БЕЗДӘН КАЛЫР—ШИГЪРИ СҮЗ ГЕНӘ...
Язмыш
Язмыш белән, юк, көрәшмә икән.
Без сөйләдек,
язмыш—дәшмәде.
Хәер, үзе бәхет түгелмени Җан тулы мон килеш яшәве?
Язмыш белән тарткалашма инде!— Килә гомер... килә көзенә;
Кемдер
җимерелгән ил калдырыр.
Бездән калыр—
Шигъри сүз генә...
Эчем яна—тышым яна...
Шагыйрь Рашит Әхмәтҗан ядкаре
Шагыйрьләрчә моңсу да бу табын. Шагыйрьләрчә шаулы, дуамал. Өермәле буран дулый тышта— Тынасы юк. тынмый, тынмаган...
Авызлыксыз һәм тыйгысыз җаннар!
П1а1ыйрь безне тыеп туктата:
— Мәҗлес мондый булмый. ба1ырләрем! Җырсыз утырасыз төн ката!
...Богемалы безнең мәгарәне Гчтырып ул үзе җыр суза— Җыры да бит анык үзе сыман Шук та. сагышлы да. моңсу да:
—Ак үрдәккә, күк үрдәккә Җимнәр салдым түмгәккә... Эчем яна. тышым яна— Ут кабынмый күлмәккә! Уф!..
Җыр әйтә дә безгә карап тына: —Сезгә җыр җырлаган мин—дурак! Беләсезме, нигә шагыйрь булып Йөрибез бу җирдә каңгырап?
Бүтән юньле эшкә ярамыйбыз! Тел бар—карга алып китмәскә... Йә. далада яшәмисез! Тутыр!
Дөнья вагы җирдә бетмәс лә!
Җырлатыгыз юмарт чакта!
Хәер,
Җыр үтәрлек түгел инде сез...
Әмма... тагын болай җырлашулар Насыйп булыр микән—билгесез...
Ник чүмәштең анда мәрткә китеп? Касәләрне тутыр, яшь иптәш!
Менә җырның сезгә яраклысы— Башкасына сезнең баш җитмәс!
—һәй! Базарда Маручкылар Саталар саручкылар.
Маручкылар белән йөрсәң
Тиз бетә палучкылар!
—Рәшит абый, үзең сөйлә әле Баштан узган гыйшык-мыйшыкны!
Син күпләрне кыйшык иткән, диләр, һәм төзәткән, диләр, кыйшыкны...
—Син. яшь иптәш, багрем, күпне белмә! Әйе, кызлар миңа күз атты— Гомеремә кызлар озатмадым. Кызлар үзләре гел озатты!
Элек заман кемдер җыр чыгарган— Әллә мишәр, әллә керәшен— Кызлар гыйшыгыннан минем сыман Интеккәндер инде, күрәсең...
Чибәрләрдән туеп елагандыр Калмаганга күрә һич чара. Үземнеке итеп җырлыйм шуны... Өзелепләр әйткән бичара:
—Базарларга чыгып ике ат алдым. Икесен дә йөз дә унарга;
Урамнарга чыгар хальләрем юк— Кызлар чакыра мине кунарга!..
... Табындашлар тәгәрәшеп көлә, Рәшит сүккән булып кылана: —Сезме аңлар чибәр егет хәлен?! Җыен котсыз! Җыен дивана!
Анә—көзге! Карагыз бер! Сезне Агартканчы кирәк юарга!
ВЕЗДӨҢ КАЛЫР ШИГЪРИ СҮЗ ГЕНӘ
Кыз-кыркынның иң беткәне хәтта Кертмәс куенына кунарга!
Сез жавапсыз мәхәббәттән шигырь Язар өчен генә яраклы!
Шигырь сөйлик! Шигырь сәгате бу! Әнә, буран тынды... таң атты...
...Табындашлар таңда шигырь сөйли. Дөньяларда ал таң яктысы. Дөньядагы ал тан яктысының Яртысы ла шигырь яктысы...
Таңга уралыплар искә төшә. Сөйли, җырлый, елый, шаярта... Моңсуланып кына кояш бата. Сагындырып алсу таң ата...
И туганкай! Синең йомгак та бит Ахырына кадәр сүтелде— Киләбез дә китеп югалабыз Өермәле буран шикелле...
Безне—сәер яшәп киткәннәрне— Искә алмас, бәлки, беркем дә,— Җырлаган җыр, тере шигырь калыр Дөньядагы җилләр иркендә...
И дөнья!..
—И дөньялар!..—диеп ил картлары Әйттеләр дә. тынып калдылар— Кар-бураннар котырынды җирдә. Килде—китте бозлы яңгырлар...
Ел артыннан еллар килә торыр.
Көн артыннан судай көн агар.
— И дөньялар!..—дияр ил картлары.— Нишләде бу матур дөньялар?
... Кояш бата...
Койма буендагы
У ты ргы чта—картлар...
Сүз бара...
Тарихларны айкап чыга алар. Керә—без кермәслек елларга...
Сөйлиләр дә тукталалар алар Сере бикле дөнья алдында... Аксакалның нәтиҗәсе гади.
Үтерерлек гади:
—11 дөнья!..
...Үзебез дә инде баргач, анда— Тегендә.
Нәкь Үзе янында
Уфтанмабыз, дисең мәллә, туган.
Шул ук бер сүз белән:
— II дөнья!..
ЗӨЛФӘТ
Яшенле төн
Ниләр булды икән сиңа тагын?— Яшенле төн сыман шомлы чагым...
Күкрәгемдә тора күкләр күкрәп, Йөрәктә шау ялкын дулый дөрләп.
Ни китерде сиңа яңа таңың?
Ниләр булды икән сиңа тагын?
Дәваламый гына Вакыт-табиб, Онытырга күптән вакыт та бит!—
Ләкин әрнү һаман килә тора Суык елларны да ера-ера...
Иярде дә китте
Актарды җил каен ябалдашын!
Яшел шавы шушы каенның Иярде дә китте таң җиленә— Җил зәхмәте аңа кагылды.
һәм туй итте дөнья киңлегендә Каен шавы белән таң җиле— Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән Шау өермә купты, билгеле...
Бу өермә. Тәңре үзе кушкач, Әверелде кинәт адәмгә.
Ак кәгазьгә иелде ул адәм һәм үрелде кулы каләмгә...
Каләменнән төшкән хәрефләргә Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!.. ...Әнә шулай пәйда була тора Сәер затлар—әһле шагыйрьләр...
Яулар идем...
Яугизәр ир итсә әгәр Ходам Мине—сөеп шашкан юләрен, Сиңа илләр бүләк итәр идем, Ниндиләрен генә илләрнең!
Былбылларның иң моңлысы сайрар Илне яулар идем мин сиңа, Таңы синең карашыңа лаек Илне сайлар идем мин сиңа...
Мин чикләрен ачкан гүзәл илдә Булыр иде моңга моң тоташ, Гөл дулкынын кузгаткан наз җилләр Булыр иде сиңа сулышташ.
Күге кояшлы ил яулар идем Яугир көче булса кулымда— һаваларда калган кош эзләрен Укыр идек икәү тын гына...
Яулап бирер идем горур илне.
Ул ил—
мәгърур таулы ил булса. Кыялардан төшкән шарламалар Толымнарга синең тиң булса!
Күлләр илен яулар идем сиңа... Шундый күлләр анда табылса— Күзләрендә синең чагылгандай Серләр сере анда чагылса...
Яулар идем илләрне мин сиңа Яугир булсам, шагыйрь, булсам да...
Ләкин
һәр тередән куәтлерәк Бөек Куәт бар шул Җиһанда.
һәм шул куәт барлык тереләрне Мәхәббәтле итеп яраткан— Синдә булган барлык яктылыкны Сөйдергеч нур итеп тараткан.
Үзебезне сөю яуласын дип Дога кылам синең алдыңда...
Сине хәтерләткән өчен генә Ямьле микән әллә бу дөнья?
Дөнья үзе сине хәтерләтә!
...һәрбер мәлем синле көннәрдә Шундыйлары уйның килә һаман Миңа—сөеп шашкан юләргә...
Тар...
Кылыч белән яулаганнар әйткән:
—Иштем ишәген—
һәр кыйтганың
Чикләренең чикләренә чыгып.
Шушы яу арып бит туктады...
Яулап алдым бөек дөньяны мин.
Тик ул дөнья
һаман тар калды.
...Усал илләрне мин буйсындырдым.
Миңа буйсынмаган
яр калды.