Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАННЫҢ ҖӘМИГЬ МӘЧЕТЕ


Борынгы риваятьләр һәм тарихи чыганаклар XVI гасыр Казанын чәчәк ату чорында
һәлак булган, хәзинә-байлыклары, таш һәм агач сарайлары, мәчет-төрбәләре. хикмәтле
китаплары һәм сансыз-хисапсыз һөнәрчелек әсәрләре белән бергә югалган серле дәүләт,
камил цивилизация итеп сурәтлиләр. Җиһанга дөньякү тәм мәгълүм «алтын таҗларын»,
«тәхетләрен», рыцарьларын һәм бөек шигъриятен. Мөхәммәдьяр. Кол Шәрифләрен биргән бу
чор татар милли тарихының үре. гали ноктасы булып күз алдына килеп баса. «Казан» дигән
төшенчәнең ачылган һәм әлегә безгә мәгълүм булмаган катлаулы мәдәни эчтәлеге татар
иҗатының тышкы һәм эчке яшерен бизәгенә магик көченә әверелгән Бүгенге көн
мәдәниятенең шул чор тудырган сәнгать архетипларына барып тоташуы моның ачык дәлиле
Сигез манаралы җәмигь мәчет тә «Казан» дигән шушы күләмле миф- чынбарлыкның
гүзәл бер кыйпылчыгы Аның хакында атаклы тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани әйтеп
калдырган, ул халык риваятьләрендә олуглап телгә алына. XVI гасыр чыганакларының берсе
-«Казан тарихы» («Казанская история») язганча, нәкъ менә аның янында шәһәрнең язмышын
хәл итүче соңгы орыш булып үтә: Казан сәете Кол Шәриф һәм аның фидакарь шәкертләре
дошман тарафыннан чәнчеп үтереләләр.
Казан Кремлендә казыну эшләре алып баручы археологлар һәм архитектура
белгечләре, кирмән эчендә берничә мәчет булган, аларнын берсенең нәкъ менә төп мәчет
булуы мөмкин дип раслыйлар Петербургта чыгып килгән «Православие дине
энциклопедиясе» (1906) Явыз Иван Казанны алгач, бөтен мәчетләрне -жир белән тигезләп»,
алар өстенә чиркәүләр корырга боера, шул исәптән, мәчетләрнең берсенең нигезе өстенә («на
месте разломанной мечети») хәзерге Благовещение храмының бинасын сала башларга куша,
дип яза Бу вакытлыча корылма 1562 елны таш чиркәүгә әйләндерелә. Күптән түгел генә
Благовещение соборында табылган мөселман каберташы бу бинаның элеккеге мөселман
мәчетенә мөнәсәбәте булганлыгын раслаучы факт Кайбер чыганаклар мәчетнең урыны
хәзерге Спас кальгасыннан бераз югарырак. Казан кирмәнен урталай ярып үткән Таҗик
ермагы өстендә булган, ди. Берәүләр мәчетне таш бина булган, икенчеләре агачтан корылган,
ди Ташмы, агачмы, анысын хәзер ачыклау кыен Ләкин шунысы хак. аны сүтеп, гөмбәзләрен
кисеп, олауларга төяп. Мәскәүгә алып киткәннәр Хәтта мәчет тулаемы белән Мәскәүгә илтеп
куелган һәм анда кабат торгызылган дигән фикерләр дә юк түгел Казан тарихчысы М
Худяков, мәсәлән, беренчеләрдән булып, мәчетнең прототибын Мөскоүдөге -халык телендә
Василий Блаженный чиркәве дип йөртелгән собордан эзләргә куша Русия башкаласының үзәк
мәйданында 1555-1559 елларда калкып чыккан бу мәһабәт бинаны байтак рус һәм чит ил
тарихчылары мөселман архитектурасы образын иңдергән. Казанны алу чорының «гаҗәеп
трофее», җиңү һәйкәле дип саныйлар
Мисыр хәрби кампаниясе чорында ислам динен кабул иткән Наполеон аны Мәскәүдә
беренче күрүгә, бер дә шөбһәләнмичә «мәчет» дип атый Ә рус православиесе. бу соборны
мәҗүсигә санын һәм 1650 нче елларда анда гыйбадәт кылуны тыя.
Храмның кирпеч катламнарын зондаж ысулы белән өйрәнгәндә, А В. Бунин үзенең
«Шәһәрләр төзү тарихының» II томында (Мәскәү. 1979). аның стенасына батырылган агач
каркас— бурасыман әйбер табылу турында яза. Шулай ук рус елъязмаларында чагылып үткән
хәбәрләр арасыннан осталарның ниндидер зур «нигез», күләмле «агач модель» белән эш
итүләре ачыклана Бу «каркас»нын соңыннан таш белән әйләндереп алынган, ә анача Казаннан
төяп китерелгән «Кол Шәриф» мәчете булуы бик мөмкин Чиркәүнең гөмбәзләре дә агачтан
юнып, сырлап, чынаяк белән бизәп кыршау ланган «суган башларын»- чалмаларны хәтерләтә
Ә шулай да, һиндстан, гарәп илләре, Төркия, Урта Азиянең иң шөһрәтле корылмалары
белән аваздаш бу «чалмалы чиркәү»—«тез чүктерелгән» мәчет нинди мәдәни мохитта туып
чыккан соң?
Безнең уйлавыбызча, бу корылманың идеясе бары тик бу илләр белән экономик, сәяси
һәм мәдәни арадашлыкта яшәгән, шәрык шигъриятеннән, сәнгатеннән азыкланган, уйлау
ысулын үзендә эреткән Казан җирлегендә генә туа алган. Аның нигезендә—бөек фарсы
шигърияте. Фирдәүси, Низами, Дәһләви әсәрләренең эстетик канунын тәшкил иткән, алардан
төрки шагыйрьләр Кол Гали, Мөхәммәдьярларга күчкән фәлсәфи уйдырма—«Хәшт-и-
бехишт»—«сигез җәннәт» образы ярылып ята. Бу образның мәгънәсе—кеше бу дөньяны үз
кулы, зәвыгы, гүзәллек тойгысы һәм күңел җылысы бәрабәренә илаһи бер гөлбакча—җәннәт
итеп төзи ала; гүзәллек бөек гамәл, бары тик гүзәллек—сәнгать тәэсире белән генә кешенең
рухын нечкәртергә һәм камилләштерергә мөмкин.
Димәк, татар җирендә туган, аннан Русиянең башкаласына күчкән күпманаралы
мәчетнең илһамчысы шигърият... Бу—география, континентлар, милләтләр, телләр,
конфессия, зәвыклар тоташкан җир—фарсы шигъриятендәге гүзәл утопия ватаны— Казан...
Р. Шаһиева,
сәнгать белгече