Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле иптәшләр!
Мин үзем Башкортостанда туып-үскән, заманында хәрби академия тәмамлаган. 32 ел армиядә хезмәт итеп. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп ятучы сугыш ветераны, пенсионермын "Казан учлары" журналын 1952 елдан бирле өпексез алдырам Хатыным Тәнзилә Ленинградта туып-үскән, блокада газапларын кичергән кеше Икебез дә журналнын һәр санын көтеп алабыз, куана-куана укыйбыз.
2000 елла журналны тагын да яхшырту өчен үзебе знең берничә кинәш-теләгебезне дә язып жибәрәсе иттек әле менә
Безнен татар халкы дөньяның бик күп илләрендә яши Аларнын һәммәсе өчен Казан—башкала, ә “ Казан утлары”—милләт авазы. Без ул авазларда чит илләрдә яшәүче кардәшләребез тавышы да яңгыравын бик теләр идек Мәсәлән. С - Петербургта гына да 350 меңләп татар яши. Татар ижтимагый үзәге эшләп тора Аның рәисе Мөхлисә Зарипова милләтпәрвәр ханлы, үтә дә тырыш кеше Бу үзәк һәм аның житәкчесе хакында журнал битләрендә бөтен тагарга мәгълүмат бирелсә бик яхшы үрнәк булыр иде бит.
Тагын . Без Державин. Карамзин. Тургенев. Аксаков. Кутузов. Тимирязев. Баскаков, Урусов, Юсупов. Тенишев, Куприн, Шереметьев кебек Русия дәүләте тарихында гаять мөһим роль уйнаган байтак шәхесләрнең татар тамырыннан икәнен яхшы беләбез. Алар хакында тәфсилләбрәк язып булмасмы икән1'’ Бүгенге көндә дә андый генераллар, артистлар, спортчылар житәрлек ич. Әйтик. Ринат Дасаев. Вагиз һидиятуллин, Галимә Шөгерова, Ирек Мөхәммөдов, Акчуриннар Аларны санап бетерерлек түгел Ул язмаларны горурланып укыр идек.
Редакция коллективына иң яхшы теләкләр! Казан утлары" алдагы гасырда тагы да нурлырак балкысын, чәчәк атсын
Тәнзилә һәм Үзбәк ШӘРИПОВЛАР,
Санкт- Петербург
“Казан утларьГнын 1999 елгы 6 санында Мәгьсум Хужиннын "Кашый илендә” һәм "Фидая” хикәяләрен укып зур ләззәт а пым Әсәрләрнең һәр жөмләсе искиткеч тирән эчтәлекле, кешегә хөрмәт һәм жылытык белән сугарылган Мондый әсәрләрне фәкать и зге ниятле, саф күңелле, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кеше генә язарга мөмкин
Ходай Тәгалә авторга исәнлек-саулык биреп, ижат эшендә тагын ла зуррак уңышлар яуларга насыйп өйләсен иде
Ибраһим МОХЕТДИНОВ.
Каюн (һү ют чедицина университеты доценты
" Казан уллары"нын тышлыгын бизәгән сурәтләрдә инде ничәнче тапкыр тәрәзә... Тәрәзәгә караган татар хатыны, татар шагыйре... Психоанализда тәрәзә—көтү, киләчәккә ашкыну символы Нечкә, сизгер рәссамнар халык күнелендәге халәтне, кәефне әнә шулай чагылдырганнар. Корылыктан хәлсезләнгән үләннәр яңгыр теләгән кебек, без СҮ1 көгәбсз; зар.зану-әрләү, yiкөннәрне, iаеплеләрне эзләүдән арып-жиләп, тамырларыбы я а кан өстәрдәй, жаныбыи а - азык, ру хыбы и а көч бирердәй С ҮЗ—ИДЕЯ көтәбез Ачьп ып. юкагьссмэнеп гәзит-журналларныактарабыз, Яшәешебезгә мәгънә бирердәй, күтәрелеп, үсеп китәргә этәргеч бирердәй Мәгънәле Сүз килеп чыкмасмы?
Айлар Хәлимнең Татар вакыты” (К.У № 3-19991 үзенсн пацифистик рухы, экспрессив хикәяләү манерасы, ассоциатив тирәнле!с һәм нн мөһиме--юл күрсәтүе белән күңелләргә уела, көткәннәрсбсзне аклый Гомум модага ияреп үткәнне тәнкыйтьләве яки "Дөньясы шулай иде нишлисен " днгенрәк сыгымта ясап куюы
әлләни авыр түгел, ә менә ялгышмы ул—дөресме, нинди дә булса юл эзләргә тырышу, әлеге зарлану, төшенкелек халәтеннән чыгарга талпынып карарга тәкъдим итү—бу әле. ялгышмасам. татар прозасында беренче тапкыр. Шунын белән бергә, бу—көтелгән, көтеп алынган күренеш.
"Тарих безгә форсат бирә, бердәнбер хак юл—иман юлына басыйк, үз ВАКЫТЫБЫЗны табыйк: иманлы ВАКЫТЫБЫЗны. дәүләтле ВАКЫТЫБЫЗны. сәгать җитте..." Шәхсән минем күңелдә менә шундый уйлар уятты бу әсәр. Тирән мәгънәле, символик эчтәлекле, көтелгән әсәр!
Булат АХУНОВ,
Уфа.
Факил Сафинның "Кече Укмаска сәяхәт" (К. У. № 11-1999) дигән мәкаләсен яратып, якын итеп укыдым, рәхмәт яусын үзегезгә. Кадыйр язмышы минем язмышка якын, уй-фикерләре уртак, ә аның аларны талантлы рәвештә шигырьгә салып бирү осталыгы—сокланырлык... Тик күңелгә “дегет тамчысы" булырдай бер сүзе борчу салды. Менә “Дога" исемле шигырь:
Үзебезгә хужа була алмадык—
без янадан синен колың булыйк.
Алла сүзе керсен адәмнәргә— без яңадан синен улың булыйк.
Соңгы юлдагы фикергә христианнар гына ышана. Алланың колы булган кеше аның улы була алмый. Мөселман Хак Тәгаләнең берлегенә, мәңгелегенә инана. Жанәбел Хакның гаиләсе дә, балалары да юк. булмаган икәнлеген шагыйрь үзе дә белгәндер дип уйлыйм. Димәк, ялгыш киткән. Бу ялгыш кадерле шагыйрьгә гөнаһылар өстәү була торгандыр. Әгәр мәкалә авторы. Кадыйрнын якын туганнары белән уйлашып, киләсе басмаларда бу ялгышны төзәтә алса, шагыйрьнең җаны бик рәхмәтле булыр кебек.
Мәхмүт САБИРОВ,
Уфа.
Флүс Латыйфиның "Ишелеп төшкән бәхет" романы (К. У. №№ 5.6-1999) йә сәхнә, йә экран сорый торган әсәр. Авыл сәрхүшләре турында дилогия күрсәтеп сару кайнатканчы, бу роман инде әзер диярлек кино материалы! Автор аны күреп, уйнап карагандай итеп язган. Бәлки, үзеннән-үзе шулай килеп чыккандыр. Барысы да кинодагыча кызыклы башлана. Сириннең студентлар ашханәсендә Асия артыннан йөгерүе, биюче Хәдичә апа тарихы, аның сабаклары, студентлар тормышы, аннан сон контраст—армия хезмәте. . Тасвирланган чор—безнең студентлык еллары, таныш, сагынулы. жилкенүле яшьлек еллары. Еш кына хәтта романда сурәтләнгән кешеләрне дә беләм кебек, алар күптәнге танышларым кебек тоела башлый Кайчандыр бер сукмакта йөрелгән бит!
Әсәр тукымасына шигырьләрнең күбрәк русчадан алынуы гына бик аңлашылып житмәде. Безнең үзебездә дә нечкә лириклар аз түгел. Сөйләм телендә артык әдәби сүзләр күбрәк: кыйтга һ. б. Алар гади телдә сирәк кулланыла ич.
Нәрсә белән һич килешә алмыйм, анысы—романның исеме. “Ишелеп төшкән бәхет " телебездә фәкать уңай төсмергә ия Бу бәхет сүзенең көчле булуы белән аңлатыламы, белмим. Ләкин “ишелеп төшкән бәхет"—“күп итеп, ишелеп бәхет килә" мәгънәсендә яңгырый. Әллә мин генә шулай аңлыйммы, әллә безнең телне аңлавыбыз үзгәрдеме?!
Ф Латыйфи үтә катлаулы, фаҗигале теманы күтәрә һәм чынбарлыкны агартмыйча, кызартмыйча язган. Бусы—үзе зур батырлык! Авторга теманы тагын дәвам иттерүен теләр идем. Кирәк, кирәк—бүгенге кеше турыңда порно-мафия күзлегеннән генә түгел, роман күзлегеннән язылган яңа әсәрләр! Уңышлар телим!
Зәрия ХӘБИПОВА,
Әлмәт.