Логотип Казан Утлары
Шигърият

СҮЗЛӘРЕБЕЗ


Кичер, Аллам!
Татарчалап сөйлим,
и бер Ходам, син бит татарча да беләсең. Инде сизгәнсеңдер Кешелеккә Син җибәргән акыл кермәсен... Фикер сикереше булды аз-маз, ачык җирләр ...бераз капланды. Зур өметең генә акланмады, ботын чабып шайтан шатланды. Күкне бүлә кеше, сугыш-суеш, комың җитми җирдә комсылга. Ил өстенә илләр ут ыргыта, җәһәннәмең булып Җир кыла. Хәтер җуеп бара бу Кешелек. Адәм белән Хәүва оныгы.иан. Эттән туган кебек бериш нәсел, бериш нәсел—
әйтик, дуңгыздан. Пәйгамбәрләр—
алдан сизгәннәрдер, качканнардыр шуңа биредән. Оят бер эш кебек миңа бүген хәтта шигырь язып йөрү дә... Ике тиен бирсәң—дин алалар, оч тиенгә аны саталар.
Бер-ике сүз әйтим хрысча да: Җирдә хаким хәзер Сатана. Кеше чыкмын пока колларыңнан, тавык сыман алар, баш—әтәч! Авызын төясенме—акыл белән сүз дә колак аша кермәгәч?!
... Үзең генә аңлап,
кичер, Аллам, мин пышылдап сорыйм. Син ишет: —Каты башкаена Кешелекнең «уйыйк мәллә тагын бер тишек?!*
1999.
Кай тарафтан, кем нәселе бу җаннар?
Нәҗес чукыр карга булып сандугач— ни кылырсың, тәкъдиреңдә шул булгач? Кушып тәкъдир, мин дә аз-маз эчкән чак, «тарих мең дә тугыз йөз»не кичкән чак.
... Олы юлда минем арттан җиттеләр, янәшәмнән шап-шын атлап киттеләр. Калмыйлар да калдырмыйлар мине дә, туган диләр, юлдаш диләр, дус диләр. Кай тарафтан, кем нәселе бу җаннар? Тукайны да белмиләр, чукынганнар! Минем эчкә сызылып кына шик үтә, ни әйтсәң дә башта затлы түбәтәй. Костюм яңа, акча да бар кесәдә, таласалар, әгәр «чишен» дисәләр? Уйга килгән—килде бермәл алдыма, болар минем түбәтәйне алдылар. Сатып аны, эчтеләр—исерделәр, үземә дә бер йөз грамм бирделәр. Туган диләр, юлдаш диләр, сал моны! Аннан, диләр, салырсың костюмыңны?! Олы юлда бик кыен шул ялгызга, мондый мәлдә иман булмый явызда. Күзләрендә уйный минем киләчәк, чишендерә болар—чишендерәчәк. Мөртәтләргә җиңел генә бирелмәм, салдырырлар костюм белән тиремне! Сөяксез дә йөрәксез калдырырлар— әмма болар кулы җитмәс рухым бар! Исән-имин рухым әйтер берчакны: —Йә, егетләр, өзик исәп-хисапны!
Ишеткән бар. ил малы илдә калмас, кайтарырлар—ир малы ирдә калмас: гаҗәпләнеп ул көнне тарих күрер, минем рухым боларны чишендерер.
1997.
Гариза
Күп тыңладым акыллылар сүзен, авызларын гына үбәсе!
Яшим хәзер хатынымны тыңлап, күптән кирәк булган, күрәсең.
Бу нәтиҗәм—алтмышымны узгач, изге Тукай туган бу айда...
... Язам хәзер, хатын әйтеп тора, мин гариза язам Ходайга. Бер Ходаем!
Бар кылдың ла үзең, һәммәбезне Үзең карыйсың: кара инде ошбу гаризамны, өч үтенеч анда—барысы. Беренчедән.
сәнгать нисбәтеннән, тәмам ашты татар биеккә: һәркем—яза,
ясый.
уйный.
җырлый, ну күрсәттек инде биеп тә! һәроеребез Тукай бүләгенә— зур исемгә лаек, валлаһи. Бу исемне тагарга дип уйлыйм бар татарга—уптым илаһи.
Искәрт. Ходай, түрәләргә моны, берәм-берәм безне ваклыйлар. ... Икенчедән, сәясәткә күчеп. Сиңа тагын мотлак серем бар. Ирек балы—кайный бит Казанда, шактый усал булды күәсе.
Киртлә. Аллам. Мәскәү колагына: мөстәкыйльлек бирә күрмәсен!
Шуны бирсә—халкым бүләк яулап һәм кәнәфи бүлеп... үләчәк.
Ярый Мәскәү пока моны белми, әгәр белсә—тиз үк бирәчәк. Өлгерәчәк тиз үк арабызда мәркәзебез башын кыючы
... Хөр мәмләкәт— истәлек ул безгә: узганнардан туфрак бер учлык.
Бүгенебез—сәнгатебез кебек!
Тик әз генә йөрәк ачына: Казан бакчалары—эт бәдрәфе, язын шулар кардан арчыла.
Этлеләргә салым салырлар да баетырлар әле казнаны... һәм өченче—соңгы үтенечем, сабыр-сабыр. хатын!
Язамын!
Үзем хәзер җәннәтеңне котәм. бер аягым гарше катында.
Бир исәнлек. Ходай, кызларыма, татарларым вә урысларыма.
вә глауный— минем хатынга?
Ялгызлар моңы
Ак кар асларында ялгыз куян, җилләр җиргә түшәп кар сырган. Ялгызларга гына юлдаш моң бу, ялгыз тавыш кирәк бу җырга: язган безгә ялгыз булырга.
Без җилләргә ялгыз кермәс идек, туры килде ялгыз калырга. Ялгыз тавыш кирәк әй бу җырга, ялгыз тавыш кирәк бу җырга: язган безгә ялгыз булырга.
Ялгызларга гына юлдаш моң бу, ялгыз тавыш җитә бу җырга: безгә язган җирнең өстендә дә, астында да ялгыз булырга... ... Язган безгә ялгыз булырга.
1994.
Тыныч төн
Тыныч төн бу. җәйге төн бу авылда, кое тора урам уты алдында.
Җанга ничек тынгы килсен ди хәзер, җанга ничек тынгы килсен ди хәзер?! Үсеп җиткән ак күлмәкле кыз бала чылдыр-чылдыр су ала.
Йөрәгемдә тау ватарлык көчем бар, таңда торып юл чыгасы эшем бар. Ялгыз китү җиңел түгел бит инде, ялгыз китү җиңел түгел бит инде. Үсеп җиткән ак күлмәкле кыз бала чылдыр-чылдыр су ала.
Тыныч төн бу. җәйге төн бу авылда, болай соңлап ник инде су алырга? Алган суы күңел утын сүндермәс, дәрьялар да күңел утын сүндермәс! Ак күлмәкле, кара кашлы кыз бала чылдыр-чылдыр су ала.
1972.
Елмай әле
Ниләр булды үзеңә, ике кара күзеңә? Мә кулъяулык, сөрт яшеңне, сөйлә серең үземә.
Матурым, гел генәм, елмай әле бер генә?
Йөзен түгәрәк кенә, үзең күбәләк кенә. Керик әле бакчаларга, йөрик бергәләп кенә.
Матурым, гөл генәм. елмай әле бер генә?
Гөл биреп юатыйммы, биримме сабырлыгым? Буйларына туры килми уйларын авырлыгы.
Матурым, гөл генәм, елмай әле бер генә?
Акыллым, гөл генәм. елмай инде бер генә?
1992.
Гөл күзләре мөлдерәмә
Фасил Әхичэтпкә
Уйнадың да—тулды моңнар, тулды күңелләремә. Күңелемне күмде гөлләр... Нур иңде гөлләремә!
Гөл күзләре мөлдерәмә, ник чылана таң нуры? Әллә кояшлы кайгым бу, әллә шатлык яңгыры?
Көйләреңне каян алдың, нинди тылсым беләсең?
Сандугачлар мәктәбендә укыдыңмы әллә син?
Гөл күзләре мөлдерәмә, ник чылана таң нуры? Әллә кояшлы кай|ым бу. әллә шатлык яңгыры?
Моңнарыңда җиргә кайта җирдән киткән әнкәем. Ак чыбылдык эчләрендә алмалы бишеккәем...
Гөл күзләре мөлдерәмә, ник чылана таң нуры? Әллә кояшлы кайгым бу. әллә шатлык яңгыры?
Алмалык
Сиңа дигән сүзләрем күп иде, һаман шуны сөйли алмадым. Таңнарым да, кичләрем дә шуңа бигрәк моңсу килә алланып.
Безнең сүзләр, сөйләшмичә калган безнең сүзләр— сыгылыплар төшкән алмалык.
Бар иде шул икәү сөйләшәсе, син үзең дә аны аңладың.
Чиксез галәм сыйган бу заманга без янәшә сыя алмадык.
Безнең сүзләр, сөйләшмичә калган безнең сүзләр— сыгылыплар төшкән алмалык.
Сөйләшәсе һаман алда сыман, алдады бит тормыш, алдады. Бер сөйләшеп—йөз аңлашыр идек, без сөйләшер вакыт калмады.
Сүзләребез, сөйләшмичә сүнгән сүзләребез— сыгылыплар төшкән алмалык...
1995.