Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕ ЯКТЫ ИДЕ...


ХӘСӘН ХӘЙРИНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри 1910 елнын февралендә хәзерге Казакъстаннын Уральск өлкәсендәге Чапай поселогында туа. Сигез-тугыз яшьтә ул әти-әнисез кала, 1925 елнын көзенә кадәр Уральскидагы балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем ала. Аннары рабфакта укый, бераздан Ждекта казакъча чыга торган «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшли. Яшь Хәсән Кузнецк металлургия комбинаты төзелешендә катнаша, бу хакта «Кузнецк төзелеше кешеләре» дигән күмәк китапта анын да язмалары урын ала. Ул чорда анын көндәлек матбугатта дистәләрчә очерклары, хикәяләре, шигырьләре басыла. Бу әсәрләр 1934 елда аерым китап булып дөнья күрә.
1934 елда Хәсән Хәйри Казанга килеп, икееллык укытучылар институтына укырга керә, аны тәмамлагач башта «Уку ударнигы» исемле газетада, аннары «Совет мәктәбе» журналы редакциясендә эшли. Булачак галим шулай ук Татарстан дәүләт нәшриятында. Татарстан Язучылар берлегендә дә хезмәт итә Шул елларда анын әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге башлана Ул урта мәктәпләр өчен әдәбият буенча дәреслекләр яза, 1941 елда үзенен «Эзләнүләр» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган беренче җыентыгын чыгара.
1942—1943 елларда ул Тел. әдәбият һәм тарих институтында, ә 1944 елнын январеннан 1948 елга кадәр партиянен өлкә комитетында инструктор булып эшли, аннары якадан «Совет мәктәбе» журналына редактор вазифасына кайта.
Сугыштан сон Хәсән Хәйри ижади эшчәнлеген аеруча активлаштыра. Һади Такташның тормышын һәм ижат юлын өйрәнә, шул хакта монография бастыра. Башка әдипләрнең иҗаты да бу галимнен игътибарын еш тарта. Хәсән Хәйри шулай ук татар әдәбиятына багышлап Казанда һәм Мәскәүдә басылган күпсанлы күмәк хезмәтләрдә дә катнаша, энциклопедик җыентыклар очен аерым мәкаләләр яза Анын «Ижат чишмәләре» (1975). «Язучы һәм тормыш» (1979). «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылган «Һади Такташ» (1984) һ б. китаплары бар.
Галим һәм тәнкыйтьче бик күп әдипләр хәтерендә якты күнелле. гаять кешелекле, ярдәмчел шәхес буларак саклана