Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТАЛАР ДА БУЛМАСА...


Рафаил Газизов исеме соңгы еллар матбугатында еш күренә. Әлбәттә, әдәбият мәйданында күренгән яңа исемнәргә башта беркадәр сагаебрак карыйсың. Кем ул? Нәрсә турында яза9 Инде әлеге авторның күптән түгел генә дөнья күргән «Кичер, кичерә алсан» («Татар китабы» нәшрияты, Казан, 1998) хикәяләр җыентыгы кулыма килеп кергәч, аны кызыксынып укып чыктым Р. Газизов кеч кенә-кечкенә генә хикәяләрендә авыл тормышын, төрле язмышларны ачып бирергә омтыла. Анын геройлары—гади авыл кешеләре. Хикәяләрдә, кечкенә генә детальләр ярдәмендә, авыл яшәеше, кешеләре шактый киң планда чагыла. Тискәре яктан күрсәтелгән персонажларда байтак. Бусы да табигый. Шуна күрә авторның әсәрләре тормышчан, геройлары, ничек бар, шулай тасвирланган.
Р Газизов үз хикәяләрендә төрле һөнәр ияләренә, төрле чорларга мөрәжәгать итә. Аерым әсәрләрендә үткән белән бүгенгене бәйләп, чагыштырып карарга да омтыла. Менә «Җиңүчеләр» хикәясе. Ул беренче карашка әллә ни зур проблема, идея дә күгәрмәгән шикелле Сюжет та гади генә Яз көне, әле сугыштан кайтып, өйләнешүләренә берничә генә ай үткән ике яшь гаилә—Гарәфетдин белән Нуридә һәм Шәкүр белән Хөснури сыерларына ашатырга салам эзләп басуга чыгалар Менә шушы эпизодта геройларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте, дуслыгы ачыла да инде Эчкерсез ярдәм итү, игелек эшләү кебек күренешләр югала барган бүгенге көндә әлеге геройлар үрнәк булып торырлык. Хикәя азагында автор бу күршеләрнең Варшава, Прага. Берлинны алып, авылга жиңүчеләр булып кайтуларын ассызыклый. Ягъни, сугыш вакытындагы жиңү белән менә шушы көнге язгы ташу алдыннан, зур авырлыклар белән булса да исән-сау салам алып кайтучыларның жинүләре арасында параллель үткәрелә Авторның әйтергә теләгән төп идея-фикере дә шунда ачыла кебек. Автор дуслыкның сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормыш агышында да бик кирәк һәм алыштыргысыз булуын күрсәтә, безне һәр эштә бердәм, тату булырга чакыра
«Кашыклар» хикәясендә дә шуна охшашрак проблема. Сугыш чоры авылының тормыш-көнкүрешен тасвирлаганда автор кеше күңеленең матурлыгын, изгелеген катлаулы вакыйгалар, уйлап чыгарылган каршылыклар эчендә түгел, ә бәлки Р. Газизовка хас булганча, гади, тормышчан хәл-әхвәлләрдә ача. Сугыш чоры кешеләре яшәешен автор гади бер детальгә—агач кашыкларга—бәйли. Хикәядә чынбарлык һәм хыял беркадәр каршы да куела кебек. Ә төп фикер, унбишләп хатын-кыз белән Ташлы авылына чәчүлек орлыкка җибәрелгән Мәгьсумбикәнен кибет киштәсендә «матур, ялтыравыклы» агач кашыкларны күргәч туган хыяллары, кечкенә генә куанычлары, һәм тирә-юньдәге кешеләрнең моңа мөнәсәбәте белән бәйле. Алда карап үтелгән хикәядәгечә, биредә дә дуслык, бер-беренә ярдәм итү кебек сыйфатлар үрнәк итеп, үзәккә куела Ваидовка авылы марҗаларының бу хатыннарга мөнәсәбәтен ачканда да автор әлеге принципка таянып, уңышлы сәнгать чаралары ярдәмендә эш итә.
Авыл кешеләрендә буыннан-буынга күчеп килгән матурлыкны, аларның гадилеген, шаянлыгын һәм уңганлыгын мактау белән бергә, әлбәттә, автор тормышыбызда яшәп килгән аерым тискәре күренешләр турында да яза. Әдәп, әхлак, экология проблемаларын күтәрә. Хыянәт, әләк, яхшылыкка—явызлык эшләү кебек күренешләрнең авыр нәтиҗәләрен күрсәтә. Бу китаптагы «Гаян абый хат укый», «Кил. килештер», «Куян бәлеше». «Җәбир», «Куштан», «Игенче», «Өй өмәсе». «Богзай» кебек әсәрләр шуна мисал була ала
«Куян бәлеше» уңышлы гына язылган Биредә автор авылның күзгә әллә ни ташланып тормый торган ваклыкларын да тотып ала һәм күрсәтә алган Төп фикер исә табигатьнең пычрануы, юкка чыга баруы турындагы борчулар белән бәйле Дөрес, биредә вакыйгалар агышы, геройларның бирелеше уңаеннан беркадәр уйланырлык, автор белән бәхәскә керерлек урыннар бар шикелле. Чөнки Дәүләтхан кебек табигатьне яраткан, аның юкка чыга баруына борчылган герой, тереклекне тагын да корытырга—ауга чыгарга—җөрьәт итмәс иле кебек. Нәкъ менә шушы урында автор үзе дә, үз-үзенә беркадәр каршы килә шикелле.
Китапка кертелгән әсәрләрнең иң унышлысы һәм күләмлесе ул. әлбәттә.
Р
«Кичер, кичерә алсан » хикәясе Төп герой Барый образы аша автор бүгенге көн өчен аеруча әһәмиятле мәсьәлә—мәрхәмәтлелек, кешелеклелек проблемасын күтәрә
Унтугыз яшеннән аягы яраланып, сугыштан инвалид булып кайткан Барый беркадәр Р Төхвәтуллиннын «Авылдашым Нәби* повесте героен да хәтерләтә Әйе. Нәби дә. Барый да—чын күнелдән тормышны, кешеләрне яратучы геройлар Әлеге ярату аларга башкаларга карата игътибарлы, игелекле булырга ярдәм итә Озак еллар тимерчелектә эшләгән Барый. Нәби кебек үк. карт-корыларга, сугыш вакытында ирләрен, балаларын югалткан мохтаж гаиләләргә ярдәм итәргә омтыла. Әмма Барыйның үзенчәлекле ягы да бар. ул принцип кешесе бары тик саф күңелле. гадел һәм намуслы кешеләргә-гаиләләргә генә ярдәм итүне үзенә максат иткән. Бу— геройны ачучы төп сыйфат. «Ә шулай да әшәке кешегә бармыйм Әшәке кеше белән әйбәт кешенен аермасы саклансын. Әнә. Гайшә апа бар. кеше әләкли, кайсы гайбәт сатып йөри. »—ди ул.
Барый образын автор бөтен катлаулылыгы. каршылыгы белән ача алган Беренче карашка беркатлы булып күренгән бу персонаж күңелендә шактый авыр яра ята икән Озак еллар ялгыз яшәп картайган сугыш инвалиды чын кичерешләрен, рухи йөзен башкаларга күрсәтми икән Яшерүнең, әлбәттә, сәбәбе бер генә— кешеләрнең мәрхәмәтсезлеге
Дистә еллар дәвамында ялгыз яшәве, яшь ханым һәм туташларның аны өенә озатып төрлечә шаярулары, тормыш кирәк-яракларына үтә сакчыл карашы һ б авылда гайбәт чыганагына әверелгән һәм бу геройны рәнжеткән Әлеге вакыйгаларны биргәндә Р Газизовны чын мәгънәсендә каләм остасы итеп таныйсын Автор Барыйның кичерешләрен бары бер тапкыр, бары бер вакыйгада гына тасвирлый Шулай булса да. кеше бөтен барлыгы, фажигасе белән ачыла: «Барый абыйнын капка төбендә, такта дөбердәтеп, берничә ирдәүкә кыз көлешә иде. чираттагы «маймыллар* чираттагы күңел ачу. Барый абый капканы бикләп кереп тайган, хәзер көлеп ятадыр
Барый абый идәнгә капланып үкси-үкси елый Анын үзәк өзгеч тавышы тәрәзә пыялаларына бәрелеп сулкылдый. Мин үз күземә үзем ышанмыйча читкә сикердем Ялгыш күрмәдемме, дип янадан тәрәзәдән үрелдем
Дөрес икән, жилкәләре сикерә, әнә хәзер көзән жыерган кебек калтырана башлады һәм йөзен тәрәзә ягына борып тынып калды. Бу йөздә мен еллык кайгы - хәсрәт бар иде.
Табигатьне, чисталыкны яраткан, намуслылыкны үзенә юлдаш иткән Барый башкалардан да шуны таләп итә. Әмма Зарифа карчыкның сараен төзәткәндә салкын тидереп, авырып урын өстенө егылган Барыйның, медпунктка хәбәр ителгән булса да. берәү дә килеп хәлен белми Кешеләрнең бер-берсенә битарафлыгы Барыйның үлеменә дә сәбәпче була. Шәфкатьле бер жан. шулай итеп кичереп булмаслык шәфкатьсезлек белән очраша
Хикәялә Р Газизов берничә мәртәбә «Ни өчен шулай мәрхәмәтсез икән бу кешеләр?*. «Авыл көн дә урамнарында чылтырап йөрүче көмеш кыңгыравын югалтканын аңлар микән ’* кебек риторик сораулар куя Укучыларга турылан-туры мөрәжәгать итү бүгенге тормыш, бер-беренә булган мөнәсәбәт турында житли уйланырга мәжбүр итә.
Р Газизов хикәяләренең теле гали һәм шул ук вакытта—үзенчәлекле Автор кызыклы чагыштырулар, гипербола, эпитет, жанландырулар. сынландыру. лирик чигенешләр белән оста эш итә. образларны тудыруда уңышлы алымнар куллана Мәсәлән. «Богзай» хикәясендә төп геройларның берсе булган Сәлим Сәйфулласын ачуны автор, анын тышкы кыяфәтен бирү белән башлап жибәрә • Бүрек колакчыннарын өскә бөтереп куйган, чишеп жибәрелгән яна фуфайкасыннан жылы күкрәкчә, бумажи күлмәк күренә, күлмәкнең якасындагы ак сәдәп ут яктысында жем- жем итә. хатын-кыз муенсасы таккан лиярсен Фуфайка итәгеннән яна кара чалбар сузылган, ул Сәлимечнең клубка беренче тапкыр киеп чыккан яна итегенә кереп югала » Алга таба, әлеге төс-кыяфәткә туры килеп торган үзенчәлекле характер сыйфатлары ла ачыла башлый: • Салим Сәйфулласы дөбердәп урыныннан төште - Анын кайда яшәгәнен дә белмәгәч, ничу анда изеп утырырга,—дип —Әйе. эке. п- у!—дин йөрәген басар өчен тәмәке тартырга чыгып китте Үзе кебек атчыны кешеләр алдына бастырып сорау алуны анын сабырсыз йөрәге күтәрә алмый иде*. Гадилек бөркелеп торган, туры сүзле, үзенә генә хас сөйләшү рәвешле әлеге (еройга укучының игътибарын жәлсп итә. яраттыра.
Р Газизовның хикәяләре нигездә гади, җыйнак. уңышлы эшләнгән. Әмма, аерым әсәрләрнең сюжетын, вакыйгалар агышын бирүдә әле беркадәр уйланасы урыннар бар кебек. Кайбер хикәяләрендә, мәсәлән, автор бер вакыйга турында сөйли башлый да. кинәт тукталып, икенчегә күчә. Нәтижәдә. хикәяләрнең сюжет бөтенлеге югала, әсәр аңлау өчен катлаулана. Мисал өчен. «Куян бәлеше» андагы төп герой Дәүләтханның ауга чыгып китүе белән башланып китә. Алга таба вакыйгалар үстерелә башлый. Дәүләтханның күзәтүләре, уй-теләкләре белән беррәттән, хикәягә Бануттинең мәчесе Җанкай белән сөйләшү вакыйгасы да кертелә. Әлеге күренеш игътибарны читкә юнәлтә. Вакыйга ничектер яна күлмәккә кирәксездән салынган ямаулык кебегрәк тәэсир калдыра. Шуның өстенә. Банутти бик теләп Фирая киленнең уңганлыгы, булганлыгы, аның бала табу йортына китүе турында сүз алып бара да. каяндыр тагын Разия килене турында сөйли башлый Шушы урында укучыда шик туа: әбинең ике килене булып, икесе дә бала алып кайтырга җыенамы. әллә инде сүз һаман да бер героиня турында гына барамы? Мондый аңлашылмау очрагы «Куштан» хикәясендә дә күзгә ташлана.
«Точка Хуҗасы» хикәясе дә төп геройны ачу. вакыйгаларны эзлекле тасвирлау юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән. Бу герой төрле әсәрләрдә кабатланып һаман тулылана бара. Аерым вакыйгалар агышында укучы тарафыннан яратылып өлгергән Точка Хуҗасы, ни хикмәт, үз исеме-кушаматы белән аталган хикәядә ачылып бетә алмый, ягъни ул тулы эшләнелеп беткән образны тәшкил итми. Инде алда әйтелгәнчә, биредә геройга бәйле вакыйгалар, үсеш-үзгәрешләр дә эзлекле рәвештә бирелсә, хикәя күпкә уңышлырак булыр иде. Әлеге хәл авторның «Рәхимша абый», «Завхоз» хикәяләрендә дә кабатлана. Р. Газизов биредә дә геройларның аерым сыйфатларын бирү белән генә чикләнә, тулы, җанлы әдәби образ тудыруга ирешеп җитә алмый кебек. Бу хикәяләрдә әдәбият өчен яңа сүз. яңа фикер бирелгән дип исбатлавы да. күтәрелгән төп идеяне ассызыклавы да шактый кыен.
Хикәяләрдә күпчелек геройлар кушамат белән бирелгән. Бу аларга үзенчәлекле төс бирә. Чөнки мәгълүм ки. авылларда кушаматсыз кешене табу шактый кыен. Геройларның үзләренә генә хас сөйләм теле дә бар: автор әдәби телдә кулланылмый торган сүзләр белән (аерым очракларда рус сүзләре дә кулланып) аларның характер сыйфатларын, сөйләшү-аралашу манераларын ачарга омтыла. Мондый алым, әлбәттә, яшәргә хаклы Әмма хикәяләргә гел бу юнәлештә генә халыкчанлык төсе бирергә омтылу үзен акламый.
Р Газизов хикәяләрендә, сирәк булса да, авыр, аңлаешсыз җөмләләр—хәтта стилистик хаталар да очрый. Мисалга түбәндәге җөмләләрне китерергә мөмкин: «Имән төбенә кырмыскалар килеп менгән», «Политикадан Рәхимша эшне мәйданның иң биек җиреннән урын алудан башлады». «Күршеләр» хикәясендә исә автор үз-үзенә каршы килә. Баштарак «Китте шуннан игълан ителмәгән сугыш» дисә дә. бераздан, ни өчендер, фикерен үзгәртеп «Җәй буе бара игълан ителгән сугыш» дип яза. «Монысы Харисның бахтыр булып эшләвенә ишарә», дигән җөмлә дә аңлашылмый. «Бахтыр»—«вахтер» дигән сүзме, әллә автор башка фикер әйтергә теләгәнме? Алай икән, бәлки, аңлатма бирергә кирәк булгандыр?
«Җанының кайнар тирәнлегендә кибеп парга әйләнмичә калган, күзләре аша кысылып чыккан бүгенге газапларның соңгы яшь тамчылары да. Марья түтинең «Ах!» дип тирән көрсенеп карап торуы да һәм бу ап-ак чәчле марҗа түтинең үзенен дә кулына яшьләр тамуын да. бу яшьләрнең беркайчан да идәнгә төшеп җитә алмасын да инде ул белми иде. чөнки Марья түтинең яргаланып беткән кулындагы ярыкларны тутыру өчен дә шактый күз яше кирәк иде шул». Бу озын җөмләдәге мәгънәне, әлбәттә, башкачарак та бирергә мөмкин булыр иде. чөнки татар телендә да-дә кисәкчәләреннән тыш та бәйләүче чаралар байтак бит. «Иреннән үз хуҗалыгына ни кызык, (казык) ни бүрәнә, дигәндәй», «Вандовка марҗаларыннан (морҗаларыннан) төтен чыга» кебек җөмләләр дә. әдәби шаяруларга әйбәт нигез булырга мөмкин
Китапта еш җибәрелгән орфографик хаталар: авысың да авасын, мәсәлә. берике. тавышгауга. жиләкҗимеш һ. б.. пунктуацион хаталарда күңелдә уңай тәэсир калдырмый. Болар, әлбәттә. «Татар китабы* нәшриятының да дәрәҗәсен төшерә.