«КЕМНӘР БАР ДА, КЕМНӘР ЮК!..»
Бу фоторәсемнең төшерелүенә 34 ел Юбилей түгел түгелеп. Шулай да гыйбрәтле 51 әдип бу рәсемдә, һәркайсы әдәби хәрәкәттә актив катнашкан, рухи тарихыбызда эз калдырган кешеләр, һәрберсе турында бит-бит мәгълүмат-мәкалә язарга мөмкин. Мәрхүмнәре турында да. исәннәре хакында да Ә атар арасыннан бүген исән-саулары фәкать 11 генә кеше. Димәк, кыры! ы гүр иясе Шәхси архивымда сакланган бу рәссмге карадым да. уйланып калдым «Кемнәр бар да. кемнәр юк! •
1966 елда алдырылган рәсем Фотонын авторы—Таһир Ильясов Заманында Бауман урамындагы Тукай клубында үткән әдәби кичә-лыелышлардан сон. күпмедер
әдин язучыларны «карточкага» төшереп йөргән кеше Ул үзе язучы да. әдәбиятчы да түгел, о зак еллар Казан университетының эксперименталь-фонетика лаборатория-сенен
хезмәткәре булып эшләде. Хәтердә: өчаяклы фотоаппаратын зал уртасына урнаштырып, кирәк кешеләрне сәхнәгә тезеп, утыртып куя иде. Сәеррәк күренсә дә. хикмәтле кеше булган икән. Тарих өчен бу кичәнең, бу мизгелнең кирәк икәнен күпләргә караганда яхшырак аңлаган икән Таһир ага! 15 еллар элек ул да вафат булды. Авыр туфрагы жиңел булсын!
1965 еллар Бу—безнең буынның—Р. Харис. Г. Рәхим, Р. Мингалимов, Р. Гаташ, Рәшит Әхмәтжанов һәм тагын кайбер шагыйрьләрнең әдәбиятта буын ныгыткан чагы. Без Тукай клубындагы кичәләрнең даими катнашучылары булсак та, бу фоторәсемгә эләкмәгәнбез. Бәлки, «бу карт-коры» белән фоторәсемгә төшергә атлыгып та тормаганбыздыр, бәлки, яшьлекнең бүтән учакларына ашыкканбыздыр . Ә, бәлки әле (монысы дөресрәктер!) безнең бу төркемдә булуны теләмәгәннәрдер дә Ул чакта, хәтта бик теләсәң дә. өлкәннәр төркеменә катнашып китеп булмый иде. Табигый тәртип бар иде, олыны—олы, кечене кече итү тәртибе бар иде Хикмәт рәсемдә безнең буын вәкилләренең булу-булмавында түгел. Болай да. шул чор шәхесләренең тулы бер галереясы биредә. Гомумән, бу фоторәсемгә тулаем комментарий бирүавыр. Шуңа күрә, рәсемдәге шәхесләрнең. Язучылар берлегенә, бигрәк тә, «Казан утлары» журналына катнашы булган кайберләре турында гына шәрехләп үтәсем килә. Әлбәттә, бу очракта Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, X. Туфан, Ә. Ерикәй. С Хәким. М. Әмир. Г. Кашшаф, X. Госман, А. Расих, X. Вахит. Н. Дәүли, Г. Ахунов. 3. Нури, Р. Мостафин, Ш Галиев кебек мәгълүм шәхесләр турында тәфсилләп әйтү артык булыр. (Аларның күбесе ул заманда «Совет әдәбияты» дип чыккан журналыбызның мөхәррирләре, редколлегия әгъзалары!) Шуна күрә, бу тарихи фотодагы, хәзерге әдәби даирәгә, бигрәк тә яшьрәк буынга аз билгеле булган кайбер әдипләр турында гына берничә сүз язып үтәсем килә
Башлыйк өске рәттән. Сулдан уңда—беренче Яхья Халитов—Тәтеш районынын Үтәмеш авылында туган. 50 еллардан башлап, төрле елларда, безнен журналда 20 еллап хезмәт иткән кеше. Нигездә, проза бүлегендә эшләде, телне яхшы белгән таләпчән редактор иде Остатәржемәче. Хәзер—пенсиядә. Шул ук рәттә. мәшһүр И. Салахов белән янәшә (рәсемдә өченче)—егет кыяфәтле Малик Хәмитов. Яшел Үзән районынын Күгәй авылыннан 25 ел буе «Казан утлары» («Совет әдәбияты» заманында да) журналында хезмәт иткән кеше. Очерклар һәм публицистика бүлегендә мөдир.булды 1983 елны вафат Шул рәттән бишенче—Мәсгут Шарифуллин Башкортстаннын Ярмәкәй районыннан 1965—66 елларда СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры иде. Анын белән рәттән (рәсемдә алтынчы)—Вил Ганиев Норлат егете 60 еллардан башлап гомере буе диярлек СССР Язучылар союзында тәржемә эшләре буенча жаваплы эштә булды. Әдәбият институтында да укытты. Г. Тукай. М Гафури, Ә. Фәйзи, С. Хәким әсәрләрен русчага тәржемә итте Хәзер М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында өлкән сотрудник. 50 еллар ахырында ике елдан артык безнен журналда эшләгән. Фотода тугызынчы—Мәжит Рафиков Башкортстаннын Күгәрчен районыннан. Үзенчә кабатланмас әдип. Рус һәм татар телләрендә иркен ижат итте. Дөнья әдәбияты классикларыннан үз телләрендә сәгатьләр буе яттан шигырьләр укый ала иде. Фронтовик. Сугыштан инвалид булып кайта. 50 еллар ахырында журналыбызның тәнкыйть бүлегендә эшли. 61 яшендә, 1986 елны вафат. Шул ук рәттә—уннан өченче— Касыйм Фәсәхов. Берничә шигырь китабы авторы. 70 елларда Татарстан китап нәшриятында баш редактор булып эшләде. Тарих фәннәре кандидаты. Казан финанс- экономика институты доценты. Өстән икенче рәткә күчик. Сулдан дүртенче—драматург Шамил Шаһгали. Фронтовик. Озак еллар Татарстанның Чирмешән районы үзәгендә тел һәм әдәбият укытты. 1987 елны вафат Аның белән янәшә—драматург Зәйни Шаһиморат Оренбург өлкәсенең Кондызлы Тамак авылыннан. Озак еллар халык ижаты йорты директоры булып эшләде Шул ук рәтнең иң ахырында—Н Юзиев белән Б. Гыйззәт уртасында—Роберт Бикмөхәммәтов—әдәбият галиме, профессор. Мәскәү университетында СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире Үз вакытында «Казан утлары»ында да хезмәтләрен бастырды Ил күләмендә дәрәжәле галим иде
Аңлатманы дәвам итеп булыр иле дә. житеп торыр. Сүз озын—гомер кыска. Шулай да. алга таба да мондый характердагы хәтер-язмаларны журналыбыз рубрика-сында урнаштырып барырбыз дип уйлыйм. Хәтер—киләчәк өчен кирәк