ЗАМАН ХИСЛӘРЕНӘ КАГЫЛАМ ДА
Каләмемне таң нурына манып...
Әгерҗенең төнге урманында Ядкарь-истәлекләр алыштык. Юмарт табигатьле Гариф Ахун Бүләк итте миңа галстук.
Төннең үткәнен дә сизми калдык, Нуры төште йөзгә ал таңның. Ал галстук таккан, учак яккан Балачакка мине кайтардың. Зыялылар өчен, Гариф туган, Чорлар һаман авыр булдылар. Әтиемне, допрос алган чакта, Галстугы белән будылар. Син дә кайчагында боегасың, Әйтмәсәң дә, Гариф, беләм бит: Яра булып калган йөрәгеңдә Бандит дучар иткән ятимлек. Сулыш алулары авырая, Төшкә генә керә иркенлек,— Зыялылар түгел, галстуклы Зыянлылар итсә өстенлек. Муеннарны кайчак бушаттылар, Кайчагында каты кыстылар, Килер еллар гүзәл булыр дигән Зур хыяллар җилгә очтылар. Их, чабасы килә ап-ак кардан Галстукны ташлап җилләргә!
Балачагын бигрәк сагынган дип. Сүз әйтмәсләр бездәй җүләргә. Иркенлек тә киңлек... Рәхәт монда... Саф һавада җиңел тын алдык. Күпме генә безне бусалар да. Буылмадык, бик күп сыналдык. Якты сагыш белән сагынырбыз Кышкы карурманның ак карын. Каләмемне таң нурына манып Язган җырым булсын ядкарем...
1999. март, дгерже-
Урта Кирмән Кемнәр киткән. Кемнәр килгән? Әйтче миңа. Урта Кирмән? Тауда—Кирмән, Тауда—кала. Кала тавы Яуда кала. Урта Кирмән, Урта Кирмән. Ирек очен Утка кергән. Урта Кирмән Башын игән: Калатауда Янган бабам. Көл булса да Югарыда. Биек тауда Калган бабам. Алар өстә, һаман тауда, Ә без шулай Ник түбәндә? Ни әйтергә Тели икән: Козгын оча Баш түбәмдә? Боз да күргән. Ут та күргән. Болгар бабам, Болгар бабам, Түгел микән Омтылышлар— Бик түбәндә. Бик түбәндә? 22 май 1998. Урта Кнрман.
Җилкәбездә—авыр йөкләр.
Ат та булдык без.
һаман алга китәлмәдек—
Артта булдык без.
Әтәч булып бар дөньяга
Тавыш чыгардык:
«Бездә—коч,—дип,—бүрек белән
Бәреп егарлык 1*
Усалланып та каралык
Ел башларында.
Зәһәрлектә узып киттек
Юлбарысын да.
Маймыл, дуңгыз, елан булдык.
БУЛДЫК үгез дә:
Дөньяны тоттык куркытып
Ике мөгездә*
Менә быел мескен куян
Булып уяндык.
Бездә—курку, бездә—шөбһә Миллион куянлык!
Мөмкинлекләр кечкенә дә... Хыяллар—олы!
Килерме безгә, ниһаять, Адәмнәр елы?!
1998, декабрь.
88
Өзгәләнә каен көзге җилдә— Туган туфрагында ят сыман. Гомере буе яшәп шушы җирдә Үз кадере беткән карт сыман: Атларга да инде хәл калмаган, Абынып-сөрлегеп тә киткәли. Тирә-якка моңсу караш ташлап, Яфракларын җилдә сипкәли. Тик бер өмет аны юатадыр: Туфрагында ныклы тамырлар. Саф орлыклар сибелеп җирдә калыр, Язда кабат яфрак ярырлар...
1999.
88
Өй алдында үскән карт аккаен Гарасаттан мине яшергән.
Утны үзенә алып, әнкәм белән Саклап калган мине яшеннән.
«Саклан, балам, яшен утларыннан»... Хәтерлим мин әнкәм әйткәнне.
Тик мин генә каен булалмадым, Саклап кадалмадым әнкәмне. Каен гомерләре бирәлмәдем, Шул үкенеч кала гомеремдә. Әнкәемнең тынычлыгын саклап, Карт аккаен үсә каберендә.
Гомерләрең уза, былбылкаем...
Ерак чит җирләрдә йөргән чакта, Тәрәзәдән бер җыр ишеттем. Тирбәлүен тойдым балачакта Туган тел көйләгән бишекнең. Өзелеп-өзелеп кош сайраган кебек... Каян килгән изге бу җырым?
Нинди салкын җилләр чит илләргә Какты сине, сеңелем-былбылым? Аңладым мин: очып киткәнсеңдер Чит җирдәге кошка пар булып. Гомерләрең уза, былбылкаем, Әнкәң моңнарына зар булып...
Кал инде, кал...
Кал инде бер генә төнгә... Шулай итәләрмени?
Сандугачлар килгән көнне Ташлап китәләрмени? Төне буе сайрар инде, Йокламас сандугач та. Калмассың микәнни инде, Шул кадәр ялынгач та? Сандугач өзәр үзәкне Язның бу чакларында. Кал инде, кал—бер генә төн Кайнар кочакларымда. Киткән сандугачлар кайта, Яшьлек кайтмас бит инде. Икебез дә үкенербез, Югалтсак шушы төнне. Кал инде, кал...
1999
88
Иркәләр дә, сылулар да бетмәс, Туып тормаса да гел генә.
Башка Галиябану инде тумас— Татарда ул бары бер генә.
Шушы таныш көйне җырлый-жырлый, Мин дә «бүрәнәгә абынам», Заман хисләренә кагылам да, Галиябану, Сезне сагынам.
Еллар узган саен сагындырыр Мәхәббәткә тугры корбаннар. Кнлде Исмәгыйльләр—киллер булып Акча өчен ата торганнар...
1998.