Логотип Казан Утлары
Публицистика

Имеш-мимеш түгел


«Мин хәзер керермен—көтегез»
1937 ел. Шәхес культынын чәчәк аткан мәле. Язучылар да бер бер артлы югала торалар. Кави Нәҗми 2 июньдә. Галимжан Ибраһимов 29 августта. Галимҗан Мөхәммәтшин белән Ибраһим Сәлахов октябрь аенда кулга алыналар, декабрьдә Мирсәй Әмиргә «чират» җитә
Кави Нәҗмидән сон, Татарстан язучылар берлегенең җитәкчесе итеп Ләбиб Гыйльмине билгелиләр. Ул искиткеч активлык күрсәтә, «халык дошманнарын» фаш итү җыелышлары үткәрә, ялкынлы нотыклар сөйли, язучыларны үз араларындагы •дошманнарны» күрмәүләре, гамьсез булулары өчен гаепли Шундый җыелышларның берсендә швейцар кереп Ләбибне чакыра. Ләбиб Гыйльми язучыларга.
—Иптәшләр, мин тиз генә чыгып керәм, сез фикер алыша торыгыз,—дип чыгып китә.
Язучылар сүзсез генә, шомлы уйларга чумып. Ләбибне көтәләр Шактый озак утырганнан сон, ин өлкән язучы Шәриф Камал.
—Озаклады Берәр хәл булмадымы икән? Берегез чыгып белешегез әле,— дигәч, кемдер швейцар янына барып килә. Хәрби киемле ике кеше Ләбиб Гыйльмине •кара машина»га утыртып алып киткәннәр икән
Бу хәл 1937 елның 21 сентябрендә була.
Батыйның икенче мәртәбә Мәскәүне алуы
1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелде Татарстан делегациясен Татарстан Югары Советы рәисе Батыев җитәкли
Шул уңай белән рухланган башкаладагы татар җәмәгатьчелеге һәм зыялылары Мәскәүдә татар газеты чыгаруны тергезү (утызынчы елларда андый газет бар иде), әдәби-нәфис һәм ижтимагый-сәяси журнал нәшер итү, сугышка кадәр татар мәдәнияте үзәге урнашкан Асадуллаев портын кайтарып бирүне сорап Үзәк Комитететка мөрәҗәгать итәләр Мондый үтенечләр Мәскәүдә яшәүче татарлардан да алына Аларны укыгач Мәскәү түрәләреннән кемдер -Батый ханның икенче мәртәбә Мәскәүне алуына юл куймаска кирәк»—дип әйткән, имеш
Америкалы Гөлнар белән очрашу
1972 елның жәендә Казанда АКШган килеп халык хужалыгы күргәзмәсе оештырдылар Бу вакытта мин дә Казанга килгән илем
Күргәзмәгә кергәч, экспонатларны карый-карый. кеше күбрәк җыйналган урынга килеп житгем АКШтан килгән гидлар саф татар телендә сөйләшә
Мин Гөлнар исемле кызны сокланып тыңлыйм Ерак Америкада яшәүләренә карамастан, ана телен, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне онытмыйча яшәүләре шатландыра.
Казанлылардан берничә кеше Гөлнарны кунакка чакырды «Ата-баба жиренә кайткач, милли ашларыбыз белән сыйланмыйча китү гөнаһ булыр,—диделәр Гөлнар «Без «Волга» кунакханәсендә торабыз. Якшәмбе көнне ял итәбез, шул көнне килсәгез, барырга мөмкин,—диде
Бер шук казанлы жиңел машина сорап АКШ президентына хат язган һәм аны яшерен генә гидларга тапшырган Шунысы кызык, Америка президенты «Совет хөкүмәте рөхсәт итсә, машинаны җибәрербез».—дип жавап биргән, имеш Шуннан сон бу бәндәне тиешле органнарга чакырып, «акыл» өйрәткәннәр, дип сөйләделәр
Шамил ӘХМӘТОВ,
Башкортостан