Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАРГА ДА БӘЙРӘМ КИЛМИ КАЛМАС


Һәркемнең бар...
Һәркемнең бар үз мәсләге, гаме,— Кемгә кирәк акча, кемгә—дан. Мин матурлык эзлән йорим әле Ямьсезләнеп беткән дөньядан...
Шулай яратылганмын
Шулай яратылганмын—мин Үтә каты бәгырьле.
Уала җанга бәрелеп Дошманнарым җәбере.
Шулай яратылганмын—мин Үтә йомшак бәгырьле.
Җанны парә-парә телә Дусларымның җәбере.
Соңлаганбыз
Үзебездән артта ка.нанбыз: Бик-бик соңлап колак салганбыз Бабайларның әйткән сүзенә: «Барсаң гына алга, гел алга. Барып җитеп була үзеңә*.

Телем өчен...
Телем өчен,— телем-телем телеп,—
Бәгыремне утка яктылар.
Тел сатканнар.
акча чутларга дип. Йөгерешеп килде яктыга.
Шагыйрьнеке иде
Урман акланында яшь шагыйрьнең Йөрәгенә төзәп аттылар.
Күмеп тормадылар. Погонлылар Дәртле бер җыр җырлап кайттылар. Ул дәртле җыр шагыйрьнеке иде...
Татар яңгыры
Күк чалт аяз иде моңа кадәр. Килә болыт—көттек күпмеләр... Дымлы җилләр китерделәр хәбәр: Мичкәсендә суы күп. диләр.
Рәхмәт яусын! Яңгыр дулап яуды. Чиләкләрдән койган шикелле.
Ә иртәсен көйгән җиргә аудык: Яңгырыбыз булган... селтеле.
Уяу саклыйлар
Тарихыбыз упкын төпләрендә. Ә упкыннар шундый тирәннәр. Саклый аны, үтә уяу саклый Инде күптән үлгән тираннар.
Ялвару
Башкортостан Арыслан авылы.
Ялварамын: ашыкмачы, зинһар...
Бер-бер артлы, әнә, тезелгән Күпме эшләр. Гафу сорыйсым бар: Бик еш үпкәләдем көзгегә.
Бар әле, бар ыштыр битлеләрнең Ыштырларын утка атасым.
Туган телне саткан мөртәтләрнең— Сатлыкларның сатыйм атасын!
Бар әле, бар безне бүлгәләгән Калын диварларны ватасым. Ничә гасыр төзәтүне көтә Бабайларның олы хатасы.
Оныкларны тапмасыннар эзләп, Иблисләрне кирәк бәйләргә. Татарга да бәйрәм килми калмас, Шигырь язасым бар бәйрәмгә.
Ялварамын: ашыкмачы, әҗәл!