Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

МАТБУГАТ—2001
Мәскәүдәге Бөтенроссия күргәзмә
үзәгендә ачылган «Матбугат—2001» күргәзмәсе
кысаларында «Татарстан гаммәви мәгълүмат
чаралары бүген һәм иртәгә» дигән экспозицияне
тәкъдир итү булды
Тәкъдир итүдә күргәзмәдә катнашу-
чыларны Татарстан Президенты М Шаймиев
котлавы белән таныштырдылар Күргәзмәне ачып,
оештыру комитеты рәисе М Ненашев
Татарстаннын биредә күрсәтелә торган газета һәм
журналларына югары бәя бирде Татарстан
матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм
коммуникация чаралары министры 3. Вәлиева
Мәскәүдәге матбугат күргәзмәсен милли
бәйрәмебез—сабантуй белән чагыштырды, чөнки
ул бик күпкырлы, күптөрле һәм күптелле 3 Вәлиева
алдагы елларда ин яхшы язмаларга. Россиянен ин
яхшы басмаларына бәя бирү өчен бу күргәзмәне
конкурс рәвешендә үткәрергә тәкъдим итте
ТӨРКЕСТАННЫҢ 1500 ЕЛЛЫК
БӘЙРӘМЕНДӘ
20 октябрьдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан
делегациясе Казакъстан Президенты Нурсолтан
Назарбаев чакыруы белән Төркестан каласының
корылуына 1500 ел тулу тантаналарында катнашты
Делегация составында мәдәният министры Илдус
Тарханов. Казан университетының татар әдәбияты
кафедрасы мөдире, журналыбызның редколлегия
әгъзасы Хатыйп Минне- гулов. журналистлар,
артистлар бар иде
Татарстан кунаклары шәһәрнең истәлекле
урыннары, бөек шагыйрь һәм фикер иясе Әхмәд
Ясәви хөрмәтенә куелган корылмалар белән
танышты, Казакъстан һәм чит ил вәкилләре белән
аралаштылар Ф Мөхәммәтшин Ясәви исемендәге
казакъ-төрек халыкара университетының актлар
залында уздырылган фәнни-гамәли
конференциядә Казакъстан һәм Төркия
президентлары, ЮНЕСКО вәкиле. Кыргызстан.
Әзербайжан делегацияләре җитәкчеләре белән
берлектә чыгыш ясады, төрки халыкларының
тарихи һәм мәдәни багланышлары. Ясәви
ижатынын татар рухи тормышындагы роле хакында
сөйләде
ВАТИКАНДА ОЧРАШУЛАР
26 октябрьдә Ватиканда Казан мэры
Камил Исхаков Рим Папасы Иоанн Павел II белән
очрашты Очрашу барышында төп өч мәсьәлә
тикшерелде Казанның менъел- лыгына әзерләнү.
Татарстан башкаласында католик кафедраль
храмын төзү һәм Казан Изге Алла Анасы иконасын
үзенен ватанына кайтару
Папа Иоанн Павел II храмны төзүгә
фатиха бирде Изге иконаны Казанга кайтару
мәсьәләсе белән кызыксынды һәм бу тәкъдимне
алга таба тикшерү зарурлыгын күрсәтеп узды
Иоанн Павел II Татарстан делегациясе алып килгән
сувенирларны— милли бизәлешле матур халатны,
түбәтәйне. «Борынгы Казан». «Ислам диненен
жирдәге сәнгате» дигән альбомнарны рәхмәт әйтеп
кабул итте
Шул ук көнне Казаннан килгән кунаклар—
Казан мэры Камил Исхаков. Татарстан Президенты
янындагы дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов,
Татарстаннын Россия Федерациясендәге
Вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Михаил
Столяров архиепископ, Ватиканнын Премьер-
министры урынбасары һәм эчке эшләр министры
Леонардо Сандри белән очраштылар
«ТАТАР ИЛЕ.НДӘ БӘЙРӘМ
1990 елда, милли күтәрелешнең ин кайнар
вакытында, Казан киоскларында •Татаринформ»
исемле бюллетень пәйда булды. Ул дөньяда
сибелеп яшәүче милләт- тәшләребезнен
проблемаларын күтә-рүне, үзара хәбәр алмашуны
максат итеп куйды Ул бүген «Татар иле» һәм
«Татарские края» булып чыга Берләштерелгән
редакция 20 октябрь көнне «Идел-пресс»
бинасында үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Газетанын урыс телле басмасы «Татар-Информ»
агентлыгынын Интернет сәхифәсенә дә кертелде
ХАЛЫК ЯЗУЧЫСЫН ИСКӘ АЛУ
30 октябрьдә Камал театрында Татар-
станнын халык язучысы Гариф Ахуновнын тууына
75 ел тулуга багышланган -Хәзинәле гомер» дигән
зур әдәби-музыкаль кичә булып узды. Быел вафат
булган олуг әдибебезне
зурлау һәм искә алу кичәсе булды бу тантана
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәм- мәтшин.
Язучылар берлеге рәисе Ф Гали- муллин, халык
шагыйрьләре И Юзеев. Ш Галиев, язучылар М
Галиев. В Имамов һ. б үзләренсн чыгышларында
Гариф Ахуновнын татар әдәбиятын үстерүдәге
хезмәтләре, һәм гомумән, халкыбызның рухи
тормышындагы роле турында сөйләделәр Кичәдә,
шулай ук әдипнен якташлары, күренекле сәхнә
осталары катнашты һәм чыгыш ясады
Шул ук көнне Казаннын Новаторлар
урамында Гариф Ахунов яшәгән йорт диварына
мемориаль такта кую тантанасы булды Мәрмәр
тактага «Бу йортта 1968-2000 елларда
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов
яшәде» дип язылган.
М. ГАФУРИ КИЧӘСЕ
16 октябрьдә Г Камал театрында татар-
башкорт әдәбиятлары классигы Мәжит Гафуринын
тууына 120 ел тулу унаеннан әдәби-музыкаль кичә
булды
Әлеге кичә Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Фоат Галимуллиннын М Га- фури тормышы
һәм ижаты турындагы чыгышы белән башланып
китте. Аннары Камал театрының күренекле
артистлары Ринат Тажетдинов. Илдус Әхмәтжанов.
Хәлим Җәләл М Гафури әсәрләреннән өзекләр
укыдылар Яраткан жырчыларыбыз Рөстәм һәм
Муса Маликовлар. Зилә Сөнгатуллина. Айдар
Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров һәм
башкаларның чыгышларын да тамашачылар бик
жылы кабул итте Кичәне Айлар Хафиз һәм Зөһрә
Шакиржан алып барды
ЕВРОПАДА ТАТАР МОҢНАРЫ
Татарстан Композиторлар берлеге
идарәсе рәисе Рәшит Калимуллин Люксембургта
ел саен уза торган «Дөнья музыкасы көннәре»
фестивалендә булып кайтты Анда композиторның
«Ардити квартет» (Лондон) башкаруында дүртенче
кыллы квартеты янгырады
Р Калимуллин фестивальдә якта шыбыэ,
дөньякүләм танылган композитор С Гобәйдуллина
белән дә очрашты Казан мэры үтенече буенча, ул
Софья ханымның 70 яшьлегенә багышланган
фестивальне туган шәһәрендә лә үткәрү ниятен
ирештерде һәм маэстро бу тәкъдимне теләп кабул
итте.
ТӨРКИ ГАЛИМНӘР КАРДӘШЛЕГЕ
Төркиянен И змнр төбәгендәге Чишмә
дигән шәһәрчектә төрки телләр буенча IV халыкара
корылтай уздырылды Анда Татарстаннан академик
Мирфатыйх Зәкиев житөкчелегендә бер төркем
галимнәр катнашты Фоат Ганиев. Флера Сафиу
хтина. Флора Әхмәтова. Нурмөхәммәт Хисамов
кебек күренекле белгечләребез тирән мәгънәле
чыгышлар ясадылар Корылтай эшеннән сон төрек
галимнәре кунакларны Төркиянен тарихи
урыннары белән таныштырдылар
ҮЗБӘКСТАНДА ТАТАР ХАТЫН-
КЫЗЛАРЫ
Ташкентнын милли-мәдәни үзәгендә
"Халыкларнын мәдәниятен үстерүдә һәм
берләштерүдә хатын-кызларнын урыны" дигән
темага түгәрәк өстәл булды Очрашуны Үзәк Азия
халкы мәдәнияте Ассамблеясенең хатын-кыътар
төркеме оештырды
Үзбәксган Республикасының атказанган
табибәсе Әлфия Халикова анда татар хатын-
кыхларынын Үзбәкстанда мәгърифәт һәм
мәдәнияткә керткән өлеше турында сөйләде “Татар
хатын-кызларыннан тарих фәннәре докторы Разия
Мөэминова. геология фәннәре докторы Тәлига
Хайруллина ботаник профессорлар Разня Якупова.
Ләйлә Шәмссвәлиева һәм башка галимнәрнең.
СССРнын халык артисткасы Галия Измаилова
кебек сәнгать эшлеклеләрснен исеме бөтен
дөньяга мәгълүм" диде ул. Хәзер республикада
йөзгә якын татар галиме һәм менләп мәдәният
хезмәткәре бар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар киләчәктә
Үзәк Азия күләмендә генә түгел, бәлки дөньякүләм
хатын-кызлар арасында хезмәттәшлекне ныгыту
турында сүз алып бардылар.
ТЕАТРГА ЯҢА БИНА
12 октябрьдә Уфада татар «Нур» театры
үзенең яна бинасында быелгы тамашаларын
башлап жибәрде Бу шатлыклы вакыйга белән
театр коллективын Уфаның күпсанлы тамашачысы
гына түгел, күрше өлкә республика, шул жөмләдән
Татарстан жә.мәгагьчелеге вәкилләре дә кайнар
котлады
Сезон Т Минну хтиннын »Ай булмаса.
йолдыз бар» әсәре буенча куелган спектакль белән
башланып китте Премьера әлегә театрның кече
залында куелды Зур залда төзелеш эшләре бара,
озакламый тамашаларны анда да күрергә насыйп
булыр дип ышандыралар
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ БЕЛЕМЛЕ
ХАЛЫК
Кырымда халыкның белем дәрәжәсен
тикшерү үткәрелгән Аннан күренгәнчә, һәр мен
Кырым татарынынөч йөзе югары белемгә ия
Урыслар арасында бу сан 159. украиннар арасында
86 Бу яктан татар лар бары тик яһүдиләрдән генә
калыша икән Аларда һәр мен кешенең оч йөз
алтмышы югары белемле
МӘРЖАНИ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ
Әтнә районынын Ш Мәржани исемендәге
Комыргужа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәржани
музее ачылды Тантананы Татарстан вице-
премьеры Илгиз Хәйруллин ачып җибәрде Район
хакимияте башлыгының беренче урынбасары
Хәмит Галимжановнын. академик Яхъя Абдул-
линнын. Ш Мәржанинен оныгы Суфия
Мостафинанын. музей житәкчесе Гөлнур
Вәлиеванын һәм башкаларның чыгышлары
игътибар белән тыңланды
Тантанага галимнәр, язучылар, дин
әһелләре, музей хезмәткәрләре, укучылар, авыл
халкы күпләп җыелган иде Тантана барышында
Ябынчы авылының Ш Мәржани туган йортның
нигезендә бөек мәгърифәтче рухына багышлап
дога кылынды
ЯҢА БАСМАНЫ ТӘКЪДИМ ИТҮ
Казаннын 1000 еллыгына әзерләнү
уңаеннан «Мәгариф» нәшрияты язучы Ф Ла-
тыйфинын «Хыянәт» романын мәктәпләр өчен
яңадан бастырып чыгарган иде 26 октябрьдә Ш
Камалның музей-фатирында китапны тәкъдим итү
кичәсе булды. Анда Г Камал театры артистлары
башкаруында әсәрдән өзекләр, борынгы татар
көйләре яңгырады. Ф Латыйфи китап сөючеләрнең
күпсанлы сорауларына жаваплар бирде Чыгыш
ясаучылардан «Мәгариф» нәшриятының баш
редакторы Ж Кәлимуллин. язучылар һәм галимнәр
Л Шагыйрьжан. Н Гамбәров. Ф Сафин. И.
Хәлиуллин. Б Хәми- дуллин һ. б. китапны русчага
тәржемә итеп чыгару, анын буенча нәфис фильм
төшерү мәсьәләләренең дә заман таләбе буларак
өлгереп җиткәнлеген әйттеләр
КҮРШЕЛӘРЕБЕЗДӘ
Менә 10 ел диярлек инде Мордовия
республикасының Ләмберә районында татар
мәдәни үзәге эшләп килә. Ул район хакимияте
карары белән бу төбәктә татар халкының гореф-
гадәте, йолаларын, авыз ижатын. һөнәрчелеген
торгызу, ана телен үстерү максатын күздә тотып
оештырылган иде
Үзәк каршында мәдәният йорты, мәктәп
һәм китапханә эшли. Мәдәният йортында махсус
методист бар Үзәк урындагы язучы, журналист,
укытучылар белән тыгыз бәйләнештә Төрле
бәйрәмнәр, мәдәни чаралар үткәрүдә халык та
булыша Үзәк каршындагы «Чулпан». «Умырзая»
ансамбльләре бу төбәктә генә түгел, күрше район,
республика, өлкәләрдә дә абруй казана бара
ӘСТЕРХАН ӨЛКӘСЕНДӘ ТАТАР
МӘКТӘПЛӘРЕ
Өлкәнен 25 мәктәбендә педагогия
училищесында. Хажи Тархан исемендәге Ислам
университетында татар теле укытыла. 2000-2001
уку елында аларнын барысында да компьютер
сыйныфлары оештырылачак. Бу хакта өлкә
хакимияте махсус карар кабул иткән
ҖЫРЧЫ ИСЕМЕНДӘГЕ БӘЙГЕ
Мәскәүнен милли-мәдәни мохтәрияте
мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев истәлегенә
багышлап бәйге игълан итте Бәйге Мәскәүдә
яшәүче татар халкының бөтен сәнгать көчләрен
берләштерүне, яшь җырчыларны барлау, аларнын
осталыгын үстерүне максат итеп куя Бәйгедә
аерым җырчылар, вокаль ансамбльләр, үз
әсәрләрен башкаручылар да катнаша ала.
Номинацияләрдә үзешчән сәнгатькярләр һәм
профессиональ башкаручылар аерым карала
25 октябрьдә Мәдәният министрлыгы.
Язучылар берлеге. Театр әһелләре берлеге
күренекле шагыйрә. Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Мәрзия Фәйзуллина-
Тәржемановага 70 яшь. иҗат эшчәнлегенә 50 ел
тулуга багышланган «Энже чәчәк» дигән әдәби-
музыкаль кичә үткәрде
МИЛӘҮШӘ КҮРГӘЗМӘСЕ
Сәүдә-сәнгать палатасының «Камиль»
галереясында яшь рәссам Миләүшә Нуруллина
хезмәтләреннән торган күргәзмә ачылды.
Анда натюрморт жанрындагы 25 әсәр урын
алган Рәсемнәрдә аеруча чәчәкләр хакимлек итә
Миләүшә—танылган язучы Вакыйф Нуруллиннын
кызы Рәссам үзе дә әдәби ижатны чит күрми Шул
рәвешле картиналарының исемнәре дә «Шомырт
жиле» «Язгы нәни шайтаннар». «Бежар балеты»
ише поэтик аһән алган.
ШАГЫЙРЬ—ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТ
Октябрь аенда Мәскәүдә Россия Ясалма
акыл ассоциациясенең чираттагы съезды булды
Анда кибернетика һәм информатика. фәндә һәм
халык хуҗалыгында компьютер технологияләрен
куллануның актуаль проблемалары белән
шөгыльләнүче бер төркем татар галимнәре дә
катнашты Съездда Ассоциациянең вице-
президенты итеп техник фәннәр докторы. Казан
дәүләт университеты укытучысы, шагыйрь Жәүдәт
Сөләйман сайланды.