Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИҢ ЗУР КУАНЫЧ


Казан козе
Төтен катыш юеш асфалы исе Урамнардан җанга күченә. Әллә нинди авыр тойгы б»ын. Баш әйләнә, фикер күшегә. Унбише шул бүген—октябрьнең,— Сагыш кына бу кон китерә. Хәтта агачлар да шушы көнгә Яфракларын коеп бетерә... Тартыналар бугай күренергә Яшәү төсе кунган күлмәктән. Казанда көз һәрчак моңсу була. Үкенечләр ургый күкрәктән. Бәйсезлегем минем югалган көн... Еллар арты еллар үтәләр. Тамагымда тора кайнар төен. Яфрак коеп елый юкәләр...
Тукай мәйданында
Бер горурлык хисе яма миндә. Эчтән береп яна битләрдә Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда
Сибгат Хвким
Тукай мәйданында басып торам.
Казан каласының үзәгендә.
Җанны биләп алган шатлыгымның Очкыннары балкый күзләремдә. Күпме көткән жылы урын бит бу. Авыр чакта килеп сыеныр! а.
Насыйп булсын барлык төбәкләрдән Милләттәшләр бергә җыелырга.
Безгә тиеш 1үзәл мәйданнарның. Олы эшнең әле башы гына.
Бар да булыр! Каршы тора алсак Таркаулык һәм мәкер басымына... Тукай мәйданында басып торам.
Татар бәгыренең үзәгендә.
Баш югары, сулыш иркен монда, Өмет уты балкый күзләремдә...
Ирексез дулкын
Урта диңгез дулкыннары Гүләп, шаулап торса да, Океанга чыга алмый, Кыршауда ул, кыршауда. Татарстан—көчле дулкын. Бик кечкенә булса да... Океанга җитәр иде. Уртада шул, уртада...
Алардан булмас
КПСС Азнакай шәһәр комитетының. соңгы беренче сәркатибе Н. Мозаффаровка
Яшисезме Сез дә, минем кебек, Үкенечле уйлар саркытып. Сез беренче, мин икенче идек. Булып калдык... соңгы сәркатип. Фирка җыйган гөнаһ, сагыш, каргыш, Авып төште безнең өсләргә. Тарих таптап үтеп китте шулай, Җәрәхәтләр сызлый, нишләргә? Без үстергән «яңа» җитәкчеләр Үзебезне йөртә типкәләп. Бөтен җирдә шулар, элеккеләр, Алым шул ук—таптау, төрткәләү. Ул фирканың әллә табигате. Тәгълиматы шундый идеме? Әллә исәнме ул, үзгәрмичә, Яңа битлек кенә кидеме? Илне дә бит бүлеп бетерделәр. Кемгә байлык, кемгә шымытыр. Халык һаман түзә, бер кузгалса, Җәһәннәмгә, беләм, ыргытыр. Бер фиркада тордык шулар белән, Кайтып-кайтып шуңа үкенәм. Без соңгылар... әмма ил алдында Үзем башлап гафу үтенәм...
Яраткач...
«Чыгып китмә,—диде ана,— Беләсең бит, холкы начар. Бер төнәгәч җитмәгәнме, Төзәлми ул. кыйнар, эчәр». Кызы тагын тыңламады.
Тыяр көч юк иде аны.
Бәйләп куеп булмый ла шул... Үксеп елап калды ана.
Үзе уйлый: «Минем булып Минем сүзне салгач аска...» ... Ул да шулай эшләр иде. Яшьлегенә кайта калса...
Хурлык!
Үз халкыңны үзең кырдыруның Гөнаһ икәнлеген беләләр.
Беләләр дә... шул ук эшләр өчен
Рәсәйдә... орден бирәләр.
Нинди хурлык! Шуны алалар...
Күкрәкләренә тагалар...
Рәнҗү
Шикчел хуҗа
Әйтерсең лә миннән башка калса. Хуҗалыкның чите кителә. Кунакка да чыгып керә алмый Көнләп-көнләп гомер сүтелә: ♦?\бзый өйдә юкта...»—диярләр, Эскертләрне кыек өярләр. Өрлекләрне ялгыш куярлар. Нәсел үгезләрен суярлар...
Әйтерсең лә миннән башка барса. Бу дөньяның яме бетәчәк.
Әллә ниткән шикчел бәндә булдым... Минсез камил булмас киләчәк: ♦ Сөя белә иде...»—димәсләр. Ятимнәргә хәер бирмәсләр.
Гомер кыскалыгын күрмәсләр. Уйнап-көлеп яши белмәсләр...
Өч йөз елдан артык испаннарны Басып торган гарәп-маврлар Гранада шәһәре эргәсендә Мәчет-кнрмән салып калдырган. Диварлары, суы. бакчалары... Җир өстендә оҗмах өлгесе. Бер могҗиза инде карап торсаң. Осталыкның иң зур билгесе.
Инквизиторлар иле югыйсә. Фашистлар да күпме таптаган. Кирмән исән... әллә гыйбрәт өчен Еллар аны безгә саклаган.
Бездә дә бит булган мәчет-кнрмән.
Урын сайлаган кем ялгышкан? ... Ни1Ә дучар иттең, әй. Ходаем. Болгарымны башка язмышка?!
Эзләп чыгабызмы?
Кешелекнен хәтер агышында Аңлады да даны какшасын. Черек сөякләрен җыеп кайтып. Күмде урыс соңгы патшасын, Сиксән елдан артык вакыт элек Ваз кичсә дә үзе тәхеттән. Патшаның да һәрбер кеше сыман Хакы бардыр соңгы бәхеткә. Ул бит әле, түгел илнең генә, Баш милләтнең рухи шәүләсе. Халкы затлы булса, күмелмичә Аунап ятмас патша гәүдәсе. Кемдер әйтер:—Син үзеңне кара. Тикшер! әнче кеше хәлләрен. ... Сөякләрен эзләп чыгабызмы. Кайда ята. татар, ханнарың?..
Өч терәү
Марсель Галиев һәм Нур Әхмәдиевкә
Бер үк елда туган малайлар без. Бер үк яктан, бер үк төбәктән. Гамәлләребез дә шундый охшаш— Хис дулкыны кайный йөрәктә. Чатыргауга карап өч ягыннан, Өч хыялый, оскә үрләдек.
Шуңа микән, җиңел яуландылар Яшәешнең башка үрләре.
Хис кимесә, имеш куәт кайта, Өч каләмне Тауга сөядек.
Туган якны. Чатыртавы белән, Горурланып һәрчак сөйләдек. Өч терәүле җисем аумый, диләр. Ул каләмнәр әле торамы?
Тау ишелер, аның берсенә дә Кагылмагыз... миннән сорамый...
Иң зур куаныч
Гади генә үтеп бара гомер. Сәламәтлек кенә үтендек. Зур кәнәфи эзләп йөгермәдек, Мал карадык, иген үстердек. Туган телне йөрттек байрак итеп, Гаиләгә ят сүз кермәде.
Саф миллилек булды теләгебез. Икейөзле булып йөрмәдек.
Өч кыз һәм бер малай-ул үстердек. Оныклар да туды, юаныч. Икебездән унбиш татар кала, Шушы безнең иң зур куаныч...