ИЛ ТУРЫНДА «ИЛ» КИТАБЫ
агыйрьләр дәүләт белән килешү төземи генә дөньяга киләләр икән дә килешү төземичә генә әсәрләр язалар, иҗат итәләр икән! Менә ни өчен дәүләт аларга хезмәтләре өчен түләми дә икән.
Бу хәлне төгәл аңлатырлык әйтемнәр дә юк бугай Чөнки бу күзгә кереп торган көферлек бит Фәкать: «Вот где зарыта собака!»—дип кенә төкерәсе кала
Бу минемчә, шагыйрьләрчә төкеренү, ә менә ханнарча ул болайрак була икән «—Йә?—диде ул түземсезләнеп.
—Тәкъсир!—Казый тагы башын иде.—Калада бер гидай шагыйрь пәйда булган.
—Бу яңалыкмы'1—дип кычкырып җибәрде хан —Ул дәрвишләр, суфыйлар, шагыйрь-шогырьләр бөтен каланы басып алды инде. Кая төкермә, берәр шагыйрьгә эләгә Әрәмтамаклар!»
Бу сөйләшү Ркаил Зәйдулланың «Ил» исемле китабыннан, аның да «Хан һәм шагыйрь» исемле хикәясеннән
Бу хикәяне укып бетерүгә һич көтелмәгәндә ачу чыга. «Юк. юк! Алай булырга тиеш түгел Шагыйрьләр андый булмый. Тәхет шагыйрьлектән, җаннан да югары була алмый!—дип кычкырасы, барлык шагыйрьләрдән сорашып фикерләрен беләсе килә башлый. Әмма уйланып каласың: Ркаил дигән шагыйрьгә дә. бу хакыйкатьне әйтеп бирү, шагыйрь хәлендә, әйтергә мәҗбүр булуы җиңел булмагандыр
Ул әйткән әлеге хакыйкать миңа шундый тәэсир ясады да инде Бераздан кайнаган уйлар ташкыны ярларына кайткан язгы судай үз уңаена ага башлыйлар Ә ярда ак, зәңгәр, эре. вак бозлар утырып калган. Алары башта ярны, аннары терелеп килүче үләннәрне өшетә дә җиргә дым булып сеңә, һәм... ул урыннарда үләннәр куе, биек булып үсеп китә.
«Хан һәм шагыйрь» хикәясен укыганнан соң да уй, җан үзәннәрендә шуңа охшашрак хәлләр була икән Хикәя өтеп алган аң, җан инде бервакытта да бәхетне тәхеткә алыштырган шагыйрь хәленә төшмәячәктер.
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла гаҗәеп оста итеп прозада да яңа образлар иҗат итә. Хан янына ул вәзир яки куштанны түгел, ә казыйны якын тота Ханның шагыйрьләргә «әрәмтамаклар» дип җикеренүеннән соң язучы болай фикер йөртә
• Казый астыртын гына елмаеп куйды. Бирдебәкнең (ханның) яшьлегендә шигырь язып маташуын. Ширванда калгай булганда шагыйрьләр диваны җыярга яратуын ул белә иде Шагыйрьләрнең бергә җыелганда ханның көпшәк бәетләрен бер-берсенә кабатлап, тыела алмый көлүендә ишеткәне бар иде Әллә шуны сизеп алган Бирдебәк тәхеткә менгәч, шагыйрьләрне тәмам күралмый башлады. Үзең менә алмаган кыяга нәфрәт белән карау кеше өчен табигый бит ул».
Мин авторның мондый фикере белән дә килешмим, әлбәттә. Чөнки дөньяга яшәргә, иҗат итәргә, дөньяны танырга һәм аны тану аша үзен танытырга килгән шәхес үзе менә алмаган һәр биеклекне күрә алмаса. аңа нәфрәтләнсә, җимерүче көчкә әверелер иде Ә иҗади шәхестә Соклану дигән бөек хис өстенлек итә Андый күралмау аерым бер категория, тар күңелле, бу дөньяны иҗат итәргә, дөньяга, кешелеккә үзендә булган иҗади сәләтне бирү өчен түгел, ә типтереп яшәп, башкалар
Ш
Һәм жир язмышына төкереп китәргә килгәннәр өчен генә хастыр Әмма бу хикәядәге вакыйга кысасында автор нәкъ шундый психологияле ханга мөнәсәбәттә мондый фикерне әйтә икән, бу аклана. Чөнки хикәядән күренә тар күңелле хан ил белән ничек идарә итү кирәклеген сөйләп йөргән шагыйрь Әхмәд Болгарыйны «Салкын ташка» (зинданга) дип кенә ысылдый Хан шул ысул белән үзенең тәхетен ныгытмакчы һәм рухи вә матди байлыкларның бердән-бер хужасы булып калмакчы Киләчәк хакында уйларга сәләтле хан. дәүләт эшлеклесе шундый гамәл кылырмы? Ә бездә, безнең үзебездә ничек әле?
Ничекме? Аны анлау өчен 1938 елны гына да искә төшерү житәдер Ул елларда Язучылар союзында әгъза булып торган һәр язучы эзәрлекләүгә дучар ителә Шулай булмаса, 1938 дә инде алынасы алынып, качасы качып, посасы посып беткәч, соңгы кеше—хужалык эшләре мөдире союз рәисе булып калыр идемени5 Тагы нинди һөнәр кешеләре шулай соңгы кешесенә кадәр репрессиягә эләгә5
Ә тагы 1941 — 1945 еллар5 Бөтен татар милләтенә бер-ике генә дистә саналган каләм әһелләрен ачыктан-ачык сугышка озату Юкса Мәскәү үз язучыларын Татарстанның аулак шәһәре Чистайга китереп урнаштырган бит
Ә Туфан. Бурнаш. Ибраһимов. Фатих Кәрим. Кәрим Тинчурин5 Әйе. безнең бөтен шагыйрьләребез, язучыларыбыз да репрессия икмәген татыганнар шул'
Бүген шагыйрьләрне ачыктан ачык зинданга ташларга боерык бирмиләр шикелле. Әмма «Яшәргә» дигән сүз дә юк Яшәргә дисәк, гомер бакый теләсә кайсы дәүләтнең хис вә акыл институтын хасыйл иткән язучы-шагыйрьләр ничек яшәргә тиеш икән соң? Шул сорауга жавап алганда гына хакимнәрнең каләм әһелләренә мөнәсәбәтен билгеләргә мөмкин ич
Юк. шагыйрь үзенең итәк очын тотып йөрү өчен пажлар таләп итмәс1 Ул хәттә өч көн рәттән бәйрәм дә итә алмас, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән асыл кием-салым, урын-жир. зиннәтле сарай да ана кирәк түгел Ана бары тик дөньяны тану аша үзен, милләтен, халкын дөньяга таныту гына кирәк Моның өчен аңа сәяхәт, сәяхәт, сәяхәтләр һәм жан халәтенең күпмедер тотрыклылыгын булдыру өчен гаиләсенең туклыгы-иминлеге генә кирәк, һәм Ялгызлык кирәк
Ә бездә очраклы рәвештә генә матди стабильлеккә ирешкән (монысы да бик тә чагыштырмача) өч-дүрт язучыдан башка кем бар андый5 Шагыйрьләрдән бөтенләй дә юктыр Мин белмим
Ә менә ул заман шагыйре Әхмәд Болгарый—гидаи Мең еллар элек тә шагыйрь болай сөйләгән
—Хан гадел хөкем итәргә тиеш Ул салымнарны халык күтәрә алганча салырга, угры түрәләрне жәзаларга. илбасар сугышлар алып бармаска тиеш1
Шагыйрьләр бүген дә шул сүзне кабатлыйлар һәм бүген дә ханнар шушы хикәядәге кебегрәк җаваплыйлар
—Менә син гаделлек турында сафсата сатып халыкны болгатасын—ахмак кешеләр, гаделлек табабыз дип, фетнәгә кузгала Бераздан минем ясауларым аларны чебен урынына сыта Елга кебек кан коелачак Син шуны аңла, шагыйрь ком жыелып таш булмас, кол жыелып баш булмас Димәк, гаделлек турында сөйләп, син үзенә ияргәннәргә гаделсезлек эшлисен. Шуңа күрә мин афәт чыкканчы ук синең башыңны чабарга боерам. Сина карата бу гаделсезлек булыр, чөнки син дә адәм баласы, сине дә Алла яраткан, әмма синең сафсатаңа иярәчәк беркатлы бәндәләр өчен бу гаделлек булачак Мин шулай күбрәк кешенең гомерен саклап калам
Мантыйгы бар сыман да. Әйе шул. шагыйрьләр һаман да ач-ялангач, зинданга ябылмаган килеш тә бик астында бүген Чөнки «зинданга ябарга!» дигән боерыкның сүзсезләре дә була икән бит
Әмма шагыйрьләр бүген дә шуны кабатлыйлар
—Хан гадел хөкем иткәндә бернинди дә фетнә кузгалмый'
Хикәядәге хан шикелле үк бүген дә шагыйрьләрне тәхеткә үк утыртмасалар да. яннарында йөртеп карыйлар хакимнәр һәм бераздан алардан котылгач, иркен сулап куялар Чөнки тәхеткә утырып алганнар һаман да «Күктә—тәңре», «жирдә— хан»—дип уйлыйлар бугай.
Күктә—тәнре Кара инде, әллә ул заманнарда ханнар иманлы булды микән5 Чөнки хәзерге хакимнәр үзләреннән дә югары көч барын бөтенләй исләреннән чыгарып, үлем һәм бакыйлык барын бөтенләй дә онытып, фәкать фанилык хәстәре белән генә яшәп китеп баралар түгелме5 һәм шундый «яшәеш»ләре белән олырак максатлы кешеләрнең нәфрәтенә юлыгалар Чөнки «Ходай бүлеп биргән гомердә
мәнгегә килгән кебек кыланып, үзең кебек ике аяклы кемсәләрне буйсындырырга маташып, ялтыравыкларга, чүпрәк-чапракка алданып, ыгы-зыгы диңгезендә бата- калка матавыклану шулкадәр мәгънәсез эш икән»леген алар бөтенләй оныталар Әйе, исән-сау каласы килү, тәхет эргәсендә булашу Алланы да оныттыра, теге дөньяда җавап бирәсе истән чыга, тәмуг газаплары да ерагая
«Ау тәмам иде»—киселгән шагыйрь башы капчыкта Ә башкача чишелеш булырга мөмкинме соң?
«Хан һәм шагыйрь» хикәясе менә шундый уйлануларга китерә
Ә менә Тимер бога (шул исемдәге хикәя каһарманы)—монысының башы да шул ук капчыкка керерме? Бу кешенең холкында ни җиңәр’ Ихласлык- табигыйлекме? Мәкерме? Мәхәббәтме?
Бу хикәядә мәхәббәт тантана итә. Әмма хикәядә мәхәббәт су асты агымындагы көч булып килсә дә, җир өстендәге берсеннән-берсе пычрак күренешләрне җимереп китәрлек ташкын булып ташый алмады Башкортның авыр халәте, урысларның шакшы яшәешләре күңелне болгата, җанны җирәндерә—кыскасы, хикәя кысалары гына сыйдыра алмаслык пычраклык, кабәхәтлек кыстап тутырылган монда Юкса бик тә төгәл, тарихи ышандырырлык (ибн Фазлан чыганаклары) детальләр белән бирелгән сурәтләүләр. Инкарь итәрлек берни дә юк
Тарихи хикәяләр сине еш кына үзенең дөреслеге белән күкнең җиденче катына күтәрә һәм очынып барган күңелеңне шап итеп фани җиргә төшереп ташлый. Тарихи хикәяләрне сәнгати мавыктыргыч итеп язуның катлаулыгы да. авырлыгы да шунда инде Язучы уйдырмасы бирә алырдай көтелгән шатлык булмый кала.
♦Тәңре кылычы» хикәясендә дә Аттила һич көтелмәгәнчә. « . иң татлы үлем—хатын-кыз өстендә » үлеп китә Тик хикәядә гаҗәеп зур осталык белән яшәешнең бөек фәлсәфәсен тәшкил иткән кануннар сәнгати гәүдәләнешләрен тапканнар. Бу хикәяне укучы үзе теләгән теләсә кайсы сорауга җавап таба аладыр. Мәхәббәт һәм мәкер, михнәт һәм ләззәт, коллык һәм хакимлек, байлык һәм гидайлык, законлылык һәм очраклылык, нәфес һәм тыйнаклык, акыл һәм ахмаклык, хан һәм шагыйрьлек, сату һәм сатылу, кыйбла һәм кыйбласызлык Шулай чиксез дәвам итәргә мөмкин.
Кыйбла вә иман Без каян киләбез дә кая китеп барабыз әле? Кем булып барабыз? Кыйблаңнан яртышар адымлап кына тайпылсаң да. барыбер башка якка китәсең. Иманыңны тамчылап кына сатсаң да. барыбер, имансыз каласын. Ахыр чиктә барыбер үз-үзеңнән китәсең. Ә үз-үзеннән киткән кеше үзен кем итеп хис итә соң’ Ахыр чиктә эт итеп
Үз-үзләрен «без кечкенә кешеләр, бездән берни тормый, без берни эшли алмыйбыз», дип типтереп диярлек яшәп ятучы милләттәшләрем, мин сезгә ♦ Шаһгали»гә әверелүнең җанлы сурәтен күрү өчен шушы «Шаһгали» хикәясен укып чыгарга тәкъдим итәр идем Ата-баба гореф-гадәтләрен санга сукмый, «барыберләр» токымындамын дип. уйлап, сатылганнар хөкеменә килеп җитәләр дә бик соң. бик соңлап «җан» дигән төшенчә, ул гына да түгел, «бакыйлык жан» барын искә төшерәләр. Төшерми хәлләре юк, жан үзен-үзе сиздерә! Аны күпме генә яшерергә тырышсаң да. Вакыт галижәнәпләре җанны тормыш дингезендә мәңге батмас каек итеп йөртә дә синең алдыңа китереп куя Хәйләсез дөнья хәерсез дисәләр дә. киләчәккә үзең булып бару өчен хәйлә генә берни эшли алмый. Ул вакытлы, көнлекче төшенчә генә шул Киләчәккә син үзең булып фәкать милләтең белән бергә генә, аңа хезмәт итеп, бар сәләт, талантыңны хезмәт иттереп кенә бара аласың. Диңгезләр тамчылардан җыела икән, милләт җаны аның һәр кешесеннән җыелмый нидән җыелсын инде Шаһгалиләр тарката башлаган татар баласы язмышы Ркаилнең һәрбер хикәясенә күчеп кергән
Милләт, милли аң таркалу атом төш таркалу сыман афәт ахрысы. Ул бер башланса, чылбырлы таркалу сыман тоела миңа Тик кешегә Хода җан биргән Шагыйрь Хәсән ага Туфан әйтмешли, ул гади генә материя түгел, аның сөйли, җырлый, сагына торганы Димәк, сөйләр теле, җырлар җыры, сагына торган җире, заты, нәселе, милләте булырга тиеш. Димәк, ул шуларның барысы бергә булганда гына Кеше булып яши ала. Димәк, шушыларны саклап кала алганда гына ул үзе булып кала ала. киләчәккә үзе булып бара ала Димәк, нәкъ менә шушылар чылбырлы реакцияне туктата алалар. Димәк, шаһгалиләргә шушындый гамәлләр чик куя ала
Китапның икенче бүлегендә егерме хикәя Егермесе егерме мең генә мәсьәләне эченә алмагандыр Менә берничәсенә генә күзәтү ясап үтик әле
«Төнге сәфәр» хикәясе мәхәббәт һәм мәкер, мәхәббәт һәм хәмер, хыянәт һәм тугрылык турында Юк. алай түгел мәнгелек төшенчәләр бервакытта да мизгеллек төшенчәләр белән рәттән тора алмый Яшәү ярларын югалтканнар, елга дип сазга эләккәннәр хакында икән бу әсәр Хикәяне укып чыккач «Их. Луиза шул коньякны эчмәс^. бөтенләй башкача буласы иде бит дөнья'»—дип куясын
♦Дару» хикәясен укыгач, балачак, ихлас мәхәббәттән ераклашуның үэ-үзеннән ераклашу, ахыр чиктә, үз-үзеңнән китү икәненә анык төшенәсен Әмма «алтыдагы— алтмышка» дип халык белми генә әйтми шул. Бала чакта чатнаган гына бөтенлекнең ярыгы зурая бара да—җанны гәүдәсеннән үк түгеп җибәрә икән. Ирхан (хикәянең төп герое) «ир»дән фәкать «хан»га гына әйләнеп кала
«Бала» Хикәядә әлегәчә кешелек хәл итә алмаган мәсьәлә—мәхәббәт һәм җәза Ана кеше бала таба. Ә ул—гарип Аяк-кулы гына түгел, акылы да зәгыйфь һәм ана кеше гомерен шушы гарип балага багышларга дучар ителә Ни өченме5 Чөнки ул мәрхәмәтле. Ул гарипне Хода биргән. Хода гына аның гомерең өзә ала. Ә ул гарипләр, зәгыйфьләр саны үсә дә үсә Кара газап, жир өстендә үк тәмуг газабына керүче аналар саны да һәм бу хәлләрдән чыгу юлы да күренми Ул баланын гарип тууында күп очракта ананың һич кенә дә гаебе юк Кем гаепле? Кем Чернобыльне тудыра5 Эчәрсу һәм һавабыз, инде дә жыйган ризыгыбызның сыйфаты нинди5
«Итек» Бу хикәяне укып чыккач, мин фәкать ике генә сүз язып куйганмын— хәерче шатлыгы Әмма бу хикәя дә үзе бер ил. Күпләребезне жирдә фәкать шул нәни куанычлар һәм бердәнбер кешенең җылысы гына тотып тора, зурлары—юк
♦Алла» хикәясендә исә ирләренең ихтыярсызлыгымы. әллә кысылганлыгымы сурәтләнгән? Әмма хикәядә мишәрлекне артык алга сбрү. әллә ничек, теге ерак башкорт авылы диалектын алып, шуны яңа тел дип исбат итәргә маташуны хәтерләтте Әнә шунлыктан ни олы мәгънәгә ия хикәянең асылы артка чигенде дә куйды
«Ачкыч чыпта астында» Әйе. бу хикәядә сурәтләнгәнчә, дөньяда олы. матур гамәлләрне бозар өчен йозак кадәрле көчек тә житә «Шул чагында йозак кадәрле генә көчек каяндыр килеп чыкты да болытларны качырырлык әче тавыш белән өрә башлады* ди автор Көчек болытны качыра алмаса да. жаннан шатлыкларны куа ала икән шул.
♦Сөембикә» хикәясен укыганнан соң исә «Их бу Ркаилне. ник Сөембикәнең монысын да илдән сөреп кол иттең инде5»—дип кычкырасы килә Күңелдә әрнү Сөембикә жаны шул аяк астында ялгыш басып сытылган тычкан сыман Тагын кычкырасы, тагы чан кагасы килә: татар кызлары, укып карагыз әле Бу авыр хакыйкатьне язучы укучы укысын өчен генә шулай көндәлек «күлмәгенә» төреп биргән.
•Кызыл сыер» хикәясендәге үзе кызыл сыер сыйфатында калган мәхлук ир. «Йөз тәңкә» хикәясендәге ябышкак Фатих та тормышыбызның карадан кара якларын ачып күрсәтәләр Юк. андыйлар кешелеккә берни дә бирә алмый Киресенчә, башкаларның яшәешләрен агулыйлар гына
Мин китаптагы хикәяләрнең уртак яклары, тема, сәнгати чараларын билгеләп, төркемнәргә бүлеп карамакчы идем дә. булмады Бу мөмкин түгел икән Чөнки Ркаилнен «Ил» китабындагы һәр хикәясе үзенә бер ил. аларнын һәрберсенең үз мантыйгы, үз максаты, фәкать шушы хикәядә, шушы ситуациядә генә үз асыллары ачыла ала торган шәхесләр икән
Кешенең үз асылында саклап калдыра алучы факторларның ничек таркалуын язучы икенче бүлектәге хикәяләрдә аерым бер вакыйга аша күрсәтергә омтыла Тик ул хикәяләр шулкадәр тыгыз ки. аларга повесть, хәтта роман кысалары да сыйдыра алмас барлыкларны шыплап тутырган автор «Шаман» хикәясе күтәргән йөк—роман йөге, әлбәттә Бу бик көчле психологик роман булыр иде Кайбер хикәяләрне укып чыккач, җанда туган үкенү хисе Мәгъсүм Хуҗиннын «Дус кыз. хикәясен Ркаил хикәяләре янына тартып китерде Тнк Мәгъсүм аганың бу хикәясе ни турында дип сорасалар, мин өздереп, мәхәббәт хакында дияр идем Ркаил Зәйдулла хикәяләрендә исә мәхәббәт дөнья мәшәкатьләре, көндәлек ваклыклар эченә кереп кысылган Әллә мәхәббәт шул фанилык сазлыгында чәбәләнгәнгә күрә дөньябыз шушы хәлләргә төште микән?
Тагы хикәя, тагы уй... Бу китап үзе дә шулай язучы шәхесе уйланып утыруы сыман төзелгән дә Башта ерак тарихка сәяхәтләр кылынган. ул заманнарның ханнары һәм коллары, гавам. дала-зинданнары сурәтләнгән Аннары язучы хикәяләре белән сине үз заманына якынрак кайтара Шуларда үзебезне хикәяләп бирә, ничәмә ничә төрле кешеләр һәм кеше түгелләр белән очраштыра
Тарихи хикәяләрнең үз вакытында, шул заман колориты белән язылуы, һичшиксез, олы кыйммәткә ия Ата-бабаларыбыздан ук килгән бу олы эшне дәвам итү, әлбәттә, кирәк. Юкса бабаларыбыз язган да бит, юк итеп кенә бетерелгәннәр шул Шушы таләпләргә туры китереп иҗат итүче тагы бер олы шәхесебез бар. Ул—Марсель Галиев. Рабит Батулланын җыелма мәзәкләре дә шушы олы җан елъязмабызның бер тармагыдыр
Өченче бүлектәге әсәрләр дә гаҗәеп бер төгәл мантыйк белән бирелгәннәр. «Ил», «Тел», «Дин» Әйе, теле, дине булган ил бик тә мантып китәргә мөмкин бит. һәм шул илгә империя хуҗасы килеп, мөстәкыйльлек вәгъдә итеп, туйганчы алдый. «Тәхет бәхет китерә» (хикәят) дип уйлаучы куштан, шаһгалиләр моның янында тиреләреннән чыгарлык булып ялагайлана Хәтта ул киткәч. Казанда каласыларын да онытып җибәрәләр Шулай, кайберләре ияреп тә китә. Әмма күп үтәрме. «Читтә солтан булганчы» (хикәят) дип алар да кайту юлына чыгар. Чөнки гомер бер генә һәм ул бик тә санаулы гына көннәрдән гыйбарәт шул. Әмма картайгач инде илгә бирер сәләт тә, дәрт тә, дәрман да беткән—читкә сибелеп калган Үкенечләр төяп кайтып егылгач, зимагур җырын гына җырларга кала.
Кайттым сиңа, туган авылым.
Сыйдырса әгәр гүрең..
Менә шулай—Ркаил Зәйдулланың «Ил» китабын укыйсың да ил язмышы хакында уйлар диңгезенә кереп чумасың. Язучының рухи түле гаҗәеп бай. Ркаилләр буынында, күпчелек прозаиклар шигырьдән прозага килделәр Факил Әмәк, Рафаил Сибат. Зиннур Хөснияр. Вахит Имамов. Камил Кәримов, Марат Закир—болар барысы да шигырьдән азган язучылар. Телләре матур, кыйблалары анык, теләкләре зур Үзләренең зурлыкларын таныйсы да, милләтенең аларны таныйсы һәм шул танылган каләм әһелләренә хөкүмәтенең яшел юл бирәсе генә кала. Дәүләте, хөкүмәте дә теле, иманы булган илне, дәүләтне торгызырга алына икән, бу язучылар соңгы тамчы каннарынача шул максатка хезмәт итәчәкләр
Ә хәзергә «Нигез кычкыра» (хикәят):
—Сез. татарлар, кая барасыз? Нигез монда1 һәркем үз нигезен, үз туфрагын табарга, танырга тиеш!
«...ул күзгә күренмәс тамырлар аша рухымны тукландырып тора, шуңа күрә мин үземнең дүңгәләк түгел икәнлегемне төгәл беләм» ди Ркаил Зәйдулла «Читтә солтан булганчы» дип исемләнгән бу китаптагы соңгы хикәятендә
Китапны яптым. Яптым да үземнең ике китап арасында еш кына адашып йөргәнлегемне аңлап алдым Бу китапның икенчесе Марсель Галиевнең «Догалы еллар» китабы икән. Бу китаптагыча хикәяләү кискенлеге, тарихи фактларга байлык, хикәяләү алымнарының төрлелеге һәм теленең матурлыгы Ркаилгә дә хас Кайбер хикәяләрендә шагыйрь-прозаикка гына хас җөмләләрнең асларына да сызып барганмын «Тәрәзәләр капшанып пәрдә эзләделәр («Итек» хикәясе) «Анда— тәрәзәнең теге ягында—дөнья матур, дөнья киң иде («Бала» хикәясе).
Мин Марсель Галиевкә: «Син ‘/32ле ноталар белән язасың, билләһи, прозабызның Шопены син!» дип әйткәнем'бар. Тере тарих елъязмасын язу өчен фани җирдән нинди биеклекләргә менеп төшәргә кирәген Марсель үзе генә беләдер Бу нечкәлек чигенә Ркаилебез дә килеп җиткән икән, димәк, без шушы буынның зур проза осталарының үзенчәлекле шәхесе белән очрашабыз. Татар әдәбиятында Ркаил Зәйдулла биләгән урынны мин шулай билгеләр идем Ә инде төрки әдәбиятлар арасында татар әдәбиятының тоткан урынын билгеләсәк. Ркаил Зәйдулла дигән язучыбыз төрки әдәбият дөньясында да үз биеклегендә кала.
Ә дөнья әдәбиятында барган бәйгеләрдә безнең татар язучыларынын әлегәчә катнашмау сәбәпләре аңлашыладыр Безгә бу өлкәдә дә ныклап эшкә алынырга күптән вакыт инде Без бит дөньяда яшибез. Безнең дөнья халыкларына «олы татар милләте әсәре» дип тәкъдим итәр әсәребез нинди? Ул язылганмы, язылачакмы? Ә бәлки аны шушы «Ил» китабы авторы Ркаил Зәйдулла язарэ
Мин бәйгегә дәшмим Мин ил язмышы, милләтнең киләчәге хакында зур уйлануга гына чакырам «Ил» китабы мондый уйлануларга ифрат та зур этәргеч бирә. Ул ил турында, чыннан да, «Ил китабы» дәрәҗәсендә язылган китап