үсмәс, дигәннәре растыр инде. Ябай халык турында уйлау ханиянен ике ятып бер төшенә керми. Ул гавамны көн- төн талауны гына белә. Бер сарыктан тирене ике кат тунамакчы. Ә гавамнын авызын ачса, үпкәсе күренеп тора
— Нык кыздырган казандагы су да, кайнап чыкса, бермәл түгелә бит ул. Гавамнын да түземлеге күптин корыды инде Ханиянен дә комсызлыгы үзенә җәза-бола булып кайтмагае .
Мөхәммәтгали ялгыз калгач, эчтән сыза башлады, торган саен ачыныбрак уйларга мәҗбүр булды Күңелендә йөрткән кайгы-зарын халык юкка гына анын колагына китереп ирештерми, заманында Давыт һәм Мирхаҗи сәезләр инендә таяныч тапкан кебек бүген алар, әлбәттә, инде Мөхәммәтгали тарафыннан яклау көтә иде. Асылдан торып баксан. мөгаен, ул изгеләр рәтендә саналучы бабасы белән әтисе башлаган гаделлек вә азатлык өчен көрәш-яуны дәвам итәргә тиеш бер инсандыр Ләкин Мөхәммәгали җиһанда буш келәт йозагы шикелле япа-ялгызы бит Анын мөридләре-фәлән генә түгел, хәтта, сере-ниятләре сыярдай сердәше, фикердәше дә юк Ә ул берьялгызы гына баш күтәрсә, ни генә кырсын да, ни генә майтарсын? Ялгыз йөрәк ялкыны белән генә өй дә җылынмый бит ул.
Мөхәммәтгали еракка түгелми-чәчелмичә дошманы Сәлим хан ыстанын да күз алдыннан кичереп чыгарга мәҗбүр булды. Сәлим ханны тәхет иминлеге турында баш ватмыйча ваемсызланып, кул кушырып угыра, дип һич бәяләп булмый. Моннан унбер ел элек күтәрелгән халык фетнәсеннән соң ул мәмләкәттәге байтак кала бәкләрен, сарай тирәсендәге яраннарын яңартып чьи арга өлгерде. Курку һәм буйсыну белмәс Сәмәрә бикәдән туган Гази-Морат хәзер мәмләкәтнең башсәрдәре булып исәпләнә Элеккеге сәрдәр Тургай баһадир Саксин каласына тархан итеп озатылган, диләр. Сувар каласында бәк урынын мәрхүм Чилбирнен угылы Гази- Бәрәҗ алган Никадәрле генә дәһшәт бөркемәсен, хәтта, шул «ярканатлар» башлыгы, килмешәк Лачын Хисами да ахыр чиктә сарай курчагына әверелгән бугай. Сәлим хан Кернәк каласына бәк итеп озатканнан сон Хисаминын тын алганы да ишетелми, диләр Имеш, хан әле баш вәзирен дә алыштырмакчы булган, анын урынына Хәзәр дингезе буендагы Хаҗитархан кирмәненнән Дәүләтьяр атлы бәкне чакырган да икән Мәгәр фәлән кулдан үткән фахишә шикелле елгыр, оста Мәрчура хан күнеленә юл тапкан да, купмас кыя булып һаман үз урынында калган Баибичә катламы турында имеш-мимешләр ил буйлап күп йөри. Сарай гирәсенәрәк үтеп аларны ачыкласан артык булмас иде дә бит Ләкин хан сарае— оҗмах ишеге кебек, Мөхәммәтгалигә аннан үтү мөмкин гамәл түгел.
Көз җитеп, шырпы сыман кыска, өтек көннәр, аккош муеныдай озын-озак кичләр тезелеп киткәч, Мөхәммәтгали бабасы, әтисе әйдәкләп кузгаткан фетнәләр турында торган саен ешрак уйлана башлады Кол Давыт белән Мирхаҗи сәет тә Алданын кашка тәкәләре булмаганнар бит инде Бүтәннәр өчен яши белмәгән—үзе өчен дә яши алмый ла уз Бер белән сукмак салганчы, күп белән бергә адаш, диләрме әле’ Анын ата-бабасы да әнә шул гади халык, кара гавам хакында янып-көеп фетнә ялкынын кабызган. Байбичә катлам арасында соңыннан аларны гыйсъян чылар. тәхеткә омтылган хөсет җаннар итеп телгә алучылар да аз булмады Ләкин нахак сүз -агымсу, ә хакыйкать елга төбендәге ком катламы кебек Сулар агып китә, ә алтындай ком барыбер кала бит ул. Кол-Давыт белән
6. «К. У • э* 8
Мирхаҗи сәетне дә инде ничә еллар буе гади халык фәкать изге җаннар итеп кенә искә ала, сагына. Ә Мөхәммәтгали тәнендә шул юлбашчылар, гыйсъянчылар канын йөрткән дәвамчы ләбаса!
Анын күңеленә кереп кунаклаган әнә шундый уйлар ярык көймә эченә саркылган су сыман торган саен аза, кимерә барды. Жир өстенә беренче кар явып үткән көнне Мөхәммәтгали инде түзмәде, үз алдына килеп монзар түккән дүрт-биш ирне дәрвишләр бүлмәсендәге чәйгә алып калды. Мәдрәсә шәкертләре йөгереп керткән самавырның чәе ирен өтәрдәй кайнар, Мөхәммәтгали хәзрәтнең тел очыннан сибелгән сүзләр исә аннан да кайнаррак иде.
—Сәлим хания үзен ил тоткасы, мәмләкәтне сөйрәп баручы, дип уйлап хаталана бугай. Ә арбаны камчы түгел, асылда исә ат, ягъни кара гавам тарта бит Хания шуны аңларга теләми, ул халыкны рәхимсез талауны гына белә. Гавам-атнын ничә еллар буе солы күргәне юк, аның сырты-җилкәсендә һаман камчы уйный. Ябай халыкнын түзем коелары күптән корыды, миңа калса, аны язгы ташкын кеби кузгату, уяту өчен күп көч кирәк түгел.
«Мин дөрес сөйлимме?»—дигән кыяфәт белән Мөхәммәтгали самавыр тирәли тезелгән ирләрне күздән кичереп чыкты. Ирләр моны шундук анлады, күрәсең, кайсы ияк кагып, кайсы сүз катып имам- хатыйб фикерен җөпләргә ашыкты:
—Дөрес, Гали хәзрәт, түземлекләремез күптән коргаксыды.
—Болай да тәндә чак чыкмаган җан гына калды бит инде. Ханнын талавына күпме түзмәк кирәк8 9 10 11 12 13 14
Аһәңдәш фикерләр белән илһамланган Мөхәммәтгали әңгәмәне тагын мөгезеннән эләктереп алды:
—Сынар учак ягып ил җылытып булмый. Безгә дә бәгьзе-бәгьзе тарафларда—Болгарда, Суварда, Кернәктә, Саксинда, пайтәхетнең үзендә— кыскасы, һәммә җирдә Сәлим хан идарәсе белән ризасызлык, гаделлек хакына көрәш утын кабызырга кирәк. Мин үтә дә күп уйландым. Гаделлек белән азатлык өчен ихтилал явына кузгалуны яшерен фирка төзүдән башламыйча булмый. Анын шартлы исемен гүзәл яз хәбәрчесе—карлыгачлар белән тәгаенләрмез. «Карлыгачлар». Җылы, якты исем бит. Ә хәзергә фиркамезнең нигезе ошбу мәсжет булыр. Иманым камил, без салган сукмак эзенә күпләр аяк басар. Әйдә, ихтилалчылар сафына яңа яугирләр- не бергә-бергә туплый башлыйк, тугры җаннар булыйк, борадәрләр...
Ирләр гаделлек, хакыйкать хакына баш салырга да әзер икәнлекләре турында антлар эчкәч кенә таралышты. Болгар дәүләте эчендә әнә шул рәвешчә янә яна ялкын купты. Ни гаҗәп, мондый хәвефле эшкә ут тергезүче Мөхәммәтгалинең үзен һичнинди үкенү, икеләнү тойгылары биләп йөдәтмәде. Киресенчә, күк капусы ачылып фәрештәләр «ләббәйкә» әйтте диярсең, шушы кичтән соң аның күңеле яңа гына юып чыгарылган йорт шикелле чистарынып, бушанып калган иде.
8 В акыйгалар агышы «Карлыгачлар»га үз сафларына биш йөздән дә артыграк көрәшче тупларга ирек калдырмады. Күз карасыдай саклаган сонгы бөртек орлыкларын талап китүгә түзмичә, яз көне Мәртүбә вилаятендә ар, мукшы һәм чирмешләр баш күтәрде. Аларнын карчыгадай елгыр җайдакларыннан төзелгән бер чирү, адәм генә түгел, боланнар да кереп адашырдай карурманнар аша сиздермичә үтеп, Корым- Чаллы каласын яндырып китте. Балта осталарын, һөнәрчеләрне туплаган
икенче нөгәр дә ул арада тик ятмаган икән Монысы Kapa-Идел буена ук килеп. Килдеш атамалы яна кирмән төзи башлаган. Димәк, чик сызыгын шушы елгада билгеләп, ар-чирмешләр Болгар мәмләкәтеннән аерылмакчы булган.
Билгеле инде, шәхсән Сәлим, хан үзе дә. бәкләр, биләр һәм тарханнар да дәүләт җимерел ү-таркалуга «ләббәйкә» дип торачак түгел иде. Сәлим ханнын шыпырт кына сызгыруы да җитте. Биләр. Болгар. Сувар. Үбәк. Кашан. Жүкәтау. Ашлы, Чаллы. Кернәк—кыскасы, һәммә кала алайлары «ә» дигәнче Казан кирмәне янына җыелдылар. Бу кадәр көч әле морҗа төтенен дә татып өлгермәгән Килдеш кирмәнен җир белән тигезләп кенә калмады, бер унайдан эржә. мукшы аймакларын да туздырып, талап узды. Ар-чирмеш халкынын янә тез чүкмичә һәм Сәлим ханга тугры булырга ант китермичә чарасы юк иде
Болгар мәмләкәте эчендә купкан әлеге буза-фетнә турындагы хәбәр шул арада урыс җиренә дә барып җиткән. Бөек Болгар инде алты-жиле ел буе күрше ушкуйларыннан һәм комсыз чирүләрдән талау-бимазалау күрмичә генә, тыныч яши иде. Ләкин йоны коелса да. бүренен холкы бирәнлеге үзгәрәмени сон ул? Кала алайлары Мәртүбә вилаятен туздырып йөргән чакта Болгар мәмләкәтенә Чулман яклап янә Новгород. Галич. Муром ушкуйлары бәреп керде Юлларында каршы торырдай җитди көч булмагач, алар тиз арада Ага-Базарга кадәр үк килеп җитте Болгар каласы керпе сыман бөгәрләнде, капкалар бикләнде, диварлар өстендә, манараларда яше-карты, күбрәк һөнәрчеләр урын алды. Бөтен мәмләкәт хәвеф-шомга чумды.
Ил эчендә дошман чирүе еландай шуышып йөрсә дә. пайтәхеттә түнтәреш ясау, инде анысы барып чыкмый икән, һич югы Сәлим ханга сабак бирү, аны акылга утырту өчен кулай чак иде бу Яшерен фирка башлыгы Мөхәммәтгали моны бик тиз анлап өлгерде һәм Болгардагы «карлыгачларына» кыска-кыска күрсәтмәләр биреп калдырды да. үзе пайтәхеткә таба ашыгып юлга чыкты.
Биләр каласында да яшерен фиркачеләрдән хасил төркем инде нигезләнгән, ләкин ул әле һаман әйдәүчесез, җитәкчесез иде Бу урында фәкать аны гына күрергә зур өметләр баглап, Мөхәммәтгали үзенен сабакташы, яшьлек дусты Кылыч янына китте. Озак күрешми торганнан сон очрашу олы шатлык иде. күрәсен Кылыч аны кочагын җәеп каршылады. Мөхәммәтгали хәл-әхвәл сорашып торырга да ара калдырмады, килүенең максатын шундук ачып салды
—Сәлим хан күзенә ак-караны күрми азына, гади халыкны талаудан гайре һичбер гамәл белми Мәдрәсәләр, шәригать, сәүдә, төзүчеләр турында кайгыртып анын инде унбиш-уналты санә буе аркылыны буйга алып салганы да юк Болгарны андый томана вә бирән таҗдардан азат итү өчен бик тә уңай форсат килеп чыкты. Сәлим ханны тәхеттән чәнчелдереп төшерергә вакыт!
Кылыч, әлбәттә, һични анлый алмый һәм ул Мөхәммәтгалинең тиз-тиз тезгән кыргый сүзләреннән сон. хәтта, коелып төшкән иде Сабакташы сулыш алган арада ул ике-өч сорау гына биреп калырга өлгерде
—Тукта. Гали, тыр-тыр килмә әле Сәлим ханны ниндәй көч. ниндәй куәт илә чәнчелдермәкче буласын да. анын урынына кемне куймакчысын? Лаек алмаш булмаса. сина эт тә иярәчәк түгел
—Ходайга мен шөкер, бар ул андый алмаш,—дип. Мөхәммәтгали янә ялкындай кабынды —Безнен белән укыган әмир Хаҗи менә дигән хан булырдай инсан. Син үзен дә яхшы беләсен бит Әмир Хаҗи галим- галәмәне дә. газәл осталарын да сөя. Чичән-галимнәрне сөйгән бәндә вак вә керле җанлы булмый Өстәвенә, ул болан да гаделлекле, чиста. Ул тәхеткә менсә, игенче вә һөнәрчеләрдән икеләтә-өчләтә салым талауны шундук туктатачак. Мона минем иманым мен мен тапкыр камил
Кылычның карашында ниндидер зәһәр уг чагылды
—Сине әмир Хажи котыртып җибәрдеме, әллә мондый тайгак юлны үзен сайладыңмы?
Мөхәммәтгалине ачу-ярсулы хис биләп алды бугай, тавышы калтыранып, өзек-өзек чыкты:
— Нишләп Хаҗи котыртсын? Минем монын ише юлда йөргәнлекне в *
әмир сабакташ үзе белми дә бит. Мин Сәлим ханны алыштыру гамәленә көздән үк ябыштым. Кышкы айлар эчендә шушы ниятне хуплаган биш йөз кешелек фирка төзеп куйдым. Алар түнтәреш башларга чакыру гына көтә. Без кузгалсак, артыбыздан меннәр иярәчәк. Мона икеләнмим.
Күзләрен майландырып. Кылыч төпченергә тотынды
—Ә сез кайчан кузгалырга җыенасыз инде9 Шартлы чакыру дигәнен нидән хасил?
Мөхәммәтгали элеккечә ялкынланып тезүен дәвам итте:
— Болгарда Хәсән мәсжетендә калганнар белән сүз беркеттек. Алар Сувар. Жүкәтау, Тубылгытау, Кашан кеби калаларга чапкын юллаячак. Атнакичтә һәммәмез дә монда җыеламыз. Шул ук төндә хания сараена бәреп керергә ният. Сәлим ханны кулга төшерә алсак, әмир Хаҗи артыннан ашыгыч төстә чапкын җибәрәчәкмез.
Кылыч хәзер инде керфекләрен кыса төшеп.сынаган сыман дәште: —Каудар гамәлгә иблис катыша бит. Син вакыйга-хәлләрне чамадан тыш куаламыйсынмы, Гали борадәрем?
—Олуг гамәл кылырга тәвәккәлләгән инсан юлдагы чокыр-чакыр саен туктап тын алмастыр. Йодрык төйнәгәнсең икән, суга да бел. Гаделлек өчен көрәштә чигенергә һич тә ярамый. Күнеле пакь инсан өстендәге күлмәген дә гел янартып тора. Тәхет иясе исә күлмәк кенә түгел. Гаделлек вә миһербанлык кеби шәриф хисләрне белмәгән Сәлим ханны инде күптән алыштырырга, чаң сугарга вакыт.
Шуннан ары Кылыч үзенең сабакташын үгетләп яки анын фикерләренә каршы төшеп маташмады, суга салган камыш сыман тынды. Аерылышыр алдыннан соңгы сүзләрен Мөхәммәтгали кырт кистереп әйтте: —Атнакичтә синен Бәрәж мәсжете манарасыннан ястү намазына дәшкән азан тавышын фиркачылар өчен шартлы чакыру булыр. Азанынны бөтен калага ишетелерлек итеп әйт. Сарай мәйданына барча инсан җыелырлык булсын. Ә ил төкерсә, күл булмыйча калмас. Иншалла, без жинәрмез!..
4
өхәммәтгалине төнлә белән килеп кулга алдылар. Ул алдагы көндә фетнә хәстәрләре белән йөгереп йөри-йөри эт булып арыган һәм үзенен фиркасендәге бер «карлыгач» йортына сагыздай карангылык иңгәч кенә кайтып ауган иде. Курсыбай газиләре типкәләп уяткан чакта ул әүвәл әле берни аңламый торды Ә тегеләр анын кулларына элмәк салдылар да. пайтәхетнең ин әшәке «Шайтан бугазы» дип аталган зинданына илтеп ыргыттылар. Тан атканда зиндан читлекләре инде йөзәрләгән «карлыгачлар» белән шыплап тулды.
Мөхәммәтгали зинданның башкалардан аерым, имән бүрәнәләр белән ныгытылган кысан читлегендә тотыла иде. Ләкин зиндан сакчылары да тоташ залимнәрдән генә тормый икән, алар арасында гыйсъянчы хәзрәткә хәерхаһ кешеләр табылмый калмады. «Карлыгачлар»нын тоткын ителүе турындагы хәбәрне шулар хәзрәт колагына китереп ирештерде. Бичара «карлыгачлары» өчен сызлану-көюдән Мөхәммәтгали зиндан идәненә сыгылып төште. Әлбәттә, ул үзен ханга кем сатканын инде күптән анлап алган һәм кабынырга да өлгермәгән учакнын харап булуына фәкать үзен генә гаепләп битәрләнә, өзгәләнә иле. Ышанычсыз кешедән исеп үткән җил яхшы. ди. Хыянәтче Кылыч каршында мунчага кергән килен шикелле бөтенләй чишенеп ташлап ул үзе. мокыт, гайре ялгышты шул. Акыллы кеше уйлап бетергәнче. Икейөзле вә хыянәтче бәндә өчәр кабат тешли. Менә, сабакташы, дусты саналып йөргән сатлык Кылыч та аны елан сымак чакты. Мөхәммәтгали үзе жәллад балтасы астына ятарга яки дар агачына менәргә дә әзер, ичмаса. «карлыгачлар»ны жәза- михнәтләрдән йолып калырга насыйп булса иде
Зинданның зәһәрдән-зәһәр камчылар, тимер кыскычлар, шөшле-
М
бехтәр белән шыплап тутырылган таш бер бүлмәсенә кара төн уртасында Сәлим хан үзе килде. Мөхәммәтгали белән икесен шул бүлмәдә япа- ялгыз көе калдырдылар Тәүге сүзне, әлбәттә, таждар үзе катты:
—Әжәле җиткән карга бөркет илә шаярыр, ди Элгәре елларда тинтәк бабан илә атаң фетнә кузгатып әжәл тапкан иде Син мөртәткә ни җитмәде инде?
Кул-аякларына зынжыр салынса да. Мөхәммәтгали башын текә тотып сөйләште:
— Бичара бәндә тәненә килеп кадалган талпан туену-чик белмәс канны үзе бүкәй тикле булып, шартлаганчы суырыр Син дә әнә шул талпаннан бер дә кайтыш түгел. Мәгәр. Ходайга мен шөкер, гади халык сарык көтүе кеби дәшми генә түзми. Бүген яралы булса да. һичшиксез ул тездә яшәүдән чирканган мәгърур баһадирдыр Иншалла. ул да савыгыр вә бирән таҗдарны үз сыртыннан чәнчелдерми калмас
Сәлим хан күкрәгендә ачу-ярсу давылы кузгалды, күрәсен. тавышы калтыранып чыга башлады:
—Син юкка гына көндез йолдыз күрергә ниятлисен, кабих. Синдәй этләр өргәннән генә күк йөзендә Ай да. йолдызлар да сүнми Бер саламга ут капса, бөтен кибәнен яна Син дә яшерен фирка нигезләп, янгынга тин фегнә-түнтәреш куптарырга җыенгансың Мәгәр сина шайтан уты белән хозурлану бәхетләре һич тәтемәс! Еланнын койрыгын түгел, башын өзәләр ул. Мин дә әүвәл син ата гыйсъянчыны жәллад балтасы астына озатам, аннары инде бөтен мөриденне дарга тотып асам'
Сонгы сүзләр куырып алды, ахры. Мөхәммәтгали кәфенлек кебек агарынды, шулай да мескенләнү-түбәнсеиүне белми жавап бирде
—Мин фиркагә ялган вәгъдә биреп яки көчләп керткән гөнаһсыз инсаннарның нинди гаебе бар? Аларнын берсе дә үзен кан вә гөнаһ белән таплап өлгермәде. Бер гаепсезне асканчы, ун гаеплене акла, дип өйрәтә түгелме сон безне Коръән хәдисләреШулай икән, насыйп иткән жәза-казаны да мин ялгыз көе кичерергә тиеш
Мөхәммәтгалинең йомшак ягын Сәлим хан. әлбәттә инде, бик тиз тоеп өлгерде һәм кансыз жәллад сыман һаман саен шул яралы төшкә тоз салды:
—Күсәк күтәреп килгән дошманыңны бүрек салып сәламлиләрмени? Ю-у-у-к. хәзрәт-хәшәрәт! Бүрене кызганган тинтәк хужа сарыксыз кала ул. Киләчәк елларга да олуг сабак булсын Мин биш йөз угырны да дарга озаттырам! Биш йөзен дә!
Әче каһкаһә, усал тантана белән яңгыраган кыргый тавыштан сон Мөхәммәтгали әүвәл сынып төште, сүзләре ярым пышылдаган сыман ишетелде.
—Эт намазы ишетелсә, күктән ит явар иде. дигәннәре чактыр инде. Хан колагы мәрмәр дивар кеби. аны борчак атып йә ялварып кына һич тә тишеп булмый. Мәгәр —Мөхәммәтгалинең тавышы кинәт затлы корыч сыман янгырап-зынлап китте —Мәгәр елгаларны ансат буып була, ә халыкның авызын томалап булмый бит ул. сукыр хания'
Мөхәммәтгалигә алга таба сүз әйтергә ирек куймадылар Сәлим хан ниндидер күзгә күренмәс җепне тартып әмер бирде, күрәсен Таш зинданга әзмәвердәй өч-дүрт жәллад юлбарыс сыман ыргылып керде лә шуларнын кылый күзлесе Мөхәммәтгалинең муенына күсәк белән орды.Мәхбүс хәзрәт шул мизгелдә упкын төбенә очса да. барыбер иреннәре арасыннан бер сүз янгырап калды.
—Сукыр хания!
5
ичәнчедер көннән сон биш йөз «карлыгач*ны чыбыркылап куа куа Биләр читендәге уйсулыкка чыгарып бастырдылар Уйсулык төрле яктан курсыбай газиләре белән уратып атынган һәм шушында
Н
ук, икенче як ярда, зынҗырларга уратылган тагын өч мен кешелек яңа бер тоткыннар төркеме үзенә хөкем-җәза көтеп тора иде. Килеш- килбәтләренә күз ташлагач әлләни баш ватарлык җирлек тә калмады. Болар—болгарлар кулына әсирлеккә төшкән урыс ушкуйлары, Мәртүбә вилаятеннән кайтып өлгергән Гази-Морат гаскәре аларнын исерек нөгәрен Ага-Базар иңкүлегендә тар-мар иткән икән. Әсирлеккә эләккән өч меңнән артык ушкуйны шушы үзәнлеккә куып китергәннәр дә, хәзер инде аларны Сәлим хан, сәрдәр Гази-Морат, кала бәкләре Лачын Хисами, Гази- Бәрәҗ, Турай белән Уразай батырлар үзара бүлешергә тиеш икән. Бу кадәресе яңадан, уйсулык читендә Сәлим хан үзе пәйда булганнан сон гына ачыкланды.
Ул яраннары, вәзирләре белән яланга Шәрекъ капкасы аша килеп чыкты. Ияр астындагы алмачуар айгырның инде күптән дала, ирек күргәне юк иде, ахры. Күтәртмә күпер өстеннән дөңгердәп чыгуга ук яшь айгыр әле уңга-сулга ыргылып, әле алгы аякларын сикертеп уйнаклады. Сәлим хан, әлбәттә, ат күрмәгән кеше түгел иде. Алмачуар айгырына тузынырга ирек бирсә дә, ул иярдә коеп куйган сын шикелле селкенмичә дә утырды, йөзендә канәгать елмаю чаткылары гына балкып торды.
Хан өстенә алтын җепләр белән нәкышьләп чигелгән озын җилән кигән. Билендә ике уч белән дә каплап бетермәслек алтын аел куелган кин һәм затлы каеш. Баш түбәсенә мәрҗән ташлар, нәфис каурыйлар белән бизәлгән ап-ак чалма элгән. Төс-кыяфәтенә карагач шик-фәлән юк, ханның кәефе бүген күктәге йолдызны эләктергән кешенеке сыман күтәренке, дөньясы түгәрәк иде.
Башта ул газиләр чылбырыннан бер як читтә җыелып үзен көткән сәрдәрне, кала бәкләрен күз чалымына да китереп тормыйча әсир ушкуйлар төркеме янына юыртып үтте. Әле һаман да сикереп уйнаклаган айгырны тезгенен тартып баса төшкәч, әлләни озак сузмады, борнайланып тегеләргә дәште:
—Чит мәмләкәт авыл-калаларын таларга, җимерергә килгәнегез өчен сезне үлем җәзасы көтә. Билгеле, һичбер угрыгызның да күңелендә ошбу юнәлештә икеләнү юктыр. Шулай да әгәренки вәли таҗдар түбәнчелек илә шәфкатьлелек күрсәтеп үлем җәзасыннан азат итсә, киләчәктә аның тугры коллары булырга ризамы сез?
Сөенечләреннән дәрьядагы дулкыннар шикелле уйнаклый башлаган төркемдәге әсирләр берсен-берсе уздырып кычкырышты:
—Риза, риза, хания! Без, һичшиксез, риза!
Сәлим хан хәзер инде иярендә вәкарь сикергәләп гыйсъянчы «карлыгачлар» төркеме янына юнәлде. Милләттәшләренең каршына килеп баскач, байтак вакыт буе эндәшмәде. Беркадәр кысыла төшкән керфекләре арасыннан мәсхәрәле, каһкаһәле караш ташлый-ташлый һаман утта яндырды тегеләрне, һаман газаплады.
—Ә сез фетнәчеләргә гомер бүләк кылсам, сез минем хәерхаһлы- гымны кабул итәр идегез микән?—дип, ниһаять, каһкаһәле тавыш белән Сәлим хан телгә килде.
Йөзләре, тәннәре кара көйгән тоткыннар чылбырыннан Мөхәммәтгали берникадәр алга таба аерылып чыкты, һәммәсе өчен дә җавапны шул тотты.
—Әгәренки синең «олуг шәфкатьлелегеңне» кабул кылсак, без үземезне—гөнаһлы, ә сине шәриф зат, дип таныган булыр идек. Иллә дә мәгәр син—залим хан, ә без—гаделлек вә азатлык бәрабәренә яуга чыккан вә гади халык хәтерендә бакый гомер буена изге булып калачак керсез инсаннармыз. Корыч сынар, әмма бөгелмәстер. Юк, без синең мәкер белән тулы бүләгеңне кабул кыла алмыйбыз, залим таҗдар. Хан көенә калтырап яшәгәнче, кол хәлендә елмаеп шәһит китү күпкә хәерлерәк.
Сәлим ханның муены, янаклары борчак белән чүкегәндәй кызарып һәм тимгелләнеп чыкты, йөзеннән нур качты. Тагын бер-ике минут шул рәвешчә узса, мөгаен, Сәлим хан үзенең курсыбаена «карлыгачлар» өстенә
ташланырга, аларны изәргә-сытарга әмер биреп өлгергән булыр иде Ләкин менә шул арада хан янына Гази-Бәрәж белән элеккечә кап-кара жилән башлыкка төренгән Лачын Хисами килеп җитте һичнинди икеләнү- буйсыну белмәс утлы карашы белән текәлеп. Хисами сүз башлады
—Болгарларны урыс кенәзләре. ушкуйлар. шәрекъ яклап килеп карлукълар. аймыклар кырганы да инде хәттин ашкан Шуларга өстәлеп син. бөекләрнең бөеге булган вәли хан да, үз борадәрләреннен канын коймасан иде берүк?
Сәлим хан мона жавабында:
— Мин биш йөз гыйсъянчыга үлем җәзасы бирү хакында фәрман тараттым бит. Вәли хания фәрманы—анын анты да ләбаса ул. шуны аңлыйсынмы'—дисә лә. Лачын Хисами җавапны бик тиз уйлап тапты:
—Ә синен фәрманыңа каршы килгән бәгъзе инсан да юк бит әле. Әнә тегендә тезелешеп торган өч меннән артык ушкуйнын беренче биш йөзе синең өлешеңә тигән әсирләрдер. Алар—синен колларын, мин алар турында әйтмим Мәгәр шул ук өч мен эчендә мин хужа булачак янә биш йөз тоткын да бар бит әле Менә шуларны мин сина бүләк итәм Ул угры-гыйсъянчылар белән ни кыласын, анысы инде синен ихтыярын
Үзен мәнге тоттырмас һәм асыл күнелен һичкемгә дә ачмас өрәк сыман йөргән Лачын Хисамидан курку-шөлләү хисе Сәлим ханга әле унбер-унике ел элек үк сеңеп калган иде. Инде хәзер Хисами янәшәсенә таштай салкын йөзле Гази-Бәрәж лә килеп баскач, таж иясенен күнеленә тагын да зәһәррәк очкын кереп инде. Юк. иске чалгы йөзе сыман мен кат чарланган-игәүләнгән бу ике бәкнең сүзләрен инкарь игәргә, азарга битараф калырга һич ярамый иле. Ләкин таж иясе, ил башлыгы үзен юаш. күндәм холыклы, теләсә кем кубызына бии торган үшән мокыт итеп тә танытырга тиеш түгел. Әлеге бәкләрнең дә. шул ук гыйсъянчылар, уйсулыктагы ушкуйлар. аларны уратып баскан Газиләрнең дә—һәммәсенен өнен алырга, бөтен мәмләкәтне өркетергә кирәк'
Бер-ике минугтан сон Сәлим ханнан курсыбай башлыгы Атбасар тарафына ялгыз жайдак жилдәи очып узды Янә ике-өч минут үтүгә курсыбайдагы яллы кыпчаклардан, башкортлардан торган мендек ушкуйларнын биш йөз кешелек бер нөгәрен калганнарыннан аерып ала башлады һични аңышмаган биш йөз ушкуи чирәм дала ягына да чыгып өлгермәде, курсыбай җәлладлары бер көтү бәбкә-чебеш не буарга ташланган тилгән өере сыман бичара әсирләр өстенә ябырылды Ушкуйларнын кул-аяклары гына богауланып калмаган, алар әле унар-унар итеп бер- берсенә дә бәйләнгәннәр, качып китү яки каршылык күрсәтү турында уйлавы да мөмкин түгел иде Курсыбайныкылар аларны утын әрдәнәсе урынына изде, тураклады. Ялан өстендә зынҗырларга эләккән кылыч тавышлары һәм әсирләрнең өзгәләнеп, ачыргаланып кычкырган әжәл авазлары гына яңгырап торды
—Җәллад!
—Залим!
—Кассап!
Әлеге әҗәл туен күзәтеп торган Мөхәммәтгали беренче минутта ук балбал шикелле тораташтай калган, ә дала өстендә биш йөз ушкуйнын тавышы тынган чакта анын сагыздай кап-кара чәчләре бәс белән каплангандай чаларып чыккан иде.
Шул көнне үк кичен мөнадилар Сәлим ханның яңа фәрманын пайтәхет урамнары буйлап кычкыра-кычкыра игълан итеп йөрде
— Биш йөз гыйсъянчының һәммәсен дә чит мәмләкәт базарларында кол итеп сатарг а!
—Фетнә башлыгы Мөхәммәтгали хәзрәтне Алабуга урынындагы Шайтан каласына илтеп, манара диварларына зынҗырлап куярга1
Икенче көнне «Шайтан бугазы» зинданы каршындагы ачык мәйданга халык иртә ганда ук һәм күп булып җыелды Зиндан җәлладлары вакытны юри сузды, алар халыкның сабырлык җуеп таралуына өметләнә иле. күрәсен
Ләкин язгы кар суларын үз эченә тартып җыйган уйсулык шикелле зиндан мәйданы да халык белән торган саен ныграк тула барды.
Ниһаять, өйләдән сон авыр зынҗырларга уралган Мөхәммәтгалине иске генә бер олау үрәчәләре өстенә чыгарып утырттылар Олауны баштанаяк кораллы усал җайдаклар чылбыры уратып алды. Шул чылбыр аша булса да халык үз күңелендәге әрнү-газапларны әйтеп калырга ашыкты:
—Олуг кеше югалса, бөтен өй эче буп-буш кала бит ул. Без дә синсез ятим бала кеби интегермез, Гали...
—Шайтан каласына бикләп куйгач, Сәлим хан сине халык онытыр, дип хыяллана бугай. Ай-Һай! Иләк белән генә Айны һич тә каплап булмый. Иншалла, синен якты нурың зинданнарны да ерып чыгар әле ..
—Халык күтәргән кешене җиргә ташлау авыр ул. Безнен тәрәзәлә- ремезгә дә кояш карамый калмас...
Инде мәйданнан чыгып барган чакта Мөхәммәтгали үзен озатып калучыларга ныклы тавыш белән мөрәҗәгать итте:
—Бүгенгә тикле җиһанда мин барча илдәшләрем өчен Мөхәммәтгали атлы борадәр-дуст идем. Ә залим хан гадел көрәшем өчен тоткын кылып гайре «олылагач», Давыт бабам төсле мин дә үземә «Кол» лякабен алам. Киләчәктә мин һәммәгез өчен Кол-Гали атлы чордаш кына булырмын. Кол-Га-ли! Онытмагыз шуны.
Егерме беренче бәйләм
1
имучин кыят-нирунлыларнын унөч мен тирмәсен, көтү-көтү малын атаулы туганы Жәмуга нойон хуҗа булган далаларга илтеп җиткерде. Бу вакытта инде җиһанда кыш уртасы хөкем сөрә иде. Чирәмлек җирләрнен байтак өлешен каты боз элпәсе каплап киткәнгә күрә мал-туар йөртердәй уйсулык-иңкүлекләр мәйданы шактый кимесә дә. чатҗиратлар аларны киң күңеллелек, җылы кочак һәм якты йөз күрсәтеп каршы алды. Тирмәләр тезәрләй, мал-туар туплардай кышлау җирләрне дә шундук бүлеп бирделәр.
Ә Жәмуга белән Тимучин исә тагын бергә, бу юлы һичнинди яу- фәлән булмаган тыныч чакта килеп кушылуга аеруча канәгать, алар икесе тин үзләре кичергән шатлык-сөенечне яшерергә җыенмыйлар иде. Көндезләре әле ауга йөреп, әле кабиләләре турында кайгырту белән үтсә, кышкы кич һәм төннәр шәфәкъ вакытындагы күләгәдәй озын; атаулы туганнар аларны күбесенчә жылы гапьләшү яки төрледән-төрле бәхәс эчендә янып уздырдылар. Мондый әңгәмә-бәхәсләр торган саен ялкынлырак, кызурак төс ала башлады һәм кайчакларда, хәтта, җиңелчә чәкәләшүгә тикле үсеп җиткәләде.
—Барча магул кабиләләрен бер йодрык сыман төйнәп тупларга җыенабыз икән, ин элек, без гади халыкны—карачуны үз ягыбызга аударырга тиеш,—дип, Жәмуга нойон һәрчак түбән катламны яклый торган булды.—Кара магулнын ертык тирмәсеннән, агач арбасыннан, дүрт-биш елкы вә куйларыннан кала байлыгы юк аның. Шуна күрә алар хыянәтне белми, хуҗаларына карата тугры җанлы була. Әмер бирсә, ул хуҗасы өчен утка-суга керә Ә менә бәкләр, сәүдәгәрләр, байлык туплап алган һөнәр осталары, менбашлары—кыскасы, аксөякләр жил кайсы тарафка иссә, шунын унаена бөгелүне, яраклашуны гына белә. Алар, күбесенчә, фәкать көчле бәк йә нойон канаты астына сыену җаен эзли. Бу хуҗасын яңа көч килеп сыта икән, ул инде иртәгә үк тегесе ягына ава, аның аягына егыла. Аксөякләргә һичбер ышаныч юк, алар без таянырдай нигез була алмый.
—Юк инде, Жәмуга чәчән, бик нык ялгышасын,—дип, Тимучин ана кабат-кабат каршы төшеп килде.—Атны йөгән илә идарә итәләр, камчы илә куалыйлар булыр. Көтүләрне кирәк якка борыр өчен бер чабан да
Т
житә. Бүреләр, жәйрәннәр. елкыларның көтүләрен дә мәнге-мәнге сынар ата бүре, сынар тәкә яки сынар айгыр гына башлык булып йөри, калганнары исә бердәм буйсыналар. Инде хәтер бөтенләе белән капма-каршы яктан килеп күз атыйк Чабан булган бәндә хәлдән тая йә булмаса чирләп егыла икән, көтүдәге маллар шундук таралып бетә дә. барс-бүреләргә ризык була. Ата бүрене яисә баш тәкәне ук очына алсан, калганнары шундук куркып кача Инде анлыйсын булыр, бөтен нәрсә идарәдән тора Бәс шулай икән, магулларны бергә җыйнаган чакта да ин яхшысы—дилбегә- йөгәннәр. ягъни бәк вә нойоннар белән эш итү. Аксөякләрне үз ягына түндерәсең икән, карачу ул. бичара, сукыр көчек сыман ана ияреп килә, хуҗасыннан калмый
Жәмуга чигенү белми.
— Бүреләр, елкы-жәйрәннәр дөньясындагы хәлләр бөтенләй икенче ул. бу хакта бәхәсләшмим. Мәгәр карачу—томана сарык түгел Ул үзе теләгән, үзе сайлаган хакимгә буйсынырга тиеш. Шуңа күрә мин бит хан вә хакимнәрне сайлап кую яклы. Карачуга аны көч илә буйсындырган, изгән-сыткан явыз хаким түгел, ә осталыгына, абруена карап үзе сайлаган хан күпкә кадерлерәк. Менә шул сәбәпле карачуларга булачак хан сайлау, магул халкының киләчәк язмышын хәл итү чорында бәк вә нойоннар. менбашлары вә башка аксөякләр белән бер үк дәрәҗәдә хокук бирү кирәк Камчы гына күрсәтеп, йә гел өркетеп торсан, бер генә чаптарга да ит вә жегәр иңми. Атны һәрвакытта солы, арпа ашатып ипкә-сапка китерәләр Ә аннары мин әле ханнарны гына түгел, бәлки бәк вә нойоннарны да сайлап кую яклы Кабиләләр өстеннән идарә итүне бер кан булган өчен генә атадан—улга, улдан оныкка күчереп бару Тәнре үзе кушкан, дөрес гамәлмени’’ Ә бәлки, кабиләләрдә синнән-миннән дә сәләтлерәк, остарак. елгыррак юлбашчылар бардыр9
—һе. кызык кеше син. Жәмуга борадәр,—дип. андый сүзләрдән сон Тимучин һәрвакытта ярсу әтәч сыман кабынуын белде —Менә, минем атай бөртекләп чүпли-чүпли үзенен кул астына кырык меңгә якын тирмә җыйган иде. Нәрсә, тотсын да. көннәрдән-беркөнне ул гомер буе өйгән тырышлык- хәзинәсен алабутадан әремне дә аера белмәгән карачуга бүләк итсенмени9 Өстәвенә, шушы тиклем көчне туплау өчен бармакка-бармак та сугып карамаган карачу мондый бүләкнен кадерен белә, анын асылын бәяли димени9 Ул карачу. мокыт, андый бүләкне иртәгә үк суга салачак, таратып бетерәчәк бит Юк инде. Жәмуга борадәр Ул ханнар тәхете дә элгәрерәк елларда Көрән Бүредән—Бүреҗигәнгә. Кабул бабамыздан Котул хакимгә юкка гына күчеп килмәгәндер Бер кан, бер нәсел дәвамы булганга күрә алар хакимлекнең кадерен дә белгән, үзләренен яулары, батырлыклары белән магул ыруын да дан-шөһрәткә күмгән Безгә менә шул Кабул-Котул оныкларының берсен хан тәхетенә кайтарырга кирәк Монда инде томана карачуның бер кысылышы да юк. Ул. мина калса, тик кабилә бәкләре, нойоннар вә баһадирлар эше. .
Моның ише бетмәс-төкәнмәс бәхәс-дәгьвәләрнен. барыбер, кайчан да булса бер очы табылырга, чишелергә тиеш иде инде Ә ул атаулы ике туган өчен һич тә көтелмәгәндә килеп чыкты
Кыят, нирун кабиләләре арасында Тимучиннын ерак бабалары булган Байшоңклр сунарчы. Томавыл мәргән. Бәртән баһадир. Кабул ханны әллә никадәрле хәтираләр белән искә алу, шуларга бәйле рәвештә үзләренен бүгенге хакимнәренә мәдхия уку кебек чәй-мәжлесләр инде күптән гамыр җәйгән иде Менбашлары. сәүдәгәр, һөнәрчеләр Тимучин тирмәсенә ашка җыеламы, әллә аларны башка бер аксөяк үз учагы янына чакырамы— әнгәмә-җырулар гел бер тирәдәрәк әйләнә торган булды Элек магул халкынын батыр вә шөһрәтле хакимнәре булган. Хәзер дә халык арасында юлбашчы табылырга һәм ул барча магул кабиләләрен бер ояга берләштерергә тиеш Азар бүген Тимучнннан да кыюрак вә лаеклырак баһадирны белми Фәкать Тимучиннын тәкъдиренә генә магул халкын бергә туплау бурычы язган һәм ул гына юлбашчы булырга кулай, лаек батыр
Әйе, Котул хан вафатыннан соң юлбашчысыз калганнан бирле, утыз ел буена, ин ярлы карачу да магулларнын бер гаилә булып яшәгән чорын сагынып сыкрана, бүген кабиләләрнең үзара яу йөреп бер-берен кырганы өчен йөрәге белән әрни һәм ул инде далада янгыр тамчысына сусаган гөл кебек яңа хаким, яңа әйдәүче табылуын көтеп тилмерә, яна, газаплана иде. Ә кыят-нирунлылар, әлбәттә инде, кичен ятса да, иртән торса да, хыялларында яна хаким итеп үзләренең бәген—Тимучинны күрде. Нәкъ менә шуңадыр аларның барча мәдхия-жырулары газиз бәк колагына таба юнәлтелгән һәм бу хәл Тимучинда горурлык, ышаныч, тәвәккәллек хисләрен арттыра иде.
Жәмуга Тимучин тирәсенә кунак булып килгән бер мәжлестә соңгы араларда баһадирның якын ярдәмчесенә әверелгән Мохали-менбашы әңгәмә тезгәнен үз кулына алды һәм кыятларга тансык җайга-көйгә салды.
—Менә, без соңгы яудагы олуг җиңүдән сон Жәмуга нойон илә Тимучин баһадир тантана иткән үзәнлектә утырамыз. Магулларнын актык хакиме—Котул хан да кырык-илле ел элек үзе яулаган җиңүләр хөрмәтенә әнә теге зирек, артыш агачлары ышыгында байтак туй үткәргән. Мәгәр утыз еллар элек кара татар ыруы изеп киткән дә. магулларнын бердәмлеге- куәте әрдәнәләр өеме сыман җимерелгән шул. Әмма Мәнгелек Күк Тәңре үзе өчен газиз булган магул халкын барыбер ташламаган. Ул җиһанга безнең кабиләләремезне кабат үз туграсы янына тупларлык, халкын данга күмә- күмә олуг хан булырлык, дошманнарын изеп таркатырдай батыр бүләк иткән. Ул—Тимучин. Тик ул гына магул ыруына хан булырга хаклы. Мин, Мәнгелек Күк Тәнре белән гомер бакый бәйләнештә яши. анын сүзләреннән чыкмый торган Мохали-менбашы, Тимучин баһадирның тәкъдирен-киләчәген менә шулай күрәм. Әйдә, хан тәхетенә мен дә, җиһанга хуҗа бул. шаады Тимучин батыр...
Кыят-нирунлылар өчен үтә тансык, сары майдай күңелгә ятышлы булса да, чатжиратларны һәм аеруча аларнын бәген кимсетә, гарьләндерә торган чәнечкеле сүзләр иде бу. Шуна күрә аларны тынлап бетерүгә үк Жәмуга бәк урыныннан капылт сикереп торды Ишекне бусагасы-төбе белән куптарырдай йолкып тышка томырылды. Артыннан Тимучин чыгып җиткән чакта Жәмуга инде ияргә атланып ята, йөзе-кыяфәте исә иске табак сыман изелгән һәм төссезләнгән иде.
—Сине монда хан итеп үк билгеләгәннәр икән, ә мин белмәдем дә,—дип тезеп китте ул, тешләрен усал шыгырдатып —Бездәй фәкыйрьләргә олуг хан белән бер тирмәдә, алай гына да түгел, хәтта бер далада утыру килешмәстер. Шуңа күрә мин карачуларым белән ошбу Балакош үзәнлеген бүген үк ташлап китәм.
Тимучин аны тынычландырырга тырышып караса да, Жәмуга биреш-мәде. Ә артыш куаклары эченә кереп югалыр алдыннан, артына борылып, соңгы сүзен ыргытты:
—Тирмәләреңне җый да, ычкын. Сиңа шулай хәерлерәк булыр.
2
ул ук елнын җәендә Тимучин әле тагын, чин министры Чен-Сян үтенече буенча шәрекъ ягына барып, андагы солонг кабиләләрен1 дә пыр туздырыл, әллә ничаклы ганимәт һәм коллар җыеп кайтты. Бөркет сыман һаман-һаман ныграк канат җилпеп, югарыга күтәрелә барган баһадирның даны магул далалары буйлап торган саен тизрәк җәелә иде. Көз кергәндә Тимучин туграсы тирәли тезелеп баскан тирмәләрнең саны инде егерме меңгә җитте. Башка бәкләр канаты астында бу кадәрле көч юк, Тимучин хәзер магул кабиләләре арасында ин куәтле һәм ин хәтәр арысланга әверелгән иде.
«Адәм баласының бәхет капусы бер ачылса, аның кулына алган туфрагы
'Солонг кабиләләре—хәзерге кореялылар
Ш
да алтын була»,—дигән сүзләр хактыр инде. Жиһанда янә әбиләр чуагы канат ярган гына иде, үзенен барча яраннарын, шулар белән бергә азамат яугирләр буларак дан алган урут һәм мангыт кабиләсендәге менәрләгән җайдакларны да ияртеп Балдак-Дала үзәнлегенә Алтын бәк килеп керде. Үзен дә кимсетмәде, артык сүз дә куертып тормады ул. Килүенен сәбәбен кыска гына итеп анлатып бирде
— Юлда адашкан сәйях далада унлап учак күрсә дә. шуларнын яктырагы, көчлерәге янына бара бит ул Чөнки якты учакнын казаны да, гадәттә, олырак вә калҗалырак була. Нә үкенеч, магул даласында бүген син элдергән уттан да яктырак вә көчлерәк кенә түгел, хәтта, үз янына ымсындыра алырлык та бүтән учак юк шул.
«Син үзеңнең бертуган энеләрен—Кучад вә Сачә бәкләр белән ниндидер майлы калҗаны бүлешә алмагансың Йә булмаса татар, найман, мәркет тарафыннан берәр нинди хәтәр сизгәнсен дә. туганнарыңны ташлап качкансын ич»,—дип, Тимучиннын ярсып-мәсхәрәләп кычкырасы килде, әмма түзде. Чөнки Алтын бәк—магулларнын сонгы хакиме Котул ханнын улы, ә мондый көрәштәшнен үзенә никадәрле абруй китерәчәген һәм нинди куәтле терәк булачагын Тимучин, әлбәттә, яхшы аңлый иде. Ул мәрҗән-якут нурлы бәхет кошын эләктерүгә тин мондый унайлы форсатны фәкать үз файдасына җигәргә исәпләде һәм тирмәсенә бертуган энеләре Билгүгай белән Хасар-мәргән не ашыгыч чакыртып алды. Тимучиннын йөзе кырыс һәм тәвәккәл иде
—Кылган сыман анда-монда сибелгән магул кабиләләрен бер учмага җыяр вакыт килеп житте. Бүген далада Ясүгәйнекеләрдән дә куәтле вә дәһшәтлерәк бүтән кабилә юк.—Тимучин инде шактый шомарган нотыкчы иде, сукмактагы сикәлтәләрне оста сикереп үтте. Ә тавышы тамак төбеннән үк зынлап, вәкарь чыкты.—Тимерне кызу чагында сугып калу кирәк. Менә шул сәбәпле мин сезнен икегезне атайнын энеләре, безнен гамужә агайлар Дәритай, Тайчу вә Канун бәкләр тарафына озатырга булдым Кичекмәстән юлга чыгыгыз да, заманында безне, ятимнәрне, ташлап качкан ул сатлыклар каршында бил бөкмичә, горур сөйләшегез. Балдак-Далага кайтып баш исәләр, мин аларны кичерергә әзер. Иллә мәгәр тез чүкмиләр икән, үзләренә үпкәләсеннәр. Гамужә агайларга шуны аңлатыгыз. Ахырда үкенерлек вә егьларлык булмасыннар
Билгүтай белән Хасар унбиш-егерме көн эчендә кире әйләнеп кайтты Кыяфәтләре үк шат һәм кояшлы иде
—Гамужә бәкләрнең өчесе дә сина итагать кыла, гафу үтенә, абый Беренче кар төшкәнче үк алар барча-барча күремнәре илә синен канатына кайтып сыеначак.
Тимучин-хаким энеләренә шундук яна фәрман җиткерде
—Сезгә ял итәргә туры килми инде, борадәрләр. Ятып торган дөянен авызына үлән үзе кермәс. Мин сезне хәзер Котул ханнын угыллары Кучар белән Сачә бәкләр хозурына юллыйм Үзегез белән биш мен жайдак алыгыз Борнай бәкләр бүген көчнең кем ягында икәнлеген тоярлык вә камыш сабагыдай сынарлык та булсын Мәгәр боларга безнен асыл максатымызны ачып салмагыз Менә. Дәритай. Тайчу. Канун вә Тимучин бәкләр барча кабилә башлыкларын корылтайга дәшә, алар аңла Алтын бәкне магул ыруының яңа хакиме итеп куярга җыеналар бугай, дигән булыгыз. Тегеләрнен астына су йөгерсен, икесе тин йокысыз калсын Мәгәр азарга иснәнү вә төрле якка чапкын юллау өчен бик күп көннәр бирү ярамастыр Шуңа күрә корылтай беренче кар төшүгә үк җыела, диегез, һәр икесе юлда узыша-узыша килеп җитәрлек булсын
Тимучин әле үткән кышта гына үзенен атаулы борадәре булып саналган, әмма язын инде аны җәйләвеннән куган Жәмуга бәк янына да чапкыннар җибәреп карады Ләкин илче-сәйях бәгырьгә шырпы сыман кадалырдай җавап алып кайтты.
—Тимучин үзен бөтен магул ыруын сөзәрдәй үгез кеби күреп юкка хыяллана Ул—ran-гади бер мүкләк. Мәңгелек Күк Тәңре ана мөгез бирмәгән
Магул бәкләре вә нойоннары арасында анын эчәгеләрен сөзеп агызырдай Жәмуга бар әле. Вакыт җиткәч менә шул Жәмуга карачулар сайлап куйган бөек хан булачак, магулларның бөтен кабиләсе фәкать ана гына буйсыначак...
Тимучинга тешләрен шыгырдатып түзәргә һәм көтәргә генә калды.
3
еренче кар ятуга Балдак-Дала үзәнлеге меңәрләгән-меңәрләгән тирмә белән тулды. Онон елгасы ярлары буйлап нигездә алты кабилә- кыят, нирун, урут, җүржән, мангыт, исут күремнәре тезелеп баскан иде Ни гаҗәп. Тимучин чакыруы буенча җыелган бәкләрнен дә саны алты килеп чыкты. Дәритай, Тайчу. Канун бәкләр Ясүгәйнекеләр булып саналса, каршы як—Котул ханныкылар да өч һәм ул Алтын, Кучар, Сачә бәкләрнең корылтайда нинди мөгез китереп чыгарасын күзаллау ифрат авыр иде. Тимучин мондый халәтне көянтәле үлчәү белән чагыштырды һәм аны үзенең файдасына аудару өчен кулай гер булырдай яңа кунакларга өметләнде. Үзәнлек өстенә инде кар да байтак ятты, ләкин тайҗут. чатҗират, уранхай кабиләләреннән бәкләр, эре сәүдәгәрләр генә түгел, һич югы менбашлар, һөнәр осталары булса да килеп өстәлмәде.
Алдан килешенгән көнне Балдак-Дала янындагы Бүрехан тавы итәгенә алты кабиләнең дә күрем башлыклары, базар тотучылар, һөнәрчеләр, сәрдәрләр. йөзбашлар. кам-шаманнар—кыскасы, барча аксөяк катлам вәкилләре тезелешеп утырды. Учак-казаннар тирәли җәелгән түгәрәкнең бер ягында Дәритай, Тайчу. Канун, ә капма-каршы якта Котул ханның уллары урын алды. Билгүтай, Хасар, Сүбүдәй, Жәбә, Бавырчы. Жәлмә, Мохали, Жучи. Чагатай һәм башка абруй ияләре—һәммәсе дә монда, фәкать йорт хуҗасы үзе, Тимучин баһадир гына һаман күренми иде. Ул бөтенләй дә көтелмәгән яктан—Бүрехан тавы өстеннән Мәңгелек Күк Тәңренең үзе тарафыннан фатиха алып төшүче серле-олуг пәйгамбәр кыяфәтендә пәйда булды. Тимучин кулларына тугыз койрыклы өр-яна әләм тоткан, магулларның андыйны бөтенләй күргәне юк, җитмәсә баһадир үзе дә ак-караны күз чалымына да китереп карамыйча, вәкарь адымнар белән, түгәрәк тирәли тезелешкән кунаклар өстенә атлап килә иде. Кунаклар арасындагы сәүдәгәрләр, йөзбашлар, әлбәттә, урыннарыннан кубып Тимучин өчен юл ачарга мәҗбүр булды. Калган аксөякләр исә аю биетүне күзәткән сыман сәер әләм тарафына текәлде.
Ин очына, түбәсенә, бер учма ат кылы тагылган, үзе тугыз чук- койрыктан хасил ап-ак әләм иде бу. Әләм уртасына канатларын зәһәр җилпеп очкан шоңкар сурәте төшерелгән, ул тырнакларына нәни бер кош аскан Ә шоңкарның карашы-кыяфәте исә сурәттәге килеш тә очкын, аяусызлык. дәһшәт бөркеп тора.
Тимучин шушы сәер әләмне түгәрәк мәйданның үзәгенә китереп кадады да. берникадәр вакыт буе тилмерткәннән сон гына, кабилә вәкилләренә мөрәҗәгать итте:
—И. сез, магул халкының тугры яугирләре! Сез бөек атамыз—Котул хан вафатыннан сон утыз ел буена тилгәннәрдән өркеп сибелешкән чебеш өере кеби төрле якка чәчелеп яшәденез. Явыз татар, мәркет, ангыт ырулары шул дәвердә сезне һаман саен карчыга кеби чукып, талап торды. Утыз ел эчендә нинди генә мәсхәрә вә җиңелү кичермәденез. Инде, менә, магул кабиләләре дә яраларын өннәрендә килеш ялап тернәкләнгән үҗәт бүре балалары кеби савыгып, көрәеп килә. Сез магул кабиләләренең киләчәктә дә таралып вә япа-ялгыз көе хәят кыла алмасын, ниһаять, анладыңыз. Иске бишмәт төсле таланган-өзгәләнгән кабиләләрне бер йодрыкка, бер ояга туплау нияте белән заманында Бүреҗигән, Томавыл мәргән, Байшонкар бабаларыныз тирмә тоткан ошбу магул бишеге, магул учагы янына җыелды* ныз. Магул халкы бүген янә бөек Кабул хан, азамат Котул хан кеби юлбашчылар пәйда булуын көтә. Җиһанда бал кортлары, бүреләр, елкылар да ана корттан, ата бүредән, баш айгырдан аеры яшәмидер. Безгә дә магул
Б
ыруы өчен бөек ата. якты маяк, гаярь яклаучы булырдай олуг ханымызны сайлап куярга вакыт Ошбу ният белән мин һәммәнезне корылтайга дәштем Шаять, инде ятим балалар булып таралмамыз...
Шушы сүзләрдән сон Тимучин түгәрәк читенә юнәлде, үзенен агалары Дәритай, Тайчу, Канун бәкләр янәшәсендә урын алды. Бүрехан тау итәгенә тынлык, хәтта, беркадәр шом инде. Үз-үзенә сүз-ук янгыры җыярга теләк белдергән нотыкчылар әлегә күренмәде
Ниһаять, түгәрәк уртасына магул ыруының байт камы, заманында әле Котул ханнын үзе белән бергә сәгадәт кылган Муенлык би чыкты. Биленә, муенына, түшенә юлбарыс, аю. кабан, бүре, чуртан кебек ерткыч җәнлек- балыкларнын тешләрен тезеп каеш-муенсалар аскан, янакларына. ияге, мангаеиа сары, зәнгәр. кара төстәге әллә нинди сурәтләр сызгалап бетергән бу ап-ак чәчле кам үзенен килеш-килбәте белән үк сискәндерә һәм һәркемне мондагы иңкүлекне онытып. Тәнрегә якынаерга мәҗбүр итә иде Уртада янган учак тирәли сәер хәрәкәтләр ясап әйләнсә дә, ул һичнәрсәне әфсенләп маташмады, шулай да түгәрәкне бик тиз иярләп алды
— Мин бүген төнлә Мәңгелек Күк Тәнре сараена иңеп, анда Бүреҗигән атамыздан алып Бәртән баһадирга тикле хәят сөргән алыс-алыс бабаларымызны күрдем. «Бүген магул ыруын җитәкләргә кем лаеклы?»— дигән углы сөаль биргәч, алар озын бауга тигездән-тигез тугыз боҗра злде дә, шулар хозурына төбәп ук очырды. Яшендәй чатырдап вә ялтырап очкан ошбу укларның барчасы да бер җепкә тезелгән кеби әүвәл Котул хан боҗрасын әйләнеп узды, ә ахырда исә Ясүгәй оясына бөтерелеп төште. Шанлы бабаларымыз сызган якты сукмак изге вә ачыктыр. Бабаларымыз безгә олуг ханны Ясүгәй баһадирның угыллары арасыннан күтәрергә боера
— Юк. олуг кам. чаптарын типкәләгән җайдак кеби куалама әле.— дип шуачагында янә Тимучин сүз алды.—Бабаларымыз очырган ул яшендәй уклар әүвәл Котул хан тирмәсенә төбәп юл алган бит Менә, хәзер без бирегә туплаган алты кабилә исеменнән Котул ханның уртанчы угылы Кучар бәктән сорыйк Син кырык-илле ел элгәре бөтен магул халкын бер казан хозурында, бер түбә астында туплап тоткан шанлы хан угылыдыр Ата-бабаларымызның изге йоласы буенча тәхет сина тиеш. Әйдә, аган калдырган тезгенне кулларына ал да. магул хал кынын олуг ханы бул син.
Тимучин тарафыннан ясалган мондый гайре сәер тәкъдим Котул ханныкыларга аяз көнне яшьнәгән яшен сыман тәэсир итте бугай. Алар өч туган арасыннан кемне хан итеп күтәрү мөмкинлеген күз чалымына да китереп карамаган, бу хакта бөтенләй һичбер төрле фикер алышмаган иде Кучар бәк исемен генә атап, өчесенең тиң итәгенә утлы күмер ташлагач, Котул ханныкылар куырылып, исәнгерәп калды Бер ата уллары булсалар да, болар арасыннан шушы мизгелдә үк зәһәр елан үткән, Ә Тимучин моны алдан ук чамалаган, тойган иде шул инде
Өч бертуган арасыннан ин беренче булып Алтын бәк анга килде. Ләкин анын ярым пышылдап тезгән сүзләре магул аксөякләре тарафына түгел, ә үзенен энекәшләре колагына юнәлтелгән иле
—Ошбу мәлдә ханлыкка йөз тоту безнен өчен көпә-көндез йолдыз- ай күрү кеби үк гайре ят хыялдыр Малай-шалай булмыйк, куәт Тимучин ягында Монда җыелган күрем башлыкларынын күпчелеге Тимучиннын исемен яклаячак Без буралкы ат кеби каршы торсак. Тимучин катилләр яллап булса да барча киртәләрне барыбер сындырачак Безгә хәзер Тимучинны яклау күпкә отышлырак. Без ана киртә булырдай көндәш атамасак. ул бүген хан тәхетенә инәр Мәгәр мондый җинү өчен кемгә бурычлы булуын онытачак түгел Соңра аны ятьмә эченә алып, үз кубызымы зга биетергә дә була
—Дөрес, дөрес,—дип энеләре аны хуплады да. Котул ханныкылар исеменнән хәзер Кучар бәк сүз катты
— Муенлык кам бәян иткән күрәзәдә һичбер хата юктыр Шанлы бабаларымыз укларын Ясүгәй тирмәсенә төбәп очырган, алар безгә Тимучин бәкне олуг хан итеп сайлап куярга кушкан Без бабаларымыз фәрманыннан
читкә тайпылмыймыз вә Тимучинны ханлыкка күтәрүне хуплыймыз. Әйдә. Тимучин бәк. олуг ханымыз бул да. магул ыруын яна яуларга, җиңүләргә иярт Синең бихисап дошманнарына каршы орышларда без ин алда булырмыз...
—Бөтен ыру. барча халык өчен олуг хан итеп күтәрелгән һәрбер хаким үзенә яңа исем, яна ләкаб сайларга тиешледер,—дип. абыйсының сүзләренә Сачә бәк кушылды.—Син үзенә нинди ләкаб алырга булдың. Тимучин бәк?
Тимучин вакыйгалар агышын бу кадәр үк тиз. тау елгасы кебек житез, шаулы булыр, дип уйламаган иде. күрәсен. Ул бермәлгә. хәтта, югалып та калды Урыныннан кубып, түгәрәк уртасындагы серле әләм янәшәсенә чыгып баскач кына, ниһаять, ул авызын ачты.
—Моннан ары мин үземә «Чынгыз* атын алам, ә ошбу әләм минем яу юлдашым, изге сүлдә булыр.
—Чынгыз—ул бабаларымыз телендәге «куәтле», «жинелмәс», «каһарман», дигән мәгънәдәге сүздер. Тимучин баһадирга мондый ләкаб үтә тач киләдер, бик кулай, бик хуп,—дип әүвәл Муенлык кам мөһер суккан иде, шуның артыннан ук инде бөтен кыят, нирун, мангыт кабиләләренең барча вәкилләре дәррәү эләктереп алды:
—Чыңгыз хан! Чынгыз-хан! Чыңгызхан!..
Яна хакимне әүвәл кыят-нирунлылар гына кулларында чөйсә, соңыннан алты кабиләнең дә ин абруйлы башлыклары, шуларга өстәп алты бәк тә ап-ак дөя йоныннан сугып ясалган киез келәм өстенә күтәрде. Ата- бабаларның бөтен йоласына туры китереп, бәк һәм юлбашчылар аны келәм өстенә күтәргән көенчә, түгәрәк уртасында янган дәү учак тирәли тугыз тапкыр әйләндереп үтте. Аннары хакимне, анадан-тума калдырып, ап-ак дөяләрдән савылган жып-жылы, чип-чиста сөт белән янә тугыз мәртәбә башыннан аягына тикле коендырдылар. Өс-башына алтын-көмеш жепләр белән нәкышьләп чигелгән затлы жилән, чит-читенә мәржән асылташлар тезелгән төлке бүрек киеп алгач кына, яна хаким үзенен яран-колчураларына мөрәжәгать итте:
—И, сез. магул кабиләләре чәчелмәсен, таралмасын өчен көч вә мәдәт түккән дусларым, иптәшләрем! Менә без дә бүген янә бердәм вә чигенү белмәс халыкка әверелдек. Инде киләчәктә дә барча дошманнарымыз өстеннән жинү генә кылып, бүтән халыклар янәшәсендә үземезгә лаек вә тиеш булган урынны алсак иде. Һәммәнез тарафыннан сайлап куелган уртак хан буларак, мин сезне фәкать җиңү вә ганимәт вәгъдә иткән яу һәм орышларга гына алып барырмын. Дошман кулыннан алынган гүзәл кәнизәкләрнең, мал-туарнын, байлык-нигьмәтнең дә барчасы уртак булыр, мин беренезне дә нахакка рәнҗетмәмен. Мин ата-бабаларымыз хәят- мәгыйшәт кылган ошбу оя-бишекләрнең берсен туздырмамын, алар нигезләгән сукмак вә йолалардан читкә тайпылмамын. И, сез. Бүреҗигән атамызнын азамат угыллары! Магул халкы үр артыннан үрләр, биектән- биек тау-кыялар яулый-яулый, күрше ырулар өстенә лачын-шонкар булып күтәрелсә иде!..
Балдак-Дала үзәнлегендә шул кичтә үк ким дигәндә бер ай буена сузылачак тантана, туй башланды. Үзәнлекне әледән-әле уянып хәбәр биргән вулканныкы сыман күкрәү авазлары тетрәндереп, сискәндереп торды:
—Чыңгызхан! Чынгызхан!
Беренче китап тәмам