АЧАМ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕН
КОЛЫН
Биеп торган нәзек бәкәлләре Кояш нурларында елтырый. Әллә инде кыңгырау чәчәкләре Тоякларга тиеп чылтырый?
Офыкларга карап кешни колын, Үзәннәргә көмеш чың ята. Кушыла да курай моңы белән Чал тауларны барып уята.
Күзли малай колын тыпырдавын: Киләчәге, өмете—шуңарда. Чаптарына дигән чуклы йөгән Күптән эленеп тора чоланда!
1967
Диңгез белән танышу
Инештәге бозлар Агып китте ерак,— Диңгездә йөр менә Адашып һәм елап.
«Монда дәрья, дәрья, Юктыр иге-чиге.
Инешемнең яры Иркенрәк иде.
Монда дөнья кысан, Бозлар олы, эре: Этә-төртә мине Йөзеп килгән бере...ь
1972
Вакыт белән бәхәс
Малайлыктан дәшеп, чакырып алдың, Маңгаема җыерчыклар салдың. Чәчләремне инде сирәклисең, Гомер җебен көн дә тетәклисең— Мин синеке. Вакыт...
Илһамланып якты уйлар корам, Гасырларны җилгә каршы борам. Дүрт фасылны меңгә төрләндерәм, Кысылалар еллар берәм-берәм,— Син минеке, Вакыт!
1979
Таш өстендә—наратлар
Саян тавы кнртләч-киртләч, Үрләр—зәңгәр камалыш. Тып-тын яткан тауларда да Минут саен яңарыш...
Вакытның авырлыгыннан Чатнап куя мәгарә, һәм кукуруз басуына Төшә ташлар тәгәрәп.
Самолетның күләгәсе— Канатлы кош төслерәк:
Кыйгачлый да бәреп керә Чал наратлар өстенә.
Ташта үскән наратларга Карап тордым озаклап,— Тамырлары белән тауны Куйганнар бнт «йозаклап*.
Бардыр, Саян, серле капкан, Ачылсын ул, ачылсын;
Төптә яткан дастаннарын Ак җыр булып чәчелсен!
Тува. 1980
ҺӘЙКӘЛ
Нәкый ага Исәнбәт белән очрашкач.~
Халыкның бәгырь түреннән Җыеп сүзне, фикерне,— Халыкка һәйкәл салды ул Оста сынчы шикелле.
Зиһен ягын Ходай биргән, Гыйлем ягын—мәдрәсә. Берүзеңдә әллә ничә Институт ләбаса!
Хәзинә булып тезелгән Киштә-киштә томнары, һай, ашыгып ата да соң Фани дөнья таңнары! Нәкый ага күзләрендә Күрсәк әгәр моңсулык— Бу бөек бер сызланудыр, Уйланудыр борчылып:
«Бар куәткә җиктем микән Гомеремнең көчләрен? Дөньялыкта ятып кала Эшләнмәгән эшләрем...»
Халыкның үзеннән җыеп Җырны, сүзне, фикерне,— Үзенә дә һәйкәл салды Оста сынчы шикелле.
1991
«Тоткын»
Ничәнче көн, ничәнче төн инде Бәргәләнә җаным, үртәлә— Үзем теләп, үз кулларым белән Килеп каптым менә «төрмә»гә!
Чәнечкеле тимерчыбык белән Чорналмаган юкса көннәрем: Йөрәкне тик кадап-кадап ала Роза гөлнең чәнечкеләре...
Бар гаебем шунда булса кирәк: Сикергәнмен кайнар упкынга,— Мәхәббәткә дучар ителдем дә Әверелдем сәер тоткынга.
Тоткын икән, тоткын язмышыдыр— Тамчы суга көн дә тилмерәм,
Бер тамчы су белән гомеремне Озынайтсаң икән, бер генәм!
Сакчылар юк, әмма билгесезлек Басып тора безнең арада.
Коткар мине сөю төрмәсеннән.
Әсирлектән, зинһар, арала!
Хәер, нигә мине араларга Тоткынлыктан, мондый газаптан?
Мең кат янгач кына
Үз-үземә
Хөкем чыгарырмын азактан...
1996
Фатих Кәрим истәлегенә
Берәм-берәм татар егетләрен Күңелемнән бүген барлыймын. Беларусьта ятып калган әнә Композитор Фәрит Яруллин.
Концлагерь тимерчыбыклары Бар Европа буйлап җәелгән. Шул чыбыкны җыры белән өзде Алиш, Курмаш, Муса Җәлилләр.
Шагыйрьләрнең күңел капкасына Афәт җиле һәрчак бәрелгән! Рәсәй өчен сугыш утларында Дөрләп янды Фатих Кәримнәр.
Күпме җирне мәскәүлеләр өчен. Эй татарым, сугышып алдың син. Озелә үзәк: нигә инде хәзер Үз-үзеңне яклый алмыйсың?
Әй син, халкым.
Шундый егетләрең, Батырларын була торып та. Кайчан инде, кайчан үз хакыңны Даулый белерсең син тарихта?
Тарихта...
1999
Февраль
Түбәгә җиткерде көртләрне.
Лапаска качырды этләрне.
Ипешләр-елгалар боз гына.
Урамда җил-буран сызгыра.
Калтырый сыерчык оясы— Кар белән тулгандыр дөньясы.
Бакчада шыкырдый саескан, Көн инде язларга авышкан.
Усал кыш күтәрер чаңгысын, Песнәкләр җырында—язгы чың!
1986.
Әнкәй гөлләре
Яңгыр юып киткән тәрәзәгә Шомырт яфраклары ым какты. Тәрәзәне әй ачарга тели Чүлмәктәге гөлләр шулчакны!
Балачак хатирәсе.
Шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары Төшә башладымы аз гына. Тезеп-тезеп куя иде әнкәй һәрбер гөлен яңгыр астына.
Тезелешеп гөлләр чыкканнан соң Ишегалды китә ямьләнеп.
Кул чәбәкләп котлый гөлъяфраклар Кинәт килгән яңгыр бәйрәмен.
Белгән әнкәй: чыныксыннар диеп Яңгыр асларына җибәргән. Шуңа да бит кайчак яшен исе Аңкый иде безнең гөлләрдән.
Төрле якка атылышып киттек, Атыныша торгач таганда.
«Хәерле юл, балам!»—дигәннәрең Истә, әнкәй, истә һаман да.
Кар-бураннар, яңгыр асларында Без дә байтак йөрдек чыланып. Башын түгел, ташын әйләндердек Әлмисактан калган дөньяның.
Битләр пешә иде эсселектән, Туңган чаклар булды суыктан. Аягүрә басып кала белдек— Без чыныккан инде, чыныккан!
Тормыш яңгырлары юды безне Камчылап та, кайчак назлап та. Рәхмәт, әнкәй, дучар иткәнсең син Яшәү дигән татлы газапка.
...Тәрәзәмдә яңгыр. Таң җилләре Туган яктан сәлам китергән.
Тормыш тагын үзенә дәшә мине, Без яшәргә дучар ителгән!
1998.
Тәкъдир
Мин китмәкче булам... Тормыш исә Үҗәтләнеп тота якадан.
Ничәнче кат инде шушы көрәш Сүнә, туктый, дөрли янадан!
Сары таңнар чорнап алган чакта Әвереләм сырхау кешегә. Ут эчендә әрнеп тибә йөрәк. Йә суыктан җаным күшегә.
Еш сискәнеп китәм юлыкканда Агач битле сөмсез бәндәгә.
Кинәт кенә Җирнең киләчәге Шулар сурәтендә шәйләнә.
Тук чырайлы, шома битле затлар Бәйрәм итә. көн дә туй ясый. Ил түрендә мыжгып тора әнә Мәкер, ялган, иблис оясы.
Мәңгелектән очкын чәчри безгә— Кыелып кына йолдыз атыла.
Илләр белән илләр бер-беренә Канлы кылычларын батыра.
«Ахырзаман!» диеп өркетәләр, Уйный күктә тәкъдир камчысы. Күңелләрдә—бушлык, битарафлык, Ахырзаман шулдыр, ахрысы.
Заман йөген кемнәр тартып бара. Татар йөген кемнәр тартачак? Туган телне, җирне коткармасак, Ил корабы төпкә батачак.
Туу белән авыр сәфәрдә без. Барыр юллар—ташлы, бормалы. Донья буйлап Үземне дә сөйрәп барам...— Гап-гади бер татар бурлагы.
Җилкәләрне кисеп керә аркан. Күкрәкләргә тозлы җил бәрә. Офыкларда—кара болыт явы... Ниләр көтә безне иртәгә?
1999