Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛЛЕК МӘҖНҮНЕ


Мәскәүле татар рәссамы Мансур Саттар—бүгенге гүзәллек идеалларына ерак юллар аша
килгән шәхес. 1948 елда Казанда туып. Уфада белем алган Мансурның иҗаты 1970 еллар башында,
сәнгатьтә индустрия шаукымнары, патриотик илгизәрлек, яна җирләр, поляр утраулар. Сахалин-
Камчаткаларнын кырыс гүзәллеген тасвирлау стихиясе хөкем сөргән чакта ачылып китте.
Романтик аһәннәр. экзотик төньяк балкышы, бозлы алып-кыялар. илаһи айсберглар, гейзерлар.
Диксон манзаралары иңдерелгән серле тукымалары белән 1980—1988 елларда ул Казан
тамашачысын бер тетрәтеп киткән иде инде. Аның Америка пионерларын хәтерләткән ковбой
стиле—биек кунычлы итекләр, киң эшләпә, күн киемнәр һәм. гомумән, ниндидер, гадәти. профан
тормыш белән канәгатьләнмәү, ерак сәяхәтләр белән хыяллану, эзтабарлык хисе—болар барысы
да әсәрләрендә ачык чагылган иде.
һәм менә көннәрдән бер көнне әлеге рәссам имиджын үзгәртер, көчле ихтыярлы, бәхет
эзләүче азгын җилкуардан—хатын-кыз гүзәллеген алга сөрүче талгын шагыйрьгә әйләнер, дигән
уй башка да килми иде. .
Соңгы күргәзмәләренең географиясе гаҗәпләндергәч киң һәм гыйбрәтле аның: Мәскәү.
Штутгарт. Хельсинки. Лиекса, Стокгольм. Мюнхен. Женева. Рейкьявик. Иҗатының
профессиональ югарылыгы, нәфислеге һәм илаһилыгы белән Мансур Саттар көнбатыш сәнгать
сөючеләренең йөрәген яулап алды Рәсәй һәм чит илләрдә нәкъ менә гүзәллек мәҗнүне, мәхәббәт
корбаны һәм аның шәрекъча татлы вә сизгер иҗатчысы абруен йөртә ул. Аның хатын-кыз
портретларыннан гыйбарәт булган. XX гасыр башына хас эстетлык, кием-салым, жест-
мимикаларны. эчке тирәнлек- тотнаклыкны кабат кайтарган әсәрләренең исеме дә элеккечә
сагынулы. шигъри интонацияле: «Якты өметләр образы». «Узган гомер белән очрашу» һ б
Күрәсең, хыял ташкыны рәссамны җилләр-илләр. ком-чүлләр, ерак шәһәрләр, борынгы
мәдәниятләр арасында шактый исертеп йөртеп, ахыр чиктә кеше гүзәллеге, хатын-кызның ихлас
матурлыгы хакындагы уйлар кодрәтенә алып кергән Шушы дулкыннар тамашасында—
«Җәүһәрләр утравы» (1993), «Кеше яшәми торган әкияти утрау-(1993) кебек әсәрләргә алмаш
буларак. «Ак киемле кыз» (1993) һәм тышлыкның беренче битендәге «Татар гүзәле» (1994) әсәрләре
туган.
Бары тик кара-көмеш карандаш белән сынландырылган бу зифа сын чын мәгънәсендә
ләззәтле рухи тормыш белән яшәгән, тышкы гүзәллеге белән бер микъдарда эчке дөньясы да
кайнап-балкып торган, укымышлы татар хатын-кыз зыялыларының гомумиләштерелгән
портреты булып кабул ителә Монда нечкә чалымнар, үтә күренмәле яссылыклар, китап-каләм
сыман әсбаплар да—үзенә бер рухият. илаһият. Гасырлар төбеннән килгән татар хатын-кыз
кальбенен XX гасыр гүзәллек канатларында эретелгән чагылышы. Асыллык, шигърият...