Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮЗ НУРЫМ


ХАСТАХАНӘ КӨНДӘЛЕГЕ
өз иде. Соңга калып килгән көз. Инде ноябрь башлары булса да, кар яумаган иде әле.
Мине «Шәһри Казан» гәзитенә чакырдылар.
Күктә йөзгән сәләмә болытларга күз төшергәләп, салкын юештән куырылып, сукрана-сукрана Декабристлар урамыннан барам. Әлеге гәзит, ирен чите белән елмаеп, төртмә сүзләрне мул сибә торган Хәлим Гайнуллин гәзите, нигә дип бу юеш һәм салкын көздә язучыларны азаплап йөртә икән? Аяз, кояшлырак көн беткәнмени?
Редакция яна бинага күчкән. Аңа эләгү өчен гәзит-журналлар нәшрияты бинасы яныннан узып. Декабристлар урамына аркылы яткан Чистай урамына керергә кирәк. Урамда күлләвек-күлләвек пычрак сулар җыелып тора. Өзлексез узып торган машиналар ул суларны сыек боламыкка әйләндергән.
Әнә шул күлләвекле урамның пычрак суларын ерып чыкканда, мин ун күземне томан каплаганын сиздем. Кулъяулык белән сөртергә тотындым. Бер сөртәм—бетми, икенче... томан һаман шул килеш...
Редакциягә кергәч тә бетмәде томан, гәрчә Хәлим дус ирен чите белән елмаеп, ягымлы итеп каршы алса да! Баш мөхәррирнең зур якты бүлмәсенә гәзит хәбәрчеләре кереп тулган иде. Бер-беребезне бүлдерә- бүлдерә гәзитнең тиражын арттыру турында кайнар сөйләшүләр альт бардык. Ана карап гәзитнен тиражы артмады, ә менә минем ун күз тоныкланганнан- тоныклана барды.
Мин бу хакта хатыным Шәһидәгә әйттем.
—Врачка барырга кирәк,—диде ул.
Үзебезнең участок табибына барып җиткәнче тагын икеме-өчме ай узып китте. Ә күз һаман тоныклана, күзнең нуры кача бара. Шәһидә түзмәде, язуымнан аерып, участок врачына мине үзе алып китте.
Участок табибәсе булып үтә дә таныш кешенең кызы эшли икән. Кабул итү бүлмәсенең ишегенә «Миляуша Харисовна Амирова» дип язылган иде.
К
105
—Нәрсә, оныттың мәллә? Харис Зәйнуллин турында «Без бит Арча яклары...» дигән китап яздын. Арча райкомының беренче секретаре — Шәһидә минем аптырабрак калуымны искәргән иде
—Ә нигә ул Эмирова9
—Димәк, кияүгә чыккан.
—Алай икә-ә-ән...—дидем мин һәм, ишек шакып, эчкә кереп киттем
—Исәнмесез, Миләүшә Харисовна'
Әллә ишетте ул минем исәнләшкәнне, әллә юк. Зифа буйлы, җитди- кырыс чырайлы, урта яшьләрдәге ханым бик жәелеп китми генә каршы алды Шәһидә дә мина ияреп кергән иде Ул кабинеттагы кырыс атмосфераны йомшарту өчен булса кирәк:
—Бу Гариф Ахунов була Врачларга йөрергә яратмый. Сукырая башлагач, үзем җитәкләп алып килдем әле,—диде
Миләүшә Харисовнанын Шәһидә сүзләренә дә әлләни исе китмәде, һаман да чибәр йөзендә кырыслыгын саклаган хәлдә:
—Утырыгыз,—диде Үзе дә минем каршыга—өстәл янына утырды Башка бер сүз дәшмәстән, озак еллар җыелган «авыру тарихы»мны актарырга тотынды.
—Уһу! Сез бит, Ахунов, инде биш ел участок врачына күренмәгәнсез. Ничек инде шулай гамьсез булырга мөмкин9—диде дә, зур кара күзләрен тутырып мина карады Кашлары сызылып киткән матур, бите чиста һәм яшь, түшләре калку иде бу табибәнен.
Ана җавап бирәсе урында, никтер, үзем сорау бирүне кирәк таптым
—Әниегез Мәдһия ханым ни хәлдә? Әтиегез Харис Зиннәтуллович вафат булды бугай инде, әйеме?
Миләүшә Харисовна, сызылып киткән кара кашларын югары чөеп, зур кара күзләрен тагын да зуррак ачып, миңа төбәлде
—Ә сез аларны каян беләсез?
—Минем бит сездә. Арчадагы өегездә кунакта булганым бар
—?!..
—Мин бит—Арча егете—Гариф /Чхунов булам «Без б»гг - Арча яклары • китабының төп герое—әтиегез Харис әфәнде бит
— Шулаймыни-и-и9!—диде ул. гап-гади чынлыгына кайтып —Ә бит монда «Гариф Ахунов» дип язмаганнар. «Гарифҗан Ахунжанович» дигәннәр. Аннары бит минем сезне күргәнем дә булмады
—Әйе шул . —дидем мин. янә бер мәртәбә унайсыгланып
Ул миңа бу юлы гади гына итеп
— Йә, Гариф абый, нәрсәдән зарланасы з9—диде
— Күзнен рәте китеп тора әле
— Ике күзегез дәме?
—Юк, уны гына.
—Яхшы,—диде ул.-Мин сезне күз врачына юллыйм Ул ни әйтер, аннары карарбыз.
Бәхетебез бар икән, күз табибәсе иртәнге якта эшли булып чыкты Күрер күзгә инде урта яшьләрдән узган, авырулар кабул итә-итә шомарып беткән калыная төшкән маржа мине, исәнләшср-исәнләшмәс бер аппарат янына утыртты, маңгайны һәм иякне ниндидер тимер араталарга терәтеп, ун күзгә көлтәсе белән уг төшерде Мин. чыдый алмыйча. күземне йомдым
—Күзне йоммагыз,—диде. Озаклап карагач, әйтте -Катаракта
Икенче күзне дә карады
-Катарактаның монысында да булуы мөмкин Хәзер!ә ул әле башлангыч хәлендә генәдер. мөгаен
— Рәхмәт Ун күзгә операция ясатырга буламы инде
Табибә ханым мина якты зәңгәр күзләрен тутырып карады
-Кулыгызны күздән бер ярты метрга сузып карагыз әле
Мин суздым
—Күренәме?
—Күренә.
—Бармакларыгыз дамы?
—Бармакларым да.
—Менә бармакларыгыз күренми башлагач, килерсез.
—Кайда ясыйлар операцияне?
—Бутлеров урамындагы клиникада.
—Мин хәзер нишләргә тиеш?
—Әгәр чыннан да операция ясатырга уйласагыз, физик эш белән шөгыльләнүдән туктагыз. Бигрәк тә жир казу, мебель этү кебек нәрсәләрдән. Алкогольле эчемлекләр белән дә мавыкмавыгыз хәерле...
—Ә повестем басылса?—дидем мин шаяртып.
Марҗа апай мин көткәннән акыллырак булып чыкты.
—Икенен берсе инде: йә бәйрәм, йә күзнең исән булуы... Ә бит сез моннан биш ел элек бездә йөрәк белән дә ятып чыккансыз.
—Әйе шул.
—Анысы ничек булды?
—Өч көн рәттән бакчада кар көрәдем: түбәдән төшердем карны, юлларны ачтым, урамдагысын бакчага ташыдым һәм..хастаханәгә кереп яттым.
—Кыскасы, катарактагыз өлгерү белән килерсез.
Шуннан соң өч айлап вакыт узды. Мин, әлбәттә, әкрен генә яздым. Язмый тора алмадым, юкса эч пошудан үләр идем. Март азакларында Шәһидә мине җитәкләп, янә күз табибәсенә алып китте. Шул ук табибә иде. Аппараты янына утыртып карагач, бер генә сүз әйтте:
—Өлгергән.
Аннары ул үзе янында йөгергәләп йөргән шәфкать туташына нинди кәгазьләр тутырасы икәнен әйтеп, өф итеп кенә киенгән яшь бер хатынны аппараты янына утыртып, анын белән чамасыз елмаеп сөйләшә башлады. Мин ул хатынның «начальство бичәсе* булуын аңладым. Күз табибәсе— маржа апай—белән җитәкче хатыны авызны авызга куеп сөйләшәләр, әйтерсең, бер урамда аунап үскән ахирәтләр...
Күңел болгаткыч ул күренешкә шаһит буласым килмәде, коридорга чыгып киттем.
Ярты сәгать чамасы үз уйларыма чумып утыргач, шәфкать туташы минем янга чыкты һәм саф татарчалап:
—Гариф абый, менә сезгә юлламалар: ренгент белән теш врачына хәзер үк керә аласыз. Ә калган анализларыгызны иртәгә сәгать сигездә тапшырырсыз. Күңелсез булса да әйтим, язучы кешегә боларны ишетү кыендыр да инде, шулай да әйтми булмый, кагыйдәсе шундый: спид һәм башка йогышлы чирләрне тикшерү өчен сезнең венагыздан кан алачаклар. Ә менә бу юллама—канга гомуми анализ, шикәр диабетын белү өчен... Шөкер, аларны сездә юк дип исәплик, ләкин барлык больницаларда да тәртип бер үк.
Ренгенттан ансат кына узсак та, теш кабинетыннан үтү мин уйлаганча җиңел булып чыкмады. Стомотолог авызны ачып карар да: «Биредә тәртип!»— дип юлламага кул куеп чыгарыр дип көткән идем, институтны бер-ике ел элек бетереп, азу тешен ярган шөпшә билле марҗакай, авызны каерып ачтырып, барлык тешләрне санап чыкты, селкетеп карады. Гөнаһ шомлыгы— урт тешләрнең берсе селкенә иде.
—Мондый селкенгән теш белән сезнең күзгә операция ясамаячаклар,— диде «шөпшә бил».
—Аласызмыни?
—Алырга туры килә...
—Тынлыйм, Марсель дус!
—Син, күзгә операция ясыйлар, дигән иден Ул авыр операция түгел үзе. Наркоз бирсәләр, чебен йөргән төсле генә. Әмма анын операциядән соңы начар Сакланырга кирәк Авыр әйбер күтәрмәскә Иелеп-бөгелеп эшләмәскә. Язу язмый торырга Больницадан чыккач, көн аралаш уколга йөрергә.
— Нинди уколга? Күзгә укол кадыйлармыни-1
—Ә син кадамаслар дип уйладың мәллә?—диде ул. мыскылчан сөйләшүгә күчеп.—Терпи казак, атаманом будешь! Ай буена уколга йөрисе була әле...
Марсель Зариповнын мине якын күреп, үз итеп әйткән сүзләре борчуга салды. Күзнең кай төшенә кадыйлар икән укол? Керфек кырыенамы. аскаракмы9 Ничә ай буена кадыйлар’
Моннан егерме еллар элек мин Мәскәүдә, Кремль хастаханәсендә ятып чыккан идем Бавырдан таш эзләделәр Таба алмагач. Казанга кайтардылар. Спецклиникада бер ай яттым Атаклы табиб, хирург «Резать, резать!»—диде Мин ул чакта Харис Зәйнуллин белән бергә яткан идем Зәйнуллин операция ясатуга каршы килде
—Гариф абый, жүләр булма, ясатма' Пычак кергән урын-тәнгә зыян ул. Әнә. Лев Толстойнын көн саен килә торган булган өянәге, тәки ясатмаган операция. Анарда да синдәге авыру—бавырында таш Сиксәнгә кадәр яшәгән
Спецклиниканын баш врачы Николаи Иванович Чугунов әйткән
—Вот подлец Ахунов! Безнен кы зларны анекдот-.мазар сөйләп, көлдереп йөрде-йөрде лә, операция ясатмый чыгып танды, салага!—дигән
Унҗиде еллар узгач. Афзал ага Шамовны соңгы юлга озаткан чакта, мине кемдер арттан килеп кочаклады Карасам, Николай Иванович
—Ничә ел узды инде?
—Авыртмыймы ’
—Юк.
-Сау-сәламәт яшәгез!-дип китеп барды ул
Ике елмы, күпмедер яшәгәч, ул бавырында таш барлыгын сизгән, операция ясаткан да. бераздан үлеп тә киткән
Мин операциясез котылуыма Зәйнуллинга һәм Миннехановка рәхмәтле Казан санаториенда минем белән Нургали Миннеханов дәваланды Мин анын белән карточкага да төштем Анын хакында «Урман уртасында поселок»
Барлык анализларны тапшыргач, мин тыныч күнел белән йокларга тиеш идем Ләкин йоклый алмадым. Бетен гаеп Марсель Зариповта иде. Ул да узган елны катарактадан бер күзенә операция ясаткан Марсель—минем Әлмәтгән үк килгән гаилә дустым Беренче хикәяләрен чыгарышырга. Язучылар берлегенә әгъза итеп алдырырга булыштым Ул бурычлы булып калмады. Без икәү, бергәләп. «Мы из Казани, с Волги» китабын язып, Мәскәүдә чыгардык. Шәһидә белән бергәләп Сәйарага өйләнүенә шаһит булдык, туйларында биедек Марсель боларнын берсен дә онытмый, жае чыккан саен мина булышырга әзер тора. Ул минем «Артышлы тау буенда» повестемны, хикәя-очеркларымны тәрҗемә итеп Мәскәүдә чыгарды »Сонарып килгән бәхет» хикәямне, хикәя түгел бу. дип. калын бер әдәби журналның редакторы бастырмый калдырган иде. Марсель тәрҗемәсендә башта «Литературная Россия» гәзитендә басылды, аннары Советлар иленең 60 еллыгы уңаеннан чыккан җыентыкка бик дәрәжале исемнәр белән бергә керде. Марсель—минем өчен кадерле кеше
—Картлач,—диде ул бүген мина шалтыратып,—тынлап кара әле минем кинәшне!
—Унжиде
дигән очерк та яздым. Нургали безне, Шәһидә белән икебезне, парлап Саба урманына кунакка чакырды. Беренче мәртәбә мин ул очеркка кушып, шигырь бастырдым. Шигырьне Равил Фәйзуллин укып карагач, үземә килеп әйтте:
—Бу шигырь риваять төсле дә, әкият тә кебек!
Ул озын шигырьнең бер генә куплетын әйтеп күрсәтим:
Дөнья булгач, дөнья инде, Төрле хәлләр булгалый— Тарантаска айгыр җигеп, Кыз урлаган Нургали.
Саба урманнарының матурлыгын, үзенен мәгънәле итеп яшәвен, берсеннән-берсе акыллы өч малай үстерүен күрсәткәннән соң, өстәл такта-сының яртысы кадәр зурлыктагы бер китап бүләк итте ул миңа. «СССРнын шифалы үләннәр атласы» дигән китап иде ул.
«Гариф Ахунов! Авырган чакларыңда шушы китаптан үзенә кирәкле үләннәрне табып, мине искә алырсың. 12 март—1978. Нургали Миннеха- нов»,—дип язылган иде.
Мин чыннан да үземә кирәкле үләннәрне сайлап алдым китаптан. Нургалигә рәхмәт укып яшим. Азактан Нургали Миннеханов һәм аның югары урыннарда эшләүче уллары турында минем каләмдәш Мәгъсүм Гәрәев язып чыкты..
Бәлки, чынлап та күзгә операция ясатмаскадыр? Үләннәр белән генә дәваларгадыр?
Төнлә мин бик ямьсез төш күрдем. Имеш, минем күземә операция ясаганнар да, бер күзем агып чыккан. Мин кан дәрьясында ятам, имеш...
Йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә уянып киттем.
Төшемне Шәһидәгә сөйләмәдем. Куркыр дип уйладым. Тиз-тиз киендек тә хастаханәгә киттек.
Миләүшә Харисовна безне кояш кебек яктырып каршы алды. Ләкин, вазифасына чумгач, караңгылана башлады. Мин—язучылык һөнәрем буенчадыр—аңардан күземне алмадым. Миңа аның үзгәрүе ошамады. Без китергән анализ нәтиҗәләрен—кардиология сызыкларын карап чыккач, ул әкрен генә «аһ!» итеп куйды.
—Нәрсә, Миләүшә Харисовна, ялгышканнар мәллә?
—Ялгышмаганнар. Кәгазьләр барысы да дөрес,—диде ул акрын гына.— Әмма мин сезне операциягә җибәрә алмыйм әле.
—Ни өчен?
—Кардиология йөрәгегезнең хәле кыен икәнне күрсәтә.
—Нишли алам инде мин? *
—Иртәгә мин сезне стационарга салырга тиешмен. Әзерләнегез.
Күңелсез генә кайтып киттек.
Улыбыз Рәшит Мәскәүдән кайткан икән, шалтыратты. Шәһидә алды трубканы. Ул сөйләсә, ашыкмый сөйли, тәфсилләп сөйли белә. Ләкин улыбыз ашыга бугай, шуңа күрә Шәһидә:
—Улым, безгә кил әле. Мин өчпочмак пешерәм бүген. Җылы ризык та ашап китәрсен, сөйләшәсе-кинәшәсе нәрсәләр дә бар,—диде.
Улыбыз, гадәтенчә, төнге унберләргә хәтле эшендә булды, төн уртасында гына безгә килеп җитә алды. Әнисенең һәм минем битемнән үбеп күрешкәннән соң, җәйге пальтосын, пинжәген салып чөйгә элде, туфлиләрен салып, йомшак йорт башмаклары киде. Әнисе аны кайнар өчпочмак, тозлаган кәбестә белән сыйлады, карлыган вареньесы белән чәй эчерде, тик шуннан сон гына киңәшәсе сүзен әйтте. Юкса, ашап утырган чакта берәр сүз кыстырсаң, йә сорау бирсәң, ул яратмый, өнәмичә генә:
—Тынычлап ашарга ирек бирегез әле, өч көнгә өч сәгать кенә йокладым мин —ди.
Мин улыбызга карап утырырга яратам. Минем кебек күп сүзле түгел ул. Әнисе кебек аз сүзле. Шомырт кара чәчләре дә әнисенә охшаган табигый көдрә Чәчен ин оста парикмахерлардан алдыра, унтугызынчы гасыр зыялылары кебек чибәр булып йөри. Яңагыннан ук башланып, чәченә килеп тоташкан бакенбард, кыска сакал-мыек анын туры борынын, уймак иреннәрен, тамак ялгаган чакта алсуланып киткән бит алмаларын матур итеп күрсәтә. Тик анын чалымнарында минем дә өлеш бар. Заманында мин дә төшеп калганнардан түгел идем. Их. яшьлек.' Сагындырасын, малай' Менә хәзер Рәшит булсаң иде ул. Аяз әйтмешли
Рәшит, гомерлек гадәте буенча, әнисенең ризыгын үтереп мактады, иренмичә, озаклап рәхмәт әйтте. Аннары безнен хәлләрне сорашырга тотынды. Әнисе аңа минем күземә операция ясатырга кирәклекне, хастаханәдә нинди юллар узганны сөйләп бирде
—Әти, мин синең алты-жиде ай күзен белән матавыкланып йөргәнеңне беләм. Әйдә, күзенә операцияне Франциядә ясатыйм —диде Рәшит
Мин дәшмәдем. Улыбыз сүзен жилгә очыра торган кеше түгел Аннары ул Франциянең аркылысын-буен йөреп чыккан кеше Халыкара Коммерция Союзынын генераль директоры чагында ул Татарстанга француз технологиясе белән шикәр чөгендере үстерүчеләрне алып кайткан иде
—Әти, ник дәшмисен?
—Мин бит, улым. Югары Совет депутаты чагында, чит илләргә күп чыктым. Хәзер бер дә читкә чыгасы килми
—Алайса. Мәскәүдә ясатыйк. Атаклы күз врачы, академик Федоров— якын дус минем. Без анын белән кунакка йөрешәбсз
— Мәскәүдә дә ясатасы килми шул
—Алайса, кайда? Чабаксарда ясатыйк' Анда бит Федоровның шәкертләре эшли.
— Минем хәтта Чабаксарда да ясатасы килми
—Алай булгач. Казан гына кала инде Юлламаны кая бирделәр'’
—Бутлеров урамындагы клиникага.. —дидем мин. бүтән дәшмәдем Дәшмәвемнең сәбәбе шул мин бит әле күзгә операция ясатканчы йөрәкне дәваларга тиеш. Ул хакта Рәшиткә әйтергәме-юкмы?
Мине бу бәладән Шәһидә коткарды
-Улым, әтиеннен әле йөрәген дәвалыйсы бар Иртәгә аны хастаханәгә салалар.
—Йөрәгенә ни булган?
—Эш дигәндә әтиен чама хисен белми Мин әйтеп тә карыйм, тыңламый Арчалар безгә бер йөк тирес китерделәр КамАЗ машинасына ун тонна тирес сыя Шофер аны безнен дача янына аударып китте Әтиен шуны өч көн буена тирес чокырына ташыды Менә шул анын йөрәгенә суккан. „
Улыбыз дәшмәде .Йөрисез шунда юкны киртәләп'» дип уйлагандыр инде. , ,
—Машина кирәкме*’ Мин машина җибәртә алам,—диде ул. байтак вакыт дәшми торгач.
- Кирәкмәс,-диде әнисе -Сине борчыйсы килми безнен Хастаханә ерак түгел бит, үз аягыбыз белән дә барып җитәрбез
ртәгесен мине хастаханәгә салдылар
Дүрт кешелек палата.
(„ырулар н икесе-урыс, сиксән яшьлекләр. Ватан сугышы
инвалидлары Бсрее-ташр. ана але җитмеш кенә Мансур исемле Бет-
И
кордашлар—аның белән шундук дуслаштык. Татар булганы өчен түгел, ул мин язган китапларның барысын диярлек белә, мине күрергә бик тели икән. Мин аңардан сорашып, ул белергә теләгәннән күбрәк белеп өлгердем инде. Хуҗалыгын бик яхшы алып баручы булып чыкты ул. Тормышның ачысын-төчесен күп күргән, шулай да мөлаемлыгын җуймаган кеше икән. Зуррак борынлы булса да, йөзенә чыккан ягымлы-мөлаемлык аны сиздерми, гел үз яшеннән яшьрәк итеп күрсәтә иде.
Минем янга аз сүзле Лирон Хәмидуллин, күп сүзле Гарәф Шәрәфет- динов, монсу чырайлы Илдар Юзеев килеп киттеләр. Минем шаулап, иҗат дәрте белән тулып йөргәнне күргәч, «бу адәм һаман да ихлас, һаман да ахмак килеш калган икән, авырса да», —дип уйлаганнардыр инде...
Минем йөрәкне дәвалаучы табиб—Сирматов фамилияле егет. Сирматов—сирәк очрый торган фамилия. Беркөнне мин аңардан сорадым:
—Сез телевидениедә эшләүче Сирматовнын туганы түгелме?
—Мин—анын улы,—диде табиб.
Шаккаттым да калдым. Сирматов әле мин белгәндә генә япь-яшь егет, яп-яшь язучы иде, аны әле мин Язучылар берлегенә алдырырга тырышып йөрдем. Инде табиб улы үсеп җиткән. Үземнең җитмеш яшьлегемдә әйткән халык җыры искә төште:
Аккошлар монлы кычкыра.
Китүләредер инде.
Шулай итеп, яшь гомернең Үтүләредер инде.
Шулай икән шул, шулай икән—уза икән гомерләр! Узмый торган булса, мин күземә операция ясатып йөрер идеммени? Бар иде заманнар, җитмеш яшьтәгеләрне без бик карт саный идек. Алтмышы гына узган Гариф ага Гобәйнең җәмәгать эшләреннән читләшүенә сәерсенеп карый идек. Күрәсең—сәламәтлеге какшаган булган..
Бер атнадан артык һавага чыгып йөргәч, хастаханә бакчасындагы койманы, каеннарны, йортларны фломастер белән рәсемгә төшергәч, кәефем әйбәтләнгәнне сизеп, дәвалаучы табибтан сорадым:
—Алмаз Индусович, мине кайчан чыгарасыз инде?
—Хастаханәдә дәвалау срогы бер ай, иң киме—өч атна. Сез бит әле ун көн генә ятасыз. Мин сезнең алай ашыгуыгызның сәбәбен аңламыйм.
—Мине бит бирегә йөрәкне нормага китерер өчен генә керттеләр. Ә ул күзгә операция ясау өчен кирәк. Күз табибәсе, миңа әйтте, катаракта өлгергән, операция ясарга мөмкин, диде. Мин операция срогы узып китмәгәе дип куркам...
—Узмас, тагын бер атнаданмы, биш көннәнме чыгарырбыз. Йөрәгегез, шөкер, рәтләнеп килә.
Мин хастаханәдән чыгар көнне көтеп яши башладым. Авыру- сырхауларга бик тә сабырсыз шул мин. Өзлексез эш эшләп тору ягында. Яза алмыйм икән, җәйләрен бакчада эшлим: тирес таратам, чүп утыйм, балта тотып юнышам. Кырык ел буена алып бара торган көндәлегемне язам, һич югы бакча йортын тәртипкә китерәм...
Көннәрдән-беркөнне Язучылар берлеге җитәкчесе Ринат Мөхәммәдиев белән анын ярдәмчесе Рәмие Аймәт килеп керделәр. Алар икесе дә чибәр, яшь. Ринат озын, Рәмие кыска—Тарапунька белән Штепьсельне хәтерләтәләр иде. Алар мине сагынганны әйттеләр. Бүлмәләр тынып калган, миннән башка шаулап йөрүче юк, имеш. Ведомость белән 87 мең сум (хәзерге акча белән 87 сум) акча да алып килгәннәр иде. Монысы—Проза остаханәсен җитәкләгән өчен. Элекке, мин язучылар җитәкчесе булып эшләгәндәге акча белән исәпләгәндә, сигез сумнан аз гына артык дигән сүз. И дөньялар, калдык адәм хурына! Акчалы вакытта эшләп калдым мин, бәхетле икәнмен.
Ул чагында без ижат чоры өчен дә язучыларга 150 шәр сум түли идек Хәзерге меңнәргә салсан. мен ярым була бит ул.
Бераздан Луиза Әхмәтжанова килеп керде. Ул—мәрхүм Рәшит Әхмәтжановнын тол калган хатыны. Рәшит белән безнен тормыш Әлмәттә чакза бик бәйләнгән иде. Луиза ханымнын тәккә генә йөрмәвен белә идем. Минем Бутлеров урамындагы клиникада күзгә операция ясату планымны Луиза ханым—һөнәре буенча врач—челпәрәмә китерде
—Гариф абый, сез һәм Шәһидә апа—заманында Рәшитне сыендырган кешеләр. Баулыга барып кайтыйк әле. Анда ана музей ачалар. Сез бит халык язучысы. Рәшитнең, шагыйрь буларак, үсүенә ярдәм иткән әдип
—Минем күзгә операция ясар чак житге бит Юкса. Рәшиткә бик теләп барыр идем. Ул сонгы елларда шагыйрь булып та, сәясәтче булып га бик нык үсте. Минем тырышканнарны җилгә очырмады
—Кайда ясатмакчы буласыз операцияне?
—Бутлеров урамындагы клиникада булыр инде
—Яхшы. Чабаксарда яки Мәскәүдә түгел икән
—Юк. мин андый жиргә барырга теләмим Туган жирдә булуы хәерлерәк.
—Алайса, мин үзем ясатам сезгә операцияне
—Кайда?
—Тимер юлчылар больницасында минем дустым Резидә Галиуллина Шәүкәтовна эшли. Бик яхшы окулист. Шунын белән үзем сөйләшәм
—Ул риза булырмы?
— Мин әйткәч, риза булыр.
—Ә Баулыга кайчан барасы?
—Озакламый китәбез...
Баулыда очрашуларда булып кайтканнан сон бер атна үткәч без Луиза ханым белән Тимер юлчылар хастаханәсенең капка төбендә очраштык
Төгәл кеше булып чыкты Луиза ханым Тугыз туларга ун минутта ул капка төбендә иде инде. Тоташ ак күлмәктән, ак эшләпәдән—аны танырлык та түгел. Яшәреп тә киткән дип әйтимме’
Хастаханәгә кердек Ак халат бирделәр Луизага да. мина да Тапочкалар—үкчәсе тапталган, бар җирдәге кебек -Без минем коллегама керәбез, рөхсәт ит»,—диде Луиза ханым, ишек төбендә утыручы ак халатлы апа. пропуск сорагач.
Безне икенче катта 33-36 яшьләрдәге юка гәүдәле ханым каршылады Ул да ак халаттан, биек ак калпактан. Аксыл чырае ягымлы, көләч иде Елмаеп исәнләште.
Минем спсцклиникада биргән язуларны озаклап каршы Бу кечкенә кысан бүлмә иде Аннары минем иякне ниндидер аппаратына куйдырды, маңгайны терәттерде. Күзне туры карарга, өскә күтәрергә, аска төшерергә кушты. Мин боларны төгәл үтәдем. Аның кояш кебек нур төшергән уты күзне чагылдыра иде. түшем
Шушы гамәлләрне үтәп бетергәч, ул минем иякне һәм маңгаймы приборыннан алдырды.
__ 0йе, катаракта.—диде—Басымы югарырак—-5. кирәк—-0 Өлгереп җитмәгән Дүрт-биш атнадан өлгерә Июль азакларында килерсез
Резидә Шәүкәтовна безне. Шәһидә белән мине, татар гадәте буенча, ишек төбенә кадәр озатып кунды
-Нигә оздтгы УЛ безне’-диде Шәһидә
-Чыннан да киттеләр микәнне белү өчен, -дидем мин. шаяртып
Шәһидә көлмәде, шаяртканны чынга алды буган
Хәтер—үземнен дә тишек капчык хәзер, кайда шаяру, кайда хак сү г сейлаганне белер чал юк Ул гынамы але’ Бер минут лчендә ниләр сөйләшкәнне дә оныта башладым
Мин Луиза ханымның чын кеше икәнен Баулыга барганда ук аңлаган идем инде. Ире Рәшит Әхмәтжановның поэзия көннәрен нинди итеп оештырган ул. Музее мәгънәле булсын, шагыйрьнең мәшһүрлеге ачылсын өчен күпме көч салган! Өстәвенә—ярдәмчел, кайгыртучан. Инде менә бу юлы минем күземне тизрәк төзәтергә теләп, Тимер юлчылар хастаханәсенә алып керде, ахирәте Резидә Галиуллина белән таныштырды. Вакытын кызганмыйча, үзенен килүе (эштә бит!) анын ихласлыгын тагын бер тапкыр раслады.
Мин күземә операцияне Тимер юлчылар хастаханәсендә, бары тик шунда гына ясатырга дигән ныклы карарга килдем.
4
1996 елның 2 сентябрендә мине Тимер юлчылар хастаханәсенә салдылар. Ул безнен янда гына. Җәяүләп биш минут барасы. Мин әле операцияне алай тиз булмас дип уйлаган идем, ялгышканмын. Иртәгесен сәгать сигезләр тирәсендә Резидә Шәүкәтовна килде һәм операциянең бүген ясалачагын әйтте. Ул чиксез дулкынланган, озынча аксыл битенә алсулык капкан. Ак халат анын нәфислеген аеруча сиздереп тора, озын ак калпак алсулык йөгергән чыраен балкытып ук җибәргән иде.
—Мин, әлбәттә, дулкынланам, —диде ул. Күкшел күзләрендәге ихлас-лыгы, буй-сыны белән берләшеп, аны ихтирамлы итәләр иде. Ихласлык һәркемгә килешә. —Мин бит операцияне рядовой кешегә ясамыйм...
Операция бүлмәсендә ике ир-атның ыгы-зыгы килеп йөргәннәре, беләккә укол кадаганнары гына истә калган, башкасын хәтерләмим, онытылганмын...
Күземне ачкач:
—Нишләп ясамыйсыз инде операцияне?—дидем.
—Ясадык инде...—диде хатын-кыз тавышы.
Мин аның Резидә Шәүкәтовна икәнен аңладым. Көйле, йомшак тавыш иде ул.
Ун күзне марля белән бәйләгәннәр. Аннары мин йоклап киткәнмен. Реанимация бүлмәсенә керткәннәр.
Уянганда, минем янда Шәһидә утыра иде.
—Бәгырькәем, ясадылармы?—диде, марля бәйләгән күзгә карап торды, берәм-берәм кулларны тотып карады, табибә кебек, көйле йомшак тавыш белән әйтте.—Кулын әйбәт. Җылы. Чалкан ятып торырга куштылармы?..
. .Резидә Шәүкәтовна бик тә шәфкатьле булып чыкты. Мин үзебезнең бүлмәгә кайтуга ук кереп җитте, хәлне сорады. Аннары Шәһидәнен кан басымын үлчәде. Куркынып әйтте:
-220 дә 110!
—Минем нормальный кан басымы—170 тә 100 була,—диде Шәһидә.
— Мин сезне мондый югары басым белән больницадан чыгара алмыйм,—дип хатынымны минем белән янәшә салып та куйды. Анда буш койка бар иде. Шулай итеп, без Шәһидә белән бер палатада булып чыктык.
Операция ясагач, ин мөһиме—авыруны карау-багу. Әнә, Шәйхи абый Маннур, карый-бага белмәүләре аркасында, ике үпкәсенә дә салкын тидереп, үлеп китте. Мин аны вакытсыз үлде дип саныйм. Югыйсә әле ул үләсе кеше түгел иде, миңа, операция ясатмыйм, анда авыру бага белмиләр, дигән иде. Күрәчәге булгандыр инде...
Мин ул яктан бәхетле булдым: беренчедән, хатыным янымда, икенчедән, Резидә Шәүкәтовна күзәтеп кенә тора. Ул мина гел чалкан ятып торырга кушты. Анын кушканын төгәл үтим. Әмма мин хастаханәгә кайчан гына ятсам да. эч пошудан, йә шигырь язам, йә рәсем ясыйм. Бу юлы да, тәрәзәдән карап, безнең бинанын колонналы почмагын ясадым.
Ул саргылт төстә иде. Минем фломастерым бар, өйдән үк, кирәге чыкса дип алып кергән идем, кәгазьдәге (көндәлектәге) рәсемне саргылт төскә буядым Мактану гадәтем буенча, рәсемемне башта Шәһидәгә, аннары Резидә Шәүкәтовнага күрсәттем, бик йомшак табигатьле, берәүгә дә зыян эшләми торган Рәшидә сенлебезгә—шәфкать туташына да күрсәтеп мактанырга уйладым. Алар, минем күнелем боекмасын өчен, тел шартлатып, хәйран калып торган булдылар.
Рәшидә, җитәкчесе Резидә Шәүкәтовнадан аермалы буларак, түгәрәк битле, ифрат йомшак холыклы. Резидә Шәүкәтовнаны да йомшак түгел дип әйтеп булмый, ләкин ул рәхәтләнеп көлә ала, шаян сүз әйтә ала, кирәк икән, тапкыр сүзе белән үзен яклый белә, сине хур итеп куярга да күп сорамый. Кыскасы, икесендә ике төрле холык. Рәшидә сенлебез минем күзгә дару салырга килә:
— Гариф абый,—ди ул, йомшак кына итеп,—күзегезне йомгалап торыгыз, яме. —Көнгә өч тапкыр дару сала, өчесендә дә йомшак-монлы итеп дәшә. Ул әле, минемчә, кияүгә чыкмаган. Бөтен хәрәкәтендә шул сизелә. Тавышы сагышлы...
Рәхәтләнеп көлә торган Резидә Шәүкәтовна бер көнне сөмсерләре коелып керде. Мин куркып:
—Ни булды?—дип сорадым.
—Шәфкать туташыбыз кияүгә чыга!
—Моңа бит сөенергә генә кирәк!
Резидә Шәүкәтовна дәшмәде, чыгып китте. Икенче көнне Рәшидә сенлебез күзгә дару салырга кергәч, сорадым.
—Нәрсә, шәфкать туташы кияүгә чыгамыни"’
Рәшидә кып-кызыл булып кызарды, түгәрәк битенә тимгелләр чыкты, авыз эченнән нидер әйтте, мин аяламадым
Резидә Шәүкәтовна хәл белергә кергәч, тагын ана каныктым —Кияүгә чыга дип кайгырып йөрисез. Чыкса, ни була?
—Их, Гариф абый, мин бит ин булдыклы ярдәмчемне югалтам.
—Ничек югалтасыз9 Ул эштән китәмени?
—Китә инде, китә... Җиде айдан декретка чыгар, аннары ике ел бала багып утырыр.
Шәһидә, кан басымы бераз көйләнгәч, бакчабызга китеп барды һәм дүртенче көнне генә кайтты. Төянеп минем янга керде Шундук Резидә Шәүкәтовна да кереп җитте
—И Шәһидә апа, Гариф абый сезне сагынып үлә бит инде Әнә шигырь дә язды,—диде
Безнең мөнәсәбәтләргә катнашуы анын үзен күрсәтергә теләвеннән түгел, ихлас булуыннан иде. Әйе, мин анын чын күнелдән йөрүен бер күрүдә аңладым Унбер ел эшли инде ул күз табибәсе булып, ике меннән артык операция ясаган Түрәме-юкмы—ул бар кешене дә тигез күрә, анын өчен адәм баласы бер, ул күзенә операция ясаган кешенен күрә алуын кайгыртырга тиеш. Боларны миңа ул үзе түгел, шагыйрь хатыны Луиза ханым әйтте. «Резидә, Япониягә барып, нинди эшләр эшләве турында доклад ясады, тиздән аның доклады япон телендә басылып чыгачак». - дип тә өстәде
Минем ана ышануым арга төште
Күз күрә, көндез марля капламыйча йөрим, күз уртача күрә, мин аны картлыктан дип беләм «Киләчәктә отыры яхшыра барачак».—дип Резидә Шәүкәтовна мине тынычландыра, мин аңа чын күңелемнән ышанам Ул Мәскәүдә медицина фәннәре кандидаты дигән дәрәҗә алу өчен диссертация яклаган. Үзсбезнекеләр яклатмаган, яһүдләр яклаткан Шуна күрә ул Мәскәүгә барган да! Боларны да мина Луиза ханым сөйләде
5
үген шимбә. Врачлар юк, шәфкать туташлары—кизү торганнары гына— йөри.
Көтмәгәндә палатага Резидә Шәүкәтовна килеп керде. Сәгатькә күз төшердем—унынчы ярты. Бакча киемнәрен киеп алган, өстендә чалбарлы джемпер, килешеп тора.
—Бүген ял көнем, дежур көнем түгел, сезнең өчен килдем,—диде.
—Йа ходаем, нигә шулхәтле мәшәкатьләнәсез? Мине авыр хәлгә куясыз бит... —дидем уңайсызланып.
—Мин операциядән чыккан барлык авыруларыма да ял көне киләм.
—Рәхмәт инде, изге кеше икәнсез.
Минем күзне озаклап юды, уң күз янындагы калку сөяк тиресенә укол кадады, милисә үләнен чәй итеп кайнатып эчерде.
Тизрәк терелүемне теләп кайтып китте.
Сәгать уникедә оныгым Һидая килде. Сары чыпчык баласы. Салам чәчләре җилкәсенә таралып төшкән. Ул хәзер инглиз мәктәбенең соңгы сыйныфында укый. Ике букет чәчәк китергән. Берсе—миңа, берсе—дәү әнисенә. Уза гомер—әле кайчан гына безнең белән бакчага теркелдәп йөри, кул арбасы яныннан йөгерә иде. Мин аның хезмәт ярата торган булып үсүенә сөенәм. Бакча йортының чоланына бервакыт, әле Һидая өченче сыйныфта чакта, ап-ак чәчәктәге алмагач ясаган идем. Бер квадрат метрны Һидаягә дә бүлеп бирдем. Мин теләгәнчә үк итеп ясап чыккан, кешелеккә кия торган күлмәген дә буямаган иде. Шуннан сон дәү әнисе аны рәсем мәктәбенә илтеп бирде. Мәктәптә ул шәп укыды, юморлы булып чыкты, әллә ниткән әкәмәт колак мендәрләре, чәйнек каплагычлар ясап китерде безгә, кәгазьгә ясаган чәчәк рәсемнәре белән куандырды, майлы буяу белән картина язды. Анын шаян рәсемнәрен, академик Харис Якупов сүз башы белән, «Салават күпере» журналы бастырып чыгарды. Безнең өйдә язучылар гына түгел, рәсем белән мавыгучылар да байтак шул. Минем генә мавыгуым җитмәгән, Һидаянең әнисе Наилә рәсем мәктәбен бетерде, улыбыз Рәшит рәсем мәктәбендә укыды, ә Һидая, әнисе белән бергәләп, ике күргәзмә оештырды...
Якшәмбе көнне дә кеше өзелеп тормады. Иртәнге якта Тимерхан Борһанов килде. Тәбәнәк буйлы булса да, чүкеч кебек таза ир, минем кордаш, җитмеш берен тутырган чибәр карт үзләре бакчасының алсу алмасын, күп итеп көньяк җимеше—банан китергән иде. Кече улы Рафис турында, аның Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаковның урынбасары булып билгеләнүе турында иркенләп сөйләштек.
Инде шуның белән бетте дип торганда, Мәхмүт Әхмәтҗанов килде. Фасонлы киенүнең аргы ягына чыккан фырт бу юлы да чибәр иде. Чытыр ак күлмәк, өр-яңа чуар галстук, күз явыңны алырдай зәңгәр костюм. Аңа һич тә 68 яшь бирерлек түгел. Эчми-тартмый. «Эшләгән яхшылыгы да шуннан артмый»,—дияр иде Әхмәт Исхак булса. Ул көне-төне яза. Язганында мәгълүмат күп була. Каян җыеп бетерә ул аны?! Мәхмүт сәер кеше. Әкрен сөйләшә, берәүне дә яманламый, әйләнә-тирәсендәгеләр белән конфликтка керми, уклау йоткандай, төз катып йөри, әмма... милләткә кагылсалар, самавырдай кайнап чыга. Эпитетларын да таба, хурлык баганасына кадаклап та куя.
Дөнья хәтле җиләк-җимеш төяп килгән. Алмасаң, үпкәли. Кая куеп бетерергә инде аларны?
Мәхмүт белән кочаклашып күрештек тә, кочаклашып аерылыштык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, кайткач сөйләшербез, дидек.
Мәхмүтне озатып та бетермәдем, Һидаям тагын килде. Миңа Мәскәүдә чыккан китабымны алып килгән.
Б
—Каян алдың моны? Ул бер җирдә дә юк бит инде...—дим.
—Аны бер картка бүләк иткән булганнар. 1979 елны. Карт пенсиягә чыккач, бүләк китапларын калдырып, башка фатирга күчкән. Культурасыз кешеләр ул китапларны урамга чыгарып ташлаган Менә шулар арасыннан бер кочак китап жыеп алдым—үземә кирәклене. Синен Мәскәүдә урысча чыккан «Клад»ың да бар иде араларында
И сөендем дә сон оныгыбызның мәгънәле һәм туган жанлы булуына!
Кичке алтыда безнен гаилә дусларыбыз Әхмәт Гадел, анын хатыны Зөлфия, оныклары Әнвәр килде. Күп итеп өчпочмак пешереп китергәннәр Помидор, боржом суы. Ике-өч яшьлек Әнвәргә шашка тактасын тоттырдык та. «Шашкаларын тез шуңа»,—дидек.
Өчпочмакны ашый-ашый, сүз куертып җибәрдек.
Зөлфия аз сүзле, ул Шәһидәнен яшь чагына охшаган, ләкин ул чибәррәк бугай, хәер, анын яшендә кем дә чибәр була.
— Ринат Мөхәммәдиев сина күп итеп сәлам әйтә, үзе килә алмый, каядыр бик ашыгыч чакырганнар—Әлмәткәме, Мамадышкамы, сайлаучылар белән очрашырга —диде Әхмәт.
—Мамадышкадыр, сайлаучылар белән очрашырга булса. Мин Мама-дышта, аны депутат итеп сайлар алдыннан ышанычлысы булып йөргән идем.
Мин шунда үземнең СССР Верховный Советына депутат булып сайланган чакларымны искә төшердем Ышанычлым Илгиз Хәйруллин иде Ул заманда Илгиз обкомнын инструкторы иде. Без ана Илгиз дип кенә дәшә идек, хәзер ул «Илгиз Кәлимуллович» булды Шулай дәшәргә туры килә хәзер. Ләкин ул үзгәрмәде, элеккечә үк чандыр, элеккечә үк гади булып калды. Элек тә акыллы иде, хәзер дә акыллы. Минем ышанычлым булып йөргәндә, ул миңа әйтте: «Гариф абый, бүген телдән сөйләдең, иртәгә язып сөйләрсең инде, яме»,—диде
Мин ул чакта аңлап җитмәгәнмен:
— Ник, мин начар сөйләдеммени? —дип Илгиздән сорадым
—Юк, син бик әйбәт сөйләден. шулай да язып сөйләү кирәк булыр
Мин бу сүзләрнең мәгънәсен хәзер генә төшендем. Безнен өстән шикаять керүе мөмкин ләбаса алай сөйләделәр, болай сөйләделәр, дип Акланыр өчен кәгазьне чыгарасын да күрсәтәсең. Алай түгел, болай ул. арпа түгел бодай ул!
Әхмәт Гадел белән гаилә хәлләрен, минем күзгә операция уңышлы ясалганмы-юкмы икәнен сөйләштек, мин шагыйрь дустыма «Багышлаулар» дәфтәреннән берничә шигырь укыдым.
Дару-сәдәфләрне йоттым, су эчтем. Температураны үлчәделәр—норма, 36,3 градус. Ул арада Резидә Шәүкәтовна килеп керде Башка чакта ул уннар тирәсендә керә, бүген—сизенгәнме—сигездә үк килеп керде Приборларыннан күзне карады, кемнәр килгәнен сорашты. Минем күп кеше кабул итүемә, шигырь язуыма, рәсем ясавыма үпкәләгәндәй булды Ләкин ул бик тактлы. Бу сүзгә «әдәпле» сүзе күбрәк туры килә бугай Күләгә кунган чыраеннан мин шуны аңладым.
—Мин сезгә юкка әйттем бугай, бераз язарга ярый, дип... әйтергә кирәкми иде Ә сез арттырып җибәрәсез,—диде ул көйле тавышы белән — Кеше китерүне туктатам, вахтага әйтеп куям Гариф абый, сез бит минем эшемне юкка чыгарасыз Сез дәрәҗәле, исемле кеше, сезнен күз бозылса, «ә-ә-ә, халык язучысының күзен бозучы Резидә Галиуллина икән» диячәкләр...
Бу сүзләр минем үзәгемне өзеп алды
— Күз., ни... бозылмагандыр бит.’
—Бозылуын бозылмаган да... Әйдәгез, күзегезнең басымын киметәбез Күзне, сез әйтмешли, әлҗе-мөлҗе килүдән туктатабыз,—дип күз төбендәге
калкынчага һәм керфек төбенә укол кадады. Шәфкать туташы, чая хатын, савырга ике укол шапылдатты.
Хәлләр рәтләнде, күз аллары әлже-мөлже килүдән туктады. Резидә Шәүкәтовна мине култыклап палатага чаклы озатып куйды. Мин анын «тырышлыгын юкка чыгармаска* күңелемнән ант иттем. Шәһидә килгәч, ниләр булганны ана да сөйләп бирдем.
—Әйттем мин сина Резидәнен тырышлыгын юкка чыгарасын, дип! Әтисе, язмый тор инде, зинһар. Язмый торганнан үлмисен бит.
—Ярый, синеңчә булыр: язмый торырмын. Тик шунын белән генә эш бетсә...
Шунын белән генә эш бетмәде. Радиодан соңгы «Хәбәрләр»не тынлап утырганда. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллиннын, министр булудан азат ителеп, Норлат районына хакимият башлыгы итеп билгеләнүен белдем.
—Бик әйбәт кеше иде. Кайнарлыгы подводить иткәндер инде,—дидем борчылып —Без бит аның әнисе янында Апазда да булдык. Әнисе мактап бетерә алмый аны, «Фатыйхым» дип кенә тора...
—Сибагатуллин өчен юкка борчыласын, әтисе. Дүрт-биш ел эчендә Норлатны Республикага әйләндереп кайта әле ул. Менә шушы тиле әйткәние диерсен.
Хатын белән бәхәскә керү—арслан белән сугышудан да хәтәррәк. Шуна күрә авызны ачтым да күзне йомдым.
Ләкин шомлану бетмәде. Гәзитләрдән Нил Гафур улы Юзеевнын вафат булуын белдем. Әлеге хәбәр яшен суккандай тәэсир итте. Зур укымышлы иде, юаш холыклы. Шигырь төзелешен тикшергән акыллы китабы өчен Тукай бүләген алды. Гази абый Кашшаф куйдырткан иде аны бүләккә. Мин яклаган идем. Биектау районынын Сасмак авылы зиратына күмгәннәр. Шунда йорт сатып алып яшәгәннәр. Әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын...
Мин көне буе күнелсез йөрдем. Нигә күңелсез булуымны Резидә Шәүкәтовнага әйтмәдем. Болай гына, дидем. Кичке дүрттә, укол кадагач мин аннан сорап куйдым:
—Кайчан чыгарасыз мине?
— 17 сентябрьдә булыр, ахрысы 18 ндә сезнең туган көнегез бугай. Өйдә рәхәтләнеп ял итәрсез Шулай да... өйдә рәхәтрәкме, мондамы?
— Биредә., башка хастаханәләрдән аермалы буларак, дару исе анкып тормый...
Минем туп-туры җавап бирмәвемнән Резидә Шәүкәтовна көлеп җибәрде, аннары моңсуланып:
—Мин сезне сагынырмын,—диде.
—Сагынмасагыз, үпкәләрмен,—дидем мин, шаяртып.
Резидә Шәүкәтовна елмайды. Рәшидә сенлебез әңгәмәне тыңлап тора иде, ул тыныч калды Мин Рәшидә турында уйлап ялгышканмын, ул түгел, системалар куючы гүзәл кыз Гүзәлебез кияүгә чыга икән лә!
Бераз тын торгач Резидә Шәүкәтовна тирән итеп бер сулыш алды да: —Шәһидә апа—дөнья бәясе кеше. Сез аны үртәмәгез, яме? Ул—бик ранимая Андый гомер юлдашын көндез чыра яндырып эзләсән дә таба алмыйсын!—диде.
«Их. бу сүзләрне Шәһидә үзе ишетсен иде»,—дип уйладым мин.
6
еләсә кайсы хастаханәгә килеп керсән, ин әүвәл борынга дару исе бәрелә Тимер юлчылар хастаханәсенә керү белән мин аптырап калдым. Анда дару исе бөтенләй юк. Чөнки санитаркалар, җыештыручылар
Т
идәннәрне хлорлы чүпрәк белән көнгә өчәр-дүртәр тапкыр юып торалар. Монда тәртип шулай куелган. Ак калпаклы, чытыр ак халатлы санитаркаларны табибәләрдән, шәфкать туташларыннан аерып алып булмый. Син аларга ихтирам белән юл бирәсен, матур итеп исәнләшәсен.
Хастаханәдән чыккан көне үк кич белән Резидә Шәүкәтовна безнен өйгә килде. Төянеп килде.
—Бәйрәм ясыйбызмы-юкмы?— дидем мин.
—Ясыйбыз,—диде Резидә Шәүкәтовна —Без Гариф абый белән шампан эчәбез. Ш ә һи дә апайга бер рюмка коньяк,—дип сумкасыннан ике шешә, бер тартма конфет чыгарды —Гариф абый тост әйтсен!
Минем тостым әзер иде.
—Бервакыт шулай гаилә дустыбыз Рәсүл Гамзатовка килдем дә «Сез әниләрне саклагыз» дигән бик шәп поэма язгансыз. Без, татар язучылары, шуның өчен рәхмәт белдерәбез»—дидем «О, кадерлем Гариф,—диде мина Рәсүл Гамзатов,—мин үзем дә беләм шәп поэма язганымны Менә шуны син югары трибунадан әйтсән, йөрәккә сары май булып ягылыр иде»
Кадерле Резидә Шәүкәтовна, сезгә мен рәхмәт, кул-аягыгыз сызлаусыз булсын. Мин моны хатыным Шәһидә бар җирдә, ягъни югары трибунадан торып әйтәм. Сезнен саулыкка!
КҮЗ НУРЫМНЫ КАБЫЗУЧЫГА
Шигырьне Резидә Шәүкәтовна моңаеп тынлады. Мин аның хакында әсәр язачагымны әйттем, сораша башладым. Әсәр язуга ул каршы килсә дә. мин сораган сорауларга жавап бирде
—Әтиегез, аңлашыла. Шәүкәттер инде Чөнки сезгә «Резидә Шәүкәтовна» дип дәшәбез. Кайда эшли, кем булып9 Әһә. институтта доцент Ничә яшендә. . 1930 елгымыни9 Миннән биш яшькә яшьрәк икән Энегез бардыр инде?
—Ә сез каян белдегез?
—Акыллы кеше бер бала белән генә туктамас Икенчесе—мотлак—ир бала була. Күп кешенеке шулай.
—Әйе, дөрес сукалыйсыз: энем бар Искәндәр исемле.
—Әниегезнең кем булуын әйтмәдегез?
—Әнием Румана исемле, жәннәт җимеше дигән сүз бугай. Хирург булып эшли.
Ул китәргә ашыга башлады
Хәзер сәгать кичке жиле Дәрвишләр бистәсенә тикле кайтып җитәсе дә. ял итәсе дә бар анын Иртәгә сәгать тугызла тагын эш башлыйсы ич' Без аны кыстамадык Кыстата торган холкы юклыгын, эшенә төп- төгәл йөрүен, намус белән эшләвен белә идек
Озатканда анын кулын үптем
1996-1999 е.иар