Логотип Казан Утлары
Эссе

МИН СЕЗНЕҢ АРАДА ЯШӘДЕМ


Фәндә вакытны секундлар, минутлар. сәгатьләр, тәүлекләр һәм ахыр килеп... гасырлар белән үлчиләр. Кеше гомере дә еллар хисабы белән санала Мин моңа ышанмыйм да. моның белән ризалашмыйм да Чөнки кыз-кыркын, ханымнар гына түгел, ничә яшь дип сораганны таякка таянган бабаң да яратмас Яшен искә төшерсәң, үпкәләмәсә дә, артыңнан күңеле сынанын калыр Кеше гомере узган елзары белән түгел, күргән-белгәне, кичергән кайгы - шатлыклары, күңелен биләгән уй-хисләре бедаи үлчәнергә тиештер ул
Дөньясын, галәм киңлекләрен дә чакрымнарга салып исәплиләр. Ә кеше дөньясын, күңел киңлекләрен нинди берәмлекләрдә үлчисе? Заманасының кая барганын белер өчен дә әллә нинди югары уку йортлары бетерергә, очсыз- кырыйсыз статистик саннарга чумып, аларны санар өчен компьютер зарны җәфалап торырга кирәкми Олеге тизлек, юнәлешне күрсәтүче җиһазлар уйлап табылмаган әле Инде чамалыйсың килсә. урамга чыгып яшыюр белән аралаш, балаларыңның нәрсә сөйзәшкәнен. аларны нәрсә кызыксындырганызз тыңла. Ә алар, күптәннән синең белән минем кебек уйламыйлар инде Мин әле ионы начар да. яхшы да димим. Бу өлкәдә дә һәркемнең уз үлчәве, уз эше Тик шулай да юкка янып, хиссез-төссез узган яшь гомерләре барыбер жәл һәрберебезнең күңелендә еш кына, кеше ни өчен яши дигән, төгәз җавап бирә алмаслык мәңге зек сораулар туа Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр ззлим. Үзең соң ни өчен яшисең ник килдең дә дөньясына, ни калдырып, кая китеп барышың ?
Хәер, бу сорауны үзеңә дә. читләргә дә бирү килешмәс Беркеи дә үзе теләп килми, кайчан киләсең дә. китәсен дә белми Ә менә дөньясына ни калдырдың дигән сорауны кеше алдына еш куярга була әле. Татар әйтеме бу урында ул үстер, йорт төзе, агач утырт дип искәртер Тик бүгенге кат.заузы дөньясында тынычланыр өчен болары гына җитәрме ? Агачын утыртып, йортын төзеп бирүче дәүләт, тудырган улыңны да тартызз азып, тамырсыз ка здырып. дөньяга ник килгәнеңне дә. кем икәнлегеңне дә оныттырмасмы ’ Менә монысы чынга ашарга мөмкин, шуңа куркып, көрәшергә тырышып кычкыруым да әле бу.
Без авылда тудык. Татар авылы тормыш авырлыгыннан сыгылып төшсә дә, тамырларының исән вакыты әле. Кыр капкалары аумаган, мәчетләрнең манаралары киселеп, азан тавышы яңгырамаса да, күңеленнән иман нуры юкка чыкмаган чак. Яз җитсә уен җирләрендә учак яна, тирә-якка гармун моны таратып, түгәрәктә кызлары әйләнә. Авыл тирәсендәге әрәмәлекләр каз көтүе һәм аларны саклаучы бала-чага белән тулган. Татар авылы әле егылып эчми. Кибет тирәсен саклаган өч-дүрт авыл агаеның да нормасы көненә илле-йөз граммнан артмый. Авылда әле ирсез бала да тапмыйлар, тыкрык саен кияүдән кайтучылар да юк. Егет-җилән дә өйләнмичә кырыкка җитми. Үзара ызгыш-талашлар да күп түгел. Кыскасы, авыл яхшы күрә, аек акылдан уйлый, юк-бар сүз- чүпне дә читкә чыгарып түкми әле.
Шулай да татар авылы өстендә заман болытлары куерган, татарның соңгы терәге булган авылны ничек төртеп аударасы, таркатып, юкка чыгарасы инде билгеле. Без генә бу турыда әле белмибез. Әмма мәсьәлә Мәскәүдә уйланылган инде. Татар язмышын хәл иткән кәгазьләргә кул куелган, алар бары Суслов кабинетында фәрман биргәнне генә көтеп яталар Һөҗүм берничә юнәлештә алып барылырга тиеш. Талап, ачыктырып, утсыз-газсыз калдырып, туңдырып та бетереп булмаган татар авылын шәһәргә авыштырып сыегайтырга, мәктәпләрне тирә-яктагы урыс авылларында гына калдырып, укуны урыс теленә күчерергә һәм эчертергә кирәк. Эчертергә, исертергә һәм юк итәргә. Себер халыкларында сыналган адым бу юлы да үз нәтиҗәсен бирми калмас. Барысын да төгәл үтәрләр. Дөрес, эчертер өчен бары авыл саен кибетләре, гастроном-рестораннары гына төзелмәс. Аларын төзегәч анда шикәр-писугын да, конфет-прәнниген дә кайтартырга туры киләчәк бит. Кибете булгач эш урыны да була, халыкка акчасын да түләргә кирәк. Ничек эчертә башларга килгәндә, милли тамырына балта чапкан халыкның башка чарасы калмас инде. Анысына гына башлары җитәр, үзләре җаен табар.
Без авылда үстек. Татар тамырының соңгысына балта белән кизәнгән вакыт, безнен балачакка туры килде. Яланаяклы, әле утын агачыннан аз гына калкурак булсак та, бозау арканлау, каз көтүләр, куяннарга үлән эзләп кеше бакчаларын урау, ерак чишмәдән бөгелә-сыгыла су ташулар барысы да безнең өстә иде. Татарларның кыска буйлы, кин күкрәкле булуын, тамырдан нык чыгуларын галимнәрнең антропологик тән төзелеше, яки борынгы ата-бабаларының ат өстендә йөрүләре белән генә анлаткан фәнни фәлсәфәләре дөрес түгел ул. Балачактан авыр күтәреп, эшләп үскәнгә дә буйсыз калдык без. Шуна күрә тәнебез дә нык, көчебез дә бар. Баш күтәреп шул турыда уйланырга вакытыбыз гына юк. Татарнын акылы да шул сәбәпле төштән сон анын. Әзрәк уйланып шәһәргә таючылары булды булуын. Тик рәхәт тормыш талканнардырмы, монысын әйтүе кыен. Татар булып яшәү кайда җинел соң?
Гел эш дигәч тә, уйнамадык та түгел, җаен тапкаладык анысы. Кояш чыгып аз гына кыздыра башлауга, казларны көтүләре белән су буена куып төшерәбез дә, кичәдән ком тутырып калдырган тишек галушларны эзләп табабыз. Безнен хыялда алар шунда ук комбайн- тракторларга< машиналарга әйләнә. Трактор, машиналар белән уйнау, арба тартып үскәннән ул. Трамвай-троллейбусларны, очкычларны күреп, шулар белән җенләнеп, гәҗит-журналларны актарып, китаплар арасында кайнашып үссәк, без башка белемгә, уеннарга тартылмас идекмени? Бабайлар тартып үскән бу уфалланы без дә гомер буе тартып йөрмәбез бит. Без башка юлдан китәчәкбез... Уенның тәме казлар тавышыннан бүленә. Күршедә генә яшәп тә тыныша алмаган ата казлар белән ни эшләргә инде? Күрше малайлары белән сугышмыйча, матур гына уйный идек бит әле...
Суда рәхәтләнеп ята алмасагыз, әнә лапаста ятыгыз, һәркем үз казын бүлеп алып, өйгә юнәлә. Тамак ачканлыгы искә төшә. Кибеткә ипи кайтыр вакыт җиткән. Күңелдә бер курку, бүген дә иписез
калмабызмы? Ипи алып кайту, әни кушып калдырган эшнен ин зурысы. ин авыры.
Алтмышынчы еллар азагы Авыл халкының. арыш-бодаен үзе иксә дә. ипи пешерерлек оны юк. Кибетендә дә. районында да юк. Юк дип бар ул. сатуда юк Фәрман бер. он килеш бер грамм да сатасы түгел Колхозный он тарта торган тегермәне бар. анысына да рөхсәт юк. Менә шундый баш җитмәслек катлаулы мәсьәлә. Дөрес, кибеткә кеше башына ике йөз граммнан ипи кайта кайтуын. Анысы да ярты авылга җитми Әллә авылда яшәүче халыкнын санын белмиләр, әллә башкасы Әле булганын да иртүк чират алып, көне буе саклыйсы. Ипи чиратында күрше-күршене. туган-туганны белми. Сугыш вакыты да түгел югыйсә Ник болай җәфаланганнарына, дөресрәге җәфалауларына беркемнең дә жавабы юк. Бәлкем булыр иде. сора\ бирүчесе юк Кыюларын утызынчы елларда ук жыеп алып бетергәннәр Котылып калганнары-телсез. Жавап бар. ул Мәскәүлә. теге Суслов кабинетындагы папкада Әнә. күрше Шомбыт марҗаларына җан рәхәте. Аларнын үз пекарнялары. Ак ипи генә пешерәләр. Башка авылларга ипи сату тыела. Ә үзләренә күпме аласылары килә. Безнең күрше әби шуна күрә алар турында сөйләгәндә берсеннән-берсе сары, берсеннән-берсе юан марҗалар дип сүз кыстыра Ак ипи белән салы ашаганга гына икән ул Аларны кара ипи дә ашап туймаган кара-чутырлы ябык татар апаннары белән чагыштырып булмый инде. Без. әйтерсен лә. башка илдә яшибез
Кибет тирәсендә көндәгечә сабан туендагыдай халык. Ипи әле кайтып кына килә, халык инде бер аягын җиргә терәгән килеш һөҗүмгә әзер Без малайлар беләбез, иртән әниләр алып куйган чират белән безгә барыбер ипи җитмәячәк. Кемнен әбисе бар. ул малайларга жинелрәк әле Менә ипине сата башладылар. Әле генә дөнья, бер-берсенен хәл- әхвәл, туганлыкларын барлашып утырган халыкнын аны таралды. Хәзер инде әби-бабасын. бар нәселен мактасаң да сине беркем дә ишетмәячәк. Ярты авылга сузылган чират катлана-катлана тарая бара Без беләбез, тиздән ул бөгелеп килеп, ипи алып кайткан атны әйләндереп алачак Аннан инде чират дигән нәрсәнең эзе дә калмый. Ат та сизенеп як- ягына башын айкап пырхылдый Бер ыргылыш Инде без. ипи сатучы Мисбах абыйның артында. Хәзер ин зур бәхет Мисбах абыйнын очраклы борылганда, жае килеп, нәкъ синен акчанны алгач киләчәк. Кара брезент астындагы ипиләр күзгә күренеп кими. Шулчак кайсыдыр чаярагы атның корсагына очлы әйбер белән төртеп куя Авыртудан алга ыргылган ат ипи чиратын артта калдырып ике-өч метрлап алга уза. Без. арба алдында тезләнгән бериш малай. Мисбах абыйны аркасыннан кочып кына арба астында калу куркынычыннан котылабыз. Чират кабат бутала. Алдагылар артта, артгагылар алда хәзер Без дә Мисбах абыйны яннан урыйбыз. Менә ул бәхет! Акча Мисбах абый кулында Ах' Ул-бу була күреп, дөньясы гына бетмәсә иде. Тагын бер мизгелдән җылы ипи инде минем кулда. Тиз арада арба астына сикерәм дә кемнәрнеңдер аяк. бот араларыннан иреккә, урам якка атылып чыгам Мин беләм. әни әле генә колхоз эшеннән төшке ашка кайткан Бу җылы йомшак ипине күрсә, дөньясында аннан ла бәхетле кеше булмаячак Табынга, ипи янына мин бөтен чоланны актарып та таба алмаган тагын әллә ниләр чыгачак әле Әйттем бит мин сезгә кеше гомере еллар белән исәпләнми дип Әни белән минем бу шатлыклы мизгелләрне күпме фәнни елларга чагыштырып үлчәп булыр иде икән'’ Бу чорлардан угыз еллар вакыт узгач та каткан ипидән, әнә шул вакыттагы ипинен җылысын тоям әле мин Нигә ул суынмаган? Кая монда фән. нигә эшләми ул физика законнары?!
Күршеләр Ачарны сайлап алмыйлар. Ызгышырга сәбәпләре бихисап булса ла. алар авыл җирендә начар да булмыйлар. Күршеләр дигәндә минем күнелгә беренче булып, авыл машина-тракторсыз булмаса да. һәрчак үз кул көче белән генә яшәгән мәрхүм Хәпиз абый килә Аннан
сон балаларга сүз белән генә түгел үз гомерендә бер генә тапкыр шаярып бармак та янамаган Зыятдин абый.
Без үскәндә утыз-кырык яшьләрдәге бу агайлар, дөньяның бар авырлыгын үз җилкәләрендә тартучы ир-атлар иде. Бүгенге көндә инде үзебез шул яшьтә. Ә аларнын исән калганнары—таякка таянган мәчет картлары.
Элек күршеләр бер-берсенә кич утырырга иөрешәләр иде Хатын- кыз бияләй, шәл бәйли. Ирләр җеп аера, базар оегы сүтә. Бала-чага, киресенчә, кемнәрнең өендә аулак-шунда чаба. Уйнаган уеннары да качышлы, яисә күз бәйләш кебекләре. Бар дөнья хәбәрләре, авыл гайбәтләре шунда тарала. Хәзер генә ул һәркем үз өендә бикләнеп, карашын телевизорга текәгән. Бер-берсе белән урамга чыкканда гына күрешәләр. Заманасы башка шул. Бүген исә, көндәлектә генә түгел, туйларда да савыт-саба, чынаяк-чокыр кебек әйберләрне сорап керәсе дә, йомышка йөгертерлек бала-чагасы да юк.
Без үскәндә халык күпкә бердәм, бер-берсенен ярдәменә мохтаж иде. Үзебез дә шул калыптан чыктык исә. Тик безнен буында бу тойгылар аз инде. Очрашулар да сабан туйларына, яисә башка очраклыкка бәйле. Анысында да авыз ерып, шатланышып исәнләшәбез, яшь чакларны искә төшергәндә, бала чактагы кебек ихлас булабыз да. бүгенгесен искә төшереп барлаганда, арада ниндидер күзгә күренмәгән пәрдә туа. Элек барыбыз да бер үлчәүдә идек. Хәзер тормыш-язмышлар, яшәү шартлары төрлечә. Әмма озак, иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт тими Йә хатын чакыра, йә балалар чабудан тарта дигәндәй. Дөньясы начар бит., үзебез шундый булганга. Саубуллашып китәргә ашыгабыз. Жан күршеләр белән әле кабат тагын кайчан күрешедер?
Әбиләр. Без үскәндә алар сиксән-туксанга җиткәч тә чабып йөреп, көтмәгәндә генә мәңгелек йортка китеп баралар иде. Көне буе эшләгәннән сон йөреп, кичләрен капка төбендә дисбе тартып, дини китаплар укучы, ак яулыклы бу әбиләрне без мәнгегә югалтуыбызны аңламый да калдык. Ярата идек без аларны. Кулларыннан өлешкә тигән шикәр-конфетлар, йөзем, өрек җимешләре, аларнын төшләре дә, өч-биш тиенлек бакыр акчалары да. безгә күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Бисмиллаларын әйтеп, йомшак куллары һаман да баш түбәләребезне сыйпый кебек. Еллар узып, без үсә төшкән саен, инде башкалар әби булгач, карашлар үзгәрде. Болары башка, революциядән сон туып, совет хакимияте күрсәткәннәрнең ачысын да, төчесен дә татып үсүчеләр. Гореф-гадәтләр югалган, әхлак тапталган вакыт. Бу әбиләрнең таяклары сыртка күп төшеп. Аллаһ исеменнән каргышлары да еш яуды безгә. Әниләр биргән хәерне дә кертергә курка идек. Үзебез дә шук, шуклыгыбыз да зыянны күп салгандыр, күрәмсең. Шулай да заманасының ин авыр чагында, татар авылының рухын саклап, шул таянып йөргән таяклары аша да безне денгә кертеп, тәрбия, җан җылысы биреп киткән бу әби-бабайларга һәрчак хәер- догада без. Без үскәндәге әбиләр бала-чаганы яратып, киләчәккә өмет багласалар, бүгенгеләре, киресенчә, куркып, инде болар үсеп җиткәч нәрсә күрсәтер дип өметсезләнә.
Бүгенге көндә авылдагы ак әбиләрнең аклыгы, күбесенчә башларындагы ак яулыкларында гына. Сынмаган, сыгылмаган, аклык-сафлыкларын саклаучылар бик сирәк. Инде алар җылысыннан да мәхрүм калсан. ни эшләрсең син. татар авылы?!
Авылдашлар. Аларнын тамырларын барлый башласаң, бары да биш- алты буын арасында туганлашып бетәрләр. Бу берлекнең чишмә башы, унтугызынчы гасыр уртасында Тәтеш өязенен Иске Сала авылыннан тирә-якта бүленмичә калган кысан бушлыкка килеп төпләнүчеләргә тоташыр Атамасы да шуңа бәйле (Околоток) Яна Сала. Безнен бабайлар бу якларда килгән халык. Авылның үзенчәлеге зиратында да саклана. Бүгенге көнгәчә андагы каберләр имән казыклардагы тамгалар белән чуарланган. Тирә-яктагы дистәләрчә башка авылларда мондый йоланы
тапмассын Араларында биш төрлесе еш очрый. Килгән унбер гаиләмен төпләнеп калган бишесенеке алар. Тау ягыннан күченеп килүчеләр- кыпчаклар Аларнын антропологиясе, тамгалары да кыпчакларга хас Татар язмышы кайда да бер инде ул. Физик кыерсытылу, кимсетелүләр генә җитмәгән, күңеленә дә кагылалар Берәүләр аларнын килү сәбәбен урман, җир җитмәү сәбәбе белән анлатса, икенчеләре көчләп чукындыру сәясәте белән бәйлиләр. Ни сәбәптән булса да гуып-үсеп. ата-бабанны җирләгән нигездән тамырларын белән кубарылып китүе жинел булмагандыр. Өстәвенә кырыс еллар, беркемне дә, беркайда да көтеп тормый Яна урында да бары да тыныч түгел. Бер яктан Тәтеш хәерчеләре” дип үземнеке кимсетсә, икенче яктан шул ук Шомбыт урыслары бимазалый
Безнен бик борынгы бабаларыбыз-дала халкы Бер фасылдан икенчесенә алышынып торган табигать, үзләре уйлап тапкан арба тәгәрмәчләре генә түгел, авыр язмышлар да бөек дала буйлап куып йөрткән аларны Инде кабат үзебездә дә шул язмыш. Бүгенге көндә авььтда туып, үз дөньясын ачкан халыкның анда чиреге генә булса да торамы икән? Язмышлар гына түгел, үткәндәге ялгышлар, татарга хас булган таркаулык та дулкын кебек бәрә-бәрә куа безне.
Элекке Тәтеш өязендәге Иске Сала турында шул чорнын тарихи язмалары гына искәртә. Инде киләчәктә янасынын язмышы ничек язылыр?
Туганнар. Аларнын арасында төрлесе була: туганы да. чәчкәне дә Туганнарын барлап, яратып чәчелгәннәре өчен борчылып, җан атып яшәп яту әле. Кызганыч, югалтулар да зур шул.
Тирә-яктагы татар авыллары, җиләк җыйсалар да, шәл бәйләсәләр дә сатыр өчен Чистам базарына чабалар. Чулман буендагы Кызыл Яр кичүенә урман аша, унбиш чакрым юл Күрше-күләннәр арасында юлдаш табылмаса, әнигә ияреп, шәһәргә бару бәхете кабат мина төшә Безнен анда урнашып торырга, кирәк булса кунып калырга туганнар да бар Килүгә, әни кыз туганын ияртеп югары базарга менеп кигә Ә анын ике-өч яшькә кечерәк малаена күз-колак булу минем өстә Тик бер уңайсызлыгы бар: ул юньләп татарча, мин урысча белмим Аңлаша алмыйбыз. Шунлыктан уен да ялганмый. Шәһәр баласы һавалырак шул чарасыз калган Радик ике куллап күземә ком чәчә Кунак булу тыйнаклыгы тәэсир иткәндерме, әллә гомеремдә беренче күргән уенчык машинамы, уйнавымны дәвам итәм. Бераздан Радик га миңа кушыла
Базарчыларның юлы унган. Озак га узмый, өйлән әйберләрен күтәреп апасы белән әни чыга. Китәр мизгелләр якыная. Азрак дуслаша төшкән Радик белән ни әйтергә белмичә бер-беребезгә карашып торабыз. Якын кешесен югалткандай, безнең арттан урам беткәнчегә чаклы: Китмә малайка, китмә малайка".-дип җылап чабачак әле ул.
Безнен авылда гомер дә Радик атлы малай булмады Татарча белмәүчеләр генә түгел, телсезләре дә тумады Ч истай да күп тапкырлар булсам да. миндә зур тәэсирләр калдырган Радикны башка очратмадым Алар шәһәрнең икенче ягына күчеп киткәннәр иде
Тарих белән кызыксынып. Чистайдан биш чакрым ераклыктагы болгар шәһәре Жүкәтауда күп еллар тикшеренү эшләреңдә катнашырга туры килде Элек юкка гаҗәпләнгәнмен, үз зелен белмәүче Радиклар белән Чистай тулы икән Аларнын берсе минем туганым. Язмышына ниләр язылган булды икән синен, малайка Жан тартмаса да кан тарга бит. . Кабат очрашырга иде. бәлкем бу юлы анлаша да алырбыз.
Дин. Авыл белән бергә барлыкка килеп, беренче тапкыр 1X71 елда искә алынган мәчетнең 1934 елда манарасы җимертелә. Без белгәндә клуб иде ул. Тау астындагы мәдрәсәсенең дә урын-нигезләре беленеп тора Авылнын беренче мәктәбе дә шунда ачылган. Олы кешеләр үдтәренен кечкенә чакта анда латинча укулары турында сөйлиләр Каршы яктагы бушлыкны да хәзергәчә мулла йорты урыны тип ишетеп беләбез Б\ авыл хәтере.
Авыл картлары, мәчетне тартып алсалар да. төшенкелеккә бирелми. Бу чорлардан дистәләрчә ел узуга да карамастан, жомга намазына безнең күрше әби йортына жыелалар иде. Ураза, корбан гаетләре дә алар оештыруында уза. Кичтән үк колхозный берәр буш амбары яисә бәрәнге саклау урыны җыештырылып куела. Жомга намазларыннан аерым буларак монда авылның бар ирләре дә җыелыр Мәктәптән калып, әтиләргә ияреп гаеткә бару безнен өчен дә зур бәйрәм. Кичтән үк сөйләшеп куябыз да. иртән бер-беребезне барлыйбыз. Бергә булгач күңеллерәк, әрләүләре дә куркытмый Амбар почмагында бала-чага сыярлык урын кала ла ул. Бердәм булып барыбыз да бер кыйблага багабыз. Кешелектә төрле булган авыл ирләре дә. бер тәндәй булып, сәҗдәгә китә... Хәтер почмагында бер уй да пәйдә була.-өйдә әнинең бәйрәм коймагы да пешкәндер инде.
Без намазга басып, белгәннәрне укып йөрмәсәк тә. бөтенләй бисмилласыз да түгел идек. Жомга вакытын белеп, шул арада үзебез дә шау-шулы уеннардан тыелып үстек. Өйдә олылар ураза тотып, намазга басып көн күрде. Шуңа да кечкенәдән күңелгә сеңеп калган монлы азан тавышы яңгыраганда бүген дә күңелләрне уйнатып, күзләрне яшьләтә. Без динле төбәктә, әмма дини тәрбиясезлектә үстек. Әнинең китапларындагы серле язмаларны карап, аның пышылдап укыган догаларын сәгатьләр буе тынларга риза. Бала күңеле кин бит ул. Бит саен үзгәргән тамгаларның мәгънәсен сорап, икенче көнне үк ачкан берен әйтеп бирә алырлык өйрәнгән идем. Әмма тагын да ныграк кызыксына башлагач, әни борчылып.-‘‘Улым. боларны белүнең сезгә кирәге чыкмас инде"- дип китабын алып, яшереп куйды. Ул үзе укымышлы муллалар нәселеннән. Күптән түгел генә вафат булган апасы да Казакьстандагы Гурьев шәһәренең остабикәсе иде. Бәлкем үз туганнарына төшкән каһәрле язмыштан йолып каласы килгәндер. Әнинен бу кырыслыгы, бала күнеленә каршы төшү сере, бүгенгәчә анлый алмаган иң катлаулы табышмагым минем.
Һәр авылның үз чикләре була. Алар табигать яисә кеше тарафыннан билгеләнә. Авылыбызның як-ягында ике җенле нарат бар Күпме куркыныч, шомлы хәлләр, күренешләр сөйләнелгән алар турында. Күрәм- сен. шуңа да авыл арасындагы җенле нарат яныннан узганда, үзеннән- үзе балачак халәтенә төшелеп. ихтыярсыздан. иреннәр белгән догаларны пышылдый. Әби-бабайлар чорыннан ук калып, инде картаеп беткән жен. кабат яшь кыз булып, муеннарга сарылыр, яисә ак сакаллы карт булып каршыга килеп басар төсле.
Авылга алып кайтучы юлдан узганда гаскәриләрнеке кебек, баш үзеннән-үзе уңга борыла. Күзләрдә кызыксыну катыш курку. Ә анда, ике елга арасында үскән җил-давылларга, бөтен табигатькә ялгызы каршы торып, кырыкка бөтерелгән нарат агачы. Нинди генә булсаң да рәхмәтле- мен мин сиңа, үзең каршы алган һәр юлчыңны уйландырасын син. Синең аркада без әле дә әби-бабаларыбыз кичергән хисләрне татыйбыз.
Шулай да күңелдә булган бер борчылу да бар. Юк. сиңа каршы берәү дә балтасын күтәрмәс. Тик шул ук рухта безнен балаларыбызга да тәрбия кыларга гомерең җитәрме синең? Сорауны бирәм дә уйга калам. Авыл тирәсендә бүгенге балалар куркырлык нинди генә жен-шайтаннары калды икән?
Кыек тау. Ике тау арасындагы үзәнлеккә сыенган авылны ачы Себер җилләреннән саклаучы ул. Ә безнең өчен әлегә бар дөньясында да аннан биек тау юк. Чөнки анда барган да юк. аннан биеген күргән дә юк. Күпме генә агач башларына менеп карасак та. әлегә һавада йөзүче болытларның чиге һаман шунда өзелә. Дөнья зурлыгы тирә-яктагы күршеләр, кибет белән йорт аралыгында гына әле. Авыл чикләре кыр капкалары белән тәмамлана. Күз күременең бер ягы караңгы урман булса, калганнары-иксез-чиксез басулар.
Кечкенә чак гомернең иң гөнаһсыз, ин рәхәт, тыныч чаклары икән. Татар авылынын гасырлар буе бер тел. бер иманда кайнаган заманы.
Дөньясы әле бозылмаган: сугыш, кан коюлар да ишетелми Чөнки әле авылда радиосы, телевизоры да юк. Ин курыкканыбыз-бер Ходай. Аннан авылнын кыр пләвәе белән пожарный Сонгыларыннан курыксак та тоттырган юк әлегә. Менә армиядән генә кайтыйк әле. үзегез беренче килеп күрешерсез..
Әмма үсәсе, дөньяны танып, газиз халкын иннәренә төшкән ачы язмышларны күреп беләсе, бу авырлыкларны да үз сыртында гомер буе йөртәсе алда әле. Әлегә басу читеннән сон башланган дөнья безне әллә урта, әллә таш гасырда калдырып, каядыр чаба гына. Башкалар инде галәм кораблары, ис-акылны алырлык акылга ия компьютерлар ясап яталар. Без генә бу турыда әлегә берни дә белмибез. Безнен өчен тагын да зуррак югалтулар китерәчәк вакыт та алда әле
Гореф-гадәтләр Әйткәнемчә, без әле авыл халкынын азмы-күпме татар калыбыннан чыкмаган заманнарда үстек. Яз җитеп. калкулыкларда җирләр чыгуга аларда кичкә чаклы бала-чаганын чыр-чуы тынмый иде Ут ягу. язгы ташуларда утлы көймәләр җибәрү эшләре, әитерсен лә. безгә йөкләтелгән. Сугыш уеннары да яз җиткәч башлана, һәр малайда төелгән җиз торбага бөгелгән кадак белән суктыручы шартлаткыч пугач- мылтык Олыракларда анын тагын да дәһшәтлесе. Анысы катырак шартлый, шуна күрә куркынычырак та Бу мылтыкны кесәгә тыгып йөрү дә егетлек Яз көне пожарник яисә олырак мужикларның малай- шалайларны тентеп, кесәсеннән мылтык эзләве гадәти хәл Безнен авторитет күтәрелә генә, әйтерсен лә гестапо үзе тикшерә. Безме сон инде алар табырлык итеп кенә яшерүчеләр? Бу уен. шартлауларның югары ноктасы беренче, тугызынчы майларга туры килеп, кинәт кенә бетә иде. Беренче май бигрәк тә көтелгән бәйрәм Дөнья эшчеләренең үз хакларын даулауда әлегә эшебез юк безнен Әмма Беренче май гасырлардан-гасырларга. мәҗүсилек чорыннан ук дәвам иткән олылар өчен-сабан туе. без бала-чагаларга йомырка жыю бәйрәме Ел буена көтеп алынган бу көндә бары да елнын уңышлы килүен теләп бала- чаганын күңелен күрергә тырыша. Бүләге буялган йомырка-жан яралуның серле бер йомгагы Кичтән йомырка буяп куймаучылар авыл саен берничә генә булыр Алары да алдан ук акланып, кунакка барасыбыз бар иде дип күбесенчә өендә бикләнеп ятучылар. Укытучы халкы кисәтүле булып, бу бәйрәмнән искелек калдыгы күрсә дә читтә кала алмый Үз балалары да әти-әнисенен укытучы булганына гаепле түгел бит инде. Бары да безнен арага кереп буталалар Ә безгә, укырга да кермәгәннәргә. бары да тигез, күңелгә курку да кереп сеңмәгән әле
Йомырка бәйрәме-балалар өчен язның ин беренче бәйрәме Безнең чордан тагын да элегрәк анын үзенчәлекле башка йолаларын да үтәгәннәр Көне дә апрель ахыры, май башлары арасында язның кайчан, ничек килүенә бәйле булган Кырга чыгарга бер-ике көн кала уза ул сабан туйлары. Бәйрәм ат белән авыл буйлап йөреп, әрәпә әйтүдән башлана һәр авылнын үз такмаклары: "Бүген әрәпә иртәгә сабан туе. абыстайлар, тәтәйләр бирер безгә күкәйләр" Тирә-якгагы тагар авылларында соңрак була торган җыеннан үзгә, бары бер көнне генә уза ул. Ялгышып кабат керелсә дә борып чыгару юк Әниләр тегеп биргән киндер капчыкка барыбер конфет, печенье булса да төшми калмый Олылар сөйләве буенча заманнарның ин авыр чакларында да тукталмаган бу бәйрәм Утызынчы елларда, налог җыючылар тавыкның йомырка салганын көтеп йөргән чакта да. арыш оныннан шакмаклы төшләр пешереп, балаларга таратканнар
Тамагы туеп, күңеле булган бала-чага, яшьләр соңрак урман хозурына тарала Анда учак ягалар, жыр-биюләр башлана һәрхәлдә без үскәндә шулай иде _
Бәйрәмгә бәйле башка хатирәләр дә күп Ел саен ураза вакытыңда кемнен озын тәнәфестә ашамаганын тикшерү генә җитмәгән, апрельнең соңгы атнасында ук беренче май бәйрәмендә йомырка җыярга ярамаган лыгын кисәтеп җибәрделәр. Дөрес, ул куркытулар мәктәптән кайтканда
ук коелып калды. Майда өч көн ял, аңынчы онытырлар әле... Ә дүртенче майда беренче дәрес алдыннан ук линейка җыйдылар. Директор үтләренә үк керергә батырчылык иткән өч-дүрт кечкенә баланы линейка каршына чыгарып бастырды. Торалар тегеләр геройлар кебек. Берлинны алганнармыни! Ә башкалар үтләрен күрмәгәнгә шат. Тик кенә басып торсалар ярыйсы да бит Әмма геройларның котырта торгач түземлеге бетте. Нигә ул көлә, без бит йомырканы бергә җыйдык. Ә шулаймы? Әйдә, чык! Бала-чага бер-берсен күрсәтә-күрсәтә каршы якка чыгып бетте. Линейканың каршында, укытучылар арасында гаепле кешеләр кебек директорның ике баласы тына калды. Хәзер инде бар мәктәп алардан көлә. Мин шунда директорның тәүге тапкыр уңайсыз хәлгә калып, кызаруын күрдем. Кеше баласын гына мәктәп каршында хурлавы җиңел ул Директор ык-мык килде дә линейканы таратты. Шуннан сон беренче майда йомырка җыймаска дигән кисәтүнең башка булганын хәтерләмим.
Бәйрәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Авылдан чыкканнар бары да кечкенә балаларын йомырка бәйрәменә алып кайтырга тырышалар. Кечкенә чакларын исләренә төшереп, үз балаларына да авыл йолаларын күрсәтәселәре килә, күрәмсең. Дөрес, балалар капчыгына йомырка урынына хәзер чәйни торган сагызлар күбрәк коела. Әллә тавыклары йомырка салмый, әллә балалары ашамый. Заманалары үзгә булгач, бәлкем, җан яралуның сере дә ачылгандыр. Мин үзем кешенен йомыркадан түгел, сагыздан яралу мөмкинлегенә күбрәк ышанам. Үзегез дә уйлап карагыз әле, бу дөньяда сагыз кебек очсыз, чәйнәлүчән, изелеп-сузылып, сыгылып-бөгелеп төрле формаларга керүче, ябышкак, буш куыктай өрелеп шартлаучы кешегә охшаш башка тагын нинди хайван бар сон?
Гореф-гадәтләр авылларда гына сакланса да, аларның да күбесен югарыдан килгән фәрман буенча баш-аяк бутап бетергәннәр, яисә онытырга мәҗбүр иткәннәр. Мин кечкенә чакта язгы чәчүләр тәмамланганнан соң буласы бәйрәмне сабан туе түгел, ә җыен дип кенә ишетеп белә идем. Кайда ничектер, бездә ашлыкны сука белән чәчмиләр. Җыен-жыелу сүзеннән бит ул. Чәчүләр бетеп, печәнгә төшкәнче халык эштән берара буш була. Менә шунда туганнар бер җыелып, яшьләр күңел ачып аралашып алганнар. Ә җыен сүзен хәзер урысчага тәрҗемә итеп карагыз әле. Куркыныч булып китмәдеме? Бу сезгә теге праздник плуга" гына түгел инде. Татарлар җыелгач ни була сон9 Моны теге Суслов кабинетына җыелучы “олы” аганнар яхшы белә. Җыелмыйча да мөстәкыйльлек сорый алар. Ә җыелсалар сорап та тормаячак, тартып кына алачак. Әнә үзләре дә, ничек, татар барда—хәтәр бар, диме әле?
Җыен бәйрәменә бәйле үз хатирә-елларым да бар. Нәкъ шул көнне беренче тапкыр үҗәтләнеп, яланаяк, канап беткән тез башларым белән елый-елый булса да авылдан чыгып дөнья күрергә насыйп булган икән миңа.
Биш-алты яшьләр тирәсе. Өйдә әти белән бабай тирә-якка данлыклы Бөкәш җыенына җыенып йөриләр.
—Мине дә алып барыгыз—дим.
Бала сүзенә колак салучы да юк. Чыгып йөгердем болар артыннан. Күрше Котдус абый инде машинасын кабызган, кузовы да яртылаш басып баручылар белән тулы. Машина тирәсендә елап йөрим. Ниһаять, Котдус абый чыкты. Мине күрде дә:
-Ни эшләп бу баланы алып бармыйсыз?-ди.
Әти:
-Котыртма-дип әрли. Мина исә:—Бар улым, киенеп чык, алып барам,—ди.
Шаяруларын белмәсәм дә, алдашуларын гына анларга баш җитә. Күп тә үтмәде, машина кузгалды. Мин дә машина артыннан йөгерәм. Юлдагы кешеләрне туктап утыртканда куып та житә язам үзен. Тик ул тагын кузгала, минем җир акырып елап чабу кабат дәвам итә. Борылышларда юл юнәлешен үзгәрткән арада тузан арасыннан чыгып күренеп тә
киткәлим, ә боларнын барысын да Котдус абый ут йотып машина көзгесеннән күзәтеп бара икән. Авылны чыгып киттек. Инде хыялдагы кыек тау да яртылаш артта калды. Миннән инде күз яше дә, акырган тавыш та чыкмый. Үҗәтлектән башка барысы да чыгып беткән. Машина кыек тау артына качам дигәндә генә тукталып калды Кабинадан атылып чыккан Котдус абый кузовтагыларга кулларын бутыи-бутый нидер кычкыра. Ул арада мин дә килеп житеп, тузан да кабат басылды. Соңгы сүзләре миңа да ишетелә:
-Шушы баланы алып бармасагыз, ант итеп әйтәм. үзем бармасам бармыйм, сезне дә алып бармыйм! Төшегез машинадан!
Күршеләрнең ялварулы карашлары әти белән бабайга юнәлгән. Шулчак бабай:
—Әйдә, улым, минем белән йөрерсен.-дип ризалашты
Машинага кемнәр очыртып кына менгезгәнен хәтерләмим дә инде Шулай итеп, ертык күлмәк-ыштаннар белән, башаяк тузанга баткан килеш, аның каравы дөньямның иң биек тавыннан машинага утырып, татарнын ин олуг бәйрәменә—жыенга юл тоттым. Кыек таудан сон башланган яна дөньяның әллә ни артык кызыгын күрмәдем Шул ук урман-кырлар. бер- берсенә охшаш авыллар Әллә шул чорлардагы шатлы-гым зур булып, бар хис-хатирәләремне басып киткән, белмәссен Анын каравы бәйрәмнең хатирәләре кичә генә булгандай истә калган. Минем бабайны анда барысы да таныйлар, үзләре килеп ике куллап күрешәләр. Шул исәптән минем дә аркамнан сөеп тишек кесәләремә тәм-томнар салырга тырышалар иде Бабай белән йөрү минем өчен бик файдалы булды Аннан алып кайткан күчтәнәчләр белән атна буе тукландым әле мин
Элегрәк җыенда берәр ялан аяклы кечкенә бала күрсәм, кулына бер уч акча салырмын дип хыяллана идем. Бүгенге көнемдә бәйрәмгә чәчәктәй киенеп килгән бала-чаганы күреп сөенәм дә, акылым белән Ходайдан элекке хыялларымның тормышка ашмавын сорыйм
Билгесез, әмма күреп беләсе килгән дөньяма икенче тапкыр әнигә ияреп чыктым. Туганнарының хәлен белеп кайтырга барган көннәренең берендә, олыга санап, үзенә иптәшкә алды Абыйсының балалары да минем чамада булгач, аралашып, туганлашып та калсыннар, дигәндер Моңынмы апайга елмая иде бу бәхет. Жәйнен озын көннәре булса да кәгүдән дә алдан кузгалдык. Йокы килү кулларны йодрыклатып, күзләрне ышкыга Нигә болай иргә кузгалуның сәбәбе дә билгесез Шулай ла ризасызлык юк Чөнки кырык ишетеп, бер булып та күрә алмыйча калган элекке район аша да үтәчәкбез икән Кызыл Йолдыз районы бетеп, Балык Бистәсенә кушканнарына әллә ни гомер узмаса да. Бөкәшкә баруны районга дип сөйләшкән чак. Кыек тауга күтәрелеп, аз гына баргач га күз алдында тагын бер биек тау пәйдә булды Әлеге тауның итәгендә яткан авылның атамасы да Биектау икән Ана чаклы Көчек, тагын да элгәре Балхуҗа исемендә булган ул. Миндә, бу таудан ла биегрәк тау бармы икән, дигән уй туды. Бу турыда әнидән сорашкач
-Булырга тиеш улым. Ходайның рәхмәте иксез-чиксез анын.- дигәне истә калган.
Әни алдамас, ул бит төннәрен карт әбиләрдән әллә нинди борынгы калын китаплар алып чыгып укый
Тирә-яктагы элекке Нугай юлы буйлап энже-мәржәннәрдәй тезелгән татар авыллары гасырлар буена үзара туганлашып беткәннәр. Әнинең туган авылы да безнең авылдан унөч чакрым ераклыкта урнашкан Хатын кызларда туганлык хисләре күпкә көчлерәк була икән. Әни лә туганнары арасыннан исән калган бердәнбер абыйсы янына кимендә айга бер тапкыр булса да барып кайтыр Кыз туганың хәлен белүнен савабы үлчәп бетер*» алмаслык".-дип кабатларга яраткан абыйсы да кимеп куймас, ай дигәндә салкынга, яңгырлы пычрак көнгә дә карамый килеп чыгар иде Мина алар бер-берсенен хәлен кем күбрәк белешә дип ярышканнар кебек Бу аралашу, якын туганлык җепләре безгә, аларнын балаларына
да күчте. Тик еш очрашуга килгәндә һаман да шул заманасының жүнсезлеге. Безнен хәл белешүләр күбесенчә бер-беребезгә йомыш төшүгә кайтып кала шул...
Иртән чыгуның сәбәбе әнинең туган авылына барып җиткәнче юлда очраган дистәгә якын авылларга керә бару, һәр авылда аның яшьлек дуслары, тормыш юлын бергә үткән таныш-белешләре. чыбык очына тикле аралашкан туганнары, һәрберсенә кергән саен чәй эчәрлек конфет, әби-бабайларга унбиш-егерме тиенлек хәер калдыра барып безнең сәфәр көне буена сузылачак. Дөрес, өйдә калдырылган юл хәере урамга чыккач озатып калучылар башымны сыйпаганнан сон минем кесәгә күчә. Баланы сөендереп-"Шәфкатьле бул улым”—дип күңеленә изгелек орлыклары салу хәернең тагын да зуррагы икән.
Районны күрәм, кесә тулы вак акча булганлыктан, тирә-якның иң зур кибетенә керәм дигән хыяллар тормышка ашмады. Район дигәнен мин күргән авыллардан күпкә зур булып, безгә аның бер читеннән генә узарга язган икән Анын каравы киләчәктә, яшәүнең олы бер мәгънәсенә кайтып калачак Ханнар каласын күрдем. Анын турында әнидән ишетеп, күп тапкырлар кызыксынганга минем күз алдында ул районнан да зур, ап-акка төрелгән биек манаралар белән тулган ташкала иде. Әмма әнием күрсәткән жирдә бары текә тау башындагы тирән чокырлар, биек үрләр һәм алардан сон башланган калатау өсте атамасындагы такыр кыр башлары гына күренде. Минем аңыма әле кешеләрнең безгә чаклы да яшәгәнлеге, урманнарның шәһәргә, шәһәрләрнең кырга әйләнеп калуы сонрак киләчәк. Дөньясы киңәйгән саен, аңларга теләү дә арта, әмма, ачы язмышларны күреп күңелләр катылана, кешеләр кырыслана икән. Чаллы каласын күргәннән бирле мине дөньяның зурлыгы гына түгел, борынгылыгы да кызыксындыра башлады...
Тарих. Безнен халыкның тарихи тамырларын нигәдер жиденче- сигезенче гасырларда Азау диңгезе буйларыннан килгән болгар кабиләләре белән генә бәйлиләр. Ә аңынчы әйтерсең лә төркиләрнең Идел буенда эзләре дә булмаган. Бу төбәктә бары фин-угор, балт халыклары гына яшәгән дип аңлаталар. Соңрак, үз ялганнарына үзләре ышанып, славяннарның бер кабиләләре дә яшәгән дигән теория кертә башладылар. Чит халыкларның яулап алган җирләрен үзләренеке дип ышандырырга кирәк бит. Рәсәй тарихы кысаларыннан чыга алмаган үзебезнең тарихчыларны кимсетү түгел бу. Мөмкинчелек тууга алар үзләренен бүгенге кыю. әмма күптәннән дөрес булган фикерләре белән чыга башладылар. Бу жәһәттән минем дә үз фикерем бар. Бу җирлектә төрки кабиләләр безнен эрага чаклы мең еллар элек тә яшәгән. Аларнын эзләре адым саен. Мәсәлән, иң борынгы кабиләнең берсе “бура” культурасы белән аерымлана. Алар үз мәетләрен җиргә агачтан бура бурап иңдерә торган булганнар. Ә кайсыгызның безнең халыкта “Төшендә бура күрсән-өеннән мәет чыга”- дигән юрауны ишеткәне юк. Ә мондый юрау тагы кайсы халыкта бар? Безнең халыкка гасырлар кичеп геннарга күчкән куркудан керә бу төшләр. Анда үлем китергән иң зур кайгы, тетрәнүләрдән язылган ул. Бүгенге көндә геннардагы үзгәрешләр физик үзгәрүләр белән генә бәйләнә. Киләчәктә аннан тарихи информациядә алып булачагына шик юк. Кемнен каян килеп, кемгә әверелгәнен беләселәр алда әле.
... 1183 елның жәи башы. Өметле язның шифалы яңгырларына ияреп Болгар иле өстенә шомлы хәбәрләре дә килә. Биләргә-Олуг шәһәргә каршы яу булып кабат урыс кенәзлекләре берләшеп юлга чыккан. Инде дуслашканда, "колмак суга батканчы, таш судан калыкканчы дошманлашмаска” дип сүз дә беркетелгән. Болгар ханының уртанчы кызы Ханәкә Суздаль кенәзе улына ярәшелгән дә. Котыртучысы бармы, әллә берәр алдан уйланган мәкерле эш йөртәләрме бу урыслар, белмәссең. Уйланырга, илчеләр җибәрергә ара юк. Олуг шәһәрне җимерсәләр Бөек Болгар иле юкка чыгачак. Ә бер җил таратканны кабат җыеп кара син Көл-күмеренен бөртеген да тапмассың. Авыл-биләмәләр, арба тәгәрмәче астында изелгән
үлән кебек кенә авып калачак. Биләргә ярдәм кирәк!
Имеш-мимешләргә уралып. Чулман алды гөр килә. Урыслар инде Чулман каршындагы Ак Иделгә кереп. Исәт утравына килеп туктаган Йөзгә якын жил каекларындагы субасарлары каршы ярга чыгып урнашкан Биләргә туры юлдан ким дигәндә көн ярымлык юл кала
Болгар халкы төрле ыруг, биләмәләргә бүленсә дә бер тамырга тоташкан. "Бүленгәнне бүре, аерылганны аю ашар" мәкале дә гасырлардан килгән бердәмлекне анлата Чулман буйларының Биләргә каршы ягындагы болгарларның Чаллы. Тәмте. Саба һәм Күл кабиләләре Олуг шәһәрне якларга бердәм кузгалды. Субасарларнын Идел белән төшеп унга түгел, сулга туктап үз биләмәләрендә ут белән айкап узулары да бар иде Биләр каршы тора алмаса, кайтканда сугылып китүләре дә мөмкин Тәүлек арасында биш меңнән артык сугышчы җыелды Кыска төннен караңгылыгыннан файдаланып шул ук төндә көймәләргә төялеп Исәткә юнәлделәр Утраунын әйләнә тирәсе учаклар белән тулган Әмма алар дошман хәйләсен яхшы белә. Болай да бүленеп калган гаскәриен кече өлеше генә утрауда. Калганнары каекларын саклый. Йөздән артык кеше сыйдырышлы бушап калган каеклар судан колач буе күтәрелгән Шунлыктан аларга ун-унбиш кеше сыйдырышлы көймәләрдән һөҗүм итүе уңайсыз. Ә менә утраудагыларын иркенләп туздырып була әле Сугыш кыска һәм нәтижәле булды Урысларның утраудан качып котылганнары үлемнәрен судан таптылар
Милли китапханәнең ябыласын белгертеп кыңгырау шалтырый Ипатьев елъязмасындагы сонгы юлларга күз салам. "Идоше булгаре и убиша сына Изослава острове Исады всего их пяти тысяша их лольях Болгаре те из городов, называемые Челмата. Собокуляне. Тямтюзе ”
Урыс яуларыннан сон да иркенләп тынычлыкта калырга язмаган икән Күп гомерләр дә үтмәс, көньяк даланы иңләп килгән монгол яулары болгар иленең үзәген, шәһәр, авылларын көл-күмергә калдырып китеп барыр. Аларнын зәхмәтеннән, кабат Чулманнын аръягындагы кара урманнарга ышыкланып Тәмте. Саба. Чаллы төбәкләре генә исән калыр Бу якларнын табигате кырыс Жир-суы да артык уңдырышлы түгел Шулай да жан тынычлыгына ни җитә сон? Сугыштан сон бу төбәкләргә күченеп килүчеләр арта Калалар ныгый, зурая. Олы авыллар калага әверелә Чаллы шәһәрендә дә тормыш кайный Кремль тирәсе өченче саклану үре белән әйләндереп алына. Икенчесен биегәйтеп, беренчесенең бураларын күтәртеп, таш нигез түшиләр. Шәһәр тирәсендә тагын бер бистә барлыкка килә. Янындагы базарда дөньясының чиксезлеген белгертеп, чит ил сәүдәгәрләре кайнаша Алар колак ишетмәгән ят телдә сөйләшеп, гомер күрмәгән мал сата Алтын Урда дәүләтенең ныгып чәчәк аткан дәвере бу Бик тиздән сәүдәгәрләр илләренә кайтып, тирә- якнын шәһәрләре, табигатенең гүзәллеге турында сөйләп, бар Ауропага хәбәр таратачак
Безгә бу турыда Италиядә сакланган борынгы хариталар (1367) искәртә. Алар Венециядә яшәп дөнья гизгән абыйлы-энеле сәүдәгәр Пициганилар тарафыннан эшләнгән. Без аларда Чаллы шәһәре белән бергә як-ягында бары 25-30 чакрымда гына урнашкан Кирмән белән Жүкәтауны да күрәбез. Бу борынгы Чаллы төбәгенә караган сонгы тарихи табышлар түгел әле.
Туган төбәгебез. Чаллы шәһәре заманында бар Европага билгеле булса, бүгенге көнлә алар безне белү түгел. Татарстан белән Казакъстанны да бутыйлар. Үткәндәге бөеклек дәрәҗәсенә менү өчен тагын күпме вакыт кирәк булыр безгә
Әни белән барыр юлыбызның яртысы узылган инде Кояшның кыздыруы сонгы ноктасына җиткән Кунактан-кунакка йөреп, баллы әйберне күп ашаганлыктан карын су сорый Уңайсызланып кына
-Әни тагын кайсы өйгә керәбез, су эчәсем килә-дим
Чаллы авылында ул башка кунакка кереп тормый. Урамда очраган апаларның бары да таныш ана. Аздан да күңеле була торган әнинең йөзе елмаюлы:
-Улым, тиздән Хәлфә бабаңның чишмәсенә җитәбез. Азрак сабыр ит. Изге чишмәдән су эчсәң шифасы да булыр-дип мине өметләндерә. Минем бу изге чишмә турында әнидән дә, туган абыйдан да күп тапкырлар ишеткәнем, үзләре белән алып килгән суны эчкәнем дә бар инде. Зур могҗиза көткәндәй, эчәсе килүемне онытып, әни артыннан теркелдим.
Чаллыны чыккач сулга каерабыз. Хәлфә бабай чишмәсеннән эчкән су бар арыганны бетерә. Аннан зират кырына чүгәләп барлык мәетләр рухына дога кылабыз. Юлда әнинең Хәлфә бабай турында сөйләгәннәре онытылмас булып күнелемә сеңә
Хәлфә бабай. Бу исем-халык күңелендә сакланган ихтирам билгесе. Без анын тулы исемен Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслиминең “Тәварихы Болгария” китабыннан күрәбез: ‘Чаллы авылыннан чыккан Идрис бине Зөлмөхәммәт”.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, “Суфый Ишмөхәммәт үлгәннән сон (1589 еллар тирәсе) 20 еллап вакыт узгач, Идрис хәлфә Болгар, Тубылгы, Казан һәм Сембер җирләренә халык арасында дин гыйлеме таратырга җибәрелә”. Шулай ук анын Уфа якларында да халыкка хезмәт итүе мәгълүм. Ләкин “Тәварихы Болгария” (Болгар тарихы) китабында еллар исәбенә бәйләп һәм дә мәсьәләнең Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан тикшерелүен искә алып, Хәлфә бабайның яшәү дәвере соңрак чорга—XVII гасыр урталары—XVIII гасыр башына, төгәлрәк килсәк, 16451710 елларга каравын фараз кылырга мөмкин. “Тәварихы Болгария” китабында бәян ителгәнчә, Идрис Зөлмөхәммәт улы Хафиз әүлия укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Яркандагы шәех Батулла мәдрәсәсендә тыңлаучы булып, 15 ел буе суфыйчылык кагыйдәләрен өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә дин дәресләре белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. Урта Азиянең Мәшрәб, Аллаяр Суфый кебек танылган шагыйрьләре дә шушы чорда яшәгән. Хәлфә бабайның алар белән бер силсиләдә, суфыйлык һәм дәрвишлеккә бәйле туганлык һәм бердәмлек оешмасында торуы тарихта билгеле. Бу турыда мөдәррис, галим һәм язучы Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838) үзенең дини- дидактик әсәре “Рисаләи газизә" китабында (1796 елда тәмам) сөйли: “Аллаяр (1630-1721) Бәйтуллага (кагьбә) зиярәт кылыр өчен Болгар йортына килеп, Казан каласында тукталып торган һәм ул замандагы Болгарның бер камил суфые Идрис Хафиз белән очрашып күрешкән.”
Идрис хәлфәнең халыкка хезмәтен, ана карата үскән ихтирамны, анын турында бәян ителгәннәрне күз алдына китерү һәм фикерләү өчен суфыйлык. дәрвишлекнең мәгънәсен аңларга кирәк. Суфыйчылык һәм дәрвишлек-ул ислам динендә булган үзенчәлекле агым. Аңа күндәмлек, тормыш авырлыгыннан һәм мәшәкатьләреннән читләшеп хыялый тормышта яшәү, ахирәт һәм киләчәкне күзаллау хас. Суфыйчылык 8-9 гасырларда түбән катламда торучы мөселманнарның хокукый һәм милек тигезсезлегенә, байларның комсызлыгына каршы булган хәрәкәт буларак барлыкка килә. Чиктән ашкан мохтаҗлык, авырлыклар гади халыкны уйланырга, бу хәлдән котылу юлларын эзләргә мәҗбүр итә.
Төрки халыклар арасында суфыйларнын туганлык җепләре Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди (1318-1389) исеме белән бәйле. Ул үзенен дәвамын “төрки” Әхмәт Ясәви (7-1166) мәктәбеннән алып аны тулыландыра. Нәкышбәнди тарикате (юнәлеше) XVI-XVII гасырларда Урта Азиядә, ХҮП-нче гасырлардан ХХ-нче гасырларның 30 елларына (Вәисевчеләр хәрәкәте) чаклы Идел буенда актив эшчәнлек алып бара Ә Төркия аркылы XIX-нчы гасырда Кавказга үтеп кергән Нәкышбәнди тарикате Шамилгә урыс баскынчакларына каршы алып барылган сугышларда идеологик нигез буларак хезмәт итә. Бу тарикатнен төп өлеше буларак зикр әйтү (хәтер яңарту, Аллаһны искә алу) каралган. Бу
туганлыкка кергән бар суфыйлар да төрле юнәлештә хәрәкәт итәләр Әмма алар Аллаһ, ислам юлыннан читләшми, анын канаты астында хөкүмәткә каршы ризасызлык күрсәтәләр Сонрак феодализм дәверендә суфыйчылык шулай ук шәһәрдәге һөнәрчеләр, авыл җирендәге игенчеләр арасында милли һәм дини изүгә корылган тәртипләргә каршылык күрсәтүнен бер чагылышы буларак барлыкка килә Шуна күрә мондый агым бигрәк тә болгар-татар халкы өчен газаплы чор булган XVII-XVIII гасырлар чигендә халыкнын теләгенә туры килә һәм кабул ителә
Әлеге дәвердә Идел-Жаек буйларында элекке милли изүгә колониаль изү дә өстәлә. Бу авырлыклардан чыгу юлын эзләү дини һәм суфыйчылык карашларының кабат җанлануына китерә. Шул ук вакытта бу төбәктә халыкнын түбән катламына ислам диненен тагын да тирәнрәк үтеп керүе күзәтелә Православие руханиларының кешеләрне фикерләүдән тыйган бер заманда суфыйчылык асылда фәлсәфи фикерләүнең бердәнбер мөмкинчелек чарасы булып кала.
Суфыйларнын тирән белеменә, фәлсәфи карашларына сокланып, авыруларны дәвалау мөмкинлекләрен күреп, халык аларны изгеләштерә Дәрвишләр кырыс шартларда яшәп, үз көчләре белән көн күрәләр. Алар биргән хәер-садаканы да бары бер көнлек алып. "Аллаһ үзенен рәхмәтеннән аермас, яңа көн туу белән ризыгын бирер", дип ышаналар. Дәрвишләр—дөнья ләззәтләреннән һәм байлыкларыннан ваз кичеп, тыелып яшәүчеләр. Без яшәгән бу фани кешелек дөньясы алар тарафыннан “Явызлык һәм гөнаһлар белән тулы җәмгыять" дип анлатыла. Шуңа да ислам дине төрле мәхрүмлекләргә түзәргә чакыра, һәм бу зур батырлык буларак анлатыла. Шунлыктан, ислам диненә чын күнелдән бирелгән Хәлфә бабай да халык тарафыннан Әүлия (Аллаһка якын торучы, анын арадашчысы, изге), “Аллаһ кодрәте белән могҗиза тудыручы" буларак кабул ителә.
Хәлфә бабайның халык телендә сакланып калган күп кенә әйтемнәре суфыйларга хас шигъри юлларны хәтерләтә. Анын тарафыннан күзалланган “бөтен кырларны тимер пәрәвәз оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер"-дигән сүзләрен раслап бүгенге көндә Чаллы төбәген электр, телефон линияләре уратып алган. Күк-җирендә очкыч-машиналар хәрәкәт итә Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахыр заман алдыннан -Биек-биек йортлар, йорт тулы җиһаз булыр, һәм дә шунын тынычлыгы булмас. Ахыр заман алдыннан хатын-кыз чәч белән уйнар, кырда чәчәк бетәр, ә хатын-кыз чәчәк кебек йөрер. Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылыр
Юлыбыз каршыдагы Мәмле Казаклар Чаллысын читләтеп, болынга борыла Әнинең авылына туры юл бу. Читтә калган авылда аның туганнары тагын да күп Алар хәлен ул иркенләп кайту юлында беләчәк Болын ягына әнине тизрәк барып җитәргә ымсындырган Чураш авылы тау башында бар матурлыгы белән күренеп юра Әнинен генә түгел, үземнен дә туган, кендек каным тамган авыл икән бу. Барып җитеп чәй эчкәннән сон әни кулыма күчтәнәч тоттырып мине кендек әбием янына алып менеп “Вәсби апа. кара әле бу егет таныш түгелме сина"-дип шаяртачак Чурашка кунакка беренче килүем булса да. әбинең мине икенче күрүе икән инде Мин бу авылда әнием кунакка килгәч гуып кайтканмын Вәсби әби мине Чурашка килгән саен кунакка менәрлек, беренче очрашу тойгыларын гомер буена искә калдырырлык итеп сөеп, сыйлап төшерәчәк Ах! Белгән дә бит инде бу әбиләр халкы, бала күңелен ничек җәлеп итәргә _ .
Болынны чыгып җитәрәк әни кабат сукмактан сулга тайпыла. Хәлфә бабай турында ишеткәннәремнән айный алмаган килеш сүзсез генә артыннан иярәм Кечерәк кенә тауны менгәч каршыла өч кабер ташы ПӘЙДӘ була Алар серле дога сүзләре белән сырланган Аларны әни дә укый алмый. Ул мондый ташларның дөньсына бары изгелек эшләгәннәргә 8 *
генә куелганлыгын искәртә. Ташлардагы язуларнын серлелеге мине озак еллар буе озата барачак әле...
Бу ташлар (1528-1532) Казан ханлыгы чорына карый. Алар Казаклар Чаллысын урталай бүлеп аккан изге чишмә суларының Мәшләк елгасына кушылган җиргә урнашкан. Борынгы чорда бу тирәдә Мәмле Чаллысы авылы, ә чишмә тирәсендә Чаллы ханнарының утары, җәйге биләмәләре булган. Югары катлам кешеләре үлгән очракта да гади халыктан аерым урынга җирләнгән. Әлеге кабер ташлары бу фикерне исбатлый.
Таштагы язмалар суфыйчылык әйтемнәре белән сугарылган. Атарның як-ягында шигьри юллар: ‘Күрәмен дөньяны үтеп баручан җимерелү хәлендә, шул килеш бер төрле тормас ул мәңгегә”. Менә биш гасырга якын әлеге ташлар кешелек дөньясын: “һәрбер җан иясе үлем ачысын татыр, аннан Безгә (Аллаһка) әйләнеп кайтыр”—дип кисәтеп тора. Пәйгамбәребез (Ана Аллаһнын сәләме булсын) әйтеп калдырган сүзләрдә зур мәгьнә ята: "Бу дөнья ул-бер сәгатьлек кенә, аны Аллага буйсынуда дога кылып үткәр”. "Ошбу дөнья ахирәткә бара торган юлда бер иген кыры гына” дип уелган таштагы хәдис юллары да без яшәгән чорга аваздаш...
Әйе, тормыш югалтулардан тора. Дөньяга килү, кайда, ничек яшәп китү очраклыкка бәйле. Татар халкы аны язмыш дияр. Еллар-ки черешләр кабат балачактагы хатирәләргә ташлый. Авылда кайгылы хәбәр. Тракторчы абый үлгән. Хатыны-әнинең иптәш кызы. Әнигә ияреп кайгыларын уртаклашырга барабыз. Без килеп кергәндә дүрт урындыкта олыдан кече дүрт малай үксеп елый. Каршыл арындагы караватта өстенә ак җәймә җәелгән килеш әтиләре ята. Әтиләренең үлеме, ир баланын иннәренә авыр йөк булып төшеп, гомер буе озата барачак күренеш...
Кеше кайгысы кичкә чаклы. Күпме гомер узгандыр, үзебездән бер-бер артлы өч мәет чыкты. Бабай, әби. Әбинен кырыгын уздырганның икенче көнендә әни. Гомер буе искә төшкән саен, күңелләрне өшетеп, күз алдында кино кебек әйләнәчәк авыр тойгылар. Берьюлы өй дә, күнел дә бушап калды. Туганнан бирле аңларга теләгән дөньясына да караш үзгәрде.
Әмма югалтуларның башка төрлеләре дә була икән. Минем апалы- энеле ике бертуганның белә торып, исән килеш бер-берсенә карашып сонгы тапкыр саубуллашканнарын күргән булды. Ике карашта да чарасызлык, жинелү, язмышка буйсыну. Күзләрендә яшь. Арадагыларынын берсендә яше-картына карамастан килә торган әлеге төзәлмәслек чир, икенчесендә читкә кияүгә чыккан хатын-кыз язмышына уралган дөнья мәшәкате. Сонгы минутларны сурәтләргә сүзем җитми... Мин бу карашларга түзә алмый чыгып киттем.
Без-дөньясына вакытлыча гына килеп, күреп шул вакытта яшәүнең мәгьнәсен эзләп, әмма таба алмыйча китәселәр. Һәр кешегә киләчәк үлем-дөньясынын бердәнбер гаделлеге, бөек хакыйкате. Тик барын да акыл белән кабул иткәч, яшәүнең тәме бетеп, гайрәт чигә шул.
Барган бер жиремдә мөмкинчелек тууга шул авылнын зиратын барып карарга тырышам. Халыкның бар рухи байлыгы шунда тупланган сыман. Төгәл хаклык зиратта диючеләрне аз гына төзәтеп узасым килә. Жирнен өске ягында да шул ук хаксызлык гомер сөрә әле. Аскы ягында ниләр булып ятадыр, анысын белмим, барганнарынын кайтып сөйләгәне юк Каберләргә куелган чардуган, ташлар төрлечә. Хәзер авыл зиратларында да татар түрәләре, эшмәкәрләренә куелган кызыл, кара, күксел һәм ак мәрмәрдән эшләнгән кабер ташлары еш очрый. Аларда борынгы кабер ташларындагы фәлсәфи сүзләрне күрмәссен. Ә кирәк иде Һич югында: “Ул үзе өчен генә яшәде”, "Монда үз гомерендә фәлән сум акча җыя алган эшмәкәр ята”, яисә “Бу мәрхүм үзе белән тиенен дә алып китә алмады”—дип язарга иде. Бу сүзләр үзләрен "мәнгегә” килгән кебек хис итүчеләргә тәэсир итми калмас.
Казаннын татар зиратындагы ташларны укыганда милләт күгендәге
күренекле кешеләр искә төшеп, күнел алар хөрмәтенә дога сүзләрен кабатлый. Халык күнеленә яхшылык белән керер өчен әлләни күп байлык кирәкми дә югыйсә Авыллар зиратында йөргәндә андагы меннәрчә сумнарга төшереп ясатылган ташка караганда, без исәннәргә, гади ташка:- ”Бу ходай бәндәсе авылда мәчет төзеде". "Авыл чишмәсен төзәтте", яисә "Авыл тарихын бастыруда ярдәм итге"-дип язылганнары күпкә кадерлерәк. Бу яхшылыкларны эшләр өчен әлеге мәрмәр ташларнын ярты бәясе дә житәр иде
Без дәмәктүптә укыдык Беренче сыйныфка кергәндә угыз өч бала идек Анда да. туган көнем беренче сентябрьгә туры килгәнлектәнме. әни сораганга каршы килмичә, авырыксынып кына алдылар үземне. Чөнки укучынын бергә артык булуы, болай да артыгы белән тыгыз бүлмәгә тагын бер парта кертеп урнаштыру белән бәйле иде Әмма әнинен "Бераз йөргәч туеп китәр әле. бар иптәшләре дә баргач бик күңелсезләнә бит"-дигәне дә һәм шуна ышанып каршы килмәүче, беренче укытучым Сания апамнын өметләре дә тормышка ашырга бер елдан сон гына язган икән. Чөнки икенче елны мәктәпкә килгәндә бүлмәбез иркенәеп киткән, парталар саны да бергә кимегән иде Бу вакыйга мәктәп өчен генә түгел, авыл өчен дә зур янадык булды Монын сәбәбе, әти-әниләренен гади эшчеләр булуына да карамастан, бергә уйнап үскән күрше малаенын авылдан ерак булмаган урыс мәктәбенә кабат беренче сыйныфка күчүендә иде
Әлеге хәлдән соң. бу билгесез яңалыкка юл ярган Рафиска игътибар артты. Хәер, үзе дә үзгәрде ул Уеннарга катнашмый, көне-төне дәрес өстендә утыра торган булды Укудан да без уйнап туйганда гына кайтып җитә иде Бер тапкыр үзен көлемсерәп озатып калгач, ә сез өйнен урысча ничек булганын беләсезме сон дип сораганы хәтердә калган. Аны гына белмәскә “Дум" дип ждвап бирдек без бердәм Ә юк шул белмәдегез “Ызба" диде ул борылып та тормастан Безнең урысчабыз тагын бер сүзгә артты.
Рафис акрынлап бездән читләшә, сөйләшкәндә дә без анлап бетермәгән сүзләр кыстыруы белән гажәпләндерә иде Уенчыларны бүлүдән башлаган санамышлары да урысча булганлыктан, уенга хәрәм кертә дип үзебез дә ана санатмый башладык Күрше урыс авылыннан адашып килеп кергән дуңгызларга утырып йөрү уеннарында дә катнашмый башлады ул Күрмәгән нәрсә түгел янәсе. Шулай да жәйге каникулларда үзгәреп, кабат тулысынча безнен калыпка кереп бетә иде
Тагын бер ел узып китте. Икенче елда ул инде ялгыз түгел иде Әлеге урыс авылында эшләүчеләрнең дә кайберләре, үзләренең балаларын урысчага укырга күчерделәр Акрынлап урысча уку модага әйләнде
Дүртенче сыйныфта уку бүлмәбез тагын да иркенәеп китте Бу елны сыйныфта иң яхшы укучы тагын ике күрше малаебыз урысча укуга күчкән Иптәш малайларга ияреп төшәргә үземнен дә теләгем зур иде. ләкин әниемнең рөхсәте булматы Фәлсәфәсе бер,-без аңлап житкермәгән урыс калыбына күчмә әле. Без урысча укымадык, алардан ким яшәмибез. Киез итек басканда кулланган агач калыптан башканы белмәүче безләргә моны анлау сәер иде Әмма бу юлы да. әни дигәнчә булырга язмаган икән Бер атна укып, икенчесенә күчкәндә мәктәбебез директоры керәшен Иван Федорович мине-Син яхшы укыйсын "монда әрәм булып йөрмә"-дип. атына утыртып Шомбыт мәктәбенә укырга алып төшеп китте Безнен өчен авылда мәктәп директорыннан да зур кеше булмагайлыктан, әнинен рөхсәт итмәве дә онытылган Директор хәтле директор белән янәшә утырып, урыс мәктәбенә таба би тгесехзеккә атлау үзе бер олуг мажара иле Әмма мәктәпкә төшкәч директор артыннан озак тагылып йөрергә насыйп булмаган икән Берике кеше белән нидер сөйләшеп аңлашкач, мине бер сыйныф бүлмәсенә кертеп утырттылар Бәхетемә каршы, бу ят билгесезлектә мина озак башымны иеп як-ягыма карар!а куркып утырырга туры килмәде Дәрес бетәргә
ун-унбиш минутлап кына вакыт калган булган икән^
Татар мәктәбенә китеп, урыс мәктәбеннән әйләнеп кайтканчы әнигә дә бу хәбәр ирешеп, аның да ризалыгы алынган иде. һәрхәлдә, миңа ул ябык чырай күрсәтмәде.
Алдагы көндә утырган урын, үз урыным булып чыкмады. Сыйныфтагы укучылар саны парсыз булганлыктан, мине кабат яңа партага бер ялгызымны утырттылар. Аның каравы алдымда утыручылар өч ел бергә укыган иптәш малайларым иде. Яна җирдә укуның бары бер уңайлыгы булды. Өч ай буена безнең янга килеп тә карамадылар, дәрестә сорамадылар диярлек. Бары математикадан гына өйгә тикшерүне бездән башлыйлар иде. Хәер ул математиканы белү өчен урыс телен белү кирәкми дә икән ләбаса! Беренче көннән үк беренчелекне кулга алып, мәктәпне бетергәнчегә чаклы чикләвек урынына ваттык без аны. Шунлыктан урыс балалары, балга җыелган чебен кебек, иртә таңнан безне көтеп ала торган булып киттеләр. Үзебез дә югалып калмадык. Алар математикадан күчергәндә, урыс теленнән бирелгән язмаларның җөмлә-сүзләрен урыннарыннан алыштыра-алыштыра дәфтәргә күчерә идек. “Нам, татарам и так пойдет” дигән фәлсәфәдән чыгып карау ярады. Урыс теле укытучысы бездән разый калып, “Икенче юлы болай итегез" дип нәрсәдер аңлатырга тырышканы хәтердә калган.
Шулай итеп беренче чирек тә узып китте. Көндәлектә ник бер дүртле булсын, математика, хезмәт, рәсем һәм физкультура ишеләре биш, ә калганнары өч. Хәер, бу билгеләрнең уртаклыгы безне әле мәктәпнең соңгы елларына чаклы озата киләчәк.
1971 нче елның көзе. Каникулдан соң килгән атнаның беренче ял көнендә үк мәктәп, янып, көлгә калды. Ох ул шатланулар! Яңа мәктәпне төзеп бетергәнче укымыйбыз икән,-дип бер беребез белән хәбәрләшеп сөенешүләр. Әмма заманнары нинди иде сон? Икенче көнне үк барыбер укымыйбыз дигән фәлсәфә белән бары мәктәпнең көл-күмерен генә карап менәргә дип без сумкасыз төшүчеләрне күңелсез хәбәр көткән икән. Мәктәп урынына элекке авыл советы бинасы бер төн эчендә үк уку бүлмәсе хәленә китерелгән һәм ул җитмәсә без гел курку белән караган чиркәүнең төбенә үк урнашкан иде. Мәктәп яну шатлыгы безгә үзенең тагын бер уңайсызлыгын алып килде. Яныбыздагы үз, татар мәктәбенең кадерен белмичә күрше авылга бер сәгать алдан чыгып китү өстенә тагын ярты сәгать вакыт кушылды.
Дөрес, ул ярты сәгать вакытны барыбер артыгы белән чыгардык без. Урыс авылын аркылы чыгу безнең өчен бер зур батырлык сораган вакыт. Шунлыктан барыбыз бергә җыелып беткәч кенә анда төшеп, иң ашыгып йөргән урыныбыз да шул чиркәү тавы тирәсе генә булды. Шуңа күрә сулышка кабып керелгәч ике-өч дәрес узылса да укытучылар хәлгә керәләр иде.
Акрынлап ипи-тозлык сүзләр аңлап декабрь дә килеп житге. Бездән дә “да", “нет", “здрачте” кебегерәк сүзләр чыга башлады. Дөрес, тагын да батыраеп китеп авыз да ачылган иде. Әмма ул бүгенгә кадәр мәзәк урынына сөйләргә калган хәл белән тәмамланды. Уку бүлмәсеннән чыгып килгәндә кайсыныңдыр кесәсеннән төшеп калган бияләенә тап булдым. Яхшылык эшләргә теләп, бияләйне күтәрдем дә, “чья рубашка потерял" дип коридорга оран салдым. “Рукавица” белән “рубашканы" бутаганмын икән. Яртысы басып көлсә, көлә алмаганнары егылып калды. Мин дә ярыйсы гына сабак алдым. Моннан ары башыгыз тәгәрәп ятса да дәшми узып китәрмен!
Әмма дөнья гел без дигәнчә бармый шул. Бер айлап та үтмәде, тагын күңелгә тигән хәл булды. Шомбыт кибетләрен урап йөреп, кабат чиркәү тавын йөгереп менеп соңга калган көннәрнең берендә, укытучының түземлеге бетте:
-Зачем сюда пришел-дип кат-кат сорап бәйләнде. Шунда түзмәдем, бар урысча белгәнемне эшкә җигеп:
—Иван Пидероч привез—дидем.
Укучы балаларнын көлүе, укытучы апамнын кызаруы хәлне җиңеләйтте Әмма күрше малайлары белән шул көнне үк бер мәзәк булып авылга менгән иде бу хәл. Ә бит бары бер сүз “учится” дип кенә әйтәсе калган.
Бер ел эчендә мәктәпне янадан төзеп, кайту юлы кабат якынайды Ләкин алда яна уңайсызлыклар көткән икән. Бишенче сыйныф башында тарихтан татар-монгол явы турында үтә башладык. Тарихтан укыткан маржа апа артыгын тырышканмы, китабында шулай язылган булгандырмы, әмма бу дәресләрдән сон урыс малайларының безгә булган карашы үзгәрде. Мәктәптән икенче сменадан кайтканда алар безнең каршыга чыгып мыскыллап озата торган булып калдылар Көннәрнең берендә аларнын берсе кулын да уйнатып алды. Бер-ике тапкыр түзеп торып та. каршы алулар дәвамлы булгач, без дә бер нәтижәгә килдек Ял көнне тимерчедә җыелып көне буе пычак ясадык. Безгә ярдәмгә авыл аша йөрүче Чаллыбаш авылы малайлары да кушылды. Бу эшләрнең башында торган, арабыздагы иң шугы Илфатның пычагы сумкасына яткырып та сыймас булды Икенче көнне каршыга кабат Рязань урамы малайлары чыккач, пычагын да беренче чыгарып, каршыларына ул басты Өч-дүрт адымнар артта, кесәдәге пычакларның сабын учлап без торабыз Үзебез елар хәлгә җитсәк тә, ни белән бетәр дип көтәбез. Артка чигенү юк. кем кача, шуны үзебез тотып кыйнаячагыбыз турында сүз беркетеп куелган. Биш минутлар чамасы сүзсез, бер-беребезгә карашып торгач. урыс малайлары һаман да без әлегәчә анлап җиткермәгән телдә нидер сөйләшеп, кире борылып кайтып киттеләр. Алар китеп күздән югалгач, әле иртәгә дә кирәк булыр дип без дә, пычакларны юл чигендәге агач төбенә күмеп, авылга юнәлдек. Акылда иртәге өчен азрак курку булса да. күңелдә җиңү шатлыгы иле. Әмма пычакларнын башка кирәге чыкмады Икенче көнне бу турыда бөтен мәктәп шау килеп, бездән көлсәләр дә. бу очракның җиңүчеләре без, ә үзебез арасында чын батыры Илфат иле. Кушаматы “ипи" булса да, эшләгәне ипи бәһәсеннән ким булмады анын Башка безнең юлга каршы чыкмадылар Дөрес, бу турыла беренче сменада укучы бездән олырак малайлар да белеп алып, шул көнне үк Рязань урамы малайларының койрыкларын кысканнар иде. Тагын бер-ике елдан Шомбыт мәктәбе яртылаш тирә-як авыллардан килгән татар балалары белән тулды. Үзебез дә бердәм булып, артык масайганнарына каршы бергә-бер чыга торган булдык. Шомбыт малайлары өчен бу куркунын иң зурысы иде...
Мин әлеге хәлләрне бу чорлардан егерме биш еллап вакыт узгач искә төшереп утырам Анылда татарча, Шомбытка төшеп урысча укыганнарның язмышын барлап, чагыштырып карыйм Бүгенге көнгәчә булып узган үзгәрешләр iәжәпләндерә. Урыс мәктәбенә тагар балаларының иң яхшы укыганнарын гына сайлап төшергәннәр Шунлыктан анда укучыларның барысы да югары техник уку йортларын бетерделәр Әлеге очрак урыс мәктәбенең абруен күгәрү өчен эшләнгән. Ә авыл мәктәбендә укырга калганнар барысы ла диярлек авыл хуҗалыгында. яисә завод-фабрикаларла эшли. Бу мәктәптән гатар халкының тарихына, теленә һәм мәдәниятенә хезмәт итәрлек ник бер хезмәткәр чыксын Без барыбыз да татар тамырын бетерүгә юл тоткан сәясәтнең корбаннары булганбыз икән
Ә беренче сыйныфка угыз өч укучы бирә алган Яна Сала авы гынын мәктәбе беткәнгә дә унбиш еллап вакыт узган инде Бүгенге көндә анын урынын, ялгыз үсеп утырган каен агачлары белән Ленин һәйкәле урынында калган ком аралаш кирпеч калдыклары гына искәртә.
Шомбыт мәктәбе бүгенгәчә эшли. Хәзер анда укучы урыс балаларын бармак белән генә санарлык. Тәнәфес вакытында йөргәндә тә урыс геле сирәк ишетелә, гәрчә укытулары һаман урыс телендә генә булса ла Сәясәт җилләренең үзгәрүенә дә карамастан. гирә-як авыллардагы гатар балаларын урыслаштыру өчен көйләнгән бу "җил тегермәне бүген лә
элекке унаена әйләнә әле. Анда һаман урыс көенә татар телен тарталар...
Һәрчак хәрәкәттәге тарих тәгәрмәче төпкеленнән акрын гына татар кояшы да чыга сыман. Тик анын беренче нурлары гына кайчан күренер...
Укытучыларыбыз. Алар турында да жылы сүземне әйтәсем килә. Укытучыларыбыз кешелекле, үз эшләренә жаны-тәне белән бирелгән кешеләр иде. Дөрес үткән белән бүгенгене чагыштырып, аларнын нинди кысаларда эшләгәннәрен аңлап була. Шулай да алар булган бар җан жылысын безгә бирергә тырышты. Ә башкасы сәясәт белән уралган иде.
Завод эшчесе үз эш урынында иртәнге сигездән кичке бишкә чаклы бикләнеп торса, укытучының тозагы тәүлек буена сузылыр. Яшәү, эшләү шарты да бар дөньясының күзәтүе астында. Нәтиҗәсе сугыш чорындагы кебек: дәрес планыннан унга, сулга бер адым китү-үлем белән бер. Хаталансаң, гайбәтеңне җыелыш саен, авыл буе сатарлар. Мин аларнын сабырлыгына сокланам, шул түземлекләре аша килгән хөрмәткә шатланам.
Элек укытучылыкка очраклы кеше килмәгән, килсә дә. эшли алмагандыр. Алар арасында нинди генә укымышлы, талантлы кешеләр юк иде. Андыйлары партия, комсомол эшенә тартылып, талантларына үсәргә мөмкинчелек бирелмәде. Күбесе шул җыелышлардан сон уздырылган банкетларда эчүгә сабышып юкка чыктылар. Укытучы халкының күңеле нечкә шул. Үзе кебек эчкерсез бала күңеленнән аерсаң, озак яши алмый.
Без хыялыйлар илендә яшәдек. Укытучыларыбыз безне шул хыял диңгезендә йөзәргә өйрәтте. Яхшы теләктән алар безне наданнар дип әрли-әрли надан калдырдылар Безнең өметле киләчәк-гадел тормыш тудырырга тиешле коммунизм белән бәйле иде Шунлыктан, кырыс тормышлардан чыгу юлларын күрсәтмичә, авыр шартларда үз-үзебезне якларга өйрәтмәделәр. Бүгенге түрәләрне милиция, закон яклый. Безнең яшәү, өмет-шатлыгы кабат сугыш чорыннан соң әниләр кебек: "Аллага шөкер базымда бәрәңгем бар” дип шатлануга кайтып кала Оныкларыбызга яхшы тормыш килер дигән әби-бабаларыбыз хыялы кабат мираж кебек ике-өч буын алга күчә. Бүгенге көндә үзебез шул өмет белән яшибез.
Шунысы кызык. Кемнәр генә булырга өндәмәде безне укытучыларыбыз. Үз һөнәрләрен генә тәкъдим итмәделәр. Сәбәбе, укучыларының киләчәктә үзләре кебек кол хәленә төшүләрен теләмәүдән дип уйлыйм. Бу фикергә үземнен дистә елдан артык мәктәп системасында эшләвем этәрә.
Без үскән саен дөнья үзгәрде. Олылар сүзе белән әйткәндә, бозылды ул Ат арбасы гына сыярлык урам-тыкырыкларны башта МТЗ. ДТ-75 тракторлары тавышы күмсә, соңрак аларга авыл өйләреннән дә биегерәк Т-150. К-700 үкереп керде. Авылны урыс зиратына охшатып тәре баганалы радио, телевизор антеналары басып китте. Аларнын саны арткан саен, авыл тынлыкка күмелеп, капка төбенә чыгып аралашкан, дөнья, туган- тумача, авылдашларының хәлләрен уртаклашкан утыргычлар бушап калды. Гасырлар буена катып калган татар авылы күзгә күренеп үзгәрде. Уен- җырлы кичәләрдәге дәртле бию көйләрен, монлы вальсларны барабан тавышлары, экзотик хәрәкәтләр алыштырды.
Дөнья авылны бозды, соңрак без—дөньясын. Киңлеге яртышар метрга җиткән клёш балаклар белән анда тезелгән урыс акчаларын чынлатып яшьләр дөньясының бар пычрагын себерде. Күп тә үтмәс, авыл кагыйдәләренә буйсынырга теләмәгән яшьләр, туган авылларының киләчәген өметсезлеккә ташлап, шәһәргә үк китеп барырлар.
Безне авылдан элекке заманнардагы кебек көчләп сөрмәделәр. Авылдан ник киттек сон? Кешечә яшисе килгәнгә. Ханы, рухы тапталганнарны күреп, шул халәттә калмас өчен!
Көзнен бер көнендә әни эштән соң гына, борчулы кайтты да. берара озак кына урындыкта башын иеп утырды. Әнине мондый хәләтгә
беренче күргәнгә, без. балалар, шым булдык. Бераз вакыт узгач анын почмакка кереп: "Юктыр син Ходам, булсан безне шул чаклы авыр сынауларга ташламас, аз гына булса да җинеллек биреп, дөньясына хаклык индерер идеи" дип такмаклап үкси-үкси жулаганын хәтерлим Азрак тынычлангач, тәүбәгә килеп тәһарәтен алды. Көндәгенә караганда намазын да күбрәк укыды, сәҗдәсендә дә озагырак торды кебек тоелды мина Намаздан сон үзлегенә кайтты. Әйтерсен лә дөньясына, авыл халкын коллыкта тоткан бар түрәләренә күнелендә бер генә үпкә-ачуы да калмаган иде Кич белән башка хатыннар кебек чөгендер басуыннан маллар өчен җыйган чүп үләнен дә барып алмады Ә икенче көнне башланган янгырлар нәтиҗәсендә үләне генә түгел, бөтен кыры белән калды ул чөгендер Шул ук көзне үз эшчеләреннән басуынын чүп үләнен дә күпсенгән колхоз управы Гәверләне (Гаврилов) эшеннән алдылар Беркатлы халык чөгендер өчен икән дип үзара пышын-пышын сөйләшсә, сонрак анын колхоз кассасыннан халыкнын анына да сыя алмаган чаклы акча урлавы билгеле булды.
Бу чорда авылның ярты малай-шазае “Үскәч кем буласын?"- дигәнгә “Гәверлә булам" дия иде. Гәверлә булу, машинада гына йөрү, бушка ашау, кабина ишеген ачып кемгә генә аты-юлы белән кычкырсан да хаклы булу иде. Авылны зар елаткан Гәверләләр ана чаклы да булган, аннан сон да булдылар. Гәверләләрне яратмаучы буын без. Сүзем юк. нәчәлстванын да төрлесе бардыр. Әмма бүгенге акылым белән әйтә алам: Алар арасында кеше хакына кермичә яшәгәне булмый!
Кеше хакына керү гөнаһнын ин зурысы Әни бу сүзне еш кабатлаганга, безнен аңга ул дога урынына сеңде Кеше хакы Кеше хакы белән төзелгән колхоз-совхозлар. башка халыклар хисабына төзелгән Рәсәи дәүләте. Алар шуна кешелексез, хәерче. Киләчәкләре дә өметсез аларнын Кеше хакы үзенне тотмаса, нәселенә кереп, анын каргышы оныкларына төшәчәк. Кеше хакы өчен генә борчылып йөрү түгел, үз хакымны да даулау әле бу.
Менә шуна күрә киттек без авылдан Әлегәчә шуна кайтмыйбыз да
һәр ир бала үз мин-минлеге белән туа. Аларнын елау, киреләнүләре дә үзенчә Үсә төшкәч, ул мин-минлек төрле кызыксынуларга әйләнә Тамчы тама-тама ташны тишә дигәндәй, тырыш авыл баласына шул сәләтенә бәйле үҗәтлеген үстерергә аз гына җай бирсәң дә. кемнәр генә чыкмас иде бездән Юк шул Бер яктан авыл үз тәрбиясенең тыйнаклыгы, икенче яктан дөньяның кая барганын билгеләгән вакыты, караңгылык пәрдәсе белән капланган. Дөрес, аны ертып, шәһәргә китүчеләре дә булды Тик 6v югары белем алучы асыл егетләрдән татар кебек йөзләгән милләтләрнең киләчәген буып торучы КГБ. МВД. урыс армиясе көчен арттыручы роботлар ясадылар Мәскәү тирәсендәге фәнни шәһәрчекләрдә эшләп’ яңа корал уйлап табучы, галәм киңлекләрен яуларга өлеш кертүчеләр дә чыкты безнен арадан. Белегез, бүгенгәчә җир тирәли әйләнүче космик кораблар тагар белеменә таянып оча Шул җайланмалар ярдәмендә татар акылын таркатып, урыс телендә дистәләрчә радио- телеканаллар эшли Алар киләчәктә дә татар хадкынын РәсәИлән башка яши алмаслык итеп милли анын суыралар. Егетләрнең уз язмышлары да халкыныкы белән аваздаш Чит җирләрдә ят яр табып, аларнын нәселләре үзләре ясаган ачышлары—атом төшеннән дә тизрәк таркалды
Авылда калганнарынын мин-минлеге трактор, машина буйсынды рудан ары китмәде Алар эшләп тапкан мал белән күпме гасыр инде ярты Рәсәй халкы җан асрый Безнен мин-минлек кеше агына утырып шуның җырын көйләүгә кайтып калды шул Эх! Үз арбаң булмагач, ни хәл итмәк кирәк сон?
Армия Без дә булдык анда. Күрмәгәннең күрәсе килә, ди бит Бүгенге акылым элек булса ике аягымнын берсен дә атламаган булыр
идем дә. Ә ул чакта горурлык иде ул. Авыл кызлары да солдаттан кайтканнарга гына карый. Җырларын да: “Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр" дип сузалар. Тәрбияли белгәннәр дә инде! Кая бару, кемгә хезмәт итү, кем дәүләтен яклау ул турыда уйланулар юк. Һаман шул гомер бетмәс күрше хакын хаклап йөрү инде.
Без әле, ярый, унсигез яшь тулуга китеп бардык. Анынчы Казан тулай торакларында әниләрсез бер ел иркенлектә яшәп, мендәр атышып уйнап катдык. Шуңа аерылышуның әлләни авырлыгы да тоелмады. Ә дөнья күрми, жылы өйдән китүчеләр күпме булды? Сыкрангандыр җаннар Безнен белән комисия үтеп йөргән 25-26 яшьлек абыйларны күрсәгез иде әле сез. Армиягә дә бара алмый, өйләнә дә алмый. Аларга күпкә авыррак. Бүгенге көндә сыер сатып, армиядән котылып калучылар белән чагыштырганда, бәлкем, кеше ышанмаслык та булып тоелыр. Әмма безнен белән йөрүче ике абыйның берсе армиягә барыр өчен комиссиядә утыручы майорга биш кило бал, икенчесе каклаган каз алып килгән иде.
Армиягә безне Казаннан алып киттеләр. Авылдан китүчеләр белән чагыштырганда тагын бер уңайлык, комиссия үткәрмичә кире борып кайтармыйлар Күпме авыл егетләре шуның аркасында уңайсызлык кичерде. Ике елга, “йә кайтырмын, йә кайтмамын” дип бер җырлап, бер елап бар туганнарың, авылдашларың белән саубуллашканнан соң ике көннән кайтып кер әле. Кабат очрашканда оятыннан кая барып керер тишек тапмассын. Безгә көлке, барын да шаяруга борабыз. Аналар күнеле ниләр генә кичермәгәндер? һәр ата-ананын үз баласын армиягә кеше рәтендә, зурлап озатасы килә. Армиягә китү туйлар уздырудан ким булмаган заманнар. Өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Табын тирәсендә әле 18 яшь тә тулмаган авыл яшьләре: кызлары да, егетләре дә. һәр яхшы теләк өчен берне кабып куярга кирәк. Кем авылдашының исән кайтуын теләмәсен инде? Әнә шулай акрынлап авыл яшьләрен эчәргә өйрәттеләр. Ә бер тәмен татып карагач, теләк кабат уяна бит ул... Икенче көнендә инде буш шешәләр клуб артында тәгәрәп калдылар.
Егерменче гасырның кояшы баткан дәвердә халыклар акрын гына уяна. Рәсәй үлемен якынайтып, без-татарлар да уйланабыз. Бүгенге көндә яшьләрнең булдыклыгы армиядән котылып калуы белән үлчәнә. Шулай да Рәсәй армиясе һаман халыкларны коллыкта тоту өчен жан тартыша әле. Бүгенге заман империяләре озаграк яшәп, акрынрак таркала. Ни эшләмәк кирәк, фән-техника заманы шул.
Авыл көтуе. Авылның бер күрсәткече. Мал-туарның баш санына карап авылның хәл-әхвәлләре, киләчәктәге язмышы турында да күп нәрсәләр сөйләп булыр иде. Көтү көткәндә башта әллә нинди уй-фикерләр туа. Мәсәлән, нигә аны мал-туарны ашату, саклау түгел, ә көтү дигәннәр. Бәләкәй чакта без аны өйгә кайту вакытын көтү белән бәйли идек. Инде менә үсеп җиткәч көтү сүзенә бәйле үзебез дә дөнья көтәбез...
Кояш әле күтәрелә генә. Иртәнге салкын. Ыштан балаклары чыкка манчылып юешләнгән инде. Кояшы да иренеп кенә чыга. Бик озак күтәреләчәк әле ул. Ә батканчы гомер узып китәрдәй булыр Вакыт уздырырга яраган чыбыркысы да, юешләнгәч шартламый бит аның. Мукшы болынын иңләп авылның үзенә якынлашабыз. Унлап ялгыз калган йорт арасындагы бер мунчадан төтен күтәрелә. Бар авылга хуҗа булып, җәен Мәскәү хәтле җирдән кайтып яшәүче “Палкауник” кушаматы алган урыс картының йорты ул. Пенсиягә чыгып, гомеренең соңгы көннәрен туган җирендә көтүе. Соңгы могикан.
Мукшы Чаллысы атамасындагы бу авыл 1724 елда үзендә яшәгән 41 ир кешесе белән искә алына. Элекке татар авылы. 1780 еллар азагында бу уңайлы урыннарга урыслар килеп урнашкач, татарларның бер өлеше акрынлап Яна Салага күченә, соңрак икенче өлеше 1914 елда Яна авылга нигез салалар. Татар тамырын искәртеп, урыс авылына терәлеп торган зиратка бүгенгәчә үлгәннәрне җирлиләр. Хан заманнан ук билгеле Лаеш кичүе. Уракчы, Чаллы башы авыллары аша борынгы Чаллыга үткән юл
өстенә утырган бу авыл.
Урыслар яшәгән заманда авылга якынлашу түгел, бер башы белән үз авылыбызга терәлеп торган болынына да аяк басарга ярамаган Хәзер исә авыл эчендә көтү йөри Туган нигехзәреннән тирә-ягын тетрәтеп торган Ягүр карт, Эләксә дәдәйләр чыгар кебек Тик вакыт кешегә буйсынмый шул Алары гына түгел, күпкә зуррак Түләге дә бетеп, заманында өч йөз йорты булган Шомбыты да ярым татарлашкан инде
Көтү көткән җирләрдән көне буе зират һәм ана орынып торган үле авылнын унлап ярым җимерек йорты күренеп торыр Без калкулыктан калкулыкка күчәбез. Үзәнлектәге сыер, сарык көтүендә үзебез көтүче булсак, дөньясында үзебез дә шул халәттә Дөнья катлы-катлы бит ул. Безгә карап безнен көтүчеләребез ни уйлый икән. Хәер, алар да шул ук язмыш буйсынуындадыр Мал-туар да төрле-төрле Төскә дә. холыкка да Нәкь үзебез, Рәсәй халкы инде Берәүләре мыштым гына чемченеп йөрсә, икенчеләре гел уҗым ягына каерыр Кичен берәүләре тамагы туйганнан әвеш-тәвеш килеп кайтса, икенчеләре көне буе ашап та тамаклары туймаганга җир акырыр.
Фани дөнья-көтү Мәңгелеге зиратта Бер караганда яшәүнен мәгънәсе бик гади дә кебек. Дөньясына кеше буларак сыналырга килгәч, абзарындагы сарык яисә күрше халкында яшәүче дуңгыз дәрәҗәсенә төшеп китмисе иде Яшәү мәгьнәсе-кеше хакына кагылмыйча, үз хакынны гына хаклап, кешечә китү түгелме икән?
Шулай да хаклымын дип акыл өйрәтергә тырышуым түгел Дөньясын аңлар, танып белер өчен зур дәрәҗәле уку йортлары бетереп, көн-төн китапханәләрдә генә казынып яту аз. Ара-тирә шифаханәләрдә йөреп, авыр хәлдәге кешеләрнең хәлен белешергә, зиратларга барып кабер тынлыгына колак салырга кирәк. Базар, вокзал хәерчеләрен күзәтеп, май баскан түрәләрнең үзара сөйләшүләренә игътибарны юнәлтү дә анбелем өстәми калмас.
Безнең университетлар. Һәркем ү< университетын бетерә дигәндәй без дә укыдык анда Элек бердәнбер иде ул. Ленин исемендәгесе һәм физмат факультеты. Керү өчен лә борчылыр урын юк Бердәнбер фәлсәфә. “Без кешедән кимме әллә?" Физика, математикадан нәрсә сорасалар да җавап әзер Беренче имтиханны бишкә бирергә өмет зур, икесеннән кимендә тугыз бал җыярга була. Калганы өчен борчыласы юк-кулда бишле билгеләре белән генә чуарланган аттестат. Ул елларда югары уку йортына керергә өмет иткән, урысчасы такыр татар баласының бердәнбер ышанычы Мондый аттестатсыз бупсан, урыс теленнән сочинение язасы бар. Безгәме инде ул. андый киртәләрне уза алу?
Булдыра алмасак мактанмыйбыз да аны! Беренче имтихан физикадан Биш! Алдан ук белеп торам, мин инде студент Дөрес, күнелдә әлләни шатлык юк Күңелеңне аллан ышандырып куйгач шулай була икән ул. Университетның текә баскычларында тезелеп баскан тәкәббер караимы шәһәр яшьләре алдыннан горур гына атлап беренче катка төшәм Күбесен сонгы тапкыр күрәм, чөнки бер урынга өч кеше Монда шундый закон “йә—син, йә-сине” Казан бит бу Монда, авылдагы кебек, күрше күләмнәргә дә, якын туган-тумача, җан дусларга да таянып булмый Шул. акчаң күп булса гына инде
Беренче сентябрь дә килеп җитте Кәеф яхшы бәйрәм өстенә бәйрәм Бүген туган көнем, университетка укырга барам Тирә-янымда кояштай балкып минем кебекләр йөренә Бер ишләре иңле жинелчә генә танышып, төрле төркемнәргә дә бүленеп өлгергәннәр Бер почмакта үзләренә игътибар җәлеп итеп, кызлар чыркылдаша Күп тә узмады, әлеге күренешкә буталчык кертеп, нәрсәдер шыгырдап алды Лекциягә керергә чакыручы кыңгырау тавышы икән Беренче дәрес Менә музыка уйнар кебек Кереп гу шык Астан өскә таба өстаъләр тезелеп киткән Бер ише алгы урыннврда калса, күбесе арткы рәтләргә, биеккәрәк омтылды.
Менә бер заман укытучы чыгып, тактага нидер яза да башлады Ә
тавыш тынмый. Барысы да ниндидер тантана, үзләренең шушындый зур уку йортына керүләре белән котлауларын көтә... Әмма котлау сүзе озак көттермәде, укытучының: “Күләгәдә урын алдыгызмы, хәзер инде шунын өчен укып бетерә алганчы көрәшегез” дигән тавышы янгырый...
Залда утыручыларның әле берсе дә биш-алты елга сузылачак уку елы эчендә, сиксән алты студентның бары егерме тугызы гына (алары да күбесенчә авыл баласы) диплом алып чыгасын, укытучы кисәткән көрәшнең авыр, бик авыр булачагын белми иде.
Шәһәрнен үз акылы, үз тормышы. Авылча яшәп булмый анда. Киләсең, күрәсең, яраклашасын. Ошамаса әйберләреңне җыясын да кабат авылына юл тотасын. Башка чара юк. Шәһәрдә бары да табигый, бүреләр генә яши торган урмандагы кебек.
Авылдан килүчеләрне шәһәр төрлечә ымсындыра. Берәүләр һушларын җыя алмый кибет-базарларында йөри, икенчеләренен анын кинотеатрлар ала. Биек таш йортларга бикләнеп, “Аллага шөкер газы, суы үзендә"—дип шөкерана кылып ятучылары да күп. Белемгә тартылучыларын милли китапханә әсир итә. Яшь чакларны искә төшереп, хәзер дә анын залларында адашып йөрергә яратам. Кечкенәдән тынгы бирмәгән сорауларыма җавапны да биредә таптым.
XV гасыр башы. Татар башкаласы Сарай хәрабәләр эчендә. Идел буенда тарткалашулардан җан иңри. Кайгы бер килсә, ялгыз гына йөрми бит ул. Үзара тыныша алмаган бертуганнардан әйтерсең лә Ходай үзе йөз чөергән. Инде ничә ел корылык килеп, ачлык, төрле чирләр адәм башларын кыра. Үзенне мәңгелеккә килгән кебек хис итсәң, гомер ахыры тизрәк килә шул. Алтын Урда таркалган, урталыкта калган Нугай татарлары бер-берсенә баш бирмәс ун йортка бүленгән. Аларнын бер ише әле күпме генә гомер элек чәчәк аткан шәһәр хәрабәләре арасын иңләп көтү көтә. Икенчеләрен тормыш кытлыгы борынгы болгар җирләренә китергән. Алары да Чулман кичә. Бу якларның кырыс табигатендә бары утрак тормыш белән генә яшәп була шул. Ә анын өчен урман кирәк. Нугай халкының бер өлеше тел-тамырлары уртак казандылар арасында төпләнеп кала. Атар күчеп килгән җирләр, Мишә елгасы буйлары. Казан арты, Чаллы төбәге халкы белән чуарлана. Сонрак берара әле ул далача фикерләгән нугайлар йогынтысында да калып, киләчәктә булачак ызгыш-талашларга да бер җирлек калдырачак..
1549 ел. Чаллы кирмәненен көл-күмере белән җил шаяра. 1552 ел. Казан кан эчендә. Татар җирләрен болгатып, һәрчак хәрәкәттәге дөнья тетрәнә. Казан язмышына битараф калган Нугай бәкләре кабат берләшә. Бу юлы урысларга каршы 1553 елда Казанның көндәше Чаллы ныгытмалары яңадан торгызыла. Нугай даласыннан хан итеп Йосыф мирзаның улы, Сөембикәнең энесе Гали Әкрәмне чакыралар. Кяферләрнен мәкере билгеле. Тиздән атарнын канлы куллары Нугай җирләренә дә сузылачак. Әмма сонга калып килгән акыл белән кара көчләрне жинәрлек түгел инде. 1556 елның язы. Көттереп килгән кыштан соң. катлам-катлам көл белән ашланган туфрактан баш калкытучы яшеллеккә кабат Чаллы кирмәненен дөрләп янган саклану буралары ава...
Шәһәрләренең ныклыгы татар халкын саклап кала алмаган. Ә иман ныклыгына, халкының бердәмлегенә кайчан ирешелер? Каршыбызда 20 гасырнын сонгы елы. Әзме-күпме татарны саклап калган вакытта үзгәрә. Өметләре генә акланырмы?
Татар халкы язмышы әйтерсең лә тулысыңча Чаллы төбәге тарихында чагылыш таба 1774 ел. Июль башы. Татар халкы жае чыгуга үз дәүләтен кайтаруга өмет тотып кабат баш күтәрә. Чистай кичүе аша Чаллы төбәгенә үз яраннары белән Бәхтияр Канкаев чыккан. Аңа ярдәм кирәк. Тирә-як авыллар халкы бүгенгәчә “Бәхтияр үзәне” дип йөртелгән Көчек (Биектау) авылы янындагы болынлыкка агыла. Җыенда Бәхтиярне бердәм хуплаган
300 дән артык ир-атнын йөзгә якыны, шул ук көнне походный старшина, крашен татары Герасим Сабаев җитәкчелегендә Чистай кичүен сакларга китә .Анда аларга Көчек авылы кешесе Токтамышев Мәһди җитәкчелек итә. Пугачев явынын төп көчләре дә алар ярдәмендә Чулманны кичә Калган ирләрнен бер өлеше авылларда сакта калса, икенче өлеше, йөз башы Туктар Юзкәй җитәкчелегендә, хәзерге Балык Бистәсе җирләрендә көч туплап, хәрәкәт итә
Баш күтәрүчеләр Казанны алып, урыс гаскәренә күп зыян салсалар да, өстәмә килгән дошман көчләренә юлыгып җинеләләр Күбесе авылларга тарала Күп тә үтми, аларны эзәрлекләп урман ягыннан Кала тау өстенә. ике менде жәза отряды килеп урнаша Бу отряд килгән юл халык телендә бүгенгәчә "казаклар юлы” атамасында йөри Чаллы кирмәне каршындагы үзәнлеккә дә урыс явы кереп тула. Азар баш күтәрүчеләрнең мөмкинлекләрен чикләп Чистай кичүен ябалар. Баш күтәрүчеләр камалышта кала. Кабат азатлыкка, татар дәүләтен торгызырга омтылган Чаллы төбәге халкынын әсир төшкән азамат ир-атлары кирмән каршындагы үзәнлектә җәзалап үтерелә.
1920 елларда кирмән каршындагы бу үзәнлек янында Казаклар авылында яшәгән Гали бай тарафыннан су тегермәне төзелә Үзәнлектән балчык алганда җир катламыннан бик күп кеше сөякләре, кылыч-сөнге, шул чорга караган утлы кораллар чыга Актарылган тарих җәберләнгән милләт, дөньясын үзгәртергә омтылган язмышлар. Азар тагын күпме озата барыр безне?
Кабат китапханәдә утырганнар искә төшә Чаллы төбәгендә чыккан 1938-41 елларга караган "Кызыл Йолдыз” гәҗитләрен актарам Тарихтан сабак алырлык вакыйгалар күп сакланган анда. Революция, колхозлашу чорларында искелекне юкка чыгарырга чәчрәп чыккан авыл активистларының күплегенә исем-акылым китә Нинди генә чаралар үткәрмәгән дә. нинди генә союз-берләшмәләр төземәгән алар Арада ин кыюы “Сугышчан Алласызлар союзы" Шунын нәтиҗәсендә Биектау (Көчек) Ямаш. Күгәрчен һәм төбәктәге башка авылларда мәчетләр тартып азынып клубка әйләндерелгән. Гәҗит саен дин әһелләренә, авылнын иманын саклап калырга тырышучы халык вәкилләренә яла ягу. Соныннан чарасы да күреләчәк. Кайсын-кая таркатып, ин жинел котылганын да кимендә ун ел төрмәгә утыртачаклар Бу гәҗит битләреннән бүгенге көндә күпләр үз әби-бабаларынын язмышын белә ала. Бары яла ягучылары гына билгесез Аноним хатлар "күрүче', "белүче", "элемтәче", "хәбәрче" һәм башка шуна охшаш имзалар белән тамгаланган
Бүгенге көндә безгә милләтнен үсеш юлында загын да биегрәк үрләр яулау, хыяллану урынында, гасыр башындагы милли үсеш дәрәҗәсенә җитү мөмкинлеге турында уйланырга кала. Кая ул элекке дәрт, көч? Нигә бүген, милләтнен әхлакый яшәешенә мөмкинлекләр туган заманда, авылнын тавышы элеккечә көчле яңгырамый? Нәрсә булды безгә’’’
... 1985 ел башы. Университат залларының почмагында сөйләнгән сүзләрнең тавышы артып, кызу бәхәсләргә әйләнгән вакыт Фәнни коммунизм серләренә төшенеп, укытучылар белән бәхәскә дә керелә Ә алар тәнәфес вакытларында тәмәке төтененә күмелеп башкачарак фикер йөртсәләр дә жавап-лекцияләрен һаман ла элеккечә үткәрә Тамагыңны телең белән туендыргач, авызга хуҗа булырга туры килә шул Кемнең ашаган табагына төкергәне бар Аннан, дөньясының кая барып чыгасын кем белгән әле Үзебез дә артык бәхәскә кермибез Безнен лә имтиханнар биреп, диплом аласы бар Вакыт агышы, кешенен ни уйлап, сөйләнүенә генә карамый ул. Кемне нәрсә кызыксындыра бит әле Хокуксыз калган "олы абый" "жид"ларны сүгә Ә безгә, авыл малайларына, шул кимсетел тәннәр" дәрәҗәсенә җитү дә чынга ашмас хыял булып кала бирә
Дүрт гасырдан артык дәүләтсез калган халыкмын, бары тамак ягын
гына кайгыртудан ары әлләни алга киткәне юк. Язмыш үзен дә ашатырга, башкаларнын да тамагын туйдырырга мәжбүр иткән аны Шунлыктан үткәне белән киләчәге турында уйлар вакыты да юк, теләге дә күренми.
Безнен халыкка читләргә охшап яшәргә тырышу хас. һәрхәлдә, бүгенге язмышы башкаларга бәйле. Җитмәсә, вакыт та зур тизлек белән, татар яшәешенә яна киртәләр тудырып, дөньясын үзгәртә. Сонгы дистә елларда булып узган үзгәрешләрдән ис китәрлек. Яна төр видеотехника, санаклар тирә-ягыбызны урап алган. Бүген алардан башка тормыш алып баруны күзаллавы кыен инде. Бу яналык-үзгәрешләргә. бер уйлаганда, шатланырлык, икенче караштан, куркыныч та. Без үскәндә бердәнбер белем чыганагы, матурлык дөньясының көзгесе китап иде. Ә хәзерге тәрбия, белем бирүчеләре дә шул ук жиде ят жирдән килүчеләр. Элек без бала-чаганы куркытып үстергән жен-шайтан нары да шулар кебек.
Бүгенге көндә олы яшьтәгеләр “Дөньясы кая барып чыгар икән, яшьләр бик азынды" дип зарлана. Заман үзгәргән саен буыннар арасында каршылык туа. Әллә без яраклашабыз, әллә заманасы үзгәрә. Дөньясының казанында кайнап, яшьләр үзгәрсә, ата-аналары үткәннәре белән үз дөньяларында кала бирә. Каршылыкның башка төрлесе, өметләндергәне дә бар Көннән көн яшьләр иманга килә, картлары тузына. Хәер, киресенчә булганда, буын саен бары да кирегә барып дөньясы да бетәр иде Үткәннәрнең тәрбиясе шундый булган күрәсең, җитмеш ел тәрбияләнгәне, ике-өч елда гына тәртәдән чыкмас иде.
Татар халкы дөньяның бөеклегенә дә менгән, упкынына да төшкән милләт. Без бер яктан хисле, түземсез. Икенче карашка бездән дә сабырлары табылырмы икән? Кабат дөньясы, яшәеш өчен мөмкинлекләр тудырып, татар язмышын вакыт агышында сыный... Үзебез генә тормыш авырлыкларыннан тураеп, бүгенге халәтебездән котылып өлгерербезме?
Шул өметле киләчәккә йөз тотып, кайчандыр тормыш кайнаган борынгы Чаллы шәһәре үзәгендә басып торам. Анда үткәннәрне искә төшереп, балчык үрләргә кысылып җил улый. Аяк астында, шул чорның кайгы-шатлыкларын искәртеп, савыт-саба ватыклары шыгырдый. Тагын да астарак, катлам-катлам жирдә безнен укылмаган тарих ята.
Чаллы төбәгендә бүген дә тормыш дәвам итә. Без-шул үткәннәрнең варис-оныклары. Чаллы шәһәрчеге-ата-бабаларыбыз нигезе. Тирә- ягындагы зиратлар-мәнгелек йортлары. Күпме кан, күз яшьләре түгелгән бу урында. Әйтерсең лә бары кайгылырдан гына торган дөнья бар нәфрәтен безнен халыкка юнәлткән. Ихтыярсыздан Хәлфә бабайнын халык телендә сакланып калган сүзләре искә төшә: "Кала тауны Хан корды, тирә ягы яу булды, тездән ары кан булды...”
Үткәннәрдән кабат чынбарлыкка кайтам. Каршымдагы тарихи урын актарылган, җимерелгән. Изге чишмәләре ләм белән капланган. Чүп баскан зиратларында көтү йөри. Тирә-ягында. тарих катламнарын изеп, заман техникасы үкерә Әйтерсең лә вакыт безгә, кеше гомере чикле, дөнья малы жыеп бетерерлек түгеллеген искәртә. Бүгенге көндә бабаларыбыз нигез-йорты бездән игътибар, кадер-хөрмәт һәм хәер-дога көтә. Тик ис-акылына килеп, гыйбрәт алучылары гына табылырмы?
Кешене вакыт сайлый һәм ул яшәүнең һәр мизгелендә сынала. Мин сезнең арада яшәдем. Уй-теләкләрем, өмет хыялларым да шул хакта. Яшәү мәгънәсенең хакыйкате бер булса да, барыр юллары төрлечә анын. Уйланучылары да булмый калмас әле.
Серлелеге белән мәңгелек хакыйкатькә дәгъвә иткән дөнья бит бу!
1999 ел.