Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ӘСӘРЛӘРЕБЕЗ НИНДИ?


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЯАРЫНЫН XIII КОРЫЛТАЕНДА ЯСАЛГАН ЧЫГЫШ
атар драматургиясенә багышланган бу чыгышымны шуны әйтеп башларга тиеш табам, мин монда кемне дә булса мактарга да, хурларга да җыенмыйм. Андый хокук бирелә калса да шундук баш тартыр идем. Бу коллык психологиясеннән дә килми, курку-шикләнүләрдән дә түгел. Татарнын барлы-юклы сигез театрына (инде бөтенләй күзне йомып санасаң—ун театр) драматургиябезнең 79 каләм тибрәтүчесе хакында гап-гади сүз әйтер өчен дә калын бер китап язу кирәк. Дөнья күләмендә дә ул шулай хәл ителә. Татарның театр сәнгатендә ирешкәннәрен дә мин дөнья тудырган мәдәният һәм сәнгатьнең бер өлеше дип карыйм. Шуңа шәхси тойгыларына таянып сүз әйтергә маташучылар, бәя бирүчеләр, катгый хөкемнәре белән берәүләрне җиргә егып, икенче берәүләрне һәйкәл итеп күтәрүчеләр күңелдә ризасызлык тудыра, чөнки бу «революционерлар» да элеккеләре кебек үк үзләре теттереп сүккән «төркемчелек», «әшнәчелек» тарафдарларыннан бик ерак китмәсләр шикелле.
Татарнын сигез-ун театры бар дидек, әгәр анда елына уртача алганда ике өр-яңа әсәр дөнья күрә икән, димәк 79 драматургның нибары 20 яна әсәре генә тамашачыга барып ирешәчәк. Биш елга бу 100 әсәр булыр иде.. Мисал өчен Камал театрында ике корылтай арасында (5 ел эчендә) 7 татар драматургының нибары 18 яна әсәре дөнья күрде. Башка театрларда исә яна спектакльләр бездән бик күпкә азрак куелды.
Сәхнә әсәре хакында сөйләшкәндә шундый бер фикер белән очрашасың «Пьеса яздым, театрга алмадылар, бастырам... үтәр вакыт һәм ул әле куелачак. Киләчәк буыннар шаккатачак!.» Бу бик беркатлы фикер. Драматургның иң зур фажигасе дә, ин зур шатлыгы да шундадыр: үз чорында сәхнә тота алган, сәхнә дигән могжиза аша узып тамашачыларның жан җылысын үзенә туплаган бәхетле әсәрләр генә, анда да әле аларнын кайберләре генә, киләчәктә дә ялтырап алырга мөмкин. Инде вакытында андый бәхетне күрмәгәннәренә, киләчәктә дә ул бәхет насыйп булмастыр. Әнә, Оноре де Бальзак тоташ ике ел буе «Кромвель» дигән трагедияне язган. Ике еллык алтын вакытын бары шушы грагедиясенә багышлаган, әмма Бальзак «Кромвель»енен бүгенге көнгәчә сәхнә күрә алганы юк. Тагын шунысы бар, драматургия белән шөгыльләнүче язучы сине очрата да: «Унбиш пьеса яздым, нибары берсе сәхнә күрде»—ди. Шигырьләрем барсы да басылып килә, хикәя-повестьләрем да дөнья күрә, сәхнә әсәрләрем генә беркемгә дә кирәкми»,—ди. Чыннан да. кызык хәл.
Т
ләкин минем әле бер генә прозаиктан да «дөньяга чыкмаган унбиш повестем бар» дигән сүз ишеткәнем булмады.
Татарның бүгенге сәхнәгә хезмәт итүче 79 драматургы бар. дип әйттем Бу. әлбәттә, берникадәр бәхәсле сан. Мәсәлән Марсель абый Сәли.мжановка •татарнын 79 драматургы бар • дип әйтүем була, ул шундук кычкырып көлә башлый Биредә дә көлүчеләр булыр. Шуна мин ул санны берникадәр «сүтебрәк» бирәм Сүзне дә ерактан башлыйм Безнен театр 93 ел яшәп килә. Татар пьесасына 102 яшь. Габдрахман Илъясинын беренче булып язылган пьесасы безнен сәхнәдә беркайчан да куелмаган Шушы көнгәчә 104 татар драматургынын 321 яна пьесасы безнен театр сәхнәсенә күтәрелгән. Димәк Г Камал театрында 93 ел буе куелган 760 әсәрнен 321 генә (димәк, яртысыннан да азрагы)—104 татар драматургы тарафыннан язылган өр-яна пьесалар. Бүгенгесе көндә әлеге 104 драматургтан 84 инде мәрхүмнәр. Менә хәзер инде алдарак әйтелгән 79 драматург турында сөйләшүгә күчәбез. Әйе. бүген театрларга пьесалар язучы 79 драматургнын 20 се—безнен академия театрында пьеса куйдырган язучылар. 38 е (алар арасында да бик кызыклы драматурглар бар) әлегә милләтебезнен төп сәхнәсендә күренмәгән, әмма башка театрларда уныш казана килгән спектакльләрнең пьеса авторлары. Калганнарын исә 21 кеше дип алыйк. ә чынлыкта алар күбрәк..
Академия театрының 20 драматургы дип кемнәрне күздә тоттым Шәриф Хөсәенов, Аяз Гыйләжев. Туфан Миннуллин. Иллар Юзеев. Әхсән Баян. Нурихан Фәттах. Батулла . хәер санап тормасак та була—аларны яхшы беләләр Әйтергә теләгәнем шул Туфан Миннуллин бездә 26 әсәр куйдырган Бу— кызыклы рекорд. Татар театры тарихында күп әсәр куйдырган авторлар берничә генә, әйтик Кәрим Тинчурин—20 әсәр. Нәкый Исәнбәт—18. Таҗи Гыйззәт— 16. Г Камал белән Хәй Вахит—13 әрне. Гаяз Исхакый—9 ны Ә Туфан Миннуллиннын бер безнен театрда гына да 26 әсәре алкышланды Кабатлыйм— бу бик зур күрсәткеч. Академия театрынын 20 драматургы дип аталган драматургларыбыздан тагын Аяз абый Гыйләжевнсн гына бездә 10 әсәре дөнья күрде Калганнары болардан бик күпкә азрак куйдыра алды. Бу элек тә шулай булган. Камал театрында 104 драматургтан 52 сенен берәр генә әсәр белән калуы әнә шул хакта сөйли Әмма бу бер генә әсәр куйдырган драматургларыбызны кимсетү булып аңлашылмасын иде. Бер генә әсәре белән дә классик булып танылучылар бар Шундыйлардан -Шәмсекамәр». «Кол Гали» авторларын атап китәргә була. Шул ук вакытта бер мөһим нәрсәне кабат ассызыклап әйтәм ике корылтай арасындагы 5 сезонда Г Камал театрында 18 яна әсәр куелган, һәм аларны нибары 7 автор ижат иткән Туфан Миннуллин 5 пьеса. Зөлфәт Хәким 4. Аманулла. Хәлим Жәләй 3 әр. Рәшидә Жиһаншина 2, Гафур Каюм белән мин берәр. Ә калган драматургларыбыз нишли’ Нурихан аганың бездә 25 ел буе куелганы юк Гариф Ахуновнын—26, Рөстәм Мингалимов—18, Иллар Юзеев—16. Ризван Хәмид—14. Аяз абый Гыйләжев белән Батулла да—10. Шәриф Хөсәенов белән Мансур Гыйләжеалар җидешәр ел куелганнары юк. Мин бик еш кына әнә шул хакта уйланам Театрнын һәм драматургларнын да бу уртак жнтешсезлеген үз өстемә генә аласы килми Мин режиссер ла. директор да. хәтта директор урынбасары да түгел Ләкин сүз унаенда әйтим безнен театр югарылыгындагы башка театрларда әдәби бүлек мөдирләре директор урынбасарлары булып бетте Мин аларга «Нигә кирәк соң ул сезгә?» дигәч. «Драматургларга пьеса язарга заказ биргәндә кирәк була» диделәр Аларнын драматург белән килешү төзү хокуклары бар икән Андый кешенен сүзе эш белән дә ныгытыла, диләр һәм шундук исемә Разил Валиев. Марсель Галиев. Мөдәррис Әгьләмов. Зөлфәт Маликов. Ркаил Зәйдулла һәм башка галантларыбызга пьеса язарга заказ биреп йөргән чакларым искә килеп төште Һәм алар яздылар да Кулларында бернинди килешү фәләниәре булмаса да язды алар Әле ярый Разил Вәлиен белән Марсель Галиенларның эшләгән эшләре әрәмгә китмәде Бездә куелмасалар да башка театрларда гөрләп бардылар, театр сөючеләрнең зәвыкларын төрләндерделәр
Шунсы кызык злеккерәк елларда, ягъни без яшь чакларда, милләтнең баш сәхнәсендә әсәреңне куйдыру докторлыкны яклау кебек үк бик авыр
нәрсә була иде. Ә хәзер әнә кайбер яшьләргә гаять зур ташламалар ясала. Театр бер ара пьесаларны акча түләп яздыра башлаган иде. Театрның үзендә үк язылды алар. Әйе, яшь драматург кирәк булган өчен генә кайберәүләргә ишекләребез төбенәчә каерып ачылды. Чөнки яшьлек дөньяны яңартырга килә дип ышанабыз. Әмма яшьләр арасында да янартуны камилләшү дип түгел, ә киресенчә, булган ишек урынына тәрәзә, тәрәзә урынына исә ишек ясау дип кенә аңлаучылары да бар Бу очракта ничек инде Америка тамашачыларын үзенең яңа әсәрләре белән сокландырган 90 яшьлек Артур Миллерны искә төшермисең. Ә драматургиягә камилләшү аеруча зарур. Ул элек-электән шул юл белән генә үсә-үзгәрә килгән. Дөнья драматургиясенең ин камил әсәрләреннән саналган «Гамлет», «Отелло», «Король Лир», «Ромео һәм Джульетта» кебек әсәрләрне иҗат иткән һәм үзе дә драматургларның дөньякүләм юлбашчысы дип танылган Шекспирга чаклы да бүтән «Гамлет». «Ромео һәм Джульетга»лар язылган булган. Алар төрле театрларда уйналганнар. Аларнын яратып караучылары да, ошатмаучылар да булган. Бу әсәрләрдән кайберләренең авторлары да билгеле: Джиральди Чинтио, Томас Кид, Банделло. Артур Бруклар... Һәм менә сәхнәне яхшы анлавы өстенә тирән белемгә дә ия. атаклы поэмалары һәм сонетлары белән дә киң танылган шагыйрь һәм артист Уильям Шекспир мәйданга чыга. Ул әлеге искергән, тапталган сюжетларга таянып үзенең даһи әсәрләрен иҗат итә.
Без менә бүген репертуарыбызны озак еллар буе бизәп килгән бик күп классик әсәрләрне куя алмый башладык. Аларда йә динне, йә Алланы, йә байларны сүгәләр, кирәкме-юкмы бертуктаусыз коммунистлар белән урысларны теттереп мактыйлар, кыскасы, бу классик сюжетларга да Шекспир тәҗрибәсен үзләштергән драматурглар кирәкмиме икән? Мина кайчак «Сюжет нәрсәгә инде ул. әнә урыснын Коляда кебек драматурглары бернинди сюжетларсыз да яза башладылар бит» диләр. Чыннан да, бу күренешне рус драматургиясендә генә түгел, Европа һәм Азия илләрендәге халыкларда да очратып була. Ансы да кирәктер. Шәп характерлар иҗат итә алган драматург шулай ук зур эш эшли. Әмма театрларда меңләгән еллар яшәү дәверендә чарланган сюжетны ансат кына сызып ташлау кирәкме икән? Театрларда әлегерәк Мольер, Шекспир, Гольдони, Берднард Шоу, Островский кебек драматурглар беренче урында торганда бу хакта уйларга да кыймаганнар. Ә инде драматург урынын театрда режиссер яулап алгач һәм ул әкрен генә беренче кеше булу белән генә канәгатьләнмичә, ин төп кеше дәрәжәсенә үк күтәрелә башлагач, театрда драматургка яшәүләре катлаулана башлый. Бүген инде әнә пьесадан башка гына спектакль ижат итү. драматургтан тулаем котылу омтылышлары да көчәеп килә. Бу тенденция кая алып барып житкерер—билгесез. Мин үземнен инануым буенча шуны әйтәм: хәтта даһи режиссер да үзенен таң калырлык итеп куелган мизансценалары, ан төпкеленә акыл ярдәменнән башка да үтеп керә ала торган музыка, күзнен явын ала торган декорация, даһи артистлары белән дә. барыбер драматургны алыштыра алмый. Драматург һаман да театрда беренче кеше булып калырга тиеш! Драматург тормышны хәрәкәткә китерүче төп кануннарны белү белән берлектә, драматургиянең меннәрчә еллар буена килгән төп серләрен дә үзләштерергә тиеш. Бусы—бик авыр хезмәт. Әмма башка юл юк.
Шигырь яки проза әсәре язучы, көй чыгаручы, яки рәсем ясаучы художниклар шуны яхшы анлый: чынбарлыкны иңләп бетерү авыр. Инләгән кадәрен дә икенче кешеләр белән уртаклашу, аларда да фикер тудыру—шулай ук бик авыр. Ә драматургка бу тагын да кыенрак. Чөнки ул берьюлы мен кеше белән сөйләшергә тиеш.
Ерактан күренми торган нәрсәне күрер өчен бинокль, телескоп, ә якыннан да күренми торган бик кечкенә нәрсәләрне күрергә микроскоп уйлап тапканнар. Драма әсәрендә сюжет төзү' дә—шундыйрак бер зарурлык. Билгеле, теория өйрәнеп кенә язып булмый. Әмма бер урында таптанмыйк, бер кат табылганны сыер кебек мен кат күшәүдән котылыйк һәм бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаш әсәрләр язудан сакланыйк дисәк, камилләшүгә илтә торган драматургия теориясен дә өйрәник. Бу сүзләр, әлбәттә, асылда яшь даһиларыбызга гына
кагыла Чөнки аларга, карт даһилардан аермалы буларак, әле тартасы да тартасы1
Сәхнәне бик кыю рәвештә үз кулларына ала барган яшь драматургларыбыз—яшьләре белән дә 'асылда япь-яшьләр Драматург 35 яшендә генә өлгереп җитә дигән сүздә хаклык, әлбәттә, зур. 8 яшендә үк искиткеч музыка ижат итеп композитор исеме алган. 15 яшенлә үк чын шагыйрь булып житешкән. Надя Рушева шикелле бик яшьли бөек рәссам булып танылган яшүсмерләр бар Прозада да андый талантлар очрый Ә менә драматургиядә андый яшүсмерләр юк Чөнки драматургия шәхестән интуиция белән бергә бик югары акыл эшчәнлеген. тормыш тәҗрибәсен дә таләп итә
Мин драматургиягә гашыйк булган егетләребез белән бик горурланам Кемнәр сон алар9 Академия театры репертуарына сиксәненче еллар ахырында ук килеп кереп «Бичура*сы белән жинү яулаган Мансур Гыйләжев. «Мирас» кебек гаять милли рухлы, камил әсәр ижат иткән Гафур Каюм Әсәрләрен Академия сәхнәсендә куйдырмаса да калган барлык театрлар белән дә бик тыгыз элемтәдә ижат иткән Данил Салихов «Сөйгәнен су төбеннән дә эзләп таба ала торган», үзен Туфан Миннуллин янына ук куеп сөйләшүче, шунардан ла кимгә риза булмаучы Зөлфәт Хәким Зөлфәтнен үкчәсенә үк басып килүче артист, режиссер, драматург Аманулла. Бик үзенчәлекле талант ияләре Хәбир Ибраһим. Шамил Фәрхетдин. Рәдиф Сәгъди, Фәнәвил Галиев. Ләбиб Лерон Менә боларнын һәммәсе—сонгы ун елда ин күп ижат иткән, аякларында нык басып торган бик өметле киләчәгебез
Драматургларыбыз бер-берләренә охшамаганнар Кайберләре күбрәк комедия язарга, кайберләре психологик драма, яки башка жанрда ижат итәргә ярата һәм. әлбәттә, һәркайсы үзен хаклы, ин дөрес юлда дип уйлый Кайчак бәхәсләр дә килеп чыккалый Алар нинди генә сәбәпләр аркасында килеп чыкмасын, сонгы инстанция итеп тамашачы галижанәбләре күз алдында тотыла Үзләренең таяну нокталары булган тамашачы турында драматургларның кайберләре тамашачы комедия ярата, тик тамашачыны елатуга караганда көлдерүе авыррак диләр; икенче берәүләр юк. тамашачы драма ярата, тамашачыны елатуы авыррак дип каршы төшәләр; өченче берәүләр көлдерәсе авырдыр, елатуы да жинел түгелдер, ә менә күз яшьләре аша көлдерә белү бу инде драматургтан ин-ин зур осталыкны сорый,—дип куялар Боларга дүртенчеләре кушыла: күп көлдердек, күп елаттык—инде халыкны уйлый белергә дә өйрәтәсе иде. диләр Әгәр мина алар белән бәхәскә керергә туры килсә, мин берни дә әйтмәс идем Чөнки алар үз жаннары кушканны язалар Әсәр ата-анасына охшап туган бала кебек, язучынын үзенә охшый Әйе безгә, тагар драматургларына, үзебез булып калу хәерле, тик иҗатыбызда осталыгыбызны арттырырга һәм гел камилләштерергә барырга тиешбез. Ә инде -Шундый чор килде, халык театрга кәмит карарга гына йөри*—дип үз-үзебезне аллап ятсак, тамашачыны беркайчан да үз артыбыздан ияртә алмабыз Театр яшәгән елларда да безнен чордашларыбыз кебек үк гали кешеләр яшәгән Тарихка багып, андагы кешеләрне замандашларыбыз белән чагыштырып карыйк Халык өчен гомерен дә жәлләмәүче Сөембикә. Идегәй. Батырша. Сахаров. Мирзаянов кебекләр беркайчан да күп булмаганнар Нәкъ бүгенге күк. көчкә-көчкә көнне- көнгә ялгап, өсте бөтен, тамагы тук булса, шуны да җәннәт дип уйлаган кардәшләребез ин зур күпчелекне тәшкил иткән Яшәү кайчан ла авыр булганга, •жаныннын ваклыгын сылтама заманга* ди бит шагыйрьләр дә Драматургияне үстерер өчен бүген дә шартлар бар. Бары тик театр буфетында шүрәле шикелле кытыклау сәләтенә ия 100 грамны яка астына төшереп, янындагы кызнын колагына пышылдаган сүзләреннән үзе үк кытыкланып көлеп утырган тамашачыларга гына Йөз тотмаска кирәк
Кайбер ижатчылар телендә «драматургия—әдәбият һәм сәнгатьнен таҗы* дигән гыйбарә бар. Гадел бәяме бу? Сынлы сәнгатьтә музыкада, яисә шигърияттә яна алым белән, өр-яна юнәлештә иҗат итүчегә, унышка ирешү өчен, аны аклый горган rap гына даирә дә җитә Әлеге даирә кешеләре арасындагы белгечләр һәм акчалата ярдәм итеп торучы меценатлар ярдәмендә шагыйрь, композитор, рәссам, прозаиклар китап та чыгара алалар. рәсем дә
ясыйлар, музыкасын да язалар. Ә театр сәнгате тумышы белән үк зур аудиторияләр өчен билгеләнгән. Аны яшәтү өчен уен кораллары, карандаш, буяу, пумала һәм ак кәгазь генә җитми. Драматургка янача ижат итә ала торган артистлар, драматург фикерен аңлаучы режиСсер, музыкантлар, рәссамнар, кием цехлары, яктырту аппаратлары—бер сүз белән әйткәндә, көн дә туп- тулы заллар җыя ала алган «галижанәб театр» үзе кирәк. Әнә шуңа да ул үзенен тарихи үсешендә Сабан туе рәвешендәге уртак мәйданга көрәш батырлары кебек иң ахырда гына чыгып баса. Тарихка Яңарыш эпохасы дип кереп калган Ренессанс чорында да шулай бирелгән. Ренессанс чорының шигърияте, архитектурасы, сынлы сәнгате һәм скульптурасы белән тигез рәвештә, аларга тиң булып, янәшәләрендә үсеп бара алмаган драматургия... Ә алардан өч гасырга соңрак калып кына өлгергән.. Европада шигърият җиңү арты җиңү яулаганда Дантеның «Илаһи комедиясе», Петрарканың сонетлары, Боккачының «Декамерон»ы, инглизләрнең «Кентерберия хикәяләре», французларның «Олы мираснамә»ләре дөнья күргән.. Ә шул чакта, кайда гына карама, урам сәхнәләре Инҗилдән алынган ин беркатлы сюжетлар белән генә канәгатьләнгән. Халыкны урта гасырлардан мирас булып килгән артка тибеп көлдерә торган иң тупас фарс яки мистерияләр белән сыйлаган. Шигърият гуманизмның формулаларын әйтеп, сынлы сәнгать аларны сынландырып биргәндә, театрлар исә «бөек фикерләр һәм тойгылар кешегә фани дөнья эшләреннән арынып, бары тик теге дөнья турында уйлаганда гына килә» дип ышандырганнар. Алар җирдәге хәлләрне карикатура итеп кенә тасвирлаганнар. Урта гасырдан ук калып килгән эпос, лирика, сынлы сәнгать, музыка кешеләрнең йөрәгендә һәм аңнарында билгеле бер үзгәрешләр ясагач кына театр төп сүзне әйтергә алына сон Ни өчен шулай? Чөнки ул үзен тиңдәшсез көч итә торган массалар, ягъни, күпчелек белән эш итә Бик демократик рухлы булуы һәм күп санлы тамашачылар белән эш итә алуы аркасында ул үзенен тамашачылары зур фикерләр өчен өлгереп җиткәнен көтәргә мәҗбүр булган. Менә шунда гына Ренессанс чорынын ин гүзәл, иң фәлсәфи трагедиясе «Гамлет» туа алган. Бу образны Шекспирга чаклы 100 ел элек Микеланджело үзенен Давидында гәүдәләндерә. 50 ел үткәч аны Томас Кид бик примитив рәвештә сәхнәгә чыгара. Бары шушы юлны үткәч кенә «Гамлет» туа. Әйе. драма бик кыска вакыт эчендә, үзенә бөтен тәҗрибәне үзләштерә дә. моңарчы булган примитив әйберләренә алмашка буй житкесез - Король Лир» белән «Овечий источник» шикелле әсәрләр тудыра. Ренессанс драмасында чынбарлыкның бөтен зурлыгы, кешеләрнең ин катлаулы эчке тетрәнешләре дә чагыла.
Драматургиянең нинди көчкә ия булуын корольләр, патшалар да яхшы бел1ән. Драма әсәрләре турыдан-туры алар цензурасы астында булган. Мольер һәм король Людовик мөнәсәбәтләрен генә алыйк, һәм Елизавета, әби патша чорларын Пушкинның «Борис Годунов»ын Николай I үзе төзәтергә омтыла. «Онегин» поэмасын да, проза әсәрләрен дә түгел, ә трагедиясен! Россиядә һәм Европада да шундый ук йөзләгән очракны әйтергә булыр иде. Хакимият башындагыларны драманың халыкка булган тәэсире һәрчак куркыта Виктор Гюгоның атаклы манифестында да бу турыда әйтелә: «Драма үзенә бөтен шигъриятне тулаем сыйдырып кына калмый, ул аны ин бөек ноктасына күтәрә.. чөнки, шигърият үзенә драманың орлыгын гына сыйдыра ала...»—ди. Безнең совет чорында драматургиягә карата йөзләрчә карарлар бер-бер артлы чыгып кына торган Аеруча Сталин драматургиянең халыкка булган тәэсир көчен нык анлый. Ул драматурглар һәм театр белән тыгыз бәйләнештә була. Жене сөймәгән совет интеллигенциясенең «череклеген» халыкка аңлату бурычын да ул драматургларга тапшыра. Константин Симоновка «шундый пьеса яз» дип шәхсән үзе куша. Игътибар итегез: күренекле шагыйрь һәм прозаик та булган бу язучыга шигырь дә, поэма да, повесть та, роман да язарга заказ бирми, ә пьеса язуын сорый, һәм шундый ук пьесаларны Штейн белән Лавреневлардан да яздырта. Әйе. партия җитәкчеләренең беркайчан да тематик шигырь, проза язарга заказ биргәннәре булмаган, алар һәрчак пьеса сораган. Суслов заказлар биргәндә һәрчак үзе драматурглар белән шәхсән очрашып сөйләшкән Пьеса мөһим политик акцияне үткәргәнгә аңа гонорарны да күтәргәннәр.
Инде үзебезгә әйләнеп кайтыйк. Шушы көннәрдә без Төркиядән шатлыклы хәбәр алдык. Европаның Истанбулдагы Лион клубы бүлеге Төрки дөньядан килгән барлык театрларның спектакльләрен карагач һәм шулай ук Төркиядәге барлык театрларның спектакльләрен дә искә алып, иң яхшы куелыш дип Туфан Миңнуллиннын «Әлдермештән Әлмәндәр»ен атаган Шул хакта беркетмәсен дә җибәргәннәр. Марсель Сәлимжановка акалтын планшетлар да тапшырачаклар. Бу—татар драматургиясенең дә зур жинүе Моннан 23 ел элек язылган әсәребез бит ул... әнә нинди югары бәя алды! Шундый әсәр язып га Туфан абый, безнең бәхетебезгәдер инде, һич тынычлана алмый Мәдәният министрлыгы оештырган пьесалар бәйгесендә яна гына язылган «Шәжәрә» һәм «Бик бүлтәймә, бультерьер!» дигән пьесалары белән ул тагын ин алдынгы урыннарны яулап алды. Анын «Шәжәрә»сен безнен сәхнәдә күргән кешеләргә инде артык сүз кирәкмәс. Зәки ага әйтмешли: «Афәрин. Туфан'- Туфан абый ике корылтай арасында җиде өр-яна әсәр куйдырды Мин Туфан абыйның ни өчен тынычлана алмавының серен беләм, чөнки анын артыннан талантлы алмаш килә. Дөрес. Мансур Гыйләжев соңгы биш елда бездә әсәр куйдырмады Бизнеска тартылды. Шулай да. барыбер ижат уты акрын гына көйри Анын «Алла каргаган йорты»н «Современная драматургия» журналы бастырды Әлмәтгә сәхнәләштергән бу әсәр ул театрга жинү китерде Тагын бер әсәре Чаллы театрында, тагы ике әсәре курчак театрында дөнья күрде. Гафур Каюм да бездә «Сарык-арыслан»ын гына куйдырды. Анын күпчелек әсәрләре «Нур» . Туймазы, Минзәлә. Түбән Кама, Әлмәт театрларында бара Мәскәүдә режиссерлык курсларын тәмамлаган Гафур Каюм соңгы әсәрен инде режиссер буларак та дөньяга чыгарды. Режиссер булып алгач ул моңа кадәр беркайда да куйдыра алмаган 5 әсәренә дә тормыш бүләк итә алыр дип тә ышанасы килә. Данил Салихов безгә әйберләрен бирми, ул аларны башка театрларга барып үзе куя. Ике корылтай арасында анын 5 яна әсәре сәхнәгә менде Яшьләр арасында иң күп әсәр куйдырган драматург Зөлфәт Хәким бугай. Анын барсы 7 әсәре куелган. Зөлфәтнең тагы шундый өстенлеге бар: анын күпчелек әсәрләре милләтебезнең төп сәхнәсендәге баш режиссер Марсель Сәлимжанов тарафыннан сәхнәләштерелде. Шуңа күрә яңгырашлары ук икенче' Кайберәүләр «нинди аерма инде» дигән булалар Әмма аерма зур. Ул бит шигырь генә район газетасында басылса да, «Казан утлары»нда чыкса да—барыбер шул ук шигырь булып кала Зөлфәтнең башка театрда үзе куйган «Кишер басуы»н гына алыйк—бу инде карикатура. Шушындый ук фикерне минем Аяз абый кебек тәҗрибәле драматурглардан да ишеткәнем бар «Шулай килеп чыкты, фәлән театрның спектакленә соңга калып бару сәбәпле авторының кемлеген белмәдек, карап кына булмый, драматургиядән хәбәрдарлыгы чамалы кеше язган икән дип торабыз, ә ул фәлән икән.»
Артист, режиссер һәм драматург Аманулла 6 әсәр ижат итте. Аның спектакльләре буш залларга уйналмый Безнең театрда үзе үк куйган «Әле кичә генә яз иде» әсәре көтмәгәндә яшь җилкенчәкләрнең ин яратып карый торган спектакленә әверелде Шушы биш елда Тинчурин театры артисты Шамил Фәрхетдиннең дә 5 спектакле дөнья күрде Анын әсәрләренең дә күбесе—үз режиссурасында Шул ук театрның Рәдиф Сәгъди атлы ир-егете дә Тинчурин театрында өч әсәр куйдырды Шуны да әйтим бу егетнең куйдырмаган әсәрләре дә байтак Журналистикадан килгән драматург Хәбир Ибраһимның да тотымы мулдан—куйдырган сәхнә әсәрләре бишәү Яшьләр театры артисты Фәнәвил Галиев та әсәрләрен үзе сәхнәләштерә Ул биш елга өч спектакль бүләк итте. Ләбиб Леронның 2 әсәре сәхнәләштерелде Бу яшьләр янына Рафис Корбановны да кушарга буладыр Чөнки ул-Курчак театрында ин күп спектакль куйдырган автор Ин соңгы әсәре Яшьләр театрында бара. Кабат игътибар итсәгез иде: күпчелек яшь драматурглар—үз әсәрләренең режиссерлары да. Режиссурага аларнын бу хезмәтләре файда китерерме—билгесез, әмма дә ләкин тагар драматургиясен үз кулларына алачак егетләрнең үз көчләрен режиссер буларак та сынап караулары бу егетләргә һәм драматургиябезгә билгеле бер тәҗрибә алып киләчәк.
Ун елда ун драматургның үсүе аз түгел, дибез. Чөнки безнең бит aie
сәхнәдән вакытлыча гына читләшеп торган Аяз Гыйләжев, Нурихан Фәттах кебек осталарыбыз да бар. Алар «Йәгез, бер дога!» кебек шәп романнарыннан, кызыклы киносценариеләреннән, фән кешеләрен дә көнләштерерлек мөһим ачышка ия хезмәтләреннән сон һичшиксез театрны сагынырлар төсле. Әнә, Илдар Юзеев дүрт әсәр язып өлгертте. Аларның беренчесе—«Ак калфакны төшердем кулдан» драмасы Башкорт академия театрында зур уңыш казанды, «Хуш, Хәйбүш!» Яшьләр театры сәхнәсен бизәде. «Моңлы бала түгел идем» музыкаль комедиясе белән «Эзләдем, таптым, югалттым» драмасын да тиздән сәхнәдә күрербез. Разил Вәлиевнын да әлегә куелмаган өч әсәре бар. Ризван Хәмид, Фәнис Яруллин, Фоат Садриевлар да гаять актив ижат итәләр. Фәнис Яруллин дүрт театрда 5, Фоат ике театрда 4, Ризван өч театрда өч өр яна әсәрен куйдырды. Гөлшат Зәйнашева Тинчурин театры белән бик матур иҗатташлык итә. Ул яшьләрдән һич калышмыйча «Гайфи бабай, өйлән давай», «Жаным җәл түгел сиңа» дигән халык ябырылып карый торган әсәрләрен куйдырды. Артист буларак киң танылу аркасында гына язучылыгы артгарак кала килгән Хәлим Жәләй—ике китап авторы булды, шушы ике корылтай арасында 5 әсәр куйдырды. Өчесен бездә, икесен башка театрларда кабатлап куйдылар. Монда ана балалар дөньясын яхшы белүе, яратуы да ярдәм итә. Балалар аның һәр пьесасын көтеп алалар. Шуңа ул ял да итәргә теләми, инде әнә, яналарын төгәлләп килә. Безнен Рәшидә апа Җиһаншина шулай ук драматургиягә ихлас хезмәт итәргә тырыша. Өч өр-яңа пьеса язып, икесен Академиядә, берсен Минзәләдә куйдырды. Зөлфәт Маликов безгә тәрҗемәләр белән генә килә. Асылда пьесаларын Курчак театры өчен яза. Мин аларны һәм шулай ук анда куелган башка драматургларыбызның әсәрләрен барып карыйм да, «әле ярый бу дөньяда бер безнен театр гына түгел» дип кайтам. Танылган драматургларыбыздан Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхимнәр дә театрларда икешәр әсәр куйдырдылар. Талантлы прозаик Мәдинә Маликова Әлмәт театры тамашачыларын «Синең өчен үләрмен» драмасы һәм дә «Ач, Сәкинә, Әмрикәне!» комедияләре белән куандырды. Мин үзем ике корылтай арасында «Идегәй» белән «Йөзек һәм хәнҗәр» трагедияләремне куйдырырга өлгердем. «Сукбай артистлар» комедиясен миннән яздырткан Дамир Сираҗиев бик вакытсыз арабыздан китеп барды. Драматурглар өчен бу төзәтеп булмаслык яра, авыр югалту. Калган драматургларыбыз Эсфир («Типтерик әле!»), Әнәс Хәсәнов «(«Әти диясе килә»), Харис Төхфәтулла («Сакла сөюне!..»), Исламия Мәхмүтова («Син бит минем бер генәм!»), Альберт Гаделшин («Айсылу»), Нәзифә Кәримова («Үп мине. Зәйтүнә!»), Әхмәт Гадел. Фәрит Яхин, Сәрия Вильдановалар шактый яңа әсәрләр ижат иткән булсалар да, ике корылтай арасында берәр генә әсәр белән күренделәр.
Чыгышымдагы соңгы сүз итеп тә шуны әйтәм: 79 драматургы булган безнен драматургия өчен әле генә санап киткән 32 драматургның 95 спектакле 5 елга бик аз инде бу! Ләкин безгә әле сан хакында гына түгел, ә сыйфаты хакында да бергәләп уйлашасы бар. Тагын 5 ел узганны көтеп тормыйча гына...