СӨЮЕБЕЗ КҮПТӘН КҮККӘ АШТЫ
II нигез,
Кичеп елларны, Керәм мин бусагадан. Кайсыбыз күрәзәче соң, Язмышын белә алдан?
Ул чакта сары томшык без, Ашкындык офыкларга.
Бер көнлек рәхәтлекләргә, Минутлык кызыкларга.
Бишек тирбәткән нигезгә Оныттык хат язарга... Кышларда йөреп ваемсыз, Тирләп кердек язларга.
Бәхетнең зуры һаман да Алдадыр кебек иде.
Өзгән җимешләр барсы да Алмадыр кебек иде.
Яшәешнең чын асылын Беләсең икән соңлап... Утырам ялгыз нигездә Тынлыкны ялгыз тыңлап.
Кабердәге тынлыкмыни— Чикерткәләр дә качкан. ... Күз алдымда черек алма Өзелде алмагачтан.
Палатада
Узел сңнеп ята». Үзе» көлеп ята».
Кеше бәхете өчен сөенеп
Г амил Афзал
Авыртуга түзү җиңел түгел.
Чәнчи моннан, чәнчи тегеннән. Рәхмәт, табип, бер кодрәт илә Алып калгансың бит үлемнән.
Исән калганыма мең-мең шөкер. Якыннарым килсен яныма! Кайберәүләр әнә наркоздан соң Китеп бара, килми аңына...
Беркем белми шушы палатада Кемнең калган күпме гомере. Сүнәм-сүнәм диеп көйрәп ята Гомер учагының күмере.
Сызлый тәнем, наркоз авыр чыга. Ятам уттай янып, сызланып...— Сызланып һәм минекеннән күпкә Хәле авырларны кызганып.
Ходай миңа миһербанлы булды: Күп күрсәтте—исән калдырды. Кайберәүләр юлдан язган чакта. Йоклатмады—Шигырь яздырды.
Көзге җилләр шашып шаулаганда. Киек казлар моңын ишеттем.
Тик каядыр артык иртә бардым, Ашыксам да. кайчак кичектем.
Аллаһудан иңгән вәхиләрне Йөрәк аша азмы үткәргән! Хагы булса әйтеп калыгызчы. Нахак сүзне ләкин күтәрмәм.
Пәйгамбәрлек, бәлки, канда бардыр. Бер гөнаһлы бәндә үзем мин. Шайтан кебек гаять сабырсыз мин. Фәрештәләр кебек түзем мин.
Күк капусы ачылганны көтеп
Карыйм, карыйм—карап күзем талмый. Сулыйм, сулыйм—сулап туялмыйм. Өнем икән—бәхетем ун кешелек. Төшем икән—тизрәк уяныйм.
Уяныйм да барсын уртаклашыйм, Бәхетсезләр күп бит болай да. Язмышыма мең-мең рәхмәт әйтеп, Дога кылыйм әле Ходайга.
һәр чәчәген үбеп чыгар идем. Сыйпар идем һәрбер бөҗәген. Таңнан торып бүген, и кешеләр. Ак бәхетләр сезгә теләдем.
Сабыйдай саф, садә, керсез чагым. Мунчадан соң кебек җаным да.
... Күк капусы ачылганны көтәм, Алданасын белеп тагын да.
Алып батыр һәм Геракл
Чагыштырып карыйм кайчагында Бер бизмәнгә салып: Кайсы көчле: грек Гераклмы. Әллә безнең Альт?
Икесен дә иҗат иткән ласа
Хыялга бай халык.
Бәлки әле якын туганнардыр Геракл һәм Алып?
Кеше
Нигә сызлый бу тән, Нигә сызлый бу җан: Әллә инде тәннән Аерыла Вөҗдан?.. Вөҗдансызлар белән Инде дөнья тулган... Мин Вөҗдансыз калсам. Язам акылымнан. Юлдан яздырулар— Бусы шайтан эше. Шайтанга сер бирсәм, Булырмынмы—Кеше! ?
Ап-ак томаннарда ак сагышым, Чыклы үләннәрдә эзләрең. Исеңдәме, иркәм, җәйге кичтә Ап-ак кашкарыйлар өзгәнең?
Тәкыяләр үрдек, кашкарыйның, Бәхет юрап, өздек чукларын. Кашкарыйлар безне бергә диде, Кая илтте синең сукмагың?
Ак томаннар җиргә сузылып яткан, Кашкарыйлар сөттә коена.
Ап-ак сагышларым, томан булып. Кочагыма килеп сыена.
Томаннарда әллә адаштынмы. Синен өчен җилләр чәч тарый. Исемеңне әйтсәм, ник сискәнә Ак чәчәккә чумган кашкарый?
Венерага
Еллар узган саен якынрак син, Арта бара һаман кадерең. Син соң әллә аеруча нечкә Бер кылымы моңлы бәгырьнең?
Син кыл булсаң, аны уйнатырга. Көйләр чыгарырга мин кирәк. Шатлык белән тулы көн кирәк, Сөю-назга тулы төн кирәк.
Без үлгәч тә, яшьләр кабатласын, Саф Мәхәббәт, Сою бар диеп. Яшәделәр, яшьнәп яшәделәр Бер-берсенә лаек пар диеп.
Нидер булды, бер дә туялмадык Күзебезне күзгә карашып. Тон буена күктән йолдыз яуды. Сандугачлар йөрде адашып.
Йолдызларны элдем керфегеңә, Мәрҗән итеп тездем түшеңә, Өнемме бу?
Татлы саташумы, Керүеңме бары төшемә?
Җавап эзләп гомер уздырмадык, Э кемгә соң кирәк җавабы? Йөрәкләрне кавыштырган өчен, Фәрештәләр, сезгә савабы!
Җиһан уртасында тик икебез.
Чыклы үләннәрдә эзебез, Сөюебез күптән күккә ашты.— Ничек җирдә калдык үзебез?..
2000. Әлләт