Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ МЕСКЕНЛЕК


Айдар Хәлим үзенең «Казан утлары«нда (1999 ел,’ 3 сан) басылган әсәрен «кечкенә роман» дип билгеләгән. Роман, чыннан да. үтә кыска, уртача күләмле хикәягә гин дияргә була. Әсәрнен эчтәлегенә килгәндә, утыз сигез журнал битенә гагар халкының язмышы тулысымча сыеп беткән дисәк, бер дә арттыру булмас шикелле Дөрес. Көнбатыш әдәбиятларында мондый кыскалык инде күптән очраштыргалый Сугыштан соң. укучының вакыты тар булуны искә алып һәм әдәбиятта публицистика белән телевидениенын «теше үтмәслек» рухи-әхлакый мәсьәләләр генә сайланганлыктан, әдәби текстның күләме кечерәйде Татар әдәбиятында исә кыска язарга өйрәнү мәсьәләсе әле һаман көн тәртибендә кала килә.
•Татар вакыты» романында персонажлар саны да шактый әз. Әсәрнең үзәк герое Мотаһар Чанборисовтан тыш һәр персонаж диярлек шушы бәндәнең язмышын тулыландыру, тирәнәйтү, анын тәкъдирен яшәешкә ныграк бәйләү өчен сурәтләнгәннәр.
Кайсы яктан алып карасаң да. әсәр гажәеп уңышлы чыккан! Ләкин роман авторы мактауга мохтаж түгел. Гомумән, минемчә, мактау әдәбият өлкәсендә язучының абруен төшерүдән тыш берни дә бирми. Ә «Татар вакыты» исә—әдәбиятыбыз тарихына кереп калырлык, әдәби вакыйга булырлык әсәр.
Мотаһар—сугыш инвалиды. «Ватан сугышы» дип аталган гарасат анын теш казнасын умырып ташлаган, ә инде тынычлык елларындагы социалистик хезмәт мескеннең күзен сукырайткан. Зәвыклы укучы әсәрне укып чыккач тоя. анлый геройның гариплеге даими сугыш белән шөгыльләнеп, сугыш өчен яшәгән империя шартларында табигый хәл
Бусы әле роман эчтәлегенең өске катламы гына Мотаһар Чанборисовнын язмышы, аның сукырлыгы, талымсызлыгы. тормышның ин каһәрле шартларында да канәгать яшәве татарның менталитетына тәңгәл килә. Символ буларак. Мотаһарның татар халкын хәтерләтүе бәхәссез. Бу сурәттә милләтнең бүгенге сыйфатына, аның тарихи язмышына тин тетрәндергеч хакыйкать чагыла
Чыннан да.милләт буларак, безгарип түгелмени’ Милли йолалар, гореф-гадәтләр югалган Безне динсез калдырганнар. Телебе IHCH калган өлеше шундый ярлы. сай. күп очракта күңел кичерешләре катлаулылыгын аңлатуы да бик авыр Ә чынбарлыкны, менә- менә өстебезгә ишелеп гөшәргә торган инкыиразны күрүгә килгәндә—без сукыр Җитмеш ел совет чынбарлыгында яшәтеп безне күңел кү зе белән күрүдән биздергәннәр Мангай күзе дә милләткә, жәмгыятькә куркыныч алып килгәнне түгел. бары тик тар бер кисәкне генә күрүгә көйләнеп беткән Безнен күздә, колак та. баш миебез дә үзебездә түгел-хакимият кулында Нәрсә биреп, нинди юл белән алганнар сон безнен шушы кешелек дәрәжәсен исбатлый торган ин асыл, ин зарур сыйфатларыбызны? Айдар Хәлимнең романы нәкъ шушы сорауларга җавап бирә Фикерле, дәлилле һәм дөньяны тирән анлый торган кешене канәгатьләндерерлек жавап бу Ләкин шушы куркыныч хакыйкатьне анлый алырлык укучы калдымы соң татарда’ Калган булса, күпме алар? Кемнәр, ниндилөр алар?
А
дипнең төп хезмәте нидән гыйбарәт9 Язган әсәрендә чынбарлыкны мөмкин булган дәрәжәдә төгәл, жете сүрәтле итеп, дөрес һәм тирәнтен чагылдыруда. Юк, графоманнардагыча, казылык тутырган шикелле тормыш детальләрен әсәргә төеп тутыру ярдәмендә эшләнми бу. Әдип укучының мәрткә китә башлаган иманын уятып, аны битарафлыктан сөйрәп чыгара алырлык кайнар тәэсирле сүз тылсымы тудыра алу белән үзенең вазифасын раслый булса кирәк. Ләкин бусы—аерым бер тема. Бу мәсьәләгә кагылуымның сәбәбе исә «Татар вакыты»нда шушы эшнең моңа кадәр татар әдәбиятында күрелмәгән дәрәжәдә башкарылуын әйтер өчен генә. Чыннан да, Айдар Хәлимнең уңышы—татар әдәбиятының уңышы бит. Без. әдипләр, бу әсәр белән горурланырга хаклы.
«һәйбәт кешеләр иде, мәрхүмкәйләр...»—дип башланып китә роман. Аңлаган укучы өчен мөһим реплика бу. Романның калган өлешендә автор шул «һәйбәт кешеләр»нең коммунистлар икәнлеген язганнан соң, алар калдырган мирасны барлый башлый. Чиктән тыш жаваплы, авыр, катлаулы вазифа. Бүгенге болгавыр чорда, социализмнан кире капитализмга кайту чорында—бөлгенлек һәм гаделсезлек чорында— коммунистлар хакимияте заманын без бөек төзелешләр һәм галәмгә очу, социалистик ярыш, «бөек» ватан (!) сугышында жинеп чыгу рәвешендә күрергә өйрәнгәнбез. «Артта калган, надан, кара халыкны социализм чорында белемле, культуралы иттек, бәхеткә ирештердек!» дип баш миебезгә чүкеп торды агитпропта. Моңа ышанмаска тырышып, карышып карасак та ялгыз шәхес системага, хакимияткә каршы тора алмаганлыктан, без пропагандага тәмам инанып беткәнлегебезне сизми дә калдык. Башка илләрдәге шартлар белән чагыштырып карау мөмкинлеге дә юк иде совет чорында. Ләкин, тулаем алганда, ул чакта бүгенге көн дәрәжәсендәге хәерчелек тә, халык мөлкәтен талап миллиардлар туплаучылар да юк иде. Гадиләштереп әйткәндә, патша заманындагы байлык белән шул чорның хәерчелеген бергә кушып тигезләгәч, социализм чорында авыр булса да түзәрлек дәрәжәдә мохтаҗлык барлыкка килде. Тоташ милексезлек... Тоташ ялланып эшләү. Хакимият, гади халык турында кайгырткан булып, күз буйый. Хезмәт ияләре тырышып эшләгән булып хакимият каршында юхалана. Күпчелекнең кесәсендә, белемгә кысыр булса да, мөһер сугылган диплом. Белемсез булсалар да фәнни дәрәҗәгә ия надан галимнәр Патша заманындагы лашманчылыкны татар халык иҗаты каргап каһәрләсә, совет чоры лашманчылыгын әдипләребез күкләргә чөеп мактадылар. Айдар Хәлимнең «Татар вакыты»нда безнең әнә шул иллюзияләребезнең сабын куыгы шикелле шартлап ярылуы баш каһарман язмышы аша күрсәтелгән.
оманның сюжетына тукталыйк. Әсәр иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә башлана һәм кичке дүрттән сон (чөнки кышкы көн ифрат кыска) караңгы иңеп килгәндә тәмамлана Коммунистларның «һәйбәт кеше» булулары турында Мотаһар карт улы Мөдәррискә иртәнге чәй вакытында белгертсә, кичке эңгер иңеп, шәһәр караңгылыкка кереп югала башлаганда әсәр тәмамлана. Шушы кыска вакыт эчендә бер гаилә язмышы аша сурәтләнгән каһәрле татар тәкъдире тулаем диярлек сурәтләнеп бетә.
Миңа иң зур куаныч китергәне—әсәрдәге образлар астында яткан тирән философия. Н инли философия соң бу? Совет чорында безгә көчләп кертелгән диалектик һәм тарихи материализммы? Түгел. Айдар Хәлимнең бу әсәре кайсы ягы беләндер Жан Поль Сартрның «Косасы килү» (урыс тәрҗемәсендә «Тошнота») повестын хәтерләтә. Дөрес, «Татар вакыты»нда Сартр әсәрләрендәге кискенлек йомшартылган, татарга хас моңсулык, тыйнаклык кертелгән, әмма әсәрнең нигезендә экзистенциальлык ятуы бәхәссез. Бик тә тырыш, тормышка теше-тырнагы белән ябышып яшәгән Мотаһар белән анын хәләленнән туган балалар нигә шундыйлар? Мотаһарның оныгы Вадимда татарлык кына түгел, адәм баласына хас бүтән сыйфатлар ла кая китеп беткәннәр сон? Мотаһарның килене Зөмәрә татар дөньясыннан күптән ваз кичүенә карамастан, нишләп әле татар лицеенда сәнгать фәнен укыта9 Сәнгать дөньясында йөзгән хатын нигә шулай шапшак, мәнсез, дорфа? Әсәр персонажлары бер-берсен берничек тә анлый алмыйлар һәм үзара дөм битарафлар. Бу—әсәрнең төп проблемасы.
Адәм баласы бүгенгелектән бәхет таба алмаган очракта бәхет эзләвен киләчәк
Ә
Р
хыялларына күчерә, киләчәктән өметләре өзелгән очракта да төшенкелеккә бирелмичә, үзенен артта калган бәхетле көннәренә күчеп яши башлый Вакытка сыйган вакыйга кичерешләре дә экзистенииаль философия үлчәве белән үлчәгәндә шактый үзгә Мәсәлән, каргларнын бер аи татыган хатирәләрен балалар бер көн эчендә колачлый алганнары мәгьлүм Айдарнын әсәрендә вакытка кагылышлы тагын бер ачыш ясалган колониаль режим бездән, татардан, вакытыбызны да алып, үз вакытын —Мәскәү вакытын таккан икән. Юк, бу Спас манарасындагы сәгать сугуына көйләнеп яшәү белән генә чикләнми икән. Асылда, без. татарлар, нәкъ урыслар шикелле, тоталитар хакимият кушканча, кулдагы, бүгенлелектән ваз кичеп, һавадагы киләчәкнең буш вәгьсенә инанып яшәргә мәжбүр ителгәнбез икән. Романда шушы проблемалар гажәп тәэсирле һәм төгәл куелганнар
Бер генә эпизодка күз сирпеп үтик. Мотаһарнын оныгы Вадим мәктәптән кайту белән Җанбарысларнын берничә буынына хезмәт иткән гаилә реликвиясе саналган күкеле сәгатьне туктатып, телевизорны кабызып жибәрә Сәгать—гаилә мирасы, вакытны мөстәкыйль исәпләп семья әгъзаларына белгертеп торучы бер символ Сәгать Мәскәүгә буйсынмый Телевизор исәтулысынча Мәскәү сәясәтен, адәм баласын агулый торган ялган, ясалма тормыш бирә. Ул кешене чынбарлыктан суырып алып, үз мохитында, үзе боерганча яшәргә мәжбүр итә Ниһаять, ул сәгатьне талап алып китәләр һәм. әсәрдә бу турыда сүз кузгатылмаган булса да. татар вакытын саклаучы символның язмышы анлаешлы аны сатачаклар Мотаһар картның үлүе дә безнен милли проблемаларга кагылышлы күп нәрсәне ачыклый Чынбарлыкта Мотаһар ишеләргә реаль яшәү генә түгел, виртуаль яшәүгә дә урын калмаган икән Андыйлар тормыш аренасына килгән вадимнар. Зөмәрәләргә урын чистартырга тиешләр икән
Шушы утыз сигез битлек бәләкәй генә романга Айдар Хәлим татарнын Евразия киңлекләрен иңләп, дөньяны дер селкетеп яшәгән жанбарыслык чорларын, аннары мөстәкыйльлекне югалткач. сәүдәгәрлеккә ябышып карау, коммунизм байрагы астында инкыйразга юлыгу һәм бүгенге көндәге Вадим дәрәжәсенә житеп мутантлашу күренешләрен сыйдыра алган
оманда татар я змышы гаилә тормышы аша сурәтләнә, дидек Татар әдәбияты өчен чиктән тыш мөһим, хәлиткеч тема бу Ни өчен9 Чөнки жәмгыятыә тагарга урын юк диярлек Дөресен әйткәндә, татарнын жәмгыятс дә юк дәрәжәдә Җәмгыять аренасына керү белән без урыс чанасына утырып, урыс жырын жырларга тиешбез Башкача булса безне тибеп озатырлар дип куркабыз без Инглихләрдәге фикердәшлек, уртак мавыгу, сердәшлек мәктәбе—инглиз клублары» да юк бездә Яһүдләрдәге һәм әрмәннәрдәге шикелле, кешегә кыйбла табарга ярдәм иткән, яшәү проблемаларын күмәк чишәргә чиктән тыш кулай общиналарыбыз да юк Адашканга юл күрсәтеп, бәхетсезлеккә юлыкканнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган андый татар общинасын оештыру бәлки момкин дә түгелдер, чөнки бергә жыелган татарлар арасында ким дигәндә 10-15 проценты рәсми шымчы һәм шулар өстәвенә сатылырга әзер торучылар, шул юл белән тамак туйдырырга уйлаучылар даими була Милләтнең оешуына каршы торган көчләр монын белән генә дә бетми әле Мәсәлән, урысларны жәмгыятьгә дә. хезмәттә дә озын озак гасырларга сузылган, яулап алу процессында барлыкка килгән казарма бердәмлеге, ушкуйниклык тәвәккәллеге берләштерә Ә безгәбүгенге көндә тик бер генә оешу мөмкинлеге рөхсәт ителгән империянең яулап алу байрагы астында һәм лашманчылык кысасында Дөрес. Татарстан Язучылар берлегенең соңгы корылтае, анда дистә еллар буена әдәбиятның желеген суыручыларны бәреп төшерү милли аңның уяна башлавын раслады Ләкин бу әле мескенлек диңгезендәге бер генә тамчы рухи батырлык
Николай Трубецкой татарны «блуждающий атом», дип юкка гына агамаган Колониаль богауга юлыккан, көрәш дәверендә батырларын югалтып бетергән, ирек тәмен оныткан һәр милләткә диярлек хас сыйфат бу Ә бергә жыелып. милли проблемаларны чишә башлау белән татарнын колагына бер аваз ишетелә -Өлкән абзыкайлар хупларлармы сезнең бу гамәлегезне'.’ Әллә бәрәңге бәхетеннән лә колак кагасын киләме? • Кешенең аң базында сөрән салып ятучы шомлы аваз бу Шушы авазны ишетү белән үзебез дә сизмичә, ирексездән. тизрәк шаһгалиләргө барып сырышабыз без
Р
Айдар Хәлимнең соңгы елларда язылган әсәрләренең барысы да диярлек гаилә тормышын, шул тормышта туган проблемаларны ачыклауга багышланганнар. Ни өчен9 Кызганычка каршы, татар кешесе бер урында, бары тик бер генә урында җанына рәхәтлек, күңеленә яшәү дәрте таба ала. Бу урын—гаилә. Татарда гомумкешелек сыйфатлары, мен еллар буена бөртекләп сайланган ин кыйммәтле хәзинәбез—гореф- гадәтләр бары тик гаиләдә генә саклана алган. Гаиләдән чыгып, шәһәрнең урам- тыкрыкларына керү белән без әнә шул ата-баба хәзинәсеннән колак кага башлыйбыз. Карьера дигән баскычтан югарыга күтәрелгән саен аяусызрак кырыла, югала, исраф була ул сыйфатлар. Империя казармасының аяусыз шарты бу . Империя исән чакта биш гасыр камилләшкән аяусыз канунны бернинди көч, бернинди дәрман да үзгәртә алмаячак «Империя исән чакта татар кешесенә бәхетле яшәү турында өметләнү—алсу томаннан тукылган иллюзия генә ул» дигән фикер Айдар Хәлимнен «Өч аяклы ат», «Сандугачым-карлыгачым». «Кыйбла», «Эңгер», «Авылдаш» исемле элегрәк басылган әсәрләрендә жәйрәп ята. Китап укуны онытмаган бәндә (ә бит без озак гасырлар китап белән юанып яшәгән милләт) һичшиксез бу мәгънәне аңлаячак.
Күңелгә кызык бер фикер килә.
Әгәр мин шушы әсәрләрнең авторы булсам, Оноре де Бальзак тәжрибәсенә таянып, әлеге китапларны «Татар гаиләсенең таркалу фажигасы» исеме белән бергә берләштерер идем. Гаилә тарихы аша милләт тарихын аңлау дәрәжәсенә ирешер иде бу очракта укучы.
атар вакыты»нда күтәрелгән проблемалар шактый күп Аларның барысын да анализлый башласам, язмам диссертациягә әверелер дип куркам. Диссертацияне исә, сез беләсез, укымыйлар Ләкин, әлеге проблемалардан тыш безнең әдәбият өчен яңалык булырлык манзараларда күп әсәрдә. Шулар арасыннан берсе—кибеттә балык уылдыгы кузгаткан жәнжал. Казан дәрәжәсендәге мәдәният үзәгендә яшәгән татарлар да икраның үз телләрендә ничек аталганын белмиләр икән. Чыннан да бит, уылдык—түрәләр ризыгы, аны татар түрәләре үзләреннән өстәрәк утыручы урыс түрәләре белән мәҗлестә очрашканда гына ашыйлар. Шуна күрә дә гади халык аның нәрсә икәнлеген белә алмый. Аннары, кызы Фәрдунәгә әллә нинди зур пенсия акчасы алучы булып тоелган Мотаһар картның бу ризыкны бөтенләй татып та караганы юк икән әле. Менә шушы, беренче карауга пүчтәк кенә тоелган күренеш татар халкының нинди шартларда яшәгәнлеген ачык күрсәтә.
Проблемаларның һәрберсенә тукталып торудан баш тартсам да, шулар арасында мина чиктән тыш кызыклы тоелган берсенә игътибар итми мөмкин түгел. Бу проблема— татар кешесенең язмышында ордсн-медаль мәсьәләсе. Әйе, бүләк алу белән мавыгу хан заманында ук халкыбызга санап бетергесез фажигалар тудырган. Чөнки бүләк белән ришвәт арасындагы аерманы, бүләкнең мактаулы билге булудан туктап, сатылу дәрәжәсенә күчү чиген кем билгели ала? «Татар вакыты»нда бу нечкә мәсьәлә искиткеч оста кулланылган Мотаһар карт узенен гариплегенә, якты дөньяны күрүдән мәхрүм калуына һәм дөм ялгызлыкта яшәвенә карамастан, үзен шактый бәхетле тоя. Анын бәхетенең бер өлеше—пенсиясе печтек кенә булса да бүгенге бөлгенлектә, хәерчелек фонында зур булып тоелуы. Шушы томана канәгатьлек мескен картны саклау кассасына салган акчаларының девальвация нәтиҗәсендә туктаусыз кимеп торуын сиземләүдән дә коткара. Ә инде шушы бәхетле мескенлекнең төп сәбәбенә килгәндә, бу—картның ватан сугышына катнашу горурлыгы, шул сугышта катнашкан өчен түшенә хөкүмәт таккан калайлар. Укучы моны белә торгандыр дип уйлыйм: Бөек географик ачышлар чорында европалылар мәҗүси халыкларга төрле ялтыравыклы тәтиләр биреп аларнын байлыкларын талап алганнар, җирләренә басып кергәннәр. Бәлки без, татарлар, да шул мәҗүсиләр дәрәҗәсендә томанабыздыр, ә? Юк, алай булуы мөмкин түгел, чөнки татарнын тулы тарихын карасак, мәҗүсилек белән исламга күчү арасында гасырларга сузылган тәңречелек ятуын күрербез. Тәңречелек дине исә. безнең ерак бабаларыбызны Күк, Җир, Елга-Таулар дәрәҗә-масштабында эш итәргә өйрәткән. Шушы фикерне дәлилләү өчен дикъкать белән «Идегәй»не укып карау җитә. Идегәй чорында шәхеслек масштабы гаҗәеп зур булган. Ә инде бәяләү шкаласына, яшәеш өчен мөһим һәм пүчтәк нәрсәләр арасындагы аерманы тоемлауга килгәндә, Урта гасырларда яшәгән бабаларыбыз чын- чыннан рухи аристократлар булганнар. Ә ни өчен соң без бүгенге көндә түшкә тага
Т
торган ялтыравыклы бер калай бәрабәренә иманыбызны сатарга әзер торабыз’ Бу фикеремне мин йөзләгән мисал белән дәлилли алам Мәсәлән, зыялыларыбыз чит илләргә чыгып йөри башлагач түшләренә көмеш тәре тагып кайтырга тотындылар Бу чирдән милләт өчен жан атып яшәгән бер генә шәхес тә читтә кала алмады. Ә Суверенитетны шартнамәгә алыштыргач, безнең ин баш түрәләребезнен түшләренә Ельцин ясаткан тәреләрне тагарга тотындылар. Шулар арасында бер генә дә баш тартучы табылмады Орден-медаль гына түгел, төрле дәрәжә тирәсендә дә нәкъ шушындый психик ажиотаж туа. Мәсәлән. Лондонда берничә авантюрист 30 долларга «Елнын ин күренекле шәхесе» аталган коры куык сатарга кереште. Татар зыялылары шундук бу кармакка да капты. Ә инде Рәсәй Фәннәр академиясенә генә түгел, гомумән, фәннен үзенә бернинди катнашы булмаган оешмалар ачып, 6 мен сумга академиклык таныклыгы сата башлагач, татар кешесе бу авантюра жимен дә кабып йотты
Бу эпсдимия бер татарда гына дисәм дөрес булмас иде СССРнын 50 еллык юбилеена багышланган бүләкләр өләшү чорында мин бер министрлыкта түрә булып утыра идем Бүләкләү комиссиясенә мине дә теркәп куйганнар. Шул калай абруй алыр өчен тәкъдим иткән ришвәтләр, өреп кабартылган «батырлыкларын» раслый торган ясалма документлар комиссия карамагына елга булып агып керә башлады Ә инде югарыда утыручы туган-тумачалары, әшнәләре аша басым ясап орден-медаль даулаучылар «армиясе» турында сөйләп тә торасым килми Шул ук вакытта, бу өлкәдә, барыбер, урыс халкы татар дәрәжәсенә житеп анын югалтмагандыр дип уйлыйм мин Әнә. Александр Солженицын белән Евгений Евтушенко Ельцин тәкъдим иткән орденнардан баш тарттылар Шуннан сон инде татар зыялыларын күз алдымнан үткәрәм Бездә тәре тагудан баш тартырлык шәхес бар дип әйтә алмыйм, куркам. Нишләргә ”
Нигә соң татар мескене шул түшкә тага торган ялтыравыклы жиз кисәге бәрабәренә жанын. иманын сатуга каршы тора алмый? Татар егетләренең түшендә Чечня үтерешендә күрсәткән геройлыклары өчен тагылган калайларны күргәндә чәчләрем үрә тора. Үләсем килә башлый. Ә бәлки минем аларга бәя бирергә хакым да юктыр9 Чөнки үзем дә бит утыз елга якын жир шарынын барлык төбәкләренә Рәсәйдә ясалган коралны ташып, кан коюга катнашкан гөнаһлы бәндә Түшкә тага торган калайның күп очракта үтерештә катнашкан өчен бирелгәнлеген искә алганда, шуны да искә төшереп китәсем килә Николаев портыннан өстәрәк. Буг слгасынын бер аулак затонына урнашкан Балабановкада. каракларча, караңгылыкка яшеренеп, трюмнарыбызга корал, твиндекларга гаскәр төйибез. Босфорны да нәкъ террористларча—төннең ин карангы вакытында узабыз да. кан коеласы һәм толлар, ятимнәр барлыкка киләсе «кайнар ноктага» курс сызып, юлга чыгабыз. Гибралтарны үткәч, твиңдекларда нәкъ Африкадан плантаторларга сатарга төяп илтелгән кара коллар хәлендәге тынчулыкта барган солдатларның командирына яшерен конверт тапшырыла Командир конвертны ачкач кына мескен солдатларның кайсы контенинтка. кемнәр канын коярга барулары ачыклана Капитанның сейфында икенче, тышына «Корабны кулга алу куркынычы туганда ачарга» дип язылган «Совершенно секретный» конверт ята. Конверт зчендәге кәгазьдә «Корабны кулга алу куркынычы туганда ин ышанычлы рядовой коммунистны машина бүлегенә кингстонны ачарга төшерергә, анын боерык үтәвен күзәтер өчен командир коммунистны билгеләргә. Боерыкның үтәлүен үзегез тикшерәсез Бу приказ беспрекословно, без обсуждения үтәлергә тиеш», дип язылган була иде Ә бүген, әнә. террористлыкка өйрәтүдә мөселманнарга яла ягалар Ә бит массакүләм террористлыкка өйрәтү, өйрәтү генә түгел—шу на күндерү гамәле, совет чорында СССРда. бүгенге көндә Рәсәйдә алып барыла икән ләбаса Юк. без корал илтеп сугыш уты кабызган илләрнең халыкларына карага гына түгел, үз-үзебезгә, шул коралны ташучыларга карата да террористлык эшләнеп килгән икән ул озак еллар дәвамында, һәм әнә шул эш уңышлы башкарылганнан сон түшкә тагарга калай өләшәләр иде Әгәр без адәми заттан, һомо сапиенс затыннан икәнбез, түшкә тагылган калай безнен жинаятьче булуыбызны фаш итәргә тиеш иде. югыйсә. Әбсзшулжинаятькә катнашу ыбызбилгесен горурланып тагып йордек Шушы парадокс озак еллар мине аптырата иде «Татар вакыты-н укыгач, шушы мәсьәлә шактый ук ачыклана башлады. Бу каныбызга сенгән икән Без уйланудан, бәхетсезлегебезне аңларга тырышудан туктаганбыз
Рәсәй халкы беркайчан да тулы хокуклы граждан булып яши алмады Аяусыз көчле дәүләтчелек белән искиткеч дәрәжәдә кыерсытылган, милексез. хокуксыз, үзенең шушы хәлдә яшәвен төшенә алмаган халыкка бу турда аңлатып та булмый бит
Ул бит шиге шуна тәмам күнегел беткән, яшәешен шул чынбарлыкка яраштырган, шунлыктан.
аңлата башлау белән, беренчедән, сйн аны унайсыз хәлгә куясын һәм дошманлык тудырудан тыш берни майтара алмыйсың.
Тагын бала чагымдагы бер хатирә искә төшә. Минем җизнәм, авыл мәктәбенең иң абруйлы математигы, минем белемгә омтылуымның төп сәбәпчесе, бер көнне үзенең ГТО значогын югалтып кайтты Ат югалтудан да фаҗигалерәк тоелды бу хәл безгә. Төнлә йокыдан уянып китәм дә: «Ничек үзенең зур, абруйлы кеше икәнлеген исбатлый алыр икән?»—дип ут йотып, кайгырып ятам. Чөнки ул чорда һәр авыл, район һәм Казан зыялысы түшендә ГТО, ГСО. МОПР, «Ворошиловский стрелок» һәм тагын әллә нинди тузга язмаган «абруй» тамгаларын ялтыратып Йөртергә тиеш иде. Шулай булмаган очракта аның күңел төбендә бер төрле кимсенү барлыкка килә иде. Хәзер инде бу хәл мина көлке дә тоела, әмма гади көлке түгел—еласыларны китерә торган газаплы көлке...
«Татар вакыты»н укыганчы мин ни сәбәпле татарның ялтыравыклы калайга чат ябышуын, шуны алу өчен хәтта шәрә күкрәге белән амбразура капларга әзер торуын аңлап җиткерә алмый иза чигә идем. Ә менә Мотаһар мисалы моңа да ачыклык кертә: тоталитар урыс дәүләтенең дәгъвачысы, фаш итүче төп көче булганлыктан, татарны башка милләтләргә караганда ныграк кимсеткәннәр, кыерсыту чараларын да күбрәк кулланганнар икән. Каршы торучыларны даими юкка чыгарып Килгәннәр. Ә бит татарның да башкалардан ким буласы килмәгән, абруйлы, ихтирамлы яшисе килгән. Шуңа күрәдер инде, үзен өлкән абзыкайлар дәрәҗәсенә күтәрә алырлык һәр дәлилгә татар кешесе теше-тырнагы белән ябышкан. Шул дәлилләр арасында ин кыйммәтлесе һәм ышанычлысы орден-медаль саналуын Айдар Хәлим үз әсәрендә искиткеч ышанычлы итеп күрсәтә алган.
Әсәр бик тә тыгыз язылган, баштан ахырынача бербөтен тукыма булып бара Бәлки шуңа күрәдер дә аннан мисал итеп өзек бирү шактый катлаулы:
«... Ишектән ин тәүдә хәрбинең сәмруг кошлы кокардасы, аннан сон шинель поставы эчендәге йомырка гәүдәсе керде. Артында фотоаппарат аскан хатынкай да бар.
—Гафью итясез, мин татарча начар суляшам,—позвольте местами урысча говорить.»
Медаль тапшырырга килгән капитан Ярмухаметов шушы рәвештә пәйда була.
«—Сезгә короче, Рәсәй Президентыннан Жуков медале да плюс Ленингардский медаль тапшырырга килгән...
—Кхе-кхе... кхе-кхе .—Мотаһар гүя бу медальне көтеп илле дүрт ел көлмәгәнен көлә, чынаяктагы туң сөзмә кебек җепши, эреп таркала иде...»
«—Сез—защитник Отечества! Гафу итягез!.
—Әйе, әйе, мин шундый ул,—дип урынында сиртмәләнде Мотаһар —Мин шатлыктан... Җылы сүздән... Тыела алмыйм!
—Капитан дипломатыннан әүвәле ике кечкенә кап алып, аларны саксыз гына өстәлгә ташлады. Аннан, астарак бутанып, шешә чыгарды:
—Меня бу аракы Башкомандуюший Ельциннан,—капитан шап итеп, шешәне өстәлгә утыртты.—Ә сез, Сәкинә Шакировна, стакан-фаляннар. короче! Калай кружка еще да яхшырак булгян.»
Менә шушындый бүләкләнүләр, медаль тагулар һәр очракта да аракы белән янәшә йөреп татарның моңа хәтле мең елларга сузылган айныклыгын челпәрәмә китереп ташлады. Туган авылымның бүгенге рәисе сыер савучыларны лаякыл итеп сыйлаганнан соң ул мескенкәйләрнең үрмәләп өйләренә кайтып барулары—иң куркыныч саташу сыман күз алдыма кат-кат килә дә баса, килә дә баса.
Татар әдәбиятында «Татар вакыты»на тиң әсәрләр еш тумый Аңа чын бәяне бирерлек әдәбият белгечләре дә, зәвыклы укучы да табылыр әле. Ә мин тагын болай уйланам: Әйтик, чираттагы Тукай бүләген бирү кампаниясында Айдар Хәлимнең түшенә лауреатлык билгесе тагып куйсалар, бу эш аның әдиплек абруен күтәрерме, әллә киресенчә булырмы? Аны Тукай бүләген үзләренең югары постта утыруларыннан файдаланып алучылар белән тигезләп, дәрәҗәсен генә төшерерме? Бу сорауны бүген, татар әдәбиятын җитәкләргә яңа көчләр килгән хәлиткеч чорда, җавапсыз калдырмаска иде.