Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛЕТНЫҢ ШИГЪРИ ТЫЛСЫМЫ


Король балеты патшасы
нтернет дөньяга хәбәр салган:
— Балет биючеләре һәм бу гүзәл сәнгатькә гашыйк затлар! «Ковент-Гарден» театры
директоры кәнәфиендә кемне күрәсегез килә?
Лондонга фикер-теләкләр ташкын булып агыла. Төрле кыйтгалардан менләгән жавап.
менләгән фикер килә. Анализ ясыйлар. Бу уңайдан мөнәсәбәтен белдергән кешеләрнен 37,7
проценты татар биючесе Ирек Мөхәммәтов исемен атый Җитәкче кәнәфиенә дәгъва тотучы
күренекле шәхесләрнең бүтәннәре Иректән ике мәртәбә чамасы ким тавыш җыя.
Әйе, 1999 елның жәендә бу вакыйга балет дөньясын әнә шулай кузгатып, сискәндереп алган
иде
«Ковент-Гарден»га яна директор быел ел ахырында куелачак. Асыл затларны яд итә белүче
инглизләр, шәт, балет җәмәгатьчелеге фикеренә колак салмый калмаслар Аннары Мөхәммәтов үзе
дә мона каршы булмастыр, мөгаен Яшь бара бит Казанга кайткач, мин анын киләчәк планнарына
бәйле кылларын чиертеп караган идем. Мона каршы Ирек Мөхәммәтов: -Мин—биюче, дөнья мине
балетта таныды Продюсер яисә директор була алырмын, дип уйлыйм. Балетмейстерлык минем
кулдан килә торган эш түгел. Монын өчен балет сәнгате дөньясын бүтән төрле күрә белергә һәм ана
башка төрле талант кирәк Миндә андый сәләт тә сыйфат га юк»,—дигән иде ул чакта. Яна гасырга
кергәндә, өченче меңъеллыкны башлаганда теләге тормышка ашсын иде анын. Татар халкы моңа
шат булыр иде. Монын белән горурланыр иде
Форсаттан файдаланып. «Ковент-Гардсн»нын ниндирәк язмышлы театр икәнен ачыклап
китик әле Егерменче йөз уртасында дөньяның балет сәнгатендә өч мәктәп хакимлек итә башлый
русларныкы, французларныкы һәм итальяннарныкы Гасыр ахырына таба Италия операсын да.
балетын да дөнья дәрәжәсендә тота алмый Итальяннар балеты конкуренциягә түзми таркала
Моннан инглизләр бик оста файдаланалар
«Ковент-Гарден»нын дөньяда иң зиннәтле һәм ин затлы театрга әйләнүе болай башлана.
1961 елның 17 июнендә 23 яшьлек Рудольф Нуриев. СССР гражданы булудан баш тартып.
Франциядә кала Бу хәл Ленинградның Киров исемендәге театры труппасы Париждан Лондонга
очарга җыенганда аэропортта була Шушы вакыйга тирәсендә шау-шу барган чакта Рудольф
инглиз балетының йолдызы Марго Фонтейн белән таныша Балерина Лондонда балет биюе буенча
Король академиясе башында тора. Фонтейн Рудольфне академиядә 2 ноябрьдә булачак гала-
концертта катнашырга чакыра Нуриев, әлбәттә, моңа ризалык бирә Тагар егете Скрябин
музыкасына язылган ‘Трагедия поэмасы»нда биеп бөтен Лондонны тан калдыра. Ниндидер
шашкын, әкәмәт чыгыш була ул Фантастика' Танылган хореограф Фредерик Аштон бу манзарадан
тәмам «исерә» Аның карары катгый Нуриев Король балеты труппасында булырга тиеш, фәкать ул
гына дөньяны гаҗәпләндерерлек балет спектакльләрендә биергә сәләтле! Рудольф ярты елга
Лондонга күчеп килә Алар Марго Фонтейн белән сәхнәдә кеше күзе күреп ышанмаслык могҗизалар
тудыралар Итальяннар балеты таркалган бер чорда Нуриев катнашында «Ковент- Гарден* менә
шулай дан-шөһрәт яулап туа Шушы тиңдәшсез пар өчен Ашот үзенең ин гүзәл балет
спектакльләреннән саналган «Маргарита һәм Арман»ны махсус куярга мәҗбүр була Биюче
маэстролар анда боек композитор Лист
И
музыкасының тирәнлеген һәм нечкә назын үзләренчә, балет хәрәкәтләре ярдәмендә ачалар.
Киемнәр Рудольф зәвыгыннан чыгып тегелә һәм бу спектакльгә яна төсмер өсти, аның бизәлешен
баета. Аннары «Гамлет прелюдияләре» 1976 елда «Ковент- Гарден»да анын бөтендөнья премьерасы
була. Король театрының даны шушы балет белән балкый. Шулай да Нуриев—Фонтейн дуэтының
дөньяны шаккаттырган спектакле булып Чайковскийнын «Аккош күле» балеты исәпләнә. Ул
дөньяның ин атаклы театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә, татар һәм инглиз парының таҗ спектакле
булып тарихка кереп кала. Венада «Аккош күле» тәмамлангач, тамашачы балет талантларына «үз
спектаклен» күрсәтә: аягүрә басып 40 минут дәвамында туктаусыз кул чаба, шушы вакыт эчендә
пәрдә 89 мәртәбә ачылып ябыла!!! Театр сәнгатенен бер генә төре дә мондый хәлне күргәне
булмаган, ул Гиннес китабына театрларда кул чабу рекорды булып теркәлгән. Нуриевның
«Ковент-Гарден»ны данга күмгән тагын бер гамәлен әйтеп үтим әле. Венанын шул ук опера
театрында ул Чайковскийнын «Йокыга талган гүзәл»ен сәхнәгә куя. Нуриевның режиссер буларак
та таланты ачыла. Бу спектакльне кую 2 миллион долларга төшә һәм бүгенге көнгә кадәр ул
дөньяда ин күп чыгым тотып күрсәтелгән балет булып санала.
Король балетының триумф-тантанасын Рудольф Нуриев әнә шулай тәэмин итә һәм чын
мәгънәсендә анын биюче патшасы булып таныла
Рудольф Нуриевнын биюен киноларда гына күргәнем бар иде Шулай да барлык чорларның
даһи биючесе белән очрашып сөйләшү бәхете тәтеде үземә. Ул болай булды Гомеренең соңгы
елларында мәшһүр биюче дирижерлык итүгә күчте һәм сәнгатьнең бу өлкәсендә дә талантынын
зурлыгын раслады. 1992 елнын маенда Казанга кайткан иде. Муса Жәлил исемендәге опера һәм
балет академия театрында 21 май кичендә Чайковскийнын «Шелкунчик» спектакле куелды.
Оркестрга Рудольф Нуриев дирижерлык итте. Ул кичтә безнең театр нур белән тулды, һәр тараф
балет биюе патшасы сәнгатенен ялкынлы һәм сүнмәс-сүрелмәс нуры белән балкый иде Әнисе
Фәридә ханым туган җирдә татар тамашачысы белән очрашкан кунак артист моңа гаять шат иде.
Икенче көнне Нуриев журналистлар белән очрашты. Жәлил театрында ел саен үтә башлаган
халыкара классик балет фестивален үз исеме белән атарга рөхсәт бирде.
Матбугат конференциясендә һәм аннан сон да мин аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать
иткән идем һәм җавапларын куен дәфтәремә теркәп куйдым
—Димәк. Рудольф әфәнде, биюне ташладым, дисез инде Кайчан булды бу хәл0 —Сигез ай
чамасы элек.
—Ә дирижерлык эше белән шөгыльләнүегез ничек башланды?
—Язмыш үз кулында бит. Йә өйдә утырасын, йә талантыңны башка юнәлештә сынап
карыйсын Мин дирижерлык эшен сайладым. Бервакыт Парижда «Гранд - Опера>да биегәндә
атаклы дирижер Герберт фон Караян белән сөйләшеп утырган идек. «Син. Рудольф, дирижер
булырга тиешсен, дирижерлар биючеләрдән озаграк яшиләр»,—дип шаярткан иде ул әлеге әңгәмә
вакытында.
(Юраганы юш килде шул. Нуриев Казаннан киткәндә бераз авырыбрак тора иде һәм
шуннан сон озак та яшәмәде. 1993 елнын 6 гыйнварында Парижда анын йорәге тибүдән туктады).
Король балетының янә икенче бер патшасы да татар егете—Ирек Мөхәммәтов. Ул 1960
елның 8 мартында Казанда Рәшидә һәм Жәүдәт Мөхәммәтовлар гаиләсендә икенче малай, төпчек
бала булып туа. Әнисе—укытучы, әтисе—инженер Биш яшеннән Казанның Ленин районындагы
Пионерлар йортына, хореография түгәрәгенә йөри 1967-1970 елларда Казанның 122 нче мәктәбендә
укый Ун яшеннән—Мәскәү, Академия хореография училищесы. Аны тәмамлагач, 1978-1981
елларда Мәскәү классик балет ансамбле солисты. 1981-1998 елларда ССР Союзының Зур театрында
бии һәм шул дәвердә дөньякүләм дан алып таныла 1981 елда балет артистларының Мәскәүдә
үткәрелгән IV халыкара фестивалендә Гран-при бүләген ала. Анда 23 илдән 126 биюче катнашкан
була.
1990 ел жәенлә Ирек Мөхәммәтов Лондонга күчеп китә һәм «Ковент-Гарден»да баш солист
булып бии башлый Шушы уңайдан аның ижатындагы кайбер истәлекле вакыйгаларны хәтергә
төшереп үтү урынлы булыр кебек. 1986 елда ана РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә
Совет илендә Ирекнең хезмәтенә бирелгән ин зур бәя менә шул. 1986 һәм 1990 елларда Лоуренс
Оливье призына ия була, монысы—балетта дөнья күләмендәге ин дәрәҗәле бүләк. 1988 елда Ирек
Мөхәммәтов
Ганс Христиан Андерсен призын ала һәм ана дөнья балетының ин оста биючесе дигән исем бирелә
1992 елла елнын ин шәп биючесе булып таныла. 1996 елда ЮНЕСКОнын «Бенуа де ля данс» призы
белән бүләкләнә
1991 елда данлы якташыбыз Лондонда «Ирек Мөчәммәтов һәм К» компаниясен оештыра,
анын сәнгати җитәкчесе була. Ирек Жир шарындагы балет биючеләренен ин атаклыларын
Лондонга җыя «Отелло». «Диана һәм Актеон» балет спектакльләрен куя Шунын белән ул дөнья
тамашачысына балет сәнгатенен бөтен гүзәллеген ачып бирә, аны сокландырып, гажәп -хәйран
калдыра!
Ирек Мохиммитов репетиция вакытында
Менә кем ул безнсн татар егете Ирек Мөхәммәгов'
Мин анын белән үземә кирәк кадәр яхшы таныш Оти-әнисе, абыйсы, гаиләсе белән лә
аралашырга туры килде Ирек 1997 елнын 14 октябрендә кабаттан Казан җиренә аяк басты Бу анын
Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә биергә
кайтуы иде. Ул гаиләсе белән Казанда ун көн яшәде. Мөхәммәтонларны каршы алдым, озатып
калдым. Ирек биегән өч спектакльне дә карадым. Олы Ачасырга ла бардым
Электровоз үзе артыннан елан кебек сузылган вагоннарны йөгертә -йөгертә, станциядән-
станциягә салам биреп. Татарстанга якынлаша Мәскәүдән килгәндә. Төрләмә— гуган ягыбыз
чигендә сонгы станция Төрләмәдән Олы Ачасыр да кул сузымында гына. Ул авыл Ирекнен күнел
түрендә аерым бер кадер-хөрмәт белән саклана Анда әнисе гуып үскән Ирекнен балачагындагы күп
кенә хатирәләре дә Олы Ачасыр белән бәйле Казанда укыганда да, Мәскәүдө яшәгәндә дә ел саен
жәйге каникулларда кайта горган булган ул әнисе авылына Наил абыйсы белән урманга җиләккә,
елгага балыкка йөру 1әре әле дә исендә Тагын бер атнадан Мөхәммәтовлар бөтен гаиләләре белән
Казаннан Олы Ачасырга кайтачаклар Ирек белән Машанын никахын яңартырга, татарча авыл
туе ясарга
Сагындырылган Әти-әни, туганнар, мәктәптә укыган дуслар... Туган җирдә, туган калада
соңгы күрешүләргә быел жәй 15 ел үткән ич. Зур теагрда биегән, дөнья күләмендә танылган
чагында кайткан иде ул Казанга. Хатыны белән аерылган. Людмила Кудрявцева Зур театрда бии
иде Монда ул Пермь хореография училищесын тәмамлап килде. Ирек—балачактан ук Мәскәү
кешесе Матур гына гаилә корып җибәрә алмыйлар, балалары да булмый. Шулай никах өзелә.
Рәшидә ханым белән Жәүдәт әфәнде биш ел элек Лондонга барып кайтканнар иде Бер ай
торалар Ул чакта әле Чулпанга (кызларынын урысча исеме Александра, балаларының
паспортларына ике исем язылган) ике яшь кенә тулып килгән була. Хәзер Рәсүлнең дә (Жәүдәт
абыйның әтисе хөрмәтенә шулай атаганнар, урысча исеме Максим) шундый чагы Мөхәммәтовлар
Казанда балаларына татарча исемнәре
киеп кадерле кунакларны
каршылый торган зифа буйлы сылу кызларыбыз, түбәтәйле егетләребез кайда иде сон? Монысы,
журналистлардан бигрәк, балет сөюче тамашачыларга аңлашылмады. Без татарны дөньяга
танытучы бөек шәхесләрне менә шулай бәялибез инде. Культурабыз, интеллектыбыз шундый.
Болары һич кенә дә милли гореф- галәтләребезгә. татарның кунакчыллыгына хас түгел иде,
әлбәттә.
Туган ягына аяк басуга бер мөһим нәрсә ачыкланды: киләчәк планнар турында фикер
алышканда Ирек сүзен саф татарча «Алла боерса», дип башлады Шунысын да әйтеп куйыйм Олы
Ачасырда ул гел татарча гына сөйләште Матбугат конференциясенең берсендә кайсыдыр
журналист:
—Татарча беләсезме?—дип сораган иде.
Маэстроның җавабы бик җитди һәм катгый булды.
— Минем әти-әнием татар, алар теле минем туган телем. Лондонга күчкәч, ярты елда
инглизчә чиста сөйләшергә өйрәндем. Әти-әни белән ике-өч көн татарча сөйләшик әле. Аннан сон
татарча бирелгән сорауларга гына жавап бирәчәкмен .
Олы Ачасырга без 22 октябрьдә барып төштек Иртән, нәкъ Лондондагы кебек, куе тома н
төшкән иле. юлга чыккач көзге салкын янгыр яварга тотынды һәм ул кичкә кадәр дәвам итте
Кунакларны алып кайтырга Зеленодол районы һәм шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире,
яшь һәм чибәр, әдәпле егет Рамил Гобәйдуллин килгән иде. Рәшидә ханым, Жәүдә т әфәнде авылга
шулай зурлап кайтуны кадерле бәйрәмгә тиңлиләр, дәрәҗәгә саныйлар. Элек килешеп куйганча,
мин Ирек белән бер машинага утырам Маша каенанасы һәм каенагасы белән бергә баралар.
Олы Ачасырга килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Авыл читендәге ха лыкны күрсәгез иде
Бөтен районнан җыелганнар. Барысының да татарның бөек биючесен— Ирекне һәм анын хатынын
якыннан күреп каласылары килә. Авылның уңган кызлары автобуста кунак киленнең аякларына
ак сарык ионыннан бәйләнгән
Борынгы Казаныбыз да
Иреген сагынган Вокзал халык
белән тулы Рәшидә апаның
кулындагы подноста талкыш-
җәләвә. 10 яшьлек Ирекне
Мәскәүгә укырга озатканда да
Рәшидә апа улын вокзалда
талкыш-кәлә- вә белән сыйлаган
булган. Мөхәммәтовлар утырган
поезд перронга иртәнге тугызда
килеп туктады. Ирек казанга
Президент Минтимер
Шәймиевнен шәхси кунагы
булып кайтса да, каршы
алучылар арасында югары
дәрәҗәле җитәкчеләр юк иде.
Ипи-тозын, чәкчәген. чәчәген дә
туганнары гына бирде. Милли
киемнәр
белән генә эндәштеләр.
Лондон кунакларын Казан тимер юл вокзалында каршы аау
күренеше.
оекбашлар кидерәләр, резин итекләр бирәләр Маржа кызы менә шушы минутларда үзенең кем
икәнен танытты* Безнен машинага кереп утырды да , жылы оекбашларын салып, үз куллары белән
ире аякларына кидереп куйды
—Синен аяклар жылыда булырга тиеш Бик күп биисен бар әле Тунмасыннар.салкын
тидерә күрмә,—дип мәгънәле һәм саф мөселманча гамәле белән халыкны шаккаттырды.
Машанын янә бер акыллы эшен әйтеп үтим әле. Мәчеткә кергәндә, кияү белән киленгә
тәһарәт алырга куштылар. Ирек аякларын юганда комган белән суны Маша үзе салып торды.
Мөселман кануннарын белә икән киленкәй!
Авылга кергәндә каршыбызга ялкын кебек яшь кыхтар һәм яшь егетләр чыга. Көн
шактый салкын булуга да карамастан, алар җәйге жинел киемнәрдән генә Үхтәре чибәр, өс -
башлары шундый матур, шундый зәвыклы, күзләр камаша Ерактан кай ткан кунакларыбыз ни
әйтергә белми каушап калдылар буган, шулай да Ирек күнел түреннән чыккан рәхмәт хисләрен
әйтмичә китәргә ярамавын тиз абайлап алды
Мин—Жир шарынын буен буйлаган, инсн иңләгән кеше Әмма мондый гаҗәеп матур
тамашаны, мондый ихлас кунакчыллыкны, мондый ачык йөзләрне, мондый иркен күңеллелекне
беркайда да күргәнем булмады Мона фәкать татар халкы гына сәләтле, моны тик минем
милләттәшләрем генә булдыра ала.-дип жиргә кадәр башын иле
Маша бу эчкерсез манзарага хәйран калды, тан калды Анын күхләреннән терекөмеш
бөртекләре тәгәри иле Иренен нинди унган халык улы булуына чиксез горурланудан, шатланудан
чыккан күз яшьләре иде алар
Авылга кергәч, беренче булып туктаган жиребез-мәчет Менә кайда икән әле авылга
кайтунын төп сәбәбе сере Югарыла әйткәнемчә, тәһарәтләнгәч кияүнең башына ука белән чигелгән
затлы түбәтәй килерлеләр Машага татарча итеп шәльяулык яптырдылар Мәчеттә һәркем Ислам
дине кануннарына буйсына Кунакларыбыз да авыл картлары һәм Габбас хәзрәт Валиуллин алдына
килеп тезләнәләр Аннары аякларын бөкләп утыралар Хәзрәт никах укый
Мин Ирек белән Машанын бик яшъли гыйшык-мыйшык уйнап йөргән чакларын Жәүдәт
абыйдан ишетеп белә идем Бу хакта Машанын үз авызыннан ишетәсем килеп йөри иде Жае чыкты
ләбаса! Башны жүләргә салам
—Маша. Иреккә гыйшык тотып йөрүеңне сер итеп саклагансын. диләр Чынлапмы?
-Без балет мәктәбендә бер класста укыдык Бер-беребезне күргәндә мина- 12. Иреккә 14 яшь
иде Ул мина мәхәббәт хатлары яза башлады Балалык жүләрлеге булгандыр инде. Ирекне кире
кактым Зур театрда эшли башлагач, ул өйләнде, мин кияүгә чыктым Күрәсе г. икебезнең дә гаилә
тормышыбыз җайланып китмәде Ходай безнең чәчләребезне теге чакта ук бәйләп куйган икән
Мәктәп мәхәббәтенә IS ел узгач, бег яналам очраштык Бу юлы ныклы гаилә корырга карар иттек
Мин биюемне ташладым, балага уздым. Ирек минем балалар үстерүемне теләде һәм без Англиягә
киттек. Менә шулай мин хужабикәгә һәм балалар тәрбияләүче анага әверелдем Димәк, безнен
балалык мәхәббәтебез сүнмәгән ул яна ялкын белән кабынды Ирекне беренче тапкыр кире боруым
өчен үземне һаман гафх итә алмыйм Ул гаиләдә менә дигән хужа. мәхәббәтне саклый белә торган
булдыклы ир балаларына яхшы ата,- дип куанып сөйләде мина Олы Ачасырда Маша
Ирекнең Машага хөрмәте искиткеч зур икәнлеге әллә кайдан сизелеп тора
— Балаларыбыз бәхете хакына биюдәге талантын корбан итте Мондый асыл сыйфат
хатын кышын, бигрәк тә сәнгатьтәгеләрнен. һәркайсына да бирелмәгән ди Ирек Без гаиләбез белән
бәхетле Иҗатыхша Маша ин гадел тәнкыйтьче Чөнки мин сәхнәдә балетның ин гади хәрәкәтләрен
дә ясый белмәгән хәсрәт тәнкыйтьчеләрнең фикерләре белән беркайчан да килешмим
Олы Ачасырда туй башланганчы. Лондоннан кайткан кунакларга татар авылының
тормышы, гореф-гадәтләре белән ганышу мөмкинлекләре тудырырга тырыштылар Урамда
кәҗәләр йөри иде Мона Маша битараф түгел икән Шулчак киленебез
—Сөт бирәләрме? Мин кәжә сөтен үлеп яратам —дип әйтеп салды
Бешен халык тапкыр Күз алдында савып бирделәр
Әлбәттә, кунакларга кияү мунчасы да ягылган иде Вакыт тар Рәхәтен татый
алмадылар. Аның каравы мәктәптә укучылар белән очрашу, алар ижаты белән танышу гомергә
онытылмаслык тәэсир калдырды. Ирек тә. Маша да авыл тормышын онытканнар Моны яшерми
сөйләделәр. Тора-бара зал жыр-бию мәйданы булып кит. Авыл егетләре баян тарта. Кызлар биергә
чыга Галия Шәйхуллина Ирек абыйсын татар көенә татарча биергә чакыра. Типтерә генә бит балет
биюе остасы. Казанда пионерлар сараенда татарча биергә өйрәткәннәрен онытмаган. Балаларга
балет биюе турында мавыктыргыч итеп сөйли, биеп күрсәтә. Бу очрашуның иң истәлекле
минутлары шулар. Ирек Казанда «Баядерка» балетында киеп биегән туфлиен мәктәпкә бүләк итеп
калдырды Мәктәп тарихы кенәгәсенә теләкләре биюченең үз кулы белән языла: «Кадерле
якташлар, өлкәннәр һәм балалар! Шундый җылы һәм эчкерсез каршылавыгыз өчен чиксез зур
рәхмәтебезне белдерәбез. Фәкать татар биюләре, татар җырлары, татар музыкасы, татар
шигырьләре белән генә сез татар халкынын зурлыгын раслап, рухын саклап һәм тагын да күтәреп
тора аласыз. Һәр адымыгызда унышлар һәм сәламәтлек юлдаш булсын!
Ирек МӨХӘММӘТОВ. 22 октябрь. 1997 ел»
Кичкә кадәр дәвам иткән туй мәҗлесе ни тора?! Милли ризыкларның ниндиләрен 1енә
пешермәгән авыл осталары. Ин беренче чиратта кияү пилмәненнән авыз итәргә кирәк. Каз бәлеше,
гөбәдия, тутырган тавык, түшкә-тушкә каз, өчпочмак, ит пәрәмәче бәрәңге пәрәмәче, кыстыбый,
төче коймак, кабартма, бавырсак, чәкчәк... Ризыкларны һич кенә дә санап бетерерлек түгел иде.
-Менә татар табыны нинди була икән ул,—дип таң кала Лондон кунаклары. —Бер рәссам
да ясый алмыйдыр боларны!
Ирекнең берсеннән-берсе тәмле аш-су пешергән останы күрәсе килде. Асия Борһанова икән
ул. Кунаклар, аш-су остасының фоторәсемен сый-нигьмәтләре янында төшереп. Лондонда
инглизләргә күрсәтү өчен алып киттеләр.
Өстәл яныннан торып киткәч. Машадан сорыйм:
—Тәэсирләрегез ничегрәк?
- Сөйлән аңлатырлык түгел. Татар кухнясына тиң бүтән кухня юктыр дөньяда. Сез мина
татар ризыклары турында альбо.м-китап бүләк иттегез ич әле. Анда һәр аш-суны әзерләү
рецептлары бирелгән. Мин үзем дә кухняда рәхәтләнеп әвәрә килеп йөрим Лондонда инглизләрне
татар ашлары белән сыйлармын,—ди килен.
- Алла боерса дип әйт,—ди Ирек.
Тагын бер туй бар икән бит әле. Анысын Рәшидә ханымның туганнары өендә әзерләгәннәр.
Кереп чыкмый булмый. Югыйсә, үпкәләүләре бар...
Олы Ачасырга булган сәяхәтебезгә Ирек менә болайрак нәтиҗә ясады:
-Репетицияләрдә, спектакльләрдә мин үземә кирәгеннән артык таләпчән, балет
классларында шәкертләремә каты куллы. Әмма тормышта мин бик йомшак табигатьле кеше.
Сәхнә минем өчен—дәва, дару. Театр ишеген ябып, машинага кереп утыргач, бөтенесен онытам.
Өемдә гаиләм белән иркенләп, рәхәтләнеп ял итәргә яратам. Ялым, әйткәнемчә, театрдан чыгып
китүгә башлана.
Фәрештәләр канатларын биреп торадыр аңа
ин балетны ихлас күңелемнән бирелеп яратам Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет
академия театрына кырык биш ел инде даими йөрим.
Таныш театр, таныш зал. таныш сәхнә, таныш кешеләр. Нишләптер, күңел
ниндидер тылсымлы хисләр, мажаралы тойгылар белән тулган. Сәхнә һәм зал ниндидер сер
томанына чумган. Әйе. әйе. бу шулай һәм мондый хәл бүген бик табигый Бүген үзе туган кала
театры сәхнәсендә гомерендә беренче мәртәбә Ирек Мохәммәтов бии. Лондондагы Король
балетының иң атаклы, иң талантлы артисты, гаярь якташыбыз казандашлар алдында имтихан
тота.
Бүген француз композиторы Адольф Аданның «Жизель» балеты күрсәтелә. Ирек бу әсәрне
драмалы мәхәббәт белән сугарылган булуы өчен ярата икән. Ул төп герой граф Альберт партиясен
башкара. Артист балетның драматизм киеренкелеген бөтен нечкәлекләре белән тоя. героенын эчке
тормышын андый. Граф крәстиян кызы Жизельгә гашыйк. Героиня ролендә Казан артисты Елена
Щеглова. Сылу кызга мәхәббәт һәм соклану Атьберт-Ирекнең көләч йөзендә балкый. Жизельнең
М
драмасын кичерү анын кайгыга баткан йөзендә чагыла. Альбертнын дулкынлануларын борчылу-
үкенүләрсн Ирек мимика аша тамашачы күңеленә сала. Альберт-Ирек сәхнәгә атылып чыгу белән
зал. хисләрен тыеп тора алмый, алкышларга күмелә Тамашачынын үз улына мәхәббәте, анын
таланты алдында баш июе шул кул чабулар өермәсендә чагыла. Әфарин Ирек! Артистыбыз гүя
жирдә түгел, күктә фәрештәләр биреп торган канаглар белән очына-очына бии Кайчакларда ул
канатларын жәеп бер ноктада асылынып калган кош сыман булып китә Тамашачы бу галәмәтне
үз күзләре белән күреп биюченен. виртуохтыгына шаккатып утыра
Мөхәммәтоннын рухы, анын һәвәслеге, әитерсен. бөтен труппага күчкән Жизель—Етена
аккош төсле йомшак басып бии Башка артистлары да. Ирекнен үзе кебек, каз мамыгыдай жинел
бүген, һәммәсенә дә яңа канатлар үсеп чыккан диярсең! Хәтта Медст Тугумбаев дирижерлык иткән
оркестр музыкантлары да. талант ихтыярына буйсынып, бүтәнчәрәк дәртләнеп, вә хисләнеп
уйныйлар
Театрда Мөхәммәтов нуры балкый, сәхнә һәм зал бөек артист яктылыгына күмелгән.
Монда Сихри Рух. Сихри Коч, Галижәнап Осталык тантана итә Базарны сүзләр белән генә аңлатып,
сурәтләп бирергә мөмкин түгел.
Пәрдә ябыла Чү. бигрәк тиз бетте түгелме сон әле бу спектакль” Яшен яшьнәп ялтырап
киткән шикелле генә булды бит бу бәхетле минутлар Шулай шул чын талантлар сәнгатен
беркайчан да күреп туеп булмый Ирек. -Жизель»дә биегән артистлар белән сәхнәгә кабат-кабат
чыгып, үтә дә жылы каршылаулары өчен тамашачылар алдында башын идәнгә тигәнче ия-ия мен-
миллион рәхмәтен белдерә Анын саен алкышлар көчәя бара Чәчәкләр кочакка сыймый Ирек гаять
зур әдәплелек, саклык белән чәчәкләрне артистларның аяк астына китереп сала Монын үз мәгънәсе
бар. спектакльнең бүгенге уңышын сез тәэмин иттегез, барасы юлларыгыз чәчәкләргә күмелсен'
Тамашачылар сәхнә белән аерыла алмыйча тан калып басып тора Нишләмәк кирәк, хис-
тойгылар никадәр генә көчле булмасын, барыбер аерылырга кирәк
Мин анын белән пәрдә артында янә очрашам Ул. дулкынланудан һәм арудан еш-еш сулап,
су сорап тамагын чылатып ала
—Спектакль алдыннан болай ук көчле дулкынланганым юк иле Моны табигый хәл дип
саныйм. Үзем туган шәһәрдә, туган халкым алдында беренче мәртәбә биим ич. Мин партнерларым
биюеннән бик канәгать Үзем исә Казанда бар булган осталыгымны күрсәтергә тырыштым
Тамашачылар мине анлады булса кирәк Бу халәт аларның йөзләрендә чагыла иде,—ди ул эчкерсез
горурлык хисе белән
— Ирек, ни өчен чәчәкләрне беренче булып хатынын, балаларын кулыннан алдың? Әллә
моның берәр сере бармы?
—Йолам, гадәтем шундый Сере бик гади Сәхнәдәге халәтемне аларлан да яхшырак берәү
дә анлый алмый һәр хәрәкәтемне алар гына дөрес бәяли Унышлысын да, бик үк килеп жңтмагән
жирләрен дә күземә карап әйтәләр Үзара аңлашу, хөрмәт шулай эчкерсез була
Бу кичтә мин Ирекне татарның икенче бер бөек улы Илһам Шакиров белән таныштырдым
—Таныш бул. Ирек. Татар Шаляпины, дим мин ике бөек артистнын танышуына сөенеп
Талантлы егетләребез дустанә кочаклаштылар Илһам күнелс тулуын яшермәде
— Биюснне караганда күземнән яшь килә.— диде җырчы биючегә
— Ни өчен икән?
—Татарның бөек биючесе Ирек белән горурланудандыр, мөгаен'
Бу үзе бер олут мәгънәгә ня күренеш иде'
Быслнын 2 гыйнвар кичендә телевидениенең «Культура» каналы искиткеч нечкә зәвыклы
тапшыру күрсәтте. Ул балетка һәм балетмейстер Джордж Балончинга (чын исем-фамилиясе
Георгий Баланчивадзе. 1904-1983 елларда яшәгән) багышланган иде Ул СССРда туып, совет балет
мәктәбендә укыган Гомеренең яртысын АКШта үткәрт». Сугыштан сон Американың балет
мәктәбенә нигез сала Аннары »Нью Иорк сити балле»ны оештыра һәм бу балет группасының
сәнгагь җитәкчесе була Кыскасы. Джордж Баланчин балетмейстер буларак дөнья кү ләмендә
билгеле шәхес Телевидениедән күрсәтелгән тапшыру Америкада төшерелгән Анын авторлары-
американнар Алар Рудольф Нуриев белән Ирек Мөхәммәтоннын балетмейстер Баланчин сәнгатенә
йогынты ясау серләрен дә ачарга омтылалар Бөек
талантларыбызның «Жизель*дә—граф Альберт. • Баядерка»да—Солор. «Дон Кихот»та Базиль
булып бию күренешләрен күрсәтеп алдылар Татар биючеләренен башкалардан аерылып торган
үзенчәлек-өстенлекләрен күрүне тамашачының үз карамагына тапшырдылар Шул рәвешле
балетнын бүтән йолдызлары белән чагыштырып карау мөмкинлеге туды Безнекеләр—тиңдәшсез!.
Рудольф та. Ирек тә композиторның, либретто авторының, балетмейстерның уй-ниятләрен. теләк-
фикерләрен бию алымнары ярдәмендә гаять осталык белән гәүдәләндерәләр Аларнын сәхнәгә һәр
чыгуы инде беркайчан да кабатланмас искиткеч вакыйга, дөнья балеты тарихында тулы бер
дәвергә тин икән. Тапшыру авторлары телефильм сюжетына менә шушы фикерне кызыл жеп итеп
салганнар. Шул мизгелдә Рудольф Нуриевның васыять төсендә язып калдырган сүзләре искә
төште: «Юк. мин бөтенләй үлмәм. Балет сәхнәсендә биюче артист күңелендә, тузан бөртеге хәтле
генә булса да. минем бер өлешчегем яшәр». Бию даһиенең бөек сүзләре!
Ул тапшыруда мин тагын бер татар биючесенең исем-фамилиясен ишетеп калдым. Хәер,
аның үзен Нуриевның классик балет фестивалендә
Казанда да күргәнем бар иде. Илгиз Галимуллин ул.
Россиянен атказанган артисты, халыкара конкурслар
лауреаты. Хәзер Токио балетында бии. Казанда ул шул ук
«Дон Кихот»та Базиль иде Илгизнең Базилен карагач, бу
образ татар биючеләре өчен генә иҗат ителгәнме әллә, дип
горурланып та куйган идем. Әйтергә кирәк, алар әлеге
геройны өчесе өч төрле ача. Бу үзе үк зур казаныш лабаса.
Ирекнең Казандагы спектакльләренә кайтыйк
әле. Людвиг Минкусның «Баядерка» балетында ул
шундый итеп бии ки, Солорнын бар шатлыгын, бар
кайгы-сагышын. бар моңын— бию хәрәкәтләре һәм
мимика аша аңлатып бирә. Әйе, балет сәнгатенең бик тә
хикмәтле, серле төре, әмма Ирек тылсымлы биюе белән
тамашачыны аның маҗараларына, тылсымнарына
төшендерү, сихерли-сихерли әсир итү кодрәтенә ия
артист.
• Баядерка- балетында Ирек тиңдәшсез иде.
Белгечләр әйтүенчә биючегә талантын тулырак ачу өчен
нәкъ менә «Баядерка» балетында бөтен мөмкинлекләр дә
бар. Индуслар тормышын сурәтләгән-тасвирлаган
балетнын исеме үк шуңа ишарәли. Баксан. Баядерка сүзенсн татарча мәгънәсе биюче дигәнне
аңлата икән. Баядерка—Дини бәйрәмнәрдә халыкның күңелен ачучы, күтәрүче биюче кыз. Никия
ролендә—Мәскәүдән. Зур театрдан килгән балерина Елена Князькова. Кунак кызы биюен мин
Чайковскийнын «Йокыга талган гүзәл» балетында да күргән идем. Бүген-Никия-Еленанын
осталыгы бөтенләй бүтән ягы белән ялтырап китте, ул— чәчәктән-чәчәккә очып кунган күбәләк
кебек җиңел, җилбәзәк, шаян. Ә Ирек талантынын көче партнерларын рухландыра белүдә дә «күзгә
күренеп-, сизелеп тора. Моны Елена Князькова үзе дә әйтеп бирде:
— Ирек белән *Баядерка»да биюем тәмле бер төш кенә булды ул. Аның янында биеп йөрүем
белән мин бик тә бәхетлемсн. Мондый мөмкинлек тудырган өчен Жәлил театрына рәхмәтемнең
чиге юк.
Заманында театрыбызның күренекле биючесе булган Нинель Юлтыева спектакльдән сон
соклануын тыеп тора алмады:
—Ирек, балет әкияте бетте!
—Әкият тәмам, әмма тормыш дәвам итә. Алла боерса, без Казанда тагын очрашырбыз әле.
Нинель ханым!—дип кочаклап алды Ирек Казан артистын.
Чех композиторы Людвиг Минкус (кайбер чыганакларда аның милләте поляк дип
күрсәтелгән) икенче балетын язганда испаннарның бөек язучысы Мигель Сервантес иҗатына
мөрәҗәгать итә. «Дон Кихот»та Ирек-Базиль «Жизель» һәм • Баядерка» спектакльләрендә ачып
бетерә алмаган сыйфатларын күрсәтергә алына. Ачыграк итеп әйткәндә, балет биюенен тамашачы
күзенә бәрелеп тормаган техникасын
Ирек Мөхәммәтив интервью бирә.
ача. Пируэтны Ирек кебек ясаучы—бер аяк очында басып бөтерчек шикелле тиз әйләнүче осталар
юк! Рудольф Нуриев кына шулай житез иде. диләр белгечләр Ирекнен әйләнеп торуына күз иярми
Анда ниндидер сихерле, тылсымлы көч бар Ул кичтә Җәлил театрында Ирекнен биюен
күргәннәрне гомер буена онытырлык түгел Базиль-Ирек һәм Китри-Етена шулай мавыгып, шулай
бирелеп бииләр. гүя ки икесе бер жан-образ булып берләшә. «Дон Кихот*та да Мөхәммәтов белән
Князькова беренче мәртәбә очрашалар, әмма, шуна да карамастан, ирексездән бу ике асыл зат
биюләре белән сәхнәдә бер-берсен тәмам тулыландыру, сәләтләрен ачу өчен туганнардыр дип уйлап
куясын. «Баядерка»да алар безнен йөрәкләрдә индусларның мәхәббәт ялкынын кабыздыла р. «Дон
Кихот-та испаннарның темпераментлы гыйшык утын дөрләттеләр.
«Дон Кихот»ны караган кич Казан тамашачысы өчен им зәвыклы, нәзәкатьле балет
сәнгате бәйрәме булгандыр, мөгаен. Ирек рухы спектакльдә катнашучы артистларны гына
канатландырып калмады, сәхнәгә дә. декорацияләргә дә бүтәнчә «жан керткән» шикелле булып
тоелды Театрда бар да Иреккә ияреп бии жанлылар да Жансызлар да! Бу татар егете биюенен
тантанасы иде. триумфы иде! Тагын бер кат, йөз кат. мен кат әфарин. Ирек'
Сәхнәгә спектакльдә биючеләр барысы да чыгып баскач, чәчәкләр янгыры ява башлады
Хөкүмәт ложасыннан күз явын алырлык, күхтәрне камаштырырлык зур букет төшерделәр
Монысы—Президентыбыз Минтимер Шәимиевнен һәм анын хәләл жсфете Сәкинә ханымнын
истәлек бүләге иде Зал аягүрә торып басты, шуннан китте алкышлар! Юри генә сәгатемә карап
тордым Кул чабулар туктаусыз унбер минут ярым дәвам итте Казанның тамаша залларында әлегә
кадәр мондый хәлнен булганы юк иде әле!
Президентларның да кадерле кунагы
Мәгълүм ки. чын сәнгать әһелләренең бик сирәге генә сәясәт белән саташып китә. Бер атна
инде төрле хәлләрдә анын белән көненә ике-өч мәртәбә очрашып сөйләшәм, сәясәткә кагылышлы
ник бер кәлимә сүз чыксын Шулай ла. жаен туры китереп. Ирекнен кылларын чиртеп карарга
булдым
— Быел жәй Казанга Людмила Зыкина килгән иде,—дим мин Ирекнен «телен чишәргә»
тырышып -Матбугат конференциясендә ана Борис Ельцинга мөнәсәбәте турында сорау бирдек.
«Былтыр Россия президентын сайларга әзерлек чорында Виктор Черномырдин мөрәҗәгать итте,—
диеп жавап бирде Людмила Георгиевна - Ельцинны пропагандалавымны сорый Мин. Россия
гражданы буларак, моңа каршы килмәдем Концертларымда Ельцин файдасына сөйләдем Әмма ач
калган очракта да. мин президенттан бер телем ипи дә сорамаячакмын Яклау өчен, сыеныр өчен
мине яраткан халкым бар. »
- Америкадан кантын килешли Ельцинның Ирландия аэропортында унайсыз хәлдә
калуын хәтерли торгансыздыр.—дип әсәрләнеп китте Ирек —Шул күңелсез вакыйгадан сон, анын.
сәясәтче буларак. Бөекбританиядә абруе бик нык төште, дәрәҗәсе калмады Президент булып
сайлану өчен Көнбатышнын сиңа карата әйбәт мөнәсәбәте кирәк. Россия Президенты
аппаратыннан мина мөрәҗәгать иттеләр Туган-үскән илемне көлке итәсем килмәде Ил. халык
хакын хаклап Борис Николаевич файдасына сүзләр әйтергә туры килде Гади халык сәнгать
әһелләре сүзенә колак сала Зыкина хаклы Анын белән килешәм: Ходай Тәгалә зур власте булган
кешеләр кулына калдырмасын
Бөекләрнең сәясәткә, сәясәтчеләргә карашы менә шундый Зур җитәкчеләрнең акыл белән
ии ит.» торганнары сәнгать эшлеклеләренә ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәттә була беләләр.
Алар дипломатия теле белән бик күп нәрсәне күздә тотып сөйләшәләр
Мин әлеге мисалларны очраклы рәвештә генә китермәдем Тирәнрәк, киңрәк фикер
йөртик але Шекспир исемен телгә алганда, бөек драматургның .көрләрен генә кү ы.» тотмыйбыз
без Шекспир-Бөекбритания. инглизләр. Гюго—Франция, французлар; Паганини Италия,
итальяннар; Сервантес—Испания, испаннар. Гете— Германия, немецлар тормышы. Бах. Штраус.
Безе. Россини. Чликовскии. Рахманинов Верди .
Татарның шундый шәхесләре бармы соң? Әлбәттә бар. хәтта күп тә Исемнәрен ишетүгә
Татарстан, татарлар гына түгел. СССР дигән бөек державаны. Россияне дөньяга таныта торган
бөек талант ияләре күз алдына килә. Академик Роальд Сәгьдиев—XX гасыр космос фәненен
корифее. АКШта яшәп, ижат итеп ята. Композитор Суфия Гобәйдуллина Германиядә киләсе гасыр,
киләсе меңъеллык музыкасын ижат итеп үзен дөньяга танытты.
Яна гасырда яшәячәк буынга музыканы Альфред Шнитка язып калдырмады. Татарның
данлы кызы Суфия йөрәгеннән чыга ул сихри моң, кодрәтле музыка Моның шулай икәнен бөек
музыкант Ростропович та таныды һәм исбат итте. Ул 1999 елгы дөнья концерт сезонын
Гобәйдуллинанын яна әсәрләрен уйнап башлаган иде Шушы программасы белән әле дә булса дөнья
гизеп йөри.
Ирек Мөхәммәтов турында язганда боларны телгә алуның нигә кирәге булган әле дип
уйлаучылар табылыр бәлкем. Кирәк, бик кирәк Безнең зур-зур түрәләребез АКШка. Англиягә.
Германиягә көне-сәгате белән барып кайталар Әмма шушы бөек шәхесләр белән аларнын ник берсе
очрашып сөйләтсен'1 Үзебез һаман дөньяда татарны. Татарстанны аз беләләр, дип зарланып елап
йөрибез. Танытучы, белдерүче шәхесләр—Роалдьләр. Суфиялар. Ирекләр. . Безгә Америкада
татарның атаклы кешеләреннән жәмгыять оештырырга вакыт життс инде Казан
консерваториясен тәмамлап американга кияүгә чыккан Халидә Хәйретдинова шунда яшәп шөһрәт
казанып ята Хатын-кыхтар арасында Паганини дәрәжәсенләге скрипкачыбыз Зариус
Шәехморзаеваның кызы Елена Бушкова да Штатларда. Скрипкада әнисеннән ким сызгыртмый,
диләр Анда бит татар каны. Зариусның улы Евгений Бушков, әнисе кебек үк. Бельгиядә Королева
Елизавета исемендәге иң дәрәжәле конкурс лауреаты. Австриядә гомер кичерә Диана Яфарова
дигән милләттәшебез Санкт-Петербургта яшәсә дә Парижда француз балаларын укыта Рахманинов
исемендәге Париж консерваториясенең профессоры, Казанга концерт бирергә килгәч.
Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән чәй эчеп утырды Теләк-фикерләрен әйтте Әмма алар
чәй белән юылып агып киттеләр. Бу кызыбызны Парижга алып килү өчен Президент Ширак үзе
самолет җибәрә Казанда телгә дә алганыбыз юк Бушлай концертлар бирергә вәгъдә итеп киткән
иде Шулай булгач. Татарстанны дөнья шәп белә алмый. Татарстанны дөнья күләмендә танытучы
шәхесләрне, ин башта үзебезгә танырга кирәк!
1988 елның мартында Ирекнең Америкада гастрольләре була. Илнең иң
Ирек Мөхәммәтов белән хатыны Мария Леонидовнаны Татарстан Республикас ы Президенты
Минтимер Шәймиев кабул итте.
йогынтылы тәзитләренен битләрендә Мөхәммәтов портретлары басылып чыга Телевидениенең һәр
каналында Ирек. СССР Зур театрынын беренче номерлы солисты Ул чакта Америкада Рейган
президент. Хатыны белән «Жизель* балетын карарга бара.
—Нигә шулай ялкынланып, очып бии әле бу егет?—дип кызыксына Рейган —Иртәгә туган
көне, шул рухландыра торгандыр.—диләр киңәшчеләре.
Рейган—үтә сизгер дипломат, хәйләкәр. 8 мартга—Ирек Мөхәммәтовнын туган көнендә—
Ак йортта бу бөек биюче хөрмәтенә аш мәҗлесе үткәрә. Американын дәүләт эшлеклсләрс алдында
үз илләренә гастрольләргә килүе өчен рәхмәт йтеп кулын кыса, таланты алдында башын ия,
истәлеккә фотога төшәләр Америка Президенты Ирекне шушы мәҗлестән сон онытмый, фотолар
артына, теге мәҗлесне телгә алып, үз кулы белән теләкләрен язып җибәрә Ак йортның иҗтимагый
эшләр буенча секретаре Линда Фолкнер Мөхәммәтовка. очрашуда бәхетле мину глар бүләк иткән
өчен, рәхмәт әйтеп. СССРга хат җибәрә. Фотолар да килә
Жәлил театрында Ирек Мөхәммәтовнын тормышына һәм иҗатына багышланган
күргәзмәнен бер бүлеге Ак йорттагы мәҗлес турында иде
Әйе, Америка талантларны таный белә Чөнки анда талантлар өчен, сәнга ть өчен социализм
иле дә, милләт тә юк икәнен яхшы аңлыйлар Сәнгать—Жир шарындагы барлык халыклар өчен дә
уртак
Мәгълүм булганча. Ирек туган-үскән каласына Минтимер Шаймиев чакыруы буенча
кайтты Юл газаплары чигеп Президентыбызның Казан Кремлендә Ирек Җәүдәт улы белән Мария
Леонидовнаны кабул итүе бик табигый хәл иде Минтимер Шәрипович зур кунаклар каршына
кулына зур чәчәк бәйләме тотып чык IN Чинары гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, кош теле, өрек җимеше
һәм кара җимеш белән чәй эчә-эчә әнгәмә башланып кипе Президент кунаклар белән тормышлары,
гагар сәнгате турында сәгатьтән артык иркенләп сөйләшеп утырды Ирек Англиядә тазар сәнгатен
пропагандалау өчен татар фольклоры. «Шүрәле» балеты төшерелгән фильмнар кирәклеген
искәрпе Бу шушы бүлмәдә сөйләшүдән узмады буган. Ирекнсн абыйсы Наилдән сораган идем
Шулайрак әйтте. Тууына 40 ел тулу унаеннан Лондонда бронзадан Мөхәммәтовнын биегән чагын
сурәтләгән һәйкәлен коялар икән Очрашу истәлеге итеп Ирек Минтимер Шәриповичка анын
бүлмәгә куела торган кечкенә вариантын бүләк итте.
Президент кунакларга Татарстан белән бәйле махсус бүләкләр әзерләгән
— Монысы милли читегебез —диде Президент Матага аяк киемнәрен су зып - Арча
осталары тегә. Шыгыр-шыгыр басып. Лондон урамнары буйлап бер үтегез әле Ин1 тизләр татарлар
осталыгын күрсен
Читекләр теләсә кайсы илнең күргәзмәләрен, кибетләрен бизәрлек дәрәҗәдә, бик тә
зәвыклы итеп чигелгән иде. әлбәттә Икенче бер матур тартмага Казан Кремленең пыяладан
эшләнгән макеты салынган. Анын капкачын ачкач. Татарстан Гимны янгырый Казанны.
Татарстанны, анда булган очрашуларны искә төшереп тору өчен моннан да кулай бүләк була
алмастыр'
Болар—үз йортынны бизи торган бүләкләр Англия халкына Taiapciaii сәнгате турында
сөйләүче фильмнар булганда, әлбәттә, комачауламас иде Ирек әле картаймаган, биюен туктатканда
да даны тиз генә югалмас Шәт. монысы да искә алыныр.
Ирек Мөхәммәтовнын Жәлил театрында биюенә өч ел тулып килә. Бирегә балет
спектакленә килгән саен теге чактагы хисләр. кичерешләр. тоЙ1Ылар. фикерләр, тәэсирләр янар;1
Эчендә җанын булганда, ул кичәләрдәге бәхетле минутларны оныту, олы талант сәнгатеннән
аерылу мөмкин нәрсә түгел Ирек Мөхәммәтов—уз сәнгатендә шагыйрь ул, дөньяда! ы барлык
милләт халыкларына аңлаешлы телдә иҗат итүче балет биюләре шагыйре! Талантлы шагыйрьнең
талантлы шигыре һәрчак күңел түрендә йөри Ирек биюе дә шулай!