Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ СӘНГАТЬКӘР


Олуг талант ияләренең һөнәре күптөрле булучан. Артык борынгыларга кагылмыйча, үзебезнең замандашлардан Р. Кент, К. Коровин. Н. Рерих. Б. Урманче- ларнын исемнәрен телгә алу да җитәдер: әлеге шәхесләр төп һөнәрләре итеп рәсем сәнгатен сайласалар да. ара-тирә кулларына каләм дә алганнар.
Гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган Виктор Федоровның да таланты бер генә яклы түгел, һәркемгә мәгълүм булганча, ул рәссам, ин әүвәл—рәссам. Аннары ул балалар язучысы: әкиятләр һәм хикәяләр иҗат итә.
Рәссамның шигырь язуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки сынлы сәнгать ул шул ук поэзия, күңел түрендәге серләреңне ачып салу, йөрәгендәге хәзинәне бүтәннәр белән уртаклашу.
Мөгаен. Федоровның шагыйрь булып китүенә язу сәләте генә түгел, бәлки әле үз эшенә артык таләпчән шәхеснең сәнгать әсәрләрендә әйтеп бетермәгән серләрен чишәргә омтылу да этәргәндер.
Виктор Федоровны халык сынлы сәнгать остасы, монументаль әсәрләр авторы буларак таный, һәм нәкъ әнә шул хезмәте өчен олылый, хөрмәт итә. Чөнки аның китапларына очраклы рәвештә генә юлыккан кешеләр дә, аның шигырьләрен яратучылар да, аның сабыйларга атап язган хикәя вә әкиятләрендәге самимилеккә сокланучылар да ул китапларны көн дә укымый. Хәтта әле рәссамның картиналарын да көн саен карамый. Ә менә зур күләмле, ягъни монументаль сәнгать өлкәсендәге әсәрләрен берәү дә читләтеп үтә алмый, чөнки алар Казан каласының һәр төбәгендә безне сәламли: «Татарстан» кунакханәсендә чәй белән сыйлый; аннан уңга борылсаң— университетның яна бинасындагы «Фән» дигән зур күләмле гамәли сәнгать композициясе белем йортына чакырып-дәшеп тора; юлыңны трамвай-троллейбус белән дәвам итсәң—Кызыл Позиция урамы башындагы биш катлы йорт диварына ясалган тупчы Бөек Октябрь көннәрен хәтереңә төшерә. Тагын да арырак—Төзүчеләр мәдәният сарае фасадындагы гүзәллек синең игътибарыңны, һичшиксез, үзенә җәлеп итә; үзәктәге «Сәламәтлек комбинаты»нда гүя җәен-кышын яңгыр ява; «Яшьләр үзәге»нә сугылсаң—яшьлекнең чагылышына тап булырсың; тагын да арырак китеп. Химиклар мәдәният сараена, йөзү бассейнына барып җитсәң—су өстендәге һәм су астындагы маҗараларны күреп, таң калырсың; әгәр берәр якка сәфәр чыгарга ниятләп, Казан вокзалына барсаң—анда сине Сөембикә ханбикә ачык күңел күрсәтеп каршылар һәм хәерле сәфәр теләп, озатып калыр; ә инде Петербургка ук барып җитсәң, метроның Маяковский тукталышын бизәү нияте белән шагыйрьгә багышлап ясалган эскиз-тасвирламага тап булырсың.
Нәкышь өлкәсендә Виктор шулай ук тырышлык күрсәтә, һич тә кимен куймый. Ул язган табигать күренешләре һәм чәчәкләр күпләрнең өйләрен бизи. Сәнгатькәр шулай ук портрет остасы буларак та дан тота. Ә инде аның тарихи темаларга язган сюжетлы картиналары аеруча популярлык казана. Аларда автор җөмһүриятебез тормышын гаять зур осталык белән гәүдәләндерә. «Емельян Пугачев һәм Бәхтияр Канкаев». «Комиссар Камил Якуб». «Габдулла Тукай «Сәйяр» труппасында» һ. б. әсәрләрендә авторның татар халкына хөрмәте-мәхәббәте аеруча нык чагыла. Тышлыкның беренче битендәге Г. Камал портреты моның ачык мисалы.
Талантының киң колачлы булуы белән дә. кешеләргә мәрхәмәтле-шәфкатьле мөгамәлә кылуы белән дә. хәтта әле туган көне белән дә сәер, бик тә сәер шәхес Виктор Федоров: гәрчә 60 яше тулса да. үзенең туган көнен. . унбишенче мәртәбә генә бәйрәм итә, чөнки 1940 елның 29 февралендә Казан каласында дөньяга килгән ул. Саулык-сәламәтлек, иҗади озын гомер телик үзенә!