ЯҢАЛЫКЛАР
БӨЕК ӘДИП ЮБИЛЕЕ
Татар җәмәгатьчелеге драматург, шагыйрь, галим Нәкый Исәнбәтнен тууына 100 ел тулуын кин билгеләп үтте. Халыкка титаник хезмәт күрсәткән әдип турында матбугатта бихисап мәкалә-хезмәтләр басылды. радио-телевидениедә күп санлы чыгышлар булды, театрларда аиын әсәрләре буенча спектакльләр куелды, музей залларында махсус күргәзмәләр оештырылды Журналыбызның өч санында анын татар халык мәкальләренә багышланган зур гыйльми хезмәте кабатлап басылды. Олуг юбилейның йомгаклау ноктасы булып, яна ел алдыннан Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тантанаты кичә үтте
МАТБУГАТ ДУСТЫ
Президент Минтимер Шаймиевкә Россия Журналистлар берлеге һәм Халыкара матбугат клубы тарафыннан «Матбугат дусты» дигән мактаулы исем бирелде, Мәскәүдә диплом тапшырылды
Бу бүләк Татарстанның демократиягә һәм сүз ирегенә ышанычлы юл тотуын һәм эштә ирекләребезнен төп гаранты республика Президенты булуын тагын бер кат раслый
КОМПОЗИТОРЛАР БӘЙРӘМЕ
23 декабрьдә кин җәмәгатьчелек катнашында Казан дәүләт консерватория-сенең Зур концерт залында Татарстан Композиторлар берлеге оешуга 60 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде Әлеге мәртәбәле тантана Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкаруында композитор Нәҗип Жиһановның «Сабантуй» исемле симфониясе белән ачылды.
Зур концерт программасы респуб-ликабызның танылган җырчылары, сәнгать осталары —Зилә Сөнгатуллина. Эмиль Жәләлетдинов. Клара Хәйретдинова. Разия Үзбәкова. Гөлнара Юзеева. Лариса Маслова. Шамил Монасыйпов. Рубин Абдуллин һ б. чыгыш ясады.
Татарстан композиторларын вице-премьер Илгиз Хәйруллин. башкала мэры Камил Исхаков. Россия Композиторлар берлеге рәисе Владислав Казинин. «Музыкальная академия» журналының баш мөхәррире Юрий Корев. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галимҗан Гыйль- манов, Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин. шәһәр һәм авыл районнарының хакимият башлыклары котлады һәм яна иҗади унышлар теләде
Әйе. узган 60 ел эчендә Татарстан Композиторлар берлеге мәдәниятебез горурлыгына әверелгән Салих Сәйдәшев. Фәрит Яруллин. Нәжип Жиһанов. Жәүдәт Фәйзи. Рөстәм Яхин. Александр Ключарев. Альберт Леман. Фасил Әхмәтов. Мирсәет Яруллин. Бату Мөлеков. Әнвәр Бакиров. Хөснул Вәлиуллин. Ринат Еникеев. Шамил Шарифуллин. Рәшит Калимуллин һ. б. бик күп талантлы иҗатчыларны үстерде
ОЛПАТ РӘССАМНЫҢ ОЛЫ ГОМЕРЕ
СССРнын халык рәссамы. СССРнын Дәүләт, Россия Федерациясенең И Репин исемендәге. Татарстан Республикасының Г.Тукаи исемендәге премияләре лауреаты, рәсем сәнгате аксакалы Харис Габдрахман улы Якуповка 80 яшь тулды
Юбилей уңаеннан оештырылачак рәсми тантаналар яз айларында узачак Мартта Татарстан дәүләт сәнгать музеенда Харис Якуповнын зур шәхси күргәзмәсен ачу планлаштырыла. Юбилярны тәбрикләү М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәреләчәк.
ОЛУГ ГАЛИМНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ
17. 18 декабрьдә Татарстанның Сәүдә- сәнгать палатасында XX гасырда кин танылган татар дин әһеле, реформатор, сәяхәтче. мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев үлеменең 50 елына багышланган Халыкара симпозиум узды.
Симпозиумда катнашучы Татарстан һәм Төркия галимнәре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре. аерым алганда, симпозиумның Башкарма комитеты рәисе Хамди Мерт. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты М. Хәсәнов. Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Госман хәзрәт Исхаков. Төркиянен Татарстан Республикасындагы консулы Әхмәт Рыза Демерәр, Муса Бигиевнен кызы Фатыйма Таһиржанова. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы
дин эшләре Советы рәисе Р Нәбисв һ б тәбрикләү сүзләрендә олы галимнен татар иҗтимагый фикеренә һәм Ислам диненен халык тормышындагы ролен үстерүгә керткән хезмәтләренә югары бәя бирделәр
МӘШҺҮР РӘССАМ КҮРГӘЗМӘСЕ
Башкалабызның сынлы сәнгать музеенда Россиянен атказанган сәнгать эшлсклесе, Татарстан халык рәссамы. Г Тукай премиясе лауреаты Илдар Зариповнын 60 еллык юбилеена багышланган ретроспектив күргәзмәсе ачылды Илдар Зарипов- дөньякүләм билгеле рәссам Анын байтак эшләре Европа илләре, бигрәк тә Германия музейлары экспозициясендә урын алган Чираттагы бу күргәзмәдә тамашачылар игътибарына торле вакытта—70-90 еллар дәверендә ижат ителгән илле рәсем тәкъдим ителгән Рәссамның даими эшли торган үз күргәзмә-галерсясы булдыру турында Татарстан хокүмәтенен махсус карары кабул ителде.
МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ—ИНТЕРНЕТТА
Казандагы А. М Горький музеенда •Татарстан Республикасы Берләштерелгән дәүләт музее—Интернет челтәрендә* исемле проектны тәкздим игү тантанасы булып узды Интернетка Дәүләт музее һәм анын жиде филиалы—А М Горький. Г Тукай (Казан). Е Баратынский. С Сәйдәшен. Ш Камал. М Жәлил. К Васильев (Васильево бистәсе) музейлары турындагы мәгълүматлар тупланган сайтлар кергән. Алар рус. татар телләрендә бирелеп, инглиз телендә дә кыскача аннотацияләре бар.
Бу Татарстан күләмендәге зур вакыйга. Моннан сон анда кергән музейларыбыз турындагы мәгълүматларны дөньяның теләсә кайсы почмагында ала алалар дигән сүз Кыскасы, бу бешен башка ил-җирләрдә танылуыбыз юлында бик зур һәм бик әһәмиятле адым
Бу проектның спонсорлары—«Хәтер» нәшрияты һәм Министрлар Кабинеты каршындагы «Хәтер китабы» редакциясе
ПОЭМАЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Язучылар йортында сонгы елларда басылып чыккан поэмалар нигезендә зур сөйләшү үткәрелде Анда шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, шигърият сөючеләр катнашты Сөйләшү барышында гагар шшъриятендә поэма жанрынын гаять зур гарнхы күздән кичерелде, аны баетуга саллы өлеш керткән шагыйрьләр искә алынды, бүгенге поэмалар-ның унай һәм кимчелекле яклары күрсәтеп үгелде Фикер алышуда катнашучылар зур күләмле шигъри әсәрләрнең татар әдәбиятына зурлык-олпатлык китерүенә, анын киләчәген билгеләвенә ассызыклап әйттеләр, шулай ук поэмалар тарихын булдыру. гомумән, шигърият тәнкыйтен җанландыру җәһәтеннән үзләренен уй-фикерләрен белдерделәр
Шигърият һәм Тәнкыйть остаханә- ләренен берләштерелгән утырышын аларнын җитәкчеләре Зиннур Мансуров һәм Мансур Вәлиев алып барды
МИЛЛИ МОҢНАР
10 гыйнварда Мәскәүдә Мәскәү. Казан. Уфа шәһәрләренең сәнгать ияләре һәм үзешчәннәре катнашында изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган концерт зур уныш белән үтте
Концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны Россиянен Мөфтиләр шурасы башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин котлады Бәйрәм кичәсендә тамашачылар танылган артистлар—Газинур Фарукшин, Лидия Әхмәтова. Наилә Фатый- хова. «Айкай» яшьләр коллективын алкышлар белән каршылады
Танылган галар жырчысы. Россия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Роза Хәбн- буллина бәйрәм кичәсен оештыручыларның берсе булды
Концертта Татарстан Республи-касының Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Нәзыйф Мириханов та катнашты
ЯҢА ЕЛНЫ ЯҢА ӘЛИФБА БЕЛӘН
Аксакаллар һәм Халык Мәжлссе карары белән. 2000 елнын 1 гыйнварыннан Төркмәнсганда латин язуы һәм төркмән теле рәсми төстә игълан ителде Латин алфавитына кисәк кенә күчү уңаеннан авырлыклар килеп чыгу ихтималын истә тотып, хөкүмәт күпмедер вакыт дәвамында газеталарның латин һәм кириллица алфавиты белән басылуына рөхсәт бирәчәк
Төркмәнстанда латин алфавитына күчү 1997 елда башланган иде Шул вакыттан бирле урга мәктәпләрдә уку-укыту латин язуы нигезендә алып барылды Берничә ел дәвамында алфавитный төрле варианты сыналды Ин сонгы вариантта .34 хәреф бар
КОТЛЫЙБЫЗ!
Казан дәүләт университеты доценты Марсель Хәернас улы Бакиров «Гомумтөрмз поэзиянсн генезисы һәм ин борынгы формалары» дигән темага филология фәннәре докторы дәрәжәсеи алу өчен диссертация яклады