Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИЛЛӘТ ТӘРӘКЪКЫЙ ИТТЕРҮ


(ЕГЕРМЕНЧЕ ГАСЫРНЫН ӘҮВӘЛГЕ ЕЛЛАРЫ)
өсәен ысулы жәдидә мәдрәсәләреннән берсенен нн яна фикерле шәкерте һәм мәдрәсәнең могтәбәр вә тырыш гакаидханнарыннан берсе иде Ул күптән мәдрәсәләрнең мантыйк оясы булуыннан зарлана һәм күптән үк тәфсир, хәдис вә фөнүне жәдидә кирәклегенә ышана иде. Үзенә фикердәш дип уйлаган шәкертләр белән тугры килгәндә, милләтнен артта калуы тугрысында сүз ачылса. Хөсәен, мотлакан, ул фикергә иштирак итә һәм бу бәланен мәдрәсәләремездә тәфсир, хәдис вә сиярен-нәби укылмаганлыктан һәм мөселманнарның үзара иттифак тормаганлыкларыннан килгәнен бер дә генә дә шөбһә итмичә сөйли иде
Хөсәен заһири тормышында да башка шәкертләрдән аерыла иде Мәсәлән, мәдрәсә низамына мохалиф икәнчелегенә карамыйча, ул озын камки кими, бәлки озынрак кына, татар киемчесе теккән пиджак киеп йөри һәм «эре*рәк мәҗлесләргә барырга туры килгәндә дип саклап тота торган катыргы якага да малик, вә чәче дә. башкаларныкыннан озынлыгы өстенә. кәләпүштән бертөрле купшы булып күренеп тора иде
Хөсәен яна чыккан рисаләләрнен һәрберсен укый һәм менә инде икенче ел «Тәрҗе-ман»нын да мөштәрие иде. Моның өстенә ул зыялылар мәҗлесеннән дә калмый Сәгыйть казыймын Казанга һәр килүендә номерасына барып күрешә вә яна фикерләр тыңлап кайта вә. боларнын нәтижәсе уларак. тәфсир вә хәдискә көннән-көн ихласлана вә итгихаднын кирәклегенә ныклап ышана бара иде
Хөсәен һәрбер үзе шикелле милләтнен нидән тәрәкъкые терәлеп торганлыгын белгән кешеләргә бу вакытта, ягъни • заманымыз- заманы тәрәкъкый* булган вакытта, эшкә тотынуны фарыз дип белгәнлектән, үзе дә эш башларга карар бирде Аныңча, хәзер мөселманнарны иттифакка китерер өчен, мотлакан, җәмгыятьләр ясарга вә шул васита белән берләштерергә кирәк; шуннан сон тәрәкъкый булачак иле. Ул да үзенен әүвәлге эшен җәмгыятьтән башларга беркетеп куйды да шәкертләр арасында янарак фикерле дип белгәннәренә сүз дә салгалаштыра башлады Озак та узмады. Хөсәен алты кешелек бер җәмгыятьне булдырды Җәмгыятьнең мәжлесе киләсе пәнҗешәмбедә «Сарай* номерларының берсендә булачак вә алты әгьзанын һәрберсе мәжлескә берәр мәкалә яхуд. үзләре сүземчә. нотык хәзерләп барачак булдылар
2
әнҗешәмбе көн. сәгать ике тулганда. Хөсәен килеп. «Сарай« номерасыннан берсен ишгаль дә иткән иде Ул бу көн үзенең милләт тәрәкъкый иттерү юлындагы әүвәлге хезмәтенең җимешләрен күрәчәк булганга, үз-үзенә бөтенләй гәгажҗебсез кала алмады. Аныңча, бу җәмгыять, бер дә шиксез бик
Х
П
тиз арада зураеп, милләтне бик күп тәрәкъкый иттерәчәк вә бик зур эшләр эшләячәк иде Менә җәмгыятьнең ике әгъзасы—Йосыф һәм Мөхәммәтҗан да килделәр Боларнын әүвәлгесе үзенчә бик нәфис вә күп мәгънәле шигырьләр язучы «шагыйрь» вә икенчесе дә һәр яңа мәсьәләләргә аять, хәдистән ждвап эзли торган «тәрәкъкый пәрвәр мөдәкъкыйк» иде. Номер ишегеннән кергәндә, боларнын йөзләренә чыккан җитдият вә фәхер шулкадәр зур иде ки, Англия лордлар палатасының рәисе дә. бәлки, ул хосусы белән болардан уздыра алмас иде.
Болар һәр икесе сынар куллап кына Хөсәен белән килеп күрештеләр һәм. бүлмәдә бер дә ят кеше юк икәнлегенә тәмам ышангач, баш киемнәрен салып, ялашбаш калдылар һәм, арлы-бирле йөренә-йөренә. җәмгыятьнең файдасы хакында сөйләштеләр Болар арасында Иосыф, ни сәбәп беләндер, үз-үзеннән бик риза шикелле күренә шатлык белән тирләп, манлаен еш-еш сөртә, борынын тарта һәм язып килгән шигырьләр кәгазен кесәсеннән чыгара башлап, яңадан урынына куя иде. Җәмгыятьнең калган өч әгъзасы да килделәр. Боларнын арасында озын гына буйлы, озынча битле саргылт мишәр һәммәсеннән картрак вә. үз уенча, һәммәсеннән гакыллы вә галимрәк иде. Шуңар күрә дә җәмгыятьтән үзенә вә фикеренә хосусый ихтирам көтә иде.
Шәкертләр, озак уйлап тормыйча, алты прибор һәм унсигез пәрәмәч китерергә куштылар. Вә үзләре, әүвәл коридорны тәфтиш итеп кереп, ишекне бикләп эшкә керештеләр.
3
әҗлеснең башында Хөсәен үзенең өч көннән бирле тырышып хәзерләгәне нотыкны басып сөйләде. Нотык бик озын, тәкрарларын ташлап, кыскарак әйткәндә, шушы мәфһүмнән гыйбарәт иде: «Милләтемез артка калган, әмма руслар вә башка милләтләр тәрәкъкый иткәннәр, милләтнең артка калуына сәбәп. Коръән вә хәдис буенча йөрмичә, «Вә әгьтәсыйму бихәблиллаһи җәмиган вә лә тәфәррәку» аяте Кәримәсенә буйсынмаганлык. Менә башка милләтләр, мәсәлән, япуннар иттифак аркасында никадәр бәхетле булганнар. Әмма без. мөселманнар. Коръәндә бөтен гыйлем бар икәнен вә әүвәл дә мөселманнар бөтен җир йөзенә гыйлем чәчкәннәрен онытып, аларны башка милләтләргә биреп, үземез иттифаксыхтанып бу хәлгә калган. Хәзер милләтне тәрәкъкый иттерү, мотлакан, җәмгыятьләр васитасы белән генә мөмкин, җәмгыятьләр булып, иттифак булса, һәммә нәрсә җитешәчәк. Шунар күрә һәр мөселманга иттифак вә итгихад фарыз. Менә бу җәмгыять тә шул фарызны өстән төшерер өчен кирәк». Моннан сон Хөсәен җәмгыятькә рәис сайлауны гарыз итәргә уйласа да. теге мишәрнең сайланасы киләчәк вә, сайланмаса, җәмгыятьтән чыгачак, ләкин сайланса, бик үз сүзле кеше булганлыктан, күп уңгансызлыклар!а сәбәп булачак икәнлеген уйлап, хәзергә рәис сайламыйча, сәркәтиб кенә сайлап торырга гарыз итте. Мишәр һәм Мөхәммәтҗан әфәнделәр һәр икесе дә, мөтәрәкъкый милләтләрдә җәмгыять рәиссез булмый икәнчелеген сөйләп, сайларга тиешлеген дәгъва кылсалар да. Хөсәен Сәгыйть казыйның бервакыт: «Аурупадагы җәмгыятьләр һәммәсе рәиссез булалар»,—дип сөйләгәнлеген дәлил тотып, болармы илзам итте. Катиблеккә Хөсәен сайланды.
Моннан сон җәмгыятькә исем бирү мәсьәләсе кузгалды. Йосыф—«Багыйсе тәрәкъкый», Мөхәммәтҗан—«Әл-мөэмине кәл-бөньяни яшәдде бәгъзаһу бәгъзан», Хөсәен—«Әл-иттихад» исемнәрен гарыз иттеләр.
Моңа кадәр тик торган мишәр әфәнде урыныннан торып вә бик ышанычлы сурәттә «Әл-горвәтел-вөска» исемен бирергә кирәк икәнчелеген сөйләде. Дәлилләре дә куәтсез түгел иде. Әүвәлән, ислам философларыннан Җамалетдин әл-Әфгани үз китабына кушкан исем. Саниян, бу исем. Коръәннән алынганга күрә, һәрбер мөэмин-мөселманга гам Салисән, матур. Ләкин Хөсәен ни өчендер бу дәлилләрне хисапка алмыйча. «Әл-иттихад» кушарга кирәк дигән дәгъвасында дәвам итә иле Хәер, ул да бөтенләй дәлилсез түгел иде. ул кәнеж төрекләрнең җәмгыятьләре һәрвакыт шундый «Иттифак». «Иттихад» дигән шикелле исемнәрдә була икәнен
М
сөйләде Җәмгыятьнен дә Мөхәммәтхан белән мишәрдән башка әгъзалары Хөсәен тарафына күчеп. «Әл-иттихад» исеме кабул ителде
Нәүбәт мәкаләләр укырга килеп житте. Әгъзалар бер-берсен. «син әүвәлдә». •мин соңыннан- дип. берникадәр кысташканнан сон. Мөхәммәтхан, фахиранә генә кесәсеннән зур табаклы кәгазь чыгарып, тамагын кырып, бераз үзен төзәткәләп укырга тотынды
«Хәмед вә салаваттан сон. диямез ки. безнен мөселман милләте, артта калып, тәрәкъкыи итмәгәндер, чөнки пәйгамбәр әфәндемез галәйһиссалаваты вәссәламнын сөннәтләрен аяк астка таптадылар» —дип башланган бу мәкаләдә милләт тәрәкъкый өчен кирәк нәрсәләр аять, хәдис белән исбат ителгән иде Бу мәкаләдә -таләбел-гыйльми фаризатен». «отлөбеть-гыйльмә вә ләү биссыйни» хәдисләре, иттихад фарызлыгын күрсәтә торган аятьләр һәм ысулы кадимәнен балалар өчен бик зарарлы, хәтта тәжвид бу тарикта бөтенләй укытылмый икәнлеге, вәхаләнки Җәзиридә; «Вәл-әхзе биттәжвиди хәтмен ляземен. мән ләм йөжәүвидел- Коръәнә фәһүә асимен». дигән икәнчелеге һәммәсе бар иде
Мөхәммәтхан укып бетергәч, жәмгыять әгъзаларының җөмләсенә бердән татлы гына карап та торды; анынча. бу мәкаләдән сон инде милләткә, бер дә төртелеп тормыйча, алга тәгәрәп китәргә генә калган иле Моннан сон укырга мишәр әфәндегә гарыз итсәләр дә. ул. язган нәрсәсе бик мөһим булганлыктан, бөгенрәк хиссият калдырыр өчен, үзенең ин ахырдан укыячак икәнен сөйләде
Нәүбәт Госсам әфәндегә иде Госсам әфәнде. күл төрек романнары укыган бик тәрәкъкыи пәрвәр вә «мәгълүматлы» кеше булып, инша куәсенен дә зурлыгы белән мәгъруф шәкертләрдән берсе иле. Госсам әфәнде нотыкны башлар алдыннан бер мәртәбә әгъзаларның йөзләренә карап алды да тиз заманда бөтен жәмгыять монын бу кадәр әдәби язганлыгына исләре китәрлеген атлан белгән шикелле, көшлек тавыш белән укырга тотынды
«Җәмгыятьләр нәя лязем? Җәмгыятьләр бәни бәшәрнен тоткасы вә һәр милләтнең багыйсе тәрәкъкый вә тәгалиедер Бөтен көррәи әрызда нәкадәр мөтәрәкькый милләтләр варса. һәпсе жәмгыятьләр васитаснлә тәрәкъкый итмеш ләрдер Бакыңыз, әфәнделәр, миләле саирә нәсел тәрәкъкыи итмештер Күз унымыздагы кечек Япуния кыйтгасы шу жәмгыятьләр васитаснлә шу бөек чин милләтен зир вә зәбәр итте дип башланган бу мәкаләдә милләтнең бөтен тәрәкъкые шул җәмгыятьләргә генә туктап тора; бурлар, шушындый жәмгыятьләр ясап, Англияне җиңгәнлекләре. шул жәмгыятьләр аркасында Франциядә ннкддәр мәгариф барлыгы, хәтта Америка «|)әтех итүчетәр лә шул җәмгыятьләр аркасында фәтех иткәнлекләре күрсәтелгән, һәм. әүвәлдә. шушындый кечкенә кечкенә жәмгыятьләр ясап, аннан сон. шул җәмгыятьләрнең берничәсе бергәләшеп, зуррак жәмгыять ясап, вә ила гайрен-ниһая бара торгач, бөтен мөселманнарның бер җәмгыятькә җыелулары тиеш икәнчелеге -исбат» ителгән иле
Җәмгыятьтә мәкаләләр тугрысында мөхакәмә булмаса да. Госсам бу мәкаләнең жәмгыять әгъзаларын хәйран калдырырга тиеш икәнчелегендә бер лә шөбһә итми вә шуңар күрә әгъзаларның әле берсе, әле берсенә «Нишләттем, яхшы иттем бит!» дигән шикелле итеп карый иде. Хәер. 6v караш бетектәй ждвапсы) калмады, мишәр әфәнде дә анар «Син роман күп укыганга әдәби язсаң, менә минем мәкаләдә нинди тәхкыйклар бар икәнен күреп торырсың'- дигән шикелле итеп, озак карап торды Ләкин болар бер берсен ашашмадылар Шунар күрә «милләте исламның иттифак вә иттихалы» бозылмый кала длды
Моннан сон укырга Йосыфка гарыз итсәләр дә. у г укыячак нәрсәсенең шигырь икәнлеген, шунар күрә дә ин ахырдан укылуы муафикъ икәнен сөйләп, имтинаг игте
Теләсә вә теләм.гсә дә. мишәр әфәндечә укырга лязем булды Ьу әҢк озын буйлы вә кин җилкәле кеше булып, шул хасиятләренең кадерен у ге белә иде. Шунар күрә дә ул укыр алдыннан, хазирунга карап, кечкенә генә бер мәзәк (мөзах) тә ясап алды
-Мин дә басып укер идем дә. берегезгә дә башләрегезне сузып карәргә кирәк булыр дип куркам, хи. хи. хи
•Әлхәмде лиллаһи рабби г-галәмин вә саллаллаһе галә сәйеднл-мөрсалии
әмма бәгьдә, и жәмәгате мөслимин, белегез вә агяһ улыңыз ки, безнең бу диярдә миссионерлар заһир улыптыр...»—дип башланган бу озын «нотык»та миссионерларны Коръән кәрим, хәдис һәм Сәгыйть әфәнде рәддияләреннән алынган дәлилләр белән бик каты илзам иткән иде. «Нотык»та мишәр әфәнде, дәһриләрдән дә бик каты көлеп, аларны да бик каты илзам итте. Мәкаләдә, дәһриләргә хитаб итеп, болай ди:
«Й мәлгун дәһриләр, әгәр сезгә бер мән: «Бу көн мин балта остасыннан башка, үз-үзеннән ясалган кимә күрдем»,—дисә, сез ышанмыйсыз. Бәс, ничек итеп, шушы җир вә күкләрне бер санигьдан башка вөҗүдкә килгән дисез?» Мәкаләнең бу жиренә житкәч, мишәр әфәнде, галәбә иткән бер гаскәр башлыгының ифтихары белән бераз туктап, хазирунга карап та торды Моннан сон да инсафка килмәгән дәһриләрнең моганид икәнчелегенә ул бик каты ышанган иде Мәкаләнең ахыры тагы да житди вә тагы да гүзәл иде:
«Әгәр дә алар һаман шулай безнең дингә каршы торсалар, шунчалаен алла белән ямин итәм ки, жирләре вә күкләре яратты, безгә дияре исламга һиҗрәт фарыздыр!»—дип гәмам була иде.
Мөхәммәтҗан әфәнде, мәкалә тәмам булуга, чыдый алмады:
—Бәрәкәаллаһ, афәрин!—дип кычкырып та җибәрде.
Мишәр әфәнде дә эченнән генә: «Ля йәгьрифе зәвилфазлы илля зөвир»,— дип уйлап, тамак кырып, яулыгы белән манлаен сөртеп, калган ярты пәрәмәчен ашарга тотынды.
Хәзер нәүбәт Йосыфка җитте. Ул шигырьнең никадәр әһәмиятле икәнчелеген яхшы белә иде вә шуңар күрә нәсерләр укылган формада гына укылуын жаиз күрми иде. Акрын гына бүлмәнең уртасына килде, аякларын ике яккарак каратып басты һәм хосусый бер гайрәт белән укырга кереште:
<И безнен йоклап яткан милләтемез!
Уйган инде, җитәр вакыт—сискәнермез.
Уйганмасан, жәһаләт битлеген киеп.
Жаргычтаныр. һәлак булып, битләремез»,—
дип башланган бу озын касыйдә милләтне тәрәкъкый итәргә бик кыстаган иде. Ахыры тагы да «гүзәл» бетә иде:
«И мөселман, уйган инде, уйган, уйган, Инша алла, тәрәкъкый булыр кидешемез!»
Шигырь укылып тәмам булгач, «Әл-иттихад» әгъзалары төрле яктан: «Афәрин!»—дип кычкырдылар Йосыф та үзенен «милли шагыйрь» булып китүеннән хосусый ләззәтләнде.
Моннан сон җәмгыять, бу кыйммәтле «әдәбият Тәзкирәләрен» җир йөзендә ила яумы 1 кыямәти бакый итәр өчен, «Тәрҗеман» газетасына җибәреп бастырырга карар бирде. Киләчәк җыелышуга Мөхәммәтҗан вә мишәр әфәнделәр үзләренең ■Бәян эс-сәнә»не тәрҗемә итеп китерәчәкләрен сөйләп, сөенче алып куйдылар.
4
әгать дүрт тулу сәбәпле, шәкертләргә таралырга да вакыт җиткән иде. •Әл-итгихад»чылар, половой белән хисап күреп, унберешәр тиен акча түләп, икешәр-икешәр чыгып китә башладылар. Мишәр вә Мөхәммәтҗан әфәнделәр, коридорда очраган школьникларга карап вә аларны дәһрилекләре өчен кызганып, хәзер генә укылган мишәр әфәнденең мәкаләсен боларга укытсаң, никадәр савап булыр иде бит дип уйлыйлар: Госсам әфәнде дә, әгәр мөселманнар җәмгыятьләр ясасалар, хәзер тәрәкъкый итәрләр иде бит. дип ышана Хөсәен әфәнде дә юлда очраган ямшикларны итгихад кирәклеген белмәгән өчен кызгана вә һәммәсе бергә бу җәмгыятьтән сон милләт тәрәкъкый итә башлар инде дип игьтикад итәләр иле.
1908