КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ...
КУЕН ДӘФТӘРЛӘРЕННӘН
1993 ел, 2 гыйнвар, көндез.
үген сәфәр, Бигеш-Зәйләр аша Сарманга, аннан Иске Әлмәт дигән татар авылына кайтабыз. Нәкыя авылга кадәр мине озата бара. Юлга әзерләнеп, машинкамның хәрефләрен юдым да лентамны алыштырдым. Кул кычытып бер-ике юл язып куярга ниятләдем. Ниһаять, кышкы авылга кайтырга булдым. Әгәр һава килешсә, урын үзгәләмәсә. бик ныклап эшләргә исәп. Уйлаганны тәмамлый алсам—олы бер жинү булыр иде. 4 гыйнвар, Бигеш авылы, иртәнчәк.
ллага шөкер, икесендә үз вакытында кузгалып китеп, житез генә тәгәрәп Зәй якларына кайтып життек. Казанда чалт аяз иде. монда төнге жәяүле буран Ярый әле Алмазлар машина белән көтеп торган. Тиз-тиз «Уазик»ка күчендек. Алмаз тауда куян куганда егылып, тагын дүрт кабыргасын сындырган. Былтыр ике кабыргасының ныклыгын сынап караган иде. Егыла, кабыргалары сына, үзе сизми. Берничә көн сызлаштырып йөргәч кенә, кинәт ясалган хәрәкәттән, кабыргалар сынган төштә үз урыннарыннан кубып кузгалалар. Шунда гына рентгенга бара һәм. Ятып булмый ди, йоклап булмый, гәүдәне элеккеге рәвешенә китерә алмыйча газаплана икән! Алмазның тормышы көйле, зарланмый, йорт-жирне, ихатаны караган, абзарлар җиткергән, аранында кышлау бозау, «Мүкләк» исемле. Мал асрамасан авылда ит табармын димә.. Берәү дә сатмый икән...
И бу дөньяның хәлләре! Гап-гади ярты сүздән әллә ниләр белеп була. Борынгы дустым Гыйләжетдиннен балалары Чаллыда яшәп, ел саен яна ел тирәсендә кайтып йөриләр икән. Быел берсе дә юк, кайта алмаганнар. Өйләрен ташлап йөрергә куркалар—басалар, талыйлар...
Бигеш мәчетле авыл, мин мәчетле авылда кунакта. Мәчет балкып- ялтырап тәрәзәдән үк күренеп тора. Шунда гына хәзер энекәшемнең яңа шәп йорты мулла бабайның нигезенә менеп утырганын искәрдем. Мулладан калган йортны, каралты-кураларны хәтерлим ич мин! Өй ике
Б
А
Ахыры. Башы 11 санда.
КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ 51 катлы иде. аскы өйдә остазбикә кызлар укыткан, үзенә күрә аскы өй мәдәният учагы булган Ул эре-зре ташлардан җитешлек белән салынган нык амбарлар, төз, биек кыеклы лапаслар, кар базы, келәтләр, алмалы- чияле янбакча Йортнын законлы төп хуҗалары канларга китеп югалганнардыр да. Бигеш хәзрәтенен ак сөякләре кайсы җирләргә чәчелмәгәндер’ Мәчет ачканда Казаннан Мансур Хәсәнов та кайткан икән. (Мансур Хәсәновнын туган авылы!) «Мәчет салырга нык булышты», диде Гыйләжетдин. Мәчет ачканда элек балкып яшәгән, сонра югалган хәзрәтләрне искә төшереп телгә алучы булдымы икән? Юктыр, без. кабатлап әйтәм. кыска хәтерле—юк халык Мәчет авызны күккә күтәргән, мәчет Бигешне адәм балаларының бишеге—галәмгә якынайткан Урамнан үтеп барышлый ирексездән гел шул якка каерыласын, күнел җирси, әйтер сүзләр иманга манчыла. Акча жәлләмәгәннәр бигешлеләр. матур итеп бизәп, таш мәчет салганнар. Хәзерендә унсигез карт намазга килеп- китеп йөри. Ара-тирә яшьләр дә күренеп кала икән
Күнелнен бөтен барлыгы белән мәчетне зурлый-зурлый үтеп киттек тә зиратка бардык. Азат. мин. Алмаз. Нәкыя белән Әлфия (Азат өлкән абыйсы, Алмаз энесе, Әлфия Алмазның кызы) әти-әни яткан изге жиргә баш орып озак кына басып тордык. Тын кыш. дөнья ап-ак. әрвахларның жаны кунган каен ботаклары иелеп-иелеп бе згә сазам бирде Без. тезелешеп җитмешкә бара торган өч Гыиләжев. үзебезнен кайсы төбәкләрдә йокыга ятасыбызны уйлап монсуландык. Безнен балалар шулай җыелып исемнәребезне яхшы сүз белән яд итәрләрме? Әллә дөнья аларны да изеп, сытып, җаннарын тишкәләп бетерерме? Әти белән әни безнен өчәүләп килүебезне сизгәннәрдер, сизми калмаслар, ләхетләре җылынып вә яктырып киткәндер Амин! Шулай булсын!
Гыиләжетдиннән сораштым Мыек Яруллиннын фамилиясе Мәхлисев булган икән «Шактый әшәке кеше иде!» диде Гыйләжетдин Инде Гыйләжетдин булып Гыйләжетдин. адәм балаларына бары тик яхшылык кына күрсәткән, җирдәшләренә гелән изгелек теләгән зат Мыек Яруллага шундый тамга салган икән монда уйланырлык урын бар! Гомумән, сугыш елларында, сугыштан сон колхоз рәисе итеп әнә шундый «әшәке» бәндәләрне генә куймадылармыни?! «Усал гына түгел, әшәке!» дип кабатлады Гыйләжетдин
Әшәкелекнең дә үз дәрәҗәләре бар: усал, явыз, әшәке
Бигеш. Бигеш ындырларны юа-юа. ярдагы талларны берәмтекләп санап Аулаш елгасы—инеш ага. Биек тау. Кый тавы Мыек Яру.гза белән шул тау өстендә йөргән идек бит Тырмачы малайлар янында Горчицаны колхоз үзе чәчкән иле Бүген иген-таруны сыпырып алып китеп бетергәннәр, ә горчица орлыгы калган. «Бөгелмәгә барырга туры килде,-дип сөйли Гыйләжетдин.-ике кило горчица орлыгы бирделәр Атка да шул, үземә дә шул. Әнкәй әүвәл горчицаны кыздыра иде. аннан төя! Тәмле дә була торган иде инде! Соныннан авыз эче яна'»
Бигеш үзгәргәннән үзгәрә, авылга яна төс куна Коймалар тыгыз ланган. капкалар биегәйгән, йорт урыннарында таш пулатлар кукыраеп утыра, тәрәзәләр челтәрле, тимер капкалы гаражлар ишәйгән, кая карама бөтенлек, төзеклек һәм байлык күзгә кереп тора Тик жан нигәдер моңсулана, шушы бай ихаталарны, газа тормыш шаһитлары таш пулатларны бербөтен авыл итеп йомарлап торган төс юк Баеган саен йортлар бер-берсеннән ерагайганнар төсле Бер яктан сөенәсең. икенче яктан күнелне нидер кыра, борчып, авылмын милли төсен аерып булмый, нинди зирәк булсан да бу капка, койма артларына кереп бикләнгән адәмнәрне белә АТМЫЙСЫН инде' Кунакка Керешүләр кимегән, күрше күләнгә йомыш белән керүләр беткән, әгәр киләчәк авыллары кешеләрне шулай тарката торган булса, яшәү үтә күңелсез һәм суык булыр төсле
ЖЗЛ сериясеннән Салтыков-Щедрин китабын карап утырам. Истә, Александр II патшаның резолюциясе истә: «И прекрасно: пусть едет служить да делает сам так, как пишет, то есть так, как желает, чтобы действительно делал хорошо». 5 гыйнвар, Бигеш, иртәнчәк.
әтер өзек-өзек чылбыр икән ул. Үткәннәрне тоташ юл-сукмак итеп һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Вакыйгаларның урыны үзгәрә, вакытлары алмаша, үткәннәргә хәзерге мөнбәрдән торып бәя бирә башлавыңны сизенми дә каласын. Никадәрле гадел, сак булырга тырышсаң да күнел-хужа язмышына якты бәя бирергә тели, кылган вак-төяк гөнаһлар, адымнарына чүп-чар булып ияреп барган кыек-мыек эшләр читкәрәк этәрелә, ни тырышсаң да үзенә-үзен хак хөкемне чыгарып булмый. Күңелдә кат-кат тәүбәгә килсәң дә гөнаһларны тезеп салырга кул бармый, бәлки аларнын кирәге дә юктыр, үз гомереңне синнән башка белеп бетергән жан иясе юк, нигә аларны дөньялыкта ук фаш итәргә, әле ходай каршысына барып баскач та тулы һәм дөрес йомгак ясыйсы бар... Анда инде гамәл дәфтәренең сынар сүзен дә яшереп кала алмыйсын! Адәм балалары бер-берләрен генә түгел, үз-үзләрен дә алдарга яраталар, юанып яшиләр, кешеләрнең әнә шул бәхетле юанычлары булмаса берәү дә гомеренең язмыш билгеләгән азагына кадәр барып җитә алмас иде.
Шушы Бигеш авылы язмышымда шундый зур, мөһим урын тотар дип кем уйлаган6 7 8 9.. Хәбир Зәйнуллин—гомерлек акыл биреп киткән егет Мут, наян, көр күңелле Гәрәй Гәрәев. Зәйдә эшләгәндә Сабан туена кайткан идек. Бигеш Сабан туеннан Иштирәк авылына киттек. Молотов шәһәреннән кунакка кайткан Әминә белән танышкан идем. Ак күлмәк кигән, сөйкемле кызыкай иде. Иштирәккә ат җигеп бардык, бәйрәмнән сон фатирга кайтсак, йөгәнебезне урлаганнар. Шулчак Гәрәй: «Сез бара торыгыз, мин куып җитәрмен!» диде, без атны чак-чак атлатып юлга чыктык. Элеккесеннән дә шәбрәк, жиз төймәләр белән бизәлгән каеш йөгән күтәреп Гәрәй куып та житте. Елгыр егет иде Бигеш, Бигеш Шәйхулла Зиннәтуллин, мәрхүм.. Ниһаять, Алмаз энем монда утыз биш ел врач булып хезмәт итте. Әти-әнине шушы авыл зиратына җирләдек. Күпме кешеләр, нинди зур вакыйгалар белән бәйләнгән мин шушы борынгы татар авылына!
6 гыйнвар, иске Әлмәт авылы, кич.
К
үз тотып чыккан авылга бүген таңда килеп җиттек... Кичә иртәнге чәйдән соң Зәйгә юл тоттык. Таныш дөнья, таныш
юллар, күңелгә якын манзаралар, хатирәле таулар, елгалар. Бу бормалардан, шыгырдап калган күперләрдән ничә мәртәбә үттем икән дә нинди уйлар уйламадым икән? Һәр авыл исеме мине яшьлеккә алып кайта, моңсуландыра. Зәйдә озак юанмадык, Тәлгатьнең (туганнан туган энем, Зәй больницасында травмотолог) көндезге ашка кайтуын көттек тә, тамак ялгап алгач, Сарманга элдердек. Ял тәмам, кунак-кунак уйнауларны йомгакладык, урнашып, яна урынга күнегеп эшкә тотынырга бик вакыт!.. Сарманда Әхнәф Гатауллин нарда кундык (Әхнәф Гатауллин Нәкыянең туганнан туган сенлесенен ире, ягъни киявебез). Озаклап сөйләштек, сон гына Сарман урамнарына чыгып, «Архангел» дип сәер исем белән аталган яңа бистә тирәләрен урап, Сарманның зураюына
Х
гаҗәпсенеп, бизәлгән ятим чыршыны карап йокларга кайттык Урамнар тын, ара-тирә машиналар уза да егет-жилән каядыр ашыгып үтеп китә. Элекке сыман авылларны бизәп, җанландырып торган уртак хәрәкәтләр юк. һәр йорт, ихата борынгы крепостьлардай ялгыз, серле тынлыкта утыра. Сарман мин белгән почмак түгел инде, ул ят. андагы үзгәрешләрне күз элдереп, бер ноктага җыеп бетерә алмый. Сонгы елларда Сарман төбәгеннән нык ук читләштем бугай, жанга якын кешеләр картайды, парга картлык олылыгы сеңде, мин аларны. пар мине аңлап та бетермибез шикелле Шунамы Сарманда озак юанмадык. тан белән юлга чыктык. Тәкәй таулары өстенә менгәч, офыклар ачылды, кырлар кинәйде. сыек алсу төскә манчылып, дөнья ямьләнде
Иске Әлмәттә безне көтәләр иде. куанып каршыладылар Менә шушы байтак бүлмәләргә бүлгәләнгән җылы өйдә торырга кайттым мин. Урын сайлап, ары-бире караштырып йөргәч, сул яктагы нәни бүлмәчеккә кереп утырдым Каршымда юка боз белән челтәрләнгән тәрәзә Ятсынып мине күзәткән куакларда песнәкләр шаярып-уйнап па. бер-берсеннән һич аерылмас әрсез чыпчыклар очып-очып куна. Мин яна тормыш башлап җибәрәм. Хәерлегә булсын' 7 гыйнвар. Иске Әлмәт. көндез.
нытылганчы язып куйыйм әле.
«Юллар, юллар Озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын!» Зәйдән эңгер-менгердә чыгып киттек. Әле Ирнә күперен үткәнче күңел кыймылдап куйгпаса да тәмамысы уянмады Урта юлга җитәрәк күкрәкне нидер кысты, күз төпләре дымланды Сулда, карасу агачларын чайкап. Кашка тау шәйләнде Без печән чапкан уйдыклар, бет балык тоткан, кармак спган тугайлар, болыннар Ятып суын эчкән чишмәләр! Ничәмә-ничә кат сез минем әсәрләремә кереп җанымны сүнмәс хатирәләр белән ураган, терелткән, җылыткан урыннар Гомерем белән мин сезгә бурычлымын... Сезне—шушы гүзәл почмакны сездән горур биеклеккә күтәреп дөньяга таныта пмаганмын икән, нишлисен, күпме еллар пышылдап кына сөйләштек шул. күкрәк киереп, бөтен тавышка кычкырып данлап булмады Урта Баграж зираты Түбән оч. Машина тигез генә тәгәри, тәгәрмәчләр юлны урый, хатирәләрне сүтә Менә Югары оч! Чуп ярларында карт өянкеләр Баграж өянкеләре! Әти яратып утырткан агачлар! Әти вафатына унҗиде ел. Өянкеләре дә нык картайды Алар да билләре муртаеп, ботаклары сынып, берәм-берәм эз югалталар. Кем утыртканын белгәнгә агачлар ла кызганыч Менә инеш аръягындагы тарлавык Дөньядагы ин тыныч, иң тын урын Тарлавыкны телеп тауга менә башласам, колакларым чыңлый, дөнья таулар иңеннән минем инемә күчә. Рәхәт' Чиксез рәхәт' Үлән-чәчкәләрдән чыккан исләр куерткан татлы һава адымнарны ашыктыра, гомерне биш. җиңеләйтә вә озайта Җир шарында шушы тарлавыктан да кадерлерәк почмак юк мина Өскә менәсен, унда Кызыл яр Улларымны Кызыл ярдан таш тәгәрәтергә алып кайта идем мин Бәхетле мизгелләр! Дөнья бәясе торырлык уртак хатирәләр Балалар да бу тауларны хәтерлиләр, яраталар Кызганыч, еллар үтү белән тау тәбәнәкләнә, аны ермачлаган чокырлар тирәнәяләр Кар әз. Тау ала-кола Беләм. хәзер анда җилләр уйный Җилләр тарлавыкка ятып аска шуалар да Минәй чишмәсендә бөтерелеп, өскә, чуал буйлап әти утырткан өянкеләргә хәтле барып җитәләр
Баграж.. Керәшеннәр патшалыгы Ягымлы, гади, юмарт күңелле кешеләр Милли шикләнүләрдән азат яшәүче табигать балалары Мин парны шулай диеп белә идем Янәшәдә, рәхәт итеп яшәдек моңарчы Сонгы елларда милли бәрелешләрнең хәвефле, шомлы мисаллары җанны куырып, өркетеп тота башлады Югославия таралды, анда сыенып яшәгән халыклар бер-берсен кыралар, асалар, суялар Хорватлар серблар.
О
мәңгелеккә дошманлашырга бурыч алган кешеләрдәй, хәзер тыела алмыйлар. Бу кырылышны аларнын милли лидерлары әзерләде. Тарих өчен, җир өчен, һава-сулар өчен, тагын әллә ниләр өчен үткәннәрдән канлы вакыйгаларны казып чыгардылар да халыкларны бер-берсенә каршы котырттылар. И китте суеш, и китте кырылыш. Милли чуалышлар тезгене милли лидерлар кулыннан бер ычкынса, аны авызлыклар көч юк. Алла кодрәте белән дә ул халыкларны ипкә китерә алмассың! Карабах өчен тарткалашкан әрмән-азәриләр тиз генә туганлашырлармы? Анын шаукымы йөз елларга барачак әле. Милли каршылыклар тарих төбенә салып калдырылган усал миналар алар, көне-сәгате җиткәч шартлап ярылалар да, дөньяга яна корбаннар бүләк итеп, каршылык дулкыннарын һаман көчәйтәләр. Гөрҗиләр белән абхазлар тиз генә яраларын ямарлармы?.. Осетин белән гөрҗиләр?.. Милли күремсезлек—куенына мең вулканны яшергән серле тау ул. Аларнын берсе генә уянса да тауны нигезенә кадәр тетрәтә... Бүген юлдан ерак та түгел тын гына йокымсыраган керәшен авылларына шигәеп кенә карап барам: нигезләре тетри башламаганмы аларнын?..
Китәр алдыннан нәшриятка, Фәрваз Миннуллин белән саубуллашырга кердем. Максим Глухов белән кара-каршы килештек. Зәй төбәгендә булган икән. «Керәшеннәр тормышына багышлап бер китап та язмыйсыз» дип зәйлеләр нык үпкәли,—диде ул.—Шул бушлыкны тутырырга йөргән чак. Тырыша торгач зур гына җыентык әзерләдек. Дөрес, урыс телендә. Зәйдә Вениамин Демьянович Некратов (Максим тагын ике-өч керәшен исем-фамилиясен хөрмәт белән атады) китапны нык хуплыйлар һәм матди, һәм рухи ярдәм итәләр. Бик кызыклы яна фикерләр белән баетылган китап булачак». Аны-моны уйлап тормадым: «Минем дә Баграж керәшеннәре турында, аларга атап бер мәкалә язасым килеп кыҗрап йөрим», дидем Максим Багражда да булган икән, «Гурий Тавлинны да, Мулла Гуриен дә беләм!» диде. Гурийнен кушаматы «Мулла Гурие» икәнен каян белүенә гаҗәпләндем. Мулла?! Бу кушаматны белә идем, онытканмын. Ни өчен һәр сүзен сергә, һәр ишарәсен тирәнлеккә манчырга тырышкан Максим Гурийны яратмый башлаган әле? Мин янадан кабатлап: «Баграж керәшеннәренә багышлап хатирә язасым килә», дидем. Ул: «Ә син Багражнын нинди мәгънә аңлатканын беләсеңме?» дип сорады. «Юк» дидем. «Сары саз» дигән сүз ул», диде Максим. «Ә бездә Сарсаз Баграж авылы бар», дидем мин, нигәдер сөенеп. «Ә син ул хатирәләрендә кайсы якны яклыйсын? Керәшеннәр әүвәл татар булган, шуннан сон гына чукынып христиан диненә күчкән дип раслыйсыңмы?» Мин аны- моны әйтергә өлгермәдем. Югары Багражны. авыл-тыкрыкларын, кушаматларны жәһәт-жәһәт күңелдә үткәрергә тотындым. «Тугашлар тыкрыгы», «Микиләр тыкрыгы». Тугаш—борынгы татар исеме түгелмени'’ «Юк,— дип ышаныч белән дәвам итте Максим,—без бер чакта да татар булмаганбыз, без—керәшеннәр. Керәшеннәр Идел-Чулман буйларында Грозный патшага кадәр үк булган, яшәгән. Мисалга, Сөембикә патшанын жансакчылары, гвардиясе бары тик керәшен яугирләреннән генә торган Мөселман-татарлар хыянәтчеләр, алар христиан динен сатып татарга әйләнгәннәр» Максимның үзе әйткәннәргә ышанган, бүтәннәрне дә шуңа ышандырырга тырышуы, киреләнгән ныклыгы һәр сүзеннән янгырап тора иде Ул миннән раслау да, кире кагу да көтми, мине дә үз ягына аударачагына, дөньядагы дөреслеккә бары тик үзе генә хужа икәнлеккә ышандырасына шикләнми иде. Газеталарда анын бу фикере, керәшеннәрне татарларга капма-каршы куюы, тарихтан шуна дәлилләр табарга тырышуы күземә чалынган иде. Хәзер анын шомлы хаксызлык китерәчәк теориясе белән кыска гына танышкач, мин куркып киттем. Китап дөньяга чыгар, Зәй төбәге вәкилләре керәшеннәрнең тарихи дөреслекне яклаучы анлы төркем икәнен авыз тутырып сөйли башларлар Милли корт ин нык агачларны да кимерә!.. Нәтиҗәдә, татар-керәшен каршылыгы үсеп чыгар. Тарткалашу башланыр. Башкорт-татар милли кискенлеге тирәсендә татар-
керәшен каршылыгы ныгыр Татарлар әзме-күпме җанлана. үзара аңлашыл яшәргә омтыла дигәндә, тын гына оеп утырган кашка тау күкрәгеннән вулканнар ут чәчеп дошманлык тарата башлар. Аллам сакласын, авызымнан жил алсын'
9 гыйнвар. Иске Әлмәт.
на сөте авыз итмәгән бала—бичара.
—Бөтәү. бөтәвесе
—Жил Ике көн. ике төн тоташтан жил. Басуда кар әз. аны да җил тыкрыкларга, читән ышыкларына, чокыр-чакырларга ташып бетерде. Тар тыкырыктан кар кикрикләре өстеннән бата-чума барабыз Җил эшсезлекне яратмый, ана ни булса да күчерергә, өяргә, ватарга кирәк Басуда кар беткәч ул уҗым төпләрен талап туфракны күчерә башлады, кар кикрикләре каралды, шырайды. карак жил һаман туймый, туксырмый. гуҗ бине гонык. һаман себерә, талый, усаллана, улый, чинын
—Жил. жил. Кискен, мәрхәмәтсез гыйнвар җиле Битне кисә, күзләрне яшьләндереп йомдыра, колакларны аяусыз тешли Анда-монда ышыкта посып утырган песнәкләр, хәл жыеп-жыеп утыралар да жил унаена ташланып бер урыннан икенчесенә күченәләр Күз ачып-йомганчы жил-давылны иярләп икенче ышыкка барып куналар да дөп-дрп типкән йөрәкләрен сабырландырып бср-берсенә карашалар Егет песнәкләр кыз песнәкләргә карап Күрдегезме, абзагызны9 Җил давылны бар дип тә белмәдем! Кистем дә үттем Канатларыма килеп кагылган җилнең хәле бетте, көче кимеде., әнә. теге аралыкка кереп яткан кар-бураннар миннән җинелгән җилләр алар!» дип әйтәләр төсле.
—Җил, җил. Алай да кошлар җим эзләп ихата тирәсендә туктаусыз очалар, әйләнәләр, тулганалар да йорт тирәсен, бакча читләрен сарган миләш тәлгәшләре котырып атынган агач ботакларына килеп ябышалар <Миләш ашарга каяндыр озынчарак, күгәрченнән чак кына ваграк кошлар килә. Быел урманда җим мул булды, кар озак яумады, миләш убырлары моңарчы күренмәде, әлерәк кенә яу булып безнен бакчаларга төштеләр Бу вакытта элгәрге елларны бер чөм миләш тә калдырмыйлар иде Быел соңардылар Әмма хәзер миләш агачларына көн бетте авыр гәүдәләрен көч-хәл белән күтәргән каргалар да ташлана ана. әллә кай ярыклардан очып чыгып саесканнар да аны ботарлый, «безгә калмый, безгә калмый!» дип чыпчыклар да соры болыт булып миләшкә елыша, сак вә кыюсыз песнәкләр дә шул тирәдә пыр-пыр оча. чыда гына, миләш!. • ди Рәис хуҗам.
Караклык монда да килеп җиткән Руша ягындагы авыл очында, иң кырый йортта яшәүче берәүнен ябык абзарына төшәләр дә дүрт сарыгын суеп, тунап, эчен башын ташлап, итләрен алып китәләр Атна- ун көн үтүт.» шул ук абзардан хужанын сонгы сарык малын—симез тәкәне йомдыралар Эте була хужанын. бурлык алдыннан этне агулыйлар, эт исән калса да тавышы бетә, өрә атмый башлый
Кичә телевизор аша Фәннур Сафиннын вафатын хәбәр иттеләр
Монда сәфәр чыгар алдыннан гына, нәшрияттамы. Комлев пулатындамы очрашкан идек Очрашуыбыз мәзәк диярлек булды Фәннур гел елмаеп, басымчак кына мина карап торды Мин аның учын кулымнан җибәрмичә, нигәдер тоташтан яхшы, ихлас сүзләремне әйттем Хәзер хәтерләмим, сүзләре сенеп өлгермәгәндер ахрысы. Фәннур үзенең ялгызлыгын, хатыны ташлап китүен телгә алды Машинага бәрелеп зиһене әз-мәз таралган бу һәйбәт, сәер шагыйрьне хатыны ташлаган иде шикелле
А
Ярым гариплеген, ятимлеген уйлыйм да... үз-үзенә кул салмаганмы Фәннур дип сызланып, куркып куям. Безнен арадан ашыгып, үз ирекләре белән киткән каләмдәшләребез монарчы да булгалады. Сөйкемле Җәгүр Уткин, тыйнак Ринат Рәхимов. моңсу Альберт Сафин. Менә хәзер Фәннур. Тик без бер чакта да аларнын ни өчен дөньядан туюлары хакында уйлап карамадык, баш ватып тормалык. Ләкин һәр ирекле үлем, хөкем сөргән мохиткә, чордашларына, фикердәшләренә протест ул, көчсезлек галәмәте генә түгел, һич, һәрбер һәлакәттә җәмгыятькә әйтелмәгән ачы нәфрәт, зар ята. Мин шулай уйлыйм. Фәннур мине олы санап гел елмаеп, йомшак сүзләр белән сөйләшсә дә анын тел төбендә чиксез мон, азагы юк зар, билгесезлекне сагыну, уйларының бәргәләнүе ята иде. Кайткач, Нәкыяга да бу хакта борчылып сөйләгән идем. Бармыни ул бездә кеше кадерен белү? Тукай заманында да шулай булган, хәзер исә хәлебез тагын да яманрак.
Иске Әлмәттә өч кич кундык. Бүген Нәкыя Казанга кайтып китәргә әзерләнә. Ялгызым торып калам. Әлегә хәлем һәйбәт, ин мөһиме: тынычмын. Хуҗалар үтә эшчән, сабыр холыклы, кече күңелле кешеләр. Ашарга-эчәргә бик мул, һәр иртәдә яңа сауган сөт эчәм, ит ризыгы да күп, һич уйламаганда, көн туса миләш ашыйм. Әллә очар кошлар белән ярышка чыктым инде? Яратып, яскынып, рәхәтләнеп ашыйм миләшне. Салкын аның ачысын алган, аша да аша гына. Ашыйм икән—организм сорый дигән сүз. Бер-бер хаҗәте, файдасы булмаса, корсак тәпсерләмәс, кабул итмәс иде. Әле төп эшемә басылып керешә алганым юк. монарчы вак-төяк маташтым. Инде иртәгәдән эшкә.
Бүген һава тын диярлек, жил арып-талып, руша агачлары арасына кереп бөгәрләнеп йокыга ятты. Бүген руша тирәсеннән әйләнеп тә кайттым. Алдагы көннәрдә йөрергә сукмак эзләдем. Бүген кар шулкадәр ак, акның кар булуына ышанасы да килми. Күзне кисә, күз чагыла Дөнья безне чолгаган нәрсә-караларнын төсен үзгәртеп бетерде, инде без ак чынлыкка да ышанмыйбыз.
Үзем торган хуҗаларның кызын—Фәнжияне озата киттем. Тап- таза, озын гәүдәле, йөзе балкып торган, көче ташып торган гвардеец хатын. Балалар бакчасында эшли. Сөйкемле, игътибарлы, елмаюын артык тышка чыгармыйчарак сөйләшә. Шушы авыл очында йорт торгызып, хужалык корып, ире Таһир, карт әнкәсе һәм ике кызы белән яшәп ята. Сөйләшәбез: «Элек авылыбызда буш куралар ишәйгән иде, елдан-елга арта иде буп-буш ихаталар, хәзер исә берәү дә калмады. Менә безнен янәшәгә дә йорт салып куярга әзерләнәләр. Газ кергәннән бирле яшьләр авылга борылды. Су кергән, ут кергән, хәзер газ да керде. Шулар өчесе булганда авылга яшьләрне үгетләп торасы да юк, алар үзләре кайтачак. Эш кенә табылсын.»
Авыл очында, юл буенда өсте шалашлап капланган бәрәңге базлары. Әлмәтнен түбәнрәк урыннарында базга су керә башлаган Юньле инеше дә булмаган, корылыктан интеккән Әлмәт базларында су! Каян килгәне дә мәгълүм ул нәләтнең: нефтьчеләр җир астына туктаусыз кудырган су җир асты агымнары ясап, җир асты елгалары тудырган. Хәзер шулар астан гына кыймылдыйлар да, һич көтмәгән урыннардан килеп чыгалар. Алга таба ничек булыр. Җир асты тозларын, радиоактив элементларга бай катламнарны иген кырларына ташып куймасмы ул елгалар?! 10 гыйнвар, Иске Әлмәт, таң белән.
өннәр шундый озын, ә күк гөмбәзенең нәкъ түбәсендә кич балкыган тулган ай таңда офыкка да тәгәрәп төшә алмаган Чын кыш! Ап- ак, сап-салкын, җилсез, сәламәт кыш! Кичә Нәкыяне озаттык. Нигәдер чиксез ямансу булып калды. Яна урынга тәмам күнектем, ныклы тәртипкә кердем, яшим, эшлим дип куана идем, Нәкыя булганга икән.
Т
Менә аннан башка ничек булыр . Ничек яшәрмен дә. ничек эшләрмен9 Бүген эшне һичшиксез дәвам итәргә кирәк
Иртүк чәйләдек, сигез тулып китүгә мин кичә йөри башлаган сукмакларга чыктым Дөнья ап-ак. койма-капкалар, агачлар көмеш сыкыга төренгәннәр, чыгып килгән кояш нурлары баганаларны тоташтырган чыбыкларга сарган куе сыкы бауларындагы кристаллар аша үтеп, аларга сихри төсләр биргән Чыбыкларны төргән кар бөртекләре нурланып елтыр-ялтыр киләләр. Урамны чыгып сулга борылдым, басу юлына төштем Каршымда әкияти дөнья булып атаклы Әлмәт рушасы калкынды Урман кырында бәсәргән куе нарат агачлыгы Ак чал йөгергән наратлар авызларын ачып, шаккатып, чыгып килгән кояшка текәлгәннәр Алар артында ак нур таулары булып яшь кәләшләр—каеннар стена булып басканнар Чаларган куе яшькелт наратларның иннәренә басып акка төренгән каен-кәләшләр янына югарыга менәсе килә Такыр юл да Әлмәтнен ындырларыннан башланып күккә инә кебек. Мин онытылган хисләр дулкынында тирбәлеп, шушы такыр юлдан, меннәрчә күзләр елтыраган йомшак карларга басып, ыгы-зыгылы бу дөньядан мәнгегә котылып, каядыр китеп барам төсле Мондый сихри манзараны, монын шикелле тоташ матурлыкны байтактан күргәнем юк икән Әгәр юлны кисеп-чигеп үткән куян эзләре булмаса, бу дөньяны сихри бер төш дип уйлар идем Куян эзләре дә күнелне күтәрә Алар шушы тирәдә генә бәрәнге базларының өстен томалаган салам өемнәре янында уйнаклап йөргәннәр бит Йокычы кышкы агачлар аларны күрдеме икән9
Көн шулкадәр матур булды, иңнәрем шул матурлыкны тыныч кына күтәреп тора алмады, кат-кат утырып карадым, эш үргемәде. Эш башлау— йөрергә тырышкан сабыйнын беренче адымнары ул. теләк зур. көч җитми, авып-авып китәсен Әллә кыйналган тәнем белән газапланган жаным, шушы оятсызлар, гайбәтчеләр, шымчылар дөньясында яшәп матурлык белән очрашканда хәлсезләнеп каламы’ Ач иманда алабута күмәченә күнеккән кебек, мин дә әшәкелекне генә кабул итеп, шуна гына түзәргә гадәтләнеп киләмме9 Д С. Мережковскийнын I томын алып кайткан идем Нык кызыксынып, наданлыгымны, белемемнең үгә чикләнгән булуын сүгә-сүгә, бүген «Христос и Антихрист»ны укып чыктым Император Юлиан Христос догматларыннан баш тартып, кин күнелле. ярым шук. күңелчәк Олимпия аллалары кочагына чума, халкын да шуңа чакыра, ышандырырга тырыша, иркен, шат. мул тормыш вәгъдә итә Халыкларның иманын үзгәртү гаять авыр шул. чамасыз кыен, буталчык теләк. «Халык уянды! Татар фикри яна юлга төште! Иманын янартты!» дип сөйләнүче рухи евнухларга борылып карап, газаплы уйлар тәбәсендә тыпырчынып яттым Император Юлианны хак юлга күндергән Максимның бер фикерен теркәп китәм «Верить можно только в то. чего нет. но что будет» (171 нче бит) Тарихны, динне, дин тарихын, әдәбиятны яки шуның бер тармагын Мережковский кебек белсәң иде!
• Помни, художник—сила твоя в одиночестве». Сартрда бу фикер аерата анык яңгыраган иде. Мережковский бу сүхтәрне Леонардо де Винчи авызыннан, дип Джованни көндәлегенә теркәп куйган. 12 гыйнвар. Иске Әлм&г
ке көн рәттән ягышы кыш кояшының кыйгач нурларына кинәнеп басу-кырларда йөреп килдем. Мәктәп, зират яныннан уздым Бүген Сарман-Әлмәт юлына чыгып. «Әүлияләр зираты» янына ук барып житмәкче идем Рәис. Фәрхенур. Таһирлардан жентекләп сорасам да «Әүлияләр зираты» хакында өзеп сөйли алмадылар Бик борынгыда әрвахлар йокыга талган жирнен шушы изге почмагы тора-бара онытылган Таш юл салган чакта каберләрне санга сукмаганнар, юл «Әүлияләр зираты» өстеннән дә узган Сонгы егларда зират үзенен барлыгын, үзендә әүлияләр
И
күмелгәнлеген сиздерә башлаган. Утын төяп кайтып килүче машина тип-тигез җирдә ауган... Йөк өстенә утырып кайтучы хатын теп-тигез урында тәгәрәп киткән. Атлар тезләнгән, арба тәгәрмәчләре нәкъ шушы урында таралган. Тагын бик күп һич көтелмәгән бәла-казалар «Әүлияләр зираты» өстендә була башлагач, адәмнәр искәргәннәр, борынгыны исләренә төшергәннәр. Зират өстендә теләсә ничек таралып яткан ташларны җыештырып, ташлардан койма кебек нәрсә ясаганнар. Ташлар теләсә кайда тәртипсез аунап ятканнар, язулары ышкылып, ашалып, юылып беткән икән. Тора-бара адәмнәр үткәннәр хакында ныграк уйлый башлаганнар һәм «Әүлияләр зираты»н тимер койма белән урап куярга керешкәннәр. Бу эш әле тәмамланмаган, койманын бер өлешен генә койганнар икән. Бу хәбәр мине чиктән тыш дулкынландырды. Казан- Чаллыяр юлында, Казаннан барганда ун якта, агач-куаклар арасында да, Иске Кирмән тирәләрендә шикелле «Әүлияләр каберлеге» саклана түгелме? «Борынгы Болгар каберләре» дигән иде аны кемдер. Мондагы зират та шул заманнардан калган истәлекме? Борынгы бабаларыбыз болгарларны халык «Әүлияләр» дип сагынып искә аламы?.. Бүген бара алмадым, кичә тып-тын торган ачык, саф һаваны жил тузгытып, юлда баралмас итте. Күк тоташ куе томан белән капланган, юк. күктә болытлар түгел, күктә тыгызланган, тарттырып куелган тирмә түбәсе шикелле. Жил булса да ул хәрәкәтсез, күк—каты һәм селкенмәс гөмбәз кебек. Гаҗәп.
—Хушландык...
—Абыстай Коръән укый һәм сүзен «Ахырзаман фетнәсеннән сакла!» дип тәмамлый. «Шул заман килде,—ди Фәрхенур,—ахырзаман фетнәләре чыкты.»
—«Раббым Алла!», «йә, рабби» дибез. Яһүдләрнен «реб, ребе»се.
—Әлмәт мәчетле авыл Мәчет ишеге өстенә «Рәхим итегез» дип язып кадаклаганнар Кибет ишегендә: «Көндәлек кирәк-яраклар», ямьсез өелгән, стеналарына комсомолның мәшһүр бүләкләре—алты орден сурәте сугылган бинага эре-эре хәрефләр белән «Мәдәният йорты» дип сырлаганнар. Орденнар җебеп аккан, юл-юл сузылган кинчә сары буяу эзләре коммунистларның вә комсомолларның күз яшьләре кебек. Нигә шул орденнарны юып төшермиләр инде Хәер. Сарман газетасы һаман «Ленинчы» дип атала бит.
—Май капламычы аннан ераграк, савытны мин аңа таба этәм. Ул: «җитешермен, җитешермен», дип елмая. Аш тозын тикшерәбез. Ул: «мин чыгынкы булганны яратам», ди «Биргәненә мен шөкер», аш тирәсендә гел матур сүзләр, мәгънәле гыйбарәләр. 13 гыйнвар, иртәнчәк.
абигать колы шул мин, и дөнья! Кичә төшкә кадәр иләс-миләс селкенеп йөрдем, ятып аунадым, урам белән серләшеп, Әлмәт йортларына рәттән сәлам биреп, эт-көчекләренә юл сабып үттем. Кичкә таба гына күңел үз урынына утырды, ләкин күкрәктәге мон очып чыга алмады, эш үрчемәде «Бесы»ны укыйм. Кызыксынып укысам да әле тозны төбенә сала алмыйм. Табышмакмы?..
Бүген ходаның кодрәте киң!—вак яңгыр сибәли, ыжгырып берсе өстенә берсе менеп өелгән ак кикрикләр шиңә, басыла. Дуамал һава үзгәрешләренә дә күңел әзер икән: мин бүген тыныч, мин сабыр Иртәнге концертны тыңладым.
—Алмагачына чыпчыклар кунган, ботакларның эресен-вагын сырып алганнар Чыпчыксыз бер ботак та калмаган. Кинәт ишетәм: үзара сөйләшәләр, гадәтләренчә мактанышалар «Мин утырган ботактагы алма шундый дәү иде!» дип мактана берәвесе Икенчесе тәтелди: «Мин кунган ботактагысы кып-кызыл иде!» Өченчесе канатларын җилпи-җилпи чыркылдый: «Ә мин утырган ботактагы алма. . Мин кунган ботактагысы
Т
дәү дә. кызыл да. авыр да иде... Шап итеп җиргә төште Аны нәни кызчык Зифа алып ашады»...
—Янгыр атап ява ул,—ди Рәис —Йә шифалы була, йә шифасыз. Шифалы янгырдан сон игеннәр күтәрелеп китә, үләннәр калкына.
—Көченә күрә кыймылдыйсын инде, умырып эшләмәсән дә.
—Суыкта чыпчыклар ионнарын кабарталар, шулай җылыналармы’ —Чыпчыклар туры сызык белән диярлек оча. Песнәк исә купшы борылышлар ясый, очуын бизи, матурайта. Килә-килә дә дугайдай эз сызып борыла. Песнәк—үтә купшы кош.
—Төбен этләр сарыга манган чаттагы юан багана йокымсыраган, көн авыр, узыша-узыша янгыр белән кар алмашлап ява Кыеклардан чырылдап тонык су ага. Менә сина Раштуа суыклары!
16 гыйнвар 1993, Иске Әлмәт
үк тоташ томаланган, җир белән күк арасында әле кара, әле ак буран, кон вә төн. бурый-бурый дымлы кар ява. баскан саен аяк батып китә. Җылы. җылы, җылы Гыйнвар җылысы—черек гәүдәне камыр итә. мускуллар йомшара, күкрәк читлеге җеби, тәндә көч калмый. Шушы өч көнгә биш-алты бит язылды микән? Рух көчәеп, эчке тоткынлыктан ычкынып, яза гына башлыйсын, казыган коен тиз саега, өч-дүрт чиләк чупырып алуга төбе күренә башлый, суы болгана-болгана кәефне боза. Ә бүген, иртәгә алтмыш биш яшь тула дип торганда болганчык су ярамый инде, су көмештәй саф. ширбәттәй татлы, мәк чәчәге сыман йомшак булырга тиеш Югыйсә, күрче, бүген радиода «Көтәрмен мин. иркәм көтәрмен, ялгызлыкның барын кичәрмен», дигән җыр колагыма «явызлыкның башын кисәрмен» булып ишетелде Колак та кай ара хуҗасына буйсынмый, ул тыштан әллә ниләр яңгырап, дөбердәп торса да үзенекен итә эчке авазларны гына оештыра, күкрәк читлеге сыймыйча тышка ыргылган дулкыннар ымын гына баш миенә җиткерә Инде мондагы тормышның кәйлелеге! Хуҗаларым кече күңелле. һәр адымымны сагалап, олылап, күңелемне күрергә дип тәяр торалар Ни ашасаң шул бар. иртән яна сауган җылы сөт. кичкә кырын тагын сөт Телен йотарлык хуш исле катык. Үзләре ашатып симерткән гана ите Фәрхенур миңа ярарга тырышып, көннәр буе газ плитәсе яныннан китми. Урыным йомшак, бүлмәләр иркен, шунысы бар бу өч-дүрт көн өй тавыгына әйләнеп, куначадарак гомер кичәм Янгырлы карда, карлы янгырда әллә кайларга барып буталасым да килми
—Озын чокырга кәрнизләр чыгарып кар сырынтылары тезелгән
— Рәшит Хәмәдиевне Зәйгә күчергәннәр, хужа итеп билгеләгәннәр Котлап телеграмма суктым Кулыннан эш килә торган, сөйләсә фикере булган—андый җитәкчеләр бармак белән генә санарлык бездә
!9 гыйнвар. Иске Әлмәт авылы
енә, алтмыш биш яшь тә тулды. Монда беркемгә дә бу хакта белдермәм дигән идем, Фәнжия белән Таһир иртән үк котладылар. матур гына күлмәк бүләк иттеләр Көндезге уннарда Ильяс (Мортамакта колхоз рәисе булып эшләүче кияүләре—к ы пары Хәмдиянең ире) килеп керле Бергәләп Таһир Жиһаншиннарга киттек Анда мәйләп тыныч кына гәпләшеп утыра идек. Тү5ән Камадан Рәшит Валисвич Абдулхакимов килеп төште Кара ипи. алма, лимоннар алып
К
М
килгән, бер «Виски» дә кыстырган. Хужам Рәис Мөхлиевне уртага утыртып, бераз салырга, «ураза»ны бозарга туры килде...
Алтмыш биш, алтмыш биш. Әз дә түгел, Г. Бәширов, Риза Ишморатлар янында күп тә түгел. Шулай да тән әгъзаларында өзмәс үзгәреш барганын сизәм: күз начарлана, колак ишет.ми. кайчандыр балык сөяге кадалып интектергән тамак төбе дә кинәт-кинәт сызлаштырып ала, димәк, ул да эзсез үтмәгән. Тәнемнен кайсы почмагыннан картлык төртеп чыгар да сонгы, караңгы юлга өндәр икән дип уйлаштырам. Юк, үлемнән курыкмыйм, Нәкыямне генә жәллим. Ул картлык ялгызлыгын бер дә күз алдына китерми, коты чыгып шуннан куркып яши. Балалар, оныклар белән генә бизәлгән картлык ялгызлыктан коткара алмый, дип саный ул. Алда ни көткәнен кем анык кына белгән? Ходай ни язгандыр, калган гомерне Нәкыя белән тату, матур итеп үткәрәсе иде. Сонгы елларда эш белән бик нык изаланды, ял иткәне юк, һич көтмәгәндә, кинәт олыгаеп китте. Сон дәрәжәдә борчылучан, тынгысыз жан шул. Хәзерге авылга карыйм да, шәһәр, үз тормышыбыз белән чагыштырам. Элеккеге авыл хатын-кызларга мәшәкать арты мәшәкать өстәп, аларны кол хәлендә яшәтсә дә хәзер тормыш күзгә күренеп үзгәргән, аруланган. Авылга су кергән, электр энергиясе бар, ниһаять, иске әлмәтлеләр газлы да булганнар. Газ өйне җылыта, кухняда өзлексез янып тора. Хуҗаларым икесе дә шактый мул пенсия алалар. Рәис Ватан сугышы инвалиды, икенче группа. Мал асрыйлар, мал ризыкларын табу да азмы-күпме жайга салынган. Бәлки, бөтен йортларда, барлык хуҗалыкларда алай ук түгелдер, минем хужаларнын тормышы көйләнгән, түгәрәк тормыш. Бүгенге тормыш шартларын без белгән тарихтагы авыл тормышы белән янәшә куеп чагыштырырлык түгел! Иң мөһиме: авыл халкы шәһәрнекеләргә караганда күп мәртәбәләр тыныч яши ала. Нәкыя кибетнең берсеннән икенчесенә чаба, һәр жирдә чират, халык, ызгыш-талаш, тегесе юк, бусы кайтып җитмәгән. Барасын, син алырга теләгән нәрсәләр беткән, кайчан буласы да мәгълүм түгел. Кибетләргә һәр сәяхәтеннән гасабиланып, борчылып, йөрәгеңне урталай телеп, эчтән сүгенеп, тыштан зарланып кайтасын. Һәр тан нервларны ашый, һәр көн саулыкны урлый, һәр кич сине хәлсез, өнсез, көчсез хайван хәлендә калдыра. Авылда хәзер мал асрамаган кеше юк, быел Рәис балалары һәммәсе сугым суйган, бүтән елларны итне ата йортыннан да алып китә торган булганнар. Быел һәркаюсынын үз сугымы, ит запасы бар. Дөрес, Рәис белән Фәрхенурнын балалары хәлле кешеләр, кызлары уңган, сакчыл һәм йорт тота белерлек кызлар.
Авылның тышкы кыяфәте дә нык үзгәргән. Бигештә абзар-кура өсләренә кин-кин такта сарайлар утыртып куеп, печәнлекләрне, салам лапасларын киң-кин жәеп, аңа «аэродром» дигән исем бирсәләр, монда шундый типтагы корылышларны «КамАЗ» дип атап йөртәләр. Яна өйләрне кин, иркен итеп, күбесенчә кирпечтән салганнар, йорт тирәсенә иркен верандалар чыгарганнар, авыл урамы буйлап очтан-очка барасын, тоташ коймалар, һәммәсе буялган, капкалар бизәкле: татар яраткан кояш сурәте күпчелек, сирәк кенә чәчкәләр, үлән яфраклары күренеп кала. Этләр явызланмый, өрми диярлек, үткән-сүткән әләмнәргә ырлап ташланмый— димәк, тамаклары тук дигән сүз.
Элек бу якларда ике кабилә булып яшәгәннәр, башкортлар һәм типтәрләр. Башкорт булып язылганнар җирне күбрәк биләгәннәр, таза тормышлырак булганнар. Сарман да, Дими Тарлау да, Иске Әлмәт тә бүленеп яшәгәннәр. Рангазарда исә өч төркем: татарлар да килеп кушылган, аларны «Казан татарлары» дип атап йөрткәннәр.
Иске Әлмәт урам баганаларында көндез дә рәхәтләнеп утлар яна. Хак сүз: «көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр».
—Нигә сезнен әтәч кычкырмый?—дип сорадым Рәистән. Ул уйлап- уйлап торды да: «Тавыклар күкәй салудан туктагач, кычкырырга ояла бугай», диде.
20 гыйнвар, Иске Әлмәт
ичә урта мәктәптә очрашу булды. Укытучылар (сөйкемле генә яшь төркем!), өлкән класс укучылары, аксакаллар, китап сөючеләр килгән иде. Авыл мулласы башлап җибәрде, коръән укыды Җырлар, биюләр булды, сораулар яуды. Бүген үкенеп уяндым: сүземне «сөймәсәгез дә татарны татар булганы өчен яратыгыз!» дип башлап киттем дә, фикердәшләремә, чордаш әдипләргә мәдхия укыганнан сон, әдәбият яңалыклары турында сөйләштек.
Минем китапларны тезеп куйганнар. Арада шактый таушалган, тузганнары да бар. Терлекче, гади бер ханым чыгыш ясады: «Ирем белән икебез дә сез язганнарны бик яратып укыйбыз, гыйбрәт алабыз», диде Хәзрәтнен әтисен утызынчы еллар азагында юк иткәннәр, чибәр генә ир, ә хатыны Казан кызы икән—затлы, чибәр хатын. Укытучы «Балалар ярата!» дип куана директор Бу хәбәргә мин дә куандым Мәчетле, иманлы татар авылында да татар үрчемәсә, без кая барабыз?!
Соңыннан, чәйләп алгач, читтәрәк басып торган ике кыз янына килдем. Кызыксынып: «Син кайсы урамда яшисен? Ә син?» дип сорадым Беренчесе, «Мин кибет тирәсендә», дигәч тә иптәш кызына карады Анысы бераз читенсенеп: «Ә мин типтәр очында», дип җавап бирде «Әле типтәр-башкортка бүленү бармыни9 Онытмадыгызмени сез аны9» дип кызыксындым Күз карашлары түбән тәгәрәде «Юк», диделәр кыхзар икесе бер авыздан. Милли хис, милли ан, милләт аерымлыклары бәгырь түренә мәнгелеккә кереп оялаган, нәни генә бер вакыйга яралса да ул Этна вулканы булып уяна, йокымсыраган лава ташкыны ике арага килеп керә. Кышын йоклаган аюны уятсан—ярсуын басармын димә! Милләтара каршылыклар бер чакта да бетә алмас, мәгәр аны саксыз уятудан куркырга кирәк
— Мәсгут Гарифович Ибәтуллин—36-94-71. «Ленинград блокадасы» оешмасының җитәкчесе. Романга тотынгач кирәге чыгу ихтимал.
2! гыйнвар, Иске Әлм&т
өн озынлыгы—8 сәгать! Шөкер Тәнремә. кояш мина ярдәмгә ашыга, иртәнге концерт мәлләрендә мин тәрәзәнең салкын, җансыз пыяласына терәлеп, көннән-көн яктыра барган ягымлы офыкка текәләм Күземнен начар күрүен, укып-язып хәлдән таюын бик яхшы аңлаган чиксез кодрәтле кояш мине кызгана, яз ясарга кабалана, иртәнге шәфәкъ ал чәчәкләр булып уйный, күзне камаштыра, көннәрдә кояш моңарчы яктылыкны каплап торган лапас өстендәге садам кибәне өстенә үк үрмәли. Кояш нурлары һәр танда өмет төяп килгән кебек. Ә җан яраткан җырчылар бүгенге тургай-сандугачларыы алыштыралар Жанга күпме дәрт, күнелгә кайнарлык өстәүләрен белә микән җырчылар9 Татар күген иңләгән моңнарны тотып ала белгән композиторлар аңлыйлармы9. Бүген аларнын исеме дә кояш белән бергә уяна да нур булып татар илендә тарала. «Әй, Идел-йорт, Идел-йорт! Әй. Идел-йорт. Имин йорт'» Без тагар дөньясының гимны өчен текст эзләп изаланабыз, нинди сүзләр генә тәкъдим итмәде үз байлыгын барлый алмаган татар балалары' «Идегәй»дә ята безнең гимн тексты, «Идегәй»дә' Дөрес, минем күңелем тәкъдим иткән шигъри юлларга көй язылган, ләкин ул юаш. басынкы көй янәшәсендә татарнын гаярь җайдаклары, аргамакларының тояк астыннан чәчрәп чыккан очкыннар, сыгылып, сыпылып калган кылганнар дузкыны, урман авызларында янгыраган болгар-гатарларнын ур-ра! тавышлары, киндер тукмаганда моңланган кызларның күкрәк аһәннәре дә. монгол, урыс кылычларыннан киселгән башларның сонгы хушлашуы авазлары да ишетелергә, татарнын мен еллык инрәүләре. тантанасы да янгырарга тиеш.
К
К
22 гыйнвар, 1993
ке көнне кышка бирдек! Гыйнвар рәхәтләнә! Купшы агачлар бизәнер нәрсәләр тапты—агачлар чигеш төсле, җир-күк ак томанда тавышсыз гына чынлый. Салкын һава, сыкылы дөнья мине иңнәремнән тотып күтәрә, әкияти дөньяның сихри манзарасына уралып, телсез калган хәлдә әүвәл баштан тыгыз кар кешеләре каплаган тыкрыктан урамга менәм, тыкрык башында йөнтәс курчак хәтле генә эт каршылый, суыктан иреннәре ябышып катканмы, өрми... Авылны чыгып шундый ук бай бизәлгән урманга таба барам. Юлны кисеп сикергәләгән кыска койрыкларның эзләренә елмаеп баш иям, төнлә аларнын шушы кин тынлыкта бер-берсен куышып уйнаганнарын күз алдыма китерәм. Рәхәт, рәхәт! Гаҗәеп тын, мондый рәхәт, тирән тынлыкны татырмын дип күз алдыма да китермәгән идем. Еракта, еракта самолет мырлый, ул да бу биек, тын гөмбәз астына адашып, ялгышып кына килеп кергән кош төсле. Серле ак диварлар арасына, текә ак кирмәннәргә пар-пар чаңгы эзләре сузылган, минем дә шул юллардан, яшьләр эзеннән ак әкият арасына кереп югаласым, сихри гүзәллек чоңгылында онытылып басып торасым килә. Дөнья гүзәл, гүзәл.. Кычыткан куралары да көмеш зәр булып үрелгән, юл читендәге һәр таучык мисыр пирамидалары кебек серле, бай... И дөнья, әле синең шундый сихерли белә торган көннәрен дә бар икән! Артыма борылып карыйм, Иске Әлмәт авылы өстенә. Өстән караганда йортлар йөзтүбән ятканнардыр кебек тоела, йөзтүбән ятканнар да өсләренә тау-тау кар япканнар, төсле төшләр күрә-күрә йоклыйлар. Умарталык тирәсенә таба тирән-тирән бәллүр эзләр—чана эзләре ашыккан. Чана эзләре офыкларны бер-берсенә ялгаганнардыр кебек, бүгенге әкият сәгатьләрендә эзләр дә гади түгелдер, чананы чаптар атлар, канатлы аргамаклар тартып үткәндер кебек. Ирексездән шул ялтыравык эзләргә төшәм дә ак, куе томан кәфенгә төренеп, әзгә генә булса да бу ыгы-зыгылы дөньядан китеп торган урманга карап барам. Баш очымнан каргалармы, кара жилпәзәкләр очып үтә, «мондый көндә нигә алар агармаган сон?» дип гаҗәпләнеп калам. Шулчак кинәт урман авызы җанлана, шыбырдап сыкы сәйләннәр коела. Тынлык томалаган колагыма абалап өргән явыз эт тавышлары кереп тула. Умарталыкта явыз этләр бар, бәйдә торалар, вакыт-вакыт аларны ычкындыралар, андый чакта алар кемгә барып ябышырга белмиләр, дигән иде Рәис. Этләрдән болай да куркам, үзем генә кинәнеп барган әкияти юлларда, көмеш жәймәгә төрелгән ялгызлыгыма этләрнең ниндиен дә, юашын да, явызын да кертәсем килми, мине чакырып ишарәләп торган урманга тагын бер карап баш орам да чана юлынын бөтенлеген, төгәллеген, тигезлеген бозмаска тырышып кире борылам. Рәхмәт явыз этләргә, алар күземә күренмәделәр, тавышлары еракта гына янгырады. Тындылар. Бәсәргән агачларны, ак наратларга бүген тәмам гашыйк булган ак каеннарны кызгандылар бугай. Этләр дә матурлыкның кадерен белми, дип кем әйтә ала?
23 гыйнвар, иске Әлмәт
х, жилнен бүген төн ката мине кысып кочкан җылы ятакка үтеп керәсе килде! Мең бармаклы җитез кулы белән ул төн буе стеналарны капшады, сыйпады, сызгырып, ялварды. Стена һәм төнге жил хакында том-том әсәрләр язылган, адәм җаннарына тынычлык түгел, борчулар китергән бу табигать омтылышы бүген мине тынгысызламады. Жил тавышына уяндыммы, бишләрдә калкындым ла мендәремне тәрәзәгә табарак тартып тынлап яттым, җилдән качасым килмәде бүген, киресенчә, кул биреп күрешәсем, аңлашасым килде. Ә җил анын саен
И
А
КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ-63 көчәйде. чак кына тынып хәл алды да тагын тәрәзәгә ташланды, стеналарны ялап чыкты, тишек таба алмагач, ак карны дулкынландырып- тузгытып, ындыр аша әллә кайларга йөгерде
Бүген «Петр Скороходов» бүлеген яздым Кызыклы шәхес иде! Сергей Сергеевич Козлов-Куманский аша мина Пастернак. Мандельштам.м килеп керде. Скороходов Есениннын моңлы. ак каенлы дөньясына өндәде. Ростислав Иванович Илечко мина көнбатыш дөньясы хакында гыйбрәтләр аша белем бирде. Әле Мерзленков Александр бар Бөек, якты шәхес! Аның татарларга мөнәсәбәте нәкъ Худяковча иде. Ул власть ияләренең— Сталинның. Ленинның кемлеген ачу өчен урыс тарихынын түрендә киерелеп утырган Петр патша мисалына мөрәжәгать итте Анын табынган, яраткан әдибе Мережковский иде Мин. монда килгәч. Мережковский сайланмаларының ике томын ермачлап чыктым Икенче томдагы «Антихрист»—«Петр һәм Алексей» романы мине—Гариф Ахуновча әйтсәк, «тан калдырды» Без Петр I гә—Пушкин ясаган иконага ышанып йөргән бер катлы бәндәләр икән.. Власть бозмый кешеләрне, властька явыз, кансыз бәндәләр генә килә ала. дигән хакыйкатьне мина шул елларда ук Мерзленков сөйләп, кат-кат аңлаткан икән Мин—әзерлексез, системалы төпле белемсез авыл гыйбады—тиешле көннәрендә айлап бетермәгәнмен Ләкин мин Александр Васильевич Мерзленковка мен бурычлы. Мен'
Ниндидер бер дәрәжәдә мин югарыда исемнәре саналган атпат ирләрнең шәкерте. Үзләренә лаек хатирәләр яза алырмынмы9 Мәсьәлә шунда Тагын яһүдләр турында бер бүләк булырмы Наум Песин. шапшак, түше ашка каткан, серле күзле Рафаэль Шапиро «Мост Ватерлоо» фильмын караганнан сон Вивьен Ли хакында тирән лекция укыган, жәя кебек бөкрәйгән, урак кебек бөгелгән тынмас жан Берсеневич карт. Япь-яшь булса да хәйләгә оста, култык таякларына таянып, атлар-атламас йөрүче Луи Мен анекдот белгән одессалы Мирошниченко Фамилиясе украин булса да үзе яһүд иде. Бер кулынын бармаклары юк. көрәшче, украин егетен күтәреп алып чөйгән иде Французча көрәшкән егет
Аннан: татарлар. Алардан сон «лагерь сугышлары» Казанга кайту...
25 гыйнвар. Иске Әлмәт
евраль башларында әллә кайтып китсәмме дип юрап йөри идем, шимбәдә Сарманга барып. Әхнәфләрдә кунак булып, Нәкыяга шалтыраттым «Эш кым-кырыч. Рәшатның квартирасын ясыйбыз, төзәтәбез, буйыйбыз әллә тагын әзрәк торасынмы9 Син кайтсаң эш өзелә, сине генә карап торасы була», диде ул Башны кашып уйга калдым әле. Хуҗалар әлегә кин күңелле, кунакчыл, игътибарлы, юмарт, мин димәгән сулышлары юк Ә гора-бара ялыксалар, туйсалар9 Дөрес, әдәпле, тәрбияле кеше буларак аны-моны сиздермәсләр, ә үзем.. Нәкыяне кызганам Яшьләр уралып пәридер шунда арада, эшнен бөтен авырлыгы анын тынгысыз холкына, сынык кулларына төшәдер Бу юлы минем аны уйламаган, аны сагынмаган сәгатем юк шикелле Бәләкәй кызларны ла бик сагынам. Зифаның башын аскарак иеп. янтаеп «бабай» дип өзелеп торган чаклары күз алдыма килә дә китми! Мина карап тора Зифа
Бер кич Сарманда кунып, кичә төшкә кадәр нык кунак булып— Риф. Флераларга бардык. Рәшит белән Гәүһәрләрдә кунак булдык, әбәдтән соң Рәшит мине яңадан монда китереп китте
Кыш Кар. Буран Иртән Рәис ишегалдын себерә Сорадым «Жил карны кырдан урлап ташып куйганмы, әллә яшь кар яуганмы?» Рәис көлә «Кыр кары каты бөртекле ком шикелле була, ә бу ефәк кар. йомшак Әле җир белән катыланып өлгермәгән», дип куана
—«Эт кешенен куркак икәнен әллә каян сизеп тора, чөнки адәм баласының куркаклыгы баш түбәсеннән сөрем булып күтәрелә*, диде Фәрхенур
Ф
Гыйнварның соңгы атнасына кердек, көн иртә уяна, иртә яктыра. Хәзер ашыга-ашыга яз ясалыр, аны кире куып җибәрер хәлен юк...
Китапханәдән Әхсән Баяннын «Язмыштан узмыш» китабын бүләк иттеләр. Алтмыш еллыгына чыккан бу җыентыгын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Дүрт повестын тезеп салган. Баксан, үз тормышын вә язмышын Әнис Бадыйгинга ышанып тапшырган икән егет. Гомеренең һәр фасылында шул кеше анын тулы хокуклы вәкаләтле илчесе булып татар укучысы каршысына чыгып баскан, һәр әсәрен җентекләп, кызыксынып укып чыктым. Иске Әлмәттә Ф Достоевский, М. Е. Салтыков-Щедрин. Д. Мережковский, Григорий Кановичнын «Козленок за два гроша» әсәрләрен укып чыктым. Ремарк, Хемингуэй әсәрләрен карап чыктым
Бу әсәрләрдәге уй-фикерләрнен тирәнлегенә, хисләренең байлыгына, тел осталыгына гашыйк булып, туймыйча сокланып укып, укыган саен образларының яна, бөек якларын ачып, китап белән аралашуның, туганлашуның бәхетен татысам да кабат-кабат Канович әсәрләренә әйләнеп кайтам. Эссе көндә, челләдә печән өстендә тау асты чишмәсеннән эчкәндәй туеп булмый Канович әсәрләреннән Достоевскийнын «Бесы» романынын мен чуар күзәнәкләренә әле кереп бетә алганым юк. дөньянын рухи хәрәкәтенә зур йогынты ясаган әсәрнен бөтен серле төпкелләренә кереп җитә алмыйм һаман, җинелрәк җил капкаларны ача барам, ә алда зур, биек, нык урыс капкасы, әлегә ул бикле, ачкычны таба алганым юк дияргә ярый, әсәрнен бөеклегенә бүтәннәр, белгечләр фикере аша гына ышанырга мәҗбүрмен. Тарихны, роман язылган дәверне, бөек адәми зат Достоевскийнын җанын кыйнаган мәсьәләләрне белер-белмәс кенә баргангамы, әсәрне бер бөтен итеп кабул итмәдем әлегә. Чор да, кешеләре дә, аларнын бергә ялганган гамәлләре дә мине көймәгә утыртып, бу ярлардан аерып яна дөньяга алып керә алганнары юк...
Мережковскийга әйләнәм дә кайтам, «Христос и Антихристос» трилогиясеннән «Петр и Алексей» романын яна уйларга төреп, яна таләпләр иләге аша үткәреп, урыс язып калдырган урыс дөньясының безгә монарчы бик үк ачылып бетмәгән сәхифәләрен кабул итеп, сендереп, дөньянын бүгенге агыш серләрен дә анларга тырышам, һич туеп булмый Мережковский белән серләшеп. Салтыков-Щедриннын II томында һәммәбез өчен гыйбрәтле тормыш вакыйгалары бар. «Помпадур һәм помпадурша»ны монарчы укыган булсам, Р. Мөхәммәдиевнен «Кенәри— читлек кошы» әсәренә анализ ясаганда, мөгаен генә, бу мәгълүм әсәргә таянмый калмас идем. Бик кызыклы параллельләр табарга була!
Үземнең һәм үзебезнең файдабызга булмаса да күңелсез һәм үтә катгый йомгак ясарга була: татар прозасы XX гасырда дөнья тирәнлегенең катламнарын ача алмаган әле. Нинди беркатлылык, бер чордарак иҗат ителгән повестьларда уртак сыйфатлар, бигрәк тә рухи сайлык бар. Безнен геройларда рухи бөтенлек юк!
Райком-горком хуҗалары берчакта да ачылып бетми торган затлар иде. Жүләрләр җүләрлекләрен, акыллылар акылларын ачып бирмәслек дәрәҗәдә хәйләгә өйрәтелгән, хәйлә белән кочаклашып яшәргә күнеккәннәр иде. Коммунистик режимга бары тик стандарт фикер йөртә алучы таш курчаклар гына зарур иде. Әле кичә Рәис сөйләп тора. «Сирәк кенә мине дә райком бюросына ияртеп баралар иде, малчылыкта эшли идем бит... Байтак колхозлардан җитәкчеләр килгән була, берәм-берәм аларны чакырып алалар да пешекләп чыгаралар. Безнен үтә хәйләкәр рәисебез бар иде. Күпне күргән, сансыз-исәпсез бюроларда мунча кергән адәм Шунын бер сүзе хәтердә. Кан калтырап бюро көтеп утырган бәндәләргә кинәш бирә иде. «карышмагыз», ни әйтсәләр дә «үтибез, үтибез без аны!» дип тәкрарлап тик торыгыз, шул чагында бөтен хаталарыгызга хөкем кичектерелер!» Совет хакимияте ничә еллар дәвамында әнә шундый бушбугаз попугайларга күз тотып, шуларнын бушкуык вәгъдәләренә ышанып яшәде. Горком-райком секретарьлары Күпләрне күрдек, ләкин алар арасыннан берәү дә мине үз тормышы бакчасына
чакырып кертмәде, икәүдән икәү калган мизгелләрдә дә аларнын күнеле йомык, теле бикле иде...
Элегрәк, әллә ватандашлар, милләттәшләр белән кин аралашуга сүрән генә булса да өмет яшәгәнгә, мин коммунистлар партиясендә югары урыннар биләгән иптәшләрдән ачылу, мине әсәрләндерерлек серләр, без белә алмаган карангы катламнар легендаларын ишетермен дип көтә идем. Еллар үтеп бара, коммунистик хакимият серләре яна вакыйгалар юшкыны астында калып югала торалар, ә кулларында хакимият тоткан таныш-белешләр ачылырга ашыкмыйлар «Дуслар» дип әйтергә базмыйм мин аларны, ата коммунистлардан дусларым булмады, юк иде Дөньялар болганды, югарыдагы иптәшләрнең эш. дәрәҗә урыннары үзгәрде, мәгәр Казанга килгәч, берсе дә мине юксынмады, телефоннан шалтыратып: «Әйдә очрашыйк әле бер. эчләр бушаганчы гәпләшик!»— димәде.
28 гыйнвар. Иске Әлмәт авылы, иртәнчәк.
вылда туып, гомернен ин сизгер көннәрен шунда үткәреп, кышнын кодрәтле рәссам, буйсынмас хикмәт иясе икәнен белмәгәнмен икән Өченче көн. ягъни 26 сында җир өстенә ак томаннар явы төшеп туктаган иде Нигә синен төньяк котыпларын, боз дингезен яргалап калкынган торос-тауларын. Әлмәт басу-кырларында бүген барысы да бар иде. О ул өченче көн, өченче көн' Өйдә чакта ук рухи җиңеллек, рәхәт тугарылу тоеп, машинкам белән нык кына серләштем Инде өи кысасын ертып урамга, урман ягасына, иркенлеккә чыгып киткәч, андагы тамашаны, җанны сыйпый торган тыныч манзараны. . сөйләп бирергә тел җитмәс!.. Мондый чакта җырлап җибәрергә генә кирәк, җанны аңлатырлык бүтән әмәл юк
Өске урамнан ипләп кенә Түбән очка төшеп барам. Ишегалларында җан ияләре күренеп-күренеп кала, тавышлар килә, кеше шәүләләре төсмерләнә. Озаклап туктап тормыйм, мондый сихри матурлыкка гади кешеләрне катыштырасы килми, мондый көн арасында бары тик бөек шәхесләр, әкияти язмыш ияләре генә сыя торгандыр дип. ниндидер могҗизалар эзләп, туры атларга тырышып барам Матурлык бүген исертә, кайгыларны оныттыра. Мережковскийда укып уздым: «Глаз дает человеку более совершенное знание природы, чем ухо» Леонардо де Винчи сүзләре Татарның «Йөз тапкыр ишеткәнче бер күрүең артыграк» дигәнеме бу?
Барам, барам, мәктәпне үтәм Унда зиярат. аннан ары Сарманга юл үргә менеп китә. Шундый тын. жир шарынын ипле генә әйләнгәне ишетелә. Тоташ кар. зират тирәләрендә нәни көмеш таучыклар тезелгән Төнге буран, төнге кар җәймәләре әтрафны танымаслык итеп үзгәрткән Мин кырга, кыр мина ятсынып карашып торабыз Озын Чокырга сыенган сырынтылар яна. аучы түгелләрнең дә йөрәген җилкетә торган ашыгыч куян эзләре дә яна. күпер култыксасына кунаклаган кар калачлар да яна Мин «Әүлияләр зираты »на таба менеп барам Инде ничәнче кат мин бу серле сәяхәтемне башладым?
Беркавым атлагач та нигә тыелып тукталам мин’ Күпер аша чыгуга күкрәгемә сак кына ага башлаган авыр сагыш, тыгыхтанып. тынымны бүләме'.’ Бу бөек атама, тиңдәшсез олы исем—«Әүлияләр зираты» тирә- ягыма. шул серле каберләрне мәңгегә сүзсез кочагына алган үргә мөнәсәбәтем һәркөн үзгәргән саен үземнең дә үзгәрә баруымны гоям И дөнья' Без бичара татарларның җан алгысыган мәлләрдә барып баш ора торган урыннары бармыни?.. Ин изге җиребез Яна бистәдәге татар зираты да ташландык бер чүплек башы ләбаса Зират—жан югарылыгының билгесе, милләт югарылыгының бәясен билгеләүче нокта да ул Мин кинәт шушы кырда бер үзем калам, мине чолгаган ак дөнья югала, күз
А
алдымда Әүлияләр зираты да көмештән коелган кышкы юл гына. Әнә генә ул зират, Әүлияләр сагына әлерәк кенә, көздән генә баскан баганалар... Нигә чабып кына үтә алмыйм мин шушы юлдан’ Нигә зиратка якынайган саен адымнарым читенләшә дә атлар-атламас калам... Сизенәм, минем Әүлияләргә эндәшер хәлем юк, сүзләрем, арадашлык җепләрем өзелгән. Әүлияләрнең Бөек рухына багышлап дога укыр идем, белмим. Менә кайчан кирәк ул тиңдәшсез Олы сүзләр! Жаннарны уртаклый торган. Әүлияләрне һәм мине бергә Күккә күтәрә торган догаларны мин белмим. Нинди кызганыч вә мескен минем хәлем! Мин озак кына дөнья тынлыгына күз яше аша текәлеп карап торам. Ни көтәм мин. Бөек бер Могҗизамы? Мине шушы төбәккә тартып тоткан, ычкындырмаган көч әле сыекланган канымда калгандыр лабаса! Күңелгә килгән якты уйлар нигә сүзләргә, хөрмәткә, соклануга әверелеп телгә килмиләр икән'.’. Минем күз алдымнан бүгенге кыр кебек ап-ак сакаллы бабаларымның шәүләләре тезелешеп үтә. Йөз яшь аларга, ике йөз... Мен яшь! Минем күз алдымнан илемне-җиремне саклаган батыр атлылар чабып уза.. Мин белмәгән, мин белмәсәм дә тарихта булган, барлыгын сеңдереп калдырган яугирләр ат тояклары белән йокымсыраган татар илен уятырга теләп чабышалар. Кемнәрнең изге сөякләре шушы үрдә ятып, һаман-һаман тынгы табалмый икән'.’ Нинди җаннар9.
Татарстанның—Татар иленең чынкый картасы әле төзелмәгән, дога көтеп, җылы хөрмәт көтеп яткан җаннарның кайдалыгын без әле билгеләмәдек Татарстанны моңарчы таларга җайлы булган урыннарын күрсәтеп кенә бүтәннәргә тәкъдим иттек. Ханнарыбызнын каберләре юк. Идел йортны саклаган гаскәр башлыкларын нан берәүне дә юньләп белмибез, акыл ияләре Ил агаларыбыз кадерсезләнеп күмелгән чокыр-чакырларда таралып яталар. Менә ул чиксез кадерле җиребезнең берсе—Әүлияләр зираты Мин шушы Изге почмак хакына әллә ниләр эшләргә әзер, әрвахларның жаны җылынырлык итеп. Изге китап аятьләре белән ныгытып, сагыну хисләре белән бизәп гаҗәеп бер таш куясы иде монда!. Юк шул. без хәтерсез вә хәерсез халык шул. И кызыл авызлар шапырынган булалар, и мактаналар, Сара Садыйковага да һәйкәл торгызмакчылар. Бакый Урман- чега да, хәзер Нәкый агага һәйкәл кирәк дип үзара, корып-коргаксыган камышлар сымак шаулашалар... Бөегебез Салих Сәйдәшкә дә һәйкәл куя алмавыбызны, моңарчы җыелган маяның да әрәм-шәрәм юкка чыгуын белмисезме сез әллә? Татар кулыннан андый эш килми ул, без ярлы халык. мескен-бичара гавам. нигездә, матурлыкның кадерен белмәгән авыл гыйбадлары. Казанның ямаулы, җылымса канлы мокытлары корырмы ул һәйкәлләрне9. Бирмәде Ходай муллыкны, һәр адымы мен чакрым булган Әүлияләр зиратына ак мәрмәрдән зур бер таш куяр идем! . Сарман зиратыннан әрвахларның сөякләрен җыеп та тормаганнар, әллә нинди биналар корып, тарихыбызга, үткәннәргә лач итеп төкергәннәр, мәсхәрәләгәннәр... Анлыйм. хәзер генә боларны аңлау дәрәҗәсенә (җитештем) ирештем: минем кадерле әбием Гыйлембаяннын сөякләре дә шунда уалып ята бит Жаны йә карлыгач булып июнь ^кичләрендә, җылы, тымызык һавада шушы тирә күген кисеп очадыр Йә сандугач булып, шушы як агач ботакларына кунып, зарый-зарый җылыйдыр. Монда күмелеп, һәркөн лап-лоп янгыраган аяк тавышларын ишетеп, ләхетләрендә борылып-боры- лып интегүче әрвахлар! Сездән гафу сорап, бәхиллегегезне өметләнеп, бу олы татар зиратының аулаграк почмагын табып, мәрмәр таш куясы иде!
Әүлияләр янына бүген лә барып җитә алмадым. Күкрәгемә мон, сагыш, әче күз яшьләре төяп, бөтен бер дәвернең языкларын аягыма тагып, ава-түнә. әкрен генә Рәисләргә кайттым...
Егерме җиденче гыйнварда көн аша буран котырды Капкадан үземне түгел, борынымны гына күрсәттем...
—Күз түгел, күзлек пыяласы елтырый торган вакытлар җитте.
—һи, аны әйтәсен икән! Мәнүк ич ул. (Бер катлы, исәр.) —Үзенә дигәндә мәнүк түгел! Итәрсен аны мәнүк!
29 гыйнвар. Иске Әлмәт.
еркөн килеп килешенеп киткәннәр иде. Кичә күрше Рангазар авылына, мәктәпкә очрашуга бардым. Япь-яшь укытучылар, укучылар көтә иде. Унынчы класста биш егет, барлыгы 40 бала.
Ә авылда 150 йорт. Мәчет. «Рангазарда дин гомергә көчле булды», диләр хужаларым. Монда типтәр-мазар дигән бүленеш юк. Әле читтән кайтып урнашкан качаклар да юк. «Күрше авылга... таҗиклар кайтты», диде мәктәп директоры Мәҗит. Иске Әлмәттә укыту, мәктәп традицияләре юк. гомер-гомергә дүрт класс булган Рангазарда бүтәнчәрәк, мәктәпне тәмамлаган яшьләр күбесе ВУЗларга китә, укымышлы кешеләр шактый Коридор стенасында герои-пионерларнын рәсемнәре, пионер оешмасына багышланган плакатлар «Пионер оешмасын алыштырырлык нәрсә юк ич әле!» диде директор Егетләр дә. кызлар да биеделәр. Таза, сәламәт егетләр, үтә сылу кызлар. Биргән сорауларында да мәгънә бар. «Йөртә безне язмышлар»ны укыганнар. «Язмышка ышанасызмы, намаз укыйсызмы. ураза тотасызмы?» дип сорадылар. Ахырга таба мондый сорау да булды: «Сез .. ин зур язучыларнын берсе Нигә сез мәктәп программала-рында юк? Булган очракта да обзорный урыннарда гына » Минем бу хакта ныклап уйлаганым юк та иде Быел Бигештә Алмазларда «Мәгариф» журналынын былтыргы саннарын актарып, күзгә чалынган программаларны карагач, мин мәктәпләрдә әле берни дә үзгәрмәгән дигән фикергә килдем Иконалар Коммунистик әхлак белән агуланган тар мангайлы программистлар, әле һаман шул ленинизм идеяләрен тормышка ашырып яталар. Стандарт калыпка рәхәтләнеп сыя торган язучыларнын иҗатын тырышып-тырышып мәктәпләргә тәкъдим итәләр. Кичә, берара шукланып, болай дияргә дә җыендым «Программа төзүчеләр шул тиклем түбәндә калганнар ки. алар утырган эт биеклеге таулар түбәсенә генә үрмәләп менә алалар. Шуннан торып дөнья фәлсәфәсен, дөньяны, әдәбият кануннарын анлаталар. Ә өстә Аяз Гыиләжевләр барын. Гаяз Исхакый кебек гигантлар ижаты әлегәчә сер булып сакланганын алар белми дә. белә дә алмый.. ■> Тыелдым, дәшмәдем, сорауны уен-көлке белән үткәреп җибәрдем. Рангазар укытучылары арасында дөньяны анларлык дәрәҗәгә күтәрелгән укытучылар да бар икән дигән фикер белән кайттым Арык кына чәй өстәле әзерләгәннәр, табын тирәсендә сүзсез диярлек утырдылар. Нигә икән? Анламадым.
Гигант «КамАЗ» белән барып алдылар, чак-чак мендем, бик биектән сикереп диярлек төштем. Әле дә аякларым сызлап, гүләп тора
Кичә-бүген «Бригада» бүлеген яздым Әле эшнен очы-кырые күренми. Тагын атна торсам, эшне шактый алга илтер идем дип уйлыйм Көннәр жылак. инде генә суыта дип торасын, шалт. Мөхәммәтҗан' Мәскәүдә җебеп ага да безгә килеп җитә Аптыраш
Бүген Мансурга утыз ике яшь Әз түгел, валлаһи!
/ февраль, Иске Әлмәт авылы
ртән радиода Мидхәт Миншин Акыллы гына егет ләбаса! Татарстанны яклап ару гына сүзләр дә әйтә ала. Юкны лыкылдаган хәсрәт депутатларга кадала да белә! Нигә без татарлар шундый икән, ун кул белән эшләгәнен сулы белән изеп ташлыйбыз' Бүген Мидхәт очына-очына бер татар гаиләсен мактый Бер авылда (авылын ишетмәдем') берәүләрнең җиде улы бар икән' Өлкәне дунгыз бага, икенчесе фермада силос ташый, өченчесе тагын кемдер Җиденче малай әле мәктәптә Укый. Мидхәт сорый гегенәрдән «Укып бетергәч, абыйларын кебек авылда каласындыр инде?» Малай яклана-яклана: «Калам! Әйе' Авылда!» ди. Бичара тагар гаиләсе Бичара татарлар, тезелешеп, сыер
Б
И
коерыгын борырга, дунгызнын маңкасын сөртергә калалар һәм шуны, дөньянын алдын-артын белүче Мидхәт Миншин мактап ята! Шуннан сон ук берәү сөйли. Украинада туган, милләте поляк. Идел аша күпер сугучы коллективны җитәкләгән, Әгерҗедә тимер юл развязкасын ул башкарган. Хәзер Зөя елгасы аша күпер сугуны тәмамлаган да.. Сорочие Горыда Чулман аша күпер сугарга керешкән. «Шушы күперне дә тәмамлый алсам...» дип хыялын да яшереп тормый. Әлләкем... Францевич... Хи-хи- хи! Чулман аша күпер сугарга керешәләр икән, бусы искиткеч шәп нәрсә! Күпер сугылып, су астында калган болыннарны әз-мәз дамбалар төзеп халыкка кайтара алсалар... Күпер башына: «Бу күперне фәлән пан, мөхтәрәм поляк җитәкләгән мәшһүр коллектив сукты», дип язып куячаклар. Кремль янындагы онкология диспансерына әлерәк кенә Мойше Зельманович Сигалга багышлап истәлек тактасы куйдылар. Диспансерга Сигал исемен бирү хәл ителгән... Курашов исемендәге институт... Сигал дигән больница.. Мин бу могьтәбәр затларның данын киметергә җыенмыйм. Ләкин, нигә алай? Әхмәтҗанов Фоат дигән иптәш тә эшләде вә эшли ул онкология больницасында. Ул да өч меннән артык операция ясаган һәм әйтүләренә караганда уңышлы ясаган. Фәнни хезмәтләре дә, шәкертләре дә бар... Ник Сигалны тәүге адымыннан башлап телдән төшермибез дә. нигә Әхмәтҗанов дигән татарны түргә уздырмыйбыз?! Нигә без җиде баласын да пычрак арасына керткән татарны мактап, бүтәннәрне дә шул түбәнлектән чыкмаска котыртабыз? Менә ай буе авылда яшим, урамнарда җәяүле кешеләрне күрмим диярлек, бүген, туксан өчтә колхозчы машинага утырган. Иске Әлмәттә унбиш трактор бар. Арлы-бирле узып бульдозерлар йөри «К-700» тракторлары гөрс-мәрс үтеп тора. Дәү-дәү «КамАЗ» лар, «быел гына өч «КамАЗ» алдык», ди председатель Нәҗип. Димәк, алдагы елларда да шулай булачак, адәмиләр машиналарга менеп утырачак. Фермаларда, кырларда бик әз кеше кирәк булачак. Урыс шәһәргә күченеп беткән, нәни-нәни урыс учаклары сүнгән. Нигә татарны югарыга өндәмибез без9 Ник әзерләмибез? Торам-торам да хатынның колагын борам дигәндәй, теге җиде малайның һичьюгы бер-икесе укып, колхозга экономист, инженер булып кайтса?.. Акыл, белем, тапкырлык гаиләдән килә ләбаса! Бу апачык нәрсә. «Оясында ни күрсә—очканында шуны күрә», ди. Татарстанның ничә гасырлык зыялылары, асылда мулла балалары булганнар. Татар укымышлылары нык, укымышлы гаиләләрдә туганнар. Әгәр без татарны һаман арзанлы араннарда авызлыклап тотабыз икән, алдагы көндә татар иле. татар җире, татар акылы белән идарә итәрлек кадрларны каян алырбыз.’ Казанда жиде РОНОнын җидесендә дә мөдир булып урыс агай-энесе утыра дип зарлану ансат ул... Ә куярлык татарын бармы сон? Жиде буыннан бирле тоташ сыер койрыгын борган адәмнәрнен балалары каян килеп эчке милли хисләргә байый алсыннар?.
—И. урам як пәрдәләрен бер чакта да тартмыйлар, балалары жылак була инде!
—Ч и кте—отказал ся.
Иртән Ильяс кереп чыкты, «Казанга үзем илтеп куям», ди. Минем бер дә аннан илттерәсем килми. Анын артыннан ук администрация башлыгының урынбасары Разия Кәримова дигән хатын белән Дамир Гарифуллин кереп чыкты. Кәримовадан машина сорадым. «Унысында илтеп куярбыз», дип сөендерде. Әле ничек-ничек китәрмен дип борчылып та куя идем. Димәк, унысында юлга.
2 февраль, Иске Әлмәт.
сылда кеше һәр таңда яна кеше булып көнгә керә. Гомернен бер көне дә үзгәрешсез узмый, кемнедер очратасың—уйларыңны уртаклашасын, йә син байыйсың, йә югалтасын—димәк, үзгәрәсен Дөнья хәлләре алмашына, үзгәрә, алар да сиңа тәэсир итми калмый.
А
Бүген февраль бәяләрен күгәрделәр Мин өйдән чыгып киткәндә генә доллар 420 сумнар торса, бүген ул 580 сум!.. Болай барса мен сумга менеп житәчәк тә болай да сонгы сулышында тилмереп яткан Рәчәй икътисадына аклы-каралы кәфен кигертәчәк. Шундый һәм шуна охшаш меннәрчә вакыйгалар адәм җанына тәэсир итми буламы0 Үзгәрәсен. алмашынасын. Син һәр иртәдә бер көнгә олырак булып туасын Бәяләр, көнкүреш мөмкинлекләре тарая Кичә Бунич белән Отто Лацис ил икътисады, яшәү-эш шартлары турында ике яклап сафсата сатып, ил язмышын, безнен башларны бутап утырдылар. Черномырдин да телевизорда күренеп китте Өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмыйлар. Сай суда чупырдашкан сабыйлар кебек шаулыйлар үхләре. күмәк авазлардан юньле бер мәгънә алырмын димә Александр Васильевич Мерзленков сүзләре кабат-кабат искә төшә: « Россиядә ил башына менеп утырырлык затлар туа да. үсә лә алмый» дигән иде. Ленинны сызып ташларбыз, тәгълиматын чүплеккә чыгарып чөярбез Сталиннын гәүдәсен әллә нишләтә аямасак та исемен кат-кат капларбыз да. тормыш туры юлын табар, дип ышанып килдем Тормышның туры да. кыек та юлы юк икән. Тормыш, төп асылында, бер урында таптану вә бер-береңне изү-таптаудан гыйбарәт икән Нигә? Таптану да хәрәкәт бит' Кемдер әз-мәз кыймылдаганда да. «алга барабыз, хәрәкәтләнәбез!» дип. үзе дә юанадыр. тирә-яклап үзен камаган матдәләрне дә ышандыра аладыр. Йөз миллионлаган адәм бөртекләре арасында шушы боткадан аерылып чыгарлык көчле, гайрәтле берәү булмасын инде' Академик Бунич та, йорт хужам Рәис тә нәкъ бер үк сүзне сөйлиләр «Очына барып чыга торган түгел әле бу!»
Бүген иртәдән бирле кар ява Кыш лапас өсләренә дәү-дәү кибәннәр куйды, койма ышыкларына биек-биек эскертләр сузды, бакчада утырып калган ялгыз умарта өстенә чүмәлә өйде Тәрәзәгә мангае.мны тидерә язып, ишегалдына карап торам Әй бөтереләләр кар бөртекләре, канчык лыйлар. кынҗырланалар. бииләр, чәлмәшәләр. Нәкъ минем уйларым төсле Йа рабби, чуалсыннар уйлар, кар бөртекләре сыман биесеннәр, чәлмәшсеннәр. тик кар бөртекләре сыман ак вә пакь калсыннар
Борчуларны, кайгы-хәсрәтләрне читкә куеп торыр урын юк. алар яна чыккан чебиләр сыман, җылыда, күңел куенында гына сакланалар. Әжәлетдин абзый гына тән белән бергә аларны да күтәреп китә
Ялгыз, ялгызлык дип «мактансам»да. чынлап үлчәсәң ялгыз да кала алмыйсың икән! Төннәрен сөйкемле нурларын тәрәзәгә җибәреп ай мина сәламнәр күндерә Яна туган ай урагын күргән мәлдә җаным рәхәт дулкынлана, сыкрый. Яна ай урагы мина әллә ниләр сөйли Куанганым бер мина гына түгел, бүтәннәргә, әллә кемнәргә, дөньяның дүрт ягындагы бик күпләргә сихри серләрен чишә Ай югында, күкне аклы-каралы канатлар таккан болыт каплаганда, төнге армас җил тынган, йокымсыраган тәрәзәмне капшый, тикшерә «Мондамы син0» Анын тынмас тавышын ишетеп мин әйләнгәләп ятам, карават йокы аралаш шыгырдый, ул җилне үзенә эндәшә дип белә, шатлана, куана Мендәр үз яңагын минем янагыма куя. йомшара, мендәр эчендәге каз мамыклары ак болыт булып түшәмгә күтәреләләр, ак чәчкәләр булып баш түбәмдә йөзәләр -Элек егермешәр каз үстерә илем» дип куана Фәрхенур Kyi бармаклары аша берәмтекләп үткәреп каз мамыгын мендәргә тутырганда нинди уйларын да сыйдырмагандыр ул мендәр сүрүенә, нинди йомшак өметләрен мамыкка кушмагандыр Бер-бер артлы дүрт кызын кияүгә озаткан ана «һәммәсен әзерләп җитеш итеп озаттым», дип сөенә ул Әни кешенен шуннан да олы шатлыгы бармыни0 Кызына мендәр әзерли сүрүләрен тыгызлап кага-кага йомшартып тегә. Бу догалы мендәрдә анын кызы, йөрәк парәсе язмышы билгеләгән бүләкне—егетне кабул итәчәк Шушы мендәргә башын куеп ул егеткә Ир дигән югары дәрәҗә тапшырачак Шушы мендәр анын кайгыларының. Шатлыкларының сердәше булачак О' Мин бөек рәссам булсам, кызына бирнә әзерләгән ананын мендәр сүрүен типчеп, мендәр тышы тегүен язып, сокландыргыч
рәсем иҗат итәр идем... Нинди бөек хисләр сыяр иде мамык мендәрләргә! Күпме аналар күз яше түгеп теккән мендәрләрдә ничаклы җайсыз вакыйгалар булып үтмәгәндер... мендәр почмагын тешли-тешли күпме яшь хатыннар газап кичермәгәндер. Ходаем, кызларыбыз—Галиягә. Миләүшәгә, бәби кызым Зифага бәхетле тормыш әзерлә, аларга ышанычлы егетләрне юлдаш ит... Тәрәзәмдә капшанган жил мине дә, уйларымны да очыртып алып китә, элегрәк мин уйларым белән янәшә оча ала идем, хәзер юк, каз мамыгы тутырган йомшак мендәрне сал итеп күнелем ясаган тын буада гына йөзәм. уйларымны кыр казларын озаткан кебек кул болгап, яулык селкеп озатып калам. Уйларым-канатларым! Өскә күтәрелегез, тәнремә якынрак килегез!.
Көндез һич ялгыз кала алмыйсын! Тәрәзә каршымдагы кураларга песнәк дус килеп куна, йомры мәрҗән күзләрен текәп мине тикшерә: ял итә алганмы? Кәефе ничек? Машинкасы артына утырырмы? Ишегалдына чыксам, яшь юкә ботакларында рәхәтләнеп тирбәлгән чыпчыклар очкарак үрлиләр, чыркылдашып та алалар. Юк. сәламләмиләр, үзара минем хакта сөйләшәләр. Сөенәләрме’ Мин аларнын ара-тирә агач бөреләрен кабуларын күзәтеп сөенәм. Юкә бөреләрен малай чакта без дә бик еш ашый торган идек. Сугыш елларында, сугыштан сон юкә бөреләрен, чикләвек алкаларын бик яратып ашый идек без. Минем шушы чыпчыкларның аркасыннан сөясем килә. «Нихәл, дуслар, асылда мин песнәкләрне яратсам да бүген сез дә мина бик сөйкемле күренәсез!» Ул арада качып-посып, мунча кыегына ышыкланып, мине подзор торбаларсыз да бик яхшы күреп, үтәли күзәтеп торган саесканнар, без белмәгән телләрдә кычкырып-акырышып, пыр-пыр очалар. Бар, саескан күзеннән качып торып кара. Алар туктаусыз позицияләрен алыштыралар, якын-тирәдәге кошларга гына түгел, әллә кайларда, авыл очында. Түбән очта яналыкларга зарыккан кардәшләренә дә хәбәр җиткереп торалар Ни диярләр икән? «Бүген арган Аяз», диләрме? Песнәкләрнең: «Бүген Аяз бабай шактый озак эшләде!» дигән шатлык гимннарын кабул итәләрме саесканнар?.. Бүген аларнын теш шыгырдатулары да ямьсез ишетелми, ә коерыкларын тирбәтүләре сөендерә хәтта. Бәлки, аларнын да коерыклары аралашу чарасыдыр? Тавышлары җитмәгән араларга коерык флагларын селкеп моряклар төсле хәбәр салалармы?.. Ап-ак, бизәнгән агачлардан, акшарланган тупылдардай кара чүпрәк ертыклары булып, иләмсез канатларын киереп каргалар егылып төшә. Юк, егылабыз дип куркыталар гына алар. Адәмнәрнең каргаларны яратмавын, аларнын гыйшкы бүтән кошларда икәнен беләләр, егылган булып алар жәлләтергә генә уйлыйлар Кара күләгә булып тоташ энже-мәрҗәннәр сибелгән, бизәнгән җиргә төшеп җитәм дигәндә кинәт күтәреләләр, и җилпенәләр, җилпенәләр дә күз ачып йомганчы тупылнын җил-давыл сындырган очына ук менеп җитәләр. Каргаларны күзәтеп, «Ах, харап булдылар!» дип ухылдашкан саесканнар әй куана шуннан сон, чыркылдык базар ясыйлар. «Син дә күрденме, әй, карт пистон!» дип коерыкларын селкиләр.
Әлмәт этләре дә мине күздән ычкындырмый. Тыкрык белән урам кисешкән юлда өчәре-дүртәре җыела, әүмәкләшкән булалар, янәсе, бу тирәгә болай гына, адашып кына килеп чыкканнар! Мин капкадан күренүгә колакларын торгызалар, кайсы сырт йонын кабарта, кечерәкләре сәламләп коерык болгый, дәүрәкләре ырлап та ала. Тыкрыкка керсәм—иярәләр, руша ягына китсәм—каршымда куян эзен иснәгән булып сагалыйлар. Янәсе, адашып Кәүжияккә китмәсен бу тагын!
—Кошлар усалланды,—ди Рәис —Юаш чыпчыкларга тин азынды, язын авыр юлдан алҗып килгән сыерчыкларга тынгы бирмиләр. Оя тибеп утыра гына башлый бичара сыерчык. Югары оч чыпчыклары болыт булып очып киләләр дә, оясыннан буранлатып куып чыгаралар тегене. . Инде ничә ел сыерчыклар бала чыгара ал.мый...
Кара син. сыерчыкларга һөҗүм бөтен фронт буенча башланган икән Займишеда мин элек өч оя куя торган идем, өч улымнан сыерчыкларга яз
бүләге. Өч ояла мәж киләләр иде тырыш кошлар!.. Тора-бара оям бергә калды Анысында да хәзер бүтән хуҗалар Сыерчык очып килә, сайрап мен рәхәтен безгә җиткерә, туган иленә кайтуына чиксез куана Инде бала чыгарыр көннәре җитә дигәндә генә, кара канатлары белән ал таннарны кисеп керәшәләр оча башлый Әүвәл пычак-канатларынын очы белән һавала зәһәр тавыш чыгарып җил-жил очалар, аннан сон ояга һөжүм ясый башлыйлар, гәүдәләре белән килеп бәреләләр, кошнын котын алалар. Аннары тәмам акылдан шашып, оя тишегенә ядрә сыман атылып кереп, якты өметләренә куәт биреп күкәйләре өстендә утырган бичара ананы куып ук чыгаралар Тәки кертмиләр! Керәшәләр җылы күкәйләрне тышка чыгарып ыргыталар Явызлар! Үз балалары чыккач керәшәләр бу тирәгә тагын яу булып төшәләр, буш ояга кереп-чыгып. балаларына явыз үгет бирәләр -Менә Аларны оялар ясап, хөрмәтләп көтеп торалар' Бәйрәм ясап каршылыйлар Ә без9 Оя тибеп күпме көч түгәбез газап белән типкән ояларыбызны малайлар җимерә, тыелмас янгыр сулары юа1 Бик кинәнмәсеннәр әле сыерчыклар!»
Саесканнар артты Каргалар ишәйде. Хәзер тургай тавышы да берән- сәрән генә ишетелә, сандугачлар тынлы
Кошлар усалланмый нишләсен?! Алар мен еллардан бирле кеше белән янәшә яшиләр, адәм балаларының гореф-гадәтләрен күзәтәләр, адәмнәрне ялгыз калдырмыйлар Ни өйрәнә алар адәмнәрнең гыйбрәтләреннән9 Ни акыл ала? Күрегез дә торыгыз, ун-унбиш елдан сон чыпчык өерләре явызланып бала-чаганын күзен чокып чыгарачак, песиләр ЧОН отрядына берләшеп, кешеләрнең колагын чәйнәргә тотыначак бодай гына булачакмы әле9
Кошлар, кошкайлар, рәхәтләнеп күзәтегез мине' Карлы юлларның матурлыгына куанып бетә алмыйча сукмак-юлларда йөргәндә мина ияреп янәшәмдә йөрегез, очыгыз Песнәк-чыпчыклар' Карга-саесканнар' Күнелемдә инә очы хәтле дә явызлык юк Әүлияләр мәңгегә йокыга талган изге тобәктә күңелемә гел ак уйлар гына инә'
Өскә төкерсәң, мыекка эләгә.
Аска төкерсәң, сакалга эләгә. 7 8 9 10 11
7 февраль, көндезен. Н ишлисен, нишләмәк кирәк, дөнья халыкларының байтагысына коммунистик ан сөреме сеңеп калган. Россия коммунистлары
съездга әзерләнә. Румыниядә властька коммунистлар килү ихтималы бар Тагын, тагын... әйе. халыкның власть тәмен татып бозылырга. азынырга өлгергән төзәлмәс өлеше үзгәреш чорына яратып кигән битлеген бүген сала Салырга әзер Ә түбәндә ятып калган, тамагыннан бүтәнне кайгырта белмәгән күпчелеге каты кулны юксына Хуҗа кирәк аларга! «Эт үзенә ничек итеп хуҗа эзләгән» дигән тунгус халык әкияте бар иде без яшь чакта. Хәзер заман, замана балалары үзләренә хуҗа эзли Мин әллә дин борылыш ясарга булышырмы дигән идем, коммунистик астыртын көчләр дингә капка ачып тормыйлар алегә. Мөфти хәзрәтне салып таптау га. асылда, кара көчләрнең касәфәте Урыс чиркәвенең ү з яшерен оешмалары-КГБсы. МВДсы. Хәрби разведкасы юк дип кем әйтә ала9' Алай ук бер катлы булмыйк инде! Чиркәү-илдәге ин куәтле көчләрнен берсе Бх—шиксез! Халаекларнын коммунистик оҗмахка
омтылуларын көннән кон. атнадан-атнага көчәюен күреп хурланам Күпчелек raiын коллыкны сайлый Шакмакларга бүленгән чәйнәп каптыры нан деспотизм идеялары халыкка аңлаешлы вә якын икән Тарихны кабул итә алырлык аннар бездә юк икән әле Ничә кеше чыкты икән явызлар партиясеннән? Бармак белән санарлыктыр, мөгаен һәммәсе «туктатып кына торалар».
5 февраль, Иске Әлмәт
зны агач бөреләре һәм кызлар әүвәл башлап сизә дип язганым бар. Белеп бетермәгәнмен, монда торганда гына искәрдем язны «Римны саклап калган» сизгер казлар сизенә икән. Моңарчы, февральгә кергәнче, ишегалларында казлар барын белмичәрәк йөри идем. Хә-ә-әзер!.. Аннан да моннан да, ерак ихаталардан ук ата казларның гайрәтле, егетләрчә аваз салганы ишетелә, һәм бу язгы мәхәббәт авазлары торган саен көчлерәк яңгырый. Авыл тирәсендәге бөтен гадәти авазларны, тавышларны уздырып кычкыра казлар. Үзара сөйләшәләрме, җәй көне танышып, бергә-бергә инеш ярларында чирәм капкалап, сакчы күрмәгәндә яшькелт уҗым кыяклары белән сыйланып йөргән ахирәтләренә дәшәләрме, белмим. Иллә мәгәр, алар әлегә ябылуда, араннарда, лапас асларында. Хәзер мин дә аларга сәлам биреп йөрим, авылда танышлар артты. «Саумы сез, казлар!» Ата казга сәлам бирмичә йөрсән, муеныңа кыярак чыга, диләр татарлар.
«Буран» дибез, юри генә зарланабыз да, ә илләрдә әллә ниләр бар. Кола ярымутравында штормнар, һәлакәт, шәһәр-авыллар утсыз-сусыз калды, атомэлектростанниясен туктатырга мәҗбүр булдылар. Кабарда- Балкарда һәлакәт арты һәлакәт. Таулардан кар ташкыны төшә, автобуслар, машиналар кар асты төрмәләрендә калалар, кешеләр үлә. Тарлавыклардагы кар катламнарын күрсәтәләр.. Ай-Һай, анда миллион сумнар давылларга оча, монда миллионнар кар астында кала. Кичә Заирда биш миллион сумлык купюрларны күрсәттеләр. Ул жәһәттән бездән алда илләр бар икән! Әллә Рәчәй рекордчы буламы дип йөри идем. Безгә дә килеп җитмәсме ул биш миллионлык кәгазьләр?.
Утырам—уйлыйм, ятам—уйлыйм. Уем берәүгә дә кирәк түгел, уйларымнан берәүгә дә юаныч яки куаныч юк, уйларым белән бер башым, үзем генә юанам. Кәгазьләремнең язган кадәресен кайтып укырга куркам, әллә чүп язам, әллә... Кемгә кирәк алтмыш биш яшьлек картнын казынулары? Гомумән, татар әдәбиятына мохтаҗлык калдымыни?.. Менә бүген Сарман урта мәктәбендә очрашу булачак. Машина килгәнне көтеп торам. Сарман мәктәбендә татар әдәбиятының тәэсире калганмы12 13.. Ай- һай... Дөрес, мондый шикчел уйларга баш бирергә ярамый... Алар башны ук алып китсә, ничек яшәмәк кирәк? Ничек9 6 февраль, иске Әлмәт
лмәттә Мулли исемле туксан яшьлек карчык яши. Хас исеме Мөгаллимә. Гомере буе ялгыз, кызлыгын саклаган хәлдә гел ир- ат арасында уралды. Сарык асрады—көтүгә кумады, сарыклар үзләре чыгып, үзләре кайтып йөрде. Сарыгын суйдырмады, быел чыккан каз бәбкәләре икенче елга да кала килде. Нык эчте, аракыны стаканга салгач, «айнымасын» өчен стаканның авызын учы белән каплады. Тост әйтергә яратты. Хәтере шәп, әле искене, Коръән аятьләрен дә белә, шаулатып укый
—Зиһеннең ныклыгы юк, әнә, догаларны гәжит-журналларда гел чыгарып торалар, бикләп кенә булмый. (Бикләп—ятлапнын нинди матур формасы!) Без сәвит карчыклары шул инде, күп нәрсәдән мәхрүм ителгән.
12 февраль, Иске Әлмәт
Ф
әнҗияләр «Ватаным Татарстан» гәҗитен алдыралар. Ул январь номерларын җыеп төшерде, куана-куана алып калган идем... Юк. валлаһи дип әйтәм, газеталар мине ырлаталар гына! Күпләрнен жүләрлеген, ахмаклыгын күреп, тешемне кысып, утны тышка чыгармыйча
Я
Ә
яшәргә тырышам ә гәҗитләр ахмакларның фикерләрен хуплап, һичбер аңлатмаларсыз халык арасына тараталар Юк бит шуларга сеңдереп каршы төшүче акыл иясе дисәм. 22 гыйнварда Әмирхан Еникинен зур мәкаләсе басылган икән. Колак салучылар, уйланучылар табылырмы, мәгәр «Кем хаклы?» дигән мәкаләсендә Әмирхан ага тарих менгергән югарылыгыннан тагын бер тапкыр татар халкына эндәшеп карый Сүзләре хак. хафалары урынлы, ул татарларны канлы бәрелешләрдән аралап алып калырга тырыша. Әлбәттә, бер генә дәүләт тә. Россия белән арасын бозу бәрабәренә Татарстаннын суверенлыгын тану юлына кермәячәк. Әлбәттә, хәзер һәм алда да без Россия белән татулык шартларыңда гына яши алачакбыз. Моңа Татарстаннын географик урыны да. җөмһүрияттән читтә яшәүче биш миллион татарнын урыс дәүләтендә тозакта, биктә яшәве дә мәҗбүр итә. Нишлисен, татарнын иле булса да. күпчелек халкы үз тирәлекләреннән читтә яши Бер генә нәрсәне әйтми Әмирхан ага: бүгенге көнгә җиде миллион татар—миф. Татарстанда. Казанда чын татарлар калмаганда, мәркәзебез татарлары бүгенге шартларда «ямаулы татарга» әйләнгәндә, ерактагылар никадәр җитез кыланган булып маташсалар да кардәшләребез татарны татар иткән сыйфатларын күптән югалтканнар. телләрен онытканнар Әйе. өметне суытмыйк, бәлки татар канындагы татарлык геннары уянып, хәрәкәтләнеп, кемнәрдер анга килер, әмма бүген аларга йөз тоту, татар язмышын алар кулына тапшыру—бала- чагалык. беркатлы ахмаклык.
Бу көннәр бушка үтте. Романдагы «Тагарлар» дигән мөһим бүлек язылмады. Аны бетереп кайтырмын дигән идем Әле Әхмәтзыяның хатын архив папкаларыннан эзләп табасы бар. Ул бик мөһим, минем үткәннәремә гөс бирә алырлык кадерле хат. Исән-аман кайтып егылсам, беренче эшем.
3 февраль санында Газим абый Салиховнын мәкаләсе басылган Безнен өчебезне телгә алган Фроловны язып китүе гыйбрәтле Чахотка белән авырган икән, бичара Монысын белми идем Мина да бу фактны искә аЛЫП китү кирәктер. .
Кич якынлаша Иске Әлмәттә соңгы кич Актыккы көннәрдә кәеф бозылып авылда татыган рәхәтлекләр тоныкланды Акыл авылда артык озак юанырга ярамый.
—Бурсыган ит. сасыган ук түгел, мәгәр ябык савытта торып бурсыган 9 февраль. Иске Әлмәт
онда сонгы көн. сонгы иртә Салкын! Кичә колхоз рәисе Нәҗиптән: «Авылда ин фәкыйрь кеше кемнәр һәм нигә алар фәкыйрь?»—дип сорадым Ждвап «Бикмәтгән берәү шактый вакыт зимагурлыкта йөри Ахыр чик. урыс марҗасына өйләнеп, үз авылына түгел. Әлмәткә кайтып төпләнә Бәләкәй генә өе бар. сыеры, хатыны Хатын димәссен. безнен басуларда чөгендерләр дә аннан дәүрәк була хәзер Ике баласы бар Хаътәрен белешергә дип кердем Отчет якынлаша. Сорау бирүләре ихтимал Бер баласы яшь ярымлык, икенчесе яна туган., сөт шешәсеннән чак кына олырак шушы арала гына иренә карабодай ярмасы, егерме кило шикәр яздырып биргән илем Сорыйм «Шикәрегез бармы’» «Юк», ди Ире егерме кило шикәрне исерек баштан бер яртыга биреп җибәргән «Ни ашыйсыз сон сез?» дим «Менә ярма бар», ди Чын ярлылар, мөгаен, шулар калган • 11 март 1993 ел, Түбән Кама
ич истә-оста югында Кама ярына килеп утырдым бит. әй! Күптәнге дустым Рәшит Вәлиевич Абдулхакимов «Ял итәргә, эшләргә безнен якларга кил. урнаштырам!» дип кыстап йөри иде. тәвәккәлләдем'
М
Һ
Кичә иртәнге автобус белән сәфәр чыктым, көн матур, юл һәйбәт, очабыз гына! Рәшит Вәлиевич каршылады, выжлатып кына санаторий- профилакторийга китереп житкерде. Авыл хужалыгы эшчәннәре- крестьяннар өчен нәкъ крестьянча ашык-пошык салынган өч катлы йорт икән. Ишек ярыкларыннан үтә-сүгә пәри малайлары шуып кереп йөрерлек, идәннәре шикле пычрак, бәдрәф идәнендә башмак табаннары ябыша, кай почмакка карасан да котсызлык, хуҗасызлык. Кат-кат басып, туктаусыз йодрык белән төйгәч кенә ут кабына, розеткалар эшләми, чәй кайнатыр өчен бүлмәдән-бүлмәгә чабып йөрисе, иң хәтәре—сап-салкын. Калын юрган астында йоклаганда әлләни сизелмәгән суык, урыннан калкынуга, кочып кына алды! Бр-р! Калтырата, каһәр! Өстәмә җылыткыч куя алсак ярар да... көндез һәйбәт кенә ашатканнар иде. кич манный боткасы белән сап-салкын омлет бирделәр. Жирле баш врач Илбәк Садыйкович Мөхәммәтҗанов дигән урта яшьләрдәге ир икән. Урта Азия тумасы, татарны белми диярлек. -Язучы- дигәч, шүрәле күргәндәй булды, әллә инде татар әдәбиятының барлыгын ишеткәне дә булмаганмы? -Массаж бездә һәйбәт!» дип сөендерде. Тоташтан сызлаган кулларыма әз-мәз шифа, савыгу таба алсам ни куаныч булыр иде дә..
13 март 1993 ел.
актый салкын бүлмәдә калын мамык юрганга жылы тәнемне тапшырып, монда өч төн үткәрдем. Алданучан тәүге тәэсирләр онытылып, мондагы тормыш чынлыгына кереп киткәч. -Яшәргә була» дигән фикергә килергә тырышып карадым. Ин мөһиме: диабетны нык кына «иркәлиләр-, аерып ашаталар, диетаны эчкерсез рәвештә сакларга булышалар. Аннан да мөһиме: бу татар дөньясы икән. Кайсы бүлмәчеккә кагылсаң да татар врачлары, татар шәфкать туташлары, татар хезмәтче хадимнәре каршылый. Татар теле белән генә түгел, татар кунакчыллыгы, гадилеге, эчкерсезлеге белән каршылыйлар да рыясыз. чын күңелдән олылау, изге теләк белән озатып та калалар. Ял итүчеләрнең ин зур күпчелеге татар. Зәй. Актаныш. Әлмәт якларыннан килгән крестьяннар. Яшеренеп, шыпырт кына йөрим дисән. Зәйдән шактый халык җыелган икән, танышып, сәлам алышып йөри башладык. Үзара мөнәсәбәтләр гади. садә, мөлаем, санаторий хадимнәре миһербанлы, игътибарлы. Монда татар авылларында гына була торган борынгы мөнәсәбәтләр шәйләнә. Олы—монда олы. ярлы да. бай да тигез. Врач Сабирҗанова. кабул итеп, зар-моңнарымны тыңлаганнан соң. мине ияртеп кабинетлар күрсәтеп, массажда-парафинда хезмәт күрсәтүче туташ- ханымнар белән таныштырып йөргәч, әллә минем язучы икәнемне белеп шулай кыланамы дисәм, врачның һәркемгә (һәркемгә!) шәфкатьле мөнәсәбәтен, бик фәкыйрь киенгән, өшәнгән, бичара урысны да нәкъ шулай озатып, урнаштырып йөрүенә шаһит булгач, гаҗәпләнүем сон дәрәҗәгә җитте. Бу санаторий татар гореф-гадәтләрен саклап торучы резервация булып тоела. Кичә баянчы килгән иде. бар халык җыелып «кичке уен- үткәрделәр -Өчле. -Бишле» биеделәр. -Чүпләмле» уйнадылар, азакка кадәр утырмадым, миннән соң да ярты төнгә кадәр диярлек икенче каттан күнелле шау-шу безнең катка да менеп җитә торды. Карт- коры. тешсез әби-сәбиләр, билләрен сылатып, парафин белән җылытып ах-ух килеп йөргән карт-коры и җилкенде, и куанды! Татарча уеннарны онытмаган буын монда, милли хисләрен саклау турында уйламыйча яши алган, мәгәр нәкъ кирәк чагында гына чын татарлыкны күрсәтә алган буын вәкилләре икән минем тирә-ягымда... Арада шактый өлкән яшьтәге, җыерчыклы битле, яшенә караганда килешеп тә бетмәгән кара ефәк күлмәк кигән бер марҗанын очынып-очып татар көйләренә бөтерелүен, аулак өй уеннарында рәхәтлек диңгезендә йөзеп бәхет татуын сүз белән генә аңлатып бетерә дә торган түгел.
Ш
Кичә дәваланырга керештем, парафин, массаж алдым һаман шыр тиле инде үзем, җитмешкә атлап акыл кермәде. Парафин кызарткан, массаж изгән җилкәмә юка курткамны салып бер сәгать чамасы урман юлларында йөреп кайттым. Төнлә тамак төбе кымырҗый, әллә кай чокырга кереп оялаган ютәл бугаз төерен әрле-бирле йөртә, чирләп ятырга язмасын!!! Әле эш тә тота алган юк. гомумән, ныклап дәваланырга керешкәч, эш белән очрашырга жай чыгар микән14 15 16 Үтә нәзберек хезмәт бит ул язу эше! Эш—иркәләгәнне, бары тик үзенә генә тугры булганны ярата, ул хуҗасын читкә җибәрми, бөтен барлыгынмы, тәнен вә жанынны суырып ала. якана бер ябышса—ычкындырмый!..
Телевидениедән Хәйдәр шалтыратты. Зәй егете, якташ
—«Язучы фикере» дигән рубриканы дәвам итәбез, яшәтәбез. Аяз абый. Хәзерге катлаулы заманда сезнен фикерне ишетәсе килә
Чак егылып китмәдем: нинди фикер9 Кемгә кирәк бүген язучы фикере? Кемнәр мохтаҗ ана? Хәзер һәр адәм заманча философ, заманны узып алга китә алган акыл иясе... Жәмгыятьнен ин мескен, ин фәкыйрь, өлешсез вә киләчәксез калган төркеме әдипләр, сәнгать әһелләре Шушы факт кына да аларнын бүгенге көрәш сызыгыннан читкә тибәрелгән төркем икәнен күрсәтә. Күпчелек фикри адашулар арасында бутала. Дөнья буталган, асты өскә, өсте аска килгән. Бер авыздан да өметле, ышанычлы сүзләр, якты фаразлар чыга алмый, дөнья авызларны пичәтләгән, аннан бары тик зар-мон авазлары, бөтен Рәчәй милләтләрен берләштергән сүгенү сүзләре генә чыга ала.
Туктадым да бер ноктага карап онытылып торам Ни булды9 Аяламыйм Ә-ә. тыкрык башыңдагы йорт ишегалдында балалар татарча сөйләшеп уйныйлар икән! Йа. хода, мондый гүзәл манзаралар да бар икән әле дөньяда. Быел Муллиле авылына кайтзсан идек Матур халык яши анда, кунакчыл, игътибарлы, кече күңелле. Ишегалларында балалар . бөтенесе урысча сөйләшәләр Ил шәһәрләреннән ял итәргә кайткан татар балалары... татар дип. Дамир Гарифуллин сөйләгән иде Бер бала каладан кайткан ди. теттереп урысча да. татарча да сөйләшә икән Авыл малае өенә кайткач, шаккатып, әтисенә сөйли икән: «Әти. әти. урысча белгән башы белән ничек оялмыйча татарча сөйләшә икән ул?»
14 октябрь 1993 ел.
И
а. Ходай! Күктә Кояш та бар икән әле! Булгандыр, алтмыш алтынчы ел яшәп мондый мәрхәмәтсез көхзәрне дә күргән бардыр... Аерма шунда гына: элгәрге ямьсез көзләр, авыр дымлы һавалар, суга туксырган авыр җилләр мин яшьрәк чакта килеп киткәннәрдер. Хәзер исә гәүдә талкынган, аяклар авыр, тез буыннары сызлый— диабет сиздерә. Йокыдан торасын, әллә ял иткәнсең, әллә юк—йокыда чакта да шайтан сине йөк ташыткан. таш ваклаткан. базчык төяткән кебек Рәхәтләнеп киерелеп тә булмый! Йөрисен шунда танавынны тартып...
Ниһаять, өч ел дәвамында мине хатирәләр белән тыгызлап тоткан, зиһенне тәмам биләгән, акылны яулап алган хатирәләр романы—-Йәгез. бер дога!» тәмам Бишесендә мин аның сонгы сәхифәләрен журналга илтеп бирдем Аздагы бүлекләре журналның унынчы санында басылып та ята «Куанырмын, очып-очып йөрермен'» дип. әсәрнең очын өзелеп көтсәм лә юк. күңелгә ниндидер ят авырлык ишелеп төште Өч ел' Ничәмә-ничә тапкыр мин әсәр бүлекләрен юлда йөргәннәрдә күңелем тирәнлегендә суздым, онытылган өлешләрне ялгадым, төн ката аерым- аерым вакыйгаларны хәтеремнән уятып, иртән сикереп торып яза башладым Тон урталарында сердәшем машинкага ялварып, сәхифәләрне теркәп-тсркәп куйдым Атналар буе кулымнан эш төшеп китеп газапландым Хәтта, язын, апрель аенда, һич истә-оста югында, романны
ташлап торып, «Уналты яшь» дигән хикәя дә язып алдым...
Өч ел! Шушы еллардагы авыр газапларымның нәтиҗәсе—романым. Мин монда жанымнын властьларга, системага, күргән нужаларыма бирешмәгән, сау калуын бәян иттем. Китапта телгә алынган бер вакыйга да, күңелемнең давыллы диңгезләрендә һаман-һаман саклана торган бер генә кеше дә уйлап чыгарылмаган. Дөрес, адәм балаларының мәсләген, иманын ача торган фактларга дәлилләрне мин китаплардан, гәҗит- журналлардан да эзләп алдым. Чөнки юлдашларымның төп фикер юнәлеше хәтеремдә булса да аларны укучыма җиткерү өчен байтак казынырга, эзләнергә туры килде.
Жанымны җылыткан, җанымны баеткан, ныгып җитмәгән иманыма тугры калырга булышкан тоткын-зекларга үтә рәхмәтлемен! Сезнең затлы исемнәрегезне татар әдәбиятында булса да беркетеп калуыма сөенәм. Өч ел! Өч ел мин ал-ял күрмәдем. Быел хәтта Идел буйларына барып ял да итә алмадым. Ике тапкыр гына су кердем. Шуның нәтиҗәсеме, аякларым сызлый, баскычтан менгәндә уфылдыйм, баскычтан төшкәндә култыксаларга яки дусларымның иңенә ябышам. Ял кирәк, хәрәкәт кирәк. Ничәмә-ничә битләр басып, аларны ыргытып бәреп, яңадан эшкә керешмәдем мин!..
Январь-февральдә Иске Әлмәттә бәрәкәтле, эшле, җимешле көннәрем үтте. Юмарт хуҗаларым Рәис белән Фәрхенур минем һәр ишарәмне сагалап, ни ашыйсым килсә, шуны пешереп, кырык көнгә якын мине баладай карадылар. Романның зур өлешен мин шунда күчереп эшләдем. Ничәнче кат?! Февраль башында өйгә кайтып, әз-мәз уралдым да Түбән Камага юл алдым. Түбән Кама—«Зәңгәр күл»... Анда каты чирли башлап, кайтып, аяктан егылдым. «Чыраен зәп-зәңгәр иде», диде, коты чыгып, Нәкыя Шуннан китте, китте чир белән тарткалашу! Шикәр күтәрелде, басым уйный, йөрәк кага!...
Жәйгә чыккач кына ипкә килдем, тоташтан басып эшләргә керештем. 515 бит текст! Кат-кат басып, тегеләй күчереп, болай йөртеп маташа торгач, соңгы ноктаны куйдым. Иңемнән тау төште, ике инемә менеп баскан хатирә-албасты әкренләп җиңелде. Дөньялык алдында бурычым үтәлде. Әжәтем калмады. Бу олы хезмәтемне исән-аман тәмамлый алуым белән бәхетлемен Язу дәвамында зиһенен таралып аяктан егылсаң, ни кылыр идең? Болай ил алдында йөзем ак, җаным тыныч. Күңелдә тәгәрәп йөргән башка уйлар, бүтән әсәрләр үткән төндә үк зиһенне кымтырыклый башлады. Литвин белән бергә уйланылган әйбер бар иде, тизрәк аны ерып чыгарга кирәк... 14 октябрь, 1993 ел.
үген сәфәр чыгам—Переделкинога. Былтыр да нәкъ шушы көннәрдә китеп, ике срок торып кайткан идем. Бер ел эчендә шактый зур аерма: көчем әз, кул-аяклар сызлый, хәтер саеккан, бүтән якларда да җәрәхәтләр, яралар сизелә, ел эчендә адәм баласы үзгәрсә дә үзгәрә икән! Бер куанычым бар: роман-хатирәне язып тәмамлап, журналга тапшырдым. Унынчы санда басылып чыгып та килә. Өч еллык газаплы хезмәтне артта калдырып барам бу юлы ижат йортына. Инде сау-сәламәт йөреп кайтырга язсын Юл мәшәкатьләре болай да каушатып тора. Барсаң вай да, бармасан вай!
17 октябрь 1993 ел, Переделкино
нбишендә килеп төштем. 107 нче бүлмәгә жайлы гына урнаштым. Иртән, яктырганчы ук, әз-мәз эшне кузгатып карадым. Ашыкмый, теркелди. Литвин белән уйланылган повестька тотындым. Өйдә чакта исәп биреп бетермәгәнмен: тагын төрмә темасына ябышканмын
Б
У
икән! Хәерле булсын: Литвин тынгы бирми, көчләп яздырачак. Эшсез, мазасыз бер көн дә тора алмый, бичара.
Гәҗитләр кыю. Яна Октябрь вакыйгаларына^ капма-каршы бәяләр биреп, дөреслекне йон йомгак эченә яшерәләр. Йомгакнын жеп очын эзләп таба алсан да. кайчан сүтеп бетерерсен әле аны!.. Станислав Говору - хиннын сугышчан отрядлар җыйнап, ашыгыч рәвештә Ельцин тарафдарларына каршы барырга өндәвен бер яклырак кабул итеп аңлаган идем. Элек тә коммунистик режимга ачыктан-ачык каршы төшкән, шул какшамас якты иманнары өчен мин яратып өлгергән, югары күтәреп йөргән кайбер шәхесләр дә бу чуалыш сәгатьләрендә Ельниннын гамәлләрен гафу ителмәслек явызлык дип бәяләгәннәр икән'
Станислав Говорухин исә бу дәһшәтле көннәрне «Россияне атып үтерү» дип бәяли «Россиядә каһәрле көннәр башланды», дип тәмамлый ул «Известия» газетасындагы мәкаләсен
Әйе. без—Сталин чоры балалары. Руцкой-Хасбулатовларны -атып үтереп кенә илне коткарып була!» дип санаган, аларга әжәл-үлем теләп, кесәдәге йодырыкларны йомарлаганда кешеләр тирәннәнрәк тә уйлаганнар икән! Синявский. Максимовлар да бер сүздә булып Ельцин гамәлләрен -ирекне буу», дип бәяләделәр Бу очракта мин тагын беркатлылык күрсә- тәмме? Кабат ялгыштыммы9 . Ельцин кай ягы белән «алдырды» сон9 Беренче нәүбәтгә ул коммунистлар партиясеннән чыкты Икенчедән, ул жаһилләр партиясен таратты Дөрес, таратуы азакка кадәр үк барып житмәде. алай да. үз вакытында бу карар, тарату нияте мина рух өстәгән иде
Дөрес, гәҗитләрдә бара торган тартышлар, ызгышлар, телдән телгә җинел күчеп йөргән уйдырмалар уемнан какшата алмадылар, мәгәр Мәскәү мохитенә барып кереп, йөк-иөк хәбәрләр төягән гәҗитләрне күзәткәннән сон. җанымда нидер кителде Адәм җаннарын кыймыйча гына фашистик оппозициядән арынып булмас идемени9 Безнен аннар да шулай итеп канга сусаган булып чыктымы9 Әллә ленинизм идеяләренен йогышыннан кан кою белән генә котылып буламы?
Быелгы 3-4 октябрьдән сон кемнәрдер тагын үзгәрәләр, көнгә- сәгатькә кулай битлекләр киеп алалар, андыиларнын запас битлекләре бер чакта да үзләреннән калмый, әзер тора, мәгәр бер нәрсә ап-ачык акыллы адәмнәрнен байтагы Ельциннан һич канәгать түгел! Мондый шик-шөбһәләр көннән-көн арта икән ил башына Зюганов. Сажи Умалатова. Аман Тулеев менеп атланмасмы? Әйе. әйе. акыл дилбегәсен кулдан ычкындырырга да. жебеп калырга да ярамый Руслан Хасбулатов булдымы Ил башы9 Ничә айлар безнен өскә салкын сүхтәр койган буш бугаз! Брежнев комсызга атап салынган 500 кв метрлы зиннәтле әкияти сарайга бәгрәеп кереп утырды Туксан проценты илне имеп, күзләрен кан баскан коммунистлардан укмашкан парламентны тәмам котыртып җиткерде!
Болар хакында инде уйламам, чәнчелсен депутатлары, үз йөгем карт иннәремә җитеп ашкан дип үземне-үзем әрләсәм дә читтә калып булмый икән. .
Мин тагын монда Былтыр «Иәгез. бер дога!» белән җенләнеп яга идем 1991 нче елда бүтән эшләремне читкә куеп, «дога» укырга керештем «Коръән» белән генә ярты ел утырдым' Тәнремә рәхмәт, ниһаять, быел ул эштән котылдым Моның кадәр дә газапланганым, бәргәләнгәнем, жан талатканым, шушы чаклы интектергән, жан талаган әсәрем юк иде шикелле Авыр язылды, инде алдагы бүлекләр тәмам дип исәпләгәндә дә романның азаккы өлеше юк иде әле Азак хәзер дә канәгатьләндерми, ни эзләнеп, ни төпченеп, казынып, ахыргы фикерләремне югары, көчле тавыш белән күк күкрәтеп әйтеп бирә атмадым Мондый рәвештәге китап, дөньяны сискәндереп бетәргә тиеш иде дә. алләни көчем житмәде. фикерләр көпшәкләнде, сүзләр, рәткә тезеп утырткан домино шакмакларыдай авып таралдылар. Китап итеп әзерләгәндә актыккы күләмне янадан ермачламый ярамас
Булды шундый авыр мизгелләр, барысын чәчеп ташлап, ыргытып, туку станоклары кергәч, котырынып машиналарны җимереп бетергән инглиз эшчеләре кебек дулап, кулъязмаларымны ут төртеп яндырып, җәһәннәмгә жәяү чыгып чабасы килгән чаклар булды. Тик бу романны язып өлгертергә кирәк иде мина! Өлгертергә, дөньяга чыгарырга...
Передилкинога чыгып китәрлек ихтыяр көчем калмады, Нәкыя кыстап, үгетләп юлга чыгарып жибәрмәсә, быел кузгалмаска да иде исәп. Өненнән көнгә чыгарга өнәмәгән карт аю хәлендә, караватта аунап ятасы идем. Юлга чыгар алдыннан жентекләп карыйм: мүкләнә башлаганмын, валлаһи! Монарчы яшәешемдә гел бер тәртип булды: өзгәләнеп-хурланып Казанда яшим-яшим дә, дөнья божрасы тынымны кысып буа башлагач, чыгып таям, дөньянын шушы бәрәкәтле, юмарт почмагына килеп җитеп егылам. Октябрь айларында гел монда булам диярлек.
Переделкино яфракларының коелганын яратам мин!
Гайрәт белән агачларны аралап килеп житкән көзге жилләрен сагынып киләм мин бу төбәкнең! Тәрәз пыялаларының рәхәт салкынлыгына пеләшләнә башлаган кайнар мангаемны терәп, өермә булып тузгыган сары буран ташкынына озак-озак карап торам. Көнне камаган давыл күкрәктәге ярсу хисләр бер-берсен эзләп табалар да мине өерләп-жинеләйтеп күккә ашыралар. Кайный-кайный яфрак бураннар тузгыта көзге урман!
Быел сонгарак калганмын, урманнар тоташ шәрәләнгән, сукмакларга калын-калын быелгы юрганнар түшәлгән. Яфраксыз калган шыр урман тавышларны төрле якларга тигез тарата. Быел, октябрь орышларыннан сон, тирә-яктагы тавышлар да үзгә, бүтәнчә яңгырый. Ике-өч кеше гөр- гөр килеп ашханә верандасының түбәсен ямыйлар—кеше тавышлары пулемет тырылдагандай була. Берәвесе төчкерсә—янда гына мина ярылгандай яңгырый. Борын сөңгерсәләр—бомба төштеме әллә, дип куркып торасын. Дөнья алмашынганда тавышлар тиз-тиз үзгәрә.
Кичә, бүген ихата эчендәге борма сукмаклардан җил-жил йөрим, тынычлыкка зарыккан күнел киңәя, куана, инде ниятләп килгән эшне дә беркадәр алга җибәрә алсам...
«Казан утлары»ның 10 нчы саны укучы кулына барып кергәндер. Йөзләрчә күзләрнең нуры роман-хатирәм юлларына түгелгәндер. Миннән башка моны беркем дә сизмәде, сизә алмады, мин «Балта кем кулында?» романын язып, бертөрлелеккә, беркатлы фикерләргә күнеккән стандарт татар укучысын үземнән читләштердем. Барлы-юклы әдәби хәрәкәт, укучыдан чак кына алдарак барырга тиешле әдәби тәнкыйть үз вазифасын— әдәбият белән укучы арасын яктыртуны үтәмәде. Роман тәнкыйтьчеләр йөзгән быкырдык инештән югарырак иде шул. «Балта...», «Яра» повесте белән бер тышлыкта басылды. «Яра» повесте турында һаман сүз өзелми, әмма уй-фикер «Балта.. »га барып җитә алмый. Солженицынның «Один день Йвана Денисовича» «Новый мир» да басылып илгә таралгач, Ил Саттаров аны күтәреп алды, нигезле, әтрафлы, дәлилле гыйльми мәкалә язып, Мәскәүгә җибәрде. Ул арада Александр Исаевичны чукый башладылар, язганы югары дәрәжәдә булса да дөнья күрмәде. Илнен гадәти булмаган фикерләү рәвеше, автор күнеленен чоңгылларына төшә алуы мине нык сокландырган иде. Яшерен өметләр белән мин ана «Балта.,.»ны тәкъдим итеп карадым. Үз бәямне яшермәдем: «Бүгенге көнге татар прозасында мондый югары дәрәҗәдәге әсәр юк», дидем. Озак укыды ул романны, ярты еллар үткәч бер очрашып, сүрән генә гәпләшеп тә алдык. Солженицынны аны вә жаны белән яраткан егет минем әсәрне кабул итмәде шикелле Инде ул да йөз чөергәч, үземнең мөнәсәбәтем дә үзгәрде.. «Китабым хак бәя ала алмады!» дип кыйналмыйм. Инде «Йәгез, бер дога!» да укучы күңеленә юл сала алмаса Ни уйлармын?.. «Халкым белән бер арбага җигелеп бара алмадым, уф алла!» дип. өметсезлеккә бирелүем бик ихтимал. «Балта кем кулында?»ны урысча
чыгарып булмады. Урыснын зыялылары арасыннан әсәрне якын итәрлек адәмнәр табылыр да иде. «Кызлар хатлары» урысча басылып чыккач, мәктәп балаларыннан ниндиен хатлар алмадым мин' Урыс ишле халык шул. балалары арасында әдәбиятны зәвык белән кабул итүчеләре бар. әзерлеклеләр күп Безнен ни. һаман шул инде, авыл балалары укыштыра да. сирәк-мирәк кенә авыл укытучылары китап актаргалый Татардан китеп бетмәгән, урыска барып җитмәгән Ион төргәкләренә порнография белән детективтан башка берни дә кирәкми шул!
Переделкинога китәремә атна калгач, карчыклар чуагының матур, йомшак бер көнендә Литвин белән Фәрваз янына кагылдык. Алексей Львовичнын үз йомышлары, минем дә нәни генә белешәсе эшем бар. бер очтан саубуллашырга да кирәк. Кердек, утырдык, сүз ялганмый интектерде. Була бит. өчебезнен дә тел очында сүзләр туып с^нә. берә\ дә ачыктан-ачык уртадагы суык учакка ботак ташларга ашыкмый Фәрваз элек тә зарлангалый торган иде. ниһаять, өстәлгә түше белән ятып, янтаеп зарланырга тотынды «Авырта. Теге дару сызлауларны баса торган иде элек Хәзер дару юк. Казанда да юк икән! Польшада бар диләр, кабы йөз мен сум! Ул кадәр акчаны мин кайдан алыйм' һич түзәр әмәл калмады». Эссе көн. бөркү бүлмә, дәүләт оешмаларында ремонт гасырлар буе туктамый. Коридордан буяу исе саркыла. тынны кыса Фәрваз тәрәзәгә монсу гына карап алды да: «Әллә иртәгә, бер жай табып, табигатькә чыгып керәбезме?» дип сорады. Без. Литвин белән, алмаш-тилмәш анын бу фикерен хупларга тотындык.
Килешенгәнчә, көндезге өчтә машина белән алар килеп житте. мин чыгып утырдым, яна диярлек «Волга» машинасы алга элдерде. Литвин белән Фәрваз арткы урыннарда. Фәрваз аякларын кая куярга белмәгәндәй, ярым ятып, кыймшанып. әйләнгәләп бара Литвин үз дачасына барырга өнди, мин «Кая алай еракка? Ике сәгатьтән карангы төшә, якты күздә кайтып элгәшергә иде!» дип. кирегә сукалыйм Чуар-чобар киемнәргә төренеп каршылаган урман эчләп беравык бардык, машинага юл еракмыни. «Аккош күлежә якынлаштык. «Аккош күле»ндә туктыйбыз!» диде Фәрваз. Без риза, жил ягыннан гына торабыз. Фәрвазга каршы сынар уебыз да юк Унга борылдык, язучылар дачасына таба юл алдык. Бу сукмак- юлларда байтактан булганым юк иде. онытылган, ятсынып як-ягыма каранып барам. Урман эчләп әллә нинди коттеджлар, йорт-куралар салып бетергәннәр. Юан-юан аркандай коерыкларын селкеп олы. авыр авазлы этләр шигәеп озатып кала. Барып житгек Әдипләрнең тарихи, мәшһүр мәйданын унда калдырып алгарак үттек, канатлары салышан капка белән җирне тырнап ачып дачанын эченә үк барып кердек Жирдә башлары көйгән, муртайган оч-дүрт бүрәнә ауный, уртада агач төбе Яндагы йортка ишарәләп Фәрваз: «Монда Равил Фәйзуллин тора», диде дә. «теге башында Мансур Вәлиев». дип өстәде Литвин букчасыннан коньяк чыгарды, мин вак-тояк ризык хәстәрләгән идем, коньяктан сон кабарга су да ачтык Фәрваз эчәрме-юкмы дип караган идем, кулы белән ишарәләп. «Салыгыз мина ла!» дигәч, каршы килмәдек Коньяктан сон тел ачыла. Литвин килештереп кенә бер ике анекдот сөйләп алды Гадәтенчә, яһүдләр турында яһүдләр чыгарганнарын сөйли «Урам якка такта кадаклаганнар һәм кайчы сурәте ясаганнар Үтеп баручы ашыгып кына керә дә Чәчтарашмы монда’» дип сораган «Юк—дигән хужа карт яһүд,—монда сөннәткә утырту!» «Нигә алайса кайчы сурәте ясап элдегез сон?» Хужанын кашы өскә сикергән «Ә нинди сурәт ясарга боерасыз?» Бу анекдотны Литвин ярата, очрашып салган саен тәмләп, матур итеп сөйли Ихтыярсыз коләсен Мин Лигнинга. Фәрваз мина ияреп көлде. Тәки коньякның башына җиттек, тәвәккәлләп Фәрваз да капкалады. Ризык чемченеп, шара-бара сөйләшеп тор тык та. баягы капканы йокысыннан уятып, шыгырдатып ачып урман якка чыктык Тәмле-татлы исләр таратып яткан урман юлы белән атлыйбыз, аякларыбыз, балачактагы кебек рәхәтлеккә ч\мып. кызгылт-сары яфракларны көрәп юл ачалар Кинәт Фәрваз сүзсез генә
алга ыргылды, бер җир буе барды, тукталды, иелеп җирдән нидер алды. Тын гына, каккан казыктай шунда хәтсез вакыт басып торды. Литвин белән без бер-беребезгә караштык һәм икебезгә дә бер уй, шомлы һәм аяусыз уй инде: «Урман белән саубуллаша бит бу егет!» Борылып килгәч, без аны сүзсез каршыладык, ул да аны-моны әйтмәде. Машина янына кайттык, төялдек һәм кайтыр юлга чыктык. Күл янына җиткәч, Фәрваз машинаны уң кул якка борды. «Волга»быз күлгә терәлеп диярлек туктады. Машинадан төшкәч Фәрваз баягы җитезлек белән яр буйлап теге башка китте, тукталды, озак итеп күлнең җансыз, шыксыз суына текәлеп- текәлеп карап торды, башы очына шәрә ботакларын сузган таныш агачларга каранды. Ул монда яшәгән ләбаса! Без баягы шомлы фикерне кабатладык: «Күл белән саубуллашуы егетнең!» дидек. Бу, юлы ул ипләп, адымнарын санап, як-ягына жете каранып килде-килде дә шоферга багажнигын ачарга кушты. Шофер аракы чыгарды, ике чәркәгә яртышардан койды, Фәрваз үзе эчмәде, безне нык итеп таләпчән тавыш белән кыстады. Нишлисең, тотарга туры килде. Ярлар котсыз, чүп-чар баскан, суы кимегән җансыз күл ягасында без озак тормадык, күз бәйләнә башлаган иде, ямьсез адәмнәр төялгән бер-ике машина да килеп туктады, эчтән кызлар чыркылдашканы да ишетелде. Шофер алар ягына карап, яратмыйча гына. «Ишәләр... ярларны!» дип куйды.
Ирләр үлемнәрен сизәме әллә? Мәрхүм Газиз Мөхәммәтшин, үләре алдыннан «Хатынны аерам!» дип йөреп мәҗ килде. Икенче бер Газиз мәрхүм Кашапов та «Аерылабыз!» дип дөньяга өн салды. Фәрваз исә сөйләп кенә калмады, аерылды да... Шул җитәме анын башына?..
Фәрваз белән «Аккош күле» урманына сәяхәткә чыгуыбыз мина кире вә кискен тәэсир ясады... Шунамы, яна әсәргә ныклап тотынырдай элек, шушы хатирәләрне язып калдырырга булдым. Гомере озын булсын дустымның... Тәгәрәп үсеп килгән ике кызы бар! Аларны әзме-күпме аякка бастырасы, кеше итәсе бар ләбаса! Асия Минһаҗева күкләр телендә сөйләшә белсә дә җир-дөнья мәшәкатьләренә ул кадәрле үк яраклашкан жан түгел дип беләм! Фәрвазыннан башка ул ничек яшәр?.. Татар әдәбияты һәм без ничек көн күрербез?..
20 октябрь 1993 ел, Переделкино
иһаять, тормышның табигый үсеш кануннарын гарипләндереп бозган, адәм асылын үз файдасына үзгәртергә маташкан явыз Ленинның ин актыккы үтенече тормышка ашачак: жәсәден әнкәсе янындагы тын урынга күчерәчәкләр. Беләм, әле моның белән генә Жир шары Ленин афәтеннән котыла алмас, әле ул һәм анын тәгълиматы төртеп-күмеп калдырган миналар тоташ чылбыр булып бер өзлексез шартлап ярылып торачак. Ә-ә-ле! Казанда, үз тирә-ягымдагыларны санасам да бөтенесе ленинизм чумасы белән чирләгән жаннар. Ленинизм— «возвратный тифның» ин авыр, җаннан һич китмәс формасы. Кайчан исә бер ил башына яна диктатор калкып чыга икән, ул. әлбәттә, Ленин- Сталин алымнарына борылып кайтачак. Әле җир чак-чак күтәреп торган бу авыр йөк вак-төяк кисәкләргә таркалып уалганчы йөз, йөз илле ел үтәчәк. Рәсәйдә каршылыклар бер чакта да бетәчәк түгел, каршылыклар яшәү кырын уңдырышлы итеп ашлап торачак һәм нәкъ әнә шул кырда диктаторлар шытып чыгачак та инде. Бөекләрнең мәетләренә дә тынгылык юк! Христофор Колумбнын гәүдәсен кайлардан кайларга күчереп йөртмәгәннәр. Сталин бу юлы да Лениннан калмый Аны кая куярлар икән? Гөржиләр алып китәрме'.’ Шулай булыр, мөгаен Югыйсә. Мәскәү зиратларында аңа тынлыктан өлеш чыкмас Ельцинның көр тавышы яңгырый башлады Кая кадәр барып җитәр. Әлегә күңелем белән мин ана ышанам. Кылган гамәлләрен аклыйм. Бөтен тирә-ягым, танышларым.
Н
очраклы юлдашларым ана ләгънәт укый. «Рәсәй Американын кисәкчәсенә әйләнде, хәзер илдә бара торган барлык үзгәрешләрнен җитәкчесе Америка!» дип кабатлыйлар. «Ельцин—диктатор'» дип куркыталар Монарчы йомшаграк булды шул диктатор дигәнебез! Әгәр ул көчен сиздерсә, дилбегәне кулыннан ычкындырмаса. мәми авыз булмыйча коммунистлар өеренен котырынуына чик куйса, илдәге буталыш бу дәрәҗәгә килеп җитә алмас иде. Коммунистлар Икенче Бөек Октябрь фетнәсе аша властька килеп җитә яздылар бит. ходаем Телевизор тынды, радио сүнде, Мәскәүдә мәхшәр!
Тагын ниләр күрсәтәсен бар икән, и дөнья'
Төнәген кичке чәйдән сон йортыбызның ишегалды сукмакларына йөрергә чыктым Ике ел инде үз тирәбездә генә уралам, ихатадан ары чыгарга аяк тартмый. Этләрдән куркам—усалландылар, машиналардан шүрлим—күбәйделәр, адәмнәрдән сагаям—күпчелеге ятлар—һичберсен анлап, кабул итеп булмый. Чит ил машиналары шау-шусыз шым гына шуып киләләр дә кычкырып, сангырау колакны да яралар.
Кичә радио-телевизорлар: «Фәлән вакыттан капитализмда яши башлыйбыз», дип тантаналы тавышлар белән илгә яна игълан тараттылар. Шуны күздә тотып социализмда келпеп утырган багана башы лампочкаларын чепи күзле, мунча оялдыларында гына яраган утларны яндырдылар. Кара, тар сукмаклар куе караңгылыкта эрегәннәр. Сагаеп кына ' атлыйм югыйсә, алай да абындым Ничек чәчрәп барып төшмәдем дә. ничек күзлегемне ватмадым! Булыр иде бер кәмит' Иелеп карыйм, капшап табам: шактый юан каен шартлап сынып сукмакка аркылы төшеп яткан. Мин узасы юлга җеннәр чыгарганмы9 Җил, җил, жил... Урманнын кара шавы колакка сыймый, выжлый, куркыта.. Әз генә тынган арада күктән самолетлар шавы коела, сизәм—самолетлар да канатларына төяп тавыш ташыйлар.
Илне аркылы-торкылы бүлгәли торган, бүленгән кисәкләрне берберенә каршы котырта торган яман аяклы хәбәрләр колакны киле сабы белән төя, күкрәк читлегенә күгәргән тимердән кыршаулар суга. Жил, җилкәй җитез аяк! Нигә андый уйларымны алып китеп башымны җиңеләйтмисен? Кай тарафлардан иссән дә син мина дәһшәтле шик- шөбһәләр, тышауланган уй-гамь ияртеп киләсен! Тыңлачы, күрче, таныш агачлар арасыннан кысыла-кысыла чыккан кара җилнен бусы нәкъ Казан тирәсеннән исеп килде бугай ?! Мине уртада калдырып бөтерчектәй бөтерде, зыр-зыр әйләндерде. Аллакайгынам, очыртып алып та китте! Очам, очам' Себеркегә атланган убырлы карчыкмыни' Карыйм, түбәндә тагарнын бишеге Казан1 Әнә, татарнын сәяхәтен йомгаклый торган утрау—Яна Бистә зираты Шәһәрнең кара шәмнәрен учына җыйган Бишбалта. Төзелеп бетмәскә нигез салынган ваемсыхпык һәйкаъзәре—кунакханәләр Зәһәр исе китмәскә сеңгән мәшһүр ертык Болак. Җир белән Күкне ялгап масайган тәкәббер җил мин чалны тузан өермәседәй бөтереп болгый
Сабый чакта өлкәннәр, әби-бабайлар безне ни-нәрсәгә өйрәткән’ Тормыш сабакларын ни дип авызландырган0 Беренче нәүбәттә тыинаклык- басынкылык сеңдергәннәр. Көн туса: «Иелгән башны кылыч кисми!» дип тәкрарлаганнар. Янәсе, бехләргә юашлык кына килешә, тагарны шул гына бизи, дигәннәр. Бер без генә, сугыш алды балалары гына түгел, гасыр буена шул кагыйдә тагарга ябышып яткан Без. мәсәлән, идарә итү фәне барлыгын, арадан сайлап алып зирәкләрне шул мөһим фәнгә өйрәтергә, шул рәвешчә дөнья көтәргә кирәклеген уйлап та карамадык Икьтисад кануннарын бик яшьтән ганып белергә кирәк, дип безгә берәү дә әйтмәде. Беркатлылык—татар гадәте, бул юаш. хәйләсез Бүген син—ишәк, иртәгә—йөк аты Тормыш безгә нык сеңдергән төп фән шул иде Җитәкчеләр, югарылар кайдадыр чит кырларда үсә дә аларны безнең түргә кылыч тактырып китереп утырталар Күргәнебез шул, инанганыбыз да шул булды.
Тормыш шартлары, нужа бабай, хәерчелек тә шушы, кеше җанын
какшата торган кануннарны татарга өстәп, сеңдереп килгәннәр. Бер мисал: мин урта мәктәпне сугыш беткән елны, кырык биштә тәмамладым. Унжиде яшьлек егет! Характерның бөреләнеп чәчкә аткан чагы! Унынчыга, ата-бабамнар яшәгән төбәккә—Сарманга ике ел көтү көткәннән соң килдем Төннәр айсыз, көннәр дөм караңгы булса да яшьлек үзенекен ала, Минзәлә елгасы ягасында атауда кичке уеннар булгалый Мин дә атауга төшәм, читтән-читтән гөр килеп биеп-җырлап йөргән кызлар көтүенә карап торам. Уенга кермим, биюгә катнашырга базмыйм Аягында сүсәргән мыеклы чабата, ... сидрәп беткән тезе ямаулы чалбар, индә агарып-юкарып беткән иске солдат гимнастеркасы. Ничекләр кыеп уен уртасына—янып торган кыз-кыркын арасына керәсен? Кызлар бөтен барлыгымны, шигъри күңелемне йотып алсалар да мин. серле кыяфәт алып, читтәрәк булырга тырышам: аккан су. ай урагы, яр буе бизәкләре- таллар белән серләшкән булам. Серләшәм дә! Мескенлек геннардан бик авырлык белән, озак еллар дәвамында китә торган сыйфат ул. Бу сыйфат татарнын үзәгенә үткән, бәгыренә төшкән. Син шул әшәке йогынтыдан арынып, бер арата гына өскәрәк менәм дисән... тормыш барыбер изүеннән эләктереп ала. Әтиеңне кимсетәләр, мәсхәрәлиләр Анан бичара кара язмыш тәгәрмәчләре астында кала. Авылдашларыңның, кардәш-ырула- рыннын зар-моннары туктаусыз сина агылып тора. Кай якка карама— хәерчелек, юклык, бөлгенлек. Күңелеңне өзмәс авыр мон баса!.
һәммәсе алдында да син көчсез, син—чарасыз. Жан тартыша, күнел үсми.
Шулай яшәлде, мин бик озакларга кадәр әнә шул җәрәхәтләрдән арына алмадым. Әле хәзер дә начальниклар ишеген кыяр-кыймас кына кагам Йомышым ни тәжел булганда да алар катына барып баш ияргә базмыйм. Улларымда да шул сыйфатлар бар! Бигрәк тә олы улым Искәндәр басынкы. Нәбәрә-оныкларым да шулай булмас дип кем әйтә ала?!
Каһәр суккыры, балаларга бүтәнчә тәрбия биреп тә булмый бит! Тәрбия—ата-ана теләгенә буйсынып кына нәселдән-нәселгә күчә торган гамәли сыйфат түгел, нишлисен: башны ташка орасыңмыни!.. Хәлбуки, балалар, татар сабыйлары, идарә итү фәне белән бик иртә кызыксына башларга, нидер белергә, туктаусыз өйрәнергә кирәклеген аңларга бурычлылар Урыс «Простота—хуже воровства!» дип тиккә генә үз балаларына тукып киләме?.. Оялчанлыкны. басынкылыкны, буйсынуны безнен канга буыннан-буынга сеңдергәннәр. Берзаман тарих әзрәк кенә үзгәреп, татарнын да күзе-колагы, теле вә теше барлыгы билгеле булгач, милләт Хадимнәренә ихтыяҗ туды. Буш урыннарга беренче чиратта әрсезләр, ачарбаклар, тәмле тамаклар менеп утырды. Коммунистик мәктәптә сабак алган, аякланган кадрлар иде болар Бүтәнчә тәрбия мәктәпләре булмагач, шул явызлык мәктәбе шәкертләре Татарстан белән идарә итә башладылар. Башта җыйнаулашып Мәскәүнен күнегелгән жырын җырладык, әле безнен тавышларны күмәк җырда гына ишетергә мөмкин иде. Тора-бара тормыш күмәклек арасыннан солистларны таләп итте. Табигать үзенекен итә, милләт түренә омтылган кичәге коммунистлар да сагаеп кына, як-якларына каранып булса да үз тавышлары яралганын сиздерәләр. Һәм шушы ике-өч ел дәвамында ил-көн каршысында абруй да казанып өлгерлеләр. Мин Минтимер Шәймиевне күз алдында тотам Анын Мәскәү кубызына биергә бик үк теләмәгәнен шуннан әйтәм, Мәскәүнен карагруһ шовинистлары шактый нык талкый башлады егетне! Үз этләребез дә күздән ычкындырмадылар, нәни генә чатагы сизелсә дә арттан да алдан да типкәләделәр. Тәүге хөрмәтне Минтимер сабырлыгы белән казанды. Төрле яктан ябырылган әнчекләргә сәлам бирмәде, Мәскәү белән арадашлыкны уңай дәрәҗәдә саклады, федераль шартнамәгә имзасын салмады, ипләп кенә җөмһүриятнең хокукларын, бәйсезлеген саклады ГКЧП көннәрендә ул беренче тапкыр абынды. Үзе соныннан ни уйлагандыр, яраннары белән ниләр сөйләшеп, нинди нәтиҗәгә килгәннәрдер, белмим, колагыма чалынмады..
1992 нче елда Татарстан кырларыннан алынган көтелмәгән уңыш Шәймиевкә нур өстәде. ГКЧП онытылды, яисә онытылып торды, татарларнын рәсми лидерларына кыюлык килде Идарә итү сабаклары эзсез үтмәде: авылда туып, шунда үскән, авылча тәрбияләнгән Шәймиев сүзгә остарды, ана олысымаклык, ышанычлы егетлек килде' Үз-үзен тотышына, кыяфәтенә, тавышына, без моңарчы татарда күрмәгән олпатлык килде. Күңелемнән мин аны «Ил агасы булып житешә бит бу малай!» дип атарга әзер илем Ныклы тәрбия дип мин нәрсәне атыйм9 Сина яшьтән сенгән иман бернинди шартларда да какшарга, алмашынырга тиеш түгел! Син һәрчакта да үзен булып кала бел' Юк шул. юк! Безнен каннарга андый алмашынмас тәрбия ныклыгы сенмәгән. көтелмәгән тормыш алмашларында без аптырап, хәтта тиз-тиз югалып калабыз, тәртәләрне бик ашыгып артка борабыз. Алда упкын диләр, моны бел. мәгәр иманын ныклыгы өчен барыр юлыннан тайпылма!.
Менә тагын октябрьдә коммунистларның чираттагы фетнәсе күтәрелде Рәсәи язмышы кыл өстендә калды Татарстан—илләр арасында Рәсәй белән ин тыгыз бәйләнергә мәжбүр булган ил. Татарстан өчен Казанда кемнен. кайсы төркем вәкиленең хужа булып утыруына караганда Мәскәүдән нинди жилләр исүе мөһимрәк! Тормыш шундый кысан шартлар тулырып ныгыткан ки. Мәскәүне кемнәр үз кулында тотуы безнен киләчәкне лә билгели Әгәр 3-4 октябрь көннәрендә Рункой-Хасбулатов- Макашов ише коммунистлар жингән булса. Татарстанның үзбилгеләнү хокукы, милли үсеш тирәсендәге хыяллар, җөмһүриятнең бәйсезлеге иртәнге томан сыман тарала да бетә иде! Кайсы якка борылып баксан да Татарстан язмышы Мәскәүдә нинди хөкүмәт утыруга тыгыз бәйләнгән Хуш. Мәскәү фетнәсе!
25 октябрь, иртәнчәк
ичә кышнын чыны булды, көне буе кар яуды Бүген эшкә кайтырга вакыт җиткәндер Байтак симерттем ялкауны' Казанда Литвин ыжгырып көтеп торадыр' Менә эшлекле кеше' Совет заманасында туып, совет чорында яшәсә дә еврейлыгы һич китмәгән Литвиннын! Мәсьәлә кайсы чорда яшәвендә генә түгел, кемнен тамырларында нинди геннар төягән кан агуында' Татарның генофонды бозылып беткән шул Менә нәрсәдә хикмәт! Мина да. мин бичарага ла. Бикчура ханнан ук килә торган нәсел җепләренә терәк булган геннарны уятырга бик вакыт' (Әгәр соңармаган булсам!)
Менә өч көн —нык кына, нәтиҗәле язам Повесть героенын үзенчәлекләре ачыла бара, характеры табыла. Әле беркемнең дә исеме ачыкланмаган Жәлладнын татар булуы эчне тырный тырнавын, ул чынбарлыктан да тәмам качып, котылып булмас шул Исемнәр әдәби әсәрдәге кешенең асылына ярашып, берегеп торырга тиеш. Әсәрнең герое исеме аның хәрәкәтенә, ритмына ярашмаса, атлаган саен телне көрмәкләндерә Ә палачка нинди исем кушарга’
Я миль «Наш современник» журналының 2. 3 саннарын калдырып киткән иде Үткән төндә Борис Можаевнын «Изгой» исемле романын укыдым. Журналның тенденциясе куркыныч, ул урыс күңелендә ватанпәр- вәрлек уятырга тырыша. Урыс үз тарихын, үткәнен вә бүгенгесен, сугышларда жинүләрен. батыр солдатларын телгә кертә икән, шунда ук анын теленә «татар» сүзе эленә Нинди сүхтәр белән генә каһәрләми журнал татарны' Шигырьләрендә исемнәре атап әйтелмәсе дә туксан процент татарлар каһәрләнә Ай-Һай. журнал үгетләре белән генә, урысның кара гөркем булып тупланган әдипләре сүзе белән генә иманын югалткан урыс милләте яңарыш чорына барып керә алырмы ’ Мин Югары курсларда укыганда, семинарларның берсендә: «һәр милләтнең үсеш юлы бар. туа
К
ул, үсә, тамырлана, чәчәк ата һәм һәлак була!» «XIX гасырда үзенен ин биек ноктасына менгән урыс милләте бу гасырда һәлак булачак», дип чыгыш ясаган идем. Партбюрога дәшеп алып сабагымны укытмакчылар иде, партиясез икәнемне белгәч куып чыгардылар. Можаев чын әдип, алган темасын белеп, тирәнтен актарынып, югары сәхнәгә менгереп яза...
Эрнст Сафонов Югославиядән бер повесть язган. И яратмый инде мөселманнарны! Мөселман кыргый да, вәхши дә, сасы исле шакшы да. Татар-башкорт арасында яшьли яшәгән бу кешечек элгәре татарлар, мөселманнар хакында яхшы нияттән хөкем чыгара торган иде, хәзер үзгәргән. Чыны кайчан иде: элекме, хәзерме? Адәмнәр ашыгып-ашыгып битлекләрен алыштыра торган чак!
һава таза, әле салкын патша тәхетенә менеп җитә алмады. Алама тунын сөйрәп тәхет аягы тирәсендә мыштырдап йөри. Кичә алдан һич уйламыйча «Кар ява, кар!» исемле хикәя яза башладым. Бәхетсез, бичара, гарип Петрович белән очрашып сөйләшү мина нык тәэсир итте. Менә ул арып, хәлдән таеп, иске себеркесен кочып йортыбыз баганасына сөялеп тора. Болдырга чыгып баскан тук, симез, иркә Мәскәү маржалары этләренең танавын үбәләр, мәчеләрне сыйпый-сыйпый ашханәдән алып чыккан кәтлитләр белән сыйлыйлар. Ә сиксән яшьлек бичараның күз яшьләрен берәү дә күрми. Үзем дә монарчы күрмәгәнмен, белмәгәнмен. Картлыкта адәмнең күзе бәхетсезлекләрне жетерәк, ачыграк күрә башлый.
Милли аң үсеше хак сүзләр, тарихи дөреслек белән беркетелмәгән совет әдәбиятына иртәгә мөнәсәбәт ничек булыр?.. Әле яшәү мәйданыннан китеп бетмәгән, көймәнең коерыгын кулларыннан ычкындырырга уйлап та карамаган, бүген битлекләрен оста гына алыштырып яшәп килгән татар большевиклары, үткән чорның зарарлы, ярлы әдәбиятыннан да нәкъ үзләренә файдалы, киләчәкләрен тәэмин итә торган гыйбрәтләр табып алып, шуны чәйнәмәсләрме?. Иман алыштыру, кабатлап әйтәм, берчакта да ансат булмаган, әмма яңа заманга безнең кебек җимерелеп, ватылып килеп кергән халык тарихта булдымы икән'.’ Иман алыштыруны җиңелгә санап, бүгеннән: «Халкыбыз уянды, ул бүтән!» дип сөрән салучылар нык хаталаналар. Һәм ул хаталарның кая илтеп җиткерәсең уйлап карау юк. Кинәт уяту өчен чамасыз олы көч, җир тетрәтерлек вакыйгалар кирәк. Булырмы алда андый вакыйгалар, табылырмы андый биниһая үлчәүсез көч?..
Рәсәй яңа конституция кабул итәргә әзерләнә, аның төрле вариантлары җаваплы кешеләрнең миен черетә. Әлегәчә мәгълүм булган проектларда «самостоятельная республика Татарстан» дигән мәгънә юк Ярый ла Президентыбыз Шаймиев ипле генә басып торып, егылмыйча Татарстанны яклый алса! Ярый ла Ельцин жәнапләре безне аңларга омтылып караса; Чаллыярдагы инде коралланган, инде тешләрен кайрап үткерләгән башсыз җитәкчеләр яшьләребезне котыртып утка алып кермәсә! Татарстан мисалында Рәсәй империясенең тагын бер кат, инде бик озакка таралып китүе бар! Свердловск «Урал республикасы» дип үзен игълан итте. Тарихта булган ич, кенәзлекләр булган, тагын шул чор әйләнеп кайтмасмы?.. Чөнки шушы кадәр зур, иләмсез, котсыз дәүләт үз санын үзе күгәреп тора алмый шикелле.
Бездә ул кадәр сизелми иде, Мәскәү чынлап торып, күмәк рәвештә капитализмга кереп бара икән! Төрле катлауларның, бер-берсенә һич охшамаган төркемнәрнең юлы нык аерыла, моны күрү өчен әлләни вакыт та кирәкми. Берәүләр—хап та хоп халык авызыннан миллионнарны тартып ала. Капитализмга, аның җылы түренә үтә алганнар кыйммәтле чит ил машиналарында җилдерәләр.
Машиналарның тизлеге арткан, әкрен кыймылдасаң, хәзер изеп, таптап китәчәкләр Ин кызыгы шунда ки, тиз барып, куелган кагыйдәләрне бозсаң да куркыныч янамый. ГАИ егетләре дә долларның, марканың, фунтларның бәясен нык үзләштергәннәр. Тәртип бозасын икән—долларга
атланып сират күперен теләгән кадәрле үтеп чыгасын Капитализмга беренчеләрдән булып коммунистлар партиясенең өлгер вәкилләре барып керде Алар әзерлекле, идарә итү, урлау тәҗрибәләре җитәрлек, ин мөһиме—алар бердәм, хужалыкнын кайсы тармагына борылсалар да элеккеге әшнәләрен табалар Илдәге мал—элеккеге партия тарафдарлары кулында...
Аларга кызыгып карап, көнләшеп, җае килгәндә бу күчеш чоры каракларының җанын кыюдан да чирканмаган икенче төркем бүтән сукмактан уза. Мәскәүлеләрнең чиреге, килгән кунакларның яртысы бәләкәй арбаларга күчкән. Арбалар, арбалар, арбалар Безнен күз «уфахпа» арбаларына авыл юлларында күнеккән Гадәттә, ул чак арбаларында утын, печән, бер-ике капчык бәрәнге була иде Ә капитализмның бүгенге көн шома сукмакларындагы арбаларда ниләр барын, җир йөзендә кылынган гөнаһларны санап барырга көчләре җиткән фәрештәләр дә санап, хисаплап бетерә алмас иде. Алыпсатарлар, маклерлар, мал юллаучылар, кыстаучылар, алдаучылар, теләсә кемне сугып егып өскә калкырга тырышкан бөкеләр, ирләр, хатыннар, беләтләр. угрылар, тәнсатарлар—һәммәсе дә бар бу бәләкәй арбалар салган яна заманнын тар сукмакларында. Мал арбаларга гына сыймаган, шытып килгән капитализмның куллары буш түгел, унына-сулына дәү-дәү буаз букчалар эленгән, ин өсләре дә буш түгел, биленә дә уннарча капчык-янчыклар асылган, бау белән биленә тагылган арбасын сөйрәп чаба Рәсәй балалары. Хәзер шәһәрләрдә йөкле хатыннар бөтенләй күренми диярлек. Хатыннар шикле, өйрәнелмәгән капитализм дөньясына яна гражданнарны катнаштырып җибәрергә ашыкмыйлар, көтәләр.
Хәзер халкыбыз ике төркемгә бүленәчәк: байлар вә ярлылар катлавы барлыкка киләчәк. Киләчәктә бу аерма тагын да тирәнәячәк һәм аерымлык мәңгелек канунга әвереләчәк. Байлар тагын да баеп ярлылардан күпкә өскә менәчәк. Бу җәмгыятьнең какшамас үсеш законы Байлар татар булып калырмы, әллә алар үзләренә файдалы бүтән юл сайларлармы? Кайсы төркемгә хаҗәт булачак татар әдәбияты0 Кем укыр татар телендә9. Җитмеш еллык сыналган әдәбиятыбыз хәзинәләрен тоташтан яндырырга, көл итәргә туры килерме9 Большевизм чорында өстен саналган темалардан берзаман мыскыллау, көлү башланачак
13 декабрь 1993 ел, иртәнчәк.
сайлауларга катнашмадык мин татарлар авызыннан сүз көтәм. йомгак сүзләренә мохтаҗ минем күнелем «Җиңдекме?», «Җиңелдекме9» Ни , .._г безнен хөкүмәт әһелләре9 Оттыкмы? Оттырдыкмы?
Бүгеннән Рәсәй язмышында олы борылыш ясала. Кыяр-кыймас көйрәп яткан яңа рух—шовинизм кичәге бәрәкәтле сайлаулардан сон үзенең ал битлеген салып ыргытачак бит' Жириновский яшереп тә тормады, сайлауларга ай кала элек үк «Әле мин һәммәсен дә ачып бетермим, менә сайлаулар үтсен, без үзебез теләгәннәрнең һәрбарчасын ачып салырбыз!» дип янамадымыни9!
«Сайлаулардан сон Рәсәй күкрәгенә таралган татарларнын язмыш шартлары» хакында миннән башка берәр кеше әрнеп уйлыймы бүген?! Нигә мин ашыгыч зшемне ташлап кәгазь-машинкам белән генә серләшәм? Эндәшер кешем калмадымы?
Эшемне ташлап, дидем дә., авырткан кулымны сызлаган маңгаема терәп уйга баттым Эшләрем муеннан, эшләрем тезелеп тора Алар кулында чыбыркы, каулыйлар алар мине, тышаулыйлар да яралар. Зәнкиевнын 20 табаклы романын беренче майга өлгертергә кирәк Нур Гайсиннын 16 табаклы җыентыгыннан нидер рәтләргә, сипләргә вакыт Литвин белән
М Бүген* мохта. әйтерләр
язарга тотынган повесть бер атлый да. ике адым артка чигә. .Мин кызыгып, янып уйлыйм: бу эшләр өстеме таш булып яумаса, мин бүген үземне ничегрәк хис итәр идем икән9! Җинел яшәр идемме9 Белмим, сизем, акча өчен бөтенләй юк эшләр белән маташам Беләм, язганнарым беркемгә дә кирәк түгел. Безнен язучылар «халкым өчен», «халкыма!» дигән купшы шома сүзне үлеп яраталар. Ә мин?! Бармы минем халкым9! Мохтажмы ул минем сүземә9! Ай-Һай! Гомумән, бармы ул татар халкы?! «Юк ул!» дияргә базмыйм.. Әнә ич, сайлауларны кире кагарга дигәндә шактый нык бердәмлек күрсәттек. Ләкин мин бу адымнын (кабатлап әйтәм!) жинүме, түгелме икәнен өзеп кенә әйтә алмыйм. Бер нәрсәне беләм: без шактый катлаулы, дәһшәтле юлдан бара башлыйбыз. Бүген милләтнең сынала торган көне!..
Уйлар сынык-санык... Уйлар ышкы йомычкасы сыман вак. Уйларыма үзем хужа түгел. Офыкта Жириновский Жинүче—ул.
25 декабрь 1993 ел, Казан
аңнан торып Нәкыя абыстай белән ярминкәгә чыгып киттек. Муллык, муллык! Шөкер! Ит-ашлар эскерт булып өелгән, бәрәнге төягән дию пәриедәй машиналар мәйданга тыгызланып тулган. Яшелчәләргә карап күзләр камаша. Буа, Кукмара районнары килгән. Казан халкы акчаны санап тормый, ризыкларны батманы белән алалар. Мин бер читтә, кап-кара куштан машина чыгарган әче төтенне иснәп Нәкыянең бәрәнге алып чыгуын көтәм Тышы вә эче кара машинага кәттә-кәттә киенгән ике кеше кереп утырдылар. М. Гафуринын алтын базларын һәм анын хужаларын тасвирлаган күренеш исемә төште. Болар Рәмиевләр янында!.. Нинди ерак безнең аралар, арада упкын, болар— татар булсалар да бер чакта да мине анлар түгелләр. Якын араларда мина «халык язучысы» дигән исем ябыштырырга ниятлиләр, диләр. Имеш, указга култамга да салынган инде. Ә мин. алтмыш алты яшен тутырып килгән аксакал, күрә карау күзләрем белән урамнан карлы сукмак эзләп, чана тартып ит-бәрәнге. бавыр алып кайтам Район хужаларынын нинди иркенлектә яшәп, байлык диңгезләрендә коенуларын уйлыйм...
Алдарак язасы сүзләргә кайтыйм әле! Бу арада күңел гел сынык, гел төшенке булды. «Ел азагын хәтереннән чыгарма!» дипме, 24 ендә. көндезге 11 дә кан басымым күтәрелде Сул яктан мангай чатнап-чатнап китә. Элегрәк басым уйнаганда мин сәбәбен эзләп таба торган идем, бу юлы һич очына чыга алмыйм, очына чыга алмаганда күнелгә курку катыш каушау керә... Кан басымым 180/110. Мәктәптән Нәкыяне чакырып кайтардым. Ул кайткач тынычлана төштем Идарә утырышы билгеләнгән иде, бармадым, бара алмадым. Соңыннан бармавыма сөендем: күп кешеле, ыгы-зыгылы утырыш булган!.. Соңра, гадәттәгечә, төрле почмакларга чәчелгәннәр дә башлары күпереп тубал булганчы салганнар
Сайлаулар узды, демократ дип ат алган төркем «Ни булды? Сайлауларда ник жинелдек? Нихәл итеп фашист Жириновский алга чыкты9» дип үзара мыштым гына талашалар, гәжит-журналларны. телевидениене сүгәләр. «Халык Жириновскийны яклап түгел, хөкүмәт әгъзаларын кабул итмичә тавыш бирде. Бу бик очраклы хәл!» дип, тагын бер тапкыр халык күзенә ком сибеп маташалар Сайлау нәтижәләренен сәбәпләрен ачыклау өчен комиссияләр төзегән булып кыланалар. Беркем дә «Әйе. урыс халкынын күнелендәген, ниһаять, Жириновский азагынача ачып салды. Бу ачыш кирәк иде. Бу мәсьәлә моңарчы битараф урысларны да уятачак һәм үзәккә тартачак!» дип әйтми. Ә Жириновский, үзе сайлаган вә үзен жинүгә китергән куркыныч юлыннан бер карыш та тайпылмыйча Австриядә «частный кунакта» ята, шәраб эчә, мунча керә (телевидениедән анысын да күрсәттеләр!) һәм дөньяны атом бомбалары белән коендырырга.
Т
ул гына җитмәсә әле эшләнеп бетеп кенә килүче яна коралны да кулланырга вәгъдә биреп, бөтен кешелеккә кыю рәвештә яный, өркетә «Әгәр буйсынмасагыз әгәр мин билгеләгән юлдан бармасагыз бер милләткә дә, бер илгә дә рәхим-шәфкать юк!» дип секунд саен кабатлый
Безнен сайлауларда катнашмавыбыз җиңү дип игълан ителде
Жинү булуы да бик ихтимал Татарстан урыслары да бу юлы татарлар белән бер сафка баскандай иттеләр Янадыкмы бу. әллә уен гынамы'* Урыснын кайсы тармагы безгә тартылды9 Авыллармы? Алай дисән, авылда урыс калды микән9 Нигә авылда чиләнсен ул. урыс Рәсәй кинлеге калаларына тартылды һәм барган бер җирендә җирле халыкны кол итеп эш башына менеп утырды. Хәзер менә Урта Азиядән. Кавказдан, бүтән төбәкләрдән күпме урыс куылып кайта Бу олы сүзне истә тотыйк куылып! Моңарчы урыс куып йөртә иде. теләсә иле-иле белән халыкларны өерләп куа иде. бүген урысны куалар һәм. нигездә, яшәгән урыннарында баш булып торган урыс куылып кайта Явыхтана белгән, изәргә оста, тәмлетамак урыс кайта. Алар хупламыймы Жириновскийны! Татар- башкортны Монголиягә куам ди икән, бары тик үз кәефенә яраштырып кына кумый ич безләрне ул, әнә шул җайлашкан төбәкләреннән кузгатылган дүңгәләкләр өчен дә тырыша ләбаса! Гасырлар дәвамында куып күнеккән, канына өстенлек, әрсезлек сеңгән урыс-улак берәр заман шушы куылышларга риза булып тора алырмы? Ай-Һай'
Яши-яши гыйбрәтләр арта Әле кайчан гына Ельцин ягына авышканын сиздермәгән. Кырымда октябрь фетнәсе көннәрендә арка җылытып ятканы өчен Президентыбызга әллә нинди гаепләр тагарга әзер идем... бу хакта язып-теркәп китмәдемме икән, көндәлек бик өзек- өзек, торымнан-торымга гына языла, язганнар истә калмый, буталчык дөньяда зиһеннең бөтенлеген саклап тотып булмый. Хәзер Шәимиевнен зирәклегенә сокланам. Парламент явыъзары Хасбулатовларны терәп аттырып, кичәге үз адәмнәрен үтертеп, кан коеп, Ельцин дөньяга үзенең күләгәсен ачып күрсәтте. Шактый явыз, кансыз икән ләбаса ул' Аның шушы атыш адымнарын хуплап үзем дә үземә бүтән төрлерәк итеп карадым. Хасбулатовның кемлеген әллә кайчан белә идек ләбаса! Аның властька үрләве хакында бер генә сөйләшмәдек, хатларымда ошбу фикерем чагылыш тапкандыр! Шул чакларда Хасбулатовны, аның иярченнәрен авызлыклау, тәхеттән кагып төшерү берни тормый иде. Ике ел тынып- куркып яшәде дә корал телгә килгәч кенә Ельцин дә гайрәтләнде. Сизгәнме боларны Шаймиев, юкмы, иллә мәгәр бүген анын йөзе ак, ул канлы бәрелешкә кулын тыкмады. Илбашына сабырлык килешә ул!
Декабрьнең ин зур вакыйгаларыннан: Рөстәм Яхин вафат булды Татарның без белгән, без кабул иткән, без яшәгән чор татарының сонгы композиторы. Яшь ягыннан Рөстәм белән Әнвәр Бакиров тин булсалар да халыкнын анын. монын. кайнар җанын бер дәрәҗәдә кабул итә алмадылар. Рөстәм үз чоры татарларының жанын бөтен тарафтан анлап. табигать көчләрен заманча эшкә җигеп, татар күңел дөньясының бердәнбер хуҗасы булды Уфалы Рим Хәсәнов вакыт-вакыт анын бәрәкәзле дулкын нарында тибрәлеп, татар күңеленә китмәс җылылык өстәп торгалады Әмма Рөстәм Яхин сонгы ун, егерме елда бердәнбер бөек милли композиторыбыз иде. Рөстәм татарның җан сакчысы, күңел биеклегенең төгәл үлчәү берәмлеге иде. Глинка әйткән: «Без музыканы тудырмыйбыз, аны халык тудыра, без аранжировать кына итәбез», дигән. Сонгы чирек гасырда татар милләте шулкадәр җимерелде ки. аны татар дип атау да кыен, анын милли төп сыйфатлары унды, югалды, алмашынды Рөстәмнән сон килә торган композиторларга үпкә дә юк сыман, алар үз чорынын җимешләре Рөстәм Яхин белән татарларның йөз еллык, мен еллык нурлы тормышы, жылы жанлы татар моңнары китте Сәйдәш Яхин. алар арасындагы мәйданны хаклы рәвештә биләгән Мансур Моэаффаров. Заһнг Хәбибуллин. Җәүдәт Фәйзи. Александр Ключаревлар китте Рөстәм яшәгәндә, анын моны шушы буын дулкыннарында өстенлек иткәндә.
ошбу мәшһүр затлар да татар күңеленең тоткасы булып торалар иде. Рөстәм Яхиннын вафатына багышлап, атап Марсель Галиев искиткеч тирән мәгънәле мәкалә язды, татар дөньясында Рөстәмнең нинди урын тотуына хак бәя бирде.
Кичә, ягъни егерме дүртендә. Тинчурин театрында Исламия Мәхмүгованың юбилеен үткәрдек, илле яшь тулган икән. Бөтен Казан купты, моңарчы бер генә татар артисткасының юбилее да болай зур күләмдә, халыкның ихлас мәхәббәтен кузгатып узганы булмады шикелле. Ярата икән татар Исламияне! «Оештырган, оештырганнар!» дисәләр дә чынлык бүтәндә: милләт сөйкемле, ягымлы балаларына үтә мохтаҗ, икән!
һичнинди арттырусыз әйтелгән мактау сүзләре, ихлас котлаулар Исламиянең бүгенге татар сәхнәсендә беренче дәрәҗәдә торган артистка икәнлеген раслады. Алсу бар. Рузия бар. Наилә Гәрәева дә күз уңыннан төшмәгән. Исламияне халык зурлады! һич бүтән уйларга бирелмичә рәхәтләнеп, сафланып, Исламия тудырган рәхәт һавада кинәнеп утырдым. Сәхнәгә дүртәү мендек: мин, Туфан, Илдар вә яшь драматург Данил Салихов. Җылы сүз дә әйтергә тырыштык. Татарстан. Казан, бөтен районнар тузгыган иде, Исламияне чәчкәләр белән күмделәр, олы-олы бүләкләр тапшырдылар. Кара болыт булып урамда кеше калды, театрда урыннар җитмәде Без Туфан белән янәшә мыек астыннан гына көлеп утырдык. Хәер, мыек Туфанда гына иде. Яшә, Исламия! 15 октябрь 1993 ел
әтер көне уңае белән...
Хәтер—үлчәүләргә сыймас искиткеч зур көч ул. Без әнә шул байлыкка—үз хәтеребезгә озак еллар хуҗа була алмадык. Димәк, милләт тагын бер тарафтан имгәтелеп, көчсезлеккә дучар ителеп килде Олыгая төшкәч, дөньяның уңын-сулын аңлагач, инде төп фикерләргә йомгак ясар вакыт җиткәч, Хәтер турында кайта-кайта өзмәс уйланыла икән. Хәтер хакында сүзгә керешердәй элек бер мәсьәләне ачыклыйсы килә.. Хәтер—хисләр йомгагы түгелмени'’ Әйе. хисләр күп төрле, ләкин аларнын ин нечкәсе, нәзеге—милли хис. Милли хис булганда гына милләт бөтен хәлендә яши ала. Күзгә бәрелеп тә тормый ул хис, милли хисләр хакында һәр таңда чәчелеп тормыйбыз кебек, асылда исә ул мен төрле сизелмәс җепләр аша балаларыбызга, якыннарыбызга, тирә-юнебездәге милләттәшләргә күчә тора, синнән аларга, алардан сиңа. Милли хис теге яки бу дәрәҗәдә һәр җан иясендә дә бар. Жанның терелеген саклый торган хис ул. Хәтер көне җәһәтеннән уйланганда татарда милли хиснең үлмәвен, барлыгын, терелеген тоясың. Хәтер көне безгә әнә шуны да искә төшерде! Туган җирне, туган телне, милләтне ярату сыйфатлары да сыя ул олы хискә. Милли хис хакында авыз ачып сүз әйтү үтә җаваплы миссия, ул сак эш иткәнне таләп итә. Татарда булган кебек чувашта да бар ул назик хис, башкортта да аның югалганы юк, урыста да шактый көчле ул. Бу юнәлештә бер уем белән уртаклашам, кайвакытта теге яки бу милләт вәкилләре, милли хисләргә көч-энергия өстәргә теләп, саксыз сүзләр ычкындыралар. Милләтләр бер чакта да тар сандыкка бикләнеп яшәмиләр, милли хисләр бер-берсенен кадерен, олылыгын раслап Килгәндә генә милләтара тынычлык, татулык урнаша.
Мөхтәрәм әдибебез Әмирхан ага Еники иманына табынам. Ул һәр җәһәттән сак булган кебек, милләтара мөнәсәбәтләргә дә җитди, төптән уйлап карый. Үткән еллардагы Хәтер көне безнең барыбызга да. урыска- татарга. милләтебезнең исәнлеген, барлыгын, кайчандыр шанлы-шәүкәтле дәүләте булганын, аның тарихтагы данлы урыны барлыгын искә төшерде дә, киләчәккә өмет белән карарга нигез салды.
Менә без Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янына җыелабыз.
Х
КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ 89 Халык бу тантанага нык әзерләнә, тәнен пакьли, чиста киемнәрен кия. ап-ак яулыкларын бөркәнә. Тәкбир әйтеп, саф-саф тезелеп Казан урамнарын инләп-тутырып аккан татарларны күргәч, күнел бөтәя, үз- үзенә вә халкына ышаныч арта Чынлап та милли рух сүнеп -сүрелеп бетмәгән икән әле! Милли рух куп нәрсәләргә мохтаҗ. аны тарих агышынын һәр жаваплы мизгелендә тукландырып торырга да кирәк! Милләтнен тирән тамырларын, мәшһүр улларын—мәгърифәтчеләрен, батырларын, ил агаларын, олы язмышлы улларын да барларга кирәк. Мәнгегә татар күнеленнән китми торган ул-кызларыбызны шушы Хәтер көнендә барламасак. кайчанрак барлый алабыз без аларны?! Тарих үткәннәрдән үзе сайлап алып милләтнен бөек балаларын киләчәккә, ягъни мәнгелеккә тапшыра Сөембикә-ханбикә әнә шундыйларның ин бөеге, ин сөеклесе. Юкка гына Сөембикә янына җыелмыйбыз без!
—Хәтер бик чәрексезгә дә әйләнә ала! Хәтерне онытып жибәрү дә. анын көпә-көндез буталу ихтималы да бар Хәтер явызлар кулына төшкән мәлләр дә бар! Хәтер өзмәс, тоташ бер агым булып яшәргә тиеш Һәм менә шушы гасырлар буена сузылган күперне милләтнен асыл затлары иннәрендә күтәреп торырга тиеш Ин элек милләтне милләт иткән асыл затларыбызнын исемнәрен татарнын үзенә, томанлы вә тонык бүгенгесенә кайтарырга кирәк Ансыз ярамый Милләтләрнең дөнья йөзеннән йә бик тиз. йә яшертен-акрын гына югалу мисаллары юкмы әллә? Хәтер янарту, асылда, үзебезнен тарихи шәхесләргә борылып кайта да ул! Монарчы тел төбебездәрәк яшәгән бөек асылзат Сөембикә-ханбикә хакында бүген авыз тутырып, горурланып сөйли алабыз икән. бу милләт яшәешенен янарышы дигән сүз. Урыслар язган, татарга көчләп тагылган тарихта татар хатын-кызлары изелгән, ташкурчак хәлендә, чүпрәк-чапрак арасында кысылып яшәгән дигән ялганга ышанып килдек Бар икән алар, бөек шәхесләр—Сөембикә. Нурсолтаннар яшәгән икән! Без үткәндәге тарихыбызны әле генә яза башладык, шуның өчен аяк терәп -Тарихыбыз Хәтеребезгә кайтты!» дип раслый алмыйм. Мәгәр бүген бер нәрсә ачык гүзәл илебез булган, гүзәл кешеләребез яшәгән. Тарих—бормалы юл ул. гасырларны кичеп үткән чакта анын кемдер кабул итмәгән, кемгәдер ошамаган яклары да булгандыр, ләкин ана карап татарнын бөтенлеге вакланмаган, сакланган.
—Тарих безгә татарнын яна дәүләтчелеген төзү мөмкинлеген бирә Алай да, Татарстанның якын киләчәген өзеп кенә әйтү минем хәлдән килми Без элеккеге гасырларда дәүләт булып яшәгәндә тарихи шартлар бөтенләй үзгә булган Европа. Азия илләренен системасы бүгәнчә булган Хәзер шушы үтә болганчык чорда, илләр-жирләр үзара сугышып, кан елгалары агызып ятканда. Россия дәүләтенең фундаменты дер-дер калтыраганда, «Татарстан шулай булыр, болаи булыр'» дип күрәзәлек кыла алмыйм. Раслау, өзеп әйтү—яки алдау, яисә беркатлылык булыр иде Мин бүген бер нәрсәгә ышанам Европаның төп илләре үзара дәүләт чикләрен бетереп, якынаеп, бер акча системасы—экюга күчеп, уртак парламент сайлап яшәгәндә, бүтән дәүләтләр дә бер-береннән ерагая алмастыр дип беләм. Әлегә без мөстәкыйльлекне аерылу, читләшү диебрәк кабул итәбез, әмма алда мөстәкыйльлекнең яна формалары туачак. Анын бөтен шартларын бүгеннән билгеләргә минем акылым җитеп бетми бетүен Бер нәрсәгә— татарнын киләчәгенә, анын яшәячәгенә, милләт буларак шушы дөнья тарихына—үз урынына кайтачагына ышанам. Тик шушы бөек юлда сабырлык. акыл белән яшәсәк иде!
—Туганнарым, адәм баласының аны мөкәммәл булсын өчен, чикләнгән бүгенге көн белән генә яши алмый ул. Тарих га тере булырга, үзеннән сон килгән буыннарга тере хәлдә хезмәт итәргә тиеш Бүгенге Хәтер көнендә иманыбыз бер вә нык булсын! Күңелләргә аклык, милләтебезгә хөрмәт иңсен, күршеләр белән ике арада татулык чатнамасын' Ходай безгә бердәмлек һәм ныклык насыйп әйдәсен'