Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУЛАР АГА. УЙЛАР АГА

Ник?..
Иртән тордың моңланып, Кичен яттың шомланып— Замана тавышыннан Сагаеп та тыңланып.
Ишегеңдә ничә бик, Күңелеңдә нигә шик, Нигә имин түгел җан— Син туган җиреңдә бит?
Әйләнеш тә тулганыш. Әрле-бирле болганыш. Дүңгәләктәй тамырсыз, Ник тотрыксыз булган эш?
Безнең гасыр тырышкан. Вәхшәт белән тулышкан. Ни китерер яңасы— Ни көтәргә тормыштан?
Яшеннәр яшьнәр кебек, Шаулап боз төшәр кебек. Хәвефләнәсең, алда Бер дәвер яшәр кебек...
Яктырдым, дип...
Таң алдыннан йокы кача— Ул төн кошы микәнни, Кояш белән бергә вөҗдан Уяныр чак җиткәнме?

Йолдызларны көн күмсә дә Төн тәмам ук югалмый: Кара сакалың шикелле Күләгәң арттан калмый.
Яктырдым дип. сафландым дип, Ашыгып алданма ла— Күрәмсең, кайчак күләгәң Үзеңнән алда бара...
Каралама
Өстәлемдә ап-ак кәгазь, Каләм эзләр сала бара— Яздым-сыздым да төзәттем, Инде булды каралама...
Ният изге! Пычраттың дип, Өстән генә карама ла— Карала да, агара да, Чынлык шулай аралана...
Шом йөри шым гына...
Шом-мыштым—төн юлдашы, Караңгы күләгәсе, Ачык яткан күңелләрдән Кемнәргә эләгәсе...
Шом йөри кара томандай, Тотрыксызны өркетеп, Яктыда ул үзе поса— Өмет яши көн көтеп.
Бәлкем төннәр биреләдер Адәмне сынар өчен, Йомшап калган җаннардагы Куркуны сыгар өчен?
Сулар ага, уйлар ага...
ҖИЛ—җилбәзәк, Су—моңсу, Күзем алмыйм сулардан. Сулар ага, уйлар ага Үзе салган юллардан.
Тынгысыз җаннарны көйли, Сулар уйдаш микәнни. Күзләренә карап аңлый Туган илдән киткәнне.
Тыныч елгам, сабыр суым, Еракка барасың ла,
Югалыр көмеш тәңкәләр Дулкыннар арасында.
Иксез-чиксез киңлекләрдә Диңгез канат кагыныр. Уйчанланып бер тынар да. Кемнәрнедер сагыныр.
Җил—җилбәзәк.
Су—моңсу.
Күзем алмыйм сулардан. Күңелем чайкалып бара Уйлар салган юллардан...
Балчык хәтере
Ак болын
Гомеремдә бу беренче Ромашкалар туе иде. Яшел болын күренми дә— Аклык шундый куе иде!
Сөенечле аклык иде.
Аклык иде бертоташтан. Биен торган сафлык иде— Офыклардан ташып ашкан...
Ак болында ак күбәләк— Мәхәббәтем, син илен ул. Саф яшьлегем кабатланган— Канатланган мин идем ул.
Иреннәргә ирен килеп: «Ак чәчәкләр көне» дидек. Искә алыйк һәр ел саен. Икебезнең сере, дидек.
Балчык—бик файдалы диләр, Балчык—хәтерле диләр. Тирән казыйлар галимнәр. Ниләр генә димиләр.
Кызыл балчыкның роле зур Минем тарихларда да. Табигать аны күп иткән Безнең тарафларда да.
«Нужа балчык ашата» ди. Без дә балчык «ашадык»: Иң әүвәле—әвәләдек, Кызыл кирпеч ясадык.
Аннары «уфалла» белән Ялчеккә илтә идек. Алучылар булмаганда Кире дә китә идек;
Барганда өмет тизләтә. Кайтасың акрын-акрын. Өмет ягы унбиш чакрым. Юл уңмау—утыз чакрым...
Мондый чаклар булмаганмы.
Булган инде, түзәсең.
Ачкарынга җиңел була— Биеп балчык изәсең.
Безнең ялан аякларга Сеңгәндер шул файдасы. Ачлыктан коткарып калды— Зуррак файда кайда соң?
«Балчык хәтере» дигәне Чын микән, ялган микән. Кирпечләрдә янган микән. Тауларда калган микән...
Бер көн түгел, ул бер гомер. Гомергә дә сыймас булды, Үткәнемә, килеремә.
Шул гөнаһсыз аклык тулды.
... Бер иде дә безнең күңел, Төрле икән күрәчәкләр: Күзләремә яшь китерә һәр ел саен ак чәчәкләр...
Егерменче гасыр азагы
Рәссам Абрек Абзгилдинга— •Язгы моң- картинасы уңаеннан.
Яз аенда туган рәссамның Язсыз булырмени язганы,— Кайсы яз бу, кайсы ел дисәң, Егерменче гасыр азагы.
Безнең гомер соңрак фасылда— Нихәл көзләр, саумы-тазамы?
Таңмы соң син, әллә шәфәкъмы, Егерменче гасыр азагы?
Уй-карашлар төрле тарафта, Иҗат кына түгел газабың: Намусыңның сират күпере— Егерменче гасыр азагы.
Дәверләрне санар кәккүкләр, Исән кичсә бәла-казаны.
Яңа алдашулар башлама. Егерменче гасыр азагы.
Күп шауладык, тынып калыйк та. Тыңлыйк әле иман авазын.
Киләчәккә карап күр безне, Егерменче гасыр азагы!
Мәчет манарасында
Айлы манарабыздан Авылыма карадым: Урам-урам тезелгән Матур йортлар парады.
Истә, сабый чагымда Кызыгып менгәннәрем. Салам түбә ызбалар— Электә күргәннәрем.
Кошлар биеклегеннән. Догалы манарадан.
Бабамнар үткәнгә дә. Килергә дә караган.
Күктән—өмет иткәнбез.
Җирдә—сабыр иткәнбез. Ничек булыр моннан соң. Шушы көнгә җиткәнбез.
Биектә рух канатлы.
Шулай да сизде күңел— Лаф орырга иртәрәк. Заманы изге түгел...
Югары алып менде
Мине монда һәр адым: Мәчет манарасыннан Вөҗданыма карадым.
Бу яз...
Бу язны да күрдек әле— Мөлдерәмә кояшы.
Кемнәр бар да кемнәр юк дип.
Офтанып та куясың.
Әйтерсең лә синнән соң да Ак чәчәкләр сибелмәс? Сөенечләр арасында Юклыгың да сизелмәс...
Таң
Табигатьнең оеп торган мәле.
Әкрен генә офык яктыра— Күз карашым белән тартып-дәшеп. Бүген Җиргә мин таң аттырам!
Күкләр уянуы бер могҗиза.
Күргәнем юк икән күптәннән.
Гомеренең серле бу сәгатен Йокы-мәрттә кеше үткәрә.
Җиргә Кояш туган мизгел ләса.
Аерып Җнр-Күкләр арасын;
Тере ялкын, кайнар алтын чагы— Туры төбәп карый аласың.
Җан чистарып шушы садәлектән Хозурланып кылам тамаша.
Таң калып гел таңнан күзем алмыйм. Җнр|ә карыйм мин саф таң аша.
1999-2000
4. .к у • м и