Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Роза Кожевникова (Баубек) Әстерхан якларында туып үскән Балачагында аның аягы кагылган кылганнар офыккача йөгереп һаман да Роза шигырьләрендә көмеш тавышлар белән көләләр әле. һәм елыйлар.. Шагыйрәбезгә борынгы халыкның—ул карагаш ыруыннан.'—моңын- сагышын, үкенечләрен китереп җиткерә Чит телдә язса да (аны балачактан урыс мәктәп-интернатында тәрбияләгәннәр), милли хәтер шигырь булып аның каныннан ага Шуңа күрәдер дә ул бик күп татар шагыйрьләрен урысчага тәрҗемә итте, аның ярдәме белән байтак халык татар гамен, татар яшәешен үзләренчә төшенә алды
Кунак ашы—кара-каршы, ди халык Менә мин дә бүген аның берничә шигырен татарчага тәрҗемә итеп—аның ана теленә.'—укучылар хөкеменә тапшырырга уйладым. Бераз гына кыенсынып... Чөнки Хиссиятне бер телдән бер телгә күчерү шактый читен эш.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА


Роза Кожевникова
Шагыйрьгә
Берәр заман мәшһүр булырсың син... Ләкнн шушы ялган тантанага Синең ишләр түгел, бүтән кешеләр Типтерергә диеп ишек кага.
Күп елларга читкә тибәрелдең. Чыксалар да сиңа күптән ясин, Пөрәк каның тамган кәгазьләргә Ләббәйкәле куллар кагылмасын. Берәр заман...
Җитәр синең нәүбәт: Хаклык чыгар сәләмәләр аша һәм намусны дәшәр.
Мәңге яшәр.
Мин бит сизәм—ул көн якынлаша...
Редакциядән Шагыйрәнең «Гроздь рябины» («Миләш тәлгәше»), «Два голоса» («Ике тавыш»), балалар өчен «Зимний дождик» («Кышкы янгыр») китаплары дөнья күрде Юбилеена
сайланмасы— «Меж светом и тьмой» исемле басма әзерләнә. Ул—Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре «Идел» журналынын баш редактор урынбасары
Сине инде беркем алыштырмас— Җәйләрем дә синдә, салкын кыш та. Чәлпәрәмә йолдызлардай язмыш. Ялгышым да шунда, әр. сагыш та.
Сине инде беркем алыштырмас.
Мин бит күрәм моны, мин бит тоям: Еллар аша. ерагайган саен. Хатирәне мин якынрак җыям.
Сүрән яктылыкта синен шәүлә Өмет өрәгедәй эри сыман.
Кышның исе килгән иртәләрдә Киемемне сарган авыр томан.
Елмаюдан арды иреннәрем. Керфекләрем инде бәсне имә. Бу сагышның сәбәбе дә гади— Вазадагы кипкән хризантема.
Язгы чәчәк көзен уянды да Күзен салды:
Күптән сулган болын.
Соңгы җылы көнгә алдандымы? Тойды менә салкын җилләр кулын. Хәтернең дә кыек көзгесе бит Үткәннәрне шулай күрсәтә гел... Газиз тавыш анда, төсле төшләр. Ә чынлыкта—күптән суынган көл.
Туган ягым
(Әстерхан шалке.ченн&н)
'Шагыйре торган станина исеме—Дельта дип атала
’Кулае — кечкенә койма
Идел тармагында1 карап узам: туган йортым ятим калган икән, тәрәзәләре йомык, түбә тузган, һәм яртылаш нигез җиргә иңгән. И лаләле кырлар, ерак эскерт, ә күпердән уңда—таныш атау,— балачагымны син миңа искәрт! Тизәк төтеннәре җиргә ята кәҗәләрне черкиләрдән саклап. Килгән чегәннәрдән калган иске патефонны искә төшердем дә. кузгатты ул йоклап яткан хисне.
Җикән камыш, кара бөрлегәннәр минем сагышыма төренгәннәр. Усал кигәвен дә газиз монда, тикәннәр дә назлы күренәләр. Ромашка күк баскан җил тирмәне, һәм җил үзе минем сызгыруга тынып кала, бакча сугарыла, шыпырт кына кулае1 төшә суга. Таң-тирәкләр башын иеп кала, якынлашам елга тамагына... Ышанасы килә: без бит исән туган яклар исән булса