Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ЙОЛДЫЗЫ БАР


Егерменче гасырның кыл уртасында туып, быел үзләренең 50 яшьлек бәйрәмнәрен уздырырга җыенучы әдипләребез күп түгел икән безнең. Алар ике-өч бөртек кенә: Рашат Низамиев. Камил Кәримов, Фәүзия Бәйрәмова. Шулар арасында дөньяга «ашыгыбрак» килгәне—яз башында, 1 мартта ук туганы—Рашат Низамиев.
Саба яклары юмарт-бай табигатьле, матур як. Менә шунда, Мишә суы буена урнашкан татар авылы Олы Мишәдәге бер гаиләдә бер ир бала тәүге тапкыр дөньяга аваз сала. Малайның әтисе, Бөек Ватан сугышында бер кулын калдырып кайткан Мияссәр нык шатлангандыр. Шатланмыйча сон—малай бит! Малай! Нәсел дәвам-чысы Үсеп җиткәч, бер кулсыз әтисенә терәк-булышчы буласы «жегет»!
Рашат Низамиев бер шигырендә болай яза:
Таза беләгеңне терсәктән үк
Чабып өзгән сугыш балтасы
Сыңар канат белән кайткансың да
Елаткансың... басу капкасын
«Сыңар канат белән кайтканнарны да» зарыгып көтеп торучы кызларыбыз булган. Озакламый Мияссәр дә үз тиңен тапкан. Асия исемле чибәр кыз белән тормыш корып җибәргән. Ә ул еллардагы авыл тормышы. «Авыл тормышы—эт тормышы» дип зарланып утырыр вакыт түгел Яшәргә кирәк, һәм Мияссәр яши.
Исән кулын, жиңеп кайткан кулың,
Үч иткәндәй вәхши сугышка,
Ничә еллар инде балта чаба:
Тирә-ягың—ап-ак йомычка!
... Кырыс чагың—гүя кайгыларны
Тураклыйсын салып бүкәнгә.
Сынар куллап печән чабасың син.
Алып көче бардыр бу тәндә!
Шигырен Рашат:
Әткәйләрнең кулын кискән фашист,
Илнен кулын кисә алмаган!—
дигән юллар белән тәмамлый. Сугыш кырларыннан яраланып-имгәнеп кайтсалар да, тәннәреңдә «Алып көче» булган ир-атларның уллары ул Рашат Низамиеалар буыны
Минем белән бергә Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган шәриктәшем Фәһим Жэләев Саба районының Икшермә урта мәктәбендә директор иде Районда бик абруйлы, данлы директор Казанда күрешүләребезнен берсендә (алтмышынчы еллар уртасы булса кирәк), әдәбият турында сүз чыгып, ул: «Безнең мәктәптә дә «шигырь җене» кагылган укучылар бар. Берсе бик тиктормас, тере егет. Ул университетка килергә җыена, белүемчә. Син ана игътибар ит әле. Рашат Низамиев атлы ул»—дигән иде.
Шәриктәш дусның сүзен аяк астында калдырырга һич ярамый иде. һәм мин университет студентлары арасыннан Рашат Низамиевны аерып алып, ана «игътибар итә» башладым. Гаҗәеп тере-эшчән, тиктормас холык-табигате өчен яратып, үзен «терекөмеш» дип тә йөртәм. Гаҗәп хәл! Рашат Низамиевның Рәсәй күгендә һәлак булган абыйсы Жәүдәт Низамиевның якты истәлегенә багышлап язган «Кызыл кар яугач» исемле монсу-сагышлы повестенда да шундый юллар бар: «Син бит терекөмеш
Е
шикеллерәк Кая китсәң дә югалмассың. Чәчрәп килеп чыгарсын*,—ди әсәр героена бер персонаж Рашат Низамиев үзе дә—иҗатында булсын, тормышта булсын, әнә шулай «чәчрәп килеп чыга» торган затлардан.
Рашат Низамиев Казан дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, бер-ике ел авылда укытып та кайтты. Бик еш булмаса да, шигырьләре газет-журнал битләрендә күренә торды. Җитмешенче еллар уртасыннан ул инде башы-аягы белән журналистлык эшенә кереп чумды. Әүвәле күптиражлы «Ленинчы*, аннары «Татарстан яшьләре* газеталарында, балалар журналы «Ялкын»да, «Казан утлары* журналында төрле вазифалар башкарды. Хәзер инде Рашат Низамиев яшьләр журналы «Идел*нен баш мөхәррире Танылган әдип.
Рашат Низамиевның ижаты күпкырлы. Шигырь дисенме, ялкынлы публицис-тика дисенме. хикәя-повестьлар дисенме—анын каләме барысын да «коеп куя* Үзенен илле яшьлек бәйрәмен Рашат композитор Фәрит Яруллин турындагы роман- хроникасының тулыландырылган яна басмасы белән каршылый Элекке елларда, романнын беренче басмасы басылып чыккан чакта әйтелеп бетмәгәнне, дөресрәге, «әйтергә ярамаганны» әйтеп бетерү өчен шул нияткә килгән Рашат Низамиев
Күпчелек әдипләребез кебек, Рашат та иҗатын шигырьләрдән башлаган иле Бүген дә шигьрияттән китеп беткәне юк: әледән-әле яна шигырьләрен укып торабыз.
Әмма шулай да, минемчә, Рашат Низамиевнынтөп ижаты—чәчмә әсәрләр, проза. Бигрәк тә соңгы елларда ул хикәя жанрында аеруча актив эшли һәм менә дигән хикәяләр ижат итә. Шулардан берничәсен, татар хикәяләре хәзинәсенә кереп калырлыкларын гына атап үтик. Менә алар: «Билгесез кыз сурәте». «Беренче мунча». «Кайтарыгыз!», «Өчәү» һәм башкалар
Рашат Низамиевлар буыны, Егерменче гасырны кыл уртага ярып. Егерме беренче гасырга аяк басачак буын. Әле Зур Сугышларны күрмәгән, әтиләре яудан сирәк исән- сау кайтканнан соң туып-үскән буын. Алар бер гасырдан икенче гасырга ил-халыкнын, кешелек дөньясының нинди уй-гамәлләрен эстафета итеп алып китәчәк? Бу гасырда алар ил-халык ни күрсә, шуны күреп үсте, ныгыды, ир-егетләр булды Алар «Бөек Россия» империясенең дәвамчысы булган «Бөек* Советлар Союзында яшәп формалаштылар, СССРның бер сәгать эчендә диярлек таркалып-җимерелел төшүен күрделәр. Хәзер инде менә ил-халыкны «үзгәртеп кору*, «реформа-ислах* шигарьләре белән Россиянен,—димәк, халыкның!—байлыгын талап, шул халыкны тәмам ач-ялангач калдырып бөлгенлеккә төшергән, илне исә. Көнбатыш Европа һәм Америка алдында тезләндереп, хәер сорап кул сузарга мәжбүр иткән «реформатор-демокрагларнын* гаделсез «кыргый базары* шартларында бәргәләнәләр
Шуңа күрәдер дә, яшь замандашына эндәшеп. Рашат Низамиев болай яза «Егерме беренче гасырга керер алдыннан, күпләр белән бергә, тормыш океаны төпкеленнән вакыт сине дә сайлап алган, хәзер инде яшәү рәвеше, кылган гамәлләре белән сезнең буын (Рашатларның үз буыны да, дип өстәр идем -М Ш.) вакытны сайлый, кешелек тарихына теркәләчәк көннәрне иҗат итә*
Мөгаен, шулайдыр, һәм Рашат Низамиев үзе дә без яшәгән гасырның барлык борчу-мәшәкатьләрен, хәзерге катлаулы-болгавыр заманның бар авыр йөген үз җилкәсенә күтәреп барырга дучар ителгән шул буынның бер вәкиледер
Ә шәхсән Рашат Низамиев иҗаты башлангыч чорыннан ук гаделлеккә, гүзәл-леккә, кешенең камиллегенә мәдхия җырлау булды һәм шулай булып кала да бирә Җиңелме аңа, саф-самими, бала җанлы бу романтикка? Әлбәттә, җиңел түгел. Әмма шулай булса да, минем Рашатның борын төшергәнен, төшенкелеккә бирелгәнен күргәнем юк Ул һаман—терекөмеш! Хәрәкәтчән, җитез, эшчән
Аның «Яшьлеккә хат» (Яшь замандаш белән әңгәмәләр) дигән фәлсәфи- публицистик, үгет-нәсихәткә корылган педагогик әсәрендә (1991) бик кызыклы күзәтүләр уй-фикерләр бар Менә шунда ул: «Кеше—үзе бер мөстәкыйль дәү тэт» дигән девиз-шигарь күтәрә дә, кешегә хас уңай һәм кимчелекле сыйфатларны икс баганага тезеп чыга һәр баганада—унбишәр сүз-сыйфат. Уңай сыйфатлардан мин бары тик өчесен генә Рашатның үзенә ярашлы тапмадым Ягымлы, тугры, юмарт—Рашат Ихлас, гадел, тырыш -Рашат Ярдәмчел, булдыклы,хисчән—Рашат. Итагатьле, кешелекле,тәвәккәл—Рашат Тәвәккәл, дигәннән, күптән түгел ул, бернинди күнегүләрсез, кул яссуы белән кирпеч ватарга омтылып, кулын имгәтте һәм шул китеш эшкә йөрде! Менә шулай Анын бар иҗатына да шул ук сыйфатлар хас
Ә инде «Яшьлеккә хат» (Яшь замандаш белән әңгәмәләр) әсәренә килгәндә, ул үзенә күрә бер феномен—безнен әдәбиятта әле моңа кадәр күрелмәгән бер күренеш. Әсәр үзе жиде хаттан тора, һәр хат аерым бер темага багышланган. «Онытма,—ди автор яшь замандашына,—бу хатлар ашыгып укыр өчен түгел'» Беренче хатта сүз кешенең шәхесен калыплаштыру турында барса (аның өчен төп өч шарт: нәселдәнлек, мохит, тәрбия кирәк икән), икенче хатта «үз-үзенне сайлау, язмышын йолдызын билгеләү турында сөйләшик»,—ди Рашат. Сүз уңаенда әйтеп узыйк, «йолдыз» символына без яңадан әйләнеп кайтырбыз әле Өченче хат яшьлектә иң беренче урында булган мәхәббәт, ярату хисе турында, әлбәттә! Дүртенче хат, мәхәббәттән аерып алып, дуслык турында сөйләшү булып чыккан. Бишенче хатта—яхшылык белән яманлык бәхәсе. Алтынчы хатта автор хакыйкатькә юл эзли һәм шул хакта уйлана, фикер йөртә, нәтижәләр ясый. Җиденче, соңгы хат—йомгаклау сүзе. Бу әсәрдәге һәр жөмләне диярлек канатлы, гыйбрәтле сүзләр итеп алырга булыр иде. Менә кайберләре: «Кеше кешегә— табышмак...» «. иң мөһиме—ихласлык*, «матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк», «Үзендә юк нәрсәне башкаларга биреп булмый» һ. б., һ. б.—кыскасы, һәр бит саен шундый жәүһәрләр очрап кына тора
Минем үземә калса, бу әсәрне безнең Мәгариф министрлыгы аерым китапчык итеп бастырып, укытучыларга тәрбия сәгатьләре үткәрү өчен ярдәмлек сыйфатында таратыр иде Шундый хезмәт ул.
Рашат Низамиевның тетрәндергеч әрнүле «Кызыл кар яугач» исемле повесте, әйтеп үткәнемчә, Әфганстанда барган сугышларда һәлак булган татар егетенен якты истәлегенә багышланган. Повестьның баш герое Шаһинур: «Мин кайчан йолдызларны тотып-тотып карармын икән?»—дип хыяллана. Өлкәннәр анын һәр хыялына: «Кызыл кар яугач...»—дип кенә жавап бирәләр Күршесе Кирам абыйның: «Без сине кайдан, ничек эзләп табарбыз икән соң?»—дигән соравына да Шаһинур: «Йолдызлар арасыннан»,—дип жавап бирә. Шаһинурның хыяллары тормышка аша—ул очучы була, һәм, ниһаять, аңлашылмаган Әфган сугышы Шаһинурның очкычын бәреп төшерәләр Менә шунда, битен-күзен кан каплаган Шаһинур алдында «кызыл кар ява» ... Цинк табутта авылына кайтарылган егетне жирләгәндә мулла абзый: «Ходай бу егетне сөеп бирде, сөеп алды. »—дип, анын рухына дога укый. Ә Кирам абый исә: «Йолдызлар арасыннан эзләгез мине, дигән иде бит, балакаем! Шулкадәр дә белеп әйткән икән...»— дип яшь коя.
Тарихчылар сүзенә караганда, егерменче гасырның бер генә көне дә жир шарында кайда булса да сугышларсыз үтмәгән икән. Инде кешелек дөньясы канга туйган булырга тиеш. Егерме беренче гасырны сугышларсыз, имин-тыныч яшәп үткәрү турында уйларга тиеш!
Ә йолдызларга килгәндә исә, Рашат Низамиев ижатының ин төп символ- образларыннан ул. Анын ижатында йолдызлар образы әсәрдән-әсәргә күчеп, өзелмәс бер яктылык-нур булып бара. Шул ук «Кызыл кар яугач» повестенда—«Шаһинурның күңелендә мәхәббәт йолдызы кабынган иде: Мөслимә ». Шунда ук: «Ике йөрәк аңлашканда йолдыз атыла икән, бу—гомернең кыскалыгына ишарә, аның кадерен белегез, дигән кисәтү билгесе. «Бозлы миләшләр» («Кар кеше») повесте (1990). Әтисез ятим үскән малай Госман Кар кешене эзләп Арктикага дип юлга чыга. Кар кеше— малайның күңел түрендәге әтисе ул. «Ул бүген хыялына һәм йолдызларга якыная төште шикелле..»—дип яза Рашат.
һәм, ниһаять килеп, Рашат Низамиевның беренче шигырьләр китабы ук «Йолдыз яңгыры» (1980) дип атала иде. Әйдәгез әле, «йолдыз янгыры» астында без дә «коенып чыгыйк»—Рашатның шигърият күгенә бераз күз салыйк.
«Яшьлеккә хат» исемле әсәрендә Рашат Низамиев: «Кеше елмаюдан башла-на»,— дип яза, дигән идек. Ул үзе дә һәрвакыт көләч, гел елмаючан икәнен дә искәртеп уздык. Әмма үзенең программ шигырендә үк ул безне кисәтеп куя:
Күзләрем көлеп торса да,
Сүзләрем житди минем,—ди.
Ә «йолдыз яңгыры» явып тора:
Тукайдан соң
Күпме йолдызлар атылган.
•Бирче, дөнья'*
Окоп туфрагына чигелеп.
Күпме йолдыз калды сибелеп
•Солдат каешы*
Җирдә безгә шатлык житә.
Күкләрдә йолдыз житә
•Безнең гөнаһсыз гомерләр*
һаваларда—кеше эзе...
Йолдызлар уйда, сакта
• Эмәр-
Баш очымда һаман шул йолдызлар— Малай чакнын идиллиясе!
Кулым җитми калган йолдызларга Килә бары «рәхмәт» диясем
« Йолдызлар»
Салкын кышнын зәңгәр йолдызларын Коя буран!
•Кышкы сагыну»
Җи гәрдер Әле болардан тыш та дистәләгән шигырь-хикәяләрдән әллә никадәр йолдызлар «чүпләргә* булыр иде. Начармы бу, әллә яхшы фалмы9 Гадәттә безнен тәнкыйть бер үк образ-символларны күп кабатлауны хупламый. Ә ни өчен9 Билгесез Карагыз сез шул ук Есенин шигъриятенә: күпме анда ак каеннар образы' Ә бит анын иҗатын монын өчен берәү дә яманламый, киресенчә, «менә кайда ул Ваган образы!» дип мактап кына яза. Минемчә дә, һәр ижатчынын үз образ-символы булырга тиеш: кемдәдер ул—акбүзат, кемдәдер—таң җилләре, кемдәдер—илаһи күкләр. Ә менә Рашат Низамиевнын үз «йолдызы» бар! һәм мин шунысына да шикләнмим: Гагарин галәмгә менгән чорда ун-унбер яшьлек малайларның кайсысы гына йолдызларга менәргә, космонавт булырга хыялланмады икән?! Рашатның да беркемгә дә сиздермәгән- әйтмәгән хыялы шул булгандыр Юккамыни базы к-тәбәнәгрәк гәүдәле Рашат физик яктан таза, анын мускуллары уйнап тора! Әз күнегүләр ясамагандыр ул монын өчен
Йолдызлар хакында шунын белән шул.
«Сабантуй»—балалар һәм яшүсмерләр газетасы һәм ул бер бик тә кирәкле, изге эш башкарып килә: «Безнен яраткан әдипләребез- дигән баш астында кули бит тутырып теге яки бу әдип турында шактый бай эчтәлекле һәм кызыклы сәхифәләр биреп бара Мәктәпләр өчен никадәр кыйммәтле хәзинә бит бу'
Күбрәк ижатын нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләргә багышлаган Рашат Низамиевны да шулай ук куш бит тутырып бирү, әлбәттә, изге гамәл Биредә Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов. Аяз Гыйләжев, Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллин, академик Тәлгат Галиуллин, әдәби тәнкыйтьчеләр Фоат Галимуллин. Салих Маннапов. Мансур Вәлиевләрнен Рашат Низамиев иҗаты турында кыска, әмма бик саллы фикерләре басылган
Газетга әдипнең кыскача тормыш юлы. басылып чыккан китаплары исемлеге, матур-матур шигырьләре белән бергә ун фоторәсем дә бирелгән «Сабантуй» газетынын 1996 ел. 17 апрель. № 31 саны да. һичшиксез, мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен дә зур бүләк ул.
Ә «Мәдәни җомга» атналыгының 1997 ел. 4 июль санында бирелгән шигырьлә-ренә сүз башында Рашат Низамиев бик гыйбрәтле фикерләр әйтә. «Минемчә, -ди ул. - җәмгыятькә тазалык, яхшылык, камиллек эшләргә теләгәндә, бу миссияне президенттан алып урам себерүчеләргә кадәр бергәләп тартып барырга тиешле Берәузәр—дәүләт урамын, икенчеләре гавам урамын чиста тотканда гына без алга таба барачакбыз Монда инде бик зур әдәп, әхлак, тәҗрибә, гаделлек сорала. Ходай кушып, безнен моңа көчебез җитсә иде».
Рашат Низамиев үзенең бөтен иҗаты белән «гавам урамын чиста тотарга» тырышты, шундыйлар сафында булды Анын кайсы гына повесть-хикәяләрен, шигырьләрен. кайнар публицистик мәкалә-чыгышларын алмыйк, без монын шулай
икәненә кат-кат инанырбыз. «Яшел күзле малай» исемле шигырь-балладасында да ул:
Ждны чиста булгангамы.
Дөньялар—гаҗәп якты!—
дип сокланып яза «Ждны чиста» шагыйрь Рашат Низамиев исә «Татарстан турында моңсу җыр» исемле икенче бер шигырендә, әрнеп, болай дип уфтана:
Бу Рәсәйне бурлак сыман тартып.
Сөйрәп бару—бәхетсезлектер.
Бу инде җитлеккән, зур шагыйрь сүзләре.
Рашат Низамиевнын кыска-кыска публицистик чыгышларында да («Сарыкмы, куянмы?*. «Солженицынга хат» һ. б.) шул ук ачыну, әрнү, милләт язмышы өчен тирәнтен борчылу ярылып ята. һәм ул—илле яшьлек ир-егет—шул әрнү-борчылулары белән Егерме беренче гасыр ишеген шакый Ходай кушып, «гавам урамын чистартырга» түземлеге җитсә иде бу буыннын һәм алардан сон килгән буыннарның.
«Алдынгы сафта Рашат Низамиевны күреп, сулыш киңәеп китә. Рашат үткен, әзерлекле публицист. Дөнья агышын, милләт агышын тоя ул һәм илебездәге кискен вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен халкыбызга җиткерә бара.» Болары—Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев фикерләре
Мәкаләбездә йолдызлар хакында шактый сүз булды. «Терекөмеш» Рашат Низамиевнын үзен дә без йолдызлар арасында, татар әдәбияты күгендәге йолдызлар арасында күрәбез: ул анда үз төсмерләре, үз нуры белән балкып тора.
Ижат йолдызларын сүнмәсен, халкыбызга рух биреп озак-озак еллар янып торсын, Рашат!