Логотип Казан Утлары
Шигърият

И, Тормыш!

И, Тормыш!
II, Тормыш! һәр мизгелеңне Бал. ширбәт итеп эчәм! Моң тулы, шигърият тулы Иртәм, көндезем, кнчем!..
Яфраклар—минем сердәшем, Мохнтем—серле урман.
Бу—Урал-тау, бу—I !дел-йорт, Мин янып яши торган!..
Юлларым илтә Иделгә, Тау, урман, сулар кичеп. Җирдә тудым, җирдә яшим, Галәмнәр тынын эчеп.
Тау, урман, сулар кичеп...
Җиңү көне
Сугыш тынгач, хәрабәләр калка.
Исәннәрдә кинәт батыр арта.
Тол хатыннар урман кисеп кайта,— иңдә пычкы, билбавында—балта.
АЛМАГАЧТАН АЛМА ТӨШТЕ...
Сугыш тынгач, гел батырлар арта. Хәерчелек һәм ятимлек кенә дәшми-тынмый ишекләргә килә,— ярты телем сала кесәсенә...
Сугыш тынгач, гел батырлар арта— истәлекләр атыш, шартлау тулы. Җиңү килде! Тол хатыннар аны алып килде,— кемнәр белә шуны?!.
Сугыш тынгач, бөтен Россияне ярып, яңгырады елау өне: кемгә—күтәрмәслек олы кайгы, кемгә шатлык иде Җиңү көне!..
Тагын бер көз
Бер Ходаем күпме гомер биргән?— Соңгы чиген аның кем белә? Якты көннең һәр сәгате саен Йөрәгемнән җырлар түгелә...
Яңгыр яуган көзге тын кичләрдә. Җиләс җилнең тоеп агышын. Җылы яңгыр итеп, кара төнгә Тапшырдым мин йөрәк сагышын!..
Көнгә калсын якты тойгыларым. Төнгә китсен уйлы-моңлысы!
... Әзме, күпме гомер бирелгәндер— Җырларымда бөтен тормышым!..
Тагын бер Көз—яфракларын Сарыга һәм алга манды!— Кояшның ал янгынында Ягымлы бер җәем янды!..
Акты сулар алга таба. Акты еллар... артка таба! Якты гомер елгаларын Тугыз баллы давыл кага...
Тик соң инде—җилкәннәрем Ул давылның корбаныдыр!—
Якты өмет белән генә Җирдә яши торганмындыр!.
Яфрак арты яфрак оча.
Көн артыннан йөгерә Төн...
Хыялларым—җәйге болыт. Өметләрем—зәңгәр төтен!..
Көзләремнең ак каены Яфракларын суга коя. Ләкин язлар киләчәген Белә күңел, күңел тоя!..
Бер алманың яртысы
Бер алманың төшле яртысы ул. Уникенең төгәл алтысы!
Тәкъдире шул: йортка ямьнәр биреп. Гаилә корып, айдай балкыйсы!..
Кушкаеннын нәкъ бер гүзәл пары: Кәүсәләре үскән үрелеп.
Яка уемыннан ике алманың Ярымшары тора күренеп.
Бер йөрәкнең ярты бүлеме ул— Кан юллары бергә тоташкан.
Гүзәл хатын. Әмма ялгыз яши.— Йөрәгенә хәсрәт-ут ашкан.
Ай очына кунган нурлы йолдыз— Айсыз ничек гомер итсен ул?! Күккә илткән Аккош юлларыннан Ник берүзе—ялгыз китсен ул?
Ярымшардан төгәл бөтенлеккә Омтыла ул. белми үләрен.
Сизми шушы төгәл парлык өчен Бар бәхете белән түләрен!..
Көзге алма
Көзге алмагачтан алма төште. Кызыл битен җылы җиргә куйды. Газиз җирнең татлы җимешенә Ана кочагыдай җылы куены...
Картайды да кеше, дөнья куйды. Тәкъдир белән бетте авыр уены. Әҗәлнең, аһ. зәһәр икән угы. Салкын икән кара җирнең куены!..
Шагыйрә һәм сүзләр
Төннәр буе шигырь тыңлый колаклар. Шагыйрьләрем талантлы һәм тыйнаклар! Шигъри өннәр эчеп, җаным тирбәлә,— Тирбәтешә аны Пушкин. Блоклар!..
Тукай килә, өзелгән кылы белән.
Туфан килә, шагыйрьләр юлы белән. Сүзләремне—моңны, сызлануларны Мин. Салисә, язам үз кулым белән...
Яңгырый сүзләр—алкын моң ташкыннары! Күз алдымда шагыйрь, чәчән сыннары...
... Ашкындырып, сокландырып, колакта— М\зыкадай. шнгьри сүзләр чыңлавы!..
7. <К. У.. J* »
сдлисә гәрэевл
Үз-үземә, читтән карап
Эче тулы сихри дөнья аның, Сихри дөнья сыймый җанына; Тыелмаган моңнар, дәртләр белән Узып бара көзләр ягына!..
Кирәкмәгән чакта ояла ул, Кеше көлгән чакта моңая, Кеше торып басса—иелә ул, Кеше иелгәндә—турая.
Сәгать буе күзәтергә әзер Кырмысканың йөкләр ташуын, Яз да, җәй дә, көз дә туймый карый Туган-үскән яклар басуын...
Бар дөньясын онытып, гашыйк була, Килешүләр белми нәфрәте. Шатлыклары күзләренә чыга, Күкрәгендә сыза хәсрәте!
Дөнья-ахирәт алдашмаска дигән Вәгъдә асларында туган ул. Нурдан җитез, үлән кебек юаш, Учак кебек кайнар булган ул,—
Гел шигырьдән генә торган—ул!..