Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ТАЛАНТ, ЯКТЫ ШӘХЕС ИДЕ...


ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
Илдар Юзеев:
Егерменче гасырның илаһи талантлы ике шагыйре үзеннән алдагы традицион шигырьне инкарь итеп, юкны табарга дип аваз сала. Үзенен Тукай шигыреннән килеп чыгуын оныткан яшь Такташ шулай. Туфан да. бунтарьларча, йөрәкне инкарь итеп килә. Кушаматында ук—өермә, давыл, жимерү... Ике бунтарь Туфан һәм Такташ, искене җимереп, яна пролетар поэзиясе тудыру өчен көрәш башлыйлар. Егерме алты яшьлек Туфан, табигый лирик жанына ирек бирмичә, бунтарь Хабулны ижат итә. Шагыйрь өчен шигырьдә ин элек—акыл, образ-сурәт. Чор шундый геройларны таләп итә. Ритм—ватык, ирекле, авыр. Хабулнын үзе шикелле дуамал. Аннан сон эшче Минап, Чапый, Гыймай... Шагыйрь-рәссам кулы белән сурәтләнгән типлар, образ- сурәтләр шул килеш тә поэзиядә кабатланмас бер чор булып калалар. Утызынчы елларда Туфанда—борылыш. 1933 елда язылган «Аккаен» шигыреннән башлап ул «йөрәк кебек жылы уй»га күчә башлый. Ритм төзекләнә, фикер хистән, эмоциядән туа. Белмим, бәлки, аны якын дусты Такташның үлеме тетрәткәндер. Ә бәлки Такташтагы ирекле шигырьнең, новаторлыкның миллионнар күңеленә барып тоташканын үзе тоеп торган Туфан—йөрәгенең табигый агышына ирек биргәндер. Бәлки. Такташның анын турында: -Сонгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь. яна хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән жанга жылылык кертә башлады» дип язып калдырган сүзләре уйга калдыргандыр... Кем белә, бәлки, аны Сәйдәш музыкаль ритмнарының халык күңеленә нәкъТакташча табигый агышы тарткандыр...
Хәсән Туфан. Илдар Юзеев. Абдулла Әхмәт Мәскәүгә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына барганда— юлда. 1957 ея.
Ничек кенә булмасын. Туфан үзенең эволюпиясендә ижатынын ин олы биеклегенә—Гүзәл Гамьгә бара һәм илленче елларда «Агыла да болыт агыла». «Киек казлар». «Кайсыгызның кулы жылы» кебек шедеврларны тудыра.
Шулай итеп. Туфан Гамьне, уйны-фикерне гүзәл итеп бирүнен югары ләрәжәсенә иреште һәм поэзиябезне Гүзәл Гамь дигән яна үргә күтәрде
Ләбибә Ихсанова:
1958 елның жәендә язучыларның Аккош күле буендагы дачасында Хәсән ага Туфан белән бер йортта яшәгән идек Кояш чыгышына караган зур бүлмә аныкы, калган ике кечерәк бүлмә безнең гаиләнеке иде.
Шулай бер кичне кухнядан чәйнек тотып чыгышыма Хәсән ага Туфан очрады Кайдандыр кайтып килеше иде ахыры, кулында ромашка чәчәкләре
—Рәхмәт. Хәсән абый.—дидем —Чәй эчәргә керегез
Шагыйрьнең яраткан чәчәкләрен сулы банкага куеп, өстәл әзерли башладым Бераздан Шәрәф аны чәйгә чакырып алды. Туфанның кулында яшел кара белән язылган бер бит кәгазь иде Аның бүлмәсендә үк бу кулъязма турында сүз булган күрәсең. Шәрәф шуны дәвам итеп:
А<ш Вахит. Хжан Туфан. Зәки Нури. Ләбибә Ихсанова һәм Мирсәй Әмир СССР Я /учыларының 1966 елда булып улган IV сьпдында
Тагын бер укыгыз әле. Хәсән абый. Ләбибә дә тыңласын.- -дигәч, шагыйрь сөекле хатыны, татар халкының яраткан артисткасы Луиза Салигаскәровага багышлаган шигырен укыды Күпләрнең күңеленнән китми торган, моңлы жырга әйләнгән «Әйткән идеи • дигән шигырь иде ул. Бу кичтә мин аны Хәсән ага ү зе укыганда тыңладым Ул аны тәмамлап кына куйган әле. акка да күчермәгән, уйларына, хисләренә ирек бирергә теләп, урманга чыгып киткән Сон гына, караңгы төшкәч кенә, тынычланып кайтып килеше булгандыр инде анын. мина чәчәкләр биргән вакыты
Мәсгуд Гайнетдин:
Туфанны язмышы, ижат эшенә, зур шагыйрь булырга махсус әзерли кебек Ул һәрчак аерым игътибар үзәгенә юлыккан һәм бу анын характерын, шәхесен формалаштыруда хәлиткеч роль уйнаган С абын чакларыннан шулай Әнисенең соңгы улы. иркәтас Читләр, жәмәгатьчелек -авылларында бөтен халык тырышлыгы
белән оештырылган беренче стандарт мәктәпнең рәсми мөгаллиме—укытучысы аерым игътибар биргән укучы. Сабый чакларындагы әнкә назын һәм беренче укытучысы игътибарын ул «Бәлки шагыйрь булмас та идем» дигән мәкаләсендә сокланып искә ала.
«Яңа мөселман» («отпавший»лардан) булганы белән. «Галия» мәдрәсәсендә дә ул укытучыларынын һәм сабакташ шәкертләрнең аеруча ягымлы-кайгыртучан игътибар үзәгендә була. Бу нәрсә Бабич белән якынаюда. Бабич җитәкчелегендә җитди рәвештә шигырь теориясе курсын үтүдә дә күпмедер роль уйнаган. Стенографиягә өйрәнүе аны татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң алгы сафына. Уфа Милләт мәҗлесенең президиумына китереп кертә. Милләт мәҗлесе утырышлары стенографиясен тәртипкә китерү һәм саклауда күрсәткән фидакарьлеге, хезмәт юлын башлау елларында, аны милли хәрәкәтнең күренекле җитәкчеләре дәрәҗәсенә куя Бу нәрсә аны бик иртә тормыш ваклыкларыннан өстә торган олы хәрәкәткә юллый. Шул күтәрү-күтәрелүләр аны. һәрчак, ничек кенә булса да. шигъриятнең, әдәбиятның да югарырак планкасына күтәрелергә мәҗбүр итәләр. Әдәби иҗат юлына баскач та бу «аерым игътибар» аның кешелек язмышы булып кала. 20 еллар әдәбиятында ул— «әдәбиятка индустриаль Урал биргән» иң күренекле «пролетар шагыйре»; 30 елларда— ялгыз, бер үзе генә. Такташка алмаш булып калган шагыйрь; 50 еллар уртасыннан иҗади гомеренең азагына кадәр, яңа этаптагы яңарту хәрәкәтенең алмашсыз юлбашчысы.
Әдәбиятыбыз тарихында мисалы булмаган бу «аерым игътибар», асылда, халкының шагыйрьгә карата һәрчак искәрткән аерым бер кайгыртучан мәхәббәте. Туфанның иҗади язмышында хәлиткеч диярлек роль уйнаган Аны халкының шул сөю хисе шагыйрь иткән, зур шагыйрь иткән. Туфан—халык мәхәббәте шагыйре
Шәүкәт Галиев:
Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә, Яшь чакта бер китеп югалган— Кайнар комнар, таулар илләренә Тынгысыз җан җәяү юл алган.
Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә— Кырыгынчы еллар, иллеләр... Тимер рәшәткәле «иркен» Себер. Ядрә искән каһәр җиллеләр...
Туфанның бөтен гомер юлы сәяхәттән тора. Маҗаралы да. фаҗигале дә— яшәгән гасыры кебек. Соңгы дәвер—Казанда үткән чирек гасырда да сәфәрләре күп булды аның. Болары инде, исеме Тукай. Такташ белән янәшә торган, халкы яраткан олуг шагыйрьнең очрашулары иде Фотоларда теркәлеп калган кайберләрен күздән кичерәм. күңелдән үткәрәм Классик шагыйребезнең 100 еллыгы уңае белән журналыбыз укучылары да күрсен иде, дим.
Мәскәү. 1957 ел. 1957 елның маенда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булды. Тәмам хәзерләнеп җиткәч, аны 1941 елда сугыш бүлгән иде. Шул ике дата арасында Хәсән Туфан тоткында, сөргендә булды, декадага баруы да рәсми түгел иде. Ә рәсми башкала кистереп әйтте—гостиницага кертмәделәр «Тегеннән» кайткач алган паспорты тамгалы икән. Яшь язучылар да аерым бүлмәләрдә урнашканда, Хәсән абый уртак бүлмәләрдә кунып йөрде. Алай да хәлен сиздерми, кушылып шаярткан да итә, әмма кинәт йөзенә күләгә төшә...
Бу халәтен шактый еллардан соң. фотолар караганда, янә күреп алдым Колонналы залда Мәскәү татарлары белән очрашкан кичәбез. Бари Рәхмәтнең шаян шигырь сөйләп торган чагы. Рәхәтләнеп көлеп утырабыз. Берәү генә уйчан, моңсу, ул—Туфан Вәйран бәйрәм иде аның өчен. Кыяфәтендә—читләштергәнне тою. ятсыну, шушы дөньяга кушарга теләмәгәннәре өчен әрнү.
Шигъри җанын керсез саклаган гаҗәеп шәхес иде ул. Нарасыйларча, изгеләрчә ихласлыгы рухи имгәнүләрдән аралап калгандыр. Йөрәге суынмаган, иманы
Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә. Әле дә бит дөнья буйлатып. Гамьсезләрне йөри ул уятып. Гамьлеләрне йөри уйлатып
Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә.
И татарым, диеп яна ул— Гасырына сыймас әрнүләрен Киләчәккә алып бара ул.
какшамаган идс анын. Бер елдан соң. Аккош күлендә яшәгәндә, шагыйрь инде бөтенләй бүтән—иркен күккә ияләшкән очар коштай иде' Сагынып көткән дусларынын. үзе күрмәгән яна буын язучыларнын олылап, яратып, тере классик итеп каршылавы үзгәрткәндер яктырып елмайган монсу—көләч Туфанга әверелде ул.
Уфа. 1958. Уфа Туфанга кайнар мәхәббәтен сиздерә алды, легендар шагыйрь итеп каршылады Дуслары, укучылары белән үзе дә сагынып-яратып күрешә иде. 1958 елнын язында элек «Галия» мәдрәсәсе урнашкан 15 нче мәктәптә очрашуда катнашырга туры килде. Атаклы мәдрәсәнең элекке шәкертләре—Хәсән Туфан белән Нәкый Исәнбәт, икесе дә. Галимжан Ибраһимовны. Шәехзадә Бабичны юксынып искә алдылар. Бик жылы очрашу иде бу.
Уфа—шагыйрьнең яшьлек шәһәре. Тагын егерме елдан сон да: «Мин асылда синдә тудым. Уфа. ..»— дип язуы да очраклы түгел. Дуслык жепләрен киләчәктә дә туганнарча саклау, бердәм яшәү—Туфанның безгә үз үрнәге, ижаты белән безгә калдырган васыяте
Әстерхан, 1966. 1966 елнын көзендә Әстерхан өлкәсендә әдәбият көннәренә бардык: Хәсән Туфан. Габдрахман Минский, яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин. Ул чакта «Гаташ» түгел әле. Әмма беренче китабы «Гөлләр су сорый» белән танылып өлгергән иде Хәсән абый аны үз улыдай якын итеп, игътибарлы булды Әстерханга бик теләп бардык, милләттәшләр яшәгән тарихи төбәк, бик көтәләр дә икән. Тукай. Җәлилләрдән сон анда кем генә булды микән'1 Менә. Хәсән Туфан бара
Алтын көз. пароход әллә Иделдә йөзә, әллә Вакыт дингезендә Тыныч, рәхәт сәфәр Г Минский музыкаль салонда рояльдә уйный. Хәсән абый кушылып көйли, аннары ү зе дә уйный. Алтынчы октябрьдә Казаннан китеп. 11 ендә иртән Әстерханда булдык. Су өстендә 112 сәгать, кайтканда һавада 2 сәгать, дип шаярттык
Әстерханның үзендә, авылларында нәкъ бер атна йөрдек. Туган телне тансыклап, сагынып-сусап торган милләттәшләр сөенеп каршыладылар Нәшриятта чыккан китапларыбыз йөзләп кенә түгел, меңләп таралды. Нәшриятның баш редакторы Хәбиб Гобәйдуллин да безнен белән, бу күренеш күңеленә бик хуш килде.
Хэсвн Туфан. Шэуклт Галиев Идел буенда 1063 ел
— Бездә калыгыз әле: Хезмәт хакы түләп торыр идек,—дип халык исеменнән кодалап калдылар Хәсән абын Әстерханны, истәлекле урыннарын, бабаларыбыз эзен, тарих китабын ачкандай, бик дулкынланып карады Туган тел язмышы, читтәге кардәшләрнең аерылган, онытылган булуы борчыды аны «Әстерхан Крехзлеыдә». • Гүзәл гамь* шигырьләрен язып, очрашуда укып йөрде
9. *к. У • м II
Китәр көн житге.
—Әйдәгез. Тукайга чәчәкләр алып кайтабыз’—диде Хәсән абын, үз тәкъдименә үзе дә. без дә сөендек. Казанга кайткач та Тукай һәйкәленә салдык ул чәчәкләрне—Тукай. Җәлил булган жирнең. милләттәшләрнең мәхәббәт билгесе итеп. «Чәчәкләр китерегез Тукайга» шигыре дә шул елда язылган.
Балтыйк диңгезе. 1975. Латвия. Ригадан ерак түгел язучыларның «Дубулты» ижат йорты. Хәсән Туфан тәрәзәсеннән диңгез күренә, наратлар якын гына.
—Агачлар бик якын, матур күренә икән,—дим.
— Беләсеңме нәрсә—пәрдәне корып куйдым мин—уют булсын дип Игътибарны тартмасын дип..
—Өйрәткәннәр кешене томалап тотып —дим. шаяртып. Үзем уңайсызланып та куям—хәтере калмасмы? Мәзәкне бик яхшы аңлый ул—елмайды гына.
1975 елның көзе иде бу. 30 сентябрьдә автобус белән Курляндиягә сәяхәт иттек: Юрмала—Тукумс—Кандава—Сабиле—Талсыларны әйләнеп кайттык. Кичен бергәләп, бик иркенләп сөйләшеп утырдык. Бусы үткәннәргә сәяхәт булып чыкты Өлкәннәрнең бергә үткән гомерләре, уртак танышлары—каләмдәшләре күп шул
Ижат йортыннан китәр алдыннан фотога төштек Шаярышып-көлешеп сөйләшкәндә туктап калган ул мизгел караган саен жанлана да китә...
Гасырым маяклары
Егерменче гасыр—язмышыбыз Хафалан, тик өмет өзмә, туган: Халкым рухы маяклары булып Бер башында яна—сүнмәс Тукай. Бер башында яна—сынмас Туфан!
Ренат Харис:
«Гажәеп фотогеничный кеше инде Хәсән Туфан’».. Бу сүхтәр Бакый ага Урманченыкы. Дистәләгән персонажлы фотосурәттә Хәсән ага булса, күз карашы иң әүвәл ана барып төртелә. Аның ач яңаклы озынча йөзендә, чекрәеп елтыраган күзләрендә, йә буранны, йә язгы ташкынны хәтерләткән чал чәчләрендә ниндидер тылсым бар. Бу тылсымны мин шигърият дип атар идем. Әгәр дә шул ук фотосурәттә бер шагыйрьдә бар дисәләр, минем уемча, һәркем Хәсән Туфанны күрсәтер иде. Бик күп күренекле танышларымның төс-битләре күземнең хәтерендә инде тоныклана башлады, ә Хәсән аганың портретына вакыт яңгырлары тимәгән...
Мин гомер буе күңелемнән Хәсән ага Туфан белән бәхәсләшеп яшәдем. Җитмешенче еллар башында булса кирәк «Татарстан яшьләре» газетасында анын «Юкны эзләмәскә, барны үстерергә» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләсендә Хәсән ага алтмышынчы елларда татар әдәбиятына килгән шагыйрьләрнең ижаты турында сүз алып бара һәм мәкаләнең исеменә әверелгән нәтижәясыи. Ә без ул вакытта татар шигъриятенең сугыштан сонгы хәлен, яшьләргә хас булганча, кистереп шактый түбән бәяли идек Ул елларда рус шигъриятендә Евтушенко. Вознесенский. Рождественский. Белла Ахмадуллинлар исеме белән бәйле гажәеп көчле күтәрелеш бара иде Рус поэзиясе эстрадаларга, стадионнарга ташып чыкты, анын сәяси жегәре Маяковскийлардан мирас булып калган традицияләргә барып тоташты һәм ижтимагый-эстетик көчкә әверелде Шигъри форманың төрлелеге, интонацияләр байлыгы, публицистика белән шигърилек симбиозыннан туган заманчалык, әлбәттә, һәрвакыт яңалыкка омтылган татар шагыйрьләренең күңелләрен бик тиз яулап алды. Рус поэзиясе белән чагыштырып караганда безнекенең «житешсезлекләре» бик күп булып күренде.
Нәкъ шул елларда ул вакытта Мәскәүнең М. Горький исемендәге әдәбият институтында укытучы шагыйрь Шамил Анак Казанга кайтып йөри башлады Анын белән бергә татар шигъриятенә Европа верлибры (ирекле шигырь) һәм әдәбият, татар шигыре хакында укымышлы бәхәсләр кайтты Кайберләребез бу алымны татарча «жигә» башлады һәм матур-матур уңышларга да иреште. Бигрәк тә Равил Фәйзуллин. Роберт Әхмәтжанов һәм Рәдиф Гатауллин.
1970 елнын 4 декабрендә Татарстан Язучылар союзы идарәсендә шигырь секииясенен утырышы булды. Ул вакытта Язучылар союзы Бауман урамындагы матбугат йортында иде. ә секция җитәкчесе—Марс Шабай Утырышны да ул алып барды. Әле күптән түгел генә Рәдифнен «Күңел ташлары» дигән китабы чыккан иде һәм без. яшьләр, аны куанып каршы алдык. Күзен арыш кырларыннан аерып, йолдызлар арасына, яна дөньяларга, яна рухи биеклеккә омтылган замандашның хисләре безнен күңелләргә хуш килгән иде. Ә Хәсән агага Рәдифнен яна китабы ошамаган икән Дөрес, сүзне үзенә хас салмаклык белән Сибгат ага Хәким башлап җибәрде.
— Рәдифнен беренче китабын укып, мин шагыйрь килә дип. куанган идем. Матур образлар! а, төгәл детальләргә бай иде ул китап. «Күнел ташлары» ... бераз абстрактрак булып тоелды Яшьләрнең һәр яна китабы турында секцияләрдә сөйләшергә кирәк...
Хәсән ага сүз алды һәрвакыттагыча дулкынланып. үз сулышыннан иотлыга- йотлыга. турыдан ярды:
— Рәдифне коткарырга кирәк. Китап шигырьләре язу—Рәдифнен шагыйрь буларак үлеме ул... Башына сугып, якасыннан алып, бик нык бер селкеп, егетне акылына утыртырга кирәк .
Дипломатия саклауны Хәсән ага бу юлы да кирәк дип санамады. Бу юлы да дип шуңа әйтәм—мин берничә мәртәбә Язучылар союзы китапханәсендә Хәсән Туфанның Шамил Анак белән сөйләшкән-бәхәсләшкәнен тынлап тордым. Хәсән ага шигырь теориясе белән җитди һәм ныклап шөгыльләнә иде булса кирәк, ә Анак аны тирәнтен белә. Безнен буын шагыйрьләре дә бу мәсьәләдә төшеп калганнардан түгелләр иде.
—Син. Шамилкаи знем. модачы, экспериментчы. . Сезнең буын, гомумән, ялгыш юлдан, формализм юлыннан бара Бе! үттек инде аны. Маяковскииларга ияреп. Менә мин яңадан гасырлар буе чарланган классикага кайттым. Син дә кайтачаксын... Иртәме. сонмы Ташла бүген үк татар теленә ят. килешмәгән бу экспериментларыңны— бозып йөрмә яшьләрне... Мондый минутларда Хәсән аганын бит очларына алсулык йөгерә, күзләре очкынлана, тынгысыз алгы чәчләре җы-ерчыклы маңгаена ишелеп төшә, мишәр акценты тагы да көчәя Ул тагы да матураеп китә. Бакый ага Урманченын югарыда китерелгән сүзләре. мөгаен, шатыйрь- нен нәкъ менә шундый чагын күргәч туган сүзләрдер Рәссамның әйтүенчә. Хәсән Туфан аның белән дә бәхәсле сөйләшүләр алып барырга яраткан, ләкин мина, ни кызганыч, андый очра-шуларның шаһиты булырга туры килмәде
Шигырь секциясендә Рәдифкә дип әйткән сүзләр, әлбәттә, бер Рәдифкә генә юнәлтелмәгөннәр иде. Әлбәттә, алар татар шигъриятен кайгыртып, татар әдәбиятын модага бирелүдән саклап калырга тырышып әйтелгән сүзләр Ләкин мода гына булды микән сон безнен ул еллардагы эшчәнлегебез? Бу сорауга җентекле җавапны әдәбият белгечләре, галимнәр бирделәр инде Шул елларның матур эзе татар шигъриятен яна формалар белән генә түгел, яна интонацияләр, сурәтләү чаралары, яна темалар белән дә баетты Татар шигыренә урбанизм дулкыны бәреп керде һәм шигъриятебезнең башка хасиятләрен кысрыкламыйча, үзенең, әйтерсең лә алдан 9*
Берпюрье.и язучылар Тукай-Кырлайдагы шигырь байрлмекда.
1475 Ы.
әзерләп куйган, урынын алды. Ә ин мөһиме—шагыйрь жаныннан кайбер идеологик тышаулар алып ташланды, шагыйрь үзен иреклерәк тоя. иркенрәк тота башлады..
Ә күренекле шагыйрь Рәдиф Гатауллинга карата ул чакларда әйтелгән киңәшләре ни дәрәжәдә актуаль һәм урынлы булган'’ Бу сорауларга жавапны әдәбият белгечләреннән ишетү кызыклы булыр иде. чөнки бик күп вакытлар узды, шагыйрьнең яна китаплары чыкты, яңа ижади мавыгулары ачыкланды...
Хәсән ага Туфан иртә яздан кара көзгә чаклы язучыларның «Аккош күле» дигән ижат йортында, дөресрәге—ижат бакчасында, яши иде. Соңгы елларындагы күп әсәрләре аның Кече тирән күл буендагы шушы бакчада язылды Бакча уртасындагы беседкада көзләрен «авыл хужалыгы күргәзмәләре» булып, анда һәр язучы гаиләсе түтәлендә үстергән яшелчәсе белән катнаша. Кемнәрдер кабак, кишер, чөгендер, кәбестә куя, ә Хәсән ага күргәзмәләрдә фәкать чәчәкләре белән генә катнаша һәм барыбызны да сокландыра иде. Бакчаларыбыз күрше булганга, минем өлешемә аның белән очрашып сөйләшүләр бәхете дә төшкәләп торды. Күп очракта сөйләшүләр хәл-әхвәл белешүдән узмый иде. Кайбер вакытта гына татар театрларының репертуары белән кызыксына. Мин житмешенче елларда культура министры урынбасары булып эшләдем һәм ел тәүлегендә 50-60 яна спектакль кабул итүдә катнаша идем. Мин, әлбәттә, үзем белгәнне сөйли идем, ләкин Хәсән аганын ни дәрәжәдә театрал булуын әйтә алмыйм.
Чыбык очы туганым очучы (ул хәзер язучы да) Рәшит абый Ибраһим Сочи якларыннан ин беренче черешняларны алып кайта иде һәм безнең гаиләне сыйлый иде Һәм без һәр елны шул черешнядан Хәсән агага да өлеш чыгара идек. Шундый көннәрнең берсендә хатыным Лилия бер кәнди черешня алып Хәсән ага өенә кереп китте дә, йөзе агарынып, әйләнеп тә чыкты. Күчтәнәче кулында.
—Ренат, Хәсән агайга анда нидер булган, ахры.
Аны-моны уйлап тормастан мин Хәсән ага янына йөгереп кереп киттем Тәрәзә пәрдәләре ачылмаган бүлмә. Хәсән ага караватка чалкан яткан. Күкрәгендә «Спидола» радиоприемнигы Ниндидер шомлы музыка яңгырый. Хәсән аганын ун кулы күкрәгендә, ә сул кулы идәнгә асылынып төшкән. Йөрәгем жу итеп китте Мөнжия апаның, күрәсең, шәһәргә азык-төлек алырга киткән чагы булгандыр. Мин куркып кына Хәсән аганың идәнгә асылынып төшкән кулын күтәрә башладым. Йа, Хода, кулы жылы Ул арада, черешнялы кәндиен тотып. Лилия дә кереп житкән... «Ни булган?.. Кем анда?» дип шагыйрь уянып китте. Мин аңа күчтәнәчне суздым.
—О! Черешня! Быел да!..—дип Хәсән ага торып утырды —Лилия сеңел онытмый инде мине, онытмый...
Мин әле дә кызыклы агач ботакларыннан кул таяклары ясарга яратам. Шул елларда бер алмагач ботагыннан матур гына таяк ясаган идем. Тоткасы—бөркеткә ошаган кош, ә кәүсәсендә «Шигырьчылар бер көтү, көт, шигырь бөркете!» дигән язу. Сабан туе алды көннәренең берсендә бу таякны Хәсән ага күреп алды.
—Ба! Синдә мондый осталык та бармыни?.. Нинди язу ул анда?
Мин укып күрсәттем. Таякны алып, үзе дә укып чыкты.
—Бу синен безнеңчә, мишәрчә, булып чыккан. Казаннар «шигырьчеләр» дип язалар —дип хатамны төзәтте. Ләкин мин әле дә булса таяктагы язуда хата юк дип яшим Татар «шигырь» дип гарәпчә язса да. «шигыр» дип төркичә әйтә,»Рязань»не «Рәзан» дигән кебек..
—Монда бит двойной мәгънә «Көт» сүзен ударный булып чыккан. Аны тегеләй дә, болай да аңлап була Әйтик, көтүгә әйләнгән шигырьчеләргә көтүче бул. дип тә. Бер көтү шигырьчеләр типтереп яшәгәндә, син үз чиратыңны көтеп утыр әлегә, дип тә... Кайсын уйлап яздың9
Мин, әлбәттә, ике мәгънәне дә күз унында тотып яздым, бигрәк тә рифманың матурлыгына кызыгып. Ләкин шигырьнең адресаты турында уйламаган идем, һәм кинәт:
—Сезне уйлап яздым,—дип жибәрдем, үземнең үтә тапкырлыгыма куанып.
—Чынлапмы?.. Минем «тегендә» (ягъни—сөргендә) көтү көткәннәремне белепме?.
Таяк ана ошады булса кирәк—шул таякны махсус сорап алып, Хәсән ага ике ел Аккош күле буендагы Сабан туйларына барып кайтты. Алдагыларына да
«резервировать» итеп куйган иде дә, барып чыкмады булса кирәк.
Бүгенге көндә дә ул таяк исән Ул шәһәрдәге фатирымда саклана Ана кагылган саен йөрәген бәйләтергә җылы кул эзләгән олы шагыйребезнең үз куллары жылысын тойгандай булам... Һәм йөрәкне үкенү хисе кысып ала—ник таякны шагыйрьнең үзенә бүләк итә белмәдем’’
Кеше-күрше мөнәсәбәтләре, минемчә, әнә шулай шактый жылы иде безнең. Шигырь остасы, ижат океанында давылларны шактый күргән, татар шигъриятендә үз мәктәбен тудырган шагыйрь Хәсән Туфанның формада экспериментлар ясаудан баш тартмаган, метафораларда «мөгез чыгарырга» яраткан, юкны эхләү юлына баскан башка мәктәп укучысы Ренат Хариска принципиаль карашы шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле түгел иде Кем әйтмешли, пәри—башка, жен—башка...
Әхмәт Рәшит:
Кемнең—кемнең, шигъриятебез классигы Хәсән Туфанның заманага, дөньяга, кешеләргә үпкә-рәнжүләре байтак булырга тиеш иде кебек. Гомеренең иң давыллы мизгелләре сталинчыл кара елларга туры килде, шул чорның зобаныйлары аның ышаныч-иманына кизәнүдән тәм табып яшәделәр, дус булып йөргән кайберәүләр хәтта ана каршы юнәлтелгән компроматларга кул куюдан да тайчанмадылар. Туфан бөтенесен кичерде, бөтенесенең гөнаһларын ярлыкады Чөнки ул кул житмәстәй бөек, көнкүреш ваклыкларыннан өстен иде Бу олпат затның бердәнбер өзелеп сөйгәне—«патшалар ятлап алырлык» илаһи шигърият кенә иде.
Аның төрмә вә сөргеннәрдән соңгы тормышы безнең буын күз алдыңда үтте. Югыйсә шундый шп кыерсытулардан сон шөкер итеп, калын-калын китаплар чыгарырга яисә бөтен дөньяга аһ-зар түгә-түгә. каргыш сүзләре әйтергә дә хаклы иде Ул еламады, сыкранмады, сукранмады Үзе булып калды Ерак сәфәрләрдән кайткач та башыннан сыйпап кына тормадылар аның «Искәндәр Рушан» гәхәллүсе белән;
Ничек мөмкин совет оныннан
Камыр басып чәкчәк ясарга
Хасм Туфан (уңнан икенче). Paeu.t Файзуллин (сулдан менче) һам Каракалпак эдипмре Тукай-Кырлайдагы Г Тукай иузее каршында 1975 ел
Һәм милләтсез сыерның сөтен Милли катык итеп ашарга,— дип аның тарафыннан камчыланган үтә бәйнәлмиләл партократлар—Мәймүн Мәймүновичлар шагыйрь өстенә ничек ташланганнары хәтерегездәдер әле. Ул фани дөньядан реабилитацияләнүне кирәксенмичә кичте—булмаган гаебен танып ялварулы гариза язу аның өчен үлем белән бер иде.
Ул үзенен хаклыгына ышанып, аны үз һәм якын иткән халыкның кадерен белеп, алдагы көннәрнең аяз булуын теләп яшәде. Шуңа күрә дә ул бүген дә безнең сафта атлый. Татар иленең азатлыгы өчен көрәшә.
Батулла:
Омтыла жан бәйге аты сыман Мәйданнарга һаман, яшәүгә. Тагын бер кат шулай яшәр идек. Ике килсә гомер әгәр дә.
Хәсән Туфан. 1957
Әдәбият галимнәре «Югары шигърият. Бөек шигърият» күтәрмәсенә Пушкин белән Лермонтовны, Ахматованы, Цветаеваны. Бальмонт. Фет, Мандельштамнарны менгезеп сөйләшәләр
Ауропа әдәбияты турында сөйләшкәндә бөек шигърият аланында Поль Верлен. Стефан Малларме, Аполлинер. Бодлер исемнәрен атарга күнеккәнбез.
Төрекләрдә—Әмрә, Бәйатлы кебек шагыйрьләргә мәдех укыйбыз.
Чыннан да, ул шулайдыр да. Ә без—татар зыялылары « Бөек шигърият» күтәртмәсенә кемнәрне куя алабыз? Әлбәттә. Кол Гали, Мәүлә Колый (Бәйрәм- гали), Кандалый, Акмулла, Тукайларны һәм тагын башка бик күп шагыирьлә- ребезнен әсәрләрен әнә шул мәртәбәле күтәртмәгә куя алыр идек. Әмма Такташ, Сәгыйть Рәми. Дәрдмәнд шигърияте алда саналган бөек шагыйрьләребезнен ижатыннан бөреләнгән булса да. үзенчәлекләре дә шактый һәм алар аерым урын били. Такташ, Рәми, Дәрдмәндне символика берләштерсә дә, аларның иҗатын азмы-күпме якынайтса да, Такташның символикасы аерым, Рәминең символикасы үзгә, Дәрдмәнднен символикасы бөтенләй башка. «Бөек шигърият» дигәндә без телибезме, теләмибезме, «элитар поэзия»не күз уңында тотабыз. Ягъни, аксакаллар, затлы катлам, падишаһлар гына аңлый торган үзгә бер ижат җимешләре белән эш итәбез. Тикмәгә генә түгелдер, «Шаһнамә» шаһлар өчен язылган «шаһәсәр», ягъни, «шедевр» диеп атала. Гади халык та шаһлар укый торган әсәрләрне үз итеп укый икән, бу инде мөкәммәллек, бу инде халыкның югары кимаъпе милләт икәнен исбат итә торган галәмәт.
Әйе, Тукайны югары катламдагы миллионерда, игенче дә, мәгърифәтчедә, түбән катламдагы эшчесе дә егылып укыган. Әйе, татар халкының борынгыдан килгән бу зыялылыгы егерменче гасырның урталарына кадәр саклана килде.
Тукайны татар халкы гына түгел, үзбәге дә, эзэрбайжаны да. Кырым татарлары да, казахы да, башкорты да дәррәү укый иде Менә шул вакытта Галимжан Ибраһимов Тукайны каты тәнкыйтьләп китап яза. Рәми белән Дәрдмәндне бөек шигърият киштәсенә куя. Юкса, Рәми белән Дәрдмәндне алай бигүк егылып укымый иде халык.
Кулына каләм алган зат. үзен шигырьгә багышларга теләгән ижат кешесе зиһене белән булмасада, хиссияте белән сизенергә тиеш иде шуны: халыкның бар катламнарына да аңлашылырлык әсәр язаргамы, әллә аксөякләр өчен генә ижат башларгамы?
Миңа калса, Хәсән Туфанның сизгер күңеле, анын ижат куәсе нәкъ менә шуны тойган Туфан Тукай, Такташ. Рәми, Дәрдмәнд ижатыннан аз-азлап жәүһәр чүпләгән, аларны, шул җәүһәрләрне ул үз иҗат сөрешендә уңышлы файдаланган. Туфанча үстергән һәм «Туфан» дигән бөек шигърият барлыкка килгән. Туфан бер үк вакытта аксөякләр шагыйре дә, бер үк вакытта ул халык шагыйре дә. Мондый сыйфатлы катнашма бик сирәк шагыйрьләрдә генә була.
Шагыйрьләргә хас уртак биш сыйфат бар.
Илаһи куә. ягьни кабилият, олуг сәләт, бүгенгечә әйтсәк, табигать (Аллаһ) биргән талант
Фәләсәфэ, бөек суфиларча фикерләү, мона кадәр без күргәннәрне иҗатта күрсәтә белү; мона кадәр башыбызга да килмәгән төшенчәләрне ачып салу, моңа кадәр канун-кагыидә диеп йөргән нәребезнен хата икәнен исбатлау куәсе
Әүлиялык, шәхес иҗаты белән үз кавеменнән сизгеррәк, акыллырак булып, алда халыкны ни көтәсен юрый алса, әсәрләрендә шу нарга ишарәләр ясап, һич югында, болай барсагыз, сезне алда һәлакәт көтә, диеп кисәтә алса, ул әүлияләр рәтендә кебек булыр.
Фидаилек. бар фидакарь җаннар. ягъни тырышып эшләүчеләр, хезмәт батырлары—алар күпчелек. Фидаилек—ул каһарманлык, ватанпәрвәрлек. ил-халык өчен үзенне корбан итәргә әзер булу, үзенне корбан итү
Фаҗигале язмыш, алда саналган сыйфатлары булган кешенен шәхси хәяте гаять катлаулы, кыен һәм. гадәттә, фаҗига белән тәмамлана; аны җәберлиләр, кыерсыталар, ул түзми, үзенә үзе кул сала; аны үтерәләр, үтертәләр, ул ялгызлыкта, хәерчелектә, ул чит-ят илдә, ватаныннан еракта, горбәттә үләргә мәжбүр ителә
Кол Гали сугышта һәлак була, Сәеф Сарай горбәттә вафат. Колшәриф ватанын саклап һәлак була, Акмулла үтерелә. Бабич үтерелә. Такташны агулаганнар дигән фараз йөри, Җәлил үтерелә. Фатих Кәрим һәлак була һәм башка бик күп татар шагыйрьләре, сәнгатьчеләрнең фаҗигале тәкъдирләре мона д&чил. Үз үлеме белән вафат булган Сәйдәш тә. чынлыкта исә. үтерелде, анын ижатын. рухын сындырдылар Ул шәхес буларак яшәүдән туктарга мәхкүм ителгән иде.
Хәсән Туфанның шәхесе менә шушы калыпка сыя да куя Туфанны татар халкыннан аерып алып булмый Халык язмышы—Туфан язмышы. Туфан язмышы—татар я змышы
Туфанга табигать тарафыннан илаһи куә. Илһам бирелгән Илһам ул байтак кешегә бирелергә мөмкин Табигать сиңа куә биргән, син аны үстерери. тәрбия итәргә, аны халкын файдасына, кешелек мәнфәгатьләренә кулланырга тиешсен Шулай булмаганда сиңа бирелгән куә әкренләп сүнә һәм юкка чыгачак. Хәсән Туфан әнә шул Илһам диеп аталган акбүз атын һәрвакыт үстерде, тәрбия итте Хәсән ага татар тарихын, татар әдәбиятын гына түгел, күрше халыкларның, дөнья халыкларының культурасын ныклап өйрәнгән, үз иткән кеше Хәсән Туфан Илаһи куәсен баетыр өчен дөнья гизгән, сәяхәт иткән шәхес «Урал эскизлары», «Каспий яры». «Ташкент багларында». «Отелло», «Могикан». «Овидий Назон» темалары шигырь булып Хәсән Туфанның гомер юлына яткан
Туфаннын Илаһи куәсе барлыкка китергән шигъри сурәтләр, астарлы сүзләр, кинаяле юллары дөньякүләм мәсьәләләрне күтәргәндә дә үзенен халкы. татарнын язмышы турында булыр, татар халкының язмышы турында сөйләгәндә Туфан дөньякүләм проблемалар күтәрер
Хәсән ага Туфан иҗаты белән генә түгел, тышкы рәвеше белән дә әүлияга охшаган иде. Салмак хәрәкәтле, йомшак тавышлы, чандыр-какча гәүдәле, ак-пөхгә иде ул остазыбы з
Шагыйрь Туфаннын күңел сиземләве, чыннан ла. әүлияларныкы кебек Кулына яна гына каләм алган яшь Туфан 1925 елның маенда көндәлегенә менә нинди шигъри юллар язып куйган
Мин. егетләр, ахры.
Жүләрәям
Әйтим әле исән акылдан
- Күммәгез дә, нитмәгез дә.
Яндырыгыз мине'
Гомерем кебек даулы-шаулы тиндә
Җилдә—давылда
Шагыйрь Ана Телебезнең мөмкинлекләрен бик мул файдалана, әйтик, •жүлөрләнәм» түгел, «жүләрәям». «саглам». «уфлап», «күн иренле бизгәк ятим» кебек көтелмәгән сүзләр гыйбарәләр, шигырьдә ялгырап-балкып куя «Хәсән Туфаннын шигъри теле» дип аталган фәнни хезмәт язарза азынучы яшь галимнәр өчен монда бай материал ята
Инде әле яңа гына укыган көндәлек шигыренә кайтыйк. Әйтерсең лә, Туфан үз гомерен алдан ук белеп, программалап куйган! Янды бит Туфан' Яндырылды бит Туфан! Кимчелекне жинмәү үченнән янды, ялкынланып янды шагыйрь Туфан ижат иткәндә, башка күп буыннар анын ялкыныннан алган яктылыкта өзлексез ижат итәр әле. Үз халкының азатлыгы өчен үз йөрәген яндырып һәлак булган Данколарнын берсе ул—Туфан.
Туфан—Шигърият аланында үзен корбан киткән фидаи -зат.
Шигырьгә ул изге жан иясенә баккан кебек бага иде Иң кыен вакытларда да. кире чыкмаслык тарлавыкларга китереп кыссалар да. Туфан шигыренә хыянәт итмәде Димәк, халкына хыянәт итмәде. Күпме жәфа. нахак ялаларны күтәргән арык ине. «ертык йөрәге», «сынар үпкәсе, ертык үпкәсе белән дә ул ютәл аша көлә белә» иде.
Әдәбиятыбызда ике тапкыр Шагыйрь исеме яулаган шәхесләр бар. Муса Жәлил Моабит шигырьләрен язмаган булса да. шагыйрь булып тарихта кала иде. әмма анын дөньяны тетрәндергән икенче чор ижаты бар. шөкер. Фатих Кәримнең сугыш чоры ижаты булмаса да. ул шагыйрь булып калган булыр иде Әмма анын сугыш кайнаган урыннан язган утлы шигырьләре бар. шөкер. Нури Арслан шагыйрьләр рәтендә саналса да. олгаеп барганда да балкып китә алмаган иде. әмма гомеренең сонгы елларында «Нури Арслан» дигән олуг шагыйрь пәйда булды, шөкер. Әгәр зинданда ук юкка чыгарылган булса. Туфан шагыйрь буларак дәрәжәле урында кала иде. әмма аның тоткынлыкта, аннан сон иректә язган олуг ижат чоры бар. шөкер. Ул Шагыйрь исемен ике кат яулаган шәхес.
Әйе. Хәсән Туфан шигърияте—ул серләргә бай дөнья. Туфан шигырендәге серне ачу сиңа ләззәт бирсә, ижат куанычы китерсә, шул серне башкаларга сөйләү икеләтә сөенеч алып килә.
Туфан дигән бөек шигърият бар! Әнә шул шигъриятне тагын-тагын ачасылар бар әле!
Рәдиф Гата in:
Хәсән Туфан дигән исем (инде ерак офыклар чигеннән дә күзалларга мөмкиндер! Гасырның сонгы көннәре...)—газиз татарыбыз өчен бер асыл шагыйрь аты гына түгел, ә бәлки—халыкның үз холкы, акыл-фәһеме. яшәү рәвеше, жан авазы, тарихи, хәтта бер фаталь тәкъдир белән бәйле үз биографиясе кебегрәк. Шуннан инде—сызылып-сызылып» күңеленнән чыккан шигырь нидасы. аһәне. моны белән жан сурәте гәүдәләнә. Чын бер яна дөнья булып янгырыи бит—бары тик бөекләр генә йөртергә лаек булган бу исем дә: Ту-фа-а-а-н! Гасырлар чаңыдай... Анда—йолдызларга житкән югары илаһилык та. тик жирдән. татар туфрагыннан калыккан ягымлы, мөлаем, гадилек тә. пәйгамбәрләргә хас сабырлык, акыл да. шигырьгә бәйле асыл исемнәрдән калган олпатлык, затлылык та. фәлсәфи ышандыру, тотнаклылык көче дә бар кебек. Валлаһи, шулай ишетәм мин!
Безгә, сугыштан сонгы шигъри хәзинә белән генә таныш, тик шуны укып, шактый фәкыйрьләнгән Сүз сәнгатебезгә гашыйк булып, шигырьгә килгәннәргә (әле дә ярый Тукай. Такташ кебек кыйблабызны белә идек!) Туфан соңрак килеп иреште. Башта Жәлил кайтты, аннан Бабич. Бурнаш исемнәре сискәндерде, аннары «менә шундый биеклек тә була ала, белегез!» дигәндәй, күңелләребезне Туфан тетрәндерде—әйе. әйе. инде Дәрдмәнд. С. Рәмиләр дә кайткан чор иде ул! Без, көтмәгәндә, үзебезнең гажәеп бай мирас, чын байлыклар варисы булуыбызны аңлап, шаккаттык.. Тере Туфанны күргәндә, бу хисләр янә кабатланды
Әмма, шагыйрьгә табыну, ул тудырган сүз могжизасы. илаһи дөнья белән хозурлану, исерү—бер хәл: ә инде шундый олуг шагыйрьгә каләмдәш булып, егерме елга якын аны күреп-белеп яшәү бөтенләй башка нәрсә. Ул—үзе үк бер язмыш юлы. мөгаен Шагыйрьләрнең мөнәсәбәтләрендә дә бу шулай. Дөнья бу! Беренче адымнарымны хуплап, хәтта Язучылар берлегенә тәкъдимнамә язып бирсә дә. мин остазымның яраткан шәкерте үк була алмадым. Эзләнүләрем, сәйяр һәм сәер жаным. холкым белән «ана каршы баш күтәргән» чаклар да булды бугай, секцияләрдә ярсып чыгышларда ясарга, үземне түгел, бәлки яна дип инанган, татар
шигырен биеклекләргә күтәрер дип ышанган алымнар, калыплар, иркенлек, хәтта ирек «даулап* тыпырчыну булмады микән бу? Ләкин, бу да һәр тынгысыз жан— шагыйрь үсеше өчен табигый хәл. мөгаен.
уртак максатларда, омтылышларда, заман куйган сорауларга саллы жавап эхләүдә без. гасыр ахыры шагыйрьләре, барыбыз да Туфанга якынбыздыр Шиксез, бу— шулай Әйе. Туфанга., һәм. әлбәттә. Такташ. Жэлил. Хәким кебекләргә Чөнки асыл традицияләребез. Тукайдан сон безнен көннәрдә, нәкъ менә алар моны, гаме, сүзе белән безнен шигырь канына да күчкән дип беләм. Һәр олуг шагыйребездә шулай.
Ә узып баручы гасыр татар шигырендә. Аллага шөкер, күп якты, зур исемнәр калдырыр дип ышанам (күп бездә яхшы шагыйрьләр! Шигырь яши. яшәячәк') Шулар арасында Хәсән Туфан исеме иң сакаулыларның берсе булып, мөбарәк тәсбихтә янып торачак. «Бисмилла»дан сон. әлбәттә, анын аты да хәтерләрдә яңарачак, әйдәп торачак.
Безгә—бүген үк шуны аңлау, ихлас шатлану, горурлану бәхете язган Ә буазмыни?
Зиннур Мансуров:
• Нәрсәгә лә тормыш’’ Нигә лә?»—лип
Йвләтмәлә. Йөрәк. УРЫНСЫ)
Минем үземә ничектер шулай тоела: шагыйрь Хәсән Туфан гомере дәвамында шушы сорауга жавап эзләгәндер шикелле—каный башлаган чебиле аякларын әнисе күкрәк сөте белән «майлап» куйган чакта да. XX гасыр башында коерыклы йолдызның Кояш тирәсеннән үтеп китүен күргән мәлдә дә. Урал шахталарында «бакыр тамыры» буйлап шуышканда да. «Галия» мәдрәсәсендә Бабич оештырган яшерен түгәрәктә француз китаплары нигезендә гипнотизм һ б. шуна охшаш кызык «фән»нөрне өйрәнгәндә дә. Такташлы Казанга кайтып, ижатны гүзәл гамь итеп таныганда да. Кавказ һәм Урта Азия республикаларына жәяүле сәфәр кылганда ашугларны, багшыларны. акыннарны, манасчыларны тыңлаганда да. залим хакимият тарафыннан атарга хөкем ителгәч, гранаталарга уралып, самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, яисә горпедонын йөртүчесе сыйфатында дошман корабының йөрәгенә бәрелеп шартлау теләге турында югары органнарга үтенеч язганда да. татар шигъриятенең иң югары түбәсенә менүгә ирешкән аксакал буларак, гомеренең кояш батышында гагын бер мәртәбә Галей кометасын күреп калырга өметләнгәндә дә
Нәрсәгә лә тормыш ’. Чынлыкта Хәсән Туфан узенен шигырь-поэмалары аша әлеге мәшелек сорауга бихисап дәрәжәдә герледән-төрле, хәтта кайчак берничә шигъри вариантта жавап бирергә омтыла Без шагыйрьне романтикага кеше
Хәзер анык әйтә алам безнен чордашлардан анын зур шигъри мәктәбенең күренекле шәкертләре булып. С. Сөләйманова. Роберт һәм Рәшит Әхмәтханнар. Зөлфәт. М. Әгъләм. Р Зәйдуллалар сана-лырга хаклы, мөгаен Бу— ижат алымнары, өслүбе, тел стихиясе, традицияләр дә- вамлылыгы буенча якын-лыкларыннан чыгып әйтүем Бик якын күргән шагыйрь энеләре —(Ш Галиев. И. Юзеев һ. б.) башка мәктәп вәкилләре булса гажәпмени.* Йәки башка олуг шагыйрьләр ’ Югыйсә.
Хәсән Туфан (уртада) Лаи Рәдиф Гаташ (сулдан беренче) Әстерханда әдәбият атналыгында 1966 ел.
җанынын канатлары рәвешендә караучы хыялын итеп тә. үзе туганчы ук язылган реаль язмышның дәвамчысы итеп тә күрәбез. Анын яралы йөрәге әле галактика киңлекләренә күтәрелә, әле сталинизм зинданының тере инвентаренә әйләнә. Яшәү мәгънәсенә төшенер өчен гасабиланган шагыйрь материя, атом, матдәләрнең телен ачтыра һәм үзендә «сөйли, җырлый. сагына торган» материя итеп күзаллый Шуңа күрәдер дә Хәсән Туфанның биниһая олы иҗатында кеше хисләренең палитрасы моңарчы сирәк очрый торган киңлек һәм тирәнлектә чагылыш таба. һәм. табигый ки. әлеге кабатланмас үзенчәлек шагыйрь кулланган сәнгать чаралары җыелмасының гаять бай булуын да күрсәтә. Эстетик тәҗрибәң зур булса, әйе, зәвыгын да нечкәрәк була, йөз тоткан әхлакый кыйблаң да ачыгырак төсмерләнә
Әдәбиятка фанатикларча бирелгән Хәсән Туфанда, мөгаен, шигърият күзәнәкләре чагыштырмача күбрәк булгандыр, һәм аларның һәммәсе дә моң, гамь, драматизм белән өретелгән ниндидер илаһи нурлардан тукылгандыр. Монын шулай булуын шагыйрь үзе дә сиздереп куя: «Әгәр дә кешенең иң драматик кичерешләрен дә. әйтик, яшәү дигән бөек бәхетнең соңгы ярына баскандагы хәлен дә, минуска түгел, ә плюска исәпләргә мөмкин булса, мин шактый бай кешедермен...»
Гадәттә, һәрбер иҗатчы «Нәрсә лә тормыш?» кебек сорауларга җавапны аналитик, интуитив алымнар һәм күңел ачышлары ярдәмендә эзләргә омтыла. Хәсән Туфан шигъриятендә исә аларның сонгы икесе өстенлек итә шикелле.
Гомумән, фикерләү эзлеклелеге шагыйрьләрдә сирәк очрый. Ә Туфанда бигрәк тә Менә шундый шагыйранә холык-фигыль анын бәһаләп бетермәслек шигъри табышларга ирешүен тәэмин итә һәм кайбер югалтуларга да, әгәр шулай әйтергә яраса, олы талант ияләренә бик үк хас булмаган күпмедер хаталануларга да китерә.
Табыш та күп булды, югалту да Күченгәндә иске дөньядан
Шагыйрьнең бераз гаҗәпләндерә торган «хаталану»лары җәмгыятьтә хакимлек итүче көчләргә карата мөнәсәбәттә күбрәк күзгә ташлана. Иҗат эшенә үтә дә таләпчән караган, каләмдәшләрен үтергеч дәрәҗәдә туры әйтеп тәнкыйтьли алган, көнкүрештәге яман күренешләрне рәхимсез рәвештә ача белгән, тормышта ниндидер мишәрчә «кирелеге һәм үҗәтлеге» белән аерылып торган олпат шәхес үзенен халкын дошманга әйләндереп канга батыручы тоталитар дәүләткә карата
Сталин төрмәләрен *татып* исән-сау илгә кайткан әдипләр (сулдан уңга): Сөббух Рафиков. Хәсән Туфан һәм Ибраһим Салахов 1956 ел
ЗУР ТАЛЛНТ. ЯКТЫ ШӘХЕС ИДЕ 139 килешмәүчәнлеген эчке рух бунты рәвешендә эзлеклелек белән белдерергә жөрьәт итмәгән Киресенчә. ГУЛАГ михнәтләрен уналты ел буена татыса да. җинаятьчел хакимият юлбашчыларына нигездә лояль мөнәсәбәттә торган Югыйсә исән калган сәяси тоткыннарның күпчелеге соныннан әдәбиятта үзләре канлы режимга карата хөкем карары белән чыктылар
Әлбәттә. Туфан кебек трагик затка янә хөкемче булырга маташу—үз-үзенә гөнаһ китерүче көферлеккә тиндер Шулай да шагыйрьнең эчке каршылыкларын тулырак аңлау өчен болары турында искә алып үтү дә зарур, чөнки әлеге үрнәктә тоталитар идеологиянең ни дәрәҗәдә анга-канга үтеп керүе дә ачык күренә Еш кына диссидент язучылар шулай искәртергә яраталар төп куркыныч хакимият эзәрлекләвендә түгел, ә режим тарафыннан гипнозлануда. (Шайтан алгыры, шәкерт Хәсәннең мәдрәсәдә гипнотизм китапларын урлап укуы күз алдына килә) Гадәттә, олы ижатлы әдипләрне зур елгаларга тиңлиләр. Ә совет хакимияте хөкем сөргән заманнарда мәгърур елгаларның агышын да яна үзәнгә кертеп җибәрергә мөмкин иде Фаҗига менә кайдан башлана! Бөтен ил күләмендә котылгысыз идеологии мутация шаукымы тантана иткәндә, ай-һай. гөнаһлы фани затка нурлар сирпел торучы фәрештә булып калу мөмкинме икән?! Эзопчарак язылган бер шигырендә әдибебез юкка гына шулай искәртмәгәндер:
Дөнья сина әйтә алыр, илем
—Үзен кебек иде бу улын'
Әмма үз-үзен ачу юлында санап бетергесез авыр сынаулар үткән Хәсән Туфан шул дәрәҗәдә олы шагыйрь ки. аерым тарихи шәхесләрне бәяләүдә бераз ялгышып китү генә анын зурлыгын кечерәйтә алмый Бу җәһәттән һич тә шикләнмичә әйтергә мөмкин, ул Кол Галиле. Мөхәммәдьярлы. Кандалыйлы. Тукайлы. Дәрдмәндле халкыбыз кулындагы мөбарәк тәсбихнең бер төшен-буынын гәүдәләндереп тора Аны ялгышлары белән бергә язылган милләт язмышыннан берничек тә аерып булмый Шунысын да игътибарга алыйк: Хәсән Туфан туган телебез җирлегендә ниндидер илаһи әмер белән яратылган шагыйрь, тәрәккыятебезнен уникаль вакыйгасы буларак кабул ителә Ә телнен теләсә нинди партияләргә яисә режимнарга караганда ла борынгырак һәм озын гомерлерәк икәнлеге мәгълүм Менә ни өчен анын күңел-калбеннән иңдерелгән әсәрләрендә гайре табигый ясалмалылык сизелми—шигырьләрне яшеннән сон сафланган һава итеп сулыйсын, баскыч-баскыч улаклардан агып ятучы көмеш чишмә суы итеп эчәсен. могҗизалы җәйге төннәрнең берсендә хуш исен тарата башлаган бөтнек итеп иснисен, мәһабәт мәчет тарафыннан ишетелгән гакыллы вәгаз итеп тыңлыйсын
Нәрсәгә лә тормыш'.’.
Яшәешнең бөтен серләрен белеп бетергән аксакал булып күзалланучы Хәсән Туфан үзенең кабатланмас азы иҗаты белән әлеге сорауга бик тә тулы итеп җавап бирүгә иреште. Үзенең инануынча. нәкъТуфанча. чын шагыйрьләрчә җавап бирде