Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР АДЫМ АЛГА... НИЧӘ АДЫМ АРТКА?


Моннан биш ел элек (1995 ел, 12 сан), ул вакыттагы редакция хезмәткәре, язучы Тәүфикъ Әйдинен «Инкыйраз көзгесе» исемле мәкаләсе басылган иде Автор анда милли матбугатның Татарстанда һәм чит төбәкләрдә таралышына җентекле анализ ясап, нәтижәнен чан сугарлык дәрәжәдә хәвефле булуын искәрткән иде. Дөрестән дә, сонгы дәвердә, республикабызда татар дөньясы шактый җанлану кичергән чорда, без үзебезчә эйфорик сөенеп, шатланып йөргән вакытта милли басмаларга язылу коточкыч дәрәжәдә түбән тәгәрәгән икән ләбаса! Моны безнең журнал мисалында да ачык күреп була; 1989 елда «Казан углары»н Татарстанда 36582 кеше алдырса, алты елдан соң, 1995 тә нибары 6978 әбүнәчебез калган!
Социологик тикшерү-анализны дәвам итеп, сонгы биш елны да кертеп. 10-11 ел эчендәге үзгәрешләргә күзәтү ясап карарга булдык. Баксаң, нәтижә, сөенечләргә караганда көенечлерәк икән. Халкыбызның рухи көзгесе, әдәби энциклопедиясе саналган «Казан утлары» журналын бүтен Татарстанда фәкать 6521 кеше алдыра Дөрес, алдагы яртыеллык белән чагыштырганда 11% үсеш бар-барын Әмма... нәтиҗәләр сискәндерерлек! Республикабыздагы мен татарга уртача нибары 3.6 «Казан утлары» туры килә. Ягъни, мең татарның өчесе яки дүртесе генә безнең журналны укый. Калганнары әдәбиятыбызга битараф булып чыга.
Ә хәзер кайбер районнарда мен татар кешесенә ничә журнал гуры килүен карап үтик. Югарырак күрсәткечле дип саналган районнар түбәндәгеләр: Балык Бистәсе, Актаныш. Балтач. Мөслим, Теләче. Боларда уртача мен татарга 8-10 журнал туры килә. Әйтик, 300-400 хуҗалыклы зур гына авылда журналны 810 кеше укый дигән сүз бу. Ә башка районнарда’’ Кайбычта бу сан нибары 1.6 ны тәшкил итә, Югары Осланда—2.2. Татарлар саны гаять зур булган шәһәрләрдә исә хәлләр бөтенләй начар Әйтик, Яшел Үзәндә (Зеленодол) мен татар кешесенә нибары 1 журнал туры килә Белем йортлары белән республикага гына түгел, бөтен Рәсәйгә мәгълүм Алабугада—1.3, Чаллыда да 1.3...
Инде чит төбәкләргә күз салыйк. 1995 елда Рәсәйнен республика- өлкәләренә 4548 журнал чыгарылган булса, бүген ул сан 1787 не генә тәшкил итә. Татарстаннан кала татарлар иң күп яши торган Башкортстанда журналны 1191 кеше алдыра 160 менгә якын татар яшәгән Мәскәү каласында «Казан утлары»н . 5 кеше укый. Мен татарга 0.03 журнал туры килә, димәк. 44 мен татар яшәгән Санкт-Петербургта—2, Астрахань өлкәсендә—5. Пензада—4 ..
Журналыбызның таралышына күзәтү ясау безне житли уйланырга мәжбүр итте. Якынлашып килә торган рухи һаләкәткә күз йому мөмкин түгел Түбәндәге саннар безне генә түгел, республика, шәһәр һәм район җитәкчеләрен, мәгариф, мәдәният бүлеге башлыкларын, гомумән, үзен милләт баласы дип санаган һәр кешене дә борчылырга һәм шушы афәтне булдырмау юлында нәтиҗәле чаралар күрергә мәжбүр итсен иде.