«ИСЛАМ ИМПЕРАТОРЫ»—РӘШИТ КАЗЫЙ
«Җиңел сөякле сәяхәтче-, «тарихи кыңгыравык-. «Рәшид казый». «Габдерәшид хәзрәт». «Рәшид бабай». «Ислам императоры Рәшид». «кызыклы карт»—болар барысы да бер кешегә төрле галимнәр. язучылар, публицистлар тарафыңнан бирелгән исемнәр, алар арасында, безнең карашка, иң мөһимнәре— «көрәшче» һәм «шәхес» дигәннәре. Әмма шунысы әһәмиятле. кешене төрзе уңай эпитетлар ярдәмендә әнә шулай шәхес дип таныйлар икән, димәк, ул. һичшиксез, үзеннән соңгы буыннарның да игътибарына лаеклы була. Хәзер инде бу кызыклы көрәшче-шәхеснең исемен дә әйтеп китәргә кирәктер Ул— Габдерәшит Гомәрулы Ибраһимов Тулы исеме Габдерәшит булса да. алга таба без аны, традициягә ияреп. Рәшит Ибраһимов дип атарбыз. Элекке чор русча документларда исем Абдрашид рәвешендә язылган, ләкин халыкта ул—Рәшит исеме астында күбрәк билгеле Икенчедән, исемне инициал итеп биргәндә (ягъни Г Ибраһимов рәвешендә язганда). Габдерәшит Ибраһимовны Галимҗан Ибраһимов белән бутауга юл кала, бу—торле аңлашылмаучылыкларга да китерергә мөмкин Кыскасы - Рәшит Ибраһимов
Соңгы вакытта Р Ибраһимовка игътибар арта бара Аның исеме гасыр башы татар тарихына багышланган хезмәтләрдә лаеклы урынын ала башлады Р Ибраһимовка багышланган мәкаләләрдән аның ре исән вакытта язылганнары аеруча игътибарга лаек Болардан Галимҗан Ибраһимовның • Тарихи кыңгыравык өзелде» дигән мәкаләсе аерата дикъкатьне тарта. Аның язылу сәбәбе дә кы зыклы 1922 елда дөнья матбугатында Р Ибраһимов үлгән дигән хәбәр тарала Әлеге хәбәр Татарстанга да килеп җитә «Татарстан хәбәрләре»нең 1922елгы февраль (46) санында буржуаз журналист Р Ибраһимов белән шагыйрь Вакыйф Җәлилнең, янәсе. Ташкент вокзалында үлүләре турында бер хәбәр басылып чыга Шул уңай белән Галимҗан Ибраһимов әлеге гәзитнең I март (51) санында Р Ибраһимов хакында махсус мәкаләсен бастыра Дөрес, аңа кадәр дә. /920 елда ук Гатаулла Исхакыйның рөшди (урта) мәктәп-мәдрәсәләр өчен язылган «Әдәбият юлзары» исемле дәреслегендә дә «Габдерәшит хәзрәт Ибраһимов» дигән мәкалә басылган иде'.
Монназз соң Р Ибраһимовның исеме вакытлы матбугат һәм басма китазз битләреннән зогала диярлек (сирәк кенә күренгән очракта да. ул гел тискәре яктазз телгә алына иде) Нәкъ менә Р Ибраһимов иичәнлеге белән бәйле өлкәне һәм дәверне өйрәнүгә багышланган хезмәтләрдә дә аның исеме аталмаска тырышылды Моңа мисал итеп М Гайнулламның 1983 елда чыккан «Татарская литература и публицистика (нач ХХв.)». Р Г Әмирхановның 1988елда дөнья күргәзз «Татарская <)емократическая печать (1905-1907 гг.)» кебек хезмәтләрне күрсәтү дә җитә
Яңадазз бу күренекле шәхесебезнең исеме, безнең матбугатта 1990 елда гына искә алына башлады 1990елда «Казан утлары» журналының декабрь санында
Исхакый Гатаулла Габдерәшит Хәзрәт Ибраһимов А У — IWO -Л& I2.-I8O6
10. .К У . J* а
Җ. Миңнуллин һәм Р. Мәрдәнов тарафыннан хәзерге әдәби телгә күчерелеп һәм матбугатка әзерләнеп, Гатаулла Исхакыйның «Габдерәшит хәзрәт Ибраһимов» исемле мәкаләсе басылып чыга Бер ай вакыт узгач, 1991 елда «Идел» журналының беренче санында Т. Әйдинең «Габдерәшид Ибраһимов» исемле публицистик мәкаләсе дөнья күрә. Бу хезмәттә Р Ибраһимовның тормыш юлы тасвирлана һәм аңа тискәре мөнәсәбәт тууның, исеме онытылуының сәбәпләре турында да фикерләр әйтелә. 1992елда «Мирас» журналында (8сан) М Мәһдиевнең «Тарихи кыңгыравык» дип аталган мәкаләсе басылып чыга. 1994 елда «Казан утлары»нда (5 сан) М. Госмановның «Котсыз еллар кайтавазы» исемле мәкаләсендә Риза казый Фәхретдиннең егерменче елларда төрле зыялыларга язылган хатлары, шул исәптән 1926 елның 7мартында Р. Ибраһимовка җибәрелгән хаты һәм аның язылу тарихы тасвирлана. Sibiryah Meshiir Sevyah Rtidiirresid Ibrahim
Рәшит
Ибраһимовның тәрҗемәи хәле
әшит Ибраһимовның тәржемәи хәле турында мәгълүматлар шактый. Ләкин алар шул ук дәрәжәдә буталчык та.
Рәшит Гомәр улы Ибраһимов, «Тәржемәи хәлем» исемле китабында үзе күрсәткәнчә, 1857 елнын 23 апрелендә, Тубыл губернасының Тара өязендә дөньяга килә. Ибтидаи, ягъни башлангыч белемне Тарага якын урыс авылында ала. М. Мәһдиев исә. Р Ибраһимовны тумышы буенча Бохарадан, ди. Дөрес, Себер татарлары арасында шундый төркем булган, аларны «бохаралылар» дип йөрткәннәр. Әмма аларны үзбәк яки тажик дип карау дөрес булмас, шулай ук Р. Ибраһимов үзе дә Бохарадан килмәгән. «Бохаралылар» дигән атама Р. Ибраһимовның XVII-XVIII йөзләрдә Урта Азия якларыннан күчеп килгән ата-бабаларына бирелгән (Ибраһимов Р Сибирия мөселманнары //Миръат:—1903.—№ 17.-20-22 б.). Соңгы дәвер бохаралыларнын татарлашкан булулары, бу мәсьәләнең белгечләре күрсәткәнчә, инде шик тудырмый1.
'Валиев Ф Западно-Сибирские татары во второй половине XIX - начале XX вв.: Ист —этногр., очерки —Татар, кн. изд., 1980.—232 с.
Р
Р. Ибраһимовка багышланган хезмәтләр чит илләрдә дә дөнья күрә. Мәсәлән, 1997 елда Төркиядә И. Төрекуглы тарафыннан «Себерияле мәшһүр сәяхәтче Габдерәшит Ибраһим» исемле китап басылып чыга
Ләкин бу хезмәт-мәкаләләр Р Ибраһи- мовны өйрәнүгә нокта куймыйлар, ә киресенчә, яңа эзләнүләргә этәргеч булып торалар. Чөнки без югарыда атап киткән хезмәтләрдә күп кенә каршылыклар очрый. Мәсәлән, бер хезмәттә Р. Ибраһимовның туу елы дип 1850 ел, икенчесендә 1853, өченчесендә 1857 ел күрсәтелә, аның тормыш юлы, эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар арасында да төгәлсезлекләр очрый
Шулай итеп, бу хезмәтнең максаты— Р Ибраһимовның тормыш юлын, булган мәгълүматларга таянып, кыскача булса да, мөмкин кадәр дөресрәк яктырту Шулай ук «Миръат» альманахы, «Дәүре галәм» сәяхәтнамәсе, «Автономия» дигән мәкаләләр циклын да исәпкә алып, аның сәяси карашларын, иҗтимагый эшчәнлек юнәлешләрен берникадәр ачыклау да күз уңында тотыла.
«Себерияле мәшһүр сәяхәтче Габдерәшит Ибраһим» китабының тышлыгы
Укырга-язарга өйрәнгәч, Рәшитне Казан артындагы (хәзерге Арча районы) Кышкар мәдрәсәсенә жибәрәләр. Монда ул егерме яшенә кадәр шәкерт була. Берникадәр белем туплаганнан сон. иптәш шәкертләре белән Урта Азия якларында, казакълар арасында белем таратып йөри, «кардәш халык балаларын хәреф танырга өйрәтә, олысын-кечесен дини һәм әхлакый тәрбияләүгә көчен сала, бер үк вакытта үзлегеннән укуын, тормыш тәжрибәсен арттыруын дәвам итә» . Шулай йөреп, бераз акча туплагач, туган жирләренә кайта, әмма монда озак тормый, гыйлемгә тартылган күңеле аны сәяхәткә чакыра Ул 1877 елда. Истанбул аша Хижазга- сәфәр итеп. Мәдинә шәһәренә килеп урнаша. Монда дүрт ел буе ислам дине нигезләрен өйрәнүне дәвам итә. галимнәр, төрле илләрнең хажилары. фикер ияләре белән аралаша. 1881 елда яңадан Истан- булга барып, шунда төрек җәмгыятенең алдынгы вәкилләре белән таныша Биредә ул мәдрәсәләрдә уку- укыту методикасын, программаларны үзгәртергә, дөньяви фәннәр укытырга кирәклеген аңлый, шул фикерләр белән туган иленә кайта. Тиз арада Шиһабетдин Мәржани. Каюм
Насыйри. Ризаэтдин Фәхретдиннәр белән элемтәгә керә.
1892 елда Р. Ибраһимов Уфадагы Духовный собраниегә казыйлык хезмәтенә чакырыла. Мөфти Салтанов хаж сәфәренә киткәндә, аның Вазыйфаларын үтәп тора Ел ярым казый булып торганнан сон. ягъни 1894 елда. ул. казыйлыктан китеп. Истаибулга бара. Монда ул Русия мөселманнарының милли-сәяси хәл-әхвәлләрен анализлаган, киләчәген фараз иткән. Диния нәзарәтенең хәлен, идарә формасын, аны үзгәртеп кору зарурлыгын аңлаткан «Чулпан йолдызы» дигән китап яза. Галимхан Ибраһимов бу китапка мондый бәя бирә. «Чулпан йолдызы» исемендә тәртипсез, ләкин самодержавиягә каршы көрәш агитациясе белән жанып язылган китабын 95 нче елларда Стамбулда бастырып таратты. Бу татар дөньясының беренче эмигрантының беренче эмигрант әсәре. Бишенче ел революциясенә чаклы анлы татарлар арасында, полиция ишетмәсен дип. колактан-колакка сөйләп, яшереп бер-беренә биреп укылган бердәнбер әсәрдер»4.
1896 елда тагын Тарага кайтып. 1897-1900 елларда Р Ибраһимов беренче ерак сәяхәтенә чыга. Истанбулдан Мисырга. Фәләстин һәм Хижазга бара, аннары Франциягә юнәлә. Италия. Австрия, Сербия. Болгария жирләрен узгач, ул Көньяк Русия аша Кавказга, аннан Каспий дингезе яры буйлап Бохарага. Төркестан аша Җидесу өлкәсенә аяк баса. Себер кәрван юлы белән туган жире Тарага әйләнеп кайта.
1899 елда Петербургка барып, татарча гәзит чыгарырга омтыла. Ләкин моңа рөхсәт бирелми һәм Р Ибраһимов «Миръат» (Көзге) исемле альманахны бастыра башлый.
1900 1903 елларда тагарлар арасында көндәлек матбугат вазифасын үтәгән бердәнбер басма шул «Мирын» альманахы була. «Миръат»ның бары 22 саны гына чыгып кала Анда яктыртылган мәсьәләләрнең чикләре бик киң һәм шул елларда «Миръат»ның
Әйди Г Габдерәшид Ибраһим /Изһч- 1991 —№ / —306/
- Xнжа з - Гарәбстаннын көнбатышында Кызыл диңгез буендагы бер өлкә (башкаласы Мәккә шәһәре)
1 Исхакый Гатаулла Курс мәкалә-180 б
* Ибраһимов Г Әсәрләр 8 томда. 7 т /Тарихи хезмәтләр 191 /-1927/— Казан Таткитнөшр . 1984 267-268 бб.
Рәшит Ибраһим кызы Фәүзия Тогрул һәм шәкертләре белән. Токио.
гәзите тиз арада татар укучылары арасында дан казана һәм анын тиражы заманы өчен рекордлы санга житә—дүрт мен данә булып чыга. Әмма гәзит озак яши алмый, ел ярымнан сон хөкүмәт тарафыннан туктатыла. «Әт-тилмиз» дә тиздән ябыла. Шуннан соң «Өлфәт» урынына «Нәжат» исемле жыентык-мәжмуга чыгара башласа да. ул да бер-ике сан чыгып, шулай ук хөкүмәт тарафыннан ябыла. Шул елларда Рәшит казый үзенең бөтен карашларын мәйданга куйган «Автономия» дигән әсәрен яза. «Рәшит хәзрәтнең бу әсәре хәзерге көндә (1920 еллар—Ф. Г.) «федерация» ди торган барыбызның да сүз башы иде. Рәшит хәзрәт шул фикерне шундый кысык— Николай заманында ук чыгарган иде (ләкин ул заманда ул фикерне көлке генә санадылар)», дип яза аның турында Гатаулла Исхакый
Р. Ибраһимов 1905 елгы инкыйлаб дулкынында милләттәшләрен оештыруга зур өлеш кертә. Ул рус кадетлары партиясендә төрки халыклар вәкиле вазифасын үти. «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруда башлап йөри, анын корылтайларын үткәрүгә күп көч сала, партия идарәсе рәисе итеп сайлана.
Реакция дәвере башланып. гәзит-журналлар ябылгач. Р. Ибраһимов. басмаханәсен сатып. 1907 елның ахырында янә сәяхәткә чыгып китә, башта ул Көнбатыш Төркестан. Самарканд, Бохара шәһәре һәм Жидесу өлкәсе аркылы туган ягына әйләнеп кайта. Монда ул озак тормый, гаиләсен Казанга алып килеп урнаштыра да. 1908 елның сентябрендә яңадан сәяхәткә китеп бара, юлда күргәннәрен яза, шулай итеп , «Исламият дөньясы» яки
Рәшит Иораһим оаламры белән п
к к «Дәүре-галәм» исемле
сәяхәтнамәсе барлыкка килә. Әлеге әсәр берьюлы ике телдә—Казанда «Бәянел-хак» һәм Истанбулда «Сираты Мөстәкыйм» гәзитләрендә басылып чыга Шул хезмәте аша Р Ибраһимов туган илендә һәм Төркиядә генә түгел, аннан ерак тарафларда да мәшһүр сәяхәтче булып таныла.
Р Ибраһимов Япониядә 6-7 ай сәяхәт итә. Бу ил аны үзенең тиз арада көчәеп китүе белән кызыксындыра. Р. Ибраһимов монда да төрки халыклар, ислам дине турында мәгълүматлар бирергә тырыша. Хәтта мөселманлыкка өндәве дә монда артык ризасызлык тудырмый—японнарның кайберәүләре ислам динен кабул да итәләр. Әдип «Азия гекай». ягъни «Азияне саклау көче» дип исемләнгән мөселман жәмгыятенә нигез сала һәм анын башлыгы итеп мөселманлыкка күчкән. Әбүбәкер исемен алган мәшһүр япон дипломаты Оһараны сайлап куя'.
1 Әйди Т Курс, мәкалә—32 б.
бердәнбер даими чыга торган альманах булуын искә алсак, анын яшь буынны тәрбияләүдә, ана кызыклы мәгълүматлар бирүдәге әһәмиятен танымый булмый. М Мәһдиев язуынча. Р Ибраһимовнын «Миръат»ы татар яшьләре өчен 1905 елга кадәр «өстәл китабы» булып тора.
Беренче рус инкыйлабы вакыйгаларыннан соң Р. Ибраһимов Петербургта үз басмаханәсен булдыра. 1905-1907 елларда «Өлфәт* (Дуслык) исемле татарча гәзит һәм «Әт-тилмиз» (Шәкерт) дигән гарәп телендә журнал чыгара башлый. «Өлфәт»
Р Ибраһимов Төркиядә «Яшь төрекләр» хәрәкәте тарафдары була. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан. Африкада һәм Балканда кабынып киткән сугышларда төрек гаскәрләренә рух бирер өчен бер фронттан икенчесенә бара Беренче бөтендөнья сугышы башлангач. Германиягә, Австриягә әсир төшкән мөселманнарны кайгыртырга керешә һәм аларнын байтагын Төркиягә алып кайтуга ирешә. 1917 елда Истанбулдан. конференциягә дип. Стокгольмга чыгып китә Монда бөтендөнья сугышын туктату мәсьәләсе каралырга тиеш була Әмма төрле сәбәпләр аркасында конференция булмый' Русиядә инкыйлаб башлангач. Р Ибраһимов янадан туган җирләренә кайта. Якташы, сәнгать фәннәре докторы Мидхәт Булатов хәтерләвенчә. Тубылда һәм башка шәһәрләрдә, авылларда митинглар жыеп. татарларны тизрәк уянырга, колония богауларын өзәргә, ирек яуларга чакырып кайнар нотыклар сөйли
1922 елда, югарыда әйтелгәнчә, дөнья матбугатында Р Ибраһимов вафат булды дигән ялгыш хәбәр тарала Исән Р Ибраһимов Кытай чиге аша үтеп. Көнчыгыш Төркестанга барып чыга, уйгырлар, казакълар, татарлар арасында милли көрәшкә чакыру агитациясен алып бара.
Күпмедер вакыттан сон ул яңадан Төркиягә күчеп китә. 1930-1931 елларда хажга барып кайта. 1933 елны. Истанбулдан чыгып. 1934 елда янә Япониягә барып җитә. Шунда ул үзе оештырган «Азия гекай» жәмгыятен җанландырырга керешә Тырышлыгы бушка китми, һиндстан, Малайзия. Индонезиядә аның эшчәнлсге кин яклау таба: бу илләрнең мөселманнары икенче бөтендөнья сугышында милли бәйсез- леккә ирешүдә мөһим адым ясыйлар
Гомеренең соңгы елларында Р Ибраһимов имам Вазыйфасын башкара, үз эшен дәвам итәрлек шәкертләр тәрбияли Ул 1944 елның 31 августында дөнья куя. кабере Токиода.
Р Ибраһимовнын «Мантыйк» тәрҗемәсе. «Чулпан йолдызы». «Галәме Ислам», •Әл-котбе әш-шимали». «Мең дә бер хәдис» тәрҗемәсе. -Тәрҗемәи хәлем». «Мохтәсөре тарихе гомуми», «һәркемгә кирәк». «Вөҗдан мөхакәмәсе». «Мен өч сәнәлек назыйрә». «Гыйлме хале тыйбби». «Собах салыйк». «Доронкинга рәддия- һ б. кебек гыйльми һәм әдәби әсәрләре бар Әмма Р. Ибраһимов гыйльми һәм әдәби эшчәнлеккә караганда, сәяси эшләрне өстен күргән иде. Сәяси эшләрдә әйтәсе сүзен һич курыкмый әйткән, язган, сөйләгән. Менә шул сыйфаты өчен аны югары бәяләгәннәр, зурлаганнар Безнен дә аны зур хәрефтән Шәхес дип атарга тулы хокукыбыз бар
' Мәһдиев