Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЕЛ КИЛЕШ ЯФРАК КОЕЛДЫ...


Әгәр исән булса, ана 60 яшь тулган булыр иде.
эезнең тәүге китапчыкларыбыз 1967 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә бергә дөнья күргән иде. Бер кассетада—ундүрт яшь автор. Бер оядагы карлыгач балалары кебек бер-берсенә күләме ягыннан бик тә охшаган, фәкать төсләре белән генә аерылып торган китапчыклар иде алар. Тәүфикъ Камалиевнын шигъри җыентыгы «Ромашкалар эзлим» дип атала. Китапка кыска гына кереш сүзендә үзенең Буа районы Ташкичү авылында туган булуы, җиденче классны Казанда тәмамлау белән һөнәр училищесында укып, бик яшьли заводта, эшчеләр арасында кайнап яшәве, кичке мәктәптә укып, өлгергәнлек аттестаты алганнан сон. Казан университетында гыйлем эстәве турында яза «Шигырьләрем кирәгеннән артык озын булсалар да, үтелгән юллар бик кыска әле Билгеле, язылачак шигырьләрнең кыскарак, боларыннан мәгънәлерәк, ә үтеләсе юлларның чиксез озын булуын телим»,—ди.
Әйе, озын булмаган гомер юлында Тәүфикъ, журналист буларак, шактый катлаулы вә катмарлы юлларны узарга өлгерде, төп эшеннән бушаган аз гына араларда һәм йокысыз төннәрендә үзенен дөнья көтүдән алган тәэсирләрен, яшьлек хисләрен, сагыну-сагышларын, ил-көн язмышы өчен борчылуларын шигъри юлларга салды. Анын бер-бер артлы нәшер ителгән «Сабыр канатлары сынмый» (1968) дигән беренче мөстәкыйль китабын, «Адымнар» җыентыгындагы «Озата бармагыз» дип аталган шигырьләр бәйләмен (1969), «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972) һәм «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле китапларын әдәби җәмәгатьчелек җылы кабул итте, шигърияттәге остазы Хәсән Туфан да үзенен яшьлеген хәтерләтеп, эшче сыйныф хисләрен җырлаучы бу егеткә өмет баглавын яшерми иде.
Тәүфикъ Камалиев классик традицияләргә таянган җылы күңелле лирик шагыйрь иде.
... Тарта, диләр,
тарта туган җир, Тарту көче анын нидә соң? Килә минем сезгә берәм-берәм Ромашкалар өзеп бирәсем. —
дип, яшьлек ашкынулары белән ихлас хисләр дулкынында Шигърият мәйданына килеп кергән яшь шагыйрь китаптан-китапка осталык һәм фәлсәфи фикерләү ягыннан үсә барып, соңгы—«Яшьлеккә кайту» җыентыгында «ромашкалар эзләү» белән бергә, милләт язмышы турында җитди уйланулар югарылыгына күтәрелде, һәм:
Мен өметем, мең каргышым...
Ялгызым йөзсәм-йөзим.
Төпсез ялган диңгезендә Хаклык утравын эзлим,— дип әйтә алды.
Әйе, жир куеныннан, тирәннән бәреп чыккан һәм үз юлындагы каршылыкларны җинә-җинә алга таба юл сапкан чишмә шикелле, чын талант иясе дә үз юлын тапмыйча калмый ул!
Әле анын шигъри хисләр чишмәсенең ачылып кына киткән чагы иде. ни аяныч, ул үзенең хыялы рәшәләренә кадәр барып җитә алмый калды.
Рәшәләрем алга дәшәләр дә.
Дәшәләр дә... Шушы хәлемдә Ерагая барам рәшәләрдән. Якыная барам кабергә.. —
Ә
дип язып калдырды ул хастаханәдә, мәрхәмәтсез үлемнең салкын сулышын тойган минутларында
Мин еш кына кулыма «Беренче карлыгачлар» җыентыкларын алып. 60 нчы елларда Шигърият мәйданына бергә-бергә килеп кергән каләмдәшләрем турында уйланам. Инде шушы сериалда китаплары чыккан ундүрт авторнын бишесе дөньяда юклар икән ләбаса. Егор Уткин. Дифгат Сирай. Хәниф Хөснуллнн. Фаил Шәфигуллин, Тәүфикъ Камалиев. Янә дә. бу сериалда шигырьләре булмаган, ләкин фани дөньядан иртәрәк киткән талантлы шагыйрьләребез вә язучыларыбыз исемлеген дәвам итсәк: Саҗидә Сөләйманова. Рәшит Әхмәтжанов. Кадыйр Сибгатуллин. Ринат Рәхимов. Зиннур Насыйбуллин. Фәннур Сафин. Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй, Роберт Рәкыйпов. Эдуард Мостафин Үзләренә Ходай
Рәсемдә АМулла Салахетдинов, ФЬридә Кудашева. Тәүфикъ Камалиев. Вахт и Гайсин
салган талант нурларын туган халкыбызга тулысынча бирә алмыйча якты дөньядан китеп барган бу шагыйрьләрнең язмышы бик тә уйландырырлык, бик тә гыйбрәт алырлык Аларның фаҗигале үлемнәре узган сугышларда канатлары каерылган татар шагыйрьләре язмышының дәвамы шикелле тоела мина Хәтердә Кадыйр Сибгатуллиннын -Яшел килеш яфрак коела • дигән шигъри юллары яңара һәм:
—Үзеңә «ромашкалар бүләк итәсе», «төпсез ялган диңгезендә хаклык утравын эзләргә» булышасы улларыңны, кызларыңны сакла. халкым!-диясе килә