«ТОРМЫШ-ХУШ ИСЛЕ БЕР ЧӘЧКӘ...»
Җирдәгеләргә бер теләк: Төсләрне вакламагыз, Безгә дә төшсен нурлары,— Кояшны капламагыз! кташым, безнең күрше авыл—Яңа Мортазада миннән бер генә ел элек— 1940 елның февралендә туып үскән, егет булгач кына Уфада танышкан, Шигърият дигән тылсымлы көчкә буйсынып, яшьлекнең һәр көнен жыр итеп санаган чорларның, хыялларның шаһиты булган дустым Рим Идиятуллин шигыреннән бу юллар... Уфада узган, бары сокланудан, гаҗәп-ләнүдән генә торган, илаһи бер дөнья кебек тойган ике елымнан (1959-1961) гаҗәеп кызыклы әдәби мохит, кумир-йолдызлар саналган остазлар, шигърият гашыйклары-дуслары турында гел матур хатирәләр генә калган Сәйфи Кудаш, Мостай Кәримне, Наҗар Нәҗмине күргән көннәр.. Бигрәк тә Әнгам Атнабайга табынган студент яшьләр.. Атнабайны якыннан күреп яраттык: ул үзе дә безнен белән күбрәк аралаша иде шул. Вазыйфасы да шундый иде: татарча чыга торган зур абруйлы газетада—«Кызыл таң»да әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире җитмәсә, шул гәзит каршында яшь иҗатчылар түгәрәген җитәкли Башлап язучылар— студентлар, ул чактагы күп «эшче-шагыйрь»ләр, инде азрак каләм чарлаган яшь әдипләр—кыскасы Башкортстан татарларының әдәби штабы кебегрәк иде бу газета һәм Атнабай бүлмәсе һәр укыган шигыре, аны сөйләүдәге тинсез осталыгы, мыеклы шат йөзе, ирләрчә килешле матурлыгы, мәһабәт озын гәүдәсе һәм кырыслык катыш ягымлылыгы белән әсир иткән яшь «мэтр» (ул чагында утыздан гына узган!) күңелдә шулай саклана. Урыны җәннәттә була күрсен—үзе бер дөнья иде ул безнең өчен! Әйе, нәкъ менә аның сүзләренә йотылып, мөкиббән киткәнбез; остаз белән бәхәсләшү кая! Әмма бер-беребезгә бик каты бәреләбез, аяу белмибез: шигырь, поэма дип тәкъдим ителгән үрнәкләрне— ягъни үзебезне!—тетәбез генә.. Бик сирәкләрне Әнгам ага үзе «иләктән аерып», яклап кала. Бер көнне шундый бәхет—ябык кына, акыллы, тыйнак күренгән яшь эшче егет Рим Идиятуллинга, аннары—без фәкыйрегезгә тиде. Рим—яңалыгы, образлы фикерләү сәләте өчен макталды, «әмма форма-калыбын тиешенчә эшләми», диелде. Мине, киресенчә, бик шома, төгәл форма, үлчәү белән хисле язып та. яңалык, фикере азрак, дип «мактадылар»... Ул кичтән—яңа шагыйрь дустымның:
Их, тормышкай1 Булсаң икән Гармундай—суза торган!—
дигән юллары хәтердә. Күректәй сузылып, җай гына бармаса да, тормышта, гел шигырь белән янып яшәлгән гомердә Рим дустым белән кырык ел инде бергә— серләшеп, киңәшләшеп, күп чакта бәхәсләшеп, уртак кумирларны онытмыйча, Казан-Уфаларда аралашып, аерылмыйча яшибез икән ләбаса! Мин Казанга күчепЯ
киткәндә дә колагымда анын шундый йолдызлы шигырь сурәте янгырый иде:
Үз йолдызымны тапмыйча Күкләрдән күзем алмам
Күз яздырмый күзлим күкне Күзләрем яшькә тулып. Атылды берсе арадан— Шигырь юллары булып
Казанда мин. «җилкәннәрне ефәк жил күтәрде, тын ярларны инде калдырам» дип. романтика шаукымына бирелгәндә, якташым Гафурилы. Бабичлы. Атнабайлы Уфамнан
Ә мин катам төелеп яшьләргә Һәм исәннәр, һәм үлгәннәр белән Язган мина монда яшәргә!—
дигән юллары булган «программный» шигыре белән жавап бирде Ул чакта бу шигырьнең фаҗигале, эчке агымлы олы мәгънәсен, әлбәттә, аңламаганмын әле Шулай булмыйча' Университетта танышкан яна дуслар— Равилләр. Шамилләр, Хатиплар. Гәрәй. Рөстәмнәр белән биек шигърият түбәләренә карап ашкынган чаклар бит Кумирлар да инде башка—Туфаннар. Хәкимнәр олы татар шигыренең үзәге дә монда Ә читләрдә, илнен торле почмакларында бөреләнгән талантлар— гөлләр, аларнын язмышы турында Казанда аз уйлыйлар иде ул вакытта Без. Уфа -Урал татарлары, үзебез дә Казан өчен «башкорт» идек Әмма без. үҗәтләнеп килеп. Казанны -яуладык», «үзебезгә кайтып», жан теләгәнчә, чын «татар булдык» Әлеге Ән(ам ага Атнабай да безне. Казанга китүче якташларын истә тотып, шулай язган иде бит
Ник талантлы тагар якташларым
Казаннарга китеп торып кала9 Казаннарда тагар булу жинел. Уфаларда татар булып кара'
Гомер буе татарча язып, залларны авызына каратып тагарча шигырь укыган, татарча сөйләшүе өчен горурланып, хакы барлыгын әйтеп. Башкоргстандагы миллионнан артык гагар кардәшенең хокукын даулап язган Әнгам аганын иң авырткан ярасы, төзәлмәс җәрәхәте иде бу Шуна да ул. Уфада калып, гомере буе үзе кебек үк «Кызыл таң»да эшләгән, татар теле, әдәбиятының шундагы патриоты булган. Тукай. Такташ. Туфаннардан рухи аерылмый яшәгән каләмдәш энесе Рим Идиятуллинга теләктәш, дус булды. анын турында мәкаләләр язды
Ә бит, әле үсмерчагында ук. Уфа гагар мәктәбендә укыганда, очрашуга килгән Хәсән ага Туфан Римгә игътибар итә. шигырьләрендә яна фикри сурәтләр күреп, җылы сүзләр әйтеп канатландыра. Соңрак. 60 елларда Казанда, инде китап кулъязмасы белән дә танышкач, ул аны «Әйбәт бу«. «Менә молодей'». •Талантлы шагыйрь бу!» дигән сүзләр белән язып чуарлаган иде Әйе. Римнең Казанда калырга. 60 елларнын кайнап торган шигъри мохитенә керергә мөмкинлеге бар иле Равил Фәйзуллин. Ренат Харислар белән уртак тел тапты ул. ирекле шигырь белән дә мавыкты, классик калыпларны да онытмады эзләнде, күп язды Сибгат ага Хәким. Илдар Юзеевлар да поэзия секциясендә аның булачак китабын хупладылар, ак юл теләделәр «Казан утлары»нда ул үзе дә «Мәхәббәтле Казан! Мәрхәмәтле бул'» дигән дога-сүз белән, зур өметләр баглап, шигырьләрен бастырды -Беренче кар нагачлар» сериясендә чыккан китапга да анын «оядашлары» Зөлфәт. М Әгъләм, Р Закиров. С. Гәрәева. Ә Рәшит, ә Уфадан Рәшит Гатауллин. Рәшит Фазлыев, Рәис Рияннар иде Соңрак Уфадан-Салават Рәхмәтулла. Ренат Хәйри. Марие Нәзиров. Халисә Мөдәррисова. Нәҗибә Әминев&лар Казан матбугатының даими авторлары булып китте Ләкин 70 елларда «читтәгеләртә мөнәсәбәт никтер үззәрде «Үз республикаларында үссеннәр», дигән караш урнашты, китап нәшрияты да. көндәлек матбугат га Башкортстан татарларына карата «салкынайды» Бу—нәкъ 80 еллар ахырына кадәр дәвам итте Күпме язмышлар—талантлар сынды, сүнде бу елларда*
Уфадагылар шу i бердәнбер «Кызыл тан»нын «кызыл» чорында да шигырь яктысын сүндерми, шул утка, учакка җыелдылар Татар язучылары секциясе юк иде-күпләр башкорт әдибе булып, ү-з теләге белән, намусы кушканча, туганлаш
әдәбиятка талант көчен багышлады Монда һичнинди гөнаһ күрмим: Уфада калсам, мин дә шулай итәр идем, бәлки... Рим дә «Хәерле иртә» исемле башкортча китап чыгаргач, Роберт Миннуллин белән икәүләп башкорт газетасына яшь талантны хуплап рецензия дә яздык әле. Мәгълүм ки: сонгы ун ел эчендә хәлләр үзгәрде Уфада да татарча китаплар чыга. Язучылар берлегендә татар секциясе дә эшли. Татар телле язучылар берлеге дә. «Тулпар» исемле зур тиражлы татарча журнал, «Өмет» исемле газета чыга башлады. Мәйдан киңәйде, яңа сулышлар да ачылды. . Казан да Уфа татарларына яңадан йөз белән борылды: берничә шагыйрьне, шул исәптән Римне дә, Татарстан язучылар берлегенә алдык, шигырь бәйләмнәре дә журналыбызда, газеталарда даими басылып килә. Китап чыгару мәсьәләсе генә...
Ә Уфада, 1997 елда, ниһаять, Римнең үзе теләгәнчә, ару ук күләмле, ижатының төрле чорларын сыйдырган татарча китабы—«Хәерле көн» исемле сайланмасы чыкты. Сүз җаеннан: гомере буе Казанда китап чыгарырга хыялланган Әнгам Атнабай да сөйгән Уфасында китабын татарча чыгаруына сөенеп дөньядан китте. Нажар ага Нәжми исә Казанда да күренә алган бәхетле иде...
Хуш, Римнең китабына кайтыйк әле. Ул басылып чыкканчы ук, Нажар ага «Кызыл таң»да «Туган җирнең үги балалары» исемле зур, кискен бер мәкалә бастырды. Римнең талантын югары бәяләгән, үз җирендә кояш күрми торган шигъри гөлләр язмышы, татар теле өчен чираттагы әрнүен күрсәткән мәкалә иде ул. Бәхәсләр дә кузгатты аксакал шагыйрьнең сүзләре. . Ә Казанда мәгълүмебез Айдар Хәлим, китап белән танышкач, «Тышаулы ат ерак китмәс» исемле эссе- уйлануларын бастырды («Мәдәни җомга», 1998 ел, 10 апрель ). Тел белгече И Низамов, журналистика факультеты деканы Ф. Әгьзамов та язып чыктылар бу китап турында. Г Садә дә. «Кызыл таң»га—Роберт Миннуллин язды. һәм. ниһаять, Уфада, без искә алган «Тулпар» журналында зур. әтрафлы бер мәкалә (1999 ел, 2 сан) дөнья күрде. Авторы—Казан университеты буенча сабакташыбыз, хәзер Башкорт дәүләт университеты доценты, борынгы әдәбиятыбыз белгече Камил Дәүләтшин «Талантлы син, Кеше туганым!» дип исемләнгән бу мәкаләдә Рим Идиятуллин иҗатына җентекле анализ ясала, барыннан да бигрәк аның— читтә яшәүче шагыйрьнең шигъри дөньясы татар шигыренең, элгәрләребезнен асыл традицияләренең дәвамы буларак яктыртыла, ышанычлы дәлилләр, мисаллар китерелә. Бу фонда галим—шагыйрьне «эмоциональ поэтик образлылык остасы» итеп күрә; «шигъри сурәт иҗат итүнең төрле принципларын синтезлау талантына ия» дип бәяли. Нажар ага исә Римдә үз зәмине—нигез, туфрагына бәйле рәвештә «әрнүле бер моңсулык» күргән иде. Бу хәлне ул Лермонтов, Тукай, Бабич, Туфаннар янәшәлегендә карый—бу үзе үк Римгә олуг бәя иде Айдар Хәлим дә дустынын талантына сокланып яза. Мәкаләләрдә шагыйрьнең ижат нигезендә Шәрекъ һәм Гареб рухында эзләнүләр ятуы әйтелә. Әйтик, К. Дәүләтшин аңарда М Колыйлардан килгән фәлсәфи дәвамлылыкны күрсәтә. Мисалга, суфый шагыйрьнең:
Бу адәмне Хак туфракдин твзеде, бел.
Ут белән суни кушди, һәм тәкый йил.—
кебек юлларын һәм бүгенге Уфа шагыйренең:
Белмим, кеше нидән яралгандыр9
Су булса, ул—ташкындыр Ут булса, ул—ялкындыр, Жир булса, ул—алтындыр Юктыр, юктыр—
Кеше—һәм тузан, һәм су. һәм уттыр.
дип тәмамланган шигырен китерә. 60 елларда язылган юллар бу! Әйе. Равил. Ренат, Ш. Анаклар белән бергә, ирекле шигырь өлкәсендә дә нык талпынган еллары бу аның. Шигърияттә яңарыш еллары Табышлар, яңа кыю сурәтләр, ритм иркенлеге Казанда да, Уфада да булган ул елларда. «Кызлар көлә», «Өйрәтү» кебек шигырьләр дә моңа мисал. Ә нигезе—тормыштан, җирдән.
Тормыш—
Хуш исле бер чәчкә!
Яшәүдән туйганнарга
Мин якын да йогынмам Бу өч жисем—
Жир, Су, Утым—
Минем терәк баганам —
ди шагыйрь, үзгәрмәгән матурлык, яшәү кредосын ачыклап. Минемчә. Рим үзе дә, шагыйрь буларак, үз бәясен яхшы белә
Мин бербөтен Яманга йә
Яхшыга бүленмәдем.
Сынсам сындым, бөлсәм бөлдем.
Беркемгә бөгелмәдем
Мәкаләм башындагы дүртьюллыкны истә тотып, Дәрдмәндчә осталыкка дәгъва иткән янә бер парчаны монда мисалга китерәм
«Нинди гүзәл чәчкә!» Бактым ана
Әллә күпме вакыт тоташтан
•Нигә әле сула башлады ул?»— Каплап торам икән кояштан.
Йә, азмыни, шулай көн яктысын күрми сулган, шиңгән чәчәкләребез, талантларыбыз безнен? Чор. заман үзгәрешләренә бәйле, сонгы елларда шагыйрь тагын да уйчанрак, моңлырак, димәк, тирәнрәк була бара—гомер тәҗрибәләре дә инде катлаулырак фәлсәфә тудыра:
О, Могҗиза! Торма якында. Торыр булсан әгәр якында. Гайбәт кубар синен хакыңда. Кояш булсан, бирмәс балкырга. Алтын булсан. манчыр бакырга,— Туры килер шуны татырга
Яки, нәкъ менә яна гасырга керү алдыннан да жднны борчып торган заман атрибутлары, безнен ил өчен иң характерлы сораулар тудырган авыр коллизияләр тәэсире.
Сорау аттым ана кинәттән
- Син, Кояшым, нинди милләттән9
Шагыйрьнең миен бораулап торган бу сорау Ал чәчәккә дә бирелә «Ана хәсрәтенең милләте ни?» дип тә эндәшә ул дөньяга. Ул—ягъни шагыйрь. «Җир өстеннән узып барган мосафир • Бу. әлбәттә. Дәрдмәндчә уйланулар, бу инде аксакаллар яшенә җитеп баручы ир фәлсәфәсе. Конкрет тормыш эпизодлары да, тарих, заман, республика яки шәхси дөнья күренешләре дә читләп узмый аны Әмма соңгы елларда яшәү, үлем турыңда, дөньякүләм моң. әрнүләр яктылыгында күренә шагыйрь «мин»е. Югалтулар. Әнисе, улы үлеменә багышланган шигырьләр Остазлары—Н Нәҗми, Ә Атнабайларга мәрсияләр.
Юк, пессимизм, төшенкелек ят аларга. Болар ла—ил агаларыңча олпат, саллы уй-фикерләр.
Шуны уйлыйм: «Хуш исте бер чәчкә» дигәнебез, мөгаен, шигырьнең үзенә дә карыйдыр Шигърият гөле уртак дөнья ул Чын шигырь—кайда да хуш исле, матур, кабатланмас тансык чәчәктер Гәрчә Уфада яшәүче татар шагыйрьләре, шигырьләре—Казанныкыннан бераз үзгәрәк Башкорт шигыре тәэсире дә бар анда—инкарь итеп булмый,—фольклоры да йогынты ясаган Ниндидер бер кырыйдарак торган яшерен чишмә суы кебек сафлык, үзгә бер тәм дә бар анда, кыргый бер ямь дә Сүзләр дә ятрак тоела кайчакта, эслүб- алымнар да. Әмма үзәктә—шул ук тагар моны, татар язмышы Йә. аны төп татар шигыре юнәлешеннән аерып. «Кояшны каплап» була микән’ Кендек канын тамган туган җирендә, изге тиягендә, «изге кан һәм сөт» калган тәкъдирдә, моң ватанын да калачак бит' Дәрдмәнднен «Сөт калыр, ватан китәр» сүзе никадәр дөрес булса да. Шигърият ватаны—мәңгелек Халкыбызның үзе, теле кебек үк
Алтмышта да. аннан аргы елларда .да бергә булыйк, шул Шигырь илендә калыйк, дустым!