Логотип Казан Утлары
Бәян

УЙЛАР ДӘРЬЯСЫНДА


ХӘТЕР ДӘФТӘРЕННӘН
Иделемне кичәр идем Талдан саллар тезеп тә. Төштем уйлар дәрьясына, Чыга алмыйм йөзеп тә.
Сездән көтәм...
Бәлки, түземлегем җитмәгәнгә күрәдер, мин уз гомеремдә квндәлек алып бара алмадым. Аннан, көнкүрештә кабатлана торган хәлләр минем өчен вак нәрсә һәм соңыннан да кызыксыз тоелыр, онытылса да зыянсыз югалту булыр, дип уйлый идем. Тойгыларга кагылмаганнары чынлап та онытыла баргандыр Әмма кайберләре, онытылмау гына түгел, хәтта онытылуларын бик теләгәндә дә. кабат-кабат искә төшеп, интектерә килде. Күбесе, бөтенләй маза бирмичә, әсәрләргә килеп керә һәм шуннан соң гына күңел бушап, җиңеләеп каю иде.
Андый хәлләрнең күпчелеге шигырьләрдә. поэмаларда, повестьларда һәм кайберләре хәтта романнарда урын алдылар.
Болардан тыш. тәгаен автобиографик язмалар («Минем кечкенә дөньям», «Хыялда туган калам». «Су өсләрендә пароход-) дөнья күрде. Аларда шул онытып булмый торган истәлекләр үзләреннән-үзләре. минем ихтыярга буйсынмыйча диярлек, иреккә чыктылар.
Хәзер инде кәгазьгә теркәлгән истәлекләргә чират җитте. И.ыенче еллардан— студент елларыннан башланган блокнотларны күздән кичердем Болары әсәрләргә кергәннәреннән шактый нык аерыла. Вакыйгалар, тормыш факты булудан бигрәк, фикерләүләрдән гыйбарәт булып, күңел эшенә кайтып кала һәм барыбер рухи яшәеш эволюциясен барлыкка китерә. Алар турыдан-туры иҗади максат белән, әсәрләр язганда кирәк булу, шулай ук онытылу ихтималын күздә тотып, хәтер төеннәре рәвешендә теркәп барылганнар. Кайберләре, чынлап та теге яки бу әсәрдә файдаланылган, шигырьгә әйләнгән. Әмма әсәрләргә кушылмый калганнары да байтак җыйналган булып чыкты
Аерым фикерләр һәм фрагментлар беренче башлап теркәлгән хәлләрендә кала Шулай да. хронологик тәртиптә җыйналгач, алар уртак мәгънәгә ия була башлый икән.
Вакыт агышына бәйле рәвештә, фикри истәлекләр, шәхси эчтәлек белән чикләнмичә, тарихи вакыйгаларга, мәгълүм чордагы идеология шаукымнарга реакция буларак барлыкка килгәннәр. Рухи яшәеш көндәлекләре төсен алып, алар биографиянең
Әхсән Баян
эчке сыйфатларын чамаларга һәм тулыландырырга ярдәм итәрләр кебек. Тәгаенрәк әйткәндә, минем бу тупланманы да истәлекләр китабының бер өлеше итеп күрәсем килә.
Шул ук вакытта икенче бер моментны искә алу фарыздыр Тупланмада шәхси фикерләр белән, минем үз тәҗрибәләрем белән беррәттән. башка кешеләрдән ишеткән сүзләр. эпизодлар да теркәлгән Ягъни монда замандашларның уй-фикерләре дә чагылыш таба, билгеле микъдарда аларның да рухи халәте тасвирлана дияргә җөрьәт итмәк булам.
Күптөрле фикерләр һәм тойгылар чиратлашкан калейдоскоп гомуми кәеф халәтенә, аеры.» кисәкчәләр мозаик сурәткә әйләнә аза бит ? Минем моңа уңай җавап бирәсем килә.
Нәтиҗәдә ничек килеп чыккандыр, җавапны мин. мөхтәрәм укучыларым, сездән көтәм
АВТОР
Киңәшле сөйләшүләр
(1953-1958)
АЛТЫН гасыр булган, борын заманнарда кешеләр рәхәт яшәгән, имеш Мәгәр фән белән икәүләп, без моны кире кагабыз.
Алтын гасыр—алда. Адәм баласын ул һаман киләчәктә көтә
Дөньяда бөтен нәрсәнен туйдыруы, хәтта ин кайнар йөрәкләрне дә өшетә башлавы ихтимал Мондый хәвефле мизгелләрне тормыш барышында тик көчле, кин күнелле кешеләр генә мөнәсәбәтләргә зыян китермичә кичерә ала.
«■Каләм юнсан, озын юнгыл ботыны. Хатын алсан, элек алгыл котыны»,—дигән шигырьне көлешеп кабатлый идек. Ә ул көләрлек кенә түгел, кайчакларда еларлык та була ала икән Монысын кайберәүләр картаимыш көннәрендә генә аңлаячаклар
Бүген шундый көн—кешеләр баралар-баралар да. күккә чалкан ятып карыйлар.
Ак тәхетләр безгә кирәк түгел.
Ак бәхетләр булса, шул җитә
Бүлмәгә кереп, озак кына сөйләшкәннән сон. бер адәм • Исәнмесез!»—дип чыгып китте
Яңа йортка күчкәндә, җиһазлар чыгарыла барган саен, фатир эче белән бергә, яшәлгән гомернең дә бушап калганы сизелә торды
Бер егет клумбадагы бүтәннәр үстергән чәчәкне өзеп биргән иде. кыз алмагач, анын хәтере калды.
Бу чорда җитәкче абзыйлар индивидуальләштерелгән сәнгать обра злары тү!ел, ә персоналыәштерелгән әхлак кагыйдәләре таләп иттеләр
Төп игътибар психологиягә һәм анда да психологиянең үзе хакына түгел, ә тормыш фәлсәфәсе хакына юнәлтелергә тиешлеген алар башларына да китермиләр иде.
Тормыш һәм андагы конфликтлар авырлыгын үз иңнәреннән төшерергә, дуслар җилкәсенә күчерергә, анлы рәвештә кызгандырырга тырышкан кеше—көчсез.
Сөйгәненә яратуыңны адым саен кабатлама. Анын синнән туюын теләмәсән, анын да сине яратуын теләсән, күбрәк тынларга өйрән Сөйгән кешенә әрсез күзләрдән, купшы мәгьнәсезлекләрдән сакланырга булыш.
«Эшләр майлана, күзләр җайлана»,—дидегез.
Әллә киресеңчәме?
Шактый дорфа агай белән шактый чәүчәләк ханымны бер бүлеккә куйдылар. Эшләре пешмәгәч, мөхәррирнең урынбасары болай диде:
—Скрипка белән барабаннан рәтле көй чыкмас дигән идем аны.
Ялгыз карчык, үзе ярыйсы гына яшәп, туганнарына да ярдәм итә. Балалары юк. Бик тә җитди сөйләшкән арада, елмаеп куя:
— Кияүгә чыгарга, балалар табарга вакыт тимәде. Өч җирдә берьюлы эшләдем. Активистка идем.
Чакматаш бул
(1964-1969)
Син таш кебек салкын, диделәр. Ә син ышанасынмы шул сүзләргә? Ышансан, сынап кара. Син чакматаш булсаң, салкын урынына дөньяны дөрләтерлек ялкын бөркелмәсме? Чакматаш була алсаң, минем нинди таш икәнлегемне тоя да, күрә дә алырсың.
Чакматаш бул.
«Синдәге авыскаллык (таркау күңеллелек) унбиш профессорга җитәр-лек»,—диде чибәр.—Нишләп син профессор түгел?»
Кайберәүләр этне мыскыллыйлар, «эт!»—дип тиргиләр. Кешеләрне дә шулай атап мәсхәрәлиләр. Ә үзләре эттән түбән. Ә бит эттән дә рәтле, эттән дә тугры җан ияләре юк дәрәҗәсендә. Ә ник этләр көлми бәгъзе бәндәләрдән?
Көләдер дә бәлки, әмма тел белмиләр. Ходай бәгъзеләргә биргән җайны.
Таш су өстенә калыккач, таштан үлән шытып чыккач, үлән өстендә чәчәкләр үскәч, карьеристларда вөҗдан уяначак. Бүре сарыкка әйләнсә, аю бакчачы булса, дуңгыз яшелчә үстерсә, закон үтәлешендә тигезлек урнашыр.
Хатынын ташлап, ир-егет яшь хатынга өйләнә. Аннары яшь хатын икенче яшь иргә чыга. Икенче яшь ир—тагы бер яшь хатынга.
Тәгәрмәч көйле генә әйләнә.
• —Мине әни тапкан,—ди кыз бала.
—Әллә әтиме?—.дип шикләнә ир бала.
—Әни. әни тапкан. Әти тапса, мин мыеклы булыр идем.
Жир галәмнен йөрәгедер кебек Карангыда. ялгызым гына тынлап торганда, мин ул йөрәкнең тибешен тоям, ишетәм дә төсле.
Мылтык күләгәсе, ракеталар шәүләсе Жир өстенә төшә таңнарда. Ярый әле. Кояш чыга. Җирдә саф болыт һәм агач күләгәләре генә кала.
Музыкаль әсәр куйган вакытта, драма театры режиссеры опера җырчысына:
—Авызыңны ачып җырлама!—дип күрсәтмә бирде
Утыз жиде яшь тулды Күпме яшәлле. ә күпме генә эшләнгән’’ Күпме гомер әрәм узган. Уйласан. тән чымырдап куя
Инде шулай яшәргә кирәк бер ел ике елга торырлык булсын Ерак төньякта яшәгән кешеләргә, ә үзебезнең якта интернатларда эшләгән тәрбияче педагогларга бер ел урынына ике еллык стаж исәпләнә бит
Ресторанга керсән. бөтен халык көн-төн ашый, эчәдер, больницада— гел авырыйдыр, гел үләдер кебек. Бакчаларда, танцы залларында гел бии дә җырлый, гел мәхәббәт белән мавыгадыр сыман
«Син. безнең кебек, колхозга ат биреп кермәден».—дип. авылдашлары кимсетә башлагач, зимагурлыкта йөреп кайткан бер кеше, җыеп кайткан бөтен акчасына ат алып, колхозга тапшырган ди
Ихтирам дигән нәрсәнен ни икәнен белгән кеше булгандыр инде Ыштыр битле булса, мыегы да селкенмәс иле
Елнын 21 декабрендә көн кыскаруы тәмамлана. Аннары берничә көн кыскармый да. озынаймый да. Жир бушка әйләнәдер, диясе килә Гел шулай торса, мәнгелек кыш булыр иде Нинди куркыныч!
Плутон—караңгылык патшасы Кояштан ин ерак торган планета Мәнгелек караңгылык Исеме дә шуны аңлата Кояш аннан бездәге ай төсле булып күренә
Мәхәббәттә алданган бәхетсез көннәремдә мин үземне шул планетада аерылып калгандай хис итәм. Кояшым Айга әверелә
Кояшка күзләрне нәрсә беләндер каплап, яки нәрсәдер киеп карамасан. ул к\ зне яндыра Мисаллары да бар
Кояш белән һәм Мәхәббәт белән шаяру куркыныч
7. .К v . м 13
Борынгы Рим рәссамнары 650 мен төсле буяу кулланганнар. Шулай да төсләр азлыгыннан зарланганнар. Ә без күп булса бер дистә төс белән канәгатьләнәбез. Хәтта бер кызыл төс җиткән вакытлар бар иде.
Үзебез кешелек үсә бара дип тәкърарлыйбыз.
Кешелек белән идарә итү өчен кемгә дә булса бер тәүлек вакыт биреп, жанын ни тели, шуны эшлә, дисәләр, ул нишләр иде икән? Кем дә булса, бөтен тарих буе җыйналган кыйммәтләрне кыйратып ташламас идеме?
Бөркет, тулы көченә очып барганда, самолетка бәрелә. Самолет та. бөркет үзе дә һәлак була. Таран. Менә уйла инде шуннан соң: металл катыракмы, әллә тере тәнме?
Мин, карандаш белән язылган сорауларны бетереп, әсәр төзәтеп утырганда, тугыз яшьлек Розалия:
—Ә сезгә пычраткан өчен начар отметка куялармы?—дип сорады.
Дөньяда өч төрле бәхетсезлек беләм: кышын ягылмаган өйдә йоклау, җәен кысан аяк киеме кию, бала елаган өйдә йоклау. Ә шуннан да яманрагы—жанын сөймәгән, яки сина хыянәт иткән кеше белән бер түбә астында яшәү.
Көн очып бара—урман-кырлар, болын-дәрьялар белән бергә, бал кортлары һәм еланнар белән бергә, дуслар-дошманнар белән, синен белән, минем белән бергә. Күзгә күренми торган мәнгелек упкынга таба.
Йокларга ятсам, мендәр астыннан көйләр ишетелә. Тынлыкта тагын ишетәм: чүкеч белән нәрсәгәдер сугалар. Гаҗәеп тигез, дөрес ритм. Кайберәүләр: шулай бәхет чүкече суга диләр.
Ышанасы килә, әлбәттә.
Иблис уттан яралган. Фәрештәләр—нурдан, пәриләр—төтеннән. Адәм—балчыктан. Шуңа күрә, Җир өстендә ул хужа. Ләкин Иблис тә. Ходай каршында сәҗдә кылмаганга күрә, күктән сөрелгән. Адәм балаларын адаштыра-саташтыра, ул да Җирдә көн күрә. Күп очракта—кешеләр, хәтта чибәр кызлар рәвешендә
Райкомнын пропаганда бүлеге мөдиренә: «Эшен күренми».—дип бәйләнәләр. Ә ул исә:
—Пропаганда—ул печән түгел, аны кибән итеп өеп булмый.—дип җавап бирә.—Күрмәскә тырышсак, юкка да чыга.
Сугыштан кайткан танкист—Жәмәки авылының Хатип исемле кешесе—шундый вакыйга сөйләде.
Танк яна башлагач, ул аннан чыга һәм әсирлеккә эләгә Көннәрдән бер көнне аны кырга алып чыгалар. Анда кабер казылган Өчме, дүртме
кеше кабер эчендә утыра. Танкистка һәм анын ике иптәшенә шуларны тере килеш күмәргә кушалар. Болар күмә алмый Шуннан сон. фашистлар кабердәге кешеләрне чыгарып, танкистларны төшерәләр дә. инде бая кабердән чыккан кешеләргә боларны күмәргә кушалар Күмә башлый болар. Фашистлар, аларны туктатып, танкистка һәм анын иптәшләренә «Күрдегезме инде боларнын нәрсәгә сәләтле икәнен0»—дип сорыйлар
Шуннан сон. танкистлар хыянәтчеләрне таптый-таптый күмәләр
Хатип абзый, соныннан качып, үзебезнен якка чыга Хәзер дә исән. Орденнары күп. Ләкин нык уфтанып, шушы вакыйганы шактый еш кабатлап сөйли.
Ижтимагый куркаклык дигәнне ишеткәнегез бармы? Булмаса, ишетегез. Менә болай ул.
Лениннын абыйсы кулга алынгач, анын әнисен судка озата баручы табылмый Шәхес культы чорында кулга алынган кешенен балалары белән уйнамыйлар. Уйнамаска әниләре боера.
Шундый чакта да мәрхәмәтле, затлы кешеләр очраштыргалый Язучыбыз Н Исәнбәт кыерсытылган вакытларда, мәсатән. шагыйрь Ә Фәйзи, ишекне төбенә кадәр ачып, хәл белергә килә торган була
Әшмәндә безнен күрше абзыйнын олы кызы, әтисе Уфага чабата кигән хәлдә баргач, кеше арасында күрмәгәнгә, танымаганга салышып, тиз генә узып китә. Әгисе ана ул чакта да ачуланмаган. Хәзер дә сагынып көтә, шатланып каршы ала. рәхәтләнеп кунак итә.
Бер күренеш күнелдә һич онытылмаслык булып, уелып калды.
Безнен өй кыегында күгәрченнәр оясы бар иде Күгәрченнәр анда күкәй сала, бала чыгара, гөрли-гөрли яшиләр иде Әти үлгәч, башта гөрләми башладылар, ә сонынтын бизделәр
Ә ул чакта мина—жиде яшь Алар минем ин якын дусларым, сердәшләрем иде. Әлбәттә, нык юксындым, монайдым
Тегермән буасы алдына терекөмеш салалар Тамчы гына булган терекөмеш, әкертен-әкертен буаны тишә дә. су. язгы ташкын шикелле, буаны эссе жәйдә агызып китә Көндәш тегермәнчеләр берсенә-берсе шундый этлек кылалар Халык тегермәнсез кала. Әллә кая. ерак тегермәннәргә йөреп интегә Ә хөсетлеләрдә кеше кайгысы юк Тик үч кенә кайтсын.
Ни кызганыч, ни оят. югарыга үрли барган карьерист чиновникларның да күпчелеге шул дәрәжәдә бит
Икмәк сатып алу өчен гомер-бакый кешеләр шәһәрдән авылга килә, яки авылдан шәһәргә илтеп саталар иде Хрущев вакытында хәл үзгәрде. Авыл кешеләре шәһәргә килеп капчык-капчык ипи ташыдылар Магазинга керсәләр, күп аласын дип. бирми дә азаплыйлар Үзе үстергән икмәкне ул ялынып сорый Сатсалар, рәхмәт әйтә Аркага капчык аскан килеш юлда газап чигүен әйткән дә юк.
Соңрак шәһәр кибетләрендә шар тәгәрәтеп уйнарлык бушлык жәйрәде Ипигә иртәнге алтыда торып чиратка басалар Менә эш чыкты әбиләргә Алар ала иде чиратны
Дөньяны болай оятсыз рәвештә кирегә әйләндерү өчен даһи булырга кирәккәндер Нормаль кешенен мона башы җитмәс идедер
Ил буйлата сәяхәтендә Хрущев Казанга да килде. Өч көн буе завод-фабрикалар, оешмалар эшләмәде. Бөтен халыкны урамга чыгардылар, аны каршыларга. Кичә генә ач-ялангач интеккән урамнарда бөтен нәрсә пәйда булган—искиткеч матур киосклар торып баскан, күчмә буфетлар Аларда җимешнең ниндие генә юк—алма, апельсин, мандарин...
Без Аны гаилә белән Красная Позиция урамы почмагында көттек. Аяклар сызлый башлаганчы көткәннән сон, бермәлне халык гөжли башлады. Ул! Ул күренде! Ачык машинада бөтен буена баскан—менә мин нинди, карап калыгыз, күреп калыгыз, бу—сезнең онытылмас бәхетле көнегез!
Үзен күрсәтәсе килмәсә, жинел машинада шулай басып йөримени кеше?!
Узып китте.
Без кайтыр якка борылдык.
Искитмәле хәл: без борылып караганчы, киосклар, буфетлар кай арада диген, юкка да чыккан. Тротуарларда, урам киңлегендә апельсин һәм мандарин кабыклары гына аунап ята. Без шуларны таптый-таптый, өйгә кайтабыз. Күңелләрдә дә бушлык, алдану хисе..
Шушы хакта поэма яздым. Билгеле ки, басмадылар.
Ачлык, салкынлык һәм шуларга бәйле бүтән газаплар рәнҗетәләр, әлбәттә. Илла болардан да ачырагы, аянычрагы—ул гаделсезлек. Бит син шушы хәерчелектә яшә дә, кемнәрдер, симертергә куелган мал рәвешле, рәхәт чиксен, муллык диңгезендә йөзсен, һәм син фикерли бир:
—Фәкыйрьлек—безнең ташламас юлдашыбыз!
Ин гади дигән кешеләр яшәешендә дә дипломатия атлы нәрсә бар бит ул. Социаль психика. Оятсызлылык, затсызлык, икейөзлелек, хыянәтчелек, кабахәтлек...
Жанны кыйнаган, рәнҗеткән сыйфатлар.
Ванна бүлмәсендә юынам. Краннан чылтырап су ага. Күзләремне йомсам, ул чишмәгә әверелә. Бу чакта инде мин еракта, бала чагымда. Туган як чишмәсе суы белән иреннәремне чылатам.
Хыянәтнен зурысы-кечкенәсе юк. Бик бәләкәй дигәне дә, барыбер, куркыныч, чөнки ул кешеләргә ышанмаска өйрәтә. Ә ышанычсыз нинди тотрыклылык, дуслык, мәхәббәт инде ул?
„ Дөнья—иҗат остаханәсе, ачышлар ясала торган лаборатория Йолдызлар безгә якыная бара. Без шул дөньяда—бөтен галәмне күз алдында тотып яшәргә хаклы, ә бәйләнгән хәлдә, муенчак кигән хәлдә түгел. Шәхси файда дип исемләнгән тар чоланда һәм морҗа кырыендагы караңгы кәбәркәдә түгел.
Хәлбуки, хәлбуки...
Галәмгә без ин зур биеклектән егылып төшәр өчен түгел, ә күбрәк күрер өчен, дөньябыз киңәйсен өчен генә омтылырга тиеш
Һәркемнең үз төсе, үз йөзе, үз холкы. Күпме гасырлар, меңъеллыклар
узган, ә беркем дә беркемне кабатламый. Табигатьнен (әллә Ходайныңмы?)—даһилыгы'
Әдәбиятта исә, бер-берсен кабатлаган образлар тулып ята. Бер матур фикер, сурәтле гыйбарә тудымы, аны элкеп алып, селкеп кенә салалар. Төс тә, чырай да, холык та, фикерле образ да таптала, изелә, юкка чыга.
Юлда ярдәмчел кешене «Анын юллыгы әйбәт» дип мактыйлар. Өч кенә сүз. Мәгәр кемнен кем икәнен әйтә дә бирә Характеристикалар язасы юк.
Ярлы кеше үзенен фәкыйрьлеген яшерергә тырыша. Авылда безнен күршеләр шундый иде. Бер умачлык оннары калса, хәтта ач торсалар да, зарланмыйлар. Байлар исә, ярлы булып кылана, шулай күренергә тырыша
Горькийнын язучылар йортындагы бюстын җыештыручы ханым көн саен сөртеп тора. Андагы тузанны сөрткәндә: «Элек кемнәр сыйпады икән синең башкаеңны!»—дип сөйләнә «—Хәзер инде менә миннән башка сыйпаучы юк.»
Медицина техникумы тәмамлаган кызлар сөйләшә.
—Авылга киткәч, андагы бар трактористлар, комбайнерлар безнеке була инде,—ди берсе
—һәм башка җитәкчеләр,—дип өсти икенчесе.
Мәскәү Кремлендәге Патша кыңгырау, чамасыз зур булганлыктан, артык авыр булуы аркасында, егылып төшә Тавышы барлык кыңгырауларны жинсен дип уйлаганнардыр Әмма ул бер генә тапкыр чынлый язган Бердәнбер мәртәбә янгыраган мәгънәсе шундый булган:
— Кешеләр, артык зурдан купмагыз! Патша туп та әнә бер тапкыр да ата алмый калды!
Ә кечкенә кыңгыраулар ничәмә гасырлар буе чынлый бирә
Тормыш мәшәкатьләре—җилкәгә салынган ташлар кебек. Ләкин алардан котылу да. котылырга тырышу да юк. Алар минем өчен—сәгать герләре Шулар йөртә сәгатьне һәм кешене. Алар булмаса, йөрүдән— яшәүдән—туктар идек.
Кыз. биткә сипкел чыга дип. язгы кояштан битләрен яулыгы белән каплый Җилдә, кояшта чыныкса, битләре әлегедән дә матуррак төскә кермәс иде микәнни?
Бер райком секретаре үз эше хакында шундый кызык нәрсә сөйләп куйды.
—Обкомнын беренче секретаре Игнатьев бер райком секретарен тиргәде-тиргәде дә. җыелыштан чыгып китәргә кушты Аннары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кинәт туктатты.
—Чалбар төбен каешланып беткән, ялтырап тора.-диде — Чалбар төбе белән эшлисен икән Басып тор. тынла. Кай төш белән эшләргә кирәген белеп кал.
Җыелыштан чыккан чакта, башка иптәшләр дә кинәшмәдән сон алга карап түгел, кырын-кырын гына чыгарга тырыштылар.
Шул ук секретарь дәвам итте:
—План үтәү—ин җаваплы эш. Әгәр аны үти алмасан, партбилетны пычраталар. Ә мин моны теләмим. Үземнекенә хәтле башкаларныкын пычратып өлгерәм. Чара күрелде!
Бер-берсенә ин ярдәмчел кешеләр—шоферлардыр. Бер машина ватылса йә батса, аны төзәтмичә, чыгармыйча узып китмиләр... Тормышта гел шулай гына булсачы!
Кеше елан түгел, анын теле агусыз, диләр. Ләкин ничек кенә агулы әле! Бер сүз белән кешене аяктан егарга мөмкин. Икенче төрле сүз белән терелтергә була. Телдә—агу, телдә—дару.
Син дә мине чагасын да, дәвалыйсын да.
Җиде яшьлек Эльбрус:
—Ревальнен әнисе Африкада эшли,—дип хәбәр итте. —Әйе шул, фабрикада эшли,—дип жәлләде аны әнисе.
Кайберәүләр: «жирле патриотизм булмый, бөтен илне яратырга кирәк!»—диләр. Ничек инде? Туган авылыңны, туган каланны яратмасан, зур илдә нәрсәне генә яратырга мөмкин?
Утызынчы елларда хөкем ителгән кешеләрнең барысы да төрмәгә гаепсез утыртылган дип сөйлиләр. Ләкин аларнын күбесе хәзер: «Мин Совет властена каршы идем!»—дип мактанырга ярата. Кайберләре хәтта тәгаен гамәлләрен дә телгә ала.
Шулай булгач? Кем каршында кем гаепле дә, кем гаепсез?
Композитор Ә. Бакиров сөйләгәнчә, Салих Сәйдәшев кемгәдер: «Көзгегә карап, үзенә «Сез» дип эндәшә торган адәм ул!»—дип бәя бирә икән.
Әгерже районында, әдәбият көннәрендә, безне бер яшь шофер йөртте. Автомобиль йөртүдән башка, тагын бер вазифасы бар икән Үзенә дип кызлар белән таныша да, аларны начальнигына «бүләк итә.»
—Ин авыры начальникка кызлар табып бирү,—ди егет.—Тагын да кыенрагы, шуны кешеләргә сиздермәү. Коры җирдә балык булып яшәп яту менә.
—Алкоголикларның бөтенсоюз корылтае җыела икән.
—Ялгыш ишеткәнсеңдер.
—Юк, мин ул чаклы исерек түгел идем.
Бервакыт бабай безгә «сез» дип эндәшә башлады.
—Безнен бабай бигрәк культурный.—мин әйтәм.
—Ак күлмәк кигәч, шулай культурный™ әйләнә ул,—дип аңлатты кызы.
Карт йоклап ята. Иртән абзарга чыккан карчыгы куркып өйгә керә дә:
—Атыбыз үлгән!—дип кычкыра.
Карт уяна.
— И-и, жүләр, шунын өчен мине уятасынмы9 Мин аны кичкене үк күргән идем инде.—ди.
Гел машинада йөреп күнеккән түрә урамда йөри белми икән Берничә мәртәбә машина астында кала язды инде
Эррозия ашый йөрәкне. Жил-янгыр түгел, гөрләвекләр, ташкыннар да түгел. Алардан котылып була. Ә вакыттан, шикләнү-икеләнүләрлән. хыянәт-ялал ардан ничек котылырга9 Ничек аларны туктатырга9
Әби улын калага озата.
— Бар. улым, Кунакханәдә урын тапмасан. бажана булса да кереп йокларсың
- Иптәш Белинский әйткән, хатыннар ирләре өстеннән жалу белән парткомга да. профкомга да барып йөрмәсеннәр, дигән
Урман. Көз. Кем өчендер валюта сурәтләре оча. Жыеп кына өлгер. Кемдер язгы, жәйге яшел көннәрен эзли.
Замандаш шагыйребез Берлин шәһәренә Муса Жәлил юбилеена китте Муса чыгарды аны дөнья кинлегенә
Төш күрдем
Бүрәнә араларына яшеренеп, тәрәзә аша өйгә елан үрмәләп керергә азаплана Тәрәзә янында гына колга бар икән Шунын белән сугам Ләкин бүрәнә ярыгына керә елан, бирешми Шуннан сон колга белән эләктереп, жиргә ташладым. Ерак түгел уйнап йөргән малайлар, аны күреп, таяклар белән кыйнап үтерделәр
«Явызлыкны качып йөргән җиреннән шулай яктыга, кешеләр арасына чыгарырга кирәк!»—дип уйланып ягам, имеш
Мөфтинең сәркатибы булып эшкә керәм әле,—диде бер таныш
Хезмәт хакы әйбәт Өстәвенә сәдака жыясын Баегач, гомерлекне җыйгач, эштән китәсең лә. мәгълүм ишан улы кебек, диннең икейөзле лесе турында чыгышлар ясыйсын, я га башлыйсын
Эльбруска—җиде яшь. Пальма кушаматлы эт белән идәндә утыра Иртәгә, кышкы каникулдан соң. мәктәпкә барырга кирәк Барасы килми И-их. кайчан пенсиягә чыгармын иңде'—ди.
Авылдагы күршебез тракторчы Тимерзаһит бичәсе сөйләде.
Бер көнне аның күз төбе күгәргән. Икенче көнне кабыргасы авырта. Ире төнлә төшендә трактор йөртә икән. Рычаглар тартам дип, терсәге белән хатынына төртә, күгәрмәгән жирен калдырмый.
Кыйнаганы юк. Тик барыбер кыйный бугай дип шикләнә авыл халкы.
Карангылык күз күремен ала Әмма мин төнлә күбрәк күрәм. Дөнья кинәя, зурая. Мин бөтен Галәм белән берләшәм.
Әгәр ир артык кешелекле булса, хатын ятларга карый. Болары кырыслыклары белән төрлечә интектереп, сәнгатькә, романтик китапларга тартым янадык китерә, имеш.
Ирнен алгы тешләре—протез. Кичен ул аны салып куя. Хыянәт итүе ихтимал дип уйласа, хатын протез тешләрне яшереп куя
Әгәр бөтен көчеңне куеп, ачуланышып, тиргәшеп, бөтен әшнәләреңне. агайларыңны файдаланып, үзенне расларга, уңышларына ышандырырга тырышасын икән, әгәр дә хәтта теләгенә ирешәсен икән, син үзеннен сәләтенә ышанып бетмисен, дөресрәге, сәләтеннен урта кул икәнлеген нык беләсең, дигән сүз.
Традицияләр бер төрле генә түгел. Аларның тискәреләре дә житәрлек. Традициягә әйләнсә, кемнәрнедер гадәт буенча мактыйлар, эше әллә ни булмаса да. Кемнәрнедер гадәт буенча тәнкыйтьлиләр, эше мактарлык булса да. Гадәт буенча сөйләнә торган сүзләрдә, дәрестән бигрәк, ялган күбрәк була.
Кеше, танылмаган чагында, әйбәтрәк чыгышлар ясый иде. Мәгәр аны бигүк ышанмыйча тыңладылар. Ә хәзер аны публика таныды, ул зур гына чин алуга иреште. Шактый койты чыгышлар ясый, фикерләре шаблон, һәркемгә мәгълүм нәрсәләр. Әмма хәзер аны ышанып тыңлыйлар Авторитет көче—гипнозлы.
Тиздән зәңгәр океанга—күккә чумачак нәни кошлар әле йоклый йомыркалар эчендә. Ә син аларны, бер минут эчендә юкка чыгардын, жиргә бәрдең.
«Җиңүчеләрне хөкем итмиләр!»,—дип килде Тарих карт. Ләкин шагыйрь әйткәндәй: «Есть высший суд!».
Яна буыннарга сабак өчен генә дә барыбер хөкем карары чыгарылачак.
Хатын-кызга: «Акылсыз»—дисән, ул сина ачуланмаска мөмкин. Ләкин: «Ямьсез»,—дисән, ул сине ахыр көненәчә гафу итмәячәк.
Табигатьтә төп төсләр—зәнгәр, яшел, кызыл. Калганнары шулар
пропорциясеннән килеп чыга. Адәм баласы, нинли даһи бит—ул шушы өч төстән меңгә якын төс һәм төсмер ижат иткән!
«Давыл җыеп алганнан» сон. кешеләр минем янга утырырга ашыкмыйлар иде «Иҗтимагый куркаклык»,—дигәнне телгә алган идек бит Шул закон буенча. Шулай бер җыелышта ялгыз утырам Яныма бер агай килеп утырды, бюрода мина шелтә биргәннәрнең берсе
—Башлап үзем утырдым менә Ашамассың әле
—Мин куркырга тиеш моннан,—дим
— Минем тешләрем бетте инде, чәйни алмыйм
Башка ике төрле жавап килде. Беренчесе; «Ай-Һай. шулаймы икән9» Икенчесе; «Ходай кушсын».
Әдәп саклап, икенен берсен дә әйтә алмадым.
Әдәп! Алар саклаган идеме сон аны9
Шулай да, абзыйның килеп утыруында мәгънә бар иде
Мәскәүдә Казан поездына утыргач, купеда чебен безелдәде Кулыма кундырып уйнадым. Кая ул үтерәсе килү! Якташ белән очрашкан кебек тоелып, күнел җиңеләеп китте
Ни әйтсәң дә шулай бит. бердәнбер якташ...
Кечкенә бер эт комлыкта шөпшәгә охшаш босоножка алып китеп бара.
—Ах, негодник, кая чабасын?! Анын хуҗасы сынар босоножка белән кая бара алсын' Ташла!—диләр күрүчеләр
Эт босоножканы җиргә куйды. Кешеләр бөтенләйгә куйды дип тынычлана язган иде инде. Илла шул вакыт босоножканың хужасы — Анабыз һәүвага тартым бер чибәр—босоножкасын алырга дип килә башлаган иде, эт босоножканы әйбәтләп капты да, яңадан торды да чапты.
— Негодник, карак, карак!—дип кычкырды кыз да
Эт булып эт, мин әйтәм, кем белән шаярырга икәнен белә бит ә9 Безгә ни сан!
—Әфәндем, сезгә шовинизм дигән прививка ясалган. Шул сәбәп илә. үзегез дә аңламыйча, бер үк сүзләрне такылдыйсыз. Сез—гап-гади попугай.
Туксан ике яшьлек тимерче карт үлемнән курыкмый Әмма күңеле тыныч түгел.
— һөнәрем жәл кала,—ди —Өйрәтерлек кеше калмады Олыраклар үлеп бетте, яшьрәкләре кайсы кая таралыштылар.
Борынгы акыл иясе шулай әйткән
— Шәрапнын беренче касәсе—сусауны басар өчен Икенчесе— күңелне ачар өчен Өченчесе—ләззәтләнү өчен Дүртенчесе—акылдан язар өчен.
Ләззәтләнү белән акылсызлык янәшә торалар
Үлгәч, бер кешедән сораганнар
—Нинди хәлләр күрден? Нинди кызыклы нәрсәләр бар дөньяда'’ —Туганда бик бәләкәй идем, берни белмәдем. Үлгән чакта исерек идем, берни күрмәдем
Кызгану кешене кимсетә, дигән сүз белән һич тә килешәсе килми Бу хис кешенен кешелеклелеге турында сөйли бит Кызгандырырга тырышу белән бутамаска кирәк аны. Кешенен хәленә керү табигый хис. матур сыйфат лабаса.
Ин бәхетсез кеше—егерме тугызынчы февральдә туган кешедер Туган көнен ул дүрт елга бер генә тапкыр уздыра ала. Ләкин анын гомеренә дүрт елга бер көн өстәмә итеп бирелә.
Университетта укучы бер студент кыз. бәхәсләшкән вакытта малайлар аны -ак сөяк», -аристократка» дип мыскыллагач, санаторийга җыештыручы булып урнашкан.
Хезмәт хакың күпме дигәч, жавап бирә алмый. Белми. Әтисе зур галим икән.
Кеше гомер азагында ачыш ясады: «Ромео белән Джульетта мәхәббәтен тыйган кебек, минем дә мәхәббәтне тыйган булсалар, мин әле дә сөюдән суынмаган булыр идем Мин мәхәббәттә диабет чире кичердем. Ризыкнын тәме-шифасы калмады.»
Минем «Яшьлегемне эзлим» повестена карата КПСС өлкә комитетының өченче секретаре: «Не всякий прыжок хорош, если он даже быстр»—диде.—Кемнәрнедер тыеп торырга да туры килә»
Китап чыгуын тыйдылар, берничә елга «акрынайттылар». Ләкин язуны тыя алдылар дия алмыйм.
Трамвайда бер әби ак япмага төрелгән песине бала тоткан кебек тотып бара иде. Минем гаҗәпләнгәнемне сизеп, сөйләшә башлады
—Авырый. Күршеләр агу биргән. Профессорга күрсәттем. Пеницилин уколы ясады. Хәле бик авыр ди. Температурасы утыз тугыз.
—Анысын ничек беләсез?—дип сорыйм.
— Шуннан ким булса, ятмый. Яткач үлчәсәң, шулай булып чыга.
Өйдә егерме биш мәчесе бар икән. Күршеләр аларны рәнжетсә, әби үзе рәнҗи. Ире сугышта үлгән. Ялгыз яши
Армиягә алынганчы кырда эшләп йөргән егет, солдаттан кайткач, бригадирның кыр эшенә чакыруына хәтере калып:
—Что син, Әхмәтша, сержант башым белән нишләп мин сабан сөреп йөрергә тиеш!—дип баш тарта.
Үзем өчен ят тормышның тәрәзәсеннән карагач, чирканып читкә борылдым. Менә ничек яшиләр икән шәһәр читендә! Яктылыктан, рухияттән читтә! Гайбәт—әңгәмәләрнең төп кызыгы. Эчкечелек—дуслык бәйрәме Авыл тормышын кимсетергә өйрәнгәннәр, кала мәдәниятенә тоташа алмаганнар.
Ходай ярдәм бирсен.
Кич сөйләшеп утырганда, Ишкар авылы егете Хәнифжаннын көрәк шикелле кулларына игътибар иттем Ул, моны сизеп, шундый аңлатма бирде:
— Мин солдатта чакта, старшина булдым. Лейтенантыбыз институт бетергән, каты эш итә белми Анын өчен солдатларны мин кулда тотадырыем Тәртип боза башласалар, йодрыкны гына күрсәтәм Шым булалар. Исключительни порядкы. Политический кул бу!
Йоклый алмый ятам.
Караңгыда ефәк күлмәк кыштырдый.
Кызның сулышы тигез түгел.
«Юк, бу өндә түгел, төштә генә шулай!*—дип. үземне тынычландырам.
Бер көнне кичен Базы елгасы кара елгага әйләнде. Икенче көнне нефтьчеләр, елганы бульдозер белән буып, җыелган нефтькә уг төрттеләр. Төтен күкнен түбәсенә хәтле күтәрелде. Кап-кара төтен. Елга янганда, үзем дә сизмәстән:
—Балык шулпасы пешә!—дип куйган идем, икенче көнне балалар шул сүзне кабатлап йөрделәр
Ничек ишеткәннәр диген!
—Елгада уха пеште, кунакка килегез!—дип кычкыралар
Шаяру белән фаҗига чынлап та янәшә йөриләр шул
Арыш басуы аша тар гына сукмак салынган Шул сукмактан Мәчет саклавы аша Базы буена төштек. Арыш—кеше буе. Керәсен дә чумасын Менә бит ничек унган!
Басу тирәсендәге чаукалыклардан Эльбруска керпе эзләдек Урманда да, болында да без актармаган бер генә куак гөбе дә калмагандыр Юк, керпе күрсәтеп булмады малайга. Бер генә керпе дә табылмады
Болай кырны гына агулаганнар ләбаса'
Анын каравы, арыш—диңгез кебек. Шулай да икебезнен дә кәеф кырылды.
Элекке елларда басуга тарма (киндер) чәчәләр иде Аннары чәчелмәгән елларда да иген арасында үзләреннән-үзләре үсеп чыга иде Боларын кем тели шул жыя Зур капчыкларга тутырып кайтабыз Орлыгыннан күмәч пешерәләр Шул кадәр тәмле һәм туклыклы, кем әйткәндәй, итен бер якта торсын
Быел кайткач, шуларнын берсен сыдырып, кулга алып иснәдем Ерак еллар хуш исе төсле тоелды. Бар иде бит чиста, гөнаһсыз заманнар' Хәзер исә тарманың яманаты чыкты Имештер, ул—наркотик. Әйтерсен, үсемлек гаепле.
Хатын чит ир белән йөри. Шуны белгән Авыл Советы рәисе
—Үзеннеке җәл булмаса, кеше гаиләсен бозма, ичмасам,—дип кисәтә —Анын хатыны бик көнчел, сизсә, җир тишегенә керерлек итәр.— ди.
Бу сүзләр иргә килеп ишетелә Шунда ул
— Ник минем хатынны усал дип данын сатасын?—дип, рәискә бәйләнә
Һәм кыйнап та ташлый.
Шул рәвешле, хатынының намусын «яклап», төрмәдә утыра. Әнә бит нинди рыцарьлар бар безнең арада!
Безнең әнкәй жәй көне туган нигездә үзе генә яшәсә дә, кышларын, дөнья көтү кыенлашкач, балаларына күчә. Кыш буе «Ихатамда әтәч кычкыртып яшәсәм иде әле»,—дип теләк тели. Ә жәй житкәч:
—Теләгем кабул булды. Ходайга шөкер,—дип, кошларга жим сала.
Әтәч күтәрмә култыксасына ук басып кычкыра. Югары дәрәжәдә почетлы, кая барса шунда ул хужа. Курку дигән нәрсәне бөтенләй белми.
Илләр гиздең, спорт ярышларында сан-исәпсез призлар яуладың, сувенирлар алып кайтгын. Ә ин яхшысы—матур хатирәләрдер Призларның авыры да, жинеле дә булуы ихтимал. Ә менә дан дигәне, һичкайчан да жинел була алмый. Ул һәрвакыт авыр...
«Айсбергларга ерактан карап кына сокланырга ярый»,—диләр диңгезчеләр.
Караңгы төннәрдә, томанлы көннәрдә анын коры җирдә дә күренүе ихтимал. Монда ул бигрәк тә куркыныч.
Күрше йорт балконында каз кычкыра. «Инешләрем, күл буйларым, чирәмле урамнарым ишетсен»,—ди микән? Шушы зур калага, диварлар арасына ник мине җибәрдегез?»—дип өзгәләнәме?
«Сөйгән апам, көлә-көлә сатты да җибәрде!»—дип каргана, ахрысы — Саткансыз икән, туган җирләремне, инешләремне, күлләремне дә өстәп җибәрегез!»—дип ялвара бугай.
Зур кала шавын җиңеп, балконда каз кычкыра.
Чәчәк бәйләме өчен (икебана өчен) төз ботаклар бик сирәк кулланыла икән Һәр бөгелеш ниндидер хәрәкәт төсмере бирә, кәеф халәте һәм сыйфат билгеләренә ишарәли.
Шуна күрәдер, төзләргә урын җитми, аларга дөнья кысан, яшәү кыен.
Бөек кешеләр үзләреннән үзләре генә бөек булганнармыни? Юк, кайбер кешеләр югары рухи биеклеккә күтәрелә, үз шәхесләрен шул дәрәҗәдә үстерә, гаять зур эчке байлыкларга ирешә алган икән, тиешле шартлар булганда, ул югарылыкка күп кешеләр күтәрелә ала, дигән сүз. Гәрчә монын өчен кайбер очракларда берничә буын алмашынуы таләп ителсә дә.
Эволюция тарихи вакыйгаларга бәйле. Шунда, әлбәттә, «Язмыш» дигән төшенчә дә катнаша. Ләкин барыбер, шартлар, сәбәпләр хәл итә.
—Нишләп шулай икән?—дип сорады Эльбрус.—Кышны «красавица зима» дип каршылыйлар да, яз җиткәч, ул убырлы карчыкка, ведьмага әйләнә. Үзен куып җибәргәндәй озаталар.
Оялчанлык чынлыкта булган сәләтләрне күрсәтергә комачау итә. Чынлыкта кешенен кем. нинди икәнлеге беленми, кеше бүтән төсле булып күренә Димәк, оялчанлык тискәре ягына әйләнгән икейөзлелек булып чыга...
Кара жиләк (черника) куагы өч йөз ел яши икән. Җиләк җыйсак, ул куаклардан безнен ерак бабаларыбыз, әбиләребез дә җыйган булып чыга.
Берзаман лозунглар, плакатлар чуарланып тора Өй кыекларына, коймаларга, диварларга заман сурәтләр, портретлар элә. Ә икенче заман, аларны кубарып, йолкып, чүплекләргә, подвалларга, иң яхшы очракта— архивларга ыргыта.
Өченче заман, шуларны эзләп табып, юа, чистарта, кояш яктысына чыгара.
Галимнәре, ачышлар ясап, биеккә күтәрелә.
Бала чакта явызлар, залимнар юк. Рәнҗетүләр, рәнҗетелгәннәр булмый. Абый-апаларнын барчасы шәп, барчасы чибәр, юаш. Бүреләр дә, кәҗәләр дә бер җирдә йөри, бер күлдән су эчә.
«Бигрәк ихлас йоклый илен, уятырга базмадым»,—диде бичә иргә.
«Бер грамм димәс идем, ну. бер йөз грамм гына йоклап алдым»,— диде абзый мона җавабында.
Мәжлес вакытында патшанын сакалына ашамлык валчыгы кунганны күреп, вәзире:
— Падишаһым-солтаным, гөлгә кош кунган!—ди.
Патша анлап сакалын сөртә.
Икенче бер патша, вәзире белән туалетка чыккач
—Әнә бит кешеләрнен вәзирләре нинди тәмле телле Икенче юлы син дә шулай матур итеп әйтергә тырыш,—ди.
Мәжлес дәвамында икенче патшанын сакалына ашамлык валчыгы ябышканын күргәч, анын вәзире, әүвәлге хатасын төзәтергә чамалап
— Падишаһым-солтаным, бая бәдрәфтә сөйләшкән әйберебез булды!—дип ярдәмгә килә.
Пятигорск базары. Җиргә рәт-рәт товарлар тезеп җәелгән
Бер урында чәч толымнары ята Сатучы апа аваз сала
—Чәч сатам, чәч! Толымнар' Искиткеч шәп толымнар'
Ә баш үзе кайда9 Ә матурлык9 Чибәрлек9 Сафлык9 Алары күпме тора?
Ишетсәң дә, анлыйсы килми
Кавказда Лермонтов һәлак булган урынга куелган истәлек кыясына кемнәрдер үз исемнәрен акбур белән язып калдырган «Алик. Боря, Вася Мы здесь были»
Печоринның дуэльдән сон әйткән: «Финита ля комедия!»—дигән тәгъбире искә төште
Ләкин тормышта—бүтенчә. Мәхәббәт һәм мәкер, фаҗига һәм комедия, шөһрәт сөю һәм ахмаклык дәвам итә Алар—үлемсез.
Тын торуның нәрсә икәнен белмәгән пиратлар. Цезарь йоклаганда, шауламый торганнар Уянгач. Цезарь аларга «Минем йокымны бүлдермәгән өчен менә сезгә тагын мен ассы (фәлән мен сум буладыр инде) дип. акча бирә.
Тынлык антик дөнья заманында ук шулай кыйммәт торган, димәк. Хәзерге заманда исә, бигрәк тә шулай булырга тиеш. Лжин... ләкин кая инде безгә анын кадерен белү!
Сабыйлар ихлас сөенә белә. Алар үзләренә бүләк ителгән дөнья өчен шатланалар, күрәсен.
Юлий Цезарьга Луний Сестий Гавий дигән философ. «Без икмәккә һәм тамашаларга гына мохтаҗ дип уйлау кабул ителгән. Әмма безгә тарих та кирәк. Улларыбыз һәм оныкларыбыз безнен хаталардан сабак алсын»,—дигән.
Хәзер мона: «Тарихка безнең дә хокукыбыз бар!»—дип өстисе килә. Хаталар төзәтү өчен генә түгел, үзебезнең Ходай тарафыннан яратылган хокукыбызны раслау өчен.
Табигать-әнкә—зирәк
(1970-1980)
Локаторлар әйләнә дә әйләнә. Дөньяның һәр ягыннан алар сигнал көтәләр. Сугыш сигналы...
Көтүләре бушка була күрсен.
Шагыйрә әсәрләр укый. Шигърият сөючеләрне үз бүлмәсенә чакырган. Бер хатын кояшлы жылы көндә калын мохер шарфын җилкәсенә салган Шарфнын этикеткасын ин күренеп торган җиренә туры китергән. Өзеп ташламаган Чит ил товары икәнен күрсәтергә, ирләрне кызыктырырга кирәк бит. Ин шәп, мактанырлык, башкалардан сине өстен итә торган әйбер—ул чит илнеке.
Шигырь сөяме хатын, әллә башка нәрсәнеме, шунысы да ап-ачык күренеп тора иде.
Елмаю—яхшы күңеллелек билгесеме?
Әйе, күп очракта шулай.
Ләкин кайбер очракларда шундый елмаюлар була, тәннәр чымырдап куя.
Матди кыйммәтләр беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булган чакта, байлык шул кыйммәтләр микъдары белән үлчәнә. Гомум хезмәт культурасы белән, кешеләрнең белем дәрәҗәләре белән, аларнын иҗади канәгатьләнә алулары белән түгел. Матди муллык тәэмин ителгәнгә кадәр шулай гына була ала. Ә муллыкмын чиге бармы9 Адәм баласының нәфесе: «Инде җитте!»—дия аламы?
Нәфес, канәгатьсезлек—узып була алмаслык барьер. Кешелек аны сикереп тә, җимереп тә уза, чыга алмый
Без җирдә көн күрер өчен матди әйберләр җитештерәбез. Вакытмын төп өлеше шуна сарыф ителә. Ә кайчакларда—бөтен гомер. Син шул шартларда үзеннен рухи дөньянны баетырга тырышмакчы. иҗади сәләтенне камилләштермәкче. Ләкин андый шартлар бөтен җәмгыять өчен тигез түгел икән, синен андый камиллеккә хакын юк. Чөнки ул гаделсезлек булып чыга. Тулаем гаделлек мөмкин түгел булып чыга...
Табигатьмен бүгенге көне—ул шулай ук безнен киләчәгебез. Ул— фән предметы һәм эстетика кыйммәте Ана кимчелек китереп, без киләчәк җәмгыять каршында җинаять ясыйбыз һәм үзебезне дә эстетик кичерешләрдән мәхрүм итәбез. Кешелекнең хужалык эшчәнлеге планетар характер алды. Җир язмышы хакында кайгырту да шул масштабта булырга тиеш Ләкин адәм баласы ул хакта кайгыртыр дәрәҗәгә җитә алмаган шул әле.
Биогеносферада каты, сыек һәм газ хәлендә булган бөтен нәрсә— берләшкән хәлдә Ул—кешелекнен анасы, кешене ул барлыкка китергән Һәм аны аналардай күреп ихтирам итәргә, яратырга кирәк. Эксплуатацияләргә түгел. Икенче бер затны һәм табигатьне эксплуатацияләгән кеше азат та. әхлаклы да була алмый
һөжүм итүче җанвар башта психологик атака ясый—ырлый, мырлый, күзләреннән ут чәчә. Үзенен гәүдәсен булганнан зуррак итеп күрсәтергә тырыша. Йоннары тырпая, калак сөякләре өскә калка. Кошларнын канатлары җәелә, бакалар һава йотып кабаралар.
Ана кошлар, партнер сайлаганда, гәүдәләрен кечерәйтеп, бөкшәеп йөриләр Үзләренең яшьләрен киметеп күрсәтергә тырышулары икән бу Әле генә канат чыгарган бала кош тавышы чыгарып, томшыкларын ашыйсы килгән төсле итеп ачалар. Кайбер ата кошлар шактый олыгайган бу затларны чынлап та ашата башлый. Алар китергән сый ир-атнын хатын кызга алып килгән шоколад кабына туры киләдер.
Ана кош. ихтимал, ата кошмын көчле икәнен күрсәтү нияте белән шулай ялагайланадыр.
Гүзәл затларга хас изге икейөхлелек безнен беркатлы ир-атка бик тә. бик тә ошый бит!
Дөньяда бөтен нәрсәдән өстен күреп кадерләрлек мәхәббәт юк Без үзебезнең мәгъшукаларыбыз белән рухи тугрылыкка исәп тотып яшәмибез, ләкин яшибез. Бу исә—табигый мәҗбүрият
Кем лә булса бүтән фикердә тора икән, мин аны гаепләмим. Ләкин мәҗбүр итеп куелган тугрылык кешенен тормыш иптәшенә канәгатьлек китерми, ә киресенчә, үртәлдерә генә
Рухи хыянәттән физик хыянәткә—бер генә адым Ике, өч диясегез киләме’ Анысы кешенен холык-фигыленә һәм форсатка бәйле
Күзәтүләр, тәҗрибәләр шундый нәтижәгә китерсәләр дә. мин мона гомер буе ышана алмыйча яшәдем һәм үземне зәһәрле үкенүләргә, югалтуларга дучар иттем
Яшәеш—каршылыклар төене Алардан котылмак юк Үлемнән башка, дип өстик Анысына инде беркайчан да сон түгел Барыбер киләчәк, синнән башка да.
Мәхәббәттә тугрылык юк. Сина тугрылыклы хатын (яки ир) үзе өчен сөйкемле тоелган күп ирләр (яки хатын кытлар) белән очраша Алар аның хәтерендә нинди дә булса эз—мөһер калдыра. һәм ул синен белән бер түшәктә булганда (сине яратканда) да тегеләр хакында уйлый Син үзен дә кем турында булса да уйлыйсын Кешене гомер буе бары тик бер генә кеше хакында уйларга мәҗбүр итү мөмкин нәрсә түгел Bv -кешене күзсез яки тагын бүтән нәрсәсез калдыруга бәрабәр
Дөньяда җылылык җитми башлагач, аны кеше үзе җылытырга тиеш булачак. Кояшны кеше алыштыра, дигән сүз. Кеше—үзе Кояш, үзе— Алла... Шул рәвешле, монын дингә әверелүе ихтимал түгелме сон?
Матди һәм рухи стихияләр белән идарә итү—кешелекнен ин беренче миссиясе. Киләчәктә кеше дөньяны үзе иҗат итүче көчкә әверелергә тиеш була.
Антик дөнья традициясе Аллаларны табигать көчләреннән курку аркасында барлыкка килгән дип исәпли. Әгәр мәхәббәт тарафыннан иҗат ителсә?
Гаҗәпләнмәскә мөмкиндер кебек.
Әгәр Алласыз яшәү мөмкин түгел дип уйланылса, ул тулаем табигатьнең, материянең үзе булып чыга, һәм бу дин беркайчан да искәрмәс иде. Бу хәл борын заманнарда мөмкин булган булса, төрле пот-санамнәргә табынуның хажәте калмаган булыр иде.
Мин дөньяда бер генә культны—табигатькә табынуны гына кабул итә алыр идем. Хәер, уйлана төшсәң, ул бар да бит. Табигать, ә кинәйтеп әйткәндә—материя шул Алла төшенчәсенә туры килә. Анабыз Табигатькә булган мәхәббәтнең изгегә әйләнүе һич тә аңлашылмас нәрсә түгел.
Мешаннар өчен идеал һәм яшәү максаты—буш сүзләр. Аларның бөтен омтылышы—ашау-эчү, матур кием, тән рәхәте. Безнең телгә күчерсәк, әлбәттә, монысы да—идеал. Гомум кешелек асылда шушы принцип белән яши. Димәк, аны да мешанин дияргә була. Ләкин дөньяда индивидиум дигән төшенчә бар. Индивидиумның мещанлыктан чыгу мөмкинлеге бар—башкалар мәнфәгате өчен, җәмгыятьтә өлешсез калган мәзлумнар өчен көрәшкә чыгу юлы Бу очракта ул мещанлык дигән түгәрәк чылбырны өзә ала.
Күпләр өчен Табигать—хуҗасыз байлык. Аның хакында кайгыртуның нәрсә икәнен белмәгән промышленниклар җирне, суны, һаваны гына түгел, ә бәлки җаннарны да пычраталар
Кешенең хайваннар дөньясыннан бүленеп чыгуы—ул тормышнын катлаулана баруына, яшәү шартларының начарлана баруына карата булган реакциясе, ярашуы.
Димәк, бер-беребезгә: <• Кыенлыклардан курыкмагыз!»,—дия алабыз.
Галлюцинацияләр вакытында кешеләр еш кына монарчы үзләре күрмәгән нәрсәләрне дә күрә икән. Ул күренешләрне аларнын ерак бабалары күргән булуы ихтимал. Мин моны нәсел хәтере дип атадым.
Кошларга һәм җәнлекләргә без үзебезнең психологияне көчләп тагабыз. Имештер, без ничек уйласак, алар—шундый. Енотлар—карак. Йомраннар, әрләннәр дә—караклар, чөнки кырда ашлык ашый, ашлык җыялар.
Арыслан—җәнлекләр патшасы. Библия традициясе буенча, еланнар— явызлык чыганагы. Төлке—хәйләкәр, куян—куркак.
Шулай санауны дәвам итәргә мөмкин.
Ир-ат ияген сыйпый, хатын-кыз чәчен рәтли . Мондый хәрәкәтләр— тәнне чистарту инстинктына бәйледер. Шулай ук киеренкелекне киметә төшү, игътибарны читкә юнәлтү" ысулы булуы да ихтимал
Табигать еланнарга балаларын саклау инстинкты бирмәгән Алайса, жир йөзендә еланнар чамадан тыш күп булыр иде.
Кабатламый хәлебез юк. Табигать-әнкәбез—зирәк.
Галимнәр раславынча, анасыз маймыллар женси аралашу теләге туарлык хәлгә җитә алмыйлар икән
Улыбыз Эльбруска, унике яшь тулгач, яна кышкы пальто алган идек. Шуны киеп, урамда йөреп кергәч, сөенечен уртаклашып
—И-и, әйбәт тә икән бу пальто,—диде —Главное—жылы!
—Главное—матур!—дип төзәтмә кертте кызыбыз Розалия.
Тауларга көнләшеп карыйм. Ерак-еракларга күренеп торганнары өчен генә түгел. Алар чыгып килгән кояшны ин беренче булып күрә, баеп барган кояшны ин сонгы чиратта озатып калалар.
Болытларга да шундый хисләр белән карыйм
Дөнья караңгыга чумган. Ә күктә болытлар сап-сары. кып-кызыл Алар кояшлы шатлык кичерәләр.
Иртәнге, кичке шәфәкъ—кызыктыргыч, тылсымлы һәм дөньяның мәңгелек серләренә таба агалардыр кебек.
Кыңгыравыннан аерылган чын. көеннән аерылган сүз. синсез калган мин. барыбыз да бер иш Афродита түтәй безгә шундый язмыш билгеләгән
Үпкәсенә салкын тиеп авырган Эльбрус саташып ята:
—Стена ава... Шулай бит чынлап ава стена.
Диңгез буендагы комга: «Антон + Герта»—дип язылган Кыз. елый- елый. аяклары белән шул язуны сөртә
«Нәрсә белән бетәр икән бу мәхәббәт?»—дип сорама. Минутларның кадерен бел Мәхәббәтнең һәм гомернең ничек бетәсе билгеле
Көндез кояш балкып торган чакта, шул ук күжтә ай моная
Бер сәнгатькәр күккә карап:
—Декораторлар айны алып куярга онытканнар.—дип искәрмә ясый
Электромагнитлы дулкыннарның билгеле диапоэонда тибрәлешеннән яктылык хасил була. Ә икеләнүчән кеше фикерләре диапозоныннан ипчек ИКӘН '
Кабатланучы тибрәлеш дулкын дип атала. Бер кешедән икенче
кеше күңеленә күчә торган дулкыннар яшәешне яктырта да. караңгылата да ала. диясе килә.
Ижади яктылыкның да чыганагы шундый ук дулкыннардыр.
Лазер нурланышы ике көзге арасындагы тибрәнешләрдән хасил була, диләр. Хактыр. Чибәрүшкәләребезнең көзге янында озак булышуын бүтәнчә ничек аңлатасын?
Цирк артисты хәнжәр йота, җәрәхәтсез кала да, рәхәтләнеп көлә. Ә мин. рәнҗешемне йоткач, яшьсез үксим.
Бала аз фикерли, әмма күп күрә. Зурая төшкәч, күргәннәре барыбер фикергә әйләнә. Олы кеше күп фикерли, ләкин аз күрә.
Мин сине чын күңелдән яратканда, без еш кычкырыша идек. Мәхәббәт сүрелгәч, кычкырышмый башладык.
Син—элекке, бер җирен дә үзгәрмәгән. Мин сыйпый торган дулкынлы чәчләр, битләр, чигәләр—шул ук. Хәтта иреннәр дә элеккечә матур. Ләкин инде мин сина кул суза алмыйм. Иреннәр хакында әйткән дә юк.
Арада—чит еллар, ят уйлар һәм... ят куллар.
Мәхәббәттән күз яшьләре түккән чаклар... Кайда алар? Ул чактагы көчсезлегемнән хәзер оялам Инде тынычмын. Ләкин элекке белән чагыштырганда, бәхетлерәкме мин?
Балыкларнын ис сизү сәләте бик көчле икән. Жим салу белән килеп җитәләр, һәм... кармакка эләгәләр.
Кемнәргәдер:
— Борыныгыз бик сизгер булмаса да ярыйсы икән,—диясе килә.
Фрейд фикереңчә, безнен бөтен рухи яшәешебез беркайчан да туктамый, азагына җитми торган, анлы һәм аннан аргы ихтыярлар көрәше рәвешендә, кылган гамәлләребез өчен җаваплылык һәм инстинктла- рыбызнын жавапсызлыгы арасындагы кайнар бәхәс рәвешендә бара. Бер төрле уйлыйсын, карарга киләсең, ләкин еш кына икенче төрле эшлисен. Күнелдә гүя—ике «мин». Кайчакларда бу хисләр белән Ходай үзе идарә итәдер төсле тоела. Бигрәк тә—язган чакларда.
Коръән иҗат иткәндә пәйгамбәребез Мөхәммәт тә шундый халәт кичергәндер, мөгаен.
Ялгыш ычкынган сүзләрдә кешенен әйтергә тиеш тапмаган, әмма чынлыкта уйлаган фикерләре әйтелә.
Кешеләр онытылырга тиеш дип табылган нәрсәләрне оныта һәм югалтырга тырышкан әйберләрен югалталар да.
Күк гөмбәзе җимерелеп төшмәсен өчен кешеләр ана терәүләр куя—
җир өстендә манаралар, һәйкәлләр калка. Табигать үзе дә кайгырта— өянкеләр, мен яшәр имәннәр күтәреп тора күк гөмбәзен
АКШта. үзенә тун тектерү өчен заказ биреп биш леопард үтерткән өчен, бер кино йолдызын судта хөкем иткәннәр Бездә мона игътибар итәрләр иде микән? Иткән очракта да хатын-кызлар мона кызыгып кына игътибар иткән булырлар иде. Биш ерткычны түгел, биш милләтне юк иткәндә дә каршы сүз әйтелмәгән илдән бүтән ни көтәсен.
Мәскәүдәге «Просвещение-» нәшриятында басылган «История средних веков» дигән хрестоматиядә Болгариядә әсирлектә булган бер чех кешесенен истәлеге китерелә. Анда: «Болгар дигән халык турында анын Волга исемле скифлар елгасы буеннан килгәнлеген искә алалар һәм шул елга исеме белән атар болгарлар, ягъни волгарьлар дип атата икән»,—дигән сүзләр бар
Ир белән хатын язылышмыйча яшиләр Кеше арасында ир: «Мин өйләнмәгән әле»,—дип. ә хатын: «Мин иргә чыктым, әйбәт кенә торабыз»,—дип сөйли икән.
Борын заманда падишаһ каршында җинаятьчеләргә хөкем бара. Вәзирләр тәкъдим кертәләр Беренче вәзир:
—Тереләтә утка салырга!—ди икән
Икенчесе:
—Балта белән туракларга!—ди.
Өченчесе әйтә:
-Тереләтә суга батырырга кирәк!
Читтәрәк утырган бер кеше патша ишетерлек итеп кенә:
— Һәр нәрсә үз асылына тартыр,—дип сөйләнә.
—Анысы ничек була?—дип сорый аннан падишаһ
— Вәзирләрнең беренчесе элек янгынчы, икенчесе—терлек сугымчысы, өченчесе тегермәнче булган.
—Ә син үзең кем буласын?
— Беркем дә түгел, мин—Хозыр Ильяс кына.
Радио, телевидение, газеталар, төрле журналлар хөкүмәт башындагы кешеләрнең ниятен безнен башларга, лепкәгә кадак төсле итеп кагалар Чүкечләр каты, авыр Ә сакланырга безнен кулда бернинди кордл да юк Йолкып булмый кагылган кадакларны Йолка башласан. авыртуга чыдап булмый, күнегеп булмый
Тау ягы алиһәсе уйнарга килгән җирдә чәчүргеченме, билбавынмы онытып калдырган Жәйге төндә, түбәндә шул инеш төсле бормаланып, ялтырап ята
Терлекче егет кибеткә керә
— Коньяк бармы?
— Юк иде шул.
— Нәрсә, кешесенә күрә дә юкмыни9
Кешеләр көлешә Егетнен үл дәрәҗәсен ниндирәк дип санавын аңламыйлар бугай.
Яңгыр ява. Яфрак клавишларга тамчылар тама Тамчылар тамган саен яфраклардан бию көе төсле тере аһән сирпелә. Тигез һәм шатлыклы көй тарала. Яшәүнен чиксезлеге, рәхәтлеге турында сөйли торган яшел мон тарала дөньяга.
Янгыр ява.
Урамда күлдәвекләр җыелды.
Яңгыр тукталгач, күк аязгач, күлдәвеккә яшь ай төште.
Кешеләр, күлдәвек аша атлап, айны таптады, изделәр. Әмма алар узгач, яңадан тынычлык урнашып, яшь ай яңадан бөтен яктылыгы белән балкып китте. Ул һаман якты, чиста, саф иде.
Көн яктыргач кына, күктән ай-әнкәсе аны үз янына күтәреп алды. Анда инде ана беркемнең дә аягы баса алмаячак. Хәтта кулы да җитмәячәк.
Төннен кара чаршавын җил тартып төшергәч, кояш чыккан чакта, гүзәл бер Алиһә су буена килде. Көн яктысын, күк зәңгәрен чиләкләренә мөлдерәмә итеп алды да, сукмактан атлап китте.
Ул безнен күрше кызына тартым иде.
Әрсезлектән берзаман оялыр чак җитәр әле, дип уйлый идем. Юк, җитмәде андый вакыт. Оялырга тиешле бәндәләр инде зур дәрәҗәле, мәһабәт абзыйларга әверелделәр. Бик тә симпатичныйлар...
Гүзәл идеяләрне, аренадан киткән җитәкчеләренең сурәтләрен бәндә һичбер икеләнүсез, илтифатсыз гына таптап узды. Каядыр ашыга иде.
Финнарда шундый әйтем бар икән.
«Әгәр кешегә мәңгелеккә кыя бирсәң, ул аны чәчәк атып торган бакчага әверелдерә. Әгәр дә ун гына елга чәчәкләр атып утырган бакча бирсәң, ул аны чүлгә әйләндерер иде.»
Галимнәр: «Безнен сөякләрдә кургаш, автомобильләргә хәтле чор белән чагыштырганда, 180—200 тапкыр күбрәк»,—диләр.
Генофондны саклау өчен табигатьтә—һәм җәмгыятьтә дә!— тыюлыклар оештырырга туры килмәгәе.
Ялгышлык аркасында килгән кайгы—ин ачы хәсрәт, фаҗига.
Иртән яп-якты көндә, кеше автомобиль белән эт таптатты. Көне юкка чыкты. Көне генә дә түгел. Юри эшләнгән эш түгел бит, югыйсә. Үзе гаепле булса, бәлки җиңелрәк кичерер иде.
Кичереш—хәрәкәт рәвеше Анын мантыйгын ачыклау кыен. Женси мөнәсәбәтләр, хис, дәрт—шулай ук кичереш. Иктисад һәм хуҗалык эшләре барышында анын арткы планга күчеп торуы ихтимал. Ләкин күчми. Мөһимлек ягыннан караганда, алай булырга тиеш түгел кебек, югыйсә.
Төштә туган фикер
Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне бозар өчен гади интриган
булу җитә. Ә дуслаштыру, берләштерү өчен бөек акыл иясе булырга кирәк.
Синен яратуын авырлыгын күгәреп йөрү авыр иде. Ә яратмавын авырлыгын күтәрү тагын да авыррак.
Куян урман буйлап чабып йөргәндә күрә: агач башларында ике карга көлешә-көлешә утыра
—Ник шушы хәтле шатланасыз?—дип сорый куян.
Бер карга
—АББА дискосы таптым!—ди.
Икенчесе:
—Ярты литр аракы таптым!—ди
Ерак та түгел, өченче карга елап утыра.
—Ә син ник елыйсын шушы хәтле ихлас итеп9
—Берни дә тапмадым.
Куян ары чаба. Бераздан кабат каргалар янына килсә, бөтенләй икенче хәл Ике карга елап утыра, ә бая гына елаган өченче карга рәхәтләнеп җырлый Куян үзгәрешнен сәбәбен сорый Беренче карга дискосын югалткан Икенчесе ярты литрдан колак каккан Өченчесе көлүен белә Ник көлгәнен сорагач, баягыдан күңеллерәк итеп җыр суза:
—Мони, мони, мони! Ыһ-һык!
Очкылык тота өченче карганы.
Янгыр ява. Чиләкләп коя дию дә җитмәс, диңгез убылып төшә диярлек. Дөнья үзе дәрьяга әверелә. Бөтен җирдә су. су, су.
Тик бермәлне күк күкри, яшен яшьни Шундый яшен, әйтерсен, диңгезгә әверелгән күкне ут каплый Яшен хәбәр сала:
—Онытмагыз, җирдә ут та бар. ут та бар'
Күктән утлы янгыр ява.
Тышкы як тәрәзә төбендә күгәрченнәр кояшта кызына. Февраль кояшында Алар өчен Кара дингез комлыгы шушыдыр инде
Сугыш вакытында тургайлар шулкадәр күп, шулкадәр ихлас һәм кыю сайрыйлар иде. гүяки җирлә гел шатлыклар гына тантана итә. Гүяки дөнья матур да, тыныч та.
Хәзер исә. тыныч заманда, алар сирәк күренә һәм курка-курка гына сайрыйлар...
Хезмәт-намус һәм вөҗдан эше
(1983-1989)
Суер (урман тавыгы) балдак кидерүне кабул итә алмый икән Стресстан йөрәге ярылып үлә. Балдак алар өчен безнен богаулардан яманрак, күрәсен Күпчелек кошлар, адәм балалары төсле үк. түзә
Тын бакчаны гел тыныч була дисезме9
Әнә бит, ала каргалар зәһәрләнеп ябалакка ташлана Ә ябалак, кышкы кояшнын саран нурлары астында, зирәк философларча. тынычлык һәм үзенә ышаныч белән йокымсырап утыра бирә Ябалактан бер генә
бөртек каурый да, мамык та төшмәячәк, бер генә карга да ана ныклап кагыла, чукый алмаячак. Чөнки каргалар, бердәм тоелсалар да, чынлыкта җитми аларга бердәмлек тә, тәвәккәллек тә Мәгәр һәркайсы үзеннән канәгать. Туйганчы каркылдап, көнчелек һәм үч сусыны басылгач, батырлык кылган кыяфәттә таралышалар.
Безнең язучылар җыелышларындагыча. Батырлар күп, зирәкләр дә юк түгел.
Кеше күзлек кигән. Күрә карау. Манган тирәсендә җөйләр шактый ачык күренә. Характеры белән киредер, бәйләнчектер. Бәләкәйдән үк эләгә килгән булса кирәк.
Һәркем игътибарга лаеклы Шуна күрә, ул, игътибар сизмәгәндә, бигүк урынлы булмаган рәвешләрдә үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша. Минем дә андый хәлләр булгалады. Кайберләренең зыяны гомерлеккә киткән чир булып калды.
Бәхет сүзгә мохтаҗ түгел, дибез. Кайчакта бәхеткә, рәхәткә түзә алмыйча, кычкырып җибәрәсе килә. Ымлыкларга сыеп бетә ала ул. Әмма күпме җырлар, көйләр, сүзле һәм сүзсез моннар, таштан һәм бүтән төрле әйберләрдән ясалган сурәтләр!
Бәхетне, мәхәббәтне ымлыклар түгел, сүзләр, авазлар, сурәтләр дә аңлатып бетерә алмый. Мәхәббәт тә, бәхет тә аларны үзләре иҗат итә. Ә иҗатның чиге юк.
Күпме генә качып йөгерсән дә, күләгәңнән котыла алмыйсын. Караңгыга кереп югалсаң гына ул юкка чыгар. Ләкин монысы җайлы ысул түгел. Ин җайлысы—күз йому, көнгә, яктылыкка, дөньяга, оятка...
Таплы хатирәләрдән шулай гына котылып буладыр.
Менә бит нинди парадокс: культура үскән саен, варварлык көчәя бара. Ул культураны, цивилизацияне юкка чыгару белән яный. Кешеләрнен тарихта күрелмәгән санда үтерелә баруын әйтәсе дә калмый...
u Астрономнар йолдызларнын утыз проценты игезәкләр дип саный Йолдызлар бер-берсен каплый булып чыга. Ләкин спектрда барыбер күренәләр, чынлыкта алар барыбер—мөстәкыйль. Кара булмасалар...
Авылда елнын һәр фасылы бәйрәм булып килә.
Жирне аклык белән күмгән беренче карлар, өметләргә яктылык өстәгән беренче тамчылар, кошлар кайтуы, язгы күкрәү һәм гөрелтеләр, беренче яфраклар, чәчәкләр—бөек тантаналар
Печәнгә төшү—бәйрәм.
Уракка төшү—бәйрәм.
Ә көзге төсләр, уныш бәйрәмнәре?!
Алар бетсә, авыл бетә.
Анна Павлова—атаклы балерина—сәхнәдән китмәс өчен ана булу бәхетеннән баш тарта.
Бу нәрсә? Эгоистлыкмы, җәмгыятькә хезмәт итү хакына китерелгән корбанмы?
Безгә: «Ике бәхет бергә туры килми»,—диясе кала.
Сугыш алдыннан кешеләрнең эшкә карашы да. техниканың кадере дә хәзергечә түгел иде Менә шунын бер мисалы
Язгы ташкын, буаны ерып, тегермән турбинасын агыза башлагач, тегермәнче анын артыннан суга сикерде һәм шунын белән бергә үзе дә агып китте.
Тормыш факты, кешеләр теленә күчкәч, ул инде саф факт кына түгел, ул инде—тойгылар төсе йоккан, күпмедер дәрәжәдә сәнгатьле факт Язмага күчкәч—бигрәк тә. Тарихи фактлар белән дә эшләр шулай тора.
Тарихи фактлар авторнын шәхси мөнәсәбәте, директив оешмалар мәнфәгате һәм җәмәгатьчелек фикере тәэсирен кичерә Шул сәбәпләр аркасында, алар алдагы дәверләргә реаль хәлләреннән ераклашкан рәвешләрдә килеп җитәләр
Факт кызыклыгына кайтып калган әсәрләр, вакытлы хөкүмәт шикелле, үзенен властен—тәэсир итү көчен—озак саклый алмый Икенче вакытта анын кызыклыгы үзгәргән, кирәклеге беткән булырга мөмкин
Фактларны, образларны сайлау һәм бер-берсенә бәйләү рәвеше— материалны тасвирлау формасы—авторнын сурәтләү манерасын, стилен барлыкка китерә. -
Үзләренең карьеристик максатларын җәмгыять мәнфәгатьләреннән өстен күрүче буын барлыкка килде. Дөньянын, тормышның үзенә юкка чыгу куркынычы янап торса да. алар шул куркынычны да үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырышалар Иртәгә дөнья бетсен, дөнья бозга әйләнеп катсын, тик менә хәзер, тик менә әлеге мизгел анын өчен отышлы булсын Бары тик ана гына һәм хәзер Бүген'
Илдә
—Тыйнаклык кешене бизи!—дигән сүзләргә ышанган чаклар бар иде.
Хәзер тыйнаклык—ахмаклык билгесе Хәзер ул үзенең кимчеленне тою (комплекс неполноценности) сыйфатында кабул ителә.
Бәләкәй чакларда, ашлык сукканда, ат куа идек. Барабан әйләндерү өчен. Көннәр буе атлыйбыз, ә беркая да китә алмыйбыз
Хәзер генә башка килде: бу да—тормышыбыз рәвеше булган икән Бешен алга барышыбыз
Мәктәптә укыганда, узган дәрестә үтелгәнне кабатзый торган идек Яши торгач, сабакларны күп алдык Ләкин үткәннәрне кабатлап булмый
Үткәннәрне, тарихны фаш итү—безнен гомерләрнең зая узуын тану дигән сүз. Табигать биргән вакыт яшәтмәгән. дияргә туры килә. Аны ничек кайтарырга? Бушлыкны ничек тутырырга’ Ә табигать бушлыкны белми
Минем монарчы яшәлгән алтмыш елым—тарихи хаталарга сыеп бетә. Шушындый да югалтуны ничек кичерергә? Ничек килешергә? Ничек?!
Шуна күрә, хаталарны юк диясе, җинаятьләрне дә аклыйсы килә. Кичерегез.
Агач башларыннан, күктән зәп-зәнгәр, нәп-нәзек аваз төшә: —Фью. фью! Түгекәй! Түтекәй! Песнәкләр сөенече.
Язның, мәхәббәтнең, яшәүнең тыелгысыз авазы
Кояшлы кар ява. Ак карга да зәңгәр, күк төсе сеңгән.
Яшел уҗым киңлегендә, рәхәтлеккә түзә алмыйча, куян чаба. Җәйгә таба, яңа өметләргә, бәхетләргә таба!
Ниһаять, шундый кызык заман кичерәбез. Бөлгенлек, ачлык һәм өметсезлек заманы. «Үзгәртеп кору» дип аталган җимерүләр заманы. Отышлар һәм канга батып сугышу, үтерешләр заманы. Оятлы җиңүләр һәм бөек югалтулар заманы. Икмәк бәясен күтәртмәс өчен ил башлыгы рельскә, поезд алдына яткан, исән калган заман.
Бөтен халык биюе... Сарабанда диләрме?—башланып, кызганнан кыза барган заман.
Читгәрәк торган кыз бала:
— Мине дә чакырыгыз биергә, мине дә чакырыгыз!—дип көй суза.
Шундый кызык, җылыйсылар килә.
Ләкин түзәбез.
Шундый заман.
Тугансың икән, яшә
(1990-1999)
Урманда тавышы таныш булмаган, моңарчы ишетелмәгән кош сайрый. Сулыш алудан туктап, тын калабыз. Тан калабыз.
Яна талант—тансык.
Безнең күрше агайларның берсе, кешеләр юлга чыкканда; «Морҗаң күренмәгән җирдә марҗа хәләл»,—дип озата торган иде.
Синең төсендә, табигатендә төзәтергә кирәк булган бернинди кимчелек тә юк. Синнән мең гаеп табу өчен менә шул сәбәп тә инде. Гүзәллек—гайбәт чыганагы Син гүзәл яки талантлы икән, гайбәткә һәм нәфрәткә дучар. Сафлык белән, хаклык белән туктатырмын димә аларны. Хөсет көчне генә таный.
Гайбәт һәм яла—мактауның яшерен төрләре. Аңласаң да, шулай макталсаң да, барыбер җиңел түгел шул. Түзәргә, түзәргә генә кала.
Гафу ит, чибәр, ихластан әйттем
Чәчәкләр үз төсләрендә генә була ала. Үзләре булып чәчәк ата.
үзләре булып яши һәм үзләре булып сула. Исемнәренә, төсләренә, исләренә хыянәтсез кала
Кешеләр кебек меңгә төрләнмиләр чәчәкләр
Мангай күзем синен кимчелекләреңне, килешеп бетмәгән җирләренне күрә. Ләкин күнел күзе монын белән ризалашмый Күнел күзе белән мангай күзе бәхәсләшә. Күнел күзе жинә бара
Директор яна ел алдыннан башкарылган эшләр хакында хисап бирә. Уңай эшләр арасында шунысын да билгеләп үтә:
—Быелгысы елда җитди үлемнәр булмады...
Татар хатыннары һәм кызлары чит илләргә китсә, аларнын уллары шул илнен солдатлары була.
Үз иленә ата...
Быел алмалар агачларнын эчке ботакларында күбрәк булды Читтән караганда, алма бик тә аз, сирәк кебек. Кәүсәнен янына ук килеп, астан карасан, тәлгәш-тәлгәш алмалар.
— Монын бөтен байлыгы эчендә, күңелендә, ә тыштан үзе нинди тыйнак!—диде беребез.
—Байлыгын яшергән, астыртын икән,—диде икенчебез.
Менә син объективлыкка исәп тот!
Ходай үзенең балаларына ин кыйммәтле байлыгын шулкадәр мул өләшкән, җирдә бер генә адәм дә үзен акылсыз дип исәпләми, зарланмый Ә менә бәхетне кешесенә күрә генә, сайлап кына биргән Бәхет җитмәгәннән шрланмаган кеше юк диярлек.
Эссе көнне яр буенда утырган адәмнән «Нишлисен?»—дип сорадылар «Су киптерәм!»—дип жавап бирде ял итүче.
Элек тимер пәрдә ил чигендә генә иде. Хәзер исә, илдәге һәр йорт тәрәзәләрен тимер челтәрләр һәм ишекләрен корыч плиталар белән капладылар Ил кинлеге белән фатир кинлеген чагыштырсан. яшәү мәйданыбызнын кинлек дәрәҗәсен чамалау кыен түгел булса кирәк Металлга ничек экономия ясалуын да әйтәсе калмый, шаять
«Салкын тиюдән саклан, эссе кабудан саклан, яман сүзләрдән саклан, яман күзләрдән саклан, дуслардан, дошманнардан саклан!»— диделәр Әмма гел сакланып кына торсан, кайчан яшәргә"’
Сәламәтлек өчен мәхәббәт тә, хәтта яшәү үзе дә зарарлы бит Нишләргә сон?
Бүтән юл юк: тугансын икән, яшә!