ИЛҺАМ ШӘҖӘРӘСЕ
Узар заманнар, Илһам Шакировны планетаның иң атаклы җырчылары белән янәшә куярлар.
Гариф Ахунов,
Татарстанның халык язучысы.
Илһам...
өтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Җырчы Илһам Шакиров турында күп язылган, кинолар төшерелгән, шигырьләр ижат ителгән, җырлар чыгарылган... Халкыбызның мон иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде
Бүген дә аңа булган илаһи мәхәббәт һәр татар күңелендә үсә бара. Халкыбыз үзенен Илһамыннан илһамланып яши, тулы мөстәкыйльлеккә юл яра.
Ходай биргән сәләте янында тагын 99 процентка торышлы тырышлыгы булганга без хәзерге Илһамны беләбез. Аның тору урыны да, яшәү урыны да татар тамашачысы белән тулы залларның сәхнәсе булды.
Халык аны зурлады, әмма ул эреләнмәде, тәкәбберләнмәде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары—халык күңелендә.
Б
Илһам Шакиров татар җырындагы илһамлык серенә теләсә кемгә караганда да тирәнрәк төшенде. Шуна да бит ана бөтен татар дөньясы табынды һәм хәзер дә табына.
Сер түгел: Илһам Шакиров исемен ишетүгә күнелләр канат кагына, тормышлар акланып, пакъләнеп, сафланып киткәндәй була. Мондый халәт бары яхшылыкка, изгелеккә илтә.
1970 елларда инде танылган җырчы буларак, ул туган ягына—Сарманга концерт белән кайтты. Залда, кем әйтмешли, алма төшәр, энә төртер урын юк иде Шул концерт барышында туган хисләрне шигырьгә салып ана җиткердек. Архивымнан табып, шул шигырьне укып чыккач, аның хәзер дә искермәгәнен белдем.
Әйе, ул барыбызны да әсир итте, аның җырлавын халык, бөтен жаны. бөтен йөрәге белән көтте. Ә ул, бәгырьләрне телә-телә, халкы өчен җырлады да җырлады
Жырчының нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп Әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән Илһам Шакировнын ата-бабалары эзеннән аның туган якларына сәяхәгкә чакырабыз, моң иясенең шәҗәрәсе белән таныштырабыз
Җырчыны халык улы буларак ныграк аңлау өчен дә кирәк бу.
Олы юлның кече авылы
арман—Азнакай, Сарман—Әлмәт, Сарман—Чаллы юллары өстендә утырган авылларның барсы да диярлек мәдәни һәм әдәби күгебездә йолдыз булып балкыган шәхесләрне үстергән.
Иске Минзәләбашта, ягъни, борынгы Бикбулат авылында фантаст язучы Адлер Тимергалин туган, күрше Дүсем авылы язучы, шагыйрь Фәрит Яхинны, галим Гамирҗан Дәүләтшинны биргән Казна урманы астына, Камышлы елгасы буена утырган Күтәмәле авылында Диләрә Зөбәерова канат җилпегән Аннан төньяктарак утырган Кәшербаш (аны рәсми кәгазьләрдә Урта Кәшер дип язалар) авылы—язучы Рафис Гыйззәтуллиннын туган авылы Иске Кәшер исә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге көрәштәше Зиннәт Хәсәнов Ватаны буларак билгеле Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннын ата-бабалары шушы авылда туып үскәннәр
Фәкыйрегез туган Яхшыбай авылында Коръән Шәрифне татарчага әйләндерүче Шиһаб Мәржани шәкерте Шәйхелислам Хәмиди яшәгән 1905 елларда биредә язучы Фатих Сәйфи-Кашнлы мөгаллимлек иткән
Сарманга терәлеп кенә торган Моргыштамак авылында халык язучысы Аяз Гыйләжевнын әтисе Мирсәет хәлфә дөньяга килгән Биредә татар хатын- кызларыннан беренче роман язучы Мәдинә Маликова туган
Сарманда Хәниф Хайруллин туып, шунда гомер итеп, бакый дөньяга күчте Бирелә Зөһрә Шарифуллина зур сәхнәгә юл алды.
Сарманнан 5-6 чакрым гына читтә утырган Каташ Каран авылында нечкә күңелле лирик шагыйребез Нияз Акмалов туып үскән Ә инде күршедәге Янурыс авылы язучы Марсель Зариповны дөньяга китер1ән, Нөркәи авылы исә язучылар Сөббух Рәфыйков. Саимә Ибраһимова. Изаил Зарипов белән горурлана ала
Тау астындагы Шыгай авылы тарихында шагыйрь Гали'Чокрый эз калдырган
Аннан сон. Сарман—Чаллы юлының уң ягында Таулык авылы Бу Илһам Шакировнын ата-бабалары яшәгән авыл Хәер, әтисе Гыйльметдин абзый да шушы авылда туып үскән, шушында «башлы-күзле» булган Илһамның апалары да шушы авылда туган.
1927 елда Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп утыра. Бик тә бәрәкәтле урын була бу Менә шушы авылда Илһам Шакиров туган. Сүз дә юк. күрше авыллар да мактанырлык кешеләре белән горурлана алалар Иске Теләнче авылында-Гөлшат Зәйнашева туган, кечкенә генә Салих-Тукай авылыңда җырчы Зөһрә Сәхабиева туып үскән
С
Бу авыллар арасында Илһам Шакировка бәйле булган Таулык һәм Иске Теләнче авыллары тарихына тукталып китик.
Таулык авылы
выл турында беренче урыс мәгълүматлары 1761 — 1767 елларда Рәсәйдә үткән III ревизия (жан исәбен алу) документларында бар. Бу чорда авылда 94 ир-ат заты яшәгән Аларнын 39 ы «ясаклы татар» дип язылган. Димәк, алар хөкүмәткә ясак түләүчеләр булганнар. 55 ир-ат «йомышлы татар» булган. Болары инде чукынырга теләмәгән, шуна элекке җирләреннән куылган яки күчеп китәргә дучар ителгән татар морзалары һәм аларнын балалары була.
Егерме елдан соң да. ягъни IV ревизия (1781 — 1782) вакытында да. авыл халкы бер дәрәжәдә калган, бары тик бер ясаклы татар ким күренә
Бу хактагы мәгълүматларны мина тарихчы, замандашыбыз Дамир Исхаков бирде.
1816 елда үткәрелгән VII ревизия материалларыннан күренгәнчә, авыл бу вакытта 34 хужалыктан торган, анда барысы 115 ир-ат яшәгән.
16 хуҗалыкта 51 ясаклы татар, 18 хужалыкта 64 йомышлы татар гомер иткән. Хатын-кызлар санын да ир-атлар саны кадәр булгандыр дисәк. 1816 елда бу авылда 230 лап кеше яшәгән дип гоманлый алабыз. Авыл Таулык инеше буена урнашкан, дип язылган. Шулай итеп, инеш исеме авыл исеме булып киткәндер дип тә уйларга мөмкин Бу чорда авылда уртача гына зурлыктагы мәчет тә эшләгән. Таулык авылы ин башта Байлар волостена караган, әмма соңрак Сарай- лымин волосте белән бәхәсле җирләрдә кала. Сарайлымин ыруының Байлар ыруыннан аерылып чыкканлыгы мәгълүм. Җирләрнең кемнеке икәнлеген ачыклау зарурлыгы туган заманда Минзәлә елгасы бассейны буйлап—26, Игәнә елгасы бассейны буйлап 22 авыл әнә шул ике ыру волостеның бәхәсле җирендә булып чыга. Күршедәге Шыгай, Казаклар, Теләнче Тамак, иске Теләнче, Иске Дөреш. Таулы Дөреш. Хуҗи. Югары һәм Түбән Чыршылылар, Ләке авыллары да нәкъ шундый хәлдә була. Бу хакта Оренбург өлкә Дәүләт архивындагы (6 ф., 3 тасв. 2353 эш, 61 б.) материаллар бик ачык сөйли.
Ыру буенча булган волостьлар бетерелеп, аерым территорияләр буенча волостьлар төзелгәч. Таулык авылы Янурыс волостена карый. Бераздан волость үзәге Шыгай авылына күчерелә. Әмма волость җитәкчеләрен урыслардан гына куйганлыктан, шыгайлылар волость үзәген Языкау (Языково) дигән урыс авылына күчерүгә ирешәләр.
1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Таулык авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Языкау волостена карый.
Бу вакытта инде биредәге халык ясаклы һәм йомышлы татарларга бүленеп йөртелмәгән. Русиядә крепостное право бетерелгәч, мондагы кешеләр дәүләт крәстияннары булып исәпләнә башлыйлар.
1901 елда авылда 414 ир-ат, 372 хатын-кыз яшәгән.
А
Илһам Шакировның туграсы.
XX гасыр башында Таулыкта 800 ләп кеше яши
1917 .елгы революциядән сон авыл башта Минзәлә кантонына, аннан. Чаллы кантоны төзелгәч. Чаллы кантонына карый
1930 елнын 10 сентябрендә Чаллы кантоны урынына районнар төзелгәч. Таулык авыл Советы (бу авыл Советына Казаклар авылы да кергән) Сарман районына керә. Бу чакта Таулыкта 460, Казакларда 740 кеше яшәгән 1930 елда авылда колхоз төзелә, ана «Сигнал» дигән исем кушалар.
1954 елда колхозларны эреләндерү башлангач. Казаклар авылында оешкан колхоз белән кушылалар, ә инде 1960 елларда «Мәгариф» (Теләнче Тамак) белән берләшәләр. Хәзерге көндә Таулык үзәге Казаклар авылында булган «Маяк» хуҗалыгына карый 1935 елда Ворошилов районы (1957—1959 елларда Яна юл районы) төзелгәч. Таулык авылы шушы районга күчә.
1959 елларда районнар эреләндерелгәч. Таулык янадан Сарман районына бирелә һәм яна Тукай районы оешканчы ул Сарман районында кала.
1998 ел башына Таулыкта 50 хуҗалык исәпләнә, халкы 130 кеше
Жырчы Илһам Шакировнын нәсел тамырлары менә шушы Таулыкта Авыл зиратында анын бабасы, бабасынын ата-бабалары бакый йокыга талганнар Зират уртасындагы ин озын чыршы Илһа.мнын бабасы Шакирнын атасы Габделнасыйр Габделхалыйк углыныкы
Шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовнын әби-бабалары да шушы авылдан булган Таулыктан берничә гаилә икенче урынга күчеп китәләр Алар тәмле сулы чишмәләр типкән җиргә барып төпләнәләр Авыл Бишсубаш (ягъни биш су башы булган авыл) дип аталган. Бу авылны урыслар Верхнее Бишево. Пуст Ашит (Пусгашит) дип йөртәләр. Авылның Бистебаш (Бистубаш) дигән исеме дә бар Монысы инде Бишсубаш дигәннең үзгәртелгән варианты гына Таулык белән Бишсубаш арасында якынлык җепләре озак өзелми Икесе дә Бөре—Мамадыш гракты кырында гына. Бу трактны Казан—Уфа (Уфа—Казан) юлы дип тә йөрткәннәр Гомумән, бу юл Рәсәй белән Себерне тоташтырып торган
1894 елнын I декабрендә (искечә) Таулыкның ясаклы Фәйзулла Фәтху.ша улынын 22 яшьлек кызы Бибихәдичә менә шул Бишсубаш авылының билетлы солдаты Әгъләметдин Фәйруша улына кияүгә чыга. Кияүгә 24 яшь була Менә шуларның оныгы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов була да инде Бибихәдичә әби оныгы Мөдәррискә бишек җырлары җырлаган, аны тирбәтеп үстергән
Хәдичә әбинең 102 яшькә җитеп вафат булуын сөйләде Мөдәррис Әгъләмов Ә менә Әгъләметдиннең гомере кыска булган. Ул нибары 54 яшендә фани дөньядан күчкән
Таулык тарихы белән Мөдәррис Әгъләмов та кызыксына икән Ана Афзалетдин исемле бер аксакал кешеләрнең Таулык авылына хәзерге Оренбурт белән Казакъстан чигендәге Кырмачы тау дигән җирдән күчеп килүләрен сөйләгән
Әйе. Таулык авылының серләр гулы озын тарихы бар Биредә Илһам шәҗәрәсен өйрәнеп йөргәндә күңелдә бу авылга багышлап җыр туды
Кош теледәй кәгазь серләре
айчандыр ата-бабадарыбыз йөрткән, әмма хәзерге заманда кулланылышта сирәк булган исемнәрне ишетсәм, йә иске китап битләрендәге язмалардан укысам, йә төрле җиргә сибелгән шәҗәрәләрдән тапсам, аларны куен дәфтәремә язып куя торган гадәтем бар Мәсәлән Йөзкәй. Йөзмән Каракай Карашай. Бөдәил. Ханкирмән, Йортый. Йортбагыш. Ишали. Акмәмәт Юллаш Акбарс. Байчура, Бикчура. Тукбирде. Иштирәк. Куштирәк. Хорамша. Әрдуан Уразай. Уразмән. Туктар. Ишмәт. Туйчы. Ирназар. Таймас. Яхшыкол. Якшәмбәт кебек бүген дә матур аһәңле исемнәрне теркәгәнмен Тора-бара үзем күреп белгән байтак замандашларымның ерак ата-бабалары арасында да шундый исемнәр йөртүчеләрне белеп, нәни генә -ачышлар» ясаганым булды
Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап эченнән чыккан кәгазь битендә мина ике шәҗәрә очрады Анын берсе Таулык авылында му.гталык
К
иткән Сәлахетдин хәзрәтнеке иде. Икенче шәжәрә Мөхәммәтсадыйк-Габделнасыйр- Габделхалыйк-Габделгазиз-Габдулла-И шкилде-Үтәгән-Алпар дигән исемнәр тезмәсеннән гыйбарәт булып, шулай ук кызыксындыру тудырды
Сәлахетдин мулла эзенә тиз төштем Анын турында заманында тарихчы Морад Рәмзи дә язып калдырган. Ул 1847 елның 19 июнендә (искечә) ахун Сәхабетдин Габтукаев гаиләсендә туган. Заманында Шиһаб Мәржани мәдрәсәсендә укыган һәм аны 1879 елда тәмамлап, бу зат Таулыкта имам-хатип булып эшли башлый. Сәлахетдиннең бабасы Зәйнетдин хәзрәт тә башта Таулык авылына имам-хатип булып килгән була. Әмма ул Нөркәй авылына күчеп китә. Соңыннан Иске Әл-мәт авылында имам-хатип вә мөдәррис була. Морад Рәмзи дә. галим Ризаэтдин Фәхретдинов та анын Иске Әлмәт авылында имамлык итүе турында язалар.
Әмма Зәйнетдин хәзрәт тә, аның балалары да, оныклары да. жир өлешләре Нөркәйдә булганлыктан, үзләрен Нөркәйнеке дип исәпләгәннәр һәм ән-Нөркәви дигән тәхаллүс йөрткәннәр. Зәйнетдин хәзрәтнен Сәхабетдин һәм Хөснетдин исемле уллары атаклы Кыш кар мәдрәсәсендә гыйлем эстәгәннәр. Сәхабетдин Мортышбаш авылында да мулла булып торган.
Зәйнетдин хәзрәт I860 елның 9 маенда (искечә) 65 яшендә Иске Әлмәт авылында вафат була. Аның эшен улы Хөснетдин дәвам итә. Хөснетдинның Габдрахман исемле улы шул ук Иске Әлмәт авылының мулласы була, ә Мирсәет исемле улы икенче төп Ватаннары булган Нөркәйдә яши
Габдрахманнын Рәкыя исемле кызы—язучылар Марсель һәм Изаил Зариповларнын әнисе. Кабере кечкенә генә Күктау авылы зиратында.
Мирсәет исә 1905 елда Нөркәйдән күчеп, Күктәкә авылы кырына килеп яңа авылга нигез сала. Бу авылны башта Яңа Нөркәй дип йөртәләр, әмма халык арасында ул Мирсәет авылы дип атала. Тора-бара әлеге ике авыл бергә рәсми рәвештә Күктәк Мирсәет дип йөртелә башлый. Бу авыл Илһам Шакировнын туган авылы Яңа Бүләк белән янәшәдә генә, аралары ике чакрым гына.
Мөгаен, һәр шәжәрә үзенчә кызыклы. Тикшерә торгач, әлеге Габтукаевлар нәселенең төп бабасы Габтукай Урманкаевның хәзерге Балтач ягындагы Салавуч авылыннан, чукындырудан качып, 1690 е.)1ларда Стәрлебаш авылына барып урнашканлыгы ачыкланды Кайсыларыдыр Әгерже ягындагы Салагышта калганнар Еллар үткәч, бу токым кешеләре дә Стәрлебашка килеп төпләнәләр. Алар анда мәдрәсә салалар Анда бөтен Рәсәй мөселманнарының балалары укый. Шагыйрьләрдән Акмулла шунда белем алган. Шәмсетдин Зәки һәм Гали Чокрыйлар шунда укытканнар (1825—1865).
Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап битендә теркәлгән ике шәжәрәнең берсе әнә шундый серләр ачты Бу шәжәрәне дәвам итүчеләр хәзер инде Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт. Зәй. Чаллы шәһәрләрендә яшиләр. Таулыкта исә Сәлахетдин мулланың оныгы Фәйзрахман (1915 елда туган) абзый гына бар Икенче шәжәрәнең серен озак ача алмадым. Шулай да андагы исемнәр гел күңелдә йөрде Мөхәммәтсадыйк-Габделнасыйр-Габделхалыйк-Габделгазиз- Габдулла-Ишкилде-Үтәгән-Алпар... Теләнче Тамак авылында аерым-аерым Садыйклар. Насыйрлар. Халыиклар нәселләрен тапсам да. алар бу шәҗәрәнекеләр булмады. Ә инде Ишкилде. Үтәгән, Алпар исемле кешеләрне белүчеләр яки ишетүчеләр бөтенләй очрамады.
Шулай да күрше Шыгай авылында Казан сәүдәгәрләре Үтәгәневләрнен кемедер төпләнеп калуын белдем. Монда Үтәгәнев фамилиясен йөртүчеләр элек күп булган. Әмма бу да исеме исемгә туры килү генә булды. Ә менә шул ук Шыгай авылы җирендә ике тау арасы Ишкилде исемен йөртә. Авыл халкының сөйләвенә караганда, урыс хөкүмәтенең чукындырып йөрүче миссионерлары килгәч, авыл кешеләре шул тау арасына качканнар. Ә инде шул урынга тагын кемдер килеп чыкса:
—Әссәләмүгаләйкүм!—дип сәлам биргән һәм әлеге качакларга кушылган.
— Иш килде, иш килде!—дип тегеләр арасында яңа килгән кеше турында бер-берсенә хәбәр таралган.
Бу риваять күпме дәрәҗәдә дөрескә чыгадыр, әйтә алмыйм, тик «иш килде» дигәнен Ишкилде дигән кеше исеме итеп кабул итәсе килде. Бик күп бит
ул аерым кеше исеме белән аталган тау, чокыр, алан, урман, чишмә исемнәре' Ниһаять, туган авылында, ягъни Яна Бүләктә җырчыбыз Илһам Шакиров музее ачылачак дигән хәбәр таралды. Тукай районы җитәкчелеге шундый карар кабул иткән Хакимият җитәкчесе урынбасары Фәһимә ханым Гыйниятуллина белән сөйләшеп утырганда. Илһам Шакировнын шәҗәрәсе хакында да сүз чыкты Мин бу мәсьәләне хәл итәргә алындым
Жырчынын Яна Бүләк авылында яшәүче абыйсы Кыям Шакиров. Теләнче Тамакта яшәүче апасы Гөлсем апа белән очраштым Алар әтиләре Гыйльметдин абзыйнын Яна Бүләккә Таулыктан күчеп килүен, бабалары Шакир исемле. Шакирнын атасы Насыйр. Насыйрнын атасы Халыйк исемле булуын әйттеләр Мин бу исемнәрне Таулык зиратындагы кабер ташларыннан да укып таптым Кыям Шакиров бабасы Шакирнын каберен чардуган белән әйләндереп алган.
Насыйр. Халыйк дигәннәре теге Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап битенә теркәлгән икенче шәҗәрәдәге Габделнасыир. Габделхалыик булуы мөмкин дигән бер уй баштан йөгереп узды. Ни дисәң дә. беренче шәҗәрә шул Таулык авылында 35 ел мулла булып торган Сәлахетдин хәзрәтнеке булгач, икенче шәҗәрә дә шул Таулык авылы кешесенеке булуы мөмкин ич
Илһамның бабасы «коры» Шакир гына түгел. Мөхәммәтшакир исемле булган икән Метрика дәфтәрләрендә нәкъ шулай язылган Анын бертуганы Мөхәммәтсадыйк булган. Мөхәммәтсадыйкны ачыклагач, бөтен шик-шөбһә ләр бетеп, эчкә «жан керде»
Архив кәгазьләре, метрика дәфтәр-ләре актарып, минем куен дәфтәрендәге икенче шәҗәрәне дә шактый ачыкларга мөмкин булды
Мөхәммәтсадыйк- Габделнасыйр- Габдел хал ы й к - Габдел гази з-Габдулл а Шәҗәрәдәге менә шушы биш бабаның исемнәрен таптым Ә инде Ишкилде- Үтәгән-Алпар исемнәрен ачыклау мөмкинлеге юк. чөнки алар яшәгән чор документлары беркайда да сакланмаган да. теркәлмәгән дә
Мөхәммәтсадыйк белән Илһамның бабасы Мөхәммәтшакирның бертуган
булуын язган идек инде Мөхәммәтшакир дәүләт крәстияны (гарәп хәрефләре белән урысчалатып «государственный крестьянин» дип язылган) булса. Мөхәммәтсадыйк отставкадагы солдат («отставной солдат») дип теркәлгән Солдатта хезмәт иткән кеше буларак, ул урысчаны да әйбәт сукалагандыр, китап та яратучы булгандыр Андый кеше үзенең шәҗәрәсе белән дә кызыксынмыйча калмагандыр Бәлкем ана ата-бабалар исемлеге нәселдән-нәселгә күчеп килеп җиткәндер Хәзер инде бу хакта тәгаен гына өзеп әйтеп тә булмый Шулай да теге бер иске китап битендә очраган икенче шәҗәрәдәге 8 исемнен 5 се бүгенгәчә сакланган документларда очрагач, без инде .итеге шәҗәрәне Илһам Шакиров шәҗәрәсе дип шикләнмичә әйтә алабыз Шулай итеп, җырчыбызның нәсел язуын Габдулладан түгел, ә бәлки Алпардан башлап китү дөрес булыр
Илһам Шакировнын июжороее Тезүчесе—Дамир Гарифусшн
Алпар...
йе, элекке заманнарда татарда андый исем булган Башта кушамат буларак таралгандыр. Олы гәүдәле, баһадир кешене Алып гәүдәле, алып ир дигәннәр. Алып ирдән Алпар исеме барлыкка килгән. Алпавыт (җир-су хужасы) дигәндә дә шул ук тамыр сакланган.
Күп кенә урыннарда кечкенәрәк таулардан гыйбарәт өемнәрне «Алып чабата каккан җир» диләр. Ә Альп тауларының исеме дә шул ук Алыптан түгел микән?
Хәер, болары уйга бирелеп, хыял артыннан иярүдән генә әйтелә.
һавадан җиргә төшсәк, балаларының, оныкларының нәсел-нәсәбе Таулыкта гомер иткән Алпар картның 10 нчы буыны Илһам Шакиров икәнне күрәбез. Бу унынчы буын инде Яна Бүләк авылында туган.
Кеше күңеле кызык бит ул. Менә шушы юлларны язып утырганда ук инде Илһам Шакиров жьгр дөньясының Алпары булып күз алдына баса Элекке Алыплар, чабатасын кагып-кагып, истәлеккә калкулыклар калдырган булсалар, Илһам- Алып йөрәкләребезгә җырын иңдереп, гомерлек истәлекләр бирә. Шуңа күрә меңләгән-менләгән кешеләр жырчының даһилыгын таныйлар һәм аңа тирән хөрмәт белән баш ияләр. Ихластан аны сәхнәләрдә көчле алкышларга, хуш исле чәчәкләргә күмәләр.
Җырчының бабасы
ны Шакир дип кенә йөрсәләр дә, мулла кушкан исеме, әйткәнебезчә, Мөхәммәтшакир булган. Атасы Габделнасыйр 1882 елда 82 яшендә дөнья куя. Аның әтисе Габделхалыйк бабай, мөгаен, йөз яшьнең теге ягына чыгып вафат булгандыр. Ул 1893 елның 16 ноябрендә (искечә) гүр иясе була. Метрикә дәфтәрләрендә аның яше 95 дип күрсәтелә Габделнасыйрнын һәм Габделхалыйкнын үлү елларында күрсәтелгән яшьләре белән аларның туган елларын табуда аңлашылмау килеп чыга. Күрәсең, йә Габделнасыйрнын яше арттырып язылган, йә Габделхалыйкнын яше ким күрсәтелгән. Монда икенең берсе, башкача була алмый.
Мөхәммәтшакир бабайнын каберендәге кабер ташында Шакир Насыйр углы диеп кенә язылган. Аны, күрәсең, Мөхәммәтшакир абзый үзе исән чакта ясап һәм язып куйган. Соңыннан кабер ташын илтеп куючылар да анын ничә яшьтә һәм кайчан вафат булуын ташка чокып тормаганнар, кабер ташын, элек ничек ясап һәм язып куелган булса, зиратка шулай илтеп утыртканнар.
Зиратта Шакирның атасы Габделнасыйр Габделхалыйк углының кабер ташы булуын искә алган идек инде. Анда «Габделнасыйр Габделхалыйк утлы» дигән сүзләрдән сон буш урын калдырган да, аннан сон «яшендә вафат» диелгән Габделнасыйр бабай да кабер ташын үзе ясап һәм язып куйган, димәк. Ә вафатыннан сон аның да яшен һәм кайчан үлүен язып тормаганнар, шулай итеп, аларны язасы урын хәзер дә буш тора.
Мөхәммәтшакирның йорты олы юлның күпер төбендә булган. Шуна аны «Күпер Төбе Шакир» дип йөрткәннәр. Бу вакытта авылда 5 Шакир булган. Шуңа күрә һәрберсенә кушамат тагылган. Күпер Төбе Шакирны әле тагын «күке» дигән кушамат белән дә атаганнар. Кайберәүләр моны Мөхәммәтшакирның күкеле сәгатьләр төзәтүгә маһирлыгыннан чыгып аңлаталар. Анын өендә ел әйләнәсендә күке тавышы тынмаган, диләр. Бу уңайдан язучы Хәйдәр Гайнетдинов (Шакир бабайның оныгы Гыйльмисафа апаның улы) әнисеннән ишеткән бер истәлекне язып чыкты.
«Шакир абый кечкенә чагында урамда уйнап йөри икән. Күршедәге сырхау апанын басу капкасыннан чыгып баруын күреп, кая юл тотуын сораган. «Урманга, бәбкәем,—дигән апа—Туйдым бу сырхаудан... Күкедән сорыйм әле, күпме гомерем калган икән... Ичмасам, үлемемә әзер торыр идем...» Киткән сырхау апа урманга. Анын артыннан Шакир да киткән. Урманга барып җиткәч, апа күкедән (ничә ел
Ә
А
яшисе барын—Д. Г.) сораган. Күке булып Шакир сиксән мәртәбә жавап биргән Шуннан сон теге сырхау апа, таягын ташлап, авылга йөгереп диярлек кайткан Сихәтләнеп, озак яшәгән, имеш.»
Күпер төбендә генә булгач, Габделнасыйр бабайның да. Мөхәммәтшакир бабайнын да өеннән юлчылар өзелмәгән Элекке заманнарда Бөре—Мамадыш тракты (Уфа—Казан юлы) Бөре—Минзәлә арасындагы почта юлы белән килеп, хәзерге Минзәлә районындагы Матвеевка авылыннан Кама ягына борылган Ул Останково, Иске Теләнче авыллары аша узып. Түбән Биш—Токмак—Пальчиково авылларын узып. Соколкага килгән һәм Кама буйлап Мамадышка барган Таулык та менә шул олы юл кырында гына булган
Әлбәттә, башта бу юлнын әһәмияте зур булган. Уфа—Бөре ягыннан Казан тарафына, Рәсәй өлкәләренә жәнлек тиреләре, күн. киез әйберләре, терлек ташыганнар. Казан ягыннан исә металл әйберләр, тукымалар, каләм-кәгазь һәм башка кирәк-ярак агылган.
Агыйдел белән Камада пароходлар йөри башлагач, бу юлнын әһәмияте кими. Уфа белән Казан арасында кешеләр өчен дә. йөк ташу өчен дә пароходлар йөреп торганда әлеге олы юл бушап кала, күперләр әкренләп ташландык хатгә килә, ташларын кирәк-яракка: өй нигезләренә, кабер ташларына сүтеп бетерәләр Шакир бабайнын кабер ташы да әнә шундый таштан ясалган
Шакир бабай сәгать төзәтүче оста булган. Шуна күрә, сәгать ватылдымы, ана килә торган булганнар. Якын-тирәдә андый осталар икәү генә булган. Берсе Иске Дөреш авылы мулласы—Гәрәй, икенчесе—Шакир. Шакир өендә сәгатьләр күп булган. Суга торган һәм күкеле сәгатьләр тавышы өйдә тынып тормаган Теләнче Тамактагы атаклы Хәлфиннәр урыс чиркәве кебек суга торган бик зур бер сәгатьне Шакирга китереп, татарча мон чыгарып суга торган сәгать көйләткәннәр дигән сүз йөри халыкта.
Буш вакытларында Шакир иске сәгать механизмнарыннан үзйөрешле арбалар да ясаган. Бу шөгылен ул кабер кырына аяк басканчы ташламаган Нөркәй. Теләнче Тамак базарларында үзе ясаган әнә шундый үзйөрешле арбаларны сатып тамак туйдырырлык акча тапкан Бер үк вакытта ул Совет чорындагы авыл мөәзине дә. мулласы ла булган. Ураза айларында капка төпләрендәге үргә, яки кар өеменә менеп, бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйткән..
Шакир бабай әтисе һәм бабасы кебек озын гомер кичерә Бик картаеп, колагы катыланып, күзләре күрмәс булып, ап-ак сакаллы бабайга әверелеп. Хөснетдин исемле улынын хатыны Гыйльмисафа тәрбиясендә яши һәм аңа хәер-фатихасын калдырып. 1943 елның 9 июлендә 94 яшендә фани йортыбыздан бакый дөньяга күчкән. Гыйльмисафаны Шакир бабай бик тә хөрмәт иткән һәм якын күргән. Гыйльметдин исемле улынын кызына да анын исемен бирдерткән
Яңа Бүләк авылы
, I өньяга Илһам Шакировны бүләк иткән авыл әнә шулай атала Ул борынгы I I авыл түгел. Ана нибары XX гасырда гына, төгәл әйтсәк. 1927—1928 X—(.елларда гына нигез салына Килеп утыручыларның барсы ла диярлек Таулык авылыныкылар. дөрес, алар янына Бистебаш авылыннан да берничә кеше килеп төпләнә
Башта хәзерге Урманчы авылы урынында, салкын чишмә буенда авыл корырга уйлыйлар Әмма тора-бара хәзерге, ике ягыннан ла су агып торган матур гына аланлы урынны сайлыйлар Шулай итеп, элекке бояр Ушков җирендә яна авыл барлыкка килә
Җырчынын әтисе Гыйльметдин абзый әлеге авылны нигезләгән авылдаш- зарынын үтенүе буенча бу авылга 1927 елнын ахырында гаиләсе белән күченеп килә. Әтисе Шакир бабай үзенен шәхси алачыгынын яртысын сүтеп АТЫП китәргә рөхсәт бирә Гыйльметдин тыкрык кырына килеп утыра һәм Йорт җиткерә, бакча артына үз алачыгын кора Ул тәгәрмәч ясарга, урак тешәргә, чиләк- комган-чүмеч ясарга, самавыр, йозак төзәтергә, савытларга тотка кхярга бик оста
була. Эле тагын тегермән дә тарттыра белә. Кыскасы, яна авыл өчен бик тә кирәкле кеше була Гыйльметдин абзый. Авыл төзек булып, матур гына үсә бара. Үзенә җитәрлек иген басулары, куе гына урманнары, челтерәп аккан чишмәләре һәр тарафка хозурлык бирә Зәнгәр күкләрендә тургайлар, әрәмәлекләрендә сандугачлар сайрап моңсызларга мон бирә, монлыларны җыр суздырта.
Совет хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барылган бөтен үзгәртүләрен янабүләклеләр дә үзләрендә татыйлар.
1928 елның 28 апрелендә Чаллы кантоныннан Зәки Госманов дигән берәү колхоз оештыруда «крестьяннарга ярдәмгә» килә. Беренчеләрдән булып 5 хуҗалык колхозга керә. Аңа «Өмет» дигән исем бирәләр. 1929—1930 елларда авылның күпчелек хуҗалыгы колхозга кереп бетә. Күмәкләшкән хуҗалыклар саны 24 кә җитә. Бу өлкәдәге җитезлекне өстәгеләр дә күреп алалар. Колхозга бүләк итеп сабан, чәчкеч, ургыч, ат белән ашлык суктыру машинасы бирелә Шушы «бүләкләр» хөрмәтенә колхозың исемен «Яна Бүләк» дип гтлыштыралар. Менә шушы исем авыл исеме булып та китә.
Колхоз рәисе итеп Зәки Зариповны сайлыйлар. Бу чорда авыл Советы рәисе булып Әюп Гайсә улы Гайсин эшли. Колхозның ин алдынгылары— Гыйльметдин Шакиров, Зифа Абдуллина. Заһидулла Шәриповлар Чаллыга алдынгылар җыелышына баралар, анда республика җитәкчеләре белән очрашалар.
Әлбәттә, тормыш бер урында тормый. Авылдагы һәр үзгәрешне, һәр яңалыкны социализм һәм коммунизм идеяләре яктылыгында хуплыйлар, зурлыйлар, бәйрәм һәм тантаналар белән билгеләп үтәләр.
1930 елда ике агач өйне берләштереп салалар да башлангыч мәктәп ачып җибәрәләр Беренче укытучы булып Гариф Ильясов, аннан сон Нурбисәлимә Таһирова. Кәшфетдин Госманов. Мәрзия Суфиянова. Солтангали Мирсәетов. Әсма Зыятдинова. Хәйбри Зыятдиновлар эшли.
Заманында мәчет өчен буралган бураны клуб һәм колхоз идарәсе өчен бина итеп күтәрәләр. Аның бер башына клуб урнаша, икенче башында колхоз идарәсе була.
Алга китеп шунысын да әйтик, 1935 елның март аенда Яна Бүләк авылы Сарман районыннан яңа оешкан Ворошилов районына күчә. Чирек гасыр узуга бу район бетерелә һәм авыл яңадан Сарман районына бирелә. Тукай районы оешкач. Яна Бүләк авылы әнә шул район составында кала. Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләп үтми. Ун еллык та тарихы булмаган Яна Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана «Шундыйларның берсе» авыл тимерчесе. Илһам Шакировнын әтисе Гыйльметдин Шакиров кулга алына һәм төрмәгә озатыла.
Бәла ялгыз йөрми, диләр. Озак та тормый Бөек Ватан сугышы башлана. Авылның өрлектәй 44 ир-егете немец фашистларына каршы яуга китә. Аларның үзләре нигезләгән, яки үскән авылы Яңа Бүләк карт-корылар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар кулына кала. Сугышка китүчеләрнең 25 яңадан әйләнеп кайтмый, канлы көрәштә һәлак була.
Сугыштан сонгы авыр еллар да артта калалар Ачлы-туклы халык бәхетле тормыш өмете белән алны-ялны белми эшли. 1950 еллардан сон авылда әллә күпме шатлыклы үзгәрешләр була. 1950 елда дәүләт исәбендәге клуб ачыла, беренче мәртәбә кино күрсәтелә башлый. Аннан соң 1952 елда китапханә ачыла. Бу чорда элек берәр авылдан торган колхозларны эреләндерү башлана. Яңа Бүләк әнә шундый «эре хужалык»ның үзәге булып кала. Бу хуҗалыкка «Яна адым» (Иске Теләнче авылы), «Агроном» (Бай Бүләк авылы). «Урожай» (Мирсәет авылы) һәм «Игенче» (Яна Бүләк авылы) колхозлары берләшә. Әле бервакыт «Самолет» (Шыгай авылы) колхозы да шушы хуҗалыкка бирелә. Әмма бу Шыгай авылы берничә елдан сон үзәге Азалакта булган «I Май» колхозына күчә
Яна Бүләк авылы «Игенче» колхозының үзәге булып кала. Колхоз составында булган авыллар зур түгел. 1981 ел башына, мәсәлән, Яңа Бүләктә 68 хуҗалык, 247 кеше, Иске Теләнчедә 47 хуҗалык, 191 кеше; Күктәк Мирсәеттә 52 хуҗалык, 200 кеше. Бай Бүләктә 37 хуҗалык, 143 кеше. Урманчыда 5 хуҗалык, 16 кеше булган. Ягъни, Яна Бүләк авыл Советы буенча 209 хуҗалык исәпләнгән, аларда 797 кеше яшәгән. Колхозның бөтен җир мәйданы 2959 гектар тәшкил итә.
Сөрүлек җирләре 2410 гектар мәйданны алып тора, ягъни бөтен жирнен 88 процентын биләп тора. 1957 елдан колхоз рәисе булып Шамил Гыйлаҗ улы Гыймадиев эшли Бу чорда колхоз зур уңышларга ирешә.
Биредә авылдашлары Илһам Шакиров музее төзү һәм аны ачу да авыл тарихының жуелмас сәхифәсе булыр.
Җырчының әтисе һәм әнисе
1993 елның урталарында журналист Резидә Әхтәмованын Илһам Шакиров белән әңгәмәсе «Юлдаш* газетасында басылып чыкты.
Анда җырчы болай ди:
—Мин әткәйне белмим. Аны 1937 елда Сталиннын бик котырган чагында алып китәләр..
Ә инде: «Әткәегезне ни өчен кулга алдылар?»—дигән сорауга Илһам Шакиров.
—Беркем дә белми. Ул авылның тимерчесе булган,—ди
Әйе, Илһамның, мин әткәйне белмим, диюе бик тә дөрес. Әтисен кулга алганда ана бит әле ике яшь ярым гына узып барган. Илһам әтисеннән 935 көнлек бала булып кала.
Әмма тормышта ана әтисен гел искәртеп торгалыйлар
«Әтиең артыннан китәсең киләме?—дип яныйлар иде»,—ди Илһам бер әңгәмәсендә («Мәгърифәт» гәзитәсе, 1995, 11 февраль, № 6 (164) Дилбәр Исламова белән әңгәмә).
Менә Илһамнын җавапларыннан тагын берсе: «Унынчы сыйныфны бетереп, музыка училищесына укырга кереп кайтышлый, военкоматка учеттан төшәргә кергән идем Шунда утыручы бер карагруһ урыс: «Бүген үк армиягә китәсең, никаких уку!»—дип җикерде Бер-ике каршы сүз әйтеп маташкан идем, ждвабы шул ук булды: «За отцом хочешь идти что ли?»
Әлбәттә, Илһам Шакиров әтисенең ни өчен кулга алынуын һәм ни өчен төрмәгә ябылуын белмәгән Бу хакта имеш-мимешләр генә йөргән, алар арасында иң авыры—«халык дошманы» дигәне. Ул заманда мондый гаепләнүне шик астына да алырга ярамаган. Хәтта күршеләре дә «кара инде, ул бит халык дошманы булган икән» дип кенә фикер йөрткәннәр һәм шуңа ышанырга тиеш булганнар.
Илһамнын әтисе Гыйльметдин Шакировның КГБ архивында саклана торган «дело»сы белән танышкач, анын бер гаепсезгә хөкем ителгәнен тоясын.
Биредәге язмалар—кеше язмышы белән бик гә жинел уйнауның ачык мисаллары Гаепләнүченең исем-фамилиясе Шакиров Гыйльми дип кенә язылган Әле Гыйльмине дә йә Гыйльмай, йә Гыйльман дип тутырган урыннар бар Югары Чыршылы авыл Советыннан бирелгән характеристикада гына һәм тагын бер кәгазьдә генә ул Гыйльметдин диелә Ник бер жирдә әтисенең исеме язылсын!
Гыйльметдин абзый өендә 1937 елның 8 октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар. Архивтагы «дело»да тентү беркетмәсе сакланган. Тентүне НКВДнын элекке Ворошилов районы бүлеге хезмәткәре Н Биктимеров махсус бирелгән 22 санлы ордер нигезендә үткәрә, тентү вакытында Югары Чыршылы авыл Советы әгъзалары Гариф Шакиров белән Әюп Гайсин катнаша «Дело»да 1937 елның 9 октябрендә Теләнче Тамакта үткәрелгән беренче сорау алу беркетмәсе дә бар. Аны НКВДнын Ворошилов район бүлеге оперуполномоченные урынбасары Б Рәжәпов алып барган Гаепләнүченең 7 кешедән торган гаилә составы түбәндәгечә язылган.
Хатыны Нуриәсма—45 яшьтә.
улы Имаметдин—22;
кызы Сафа—18 (монысының тулы исеме Гыйльмисафа),
кызы Гөлсем—13.
кызы Зәйнәп—7,
улы Кыям—5;
улы Илһам—3 яшьтә.
Бу сорау алу барышында Гыйльметдин абзыйга нибары өч сорау бирелгән. Беркетмәдә аларга бирелгән жаваплар да теркәлгән.
Беренче сорау: Хөкем органнарына (беркетмәдә «следствию» диелгән) үзенен сопиаль-милек хәлегез һәм чыгышыгыз турында сөйләгез.
Ждвап: Мин урта хәлле крестьян улы. Хуҗалыгыбызда 2 өй. 1 икмәк амбары, 3 ат, 2-3 сыер һәм 10 баш вак терлегебез булды.
Мин 1926 елда әтидән башка чыктым. Минем хуҗалыкта 1 өй, 1 икмәк амбары, 2 ат, 2 сыер, 5-6 вак терлек иде.
Тимерче булып эшлим. Үземнен алачыгым бар иде. сезон вакытында 2-3 кеше яллый идем
1930 елда колхозга кердем, бөтен инвентарьләрне һәм инструментларны колхозга күмәкләштердем.
Икенче сорау: Хөкем органнарына үзегезнен советка каршы алып барган бөтен эшчәнлегегез турында сөйләгез.
Җавап: Юк. мин беркайчан да контрреволюцион агитация алып бармадым.
Өченче сорау: Сезгә РСФСР Җинаять кодексының 58—10 маддәсе буенча билгеләнгән гаепләү буенча үзегезне гаепле саныйсызмы?
Җавап: Юк, санамыйм.
Әлеге беркетмәгә Гыйльметдин абзый латин хәрефләре белән «Sakirov» дип үзенен имзасын куйган.
Әйе. беренче сорау алу вакытында Гыйльметдин Шакиров үзен гаепсез дип саный. Мөгаен, аннан сонгы сорау алуларда да ул үзенә ташланган гаепләрне танымагандыр. «Дело»дагы икенче сорау алу беркетмәсе 1937 елнын 3 декабрендә шулай ук Теләнче Тамакта тутырылган. Димәк, ике айга якын ул әле Теләнче Тамакта тотылган, күрәсен, төрле җәберләүләр һәм җәзалаулар анын да ихтыярын сындырган, тоткынлыкта тоту шартлары сәламәтлеген тагын да какшаткан. 1937 елнын 3 декабрендә булган сорау алу вакытында ул үзенә ташланган гаепләрне өлешчә таный төшә, бик җитди чирле булганлыктан, күрәсең, ул гаепләргә кул селти. Анын чирле булуы хакында шул ук 3 декабрьдә Теләнче Тамак врачлык амбулаториясеннән кош теледәй кәгазьгә язылган бер
белешмә бик ачык сөйли. Сорау алу алдыннан Илһам Шакировның әтисе амбулатория белгечен, мөгаен. НКВДга чакыртып, тоткынның сәламәтлеген тикшерткәннәрдер. Белгеч биргән белешмәдә тоткынның каралу вакытында хроник бронхиттан, миокарддан һәм икенче дәрәҗә трахомадан җәфалануы әйтелгән.
Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елнын 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин.
Гаепләнүче Гыйльми Шакиров совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация альт барган Мәсәлән, 1937 елнын февраль аенда, аннан сон шул ук елнын февраль аенда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорына техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшләгән.
Әлбәттә, бу «җинаять»ләрне ул кире каккан. Әмма суд шаһитлар авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукыннан мәхрүм ителә Әлбәттә, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный судына кассация шикаяте яза Әмма РСФСР Верховный судының махсус коллегиясенең 1938 елнын 8 июлендә булган утырышында хөкем карары үз көчендә калдырыла, ә кассация шикаяте канәгатьләндерелм и.
Инде Гыйльметдин Шакировнын Совет властена, колхозга каршы алып
6apiaH «җинаять»ләрен ача төшик. Гаепләнүченең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, 1937 елның июнь аенда колхозчыларның гомуми җыелышында ул СССР оборонасы заемына язылмаска өндәгән. Ул бу гаепкә аңлатма төсендә 1937 елнын 3 декабрендә үткәрелгән сорау алу вакытында болаи дип җавап бирә: «Оборона заемын сатып алмаска кирәк, без узган елларда колхозга ел буе эшләп тә хезмәт көненә бернәрсә дә алмадык, дәүләт әнә шул хезмәт көннәрен заем урынына алсын ..»
Икенче зур җинаяте шуннан гыйбарәт, янәсе ул 1937 елнын сентябрь аенда колхозчыларның гомуми җыелышында советка каршы агитация алып бара һәм совет дәүләтенә яла яга. Шул ук сорау алу вакытында ул бу гаепләүгә дә жавап бирә: «Узган елларда бөтен ашлыкны дәүләткә сатып колхозчылар ачыктылар, быел икмәк сатмаска кирәк ..«
Троцкийчыларны яклавы мәсьәләсен ул болай аңтата. «Мин күп кенә колхозчылар җыелган җирдә. 1937 елнын язынла, февраль аенда, троцкийчыларны юкка гына аталар, алар бит крәстияннар файдасы өчен көрәштеләр. Троцкий хуҗалык хәлен ныгыту һәм ирекле сәүдә ачу өчен көрәште, дип әйттем •
Татарстан АССР НКВДсынын Ворошилов район бүлегеннән бирелгән белешмәдә Гыйльметдин Шакировның дошман элементлар, аерым алганда. Чаллы шәһәрендә яшәүче эре кулак Нәҗип Якупов һәм Чураш авылы кулагы Фәхриев белән элемтәдә булуы. Югары Чыршылы авыл Советыннан бирелгән характеристикада аның тагын НКВД органнары тарафыннан Мәрәс авылыннан сөргенгә сөрелгән җизнәсс белән дә тыгыз элемтәдә торуы әйтелгән.
Сүз дә юк, мондый гаепләүләр ул чагында кемнен дә башына җитәрлек булган.
Сталинның шәхес культын гаепләп, ГУЛАГларга озатылганнарны аклау башлангач, Гыйльметдин Шакировнын улы Кыям Шакиров тиешле органнар алдында әтисен аклау буенча эш кузгата.
Ниһаять. РСФСР Верховный суды Президиумы 1972 елнын 22 ноябрендә Гыйльметдин Шакировка 1938 елнын 8 июнендә чыгарылган хөкем карарын юкка чыгара, аның хәрәкәтләрендә җинаять составы булмаганлыктан, җинаять эшен туктата һәм, шулай итеп, җырчының әтисе аклана. Шулай да моңа кадәр 1938 елда шаһит булган кешеләрдән тагын бер мәртәбә сорау алу була. Әмма
Илһам Шакировның анисе бу вакытка аларнын күбесе— Гариф Шакиров (1890 елда гуган), Зариф Шакиров (1905). Ислам Хәйруллин (1890), Фәйзулла Гайфуллин, Сөләйман Мирсәетов, Афзалетдин Сиражетдинов. Фәсхетдин Сәгытдинов вафат булалар инде Ул чактагы колхоз рәисе Хатыйп Салихов исә Ватан сугышы кырларыңда хәбәрсез югала.
Шулай да 1972 елнын 6 сентябрендә Гыйльметдин Шакиров эше буенча Габдулла Зәйнуллин. Сәгыйдулла Төхфәтуллин. Әюп Гайсин. Заһидулла Шәриповлардан яналан сорау алу үткәрелә Азар Гыйльметдин Шакировнын үз көче белән көн күрүче тырыш, үз сүзен курыкмый әйтүче кеше икәңтеген тагын бер мәртәбә раслыйлар
Гыйльметдин Шакировның өендә тентү ясап, аны кулга алганда авыл Советы әгъзасы буларак катнашкан Әюп Гайсин теге чакта НКВД хезмәткәренең Гыйльметдин Шакиров өеннән винтовка эзләвен әйтә, әмма юк әйберне ул да таба алмаган
Гыйльметдин Шакиров, ата бабаларының гомер уртасы гына узып барганда. 1940 елнын 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (НТК 5) 50 яше туларга ике ай кала якты дөньядан китеп бара Алты баланы үстерү Нуриәсма өстенә кала Әлбәттә, ишле гаиләне туйдыру, балаларның өстен бөтен тоту җинел булмагандыр Бөтен җанын мон баскан бу әбине күреп сөйләшкәнем дә булды Ул гомеренең соңгы елларын кичерә иде инде Балаларының тормышы бөтен булуга, оныкларының сау-сәламәт үсүенә ихлас шөкер булуын әйтте Әллә нинди озын көйләрне сү-зсез генә, атарга ифрат матур борылышлар биреп
шыңшуында шатлыкка карый сагыш күбрәк иде бугай. Шул сагышлы мон татар язмышынын агышы булып тирә-юньнәрне дә тетрәндереп сискәндергәндер, мөгаен. Нуриәсма апаның барлык балаларында да, оныкларында да бу жәһәттән табигать биргән илаһилык бар, минемчә. Улы Кыямнын сәхнәләрне тоткан чагы күп булды. Әмма ана җанындагы мон күбрәк төпчек улы Илһамга бирелгән икән. Моңа инде бөтен татар дөньясы шаһит.
Гыйльметдин абзый да чан-чон тимер сукканда җырлар көйләгән, диләр. Заманында Таулык авылы мулласы Сәлахетдин хәзрәт турында кызыксынып истәлекләр җыеп йөргәндә, авыл картларыннан Гыйльметдин абзыйның менә мондый бер җырын язып алган идем:
Ак күлмәген аклырак. Күк күлмәгең затлырак. Авызын үпсән—телен бирә. Теле балдан татлырак.
Мин бу хакта Нуриәсма апага да әйткәнем булды:
—Апа, бу җыр синең хакта булгандыр инде, әйеме?
—Яшь чагымда, Аллага шөкер, ак күлмәгем дә, күк күлмәгем дә бар иде,— дип әйткән иде Нуриәсма апа. рәхәтләнеп бер елмая-елмая.
Әмма әнә шундый елмаюында да сагыш сизелә иде анын. Тормыш каккан, язмыш утка-суга аткан гадәти татар хатыны иде ул. Ул да бик күп замандашлары кебек күпне күргән, күпне кичергән. Баш баласы Имаметдин Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленинград блокадасы мәхшәрләрен үз җилкәсендә татый. 1943 елнын февралендә яу кырында һәлак була. Калган балаларына да 1418 тәүлеккә сузылган сугышның бөтен авырлыгы төшә. Өч кызына да ат белән дә, үгез белән дә эшләргә туры килә. Гыйльмисафа (1919—1995) Дүртмунча авылына Гайфетдин Гайнетдиновка кияүгә чыга, җиденче дистәне ваклап барганда дөнья куя. Гыйльмисафанын Хәйдәр исемле улы каләм иясе булды. Ул шигырьләр дә. хикәяләр дә яза. Анын әсәрләре буенча шактый гына санда телевизион тапшырулар барды һәм бара. Гыйльметдин белән Нуриәсманың Зәйнәп (1929 елда туган) исемле кызлары да шул Дүртмунча авылына килен булып төшә. Гөлсем (1925 елда туган) исемле уртанчы кызлары Теләнче Тамак авылының Касыйм Суфиянов дигән егете белән тормыш корып җибәрә. Уртанчы малайлары Кыям (1932 елда туган) Яна Бүләк авылында яши. Шәрләрәмә авылы кызы Рәзинә (1935) белән бер кыз, өч малай үстереп, әтисе төзешкән авылда Алпар карт шәҗәрәсен дәвам итәләр.
Нуриәсма апа 1981 елнын 29 октябрендә вафат була. Хәзер инде эфирда аның истәлегенә «Нуриәсма» дигән җыр гына яңгырый. Сүзләрен күренекле публицист, күп кенә җырлар авторы Мидхәт Миншин язган. Көе—танылган композитор Ганс Сәйфуллинныкы. Халкыбызга Илһамны биргән ананы жырда мәңгеләштереп әлеге мөхтәрәм затлар изге эш кылганнар, билгеле.
Җилләр дә исте каршыга.
Уйнады бураннары.
Ни күрсә дә, Нуриәсма
Яманга юрамады. Яманга юрамады. Өметләр белән яшәде: «Якты көн алда әле. Якты көн алда әле...»