МӘГЪРИФӘТЧЕ ӘДИПЛӘРЕБЕЗДӘН БЕРСЕ
Мәгълүм ки. XIX йөзнең беренче яртысына кадәр татар язма әдәбиятының төп нигезен Урта гасыр шәрык әдәбияты тудырган гуманистик идеяләргә таянып язылган дини һәм дини-мифологик әсәрләр тәшкил итә. Мәсәлән. « Сәйфелмөлек», «Мөхәммәдия». «Бәдәвам-. «Рисаләи Газизә», «һәфтияк». «Коръән* кебек китапларны шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. Соңрак исә, ягъни 60 еллардан башлап, дәреслекләр, календарьлар, чын милли җирлектә дөньяга килгән проза һәм драма әсәрләре басыла башлый. Бу игелекле эшне беренчеләрдән булып татарның күренекле зыялылары—Муса Акъегетзадә. Заһир Бигиев. Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими. Габдрахман Ильяси башкара. Шулай итеп. XIX йөзнең соңгы чирегендә һәр елны 100-170 исемдә миллион, миллион ярым татар китабы укучыга тарала килә. Фатих Халиди нәкъ шул чорда әдәбият мәйданында беренче адымнарын ясый. Укучы. һәрхәлдә. Ф Халидине татар драматургиясендә Г Ильясидан сон икенче драма әсәре биргән шәхес итеп кенә күз алдына китерә. Бу фикер бигрәк тә М. Гайнуллин. Я. Абдуллин. А Әхмәдуллин, Г. Сәгъди. Б. Яфаров. X. Мөхәммәтов. И. Нуруллин. X. Гобәйдуллин. Г Кәрам. К. Бәкер. X. Хәсәнов. Г. Батгал. Ә. Мәхмүтов хезмәтләрендә чагылыш тапты. XIX йөзнең 90 еллары һәм XX йөз башында Н. Ф Катановнын «Деятель» журналында басылган мәкаләләре һәм рецензияләре аша әдип тәржемәче һәм календарьлар авторы сыйфатында ачыла. Күркәм традицияне дәвам итеп, сонгы елларда ул төзегән календарьларны археограф, әдәбият галиме М. Әхмәтжанов кабат игътибар үзәгенә алды Ул Ф. Халиди төзегән календарьларда нәшер ителгән кызыклы материалларны, шул исәптән, төрек әдәбияты үрнәге «Мәлхәмә» әсәреннән аерым өзекләрен матбугатта бастырып чыгарды б« Татарстан-». 1996. № 2 ) Шулай ук XX йөзнең 70 елларында язучының Урта гасыр Шәрык һәм Европа тибындагы реалистик әдәбият үрнәгендә язылган, алай гына түгел, татар әдәбиятында Шәрык әдәбияты классик әсәре «Мең дә бер кичә» рухында дөнья күргән оригинал «Мен дә бер сәхәр-не әдәбият галимнәре тикшерү объекты итеп алдылар. Бу әсәргә тирән анализны филология фәннәре докторы X. Миңнегулов бирде (Миңнегулов X. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар -Казан. КДУ нәшрияты. 1998). Галим язучының төрек теленнән тәржемә итеп бастырган - Мен дә бер кичә» әсәренә дә киң тукталып үтә. Сәгыйдулла Хафизов та кандидатлык диссертациясендә «Мең дә бер сәхәр»не читләтеп үтмәде. Шәхсән минем тарафтан язылган диссертациядә дә Ф Халиди ижаты төрле аспектта өйрәнелеп, ул тудырган мирасны мөмкин кадәр ачуда беренче адымнар ясалды.
Шул рәвешле. Ф Халиди 25-30 ел ижат гомерендә драматург, язучы, тәржемәче. календарьлар төзүче буларак. XIX йөз ахырын—XX йөз башы әдәби процессында үз эзен салып калдыра
Ф Халили 1850 елла (кызганычка каршы туган көнен ачыклап булмады) Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яна Сала авылында заманының укымышлы мулласы Хаммад гаиләсендә дүртенче ир бала булып дөньяга килә Атасы шактый еллар Яна Сала авылында имамлык вазифасын башкарганнан сон. якташы Хәбибулла Рахманколый (ул шул ук районный Бәки авылыннан) үлеп киткәч, анын кияве Әхмәд бине Сәгыйд димләве буенча. Казаннын 4 мәчетенә (Зәнгәр мәчет) имам һәм мөдәррис итеп сайлана һәм гомеренең ахырына кадәр (1864) шунда имамлык кыла, балалар укыта. Кечкенә Фатихка абыйлары Мөхәммәлзакир һәм Мөхәммәдсабир кебек Бохарага барып белем эстәргә туры килми Ул атасыннан башлангыч белемне алгач, шул вакытта танылган мәлрәсәләрнен берсе— Кышкар мәдрәсәсендә укуын дәвам итә Кышкарда озак еллар укырга насыйп булмый, күрәсен. Казанга кайтып. Гайсә хажи Мусин кибетендә приказчик сыйфатында эшкә урнаша. Тора-бара китап сәүдәсе белән шөгыльләнә, үзе дә китап кибете ачып җибәрә
Тормыш мәктәбенең һәрбер баскычын хәләл көче белән үткән Фатих әдәбиятка, шигърияткә нык тартыла. Ул күп укый, өйрәнә Вакытына күрә ярыйсы гына урыс телен үзләштерүе приказчик булып торганда һәм календарьлар төзегәндә файда бирә Ягъни, заманында интеллектуаль сыйфатларга ия шәхес һәм әдип дәрәҗәсенә ирешә Ж Вәлиди бу хакта менә ничек яза «Ф. Халили үзенен табигате белән әдәбият вә шигырь кешесе иле Замана һәм мохитенә күрә сүзгә оста, гапкыр һәм мәзәкчән вә шунын белән бергә гали табигатьле «дөньясына исе китми торган» бер кеше иде» (Ж Вәлиди Ф Халиди -Безнең байрак •>—1923. 10 апрель). Бу фикерне язучының туганнан туган энесе. СССРнын халык артисты Фуат Халитов истәлеге лә дәлилли Ул гына түгел. Ф Халитов анын әле беркемгә дә билгеле булмаган ягы — җырга, моңга гашыйк булуы һәм музыка уен коралларында оста уйнавына игътибар итә Истәлек авторы Ф Халидинен йөз-кыяфәтен. хезмәт сөючән ир-егет булуын түбәндәгечә сурәтли «Фатих Халили искиткеч гаҗәп кеше иле. Уртача буйлы, бик ябык та һәм кирәгеннән артык таза ла түгел Кыска гына итеп алынган чал чәчләр, кыска сакал һәм мыек, янып торучы кара күзләр, металлдан эшләнгән түгәрәк күзлек Киемнәрен еш алыштырмый иле Аны һәрвакыттагычл. җәен һәм кышын коңгырт кара төстәге суртюктан. крахмалланган зәнгәр якадан, манжеттан күрергә мөмкин Кыска юан бармаклар аның хезмәт кешесе булуын сөйлиләр Ә Фатих абыйның ничек монлы итеп мандолинада уйнавын мин бирелеп тыңлый идем Ул татар халык көйләрен шундый монлы уйный иле. аларнын күбесен мин беренче тапкыр анын башкаруында ишеттем | | Дөрес. Ф Халиди күп вакытын язып үткәрде Шигырьләр һәм хикәяләр язлы, җырлар һәм пьесалар иҗат итте Гомумән. Фатих абый иҗатына бик сак вә җаваплы карый иле» (Истәлек Чаллыда яшәүне туганы Радик Халитовта саклана.) Истәлектә Ф Халитов, әдипне гатар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле Каюм Насыйрига якын тору нәтиҗәсендә реалистик әдәбиятка йөз белән борылды дип язса. Хәсәнгата Таһир исә. Ф Халиди К Насыйрига кардәш дип күрсәтә Бу хакыйкатьтә раслана да кебек Әдип гомере буенча К Насыйрилар башла! ан юлга тугрылыклы калып. Урта гасыр шәрык әдәбияты стилендә хикәятләр яза. тәрҗемә белән шөгыльләнә
XX йөзбашы сәяси күтәрелеше һәм иҗтимагый фикер үсешен Ф Халили аңлап бетерә алмый, күрәсең, бәлкем башка сәбәпләр дә булгандыр. 1912 елгы календаре басылып чыкканнан сон әдипнең иҗаты һәх« тормыш биографиясенә караган материаллар сакланып калмаган дип әйтерлек Әмма бу әле язучы иҗаттан туктаган дигән сүз түгел Мәсәлән. Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәхг текстология мирасханәсендә 1921 елла басмага тәкъдим ителгән «XVI11 гасырда Бохзранын кыемча ә\вале> исеме астында язучының бер кулъязмасы саклана Аны институтны оештыручылардан берсе Вәли ага Хаҗиен тапшыра X Таһир 1920 елла Казанда булган көчле янгын вакытында язучы иҗатының күп өлеше юкка чыгуына басым ясый Ул: «Садыйк Иманколый күрсәтүе буенча югарыла саналган (матбугатта басылып чыкканнардан тыш—3 М ) әсәрләреннән башка тагы «Гашыйк хәле бик яман- «Ишек кагучы Мирза (*Рәдде динара кыз-дагы Мир HI түгел—X. Таһир искәрмәсе). «Мәгърифә карчык» һ б әсәрләре дә булган имеш 1920 елгы мәшһүр янгында бөтен әсәрләре янып тәләф (әрәм-шәрәм- 3 М )
булганлыктан ул әсәрләре хакында бернәрсә дә белмәдек»,—дип язды Шунда ук календарьда һәм китап рәвешендә дөнья күргән шәрык стилендәге хикәятләреннән башка тагы 11 исемдә хикәяте барлыгын әйтеп уза. Монда икенче сәбәпне дә искә алырга кирәк. Ф. Халитов истәлегеннән күренгәнчә. Ф. Халидинең иҗат мирасы, балалары булмау сәбәпле, төрле кулларга күчеп таралып бетәргә дә мөмкин. В. Хаҗиев әле 20-25 еллар элек әдипнен кулъязмаларын һәм тормышына кагылышлы материалларны табарга мөмкин иде дип уфтануын белдерде.
Шул рәвешле, мәгърифәтче язучы 11 исемдә 18 китап калдырып, 1920 елгы янгыннан соң, Яна Бистәнең Кече Ямаш (хәзерге М Гафури) урамындагы йортка күчеп, тормышын шактый фәкыйрьлектә үткәреп, 1923 елның 7 апрелендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында.
XIX йөзнең икенче яртысы—татар әдәбияты тарихында яңа әдәби жанрларның туу һәм үсү чоры. Бу елларда Урта гасыр Шәрык әдәбиятының үзенчәлекле әсәрләре белән янәшәдә татар реалистик әдәбияты беренче адымнарын ясый. Мәсәлән, 1886 елда М. Акъегетзадәнең «Хисаметдин мелла» повесте, 1887 елда 3. Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романы дөнья күрә. Драматургия жанрында да тәүге адымнар ясала. Г. Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы 1887 елда нәшер ителсә, аңа җавап йөзеннән Ф. Халидинең 1888 елда «Рәдде бичара кыз» драма әсәре басыла. Милли драмалар саналган ике пьеса XIX йөзнең 90 елларында каршылыклы тыюларга карамастан, татар зыялыларының йортларында еш уйналган. Хәтта шәһәр яшьләре Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» әсәрен сәхнәгә кую өчен рөхсәт сорап цензорга үтенеч җибәрәләр. Рус зыялылары бу хәбәрне хуплап каршы алалар һәм «Волжский вестник» гәзитәсендә түбәндәге мәгълүмат урнаштыралар: «Шәһәрнең татарлар яши торган өлешендә озын колаклардан татарча спектакль куелачагы турында хәбәр таралды. Бу хәбәр бераздан «Казанский телеграф» гәзитәсендә дә басылган иде. Ул хәзер дөрескә чыга башлады. Безгә хәбәр итүләренә караганда, инде тиешле үтенеч тә җибәрелгән һәм, әгәр рөхсәт ителсә, татарча спектакль һөнәрчеләр клубында, ярлыларга ярдәм максаты белән, мөселманнар бәйрәме Ураза гаете көнендә куелачак икән [...] Хәзергә яшь мөселманнарга Казанда моңарчы күрелмәгән башлангычларына зур уңышлар телик. Куелачак әсәр «Рәдде бичара кыз» пьесасы икән. Казандылар алга китә». Ләкин 1899 елда бу мөмкин эш булмый әле. Шулай итеп, зур өметләр баглаган тарихи вакыйга тормышка ашмый кала—патша власте аны тыя.
XX йөз башында татар драматургиясен баетуда күп көчләрен куйган Г. Камал. Г. Исхакый, С. Рәмиев, Ф. Әмирхан һ. б. каләм тибрәтүче яшь буын вәкилләре татар рухын, милли психологиясен, аның аһәңен эченә сыйдырган драма әсәрләрен биреп, әдәби мохитта әһәмиятле роль уйнаган бу жанрны яңа баскычка күтәрделәр. Алар белән бергә Ф Халиди дә яна инкыйлаб күтәрелеше елларында бер-бер артлы «Морад Сәлимов» (1905), «Мәхрүсә ханым» (1906), «Саран, надан Теллә бай хикәяте» (1906), «Залим ачлык, яхуд испанияле СәедЯхья баянында» (1906) пьесаларын язып бастыра.
Күп кенә мәгърифәтче язучылардагы кебек, драматургның алдарак саналып үткән әсәрләрендә дә, мәгърифәтчелек идеяләре Урта гасыр әдәби традицияләре һәм Европа тибындагы реалистик әдәбиятта гәүдәләнеш алган югары әхлакый тәрбия— персонажның акылы, зирәклеге, белем дәрәҗәсе белән янәшә куела. Тәрбиянең
Ф Халиди. Гәүһәр шаһ турында хикәят. (КДУ китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә «1418 (т)» шифры белән саклана 14 кәгазьдән тора.)
урыны кешенен ан үсешенә бәйле итеп карала Бу принцип Ф Халиди ижатынын төп идея-тематик сызыгын барлыкка китерә. Нәтиҗәдә. чишелеш укыган, белемле, дини-әхлакыи һәм дөньяви тәрбия алган уңай образ файдасына чәл ителә. Шуларга өстәп, кешенен күркәмлеге, чибәрлеге, үз-үзен тотышы да язучы ижатында әһәмиятле роль уйный. Болар анын драмаларында төгәл үтәлә.
XX йөз башы һәм Октябрь инкыйлабыннан сон драматургның «Морал Салимов». «Мәхрүсә ханым» пьесаларына биргән бәһаләрдә кайбер тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре төрек әдәбияты тәэсире барлыгын яздылар Сонгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, чыннан да. анын аталган ике әсәрендә төрек сентименталь прозасына хас күренешләрнең өстенлек алуы мона дәлил була ала Шулай да. мәгълүм пьесалардагы персонажларның бирелешен, җирле традицияләр, заман проблемалары яңгырашын исәпкә алсак, аларны иҗади әсәр итеп карарга мөмкинчелек бар.
Урта гасыр шәрык әдәби әсәрләрендә гәүдәләнеш алган мәгърифәтчелек идеяләрен, сюжет төзелешен «Залим ачлык» драма әсәрендә дә очратырга була. Әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин әсәр нигезендә Урта гасыр фарсы прозасы тәэсире барлыгын дәлилләү йөзеннән «Сәед Яхьянын король каршында чөкем тотуы
• Бәхтиярнамә» повестендәге поэтик төзелешне искә төшерә»—дип язды (А. Әхмәдуллин. Дөреслеккә ирешү юлында Казан. 1993) Шуна карамастан, әдип. XX йөз башы тарихи вакыйгаларын, иҗтимагый процессны күз алдында тотып ижат итә һәм татар драматургиясендә, беренчеләрдән булып, тарихи драма жанрына нигез сала. А. Әхмәдуллин бу жанрнын тууын «беренче карлыгач» дип атый.
«Саран, надан Теллә баи хикәяте» драматург ижатында чагыштырмача дәрәҗәдә үзенчәлекле әсәр. Исеменнән үк күренгәнчә, әсәр жинелрәк. комедия рухында язылган. Ул ачыктан-ачык заманның тискәре сыйфатларын тәнкыйть утына тота, әдипнең каләме сатира юнәлешендә эшли башлый Әсәрдә реаль тормыш сурәтләнүе дә үзенә жәлеп итә Ягъни. А Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә
• мәгърифәтчелек реализм драматургиясендә тематик төрлелеккә омтылыш чаткыларын да күрергә була»
Дөрес, бүгенге күзлектән караганда, әдәби эшләнешләре ягыннан бу әсәрләрнең сюжет төзелеше шактый көпшәк Характерлар тулылыгы, геройларның эш-гамәлләрен психологик нигезләү, мотивлаштыру, конфликтларның логик чишелеше түбән Персонажларның образ буларак ачылуы, тулылануы, формалашуы башлангыч хәлдә генә. Алар күпчелек очракларда авторның хикәяләве, сөйләп бирүе аша гына тормышка ашырыла.
XIX йөзнең икенче яртысы - XX йөз башында әдәби тәрҗемәләр башлыча төрек әдәбиятыннан алына Мәсәлән, «Тутыйнамә». «Кабуснамә». «Әбүгалисина». •Гөлрөх вә Кәмәрҗан». «Кырык вәзир». -Мен дә бер кичә- кебек мәгълүм әсәрләр татар теленә төрекчәдән тәрҗемә ителә Бу эшкә, беренчеләрдән булып, татар мәгърифәтчеләре К Насыйри, Г Фәезханов. Ш Рәхмәтуллин. Ф Халиди керешә Башкарылган уңышлы тәрҗемәләр укучының игътибарын жәлеп итеп кенә калмый, рус ориенталистларынын да. бигрәк гә. Н Катановнын уңай бәясен ала
Ф Халиди XIX йөзнең 90 елларында Шәрык әдәбиятының әхлакый, дини- дидактик әсәрләрен татар теленә төрекчәдән тәрҗемә итү белән шөгыльләнә Атар арасында ин күренеклесе. Урта гасыр Шәрык әдәбиятының классик үрнәге - Мен дә бер кичә» әсәренең китап рәвешендә тулы килеш тәрҗемәсе булды Ул аны төрек мәгърифәтчесе Закир Әхмәд Назыйр тәрҗемәсеннән ала X Миңнегулов • татарча һәм төрекчә текстлар күләм һәм эчтәлек ягыннан үзара бер-берсенә якын Ф Халиди «кичәюләргә бүленештә, хикәятләр урнаштырылышында Истанбул басмасындагы эзлеклелекне. системаны саклый».—дип язды Н Каганов та тәрҗемәгә югары бәясен бирә Бигрәк гә ул эчтәлекнең камил эшләнүенә игътибар итә Димәк, гәржемәче
• Мен лә бер кичә»неи төрекчә тәрҗәмәсенә шактый төгәллек белән якын килгән, шәрык рухын, аның музыкаль аһәңен, милли яңгырашын ачык сиземләгән Я зучы
• Мең дә бер кичәюне турыдан-туры төрек теленнән тәрҗемә итсә дә. анын 1896 елда дөнья күргән «Җиһдиабад падишаһның угыллары кыйссасы» һәм 1897 елда басылган 12. .к У • м и
«•Болгарның солтан Гадел Туктамыш хан кызы Хәлимәнең бәхәсе» хикәяләре ижади әсәрләр. XX йөз башында да бу игелекле хезмәтен дәвам итеп, әдип Шәрык әдәбиятында кин таралган сюжет—Ләйлә белән Мәжнүн мәхәббәтенә багышланган «•Мәшһүр гашыйк—мәгьшүк Ләйлә вә Мәжнүн хикәясе»н 1902 елда Казанда бастыра. 1904 елда «Кемгә тиеш?» хикәятен нәшер итә
Татар халкына борынгыдан «Ләйлә һәм Мәжнүн» дастан варианты билгеле (Татар халык иҗаты. Дастаннар—Казан, 1984). Дастан һәм Ф Халиди иҗат иткән әсәрләр бер-берсенә нык охшашлар. Шулай ук Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә сакланган «Ләйлә һәм Мәжнүн» төрек поэмасында да күп кенә газәлләр туры килә.
Гомумән, әдип XIX гасырның ахыры—XX йөз башында ижат иткән тәрҗемә һәм ижади әсәрләрендә явызлыкны күрсәтүне максатка ярашлы тапмый, бәлки әхлак, зирәклек, акыл, ан-белемне беренче урынга куя. Ул шушы тенденцияләрне раслау өчен Урта гасыр әдәби традицияләрен үзенең идея-эстетик карашларына буйсындырып, югарыда атап үткән хикәятләрен ижади эшкәртеп укучыга ирештерә
Урта гасыр шәрык хикәятләрендә гуманизм өскә чыкса да, бозыклык, явызлык—акылга, аң-белемгә, зирәклеккә кискен каршы куела. Ф Халиди бу принципны сакламыйча, хикәятләрендә явызлыкны бик аз дәрәжәдә генә тасвирлый Анын әсәрләре шуның белән әһәмиятле дә.
Шул рәвешле, язучы, тәрҗемәче XIX йөзнең 90 елларында татар мәдәниятына Урта гасыр әдәби традицияләрен, гуманистик идеяләрен житкерү йөзеннән Шәрык әдәбиятының күренекле әсәрләрен төрекчәдән тәржемә итә һәм заманында алар югары бәһа ала. Мәсәлән. «Мең дә бер кичә»дән төрле хикәятләрне туплап китап рәвешендә 1907—1915 елларда кат-кат басылуын, атаклы «Ләйлә вә Мәжнүн» хикәятенең 1908 елда кабат нәшер ителүен атап күрсәтү дә житә. Димәк, башка мәгърифәтче язучыларныкы кебек Ф. Халиди тәрҗемәләре дә популяр булган, укучы тарафыннан яратып кабул ителгән.
* * *
Ф Халиди 1893 елдан башлап календарьлар төзеп бастыра башлый. Ләкин аларнын күбесе сакланмаган. Безгә бары Н Катановнын «Деятель» журналында әдип төзегән 1896/97 ел өчен календарьга кыска гына күзәтүе барлыгы билгеле. Атап үткән календарьдан тыш бүгенге көндә язучының КДУ һәм ТӘҺСИ китапханәләрендә 1899 елга 25 еллык адреслы календаре, 1900. 1901, 1902, 1903. 1904, 1905. 1906, 1907, 1911, 1912 еллар өчен төзелгән кулъязма һәм басма календарьлары сакланып калган.
Әдипнең календарьлары, башлыча, кулъязма рәвешендә КДУнын сирәк китаплар бүлегендә урын алган. Аларга беренче фәнни тасвирламаны күренекле археограф Альберт Фәтхи ясый (А Фәтхи. Кулъязмалар тасвирламасы У чыгарылыш. Казан Казан универ, нәшрияты , 1960, 62 6.). Ул әдипнең кулъязма мирасын «Шәмсетдин Хөсәенов вәрәсәсе»исемле китап кибете (китап бастыру һәм сату белән шөгыльләнүче фирма) мирасханәсеннән 1936 елда Г Кәтиев тарафыннан тапшырылуын күрсәтә.
Ф Халидинең басылган бер генә әдәби әсәре дә. календарьлары кебек, цензор «чистартуларына» дучар ителмиләр. Календарьда бу күренеш күбрәк тарихи хезмәтләрне чагылдырган урыннарга яисә татар халкының аң-белемгә омтылышын тасвирлаган материалларга кагыла. 1902 елгы календарьда Казан тарихын сурәтләгән материалда цензор В. Д. Смирновның кызыл кара белән сызганы ике урында очрый Мәсәлән, 7 май битендә: «Олуг кенәз Василий Темныйнын гаскәрләренә харап идел гаскәрләрне таратып, соңра», җөмләсе һәм 11 май битендә: ... «Әмма руслар Казан шәһәрене әүвәл чолгап алган көнне шәһәр мөселман гаскәрләре чыгып. Мәскәү гаскәрене күп харап итте» өзеге Смирновның ачуын кабарта XIX йөздә татар халкының уянуы, милләт буларак формалашуы, мәгърифәткә омтылуына караган материал 1904 елның 27 июль—1 август битләрендә юкка чыгарыла. Моңа охшаш мисаллар цензор өчен җибәрелгән кулъязма календарьларда еш кабатлана.
XIX йөз ахыры—XX йөз башы календарьларына хас традицион алымнардан башка (төрле мәгълүматлар, таблицалар, киңәшләр һ. б) төп өч юнәлеш бер-берсен тулыландырып, үрелеп бара Алар әдәби һәм фольклор чыганаклары, татар халкы тарихына караган материаллардан торалар.
1. Тарихи чыганакларны тасвирлау. Язучы 1900 елгы календаренда татар тарихына караган материаллар (риваятьләр, легендалар, фактик чыганаклар һ. б.) җыюы хакында 15 тапкыр игълан бастыра. Б\ хәбәр шуннан сонгы елларда күренми. Монын сәбәбе дә булгандыр, күрәсен. XX йөз башында басылган - Мен дә бер сәхәр- әсәре һәм кайсыбер драмаларында («Залим ачлык* тарихи драмасы) тарихи риваятьләрне файдалануын шактый очратабыз. Болар авторны нык кызыксындырган Болгар һәм Казан ханлыгы чорына караган чыганакларга карый Гажәп түгел. Ф Халидигә кадәр яшәгән һәм ижат иткән татар тарихчылары һәм язучылары Хисаметдин Мөслими. Таҗетдин Ялчыгол. Шиһабетдин Мәржани. Хөсәен Әмирханов Һ. б. кулъязма яисә басма хезмәтләрендә мәгълүм чорны чагылдырган материалларда тарихилыктан ерак торган информацияләр еш кабатлануга да бәйле Икенчедән. Явыз Иван Казанны 1552 елнын 2( 15) октябрендә басып алганнан сон. чын тарихи документларның юкка чыгуы сәбәпле, татар халкынын үткәне карангылык пәрдәсе артында калуын да истән чыгарырга ярамый. Мәсәлән. 1899 елгы календарендагы «Казан шәһәре әхвалләре» бүлегендә 1552 елгы вакыйгадан сон. 1708 елда булган әһәмиятле чыганакны күрсәтү белән башлый. 1902 елгы календарьда да шул ук хәл кабатлана.
a&w КМУ кит^ха^снгц сир»к 2. Кменмрмарм «икаилар. Ф Халиди китаплар бүлегендә «/45/ (т)- шифры татар әдөбияты тарихында беренчеләрдән Л'"' саъшно. IS6 «ю/ш I драма 6астыручы , ына э to,K„
дивари календарьлар төзүдә тәүге адым ясаучы да. һәм үз остазларыннан аермалы буларак, әхлакый эчтәлектәге хикәятләр нәшер игүчедә. Әмма галимнәр тарафыннан язучының бу яңалыгы күрелмәде дә. танылмады да. Дөрес, заманында Н. Катанов 1902—1904 елларда басылган календарьларга күзәтү ясаган мәкаләсендә, әдипнең тәкъдим иткән хикәятләрен атап, кыскача эчтәлеге белән таныштырып бара
Хикәятләрнең характер ү зенчәлекләре төрле Кысалы кыйссалар, күбесенчә, маҗаралы мәхәббәт темасын яктыртып, аларда әхлакый, дини-дидактик тәрбия проблемасы алгы планга куелса, нәсыйхат. васыятьнамәләрдә исә һөнәрле булу, әдәплелек, татар халкынын рухына туры килмәгән яман гадәтләр, аеруча, шәраб эчү. тәмәке тартуга мөнәсәбәт белдерелә. Беренчесе, күләме ягыннан шактый озын, ә икенчесе 1-2 биттән артмый
Хикәятләрнең традицион башламында төп образларны Көнчыгышның күренекле дәүләт җитәкчеләре һәм хәкимнәре алып тора Бу Ф. Халиди иҗатында Урта гасыр традициясенең дәвам итүенә бер мисал була ата Шулай ук «Коръән«дә
Календарьда басылган «Тәварихе Болгария һәм бик мөгътәбәр китаплардан күчерелгән* исеме астында (86— 129 битләр) басылган материал татар халкынын үткән тарихында тирән эз калдырган Болгар һәм Алтын Урда дәүләтенә караган Шәрык галимнәренең хезмәтләрен өйрәнеп язган Ш. Мәржанинен «Мөстәфадел әхбар* китабыннан татар тарихы өчен кызыклы урыннарны алып укучыга тәкъдим итә.
(У. -Л, о'« ' '■>
Ф. Халили тәржемәләренә. календарьларына һәрвакытта игътибарлы Н Катанов. Ш Мәржани хезмәтләре белән таныш булма - тандыр, күрәсең, әдип Болгар тарихын шәрык язучыларынын хезмәтләренә нигезләнеп язган дип. ана язучы һәм галим дәрәжәсен беркетә. Моңа сәбәпләр дә бар. әлбәттә. Чөнки. 1902 елгы календаренда «Казанның үткәне һәм бүгенгесе* исеме астында басылган материалны Катанов рус теленә тәрҗемә итеп «Прошлое и настоящее Казани по одному татарскому рассказу* исеме белән 1904 елда «Деятель* журналында бастырып чыгара.
Ф Халиди Календарь 1906 ел өчен
тасвирланган акыллылык, зирәклек символына әйләнгән Локман хәким образы да еш искә алына. Конкрет шәхесләр арасында Һарун әр-Рәшид, Өммияһ, Габбас хәлифә һ. б. күренсә, хәкимнәрдән Аристотель. Сократ исемнәре белән очрашырга мөмкин Шулай ук Борынгы Македониянең бөек яулап алучысы Искәндәр Зөлкарнәйнгә караган сюжетлар 1900 һәм 1902 елгы календарьда бәян ителә Инде 1906 елгы кулъязма календарьда тасвирланган хикәятнең башламында Екатерина II исемен телгә ала. Әмма традицион башламда төп рольне Көнчыгышның танылган шәхесләре һәм Борынгы грек философлары уйный.
3. Мәкальләр. XIX йөзнең ахыры—XX йөзбашыңда К Насыйри, Г Фәезханов, Ш Рәхмәтуллин, Ф Халиди кебек мәгърифәтче язучылар тарафыннан төзелгән календарьларда халык авыз ижаты үрнәкләреннән берсе—мәкальләргә дә зур урын бирелә. Аларда борынгылык белән янәшә дә шул заманнын рухы, жаны салынган Бу тенденция Ф Халиди календарьларында да сизелә Мәсәлән, 1900 елгы календарьда автор башта хикәят сөйли, ахырдан хикмәткә туры китереп мәкаль урнаштыра Киресенчә булу ихтималы да бар. Шул ук елнын 3-8 февраль битләрендә элек хикәят тәкъдим итә. соныннан хикәятнең эчтәлегенә якын булган «Тозсыз сүздән тоъты ботка тәмлерәк» дигән мәкаль бирә.
Кешенен белемен, акылын, зирәклеген чагылдырган мәкальләр белән дә календарьда очрашырга мөмкин. Мәсәлән, «Надан кеше тереклек итәр өчен ашар», «Кешенең гакылына сүзе дәлилдер», «Олугларга мәрхәмәт кылсаң, кечекләр сиңа хөрмәт кылыр» һ. б.
4. Сынамышлар Календарьларның дөньяга килүе һәм таралуы табигать серләрен ачарга тырышу белән бәйле. Халык арасында киң таралган сынамышлар төрле ырым-ышануларда табигать могжизаларын, сәер күренешләрен белергә омтылудан туганнар.
Ф Халиди бер төркем сынамышларны татар халкы арасында популяр булган төрек әсәре «Мәлхәмә»дән алып, 1900 һәм 1903 елгы календарьларыңда урнаштыра 1901 ел өчен төзелгән кулъязма календарьда жирле шартларны, географик үзенчәлекләрне эченә алган сынамышларны тәкъдим итә. Мәсәлән, «Эш эшләп ватылган кеше сызланса, һава бозылыр», «Картлар авыраеп, жилкә яки билләре сызланса, һава бозылыр», «Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар», «Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр» һ. б.
Кыскасы, мәгърифәтче язучының татар мәдәнияты тарихында беренче булып дивари календарьлар чыгара башлавы һәм аларнын К. Насыйри, Г Фәезханов, Ш Рәхмәтуллин календарьларыннан аермалы буларак, татар халкын тарихи чыганаклар белән таныштырырга омтылуы күзгә ташлана. Икенче яңалыкны да билгеләп үтү кирәк: сынамышлар. ырым-ышанулар, мәкальләр һәм тулы мәгънәсендә вәгазь, нәсыйхәт, васыять, кысалы кыйссалар формасын алган хикәятләрне нәшер итү календарьга әдәби юнәлеш бирә Н Катанов сүзләре белән әйтсәк: «Халидовские календари предназначаются главным образом для чтения и назидания хорошими примерами» Ф Халиди башлаган традицияне шул заманнын башка календарьчылары—Имаметдин бине Шәрифжан, Мөхәммәтгалим Әхмәдуллиннар дәвам итәләр.
Шул рәвешле, XIX йөз ахыры—XX йөз башы татар әдәбияты тарихында сизелерлек эз калдырган күренекле мәгърифәтче язучы Ф Халиди бөтен ижат гомерендә Урта гасыр Шәрык әдәбиятының гуманистик идеяләрен һәм әдәби традицияләрен генә кабатлап калмыйча, жирле мәдәни, фәнни, әдәби алымнарны да уңышлы файдалана, шуның белән ул Урта гасырлар тибындагы әдәбият белән татар реалистик әдәбиятын тоташтыручы күперне салуга үз өлешен кертә