Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘҮЛӘТЛЕ НАДИР ДӘҮЛӘТ


рофессор Надир бәй белән мин беренче тапкыр 1990 елда Чулманкалада (Түбән Кама) очраштым Ул Америка профессоры Рифат Таби белән шул якларга килеп чыккан иде Житди оешмаларның житди чикләүләре булган заманда Разил Вәли аларны ничек итеп туган ягына алып кайткандыр7 Бу эшнен кыенлыкларын Разил үзе генә беләдер Ике олы илнен ике олы профессоры бик шаян-шат күнелле кешеләр булып чыкты. Әллә алар Торкия белән АКШта сирәк келәме, әллә ул илләрдә Разил Вәли кебек мәзәк сөйләүчеләргә кытлыкмы, белмим, әмма бу ике жегетнен рәхэтлэнеп-иркенлэп көлүләре бөтен мәжлескә йога табын янындагылар таралып, кайгысыз күнел ача Мин да аларга сокланып багам Горбәттэ дә саф килеш сакланган Ана телебезне тынлап лэззэтләнәм Аларнын сөйләмендә бер генә урыс сүзе дә ишетелми Телләре тәмле, бай һәм тирән мәгънәгә ия дип сокланам Без бу ике дус белән Торкиядэ дә. Америкада да берничә тапкыр күрештек Алар һаман шулай көр күнелле булып кала бирәләр, шөкер Ләкин Надир бәй колүдән туктаган арада кинәт җитдиләнә анын аксыл йөзендә, күз карашында монсулык пэйда була Анын куллары үзе дә сизмәстән тәмәкегә үрелә Надир бәй бик еш тәмәке тарта Мина ул башта бераз чирләп торадыр сыман тоелган иде Әмма еллар аша янадан-яна күрешүләрдә дә аны шушы ук халәттә күргәч, башыма уй йөгерде, Надир Дәүләтнең күңеле беркайчан да бетми торган сагыш белән тулган Ул үзе сау-сәламәт, ләкин кара язмыш анын йөрәк тибешенә җирсү хисләре салган Монын шулай икәнен Надир бәй Дәүләтнен тормышын якыннан белгәч кенә анлап була Анын узган юлы—трагик поэма, кызганыч сюжетлы фильм жыламыйча укып булмый торган кыйсса
Коммунизм аждаһасыннан качып. Кытай Маньчжуриясенә барып, тыныч куыш тапкан татар зыялысы Ибраһим Дәүләт Килденен бәхетле гаиләсендә 1944 елда Надир исемле ир бала дөньяга килә Бер яше тулар-тулмас вакытта совет гаскәрләре Маньчжуриягә бәреп керә, атасы Ибраһим абзый белән анасы Рокыя ханымны кулга алалар Себергә алып китеп, зинданга ябалар Бер яшьлек сабый Надирны күршеләре яшереп алып кала. Кара ятим Надирны миһербанлы Әхтәм абзый Ильясов белән Гайиижамал ханым уллыкка ала. Надир үэенен ата-анасын күрми-белми үсә Әхтәм абзый белән Гайниҗамал Надир үсеп балигъ булгач кына серне ача Шулай итеп. Надир үзенен Ильясов түгеллеген, бәлки Дәүләт-Килде атлы морзалар токымыннан икәнлеген белә Үз балалары итеп, сөеп үстергән, ана белем биргән кешеләрнен үзеннен ата-анан түгел икәнлеге Надирны бер тетрәндерсә, аларга сокланулы. рәхмәтле итсә, икенче яктан, үз атасынын Совет зинданында җәзалап үтерелүе һәм йөкле килеш кулга алынып, озак еллар Совет сөргенендә җәберләнүче анасы, төрмәдә туган нәни сенлесенен тартып алынып ятимнәр йортына тапшырылуы хакында ишеткәч. Надир бәй икенче тетрәнү кичерә Гаепсезгә җәзаланганнар, аларны җәзалаучылар турында уйлый-уйлый. зинданнан исән чыккан анасы, сенлесе белән очраша алмаулары турында уйлый-уйлый Надир Дәүләтнен күнелендэ ризасызлык, кемгәдер нәфрәт юшкыны урнаша, йөзенә сары сагыш булып сирпелә.
Алар очраштылар Бертуган абый, бертуган сенлесе. ниһаять, олыгаеп барганда Казаңда очраштылар Бу очрашуны ничек сурәтләргә сон7 Язып булмый, аңлатып булмый мондый халәте Бер ата. бер ана балалары булса да икесе ике мохитгэ тәрбия алган, берсе татарча да. инглизчә дә. төрекчә дә белми торган, йолаларсыз үскән хатын, икенчесе—сөйләшерлек урысчасы булмаган, әмма дөньянын ин олы телләрен, Ана телен мөкәммәл белгән профессор Алар икесе ике милләт кешеләре кебек иде Аларнын сөйләшергә уртак теле юк Күз карашлары тулы сагыш, ни өчендер кемгәдер адресы булмаган рәнҗеш мохитында утыруы башка кешегә дә читен иде Бичара хатын туганда
П
ук хокуксыз булып туган икән, картаеп барганда да уртача гына булса да фатир алалмаган. боек, сагышлы, ятакханәдә кара ятим булып яшәп ятучы япа-ялгыз ханымга карап, абыйсы Надирнын бәгыре киселмәгәндер дип кем әйтә ала? Телгәләнгән бәгырьнен әчесе чырайга чыкмый, кая чыксын сон?
—Алар түгел, мин үксеп жыладым. - диде Разил Вәли абыйлы-сенелле туганнарның беренче очрашуыннан сон
Яхшы ата. яхшы аналарнын
Яман түгел баласы идек
Яманлыкның күзенә баса-баса
Тантанага барасы идек.
Кемгә тидек?
Кемне рәнжетгек сон?
Кем сон безне шулай каргады?
Сак белән Сок кебек монаябыз.
Арабызда - Урал таулары
/ Бөтендөнья Татар Конгрессында катнашучылардан бер төркем сулдан уңга: Фәрит Иделле( Германия). Надир Дәуләт (Төркия). Ислам Әхмәтҗанов (Татарстан). Равил Селихмәт(АКШ). Али Акыш (Германия). Илсөяр Хайруллина (Татарстан). Ренат Харис (Татарстан).Флус Латыйфи (Татарстан).Мостафа Өнәр (Төркия) 18 июнь. 1992 ел
Казанга килгән саен Надир бәй сенлесе янында була. Ташламый ул сенлесен. Тел бер булмаса да. кан бер. Халык депутаты, шагыйрь Разил Вәли белән икесе йөри-йөри Надир Дәүләтнең сенлесенә фатир алып бирүгә ирештеләр. Торкиягә барган кешеләр артыннан Надир Дәүләт һәрвакыт сенлесенә күчтәнәч жибәрә Ата-ананын рухы разыйдыр, мөгаен Ике бертуган, ниһаять, очрашты, алар бер-берсен тапты, алар бер-берсенә ярдәмле, дип сөенә торганнардыр.
Үги әти-әнисе Надирга яхшы тәрбия, югары белем биреп, кеше итте. Инде алар да гүр иясе булды Урыннары жәннәттә булсын. Надир Кытайда. Төркиядә. Алманиядэ. Америкада алган белемен татар халкына хезмәт итүдә файдалана Ул язган фәнни-гыйльми китапларның барысы да. дип әйтерлек татар халкына, анын тарихына, әдәбиятына, атаклы шәхесләренә багышланган. Надир бәйнен төрек, инглиз, татар һәм урыс телләрендә басылган йөз иллеләп мәкаләсе һәм берничә китабы шулар хисабыннан.
Rusya Turklerinin Milli Mucedele Tarihi Ankara, 1985
Ismail Bey GaspiraH. Ankara. 1988.
Cagdas Turk dunyasr Istandul. 1989
Хәзерге чор торкиләренен халыкара әлифба симпозиумы Истанбул. 1989
Чаглаш төркиләр. Истанбул, 1993.
Исмәгыйл бәй Гаспралы Икенче басма. Казан. 1996
Идел Урал экспедиционы Татарлар-Башкортлар-Чувашлар Анкара. 1997
Русин тореклэренен милли мужәдэлэ тарихы Икенче басма. Анкара 199S
Ефәк юлы экспедициясе альбомы Анкара. 1997
1917 ел революциясе һәм Төрек Татар Милләт Мәжлесе Анкара
Әле күптән түгел генә Казанда -Милли китап- нәшриятында басылып чыккан «Русия торкилэренен милли көрәш тарихы (1905-1917)» дигән китап Надир Дэүләтнен ин әһәмиятле хезмәтләренең берсе Бу китап Теркиндә 1985. 1998 елларда басылып чыккан иде һәм. ниһаять, ул Ана телебездә дә пэйда булды Хөрмәтле профессорыбыз китапка багышлама да язган: -Бу хезмәтне Теркин белән Татарстан арасында фәнни һәм мәдәни күпер салынуга бик зур өлеш керткән, шушы юнәлештәге эшчәнлегемдә мина һәрдаим ярдәм кулын сузган, татарларның чын мәгънәсендә горурлана алырлык күренекле шәхесе Разил әфәнде Вәлиевкэ
Халкыбызның шушы чордагы көрәше турында аз язылмаган Татар галимнәре бу чорны яхшы белә Әмма Надир Дәүләт китабы шушы мәүзугька багышлап ватаныбызда чыгарылган хезмәтләрдән аерыла Татарстан галимнәре нигездә ике телле архив материаллары белән генә эш йөртә ала урысча һәм татарча Татар галимнәре каршындагы икенче бер кыенлык, мона кадәр татарларга чит илләрдәге материаллар белән танышу чикләнгән иде Өченчедән, галимнәребез гасыр башыннан алып унҗиденче елларга чаклы булган көрәшне тар мәйданда, татар мәйданында гына тикшерәләр иде
Шулай итеп. Надир Дәүләтнең татар телендәге бу китабы өч ягы белән отышлы һәм әһәмиятле Надир Дәүләт милли азатлык өчен көрәш тарихын бер татарларга гына кайтарып калдырмый, бәлки Русиядэге бөтен төрки халыклар турында да яза азарилэр Кырым татарлары, казакълар, үзбәкләр, башкортларнын да милли азатлык өчен көрәшкә керткән өлешләре турында әһәмиятле материаллар бирә Надир Дәүләт Татарстан. Мәскәү архивларыннан тыш Төркия. Алмания һәм башка илләрдәге архивлар белән дә эш итә һәр материалны ул оригиналь текстта тикшерә, нәтижэ ясый Шуна күрә, анын бу олут хезмәте өстәмә материалларга бай
Хөрмәтле галим, профессор. Торкиянен Мәрмэрэ университеты җитәкчесе Надир бәй Дәүләт үзенен чын ватаны, чын дәүләте дип Татарстанны саный һәм татар халкынын тарихы-әдәбиятына бәйле җыеннарда бик теләп, актив рәвештә катнаша, әйтергә кирәк, бу җыеннарда анын чытышларын тын алмыйча, йотлыгып тыңлыйлар чөнки Надир бәй буш сүз сөйләми, җитди мәсьәләләр күгәрә, милли хәрәкәттәге, тарих гыйлемендәге тайпылышлар ана читтән яхшырак күренә булса кирәк
Анын күп санлы мәкаләләре татар матбугатында еш басыла килә Без да Надир Дәүләтне ватандашыбыз, үз галимебез дип хисаплыйбыз