Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ ӨМЕТ

Беренче җөмләнең, башлап китүнең проза өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында инде байтак кына язмаларда басым ясап әйтелде. Чәчмә әдәбият осталары Г Ибраһимов, Ә. Еники әсәрләреннән китерелгән онытылмас мисаллар барыбызның да хәтерендә... Айгөл Әхмәтгалиева, бәлки, аларны укымагандыр да, ләкин аның нечкә тоемлы иҗатчы күңеле язу эшендәге әнә шул дөрес юлны күреп алган—журналыбызда басыла торган беренче хикәясен ул үзәк өзгеч җырдан башлап китә. Ж ырның бәгырьне өтә торган сүзләре белән укучы дикъкатен җәлеп итә дә бүгенге авыл тормышының гыйбрәтле күренешләрен нечкә психологик алымнар һәм төгәл тотып алынган детальләр ярдәмендә тасвир кыла башлый. Әйе, яшь язучының теле дә матур, сыгылмалы, образлы—ләкин, шулай да, мине, барыннан да бигрәк, аның дөньяны тою, сизү, күрү тирәнлеге, нечкәлеге сокландырды. Икенче төрле итеп әйтсәк, аның үзенең рухи дөньясының камиллеге, байлыгы. Нәкъ менә шушы эчке хәзинә бит инде каләм иясен гел-гел иҗатка рухландырына, күңелен мәңгелек иҗади ут ялкынында тота Безнең бик күп яшь язучыларыбызга бүген эчке байлык—рухи байлык—җитми кебек-
Айгөлнең бу хикәясенең бетүе дә тетрәндергеч: -Чөнки адәм балаларының берсе дә еламый иде—дип тәмамлый ул әсәренМенә шушылай дип, гаять уйландыргыч хөкем чыгарып саубуллашуда да иҗатчы шәхеснең кемлеге бик яхшы күренә түгелме?!
Айгөл 1973 елда Актаныш районының Качкын авылында туган Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлының тәүге сукмагы— •Мәгърифәт- газетасы. Яр Чаллыга кайткач. -Нур- газетасына эшкә урнаша. 1995 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетында эшли башлый
Шигырьләре, хикәяләре элегрәк -Яшь ленинчы-да, -Ялкын-да басылган
Мансур ВӘЛИ

СОҢГЫ ӨМЕТ
Баш куям техтәренә лә.
Яшь коям эзләренә..
Карчыкның ишетелер-ишетелмәс кенә моңланып утыруын көтелмәгән чәрелдек тавыш бүлде:
—Әтекәйгенәм, әллә баскычта йоклап утырасың инде, Шәмсенурттәй? Мәрткә китмәгәнсендер бит? Гомергә чорсыз булды шушы Фәгыйлә, исәнлек-саулык сорашмас, теленә килгән беренче сүзен тәгәрәтеп төшерергә ашыгыр.
—Хәл генә алып утырам ла, Фәгыйлә күрше... Йомышын килендә булса, ул эштән кайтып җитмәде бит әле
Шәмсенур карчык теле-телгә йокмас бу хатынны әлләни өнәп бетерми иде, шуна да сүзне озакка сузарга теләмәде.
—Юк ла, Шәмсенуртгәй, бу юлы синен янга керешем ие Менәтерәк. котылдым теге албастыдан дигән идем—котылырсың, бар' Кабердә ятып та тынгылык күрсәтәсе юк икән. Төн буе төшемә кереп йөдәтә, саташып бетәм, кыйнап ташлагандай уянам иртән Шулай инде, бәхетеңне бер сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да җыеп ала алмассын, ди минем Нурислам Кешеләр, хәер бирергә кирәк дигәч, сиңа кергәнием, үзен белгәнчә укыштырып карачәле. котылмам микән шул пәридән'
—Инде гүр иясе булган бианаңны ямьсез сүзләр белән искә алма, килен! Холкы керделе-чыктылы булса да, Фатиха начар кеше түгел иде. Ходай урынын җәннәттән бирсен.
—Китмәле, Шәмсенурттәй, син дә сөйләп торма инде. Анын ишеләр дә җәннәткә үрмәләсә, синең урынын кайда булыр микән сон1 Гомерең буе намазлык өстеннән төшмәдең. Ә безнеке-е-е —Фәгыйлә, сөйләмәсәнә дигәндәй, кулын ачу белән читкә селтәп алды Бианасын искә төшеру анын эчендәге бөтен җеннәрен берьюлы кузгата иде, ахрысы. Хатын усалланып, ямьсезләнеп китте.
—Анын кыланмышлары сон.. Дояркалар эштән кайтыр вакыт җиткәнен көтәр ие дә, ыштан балакларын сызганып, итәген ике якка кыстырып, поф-поф килеп, әй тотыныр ие баскыч юарга! Янәсә, күрегез, киленем идән юарга да ярамый минем Тфү! Шул баскычның ике сайгагын юешләп куя иде шунда Өйгә керсән! Аркылысын алып буйга да куймаган була. Ярар, сүләсән сүз бетмәс инде ул, хәеремне ал да, үзен дога кылырсың, Шәмсенуртгәй, яме
—Ачуланма, Фәгыйлә, булдырып булмас,—диде хатынның такылдавыннан туярга өлгергән Шәмсенур әби,—әллә нишләп бу араларда зиһенем чуалып тора, догаларны да буташтыра башладым. Алай бик теләсәң, әнә Гөлчирә катына барып кара, мәрхүмә бианаңның рухына багышлап дога кылыр
Әйтерсең, тамагына кылчык кадалды Фәгыйләнең, «ык» дигән аваз чыгарды да, тынсыз калды. Тик анын бу халәте озакка сузылмады, ул гадәтенчә, автоматтан сиптергәндәй, тыкы-тыкы килә башлады.
—Мыскыл итүенме бу-у?—диде, суза төшеп —Гөлчирә дә абыстай булсын имеш, акылын аракысына кушып эчеп бетермәгән булса гына инде Берәр чәкүшкәлек сәдака эләкмәс микән дип, бит сыпырып утырадыр Әкрен тамганны салып бирсәм, минем Нурисламым үзе дә майтарып ташлый аны
—Үткән эшкә салават, Гөлчирәне тикшергәнче —«Үзеңә бер карасаң икән син» дип өстәмәкче иде Шәмсенур әби. тыелып калды Фәгыйлә дә: «Синең белән сөйләнеп торган мин жүләр» дип уйлап куйды да. ничек кергән булса, шулай пырылдап чыгып та китте.
Чынлап та, соңгы вакытларда Шәмсенур карчыкка әлләни булды сүзгә саранайды, сүлпәнләнде, янагына таянып, көннәр буе тәрәзәгә багып утырырга гадәтләнде Моңарчы иртәдән кичкә кадәр карчыкның, (үзе үк әйтмешли, әби патшаның) әле бу. әле теге әмере яңгырап торган йортта сәер тынлык урнашты Болай да колакка каты иде, ишетүе бөтенләй начарайды Хәер, бер үк соравын кабатлый-кабатлый сабыр савыты тәмам тулган килене артыграк кычкырып җибәрсә:
—Ниемә дип ул хәтле акырасын, саңгырау кеше бармы әллә?—дияргә дә күп сорамый үзе Гомер булмаганны, авыз эченнән жыру көйләп йөри башлады Ничә карасаң да бер үк сүзләрне кабатлый иде карчык
Баш куям тезләренә лә.
Яшь коям эзләренә
Улы Галиулла да. килене Кәшифә дә Шәмсенур әбинең бу кыланышына башта әлләни әһәмият бирмәделәр, ләкин моңа кадәр биш вакыт намазның берсен калдырмаган әниләренең болай жырлап йөрүе сәер, бик сәер иде
9. .К У-. Ml
—Әнкәй, алай-болай чирләмисендер бит?—дип сорыйсы итте Кәшифә беркөн.
Шул сүзгә балалар кебек үксеп елап җибәрде карчык:
—Әллә нәрсәкәй генә булды шул. килен... Чынлап та, чирләп киттем бугай Менә, атагыз Сафиулла белән ашлык сугарга барырмын дигән идем, берүзе генә китте, бахырым. Эчләрем өзелә бит шуны кызганып, авыр булыр инде ялгызына.
—Ни сөйләвен бу. әнкәй? Нинди әтәй, нинди ашлык?
—Сон. атагыз Сафиулланы әйтәм бит Җитмәсә, җылы оекбашын да алырга оныткан. Булмаса. кичкырын үзем илтеп кайтыйм микән әллә?
Кәшифә, кисеп аударгандай лап итеп урындыкка утырды—Шәмсенур әби акылыннан язган иде.
Тугызынчы дистәне ваклый башласа да. Шәмсенур карчык, килене әйтмешли, җен кебек таза иде әле: хуҗалыктагы бөтен нәрсәгә җитешә, су сибә- сибә бакча җиләге үстерә, кош-кортын тәрбияли, ә дигәнче оекбаш-бияләен бәйләп ташлый. Күзе дә яшьләрне көнләштерерлек, кирәген дә. кирәкмәгәнен дә. ай. шәп күрә иде! Улы. килене, оныклары күзлек киеп телевизор алдына килеп тезелгәндә, ул. ишек буенда җеп эрләп утырган җиреннән:
—Әй Аллам, бу агач аяклы адәмне кичә дә асып үтергәннәр ие бит. бүген тагын асып маташалар, ни галәмәт,—дип, аһ-ваһ килеп ала.
—Кичәге серияне кабатлап күрсәтәләр, кысылмый гына утыр әле. әнкәй, ишеттермисен...—Әлбәттә. Кәшифәнең теш арасыннан сыгылып чыккан бу сүзләре әбинең колак Шәрифләренә барып җитми җитүен, шулай да, киленнең зәһәр карашы бер-ике минутка телне тыярга мәҗбүр итә. Бераздан янә боерулы тавыш ишетелә.
—Галиулла улым, иртәгә бозауларга тал кисеп алып кайтырга кирәк, аскы буа янына төшәрсең, анда яшь таллар күбрәк...
—Алтмыш яшькә таба барам, алты яшьлек урынына да күрмисең, әнкәй Ни хикмәт, шушы кырыс, таләпчән карчык кулына Коръән китабы алса, үзгәрә дә куя! Авыз эченнән бисмилласын әйтеп. Коръәннең саргаеп, читләре теткәләнеп беткән битләрен ача да. искиткеч монлы итеп, көйләп укып җибәрә! Бу минутларда анын еллар шаукымы төсен җуеп бетерә алмаган күзләре дә. тирән җыерчыклардан торган йөзе дә, ияк астыннан бәйләп куйган ап-ак яулыгы да башка һичкемгә күренмәгән, үзләре генә белгән нурда коена кебек.
Әй. гомерләр, диген. Бар иде бит Шәмсенур әбинең дә баскан җирендә ут уйната торган яшь. чая чаклары! Ире Сафиулла да төшеп калганнардан түгел, арыслан йөрәкле иде. Шулай булмаса. күрше авылга утырмага килгән Шәмсенурны көпә-көндез урлап качар идеме?!
Яшәгән кадәресен матур, ләкин аз. һай, аз яшәделәр! Бер-бер артлы уллары Галиулла, кызлары Зәйтүнә туып, гаиләләре түгәрәкләнде дигәндә генә сугыш башланды. «Баш куям тезләренә, яшь коям эзләреңә» дип җырлый-җыр- лый Сафиулла да китте. Басу капкасы янындагы пар наратларга сөялеп озатып калды аны Шәмсенур. Йөрәккәйләре сизенде микән, томырыл ы плар карады Сафиулласының киткән юлларына.
Насыйп булмады шул Сафиулласына кайтулар, булмады... Анын турындагы сонгы хәбәр—кара пичәтле кәгазь кисәге генә иде. Түзде Шәмсенур, тешен кысып булса да түзде, һәр намазында Ходайдан үзенә сабырлык, балаларына иминлек, бәхет сорап ялварды, ахирәттә булса да. ире Сафиулла белән күрештерүне теләде.
Гомер сукмагының ахырына якынлашкан саен Шәмсенур әби үзенең үткәннәрен тагын да ешрак искә төшерә башлады. Аллага шөкер, чиста яшәде Тәне генә түгел, жаны да. иманы да чиста булды. Тик ни үкенеч, иманның нәрсә икәнен балаларына да, оныкларына да төшендерә алмады Аларга Аллан ни дә. муллаң ни! Алларында, әнә. тилебәдәрләре булсын да, яннарында магнитафун дигәннәре үкереп утырсын! Хәтерендә, шулай бервакыт оныгы Гөлия йокларга әбисе янына яткан иде.
Ятсам, йа Алла,
Торсам, йа Алла.
Бу йокымдин торалмасам.
Бакый иман бир. Алла.
Әбинең ишетелер-ишетелмәс кенә мөнәжәт көйләп ятуы Гөлиягә кызык тоелды, ахыры, кыз сорыйсы итте
—Әбекәй, синен җырын бигрәк кызык, әйме? Иман дигәнен нәрсә сон ул?
Шәмсенур карчык берара сүзсез торды. Иман китерер өчен ин элек Алданын барлыгына, берлегенә шиксез ышану, биш вакыт намазны калдырмау кирәген ипләп кенә үзенчә аңлатырга иткән иде. оныгы икенче якка әйләнде дә ятты
—Әем. муенымнан асам дисәләр дә, төнге йокымны калдырып, дога укып утырасым юк минем!
Шәмсенур әби эндәшмәде. Авыз эченнән генә «Тәүбә, тәүбә, йа Раббым. үзен ярлыка бу гөнаһлы балаларны» дип теләп алды. Шулай да карчыкның жднын сөендергән берәү—ике өй аша гына яшәүче Гөлчирә бар иде авылда. Бу хатынның язмышын үзенеке белән чагыштырып якын иттеме аны Шәмсенур әби. белмәссең. Югыйсә ике көннең берендә баш төзәтергә аракы теләнеп йөргән хатынны авылда берәү дә яхшы сүз белән телгә алмый иде. Әле кырык яше дә тулмаган, ләкин элекке сылулыгы җуелып, карчыклар кыяфәте кергән, күзләрендә яшәү дәрте калмаган Гөлчирәнең яшьтән үк бәхете булмады Яратып- сөеп яшәгән беренче ире Хәлил, колхоз печәнен алып кайтканда, агач күпер җимерелеп буага чумды Исерек булган диделәр дә. шунын белән бетте-китте Әби патша заманында салынган ул агач күперне кем карарга тиеш булган— анысын тикшереп-нитеп тормадылар
Шайтан суына якын да килә торган кеше түгел иде Хәлил, нахак гаеп белән кабергә төшерделәр газизен Икенче ире исә мәрхүмнең капма-каршысы булды, кәеф-сафа яратты Шулай инде, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас! Балалары аякка гына басып килгәндә, авылда яманаты таралган Саимәгә ияреп, чыгып качты ир кисәге Етап, яше бетте, бәгыре катты Гатчирәнен Кемгә алыштырды, хурлыгы ни тора бит' Иренен ниндидер могҗиза белән сакланып калган шешәсенә юлыккач, онытылыйм әле бер ичмаса, диде дә шуннан башланды. Айнырга курыкты Айныса, анын алдында күзләрен матдерәтеп, әниләренең ашарга әзерләвең көтеп утырган ач балаларыннан башка берни дә юк иде. Өмет тә, ышаныч та—барысы сүнгән, җимерелгән Биреште Гөлчирә, биреште Сабыр канатлары бик тиз сынды Дөрес, миенең кайсыдыр бер почмагында «бетәм бит мин болай» дигән сыек кына уй вакыт-вакыт баш калкытып куя иде. Гадәттә, андый чакларда Гөлчирә Шәмсенур әби янына кереп утыра Жянел иде аңа бу карчык янында Ни гаҗәп үзе үк «исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә. син алма» дип кабатлар) а яраткан Шәмсенур әби Гөлчирәне читкә этәрмәде. Әллә җанын үтәли күрә идеме ул анын? Кызгана идеме Анын намаз укыган чагына тап булса. Гөлчирә ишек тупсасына утыра да. тын гына көтә Нәрсә уйлый ул мондый минутларда, анысын бер Ходай үзе генә белә
... Өч ел буе күрмәгән хезмәт хакын бүген берьюлы, җитмәсә, акчалата түләячәкләр диюче булса, авыл халкы бу кадәр үк гаҗәпләнмәс иде Әмма • Гөлчирә эчүен ташлаган, чәч-маңгаен ак яулык белән каплап, намаз укый башлаган» дигән хәбәрне акыл кабул итә алмады
Ничек кенә чәйнәмәсеннәр, нәрсәгә генә юрамасыннар. Гөлчирәнең тормышы төбеннән үзгәрде Йортына җылылык, балаларының йөзенә нур иңде
Беркөнне шулай сөт тапшырган акчасына ни дә булса алып кайтыйм дип кибеткә төшкән иде Ул кергәндә дүрт биш хатын салучы Мәдинәнең авызына карап бакканнар да. шырык-шырык көлешәләр Тегесе исә телендә сандугач сайрата, кемгәдер акыл өйрәтә иде
—Нәмәгә аптырап калдың, телкәем** Соң аппараты юк дип инде, пычагымамы анысы'* Олы кәстрүлен бардыр бит. беразын шуңа бушат га. кәстрүл эченә, берәр нәрсәгә бастырып, бәләкәйрәк табак утырт Олы табакка салкын су салып к.ктрү.теннс капла да. эчтәгесенә ин зәһәре җыела инде, малай, шулаймы. Гөлчирә’
Гөлчирә эндәшмәде. Хатыннар янә шаулашып катешгеләр дә. сүзләрен дәвам иттеләр
—Кичә Нәсимең салам китергән ие, Кадрия. Абау, сүгенеп тә куя инде, малай, ничек колакларың түзә икән синең?
—Әй. исен киткән иске чикмәнгә. Бер күнеккәч, аның фәләнеңне фәлән итим дигәннәре жаным-бәгьрем булып кына ишетелә иңде ул.
Янә иһаһайлап көлгән тавыш.
Йа, Раббым. моңарчы берни күрми, берни ишетми яшәлгән икән ләбаса. Күңел күзкәйләремне ачтың. Ходаем, инде моннан сон рәхмәтеңнән ташлама! Әле кайчан гына ул да нәкъ шушы хатыннар кебек иде бит. Күрче, ничек үтеңне сытарлык итеп, аты-юлы белән сүгенәләр, һәрберсенең өендә, жылы урыңда көмешкәсе утыра инде аларнын—кемдә ниндирәге икәнен әле дә яхшы хәтерли Гөлчирә. Абау, хәзер искә төшерсәң дә җирәнгеч!
Шулчак Мәдинә, нәрсәдер үлчәп маташкан җиреннән, эшеннән бүленми генә Гөлчирәгә эндәште:
— Карале малай, кеше көлдереп, болай кәфенгә төренгән кебек йөрмә инде, зинһар. Бөтенесе бармак төртеп күрсәтә бит үзеңә. Синең ишеләр генә тәртипкә сала алса бу дөньяны, без әллә кайчан җәннәттә яшәр идек лә...
— Минем болай яшәвем үзем өчен кирәк, көләсе килгән кеше көлсен. Бер туктар әле. Үзен дөрес әйтәсең, бөтен кеше дә Ходайга иман китерсә, тәртибе, рәте булыр иде дә соң.
—Әзерләп куйганнар ди! Әнә. элек авыл кешесен үрнәк итеп куя торганнар ие. Имеш, әдәпле, ярдәмчел, инсафлы Хәзер шул «әдәпле» авыл ирләренең яртысы төрмәдә утыра, кайсы урлашып, кайсы кеше үтереп. Хатыннарга кадәр күршесенең казын урлый бит! Яшьләрне кара инде: бар белгәннәре эчү дә сугышу, эчү дә сугышу. Кая барсыннар, колхозда да ни жүнле эше булмасын, эшләгән кешесе еллар буе акча төсе күрмәсен! Җыелып утырырга клубы да юк бит. ичмасам! Гомер булмаганны, авылны уйнашчы хатыннар басты, эте-бете гүләйт итә. Ходай булса, әзрәк тигезләр иде кешеләрне, бу кадәр мыскыл иттермәс иде. Гөлчирәкәем.
Хатыннар да сүзгә кушылдылар.
—Сон, әнә. Шәмсенурттәйне генә карагыз. Бахыр, гомер буе Аллага табынып яшәде, бүген ул акылдан язган карчыкның кемгә кирәге бар инде, жә? Әле беркөн Кәшифә сөйләп тора иде. эштән кайтуыма газ краннарын борып ачып бетергән, тын алмалы түгел иде. ди. Шырпы да сызган булса, өе-ние белән күккә очасы булган, бичара. Төн уртасы дими, торып киенә дә. Сафиулланы каршыларга барам, дип әйтә ди. Беркөн бөтен ярмаларны бергә кушып, болгатып бетергән, утырып еладым ди Кәшифә.
—Безнен бианай: -җәза бирергә теләсә. Ходай кешенен акылын алыр* дип әйтә торган иде,—дип куйды хатыннарнын берсе. Гөлчирә:
—Ана түгел, балаларынадыр ул җәза. Ул мескен карчыкка нәрсә, үзенекен эшли бирә, таякның юан башы бүтәннәр җилкәсенә төшә бит. алар җәфалана.— диде дә, аласы әйберен дә алмыйча, кибеттән чыгып китте.
Хатыннарга, әйтерсең, гайбәт сатар өчен яңа җим ташланды: Шәмсенур әбидән башланган сүз йомгагы, әкрен генә сүтелә барып, һәр йортның капкасын кагып, авылның икенче урамына юнәлде.
Шәмсенур әбинең хәле исә бу көннәрдә тагын да начарланды. Тәне таза- сау булса да—ул үз гомерендә томауның да нәрсә икәнен белмәде—төннәр буе ыңгырашып чыга башлады:
—Сафиулла, тәнкәйләрең сызланадыр шул. утларда янасындыр, сина әйтәм. Хәлләреңне дә җиңеләйтә алмаем бит. ниләр кылаем... —Ул инде улы Галиулланы Сафиулласы дип белә иде. Бер төнне, йокысыннан сикереп торды да, улы белән килене яткан бүлмәгә кереп, кычкырып елап җибәрде.
—Яңа хатын алып кайткансың икән, әйтәм, яныма да ятмыйсың,—дип өзгәләнә-өзгәләнә үксергә тотынды.
Галиулла, инде ничәнче мәртәбә:
—Әнкәй, мин бит синең малаең, саташма инде,—дип әйтеп караса да, карчык аны тыңларга да теләмәде
—Яныма ятмасаң ятма, кырыемда жыруынны гына жырлап утыр. Сафиулла.
Баш куям тезләренә лә.
Яшь коям этләренә.
Шулай кабатлый-кабатлый сабыйларча үксеп, йоклап та китте Шәмсенур әби.
Икенче көнне ул йокысыннан басынкыланып уянды Телендә һаман Сафиулласы иде
—Иөзкәйләренне бер күрсәм, тынычлап үләр идем. Сафиулла. Бүтен төнлә ишек аша гына чакырдын. күрмичә дә калдым үзеңне. Урлап качарга килгән булгансыңдыр инде, әткәй бүлмәмне бикләп куйган шул.
Килене көндез ялга кайтканда. Шәмсенур әби шкафтагы бөтен кием- салымны төенчекләргә төйнәп бетергән, үзе шуларны саклап утыра иде
Ярар, инәкәй, мин үзебезгә кайтып китәм инде Сафиулла чакырды, пар ат җигеп көтеп торам, диде Сау бул. гаепләп калма
Кәшифә ана күзенен агын әйләндереп бер карады да. бар икән күрәселәрем дигәндәй, авыр сулап куйды.
- Бишбылтыр сугышта үлгән Сафиулланы сөйләүдән кайчан туктарсың икән, ә?—дия-дия кухня ягына узды Солдаттагы улы Рафистан хат килгән иде. тынычлап шуны укып алмакчы булды. «Карточкасын да җибәргән булган, улыкаем Бакчы, наратларга сөялеп төшкән Ябыгыбрак та киткән шикелле Әй бала, бала » Кәшифә, кул аркасы белән дымлы күз төпләрен сөртеп алды Хатны кат- кат укып чыкты да. пөхтәләп кенә конвертка салып, өстәл тартмасына тыгып куйды Аннан соң карчыкны ашатгы-эчертте һәм. тагын ниләр майтарып куярсың инде, дип сөйләнә-сөйләнә эшкә китте
Шәмсенур әби исә төенчекләрне бер сүтеп, бер төйнәп арыгач, яна шөгыль эзли башлады. Эзләнә торгач, өстәл тартмасындагы конвертка юлыкты ул Тартып ала күрмәсеннәр тагы дигәндәй, кабалана-кабалана актарырга тотынды
—Әстәгьфирулла. Сафиулла, син ләбаса!—Шәмсенур әби калтыранган куллары белән Рафисның фотосын сыйпый иде Анын берән-сәрән генә калган керфекләре яшькә чыланды» аякларынын кисәк кенә хәле китте Карчык, үз үзен белештермичә, идәнгә чүкте Йа Раббым, теләкләремне кабул иттен бит. Сафиуллам белән күрештердең. Сафиулла дим. никләр бер авыз сүз дәшмисен, сиңа әйтәм? Үлгән дигән булдылар, ышанмадым Илле елдан артык көттем бит үзеңне, рәхмәт төшкере. Исән икәнсең, җанкаем, һаман шул наратлар янында көтәсеңме, мине? Исендәме. Сафиулла, җырлый-җырлый киткән идең басу капкасы буеннан
Баш куям тезләренә лә. Яшь коям эзләренә шул. Әллә ниләр бирер идем. •Аһ» дигән сүзләренә
Өзде бит үзәкләремне шул җыруын! Мин дә син киткән якларга карап күз яшьләремне әз түкмәдем Аллага шөкер, насыйп булгач, күрештек бит менә Наратлар янында очрашырбыз дисенме. Сафиулла?
Шәмсенур әби карточканы йөзенә якынрак китерде, яшькә чыланган яңакларына терәде
Сафиулласына коеп куйгандай охшаган оныгының күзләренә сонгы кабат сөеп яратып карады ла. тын калды Әбинең йөзеннән ниндидер җиңеллек, сөенеч сирпелә иде
Шәмсенур әбине зиратка алып китәр алдыннан ишегалдына байтак кеше җыелды Әкрен генә яңгыр тамчылары төшә башлады Гөнаһлы бәндазәрнен күбәюеннән әрнеп җир елый идеме, әле күкләр Шәмсенур әбине шулай күз яшьләре түгеп, сонгы юлга озаталар идеме—анламассын Чөнки, адәм балаларының берсе дә еламый иде