Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ШАҺВӘЛИ КЕЛӘҮЛИ ИҖАТЫ'


Чит илләрдә яшәүче татарларның саны күп булса ун меннэн дә артмый торгандыр Алар, нигездә, Төркия. АКШ. Финляндия. Австралия. Япония. Германия кебек илләргә таралган Төгәл саннарын билгеләү мөмкинлеге булмаса да кайбер фаразлар ясарга була Торкиядэ ике оч мен татар булса АКШта алар кимрәк— мен тирәсендә Финляндиядә дә шул чама Австралиядә 200-300 тирәсе Япония белән Германиядә исә
' Язмада автор стилистикасы сакланды
50 дэн дэ артмый торгандыр Табигый, аларны татар һәм башкорт дип аерсагыз, шиксез, башкортлар 10 процентны да тәшкил итми торганнардыр Ләкин чит илләрдә яшәүчеләр мондый аеруны кирәк тапмаганнар. Шул сәбәпле дә алар төзегән оешмаларнын исемнәрендә Урта Азия җөмһүриятләрендәге кебек татар-башкорт яки аерым татар һәм башкорт исемнәренә очрамыйсыз Алар Торек-татар». "Идел-Урал». "Казан төркиләре». ■Ислам» кебек исемнәр алганнар.
Татар-башкортлар, гомумән алганда, 19 белән 20 йоз башында төрле сәбәпләрдән чит илләргә тарала башлаганнар Нинди сәбәпләр сон болар7 19 йөз азагында патша хакимияте безне урыслаштырачак дип курку, соңрак революция дулкыннарына эләгү, икенче бөтендөнья сугышы чорында исә Германнарга әсирлеккә төшеп, сугыштан сон Советларга кире тапшырылудан котылып калу һ. б.
Инде мондый язмышка дучар булганнар бер урында укмашып, саннары 50-60 тан ашкач, алар дини һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җәмгыятьләр төзи башлаганнар. Кытай. Япония. Төркия. АКШ. Финляндия һәм хәтта Германиядә дә төрле дини-милли оешмалар барлыкка килгән Бу оешмаларнын төп максаты берьяктан жомга көннәре белән Рамазан аенда тәравих, җеназа намазлары уку. туган балаларга исем кушу, никах кылу кебек дини гыйбадәтләрне, йолаларны тиешенчә үтәү, икенче яктан балаларга туган телне укыту, ягъни милли-мәдәни азыктан мәхрүм калмау була. Әлеге оешмаларнын көче җиткәннәре оешма бинасы, мәчет һәм мәктәпләр салган, китап-журналлар баскан, театр уеннары куйган, милли жыр-бию кичәләре оештырган
Кытайдагы оешмалар
Харбин Төрек Татарлар Дини вә Милли Җәмгыяте (1904-1945)
Хайлар Төрек-Татарлар Дини вә Милли Җәмгыяте (1906-1955)
Пограничный (Дун-нин) Төрек-Татарлар Җәмгыяте (1920-1935)
Мукден Төрек-Татарлар Дини вә Милли Җәмгыяте (1923-1945)
Шанхай Төрек-Татарлар Милли Дини Оешмасы (1925-1945)
Тензин Оешмасы (1930-1945)
Чән-Чүн ( Чан-Чун)
Оешмасы (1932-1945)
һун - һуй Ди Оешмасы (1943-1945)
Hi Дуга Авылы Оешмасы
Япониядәге оешмалар
Токио оешмасы
Кобе оешмасы
Нагоя оешмасы
Япония Төрек Җәмгыяте
АКШтагы оешмалар
Американ Ислам оешмасы. Нью-Йорк штаты. Нью-Йорк шәһәре (1923)
(Американ Торек-татар Оешмасы. Дини һәм мәдәни оешма) Сан Франциско/ Берлингейм
Финляндиядәге оешмалар
Финляндия Җәмаати Исламия. Хельсинки (1925)
Финляндия Төркиләре Берлеге. Хельсинки (1935)
Тампере Җәмаати Исламия Тампере (1943)
Торкиядәге оешмалар
Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм социаль ярдәм оешмасы. Истанбул (1955-1980)
Сөембикә мәдәният оешмасы Истанбул (1957-1964)
Тукай яшьләр түгәрәге. Истанбул (1963-1967)
Казан төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы Истанбул. (1967-1980)
Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы Анкара (1967)
Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы. Истанбул. (1993)
Казан Мәдәният оешмасы Искешәһәр (1993)
Югарыдан күренгәнчә, чит илләрдә төзелгән оешмаларнын берсе дә татар яки башкорт исемен алмаган Моны да татар-башкортларны бер-береннән аеру нияте булмаган дип бәяләргә була Асылда торки халыклар арасында татарлар белән башкортлар кебек бер-беренә тел, гореф-гадәт территория тарих һәм бащкалар ягыннан шулхәтле якын булган ике халык юк кебек Кыскасы чит илләргә китәргә мэжбүр булган татар-башкортлар бер үк язмышны уртаклаштылар, бер үк мәчеткә йөрделәр, бер үк мәктәптә укыдылар, бер үк оешмаларда күнел ачтылар моңландылар Шул сәбәпле аларда. һәм бигрәк тә аларнын балаларында бернинди дә аерма калмалы
Югарыда бирелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, татар-башкортлар беренче буларак күпләп Кытай, Япония һәм аз санда Кореяга урнашканнар иде
19 йөз азагына таба Россия белән Кытай арасында төзелгән килешү нигезендә Себердән Маньчжурияга таба узачак тимер юлы төзелә башлады Шушы төзү эшләрен күзәтеп бару очен билгеләнгән үзәк исә. Кытай кул астындагы иске Монголиядәге Харбин шәһәре булды Инженерлар, администраторлар төзү эшчеләре һәм алар белән бергәләп вак сәүдәгәрләр дә Кытайга агыла башлады Болар арасында руслар, әрмәннәр, яһүдлэр һәм татар-башкортларда бар иде Вакыт үтү белән аларнын бер өлеше гаиләләрен үз яннарына алдырггы Боларга аклар сафында кызылларга каршы көрәшеп Кытайга хәтле чигенгән татар-башкорт офииер һәм солдатлары—революция кануныннан котылу өчен качучылар кушылды Шулай итеп, Маньчжурия. Кытай һәм биредән Япониягә күчкән татар- башкортларнын саны 10-15 ел эчендә байтак үсте, аларнын саны 10 менгә житте Тик бер Хайларда гына да әлеге сан 1000-1200 чамасын тәшкил итте Хайлар мәктәбенә йөргән балалар саны 80-100 тирәсенә иреште Хәйлардагы ике мөселман зиратында 600 700 мәет ята иде 1930 елда Харбиндагы дини милли оешмадагы әгъзалар саны 1000 чамасы кешене тәшкил итте
Мукден шәһәре исә чит илләрдә яшәгән татар-башкортларга таралучы. 1937-1945 елларда әтием Ибраһим һәм әнием Рокыя Дэүлэт-Килдиләр тарафыннан чыгарылган «Милли байрак» газетасы белән дикъкатьне жэлеп итте «Милли байрак» газетасы һәвәскәр хәтта профессиональ драматург, язучы һәм шагыйрьләрнең дә барлыкка килүенә юл ачты.
Менә шундыйлар арасында Шаһвали Риян улы Келәүли үзенчәлекле урын били Анын тормыш юлы татар-башкорт халкынын авыр язмышына яхшы үрнәк булып тора Анын тормышы турында кулыбызда «Ачы язмыш» һәм «Тэржемэи әхвәлем вә хатирәләрем» исемле ике шигъри әсәре бар Шаһвали 1900 елда Зирекле белән Авыргазы исемле ике кечкенә елгасы һәм Канбулат исемле күле булган Габдүссэләм авылында туа Анасы бер мулла кызы, атасы исә хәзрәт янында укыган, ләкин дин юлыннан китмичә вак сәүдә һәм игенчелек белән мәшгуль булган Риян әфәнде Шаһвэлинен Сатыйга исемле апасы. Мохтар һәм Гыйрфан исемле абзыйлары да була Шаһвали авылдагы ысулы кадим мәктәбендә укый, хәлфәдән үзенә күп чыбык эләгә Алты-жиле яшьләрендә әнисе үлеп куя ятим кала Атасынын эшләре дә начарайгач Петропавловскийдагы (Кызыл Яр) абзые Мохтарның чакыруы буенча өчәү—атасы, абзые Гыйрфан һәм Шаһвэли Себерга кзггәлэр Монда инде ул шәһәр тормышын күрә, ысулы кадим мәктәбендә укый, күзе ачыла башлый Ләкин язмыш анарга рәхәт сулыш алырга мөмкинлек бирми 1911 елда атасы хасталангач кабат авылга кире кайталар һәм атасы Риян 52 яшьтә вафат була Шулай итеп Шаһвали атасыэ-анасыз кала Мескен Шаһвәлине тәрбияләргә кем дә калмагач, анасынын бертуган абзые Кэлжир авылынын карт мәзине аны янына алдыра Тормыш авыр булса да Шаһвэли биредәге рус мәктәбендә укып белемен арттыра 1913 елда бик яраткан апасы Сатыйганың вафат хәбәрен алу анын яшь күнелендә зур жэрәхэт тудыра 14 яшь тулганда ана кечкенә бер сәүдә үзәге булган. Дим суы буена урнашкан Дэүлэкэндэ эш табыла Бер кибеттә приказчик булып чәй, шикәр, мамык һәм башка товарлар сатарга өйрәнә Дәүләкэн анын тормышында башка бер борылыш ноктасы була Чөнки ул биредә чакта беренче дөнья сугышы кабынып китә, абзыйларын хәрби хезмәткә алалар Икенчедән Дэүлэкэндэ мәдәни тормыш җанлана башлый яшьләр мөселман халкын уяту өчен милли кичәләр оештыра аена бер мәртәбә театр куя башлыйлар бер котепханэ ачуга ирешәләр Шаһвали дә шушы актив яшьләр сафында алдынгы урын били Ләкин язмыш монда да якасыннан тота анын—1916 елда Мохтар абзыйсынын сугыш кырында һәлак булу хәбәре килә Озакламый Гыйрфан абзые дүрт кабыргасын югалткан имгәк рәвештә
фронттан кире кайта Аны
тәрбияләү вазифасы да Шаһвәлинен җилкәсенә төшә. Абыйсына ул үзе эшләгән кибеттә аз гына хезмәт хакына булса да. бер гарип башкара алырлык эш таба. Әмма Шаһвәлигэ янә тынычлык насыйп булмый, чөнки бу юлы революция кабынып китә, ватандашлар сугышы чыга 1918 елда аны хәрби хезмәткә тарталар. Бу ачы борылышнын анын хәтерендә нинди тәэсир калдырганын үзе язып калдырган юллардан яхшы анларга мөмкин
Каһәр суксын фикер биргән галимне.
Сугышырга котырткан бар залимне Шулар изде минем яшьлек чагымны Алар ала язды минем жанымны
Сугышка сөрелде ифрат күп инсан.
Бере кызыл, бере ак төскә кергән.
Кирәкмәгән гамәлгә, эһли шайтан Өчен бирде ничә йөз мен кеше жан.
Идел-Урал бу ихтилал чагында.
Янып көйде эжәлнен кочагында Газиз туган илнен һәрбер ягында Таланды, туналды халкыбыз тагын да.
Куылды бар халык безнен сугышка.
Яше. карты канлы, явыз буышка Куылды һәр ике якка булышка. Алар өчен. имеш, әйдә сугышка
Кара бәхет милләтемә кадалган.
Йөз елларга ирексезлектә калган
Сарык кебек сөрелде, чөнки мәхкүм.
Илем әсир, халкым кол. барысы мәзлүм
Ике аеры әмәл, һәм канлы гая Өчен халкым шаһит булды, бичара Белә алмый турылык кем ягында.
Без кан костык кызыл һәм ак сафында
Унсигез яшь тулмас борын хәрби хезмәткә алынган Шаһвәлине аклар армиясендә кавалерист итеп куялар Кызыллар каршында чигенгән аклар сафында өч ел чамасы сугыш кырларында дошманнын угыннан, артиллерия снарядларыннан, ун менләгән гаскәриен дошман угыннан исән котылса да, чак кына ачлыктан һәм тифтан үлми кала ул Хабаровскида аягын җәрәхәтли. Ул чакта эле Японнар кул астында булган Кореянын бер шәһәрендә япон шәфкать туташлары аны ике ай буе бик яхшы дәвалыйлар һәм ул исән кала Шаһвали Келэүлинен Байкалны үткәндә алган тәэсирләре анын -Байкал жыры- исемле әсәрендә чагылыш таба һәм бу анын көчле иҗатларыннан исәпләнә Әлеге шигыренә үзе үк көй дә яза һәм бу жыр Кытайдагы татарлар арасында озак еллар яратылып җырлана.
Байкал күле
Егерменче ел башында
Киттек тезелеп гаскәр сафында.
Гаскәр сафында.
Төрек татар халкынын без
Мәхкүм яшьләр ягында
Байкал буенда.
Байкал буенда.
Кылыч билемдә, мылтык кулымда
Байкал өсте бозлы ялан. Күренми һич аргы яр чите.
Аргы яр чите
Тик күренгән кебек шунда
Ерак күкшел, биек тау бите
Байкал буенда
Байкал буенда.
Кылыч билемдә, мылтык кулымда
Байкал аша атлы гаскәр
Чыктык бер-бер артлы тезелеп.
Артлы тезелеп
Шаулый, үкерә Байкал асты.
Байкал буенда
Байкал буенда.
Кылыч билемдә мылтык кулымда
Элек заман изге Байкал
Күле булган ханнар кулында
Ханнар кулында
Югалган шул зур байлыкны
Күреп уздык Байкал буенда.
Байкал буенда
Байкал буенда
Кылыч билемдә мылтык кулымда
Шул ханнарнын күле Байкал
Буйларында без күп тормалык
Без күп тормадык
Тик калсын дип бездән ядкарь
Шушы көйгә монлап җырладык
Байкал буенда
Байкал буенда
Кылыч билемдә, мылтык кулымда
(Шанхай. 1930)
Жинелгән армиянен хужасыз калган яралы солдатын кытайлар миһербанлык күрсәтеп, башка качаклар белән беррәттән. үз илләренә сыенырга рөхсәт итәләр Шулай итеп Шанхайда Шаһвәлинен тормышында яна эпизод башлана Ул үзе кебек исән-сау котылган Вәли һәм Гали исемле ике дустынын буйдаклар йортына урнаша Эшсезлек, һөнәрсезлек аны асламчы булырга, ягъни җилкәсенә әйберләр салып урам буйлап йорт борынча сатып йөрергә өйрәтә Анын -Асламчылар* (Шанхай 1937) исемле бер пәрдәлек комедиясе дә менә шушы чорнын мирасы
1925 елда Шанхайдагы мөселманнарның саны 50-60 тирәсенә житкәч. мулла Мәдьяр Шәмгуни җитәкчелегендә дини-милли җәмгыять төзелә Шушы чорда Шаһвәлинен әдәби эшчәнлеге башлана—25 яшькә җиткән шагыйребез ижат итә башлый Бер үк вакытта җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша 1934—1940 елларда Шанхай төрек татар оешмасында секретарьлык вазифасын да үги Шул арада бер ел Мукденгә барып. -Милли Байрак- газетасында эшли, сонрак та газета белән тыгыз бәйләнештә тора, анын биредә төрле шигырьләре басыла «Асламчылар» кебек комедияләре Шанхайда сәхнәгә куела Ул шушы уеннарда драматург, режиссер һәм уенчы буларак та вазифа күрә -
Шул арада анын башына тагын бер һәлакәт килә—1935 елда өйләнгән хатыны Разия Агафур ике елдан сон вафат була. Ул бирешмәскә тырыша, бер ун елдан сон. 1948 елда, бу юлы Гайсә Фәтхулла исемле хатын белән тормыш кора
1943 елда Совет армиясе Маньчжурияне басып алгач, яшәү кыенлаша—барча чит халыклар кебек татар-башкортлар да Маонын руслар ярдәмендә хакимияткә килүен күреп, үзләренә тормыш калмаячагын анлап. Кытайдан күчеп китү юлларын эзли башлыйлар 1945 елда Маньчжурияне басып алган Совет солдатларының -Милли Байрак- гаэетасын ябулары, анын хезмәткәрләрен һәм юлбашчыларын кулга алып аларнын эзсез югалулары да коммунист режимының ниләр башкарачагына яхшы ишарә була Күпчелек халык -Кара тәре* оешмасынын ярдәме белән Төркиягэ күчәргә җыена Шулай итеп Шаһвэли дә хәләл жефете белән 1949 елнын 28 ноябрендә Истанбулга килеп тошэ
50 яшенә житкэн Шаһвалине монда ла жинеллек көтми Акчасыз, һөнәрсез Шаһвэли Келэүли кулыннан килгән бер генә эше—асламчылыкны Истанбулда да дәвам иттерә Шушы кыенлыклар 1951 елда аны кабат буйдаклыкка этәрә Истанбулнын Мэчндиякой дип аталган, бары тик ярлылар гына яши торган районында, бер чокырга урнашкан ойнен подвалында үзе кебек 3 агай эне белән яшәргә мәжбүр була 1966 елда, сәламәтлеге җитди рәвештә какшагач, татарларның алдынгы шәхесләренең булышлыгы белән гарип, карт һәм кеме да булмаганнарны кабул итә торган Дарүлгачазә исемле картлар йортына урнаштырыла 1970 елнын 21 апрелендә шунда
Ярылып китә бозлар өзелеп
Байкал буенда
Байкал буенда.
Кылыч билемдә, мылтык кулымда
Салкын искән жил куәте
Чеметә битне ачы сиздереп.
Ачы сиздереп
Ирексез без гаскәрләрне
Язмыш йөртә
Байкал гиздереп
Байкал буенда
Байкал буенда
Кылыч билемдә мылтык кулымда
Җәелеп яткан боз сахрасы
Иске данлыкларны уята,
ларны уята
Ничек әүвәлге бабайлар
Дәүләт корган
Байкал буйлата
вафат була һәм Ферикой районындагы зиратка күмелә
Шаһвәли Келэүли исән чагында, тормышның барлык авырлыкларына карамастан, үз халкыннан купмый, аларнын кичәләрендә шигырьләре белән катнаша. Хәтта анын •Асламчылар» исемле комедиясе 1967 елда Тукай яшьләр түгәрәге тарафыннан сәхнәгә дә куела Ул 1969 елнын азакларына хәтле, үлеменә 4 ай калганчы, ягъни кулы каләм тота алмаслык дәрәҗәгә килгәнче иҗат эшеннән ваз кичми Сонгы елларыңда күпчелеге Шанхайда язылган 66 шигырен һәм 1925 елда Шанхайда ижат ителгән «Ачы язмыш» исемле поэмасын нәшриятка әзерләгән булса да. бастыру мөмкинлеген таба алмый. Тик үзе вафат булганнан сон гына «Казан» журналы анын 7 шигырен төрекчәгә тәрҗемәләре белән басып чыгара Кулыбызда анын басылмаган «Биш тәкә» исемле бер комедиясе. 1966-1969 елларда ижат ителгән 56 шигыре бар.
Шаһвәли Келэүли шигырьләренең күпчелеге ил. илгә хәсрәт, тормыш турында Тормышының сонгы елларында аны илдән килгән хәбәрләр борчый башлаган. Илдәге татарлар белән башкортлар арасында низаг бар дигән сүзләр йөрәгенә хәнжәр кебек кадалгач 19 куплеттан торган озын бер шигырь яза ул. Анын фикерләре асылда чит илдә яшәүче милләттәшләрнең карашларын да чагылдыра дип әйтергә була. Шигырь бигрәк тә нэкь менә шул ягы белән көчле, мәрхүм Шаһвәли Келэүлинен васыяте кебек тоела ул.
Аерылмак юк, берлек бар
Бик кыйммәтле вә мөхтәрәм башкорт кардәшемә
Бик еракта, алдыбызда, ялтырыйдыр бер маяк. Берләшербез— бу маякка туп-туры киттек карап. Милли берлек кыйбласыдыр, алдыбызда ул маяк, Тарта безне ул үзенә һәм юл ача ялтырап.
Без утырдык бер көймәгә, тупланып биш кабилә.
Башкорт, мишәр, типтәр, алатлар һәм дә үз нугай илә Асылыбыз төрек-татардыр, тел вә каныбыз илә. Максатыбыз, милли бер байрак ташу, берлек илә.
Капитаны башкорт затыннан, без кабул иттек аны.
Бездән кабиләчелек юк. бар бөтенлек иманы Эстәсә ул. киләчәктә булсын илнең солтаны, Булмасын тик. милли берлекнен, кара бер дошманы
Аера алмас безне башка төрле куәт. гайә.
Чөнки без. бергә яшәгән бармабыз бер нык кыя Күптән инде, милли берлеккә салынган бу мая, Бу мая безләргә биргән мәнге сүнмәслек гайә
Бик еракта булса да ул. безгә якты нур бирә, Әкрен-әкрен көн саен ул яктырып якын килә Без юнәлдек бу мөкатдәс кыйблага берлек илә. Каршы килгән барча куәтләрне бу берлек жинэ.
һәм мохаккак без жинәрбез. ул маякка син инан, Чөнки берлек безне йөртә һәм куәтле, саф иман. Безнең илдән китсен артык, безгә кирәкми Иван, һәр Иваннан күптән инде һәр татар күптән туйган
Безне аерырга теләгән чыкса әгәр бер кеше. Бер җирәнгеч бит булып калыр тарихта һәр эше. Пычратып беткән тарихны, бел. ул хаиннәрнең эше. Бозма эшне, бит төшәр сина халыкның каргышы
Аерылу димәк, урыснын балтасына сап булу, һәм тегермәнен урыснын тарттырырга су ташу Башка милләткә булып кол. үз юлыннан адашу. Барлыгыннан, кыйммәтеннән, үзлегеннән качу Йөрмә әле син әфәндем кәкре-бөкре юл табып
Аерылсан. син көчексен бит урыс йотар кабып Әйдә, утыр шул көймәгә, йөрмә син башны ватып. Телдә, эштә һәм фикердә берләшик без жан атып
Ялварып мин сезгә эйтәм берләшик без һәммәбез. Бар кабилә бергә булсын, булмасын һич сез вә без һәм Иделнен. һәм Уралнын буйларында бармабыз Ашказарны бергә җырлап бергә эчәрбез кымыз.
Кардәшем башкорт әфәнде, бәлки ялгышам үзем.
Итмэсән кабул әгәр дә шунда калсын бу сүзем Илнен исеме булмаганга, төн буе ачык күзем. Байрагы да юк бу илнен. тәнре бир безгә түзем
Күп төшендем бу фикерне, сезгә сөйләп узуым.
Жан йөрәктән халкыбызга дәртләнеп бер юл сузыйм Татарстан Башкортстан—бу исемнәрне бозыйм.
Чөнки берлек кабул итмәс, яна бер исем сызыйм
Бик матур иде ул. -Идел-Урал* сүзләре, һәм лаек безнен ватанга җанлы иде үзләре Бер кыйсым халыкнын әнә каршы килгәч эзләре. Бик бозылды, нишлисен бит. күнел йөзләре
Ул югалмас калсын инде җанланып артта шулай Эстәсәләр тергезергә янадан ул бик кулай Арабызда юк шул абзый, ул батыр мәшһүр Юлай Кипми ник шөбһә тире бу жэпһәдән юк һәм Тукай
Мин үземчә тәклиф итэм. илгә яна бер исем, һәр ике яктан мәкъбул. бар татар-башкорт сөйсен Калкынып чыгыйк җиһанга, бу исемгә баш исен. Бу матур ил. ин ниһаять, бер матур кием кисен
«Тат», ди бездән. "Баши» сездән, я хәрефен беркетеп -Татбашия» дип куйсак без һәр ике якка игеп Хан вә солтанлык кирәкми, калсын артта ул бетеп.
•Татбашия» бу ватанны яшәтер алга илтеп
һәр ике тарафтан алган, бу өчәр хәреф үзе.
-Татбашия» дип җиһанда яктырып торсын йөзе Бер булып берлек эчендә бу исем берлек күзе— Безне күрсен, бер фикердә яшәсен берлек үзе
Кычкырып мин халкыбызга бар бөтен тавышым илә
Бергә көймәдә, сезгә таба «Татбашия-ле килә
Бар кабиләне төягән бер фикер берлек илә.
•Татбашия»ле булырга сезгә дә өмет бирә
•Татбашия». «Татбашия». син матур «Татбашия»
Сине тәбрик итә милләт, сина таба баш ия
Чын йөрәктән, һәм күнелдән сине бар халык сөя.
Яшасен безнен ватанда бу исем—«Татбашия»
Бик кыйммәтле вә мөхтәрәм башкорт кардәшемә
Истанбул 12011968